ГӨЛҖИҺАН ӨЯНКЕСЕ

Кызы эштән кайтканда Гөлҗиһан тәрәзә янында уйланып утыра иде. Уйлары еракка, яшьлек елларына ук кайтып киткәнгәме, ул ишек ачылып- ябылганын да ишетмәде. Кызы эндәшкәч кенә сискәнеп китте, дөньясын онытып, уйга батып утыруыннан уңайсызланып куйды. Болай да матур итеп, озынчалап бәйләгән ак яулыгын рәтләгәндәй итте.

—Исәнме, әни!

Гөлҗиһан, яшьләрчә җиңел хәрәкәтләр белән, ялт итеп кызына борылды, матурлыгын югалтып бетермәгән сөйкемле йөзе яктырды. Кызының елмаюдан балкып торган нурлы йөзе аны тәмам тынычландырды. Ул җиңел генә торып бер-ике адым кызына таба атлады.

—Исән-имин генә эшләп кайттыңмы, кызым?

—Рәхмәт, әни, бар да яхшы.

Гөлҗиһан күңелендәгесен яшерү өчен чәчләрен яулык астына керткән хәрәкәтләр ясады. Анын бераз гына чал кергән чәчләре озынчалап бәйләнгән яулык астыннан да күренеп тора иде.

—Әтиенне уйлап утыра идем әле...

Үз сүзләре үзенә дә ят ишетелдеме, уңайсызланып кына көлемсерәп куйды.

—Әтине?

—Әйе, әтиеңне. Бүген төшемә керде, үзенә чакыра.

—Юкны сөйләмә инде, әни.

—Юк сүз түгел, кызым, вакыт инде.

—И, әни!

Кызы әнисе янына килеп аның иңнәреннән кочты, сабый баланы сөйгән кебек аркасыннан бәпләде.

—Ашыкма әле, әни, бер киткәч, кайтып булмый бит аннан.

Кызынын сүзләреннән сон ананың йөзе тагын да яктыра төште. Төсен җуймаган кара күзләре нурланып китте.

—Анысы шулай инде.—Ул бераз гына икеләнеп торды да, тагын баягы сүзләрен кабатлады.—Әтиең янына барырга вакыт инде, кызым. Бик вакыт.

—Әни!

Гөлҗиһан, әйттем исә, кайттым, дигәндәй кулларын җәйде.

Кызы өс-башын алыштырып, кухняга узды. Анда аның табак-савыт
шалтыратканы, плитә өстендәге кәстрүлне ачып караганы ишетелде Аннан зал ишегеннән башын тыгып, әнисенә сүз катты

—Әни. бүген тагын бернәрсә дә ашамадыңмыни ’

—Үземнен генә ашыйсы килми шул. кызым, сезне көтеп тордым Менә кияү кайтыр да бергә-бергә түгәрәкләнеп утырып ашарбыз

  • Һич югы чәй куеп эчәргә идеи.

—Эчмәдем инде, плитәгезнен дә рәтен белмим Ул электр чәйнегенең тәмен дә тапмыйм.

-Авылдагы күмер самавырын юк инде, әни Мин дә башта самавыр чәен нык сагына идем, аннан күнектем.

—Адәм баласы бар нәрсәгә дә күнегә

Ләйлә әнисенен авылны сагынганын, җирсегәнен бик яхшы аңлый Сигез дистәне тутырган ананы ялгызы гына авылда да яшәтеп булмый Аны алып килгәнгә инде ун ел. ә ул һаман шәһәр тормышына күнегә, бу ыгы-зыгылы тормышны үз итә алмый

Әнисе җае чыккан саен авылны, үзенен яшьтәшләрен сөйли. “Кифая исән микән . “Гөлсем ни хәлләрдә генә яши икән9"—дип. ахирәтләрен барлый Көн саен диярлек күңеле белән балачагы, яшьлеге узган Ык буйларына кайта. Анда үсеп утырган талларны сагына Яз саен ап-ак шомырт, балан чәчәгенә күмелгән, ә кохләрен кызыл карлыган, бөрлегән пешкән әрәмәләрен исеннән чыгара алмый

Әнисе утыз биш яшендә, Ләйләгә нибары дүрт ай чагында биш бала белән тол калган. Күпме сулар аккан, һаман төшенә керә яраткан ире. аны оныта, аны югалтуы белән килешә алмый Ире үлгәч, сылу хатынны биш баласы белән дә сорап килгәләгәннәр Риза булмаган, әтисен яратып, аны сагынып, анын рухына тугры калып яшәгән

Вакыт дәва, диләр. Вакыт дәва булса да дәвалап бетерә алмый торган яралар бар күрәсең

Көндез әнисе сүзен башлап кына куйган икән апе Кичке аштан сон. кызы дәфтәрләр тикшереп утырганда. Гөлҗиһан йомшак кына басып анын янына килде. Дәфтәрләргә иелеп утырган кызына озак карап торды Анын йөзеннән иренен чалымнарын эзләде

Кызынын мөһим эшен бүлдерергә базмыйча, озак кына сүз башлый алмый торды. Кузгатыргамы йөрәк яраларын, әллә юкмы дигәндәй, бераз уйланып утырды

Әниләре серле сандык кебек. Эчендәгесен тиз генә түгеп сала торганнардан түгел. Авызында кара кан булса да төкермәс, ятларга сер бирмәс Нәкъ менә әнисе кебекләр хакында «эчендә җигүле ат ята", диләр Бүген исә әнисенә нидер булган, ул сер тутырылган сандыгын аз гына ача төшкән Чит кешегә түгел бит—төпчегенә бераз гына күнелендәгесен бушатасы килгәндер Эчен бушаганчы кемгәдер серләренне сөйләү—сагынуга дәва бит инде ул Анын башкача дәвасы да. име дә юк.

Ләйлә әнисенен үзенә сүзе барлыгын анлады. Дәфтәрләрен бер читкә өеп куйды. Әни. мин тулысы белән синен карамакта, дигәндәй, елмаеп әнисенә борылды. Гөлҗиһан кызынын йомшак карашыннан эреп китте, батыраеп, көне буе чорналган уйлар йомгагын төпчегенә сүтә башлады

  • Кызым, безнең бакча башында. Ык буенда өянке бар иде. хәтерлисенме?

—Хәтерләмичә, бик яхшы беләм

Ләйлә әнисенең сүзен куәтләп башын селкеде

Бүлмәдә аз гына вакытка тынлык урнашты. Залда зур сәгатьнен “тек­тек" йөргәне ишетелде

—Ул өянкегә без әле көймә бәйләп куя идек,—дип, Ләйлә өзелгән
әнгәмәне ялгап җибәрде..

—Әйе, көймәбез дә бар иде шул.

—Ник әле кинәт кенә ул өянкене исенә төшерде.

—Ул берәү генә түгел, парлашып үсә иде анда. Өйләнешкән елны әтиен белән утырткан идек. Әтиен үләр елны язгы ташу аның берсен алып китте... