Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИДЕОЛОГИЯ КОРБАНЫ


..Гражданнар сугышының кызган чоры. Шәһәрдә аклар хакимлек итә. Станциядә «үлем эшелоны» дип йөртелгән поезд тора. Менә вагоннарның берсеннән әйбәт кенә киемле кеше чыкты да, арлы-бирле йөренә башлады, күрәсен, һава суларга исәбе Каяндыр килеп чыккан, сакчы солдат исә ана җикеренде: «Әй, гражданин, монда йөрергә, вагоннарга якын килергә ярамый, таегыз моннан!» Яшь кеше аптырабрак калды Шунда вагон эченнән кемдер: «Фәтхи, жебеп торма. Тай тизрәк!»—дип кычкырды. Егет, әйтерсен лә, прогулкага чыккан сыман, кулларын артка куеп вокзалдан читкә атлады.. Бер-ике атнадан ул инде иптәшләре Габдулла Кариев һәм Зәки Баязитский ярдәме белән фронт сызыгын яшерен генә үтеп, Сембер шәһәренә якынлашып килә иде...
Әйе, бу кеше—инде киң танылып баручы язучы Фәтхи Бурнаш була. Ә ни өчен аны «үлем эшелоны»на утыртканнар, аклар каршында аның гаебе нидә?.. Моны белү өчен үткәннәргә борылып карарга кирәк. Фәтхи Бурнашнын балалык һәм яшьлек еллары татарның күп кенә зыялыларыныкына ошаган. Сембер губернасының Буа өязендәге Бикшик авылы мулласы Закирга 11 балалы гаиләсен алып баруы бик авыр булса да, ул балаларын белемле итәргә тырыша. 1908 елда 9 яшьлек Фәтхине дә, энесе Вафаны да Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Әмма аларга матди яктан ярдәм итеп тора алмый, малайлар үз көннәрен үзләре күрәләр. Фәтхи җәйләрен Мәкәрҗә ярминкәсендә пешекче ярдәмчесе булып эшләп, үсә төшкәч казакъ далаларында балалар укытып, энесе белән икесе җан асрарлык акча эшли. Булачак язучының шәрекътәшләре Нәкый Исәнбәт белән Бакый Урманче аны гаять тырыш, укуга сәләтле шәкерт иде. дип язалар. Әдәбиятны бик тә яратуы, яшьтән үк иҗатка омтылуы, шәкертләрнең кулъязма журналларында актив катнашуы, еш кына аларны оештыручы да булуы турында сөйлиләр.
Чыннан да ул—сәләтле була. Һәм моны иң башта Габдулла Кариев бәяли. Аны «Сәйяр» труппасына якынайта, әдәби иҗатка дәртләндерә. 1914 елда Фәтхи Бурнаш рус драматургы С. Найденовнын «Ванюшин балалары» исемле драмасын тәрҗемә итә, «Сәйяр» аны сәхнәгә куя. 16 яшьлек шәкерт өчен бу зур җиңү була. Беренче уңыш белән канатланган егет шул ук елны «Язмыш» исемле драмасын, 1915 елны «Сукбай», 1916 елны «Саташкан кыз» дип аталган пьесаларын яза. Аларны Габдулла Кариев бер-бер артлы сәхнәгә куя тора. Моннан тыш яшь автор үзен шигърият өлкәсендә дә таныта. 1914—1916 еллар эчендә Фәтхи Бурнаш дистәгә якын поэма иҗат итә. Алар һәм тагын берничә шигырь «Аң», «Балалар дөньясы» дигән журналларда басыла.
Фәтхи Бурнашның тәүге драмалары ук инде анын заман проблемаларына бик тә сизгер булуы турында сөйли. Аларда, бигрәк тә «Язмыш» драмасында, җәмгыятьтәге социаль тигезсезлек өчен борчылу, аны тәнкыйть итү, хатын-кызнын гаиләдәге хокуксызлыгына көенү. Беренче империалистик сугышка каршы булу, анын гади халыкка бары тик бәла-каза, авырлыклар гына китерүен фаш итү кебек мәсьәләләр күтәрелә Бу әсәрләр яшь авторның драманы уңышлы үзләштерә баруын да күрсәтәләр
Шулай да Ф. Бурнашнын бу елларда иҗат иткән әсәрләре арасында поэмалары
унай якка аерылып торалар Нәкый ага Исәнбәт язучынын 70 еллыгына багышланган җыелыштагы чыгышында нәкъ менә шул поэмаларны үз заманы өчен ин уңышлы әсәрләр. Ф Бурнаш шигъриятенең көчен тулы билгеләүче ижат җимешләре дип атаган иде Чыннан ла. «Авылда». «Дулкыннар арасында». «Казакъ кызы*. «Коркыт». «Шәрекъ кызы». «Айсылу». «Габделмән». «Вакытсыз үлгән апама» кебек поэмаларда авторнын шигъри таланты ачык чагыла. Атарнын беренчеләрендә дини мотивлар өстенлек ала. гади халыкнын рухын мөселманлык тойгылары белән бәйләп чагылдыру үзәктә тора «Айсылу» поэмасында, мәсәлән, бала вакытында үз милләтеннән көчләп аерылган кызнын чит-ятлар тарафыннан тәрбияләнүе сурәтләнә Ана мул. зиннәтле тормыш булдырылган. Әмма кыз мондый тормыштан канәгать түгел, анын күнеле үз диненә, үз милләтенә тартыла. Ахыр чиктә кыз качып китә, үз милләтенә, үз халкына кайта Монда билгеле, анын белән дини тойгылар идарә итә. героиняның рухи дөньясындагы үзәкне мөселман диненен көче билгели
Үз халкына тугрылыклы булырга өндәү, азатлык өчен көрәш мотивлары бигрәк тә «Габделмән» поэмасында ачык куелган Ханлык баскынчылар тарафыннан яулап алынгач, халыкнын бер өлеше урман-далаларга кача, азатлык өчен тинсез көрәшен дәвам иттерә. Сугышчылар арасында хан нәселеннән булган Габделмән дә бар Ләкин ул тора-бара качкын тормышыннан туя. ризасызлык беллерә башлый, көрәштәшләрен баскынчыларга бирелергә, тыныч тормышка күчәргә өнди Иптәшләре анын сүзләрен нәфрәтләнеп кире каккач, ул качып китә, дошманына бирелә Ана зиннәтле тормыш булдырыла, рәхәт, кайгысыз яшәргә унайлыклар тудырыла. Ул үз милләттәшләрен кыерсыта, каһәрли Ләкин хыянәтченең бу тормышы озакка бармый. Элегрәк анын тарафыннан мыскылланган кыз аны чәнчеп үтерә. Шулай итеп шагыйрь авыр, әмма ирекле тормышны зиннәтләргә чумган кол тормышыннан өстен куя. Алга узып, шунысын да әйтергә кирәк Бу темага, ягъни милли азатлык темасына. Ф Бурнаш совет чорында ла әйләнеп кайта 1927 елда язган «Мөкәррәмә» поэмасында ул бик оригиналь төстә тыныч тормышта яшәп яткан горур черкес халкына патша гаскәрләренең һөҗүмен, ике арадагы тигезсез көрәшне сурәтли. Яулап алынып, мөстәкыйльлеген югалткач та тау халкы баш ими. горурлыгын җуймый Мәсәлән, патша яугирләре жинү шатлыгын бәйрәм иткәндә черкесләрнсн горур бер вәкиле—чибәр кыз Мөкәррәмә—әмергә буйсынган булып бию биегәндә, ак патшаның полковнигын хәнҗәр белән чәнчеп үтерә һәм тауларга кача.
1917 елда Фәтхи Бурнаш үз исемен кин таныткан ике әсәр ижат итә Болар— •Таһир-Зөһрә» трагедиясе һәм «Яшь йөрәкләр» комедиясе Язучыны сонгы е.ъзарда биләгән сораулар инде боларла чын. тулы янгыраш ала Азар—иҗтимагый тигезсезлек, гали халыкнын авыр хәле, намуслы хезмәтнен тормыштагы разе, саф хисләрнең, аерата мәхәббәтнең кеше язмышындагы урыны Ин мөһиме шунда инде бу проблемаларны хәл итүнен юлларын эзләп, яшь автор Февраль һәм Октябрь вакыйгалары арасында сыйнфый көрәш позициясенә килеп чыга 1917 ел башларында тотынып бер елдан тәмамланган трагедиядә Таһирның хан хакимиятенә каршы, әмма мәхәббәте очен генә алып барган көрәше әсәр ахырына таба кин гуманистик янгыраш ала. Сонгы күренешләрдә инде Таһир ханнын йөзенә бәреп ачыктан-ачык революцион сүзләр сөйли
Канлы хтма/»' Әйдә. абруйсызлар.
Менә инсан—корбан итегез.
Ләкин табылыр миннән кочлерәкләр.
Тар-мар кичер атын тәхетеге1.
Нәләт сезгә' Нәләт сарайларга.
Сарайдагы тәхеткә'
Җәллад' Бетәсез сез' Кибәсез сез'
Хакчык кына якын бәхеткә ди vi
Бу сүзләр батыр Таһирныкы булудан, бигрәк Октябрь күтәрелеше алдыннан
илдәге революцион ситуацияне үз күзләре белән күргән, аны күнеле белән кичергән авторнын сүзләре икәнен аңлау кыен түгел. Димәк. Фәтхи Бурнаш традицион сюжет кысасы мөмкинлек биргән күләмдә азатлык көрәшен чагылдыра Галимхан Ибраһимов трагедиягә шул ноктадан торып бәя бирә дә: «Бу куәтнең үзен кин дөньяга таныткан әсәрләре («Таһир-Зөһрә» һәм революцион поэмалар) пролетариат хәрәкәтенең көчле дулкыннары астында, шулар тәэсире белән чыкты».—дип яза ул («Татарстан хәбәрләре». 1922 ел. 7 февраль).
Шул ук вакыт аралыгында, дөресрәге Октябрь инкыйлабы көннәрендә иҗат ителеп. 1918 елнын башында ук сәхнәгә куелган «Яшь йөрәкләр* әсәрендә сыйнфый идеология инде тагын да ачыграк, үтемлерәк төс ала. Анын геройлары Галимҗан һәм Сәйфетдин байларга каршы революцион сүзләр сөйләп кенә калмыйлар, ә үз мәнфәгатьләрен кулларына мылтык тотып яклыйлар. Авыл яшьләре образларын, гади халык тормышын җанлы итеп сурәтләгән. «...татар драма әдәбиятында •Галиябануының революционерланган бер иптәше» (Габдерахман Сәгъди сүзләре) дип бәяләнгән комедия анын авторының революцион рух белән торган саен ныграк сугарыла баруын бик ачык чагылдыра.
Бу ике әсәрнең идея-эстетик әһәмияте шунда: алар милли әдәбиятның яна дәвергә күчеп баруы чорындагы маяклар булып торалар Монда Фәтхи Бурнаш— беренчеләрдән Хәйретдин һәм Сәйфулла образлары гади халыкны яратырга, анын акылын һәм көчен танырга өйрәтәләр. Таһирның тигезсез көрәшен күрү тамашачы һәм укучы күңелендә гади халыкны изүчеләргә карата нәфрәт хисе тәрбияли.
Бүген советлар хакимлек иткән чор турында сүз йөрткәндә ул чордагы уңышлардан бигрәк кимчелекләрне алга куеп сөйләү бар. Ләкин, ни генә әйтмә, ул чорда күп кенә өлкәләрдә бик зур уңышларга да ирешелде. Шуны без әдәбият һәм сәнгатьтә дә күзәтәбез. Бигрәк тә беренче унъеллыклар бу яктан аерылып тора. Коммунистлар идеологиясенең тискәре басымы никадәр көчле булмасын, халыкның сәнгати дөньясына күп казанышлар өстәлде. Бу казанышларга ирешүдә үзләренең талант көчен салган шәхесләрнең ижаты турында без сокланып сөйлибез, сөйләргә тиешбез. Шундыйлар арасында Фәтхи Бурнаш иң алдынгы урыннарның берсен били. Без аны татар совет әдәбиятын һәм журналистикасын барлыкка китергән, аларнын беренче буразналарын сызышкан шәхес буларак тәкъдир итәбез.
Октябрь инкыйлабында большевиклар алга сөргән лозунгларга—милләтләргә тигезлек, җир крестьяннарга, завод-фабрикалар эшчеләргә, канкойгыч сугышны кичекмәстән туктатырга дигән сүзләргә—Ф. Бурнаш чын күңеленнән ышана, яна тәртипләр урнаштыруга бөтен яшьлек дәрте белән ярдәм итә башлый Ныклы мәдрәсә белеме һәм үзлегеннән әзерләнеп «Учительская школа»да аттестат алган, каләме үткен булган егетне яна хакимият тиз күреп ала. Аны РКП(б) ның Сембер губерна комитеты каршында 1918 елның апрелендә чыга башлаган «Көн» исемле гәзиткә редактор итеп билгелиләр. Газетаны оештыруда һәм анын эшен җанлы итеп алып баруда Ф. Бурнаш зур дәрт, осталык һәм активлык күрсәтә. Газетадагы мәкаләләрендә, шигырьләрендә, публицистик язмаларында ул большевиклар идеологиясен нык яклый, шәһәрдә аңлату эше алып баручыларның, һәртөрле мәдәни-агитацион чаралар уздыручыларның иң күренеклеләреннән берсе була. Шәһәрне ак чехлар басып алгач Ф. Бурнаш Уфага кача, ләкин анда аклар кулына төшә. Менә шулай итеп, өч аен төрмәдә уздыргач, ул «үлем эшелоны«на эләгә. Себергә озатыла. Бәхетенә, алда күреп узганыбызча, юлда качу мөмкинлеге туа һәм ул азат ителгән Сембергә кайта, гәзитне «Таң» исеме белән яңадан аякка бастыра. Анын битләрендә язучының үткен сәяси мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре һәм фельетоннары тагын да ешрак күренә. Иҗат эше белән бергә ул халыкны агарту' максаты белән еш куела торган концерт-спектакльләр алдыннан чыгышлар ясый, сәяси темаларга лекцияләр укый. Редакторлык эше белән рәттән ана губернада мәгариф эшләрен юлга салу буенча да күп көч сарыф итәргә туры килә. Анын татар теле орфографиясен эшләү буенча Казанда уздырылган фәнни конференциядә катнашуы, төрле курсларда укытуы һ. б. билгеле. 1919 елнын 18 апрелендә ул Коммунистлар партиясенә керә.
1918 елның октябреннән Казанда Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясе каршында
ул чордагы ин популяр, кин тарала торган (анын тиражы кайвакыт 30 менгә житә!) «Кызыл Армия» исемле газета чыга. Оештыру сәләте, көнүзәк темаларга язылган шигырь-поэмалары һәм фельетоннары, ялкынлы публицистик мәкаләләре белән танылган Ф Бурнаш шуна редактор итеп чакырыла. Коллегиянең политбүлек башлыгы булып эшләүче Шамил Усманов бу хакта ана бер-бер артлы телеграммалар суга, һәм Ф Бурнаш—1920 елнын 11 маеннан бу газетанын редакторы
Боларнын һәммәсе өстенә Ф Бурнаш әдәби ижатын да һич тә киметми. Ул яна шигырьләр, хәтта зур күләмле әсәрләр язарга да вакыт таба. Мәсалән. 1919 елда, ягъни бер ел эчендә генә дә. ул 9 поэма яза («Чәчәктән һәйкәл». «Гөлчәчәк», «Сахра каны», «Кичке теләк», «Качкын каравайчылар». «Ак каен», «Әжат». «Тан алдында», «Икеләнмә»). Ф. Бурнаш шигъриятенең көчен дә беренчсләрдән булып Г. Ибраһимов билгели. Поэмалары турында сөйләгәндә, ул «шагыирьнен баи хыялын, көчле, забигый агымлы телен, су агышы кебек рәхәт, көчәнмичә язуын» күрсәтеп уза (*Эшче», 1920 ел. 106 сан). Һәм шунда ук. революция һәм гражданнар сугышы елларында әдәбият мәйданына чыккан яшь язучылар турында суз азып барып, «яңа исемнәрнең ин көчлесе. шөбһәсез. Фәтхи Бурнаш иле», дип йомгаклап куя.
Фәтхи Бурнашнын журналистлык эшчәнлеге дә үз чорында ук югары бәяләнә. «Известия ТатЦИКа» гәзите татар партия-совет матбугатының бишьеллыгы унае белән 1923 елның 5 маенда чыгарган «Фабрика печатного слова» исемле кушымтасында: «Ип. Бурнашев хәзер дә татар журналистлары арасында беренче урынны алып тора»,—дип яза. Бу анын «Кон» («Тан»). «Кызыл Армия», (соңрак «Татарстан»), «Безнең байрак» газеталарының редакторы буларак эшчәнлеген бәяләү иде Аннары Ф. Бурнаш—«Безнен юл» журналының редакторларыннан берсе Ул «Кызыл дәфтәр» һәм «Чаян» журналларын да оештыра (соңгысына исемне дә ул уйлап таба), аларның редакторы, ә егерменче елларның ахырларында -Татар дәүләт академия театры» исемле «мәжмуга-программа»нын оештыручысы һәм редакторы була. Актив партия һәм жәмәгать эшлеклесе Фәтхи Бурнаш 1922 елда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана
Яна ижтимагый шартларга күчү дәверенең беренче елларында Ф Бурнашнын шигърияте алга чыга. Дистәләрчә поэмалардан тыш ул күп санда шигырьләр иҗат итә. Яшь Совет дәүләтен ныгыту, эшче-крестьяннын бергәләп яулап алган жинүләрен саклап калу өчен көрәш—анын шигъриятендә төп тема («Әйдә». •Ярлыга». «Тагы да сәлам хатлар жибәрәм». «Ник болай’». «Ташламаска, бәгърем, сүзен бир». «Теләк, бүләкләр ул көтә». «Бар минем» һ б.). Темасы белән яна булган ул шигырьләрдә традицион поэзиядән килгән сурәтләү чаралары шактый өстенлек итә, шуның белән бергә абстракт өндәүләр, чакыру лар, тасвирлаулар да урын алган. Аларда конкретлык житеп бетмәү исә иҗат метолы белән дә бәйле анын шигърияте, нигездә, романтик шигърият Шигырьләрдә гражданлык хисе көчле, шагыирьнен үзәк герое үз рухының тар кысаларыннан үсеп чыга, үз язмышын бөтен халык язмышы белән тиңләп карый Бу герой, иң элек лирик кичерешләре белән укучы күнеленә якын.
Шулай да Фәтхи Бурнаш язучы буларак, үзен күбрәк драматургиядә танытты Иждг юлын ул пьеса белән башлаган иде. гомер юлын да сәхнә әдәбиятчысы булып узды. Гражданнар сугышы чорында шигърияттә активрак булса ла. ул сәхнә әдәбиятын ла онытмый. 20—30 елларда ул—сәхнә тоткан анторларыбызнын берсе Драматургиянең күп өлкәләрендә ул беренчеләрдән саналырга хаклы Яна темалар ачуда, жанр формаларын үзләштерүдә Бездәге беренче тулы канлы трагедия— аныкы («Таһир-Зөһрә»). эпик пландагы халыкчан комедия аныкы («Яшь йөрәкләр») Совет чорында тарихи теманы үзләштерүдә лә беренче булып уңышка ул ирешә («Жирсезләр». сонгы исеме—«Хөсәен мирза») Совет жәмгыяте шартларында яна тормыш чаткыларын чагылдыруда анын «Камали карт» комедиясе (1925) юл яра Монда бер әсәр кысаларында икс яссылыктагы геройлар, икс тенденция берләштерелгән Бер якта—искелек символы төсендә гәүдәләндерелгән. ике хатынын жәберләүче. шактый ук азгын, яңалыкка дошман бу нан Камали картны фаш игү Икенче якта-яна тормышта ан-белемгә омтылган, хкута беренчелекне биргән, шәхси мәнфәгатьләрдән дә бигрәк жәмәгать эшләрен алга
куйган, шул җирлектә аталары белән каршылыкка кергән, гаилә төзүдә иске тәртипләрне танымаган һәм кире каккан яшьләр. Комедиядә сатирик юнәлеш белән яңаны раслаучы юнәлеш янәшә бара. Пьесаның сәхнәгә беренче куелышларына рецензия язган Гадел Кутуй анын иң әүвәл шул яктан мөһим булуын, театрыбыз сәнгатендә яңа юл яруын билгеләп уза (-Кызыл Татарстан». 1925 ел. 6 декабрь).
Ил тормышындагы яңа вакыйгаларга, совет рухы белән сугарылган геройларга багышланган пьесаларын Ф. Бурнаш егерменче елларда тагын да ижат итә: «Хатирә апа». «Урам кызы» (1929) кебек пьесаларында авылда барган үзгәрешләр тасвирлана.
Гражданнар сугышы темасына милли драматургиядә ин башлап Шамил Усманов («Канлы көннәрдә») һәм Галимҗан Ибраһимов («Яна кешеләр») мөрәҗәгать итте. Ф Бурнаш алга таба бу теманы тирәнәйтте. Гражданнар сугышының кызган чорында ул мулла кызына мәхәббәте аркасында сыйнфый көрәштән читләшергә тырышып та, соныннан кызыл көрәшчеләр сафына әйләнеп кайткан Габбаснын рухи чайкалуларын сурәтли. Язучының үз сүзләре белән әйткәндә, «гражданнар сугышы чорында интеллигенциянең катлаулануын күрсәтергә» теләп, театрда уныш казанган «Адашкан кыз» драмасын ижат итә ул.
Бу темага багышланган әсәрләрдә күтәренке рух, хәтта урыны белән плакатчылык хакимлек итә. Аларнын авторлары якты буяулар белән эш итәргә, гадәти булмаганрак хәлләрне сурәтләргә омтылалар, героиканы бирү өчен күзгә бәрелеп торган ситуацияләр сайлана. Болар «Адашкан кыз»ның беренче вариантына да ят түгел. Ә соңгы вариантта язучы революцион көрәш материалын гадирәк бирә Әгәр дә беренче вариантта Ф. Бурнаш «гомуми, абстракт фикерләүләр» белән агитацияләсә, хәзер инде ул «фактлар белән агитацияләү» юлына баса. Чөнки, дип яза автор үзе. «театр һичбер хәлдә коры агитация урыны гына булып калырга тиеш түгел, ул бөек агитацион бурычларны үзенең специфик, сәнгатьчел чаралары белән үтәргә тиеш».
Гражданнар сугышы темасына Фәтхи Бурнаш кат-кат әйләнеп кайта. 1934 елда русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә чыккан «Театр народов СССР» исемле мәртәбәле, ил халыклары драматургиясендәге ин уңышлы әсәрләрдән тупланган җыентыкта басылган «Лачыннар» романтик драмасын, аннары Татар дәүләт академия театрына кабул изелеп тә, уйналмый калган «Тан» дип аталган тарихи драмасын яза. Боларда. рәсми идеология таләп иткәнчә, коммунист образлары үзәккә куеп тасвирлана. «Тан» әсәрендәге төп геройның прототибы Мулланур Вахитов булуын да әйтеп үтәргә кирәк.
Фәтхи Бурнаш—әдәбиязта һәм сәнгатьтә төп юнәлеш булган реализмны яклаган иҗатчылардан берсе. 1924 елда ул Ш. Усмановлар белән бергә «Октябрь» исемле әдәби күмәк оештыра, төп принцип итеп әдәбиятта һәм сәнгатьтә реализм булырга тиешлеген яклый Егерменче елларның икенче яртысында имажинизм, футуризм кебек агымнарның вәкилләре Кави Нәҗми, Гадел Кутуйлар белән әдәбиятның кайсы юлдан барырга тиешлеге хакында ул ижади бәхәсләр алып бара. Монын белән генә дә канәгатьләнми, футурист язучыларның сатирик типларын сурәтләгән, әдәби иҗатта пассивлыкны яклаган каләм әһелләреннән көлгән «Илһам» (1928) исемле сатирик комедия яза.
Утызынчы елларда илдә барган вакыйгаларны Ф. Бурнаш драма әсәрләрендә дә, шигъриятендә дә чагылдырып барырга омтыла. Боларның мөһимнәреннән берсе, мәгълүм ки. авыл хуҗалыгында алып барылган күмәк хуҗалык сәясәте. Әлбәттә инде, партия сәясәтенә һәрчак тугры булган Ф Бурнаш үз әсәрләрендә колхозлашуны яклый, аның бары тик уңай якларын гына күрә. Сәнгатьчә эшләнешләре белән әсәрләр, нигездә,—югары сыйфатлы. Болар—«Олы юл белән». «Хат». «Ялгыз Ярулла» исемле драмалар. «Колхоз туе» дип аталган (әлеге әсәр беркадәр үзгәртелеп һәм башка фамилия астында XX гасырның икенче яртысына кадәр Г Тукай исемендәге филармониянең җыр һәм бию ансамбле репертуарында урын алды) инсценировка. «Шатлык» исемле опера либрезтосы. «Минлекәй белән Данбулат» поэмасы. Әсәрләр арасында идея-эстетик эшләнеше ягыннан «Ялгыз Ярулла» исемле, язучының репрессияләнүенә кадәр дөнья күргән соңгы пьесасы аерылып тора.
Илдәге сәнәгать өлкәсен җанландыру хәрәкәтенә дә Ф. Бурнаш битараф калмый. •Тукучы Әсма» дигән пьеса яза. Әсәр ул вакытларда еш кабатланган конфликтка- корткычлар белән көрәшкә нигезләнгән Кызыклы ситуацияләрне, үзәк псрсонажнын шәхес буларак өлгереп-үсеп баруын сурәтләве белән ул утызынчы еллар драмагургиясенен казанышларыннан берсе дип саналырга хаклы
Татар драматургиясенең советлар дәверендәге юлын унай герой эзләү, шуны алга куеп эш итү характерлый Андый герой итеп драматурглар җәмгыять интереслары хакына шәхси мәнфәгатьләреннән баш тарткан кешене күзаллыйлар Җыйнап әйткәндә, ул-коммунист образы Ш. Усманов һәм Г Ибраһимовнын алда аталган пьесаларында да. Ф Сәйфи-Казанлынын «Дошманнар» драмасында да. К Тинчуриннын «Кандыр буе». Т Гыйззәтнең барлык дип әйтерлек әсәрләрендә дә. II Исәнбәтнен «Мулланур Вахитов». «Муса Җәлил». «Мәрьям» кебек драмаларында да. Риза Ишморат драматургиясендә дә шундый герой образлары үзәктә тора Укучы һәм тамашачыны советчыл патриотизм рухында тәрбияләүдә аларнын роле зур булды. Әмма, сәнгатьчәлек ноктасыннан караганда, алар әдәбиятның ин мөһим сыйфатларыннан берсе булган психологизмга зыян да салдылар Чөнки андый герой җәмгыять һәм сыйнфый көрәш файдасына корбанга барганда эчке кичереш- тетрәнүләр белми. Белергә тиеш тә түгел, дип таләп ителә Син коммунистмы1— бәс, шулай икән, уйланып-җебеп торма' Коммунизмга бару юлында икеләнүләр, рухи чайкалулар булырга тиеш түгел' Вәссәлам'
Фәтхи Бурнаш иҗаты да асылда шунын кебек геройларга нигехләнә. Таипов («Камали карт»), Латыйф («Адашкан кыз-). Хатирә («Хатирә апа»), Җәгъфәр һәм Хәтимә («Олы юл белән»), Гольман («Тукучы Әсма»), Сафаров («Лачыннар»), Таймасов («Тан»)—шундый геройлар. Хәтта крепостнойлык дәверен чагылдырган •Хөсәен мирза» драмасының төп герое Муса да шул рухта сурәтләнгән. Хуҗаларга каршы баш күтәргән крестьяннарның җитәкчесе булган егет бу юлда рухи чайкалулар кичерми, мәхәббәтеннән дә кискен төстә баш тарга,—аның өчен азатлык көрәше генә изге.
Шулай да сыйнфый азатлык һәм яңалык очен көрәшкә килгәндә Ф Бурнашнын кайбер геройлары рухи үсеш кичерәләр. Габбас («Шәмсия»), алда әйтелгәнчә, кызыл партизаннар сафына янадан кайтканчыга кадәр мәхәббәте белән тартыша Хәдичә («Адашкан кыз»), сыйнфый көрәш уртасында калып, мәхәббәтен югалта, рухи газаплардан җәфалана. Әсма («Тукучы Әсма») шәхси тормышында хаталану- ялгышулар аша хезмәтнен бөеклеген тануга килә, шәхси бәхетен дә габа Каракыз («Лачыннар») һәм Зәйтүнә («Таң») мәхәббәтләрендә ялгышулар кичереп, сыйнфый көрәшнең изгелегенә инаналар. Ярулла («Ялгыз Ярулла») күмәк хуҗалыкта булу яхшыракмы, әллә ялгыз хуҗалык корып яшәү кулайракмы. дигән сорауларны хат итә алмыйча озак кына баш вата, кичерешләр эчендә яши Шулай итеп. Фәтхи Бурнаш драматургиясе социалистик җәмгыятькә күчү процессының ансат кына бармавын, кешеләрнең бу юлда һәртөрле рухи чайкалулар кичерүен шактый тулы тасвирлый.
Иҗади үсеш юлы асылда драматургия буенча барса да. Фәтхи Бурнаш шигърияткә дә тугрылык саклый. Дөрес, аның шигъри иҗатының ин күтәренке чоры революцияләр һәм гражданнар сугышы чорына туры килә Шулай да ул 20-30 елларда да күп санда поэмалар («Мазлума». «Мөкәррәмә-. «Бочара» һ. 6 ) һәм шигырьләр яза. Аны Әхмәт Фәйзи шулай характерлый да: «Ул даими әдәбият эшчесе, даими көрәшче иле. Вакытлы метеор түгел, һәрвакыт янып тора торган йолдыз иде. Чын шагыйрь, драматург буларак та шагыйрь иде» Илдә барган, урыны белән күренекле дә булган, вакыты белән фаҗигале лә. халыкка авырлык га китергән вакыйгалар—Совет дәүләтенең җитәкчесе В И Ленинның үлеме, колхозлар төзе тү фабрика-заводлардагы уңышлар. Төньяк котыпны яулау, халыклар дуслыгын ныгыту өлкәсендәге казанышлар һ. б лар анын шигырьләрендә чагылыш габа Шагыйрь күренекле шәхесләр турында, алар белән бәйле хәлләрне чагылдырып әсәрләр яза (Г. Карпов, М Гафури. С М Киров. Максим Горький һ блтын үземе Г Тукай. Ф Әмирхан. А С Пушкин. М. Ю Лермонтов. Н \ Осгровскийларта һ 6 бәйле даталар уңае белән) Ф Бурнаш—татар шигъриятендә «Ватан» исемле
беренче оратория, «Кызыл команда», «Колхозчылар маршы». «Колонналар» кебек маршлар ижат иткән автор.
Ул—тәржемә өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән язучы Аның татар теле байлыкларын бөтен нечкәлекләренә хәтле белүе А. С. Пушкин, Л Н Толстой. И С Тургенев, М. Горький кебек бөек язучыларның ул тәржемә иткән әсәрләрендә яхшы күренә («Евгений Онегин», «Хаҗи Морат». «Аталар һәм балалар», «Ана» һ. б.).
Язучының һәртөрле яңалыкны тиз күрә һәм яклый белүе тагын да бер өлкәдә— опера өлкәсендә күренә. 1934 елда, татар операсына кадрлар хәзерләү өчен Мәскәү консерваториясе каршында махсус студия ачыла һәм. репертуар булдыру максаты белән студиянең әдәби секторы төзелеп, аны җитәкләү эше Ф. Бурнаш белән М Жәлилгә тапшырыла. Ф Бурнаш милли опералар өчен оригиналь либреттолар тудыру белән шөгыльләнә, ә М Жәлил либреттоларны башка телләрдән тәржемә иттерү һәм артистларны жыр текстлары белән тәэмин итү турында кайгырта. Архивлардагы күп санлы документлар аларның бу өлкәдә шактый хезмәт куюлары турында сөйли. Ике-өч ел эчендә әдәби сектор портфелендә ике дистәләп оригиналь һәм күп санлы тәржемә либреттолар туплана Алар алга таба татар операсы һәм балетының беренче күренекле әсәрләре («Качкын», «Алтынчәч», «Шүрәле») барлыкка килүгә нигез булалар.
Ф Бурнаш. бу яна эшкә бөтен күңелен бирә, үзе дә либреттолар ижат итә. Әлбәттә, тәҗрибәсезлек аркасында баштарак либреттолар схематик, кызыксыз чыгалар. Мәсәлән, ул. камилләштерә-камилләштерә «Таһир-3өһрә»нең алты вариантын ижат итә. 1938 елның 28 декабрендә М Жәлилгә җибәргән хатында: «Таһир-3өһрә»не бик тырышып, озак һәм күп эшләремә, авыру-саулыгыма зарар итеп булса да, бирелеп эшләдем—укыган кешеләр бик яраттылар»,—дип яза. Ул тагын да «Яшь йөрәкләр». «Лачыннар». «Шатлык». «Колхоз туе» кебек зур күләмле. «Югалган шатлык» исемле бер пәрдәлек опера либреттолары ижат итә. Аларның кайберләренә Мансур Мозаффаров. Жәүдәт Фәйзи. Заһид Хәбибуллин кебек композиторлар музыка яза башлыйлар. Әмма бу эшләр ярты юлда өзелеп кала— Некрасовның «Рус илендә яшәү кемгә рәхәт† исемле поэмасын тәржемә итеп утырган язучыны 1940 елның 24 августында кулга алалар. Солтангалиевчелектә. башка төрле «дошман» эшләрдә («ханнарны, князләрне, сарай һәм мәчетләрне мактап җырлаган» һ. б.) гаепләп аны 10 елга лагерьга җибәрергә хөкем итәләр. Самара шәһәре янындагы «Безымянлаг» (безымянный лагерь) дип аталган лагерьда Ф Бурнашның эзләре югала...
Хрущёв «җепшеклеге» башлангач, 1956 елда, туганнары аны реабилитацияләү турында гариза бирәләр, аларга шундый рәсми жавап килә: «Ф Бурнаш 1942 елны кабат хөкемгә тартылды һәм 10 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул 1946 елның 1 августында үпкә авыруыннан үлде» Ф Бурнаш турындагы китапларга, фәнни хезмәтләргә шушы дата кереп китә.
Әмма монда да ялган икән! Дөресендә Фәтхи Бурнашның гомере нәкъ 4 ел алданрак, 1942 елның I августында өзелгәнлеге мәгълүм булды һәм ул һич тә авырып үлмәгән, ә «сугыш вакытында советларга каршы агитация һәм пропаганда алып барганы өчен» дигән нахак гаепләү тагылып, атып үтерелгән..
Шулай итеп, татар совет әдәбиятын һәм журналистикасын оештыручылардан берсе, анда беренче буразналарны сызып, үзенчәлекле әсәрләр ижат иткән, татар театры тарихында сизелерлек эз калдырган Фәтхи Бурнаш үзе гомере буе инанып һәм бирелеп хезмәт иткән идеологиянең үкенечле корбаннарыннан берсе булды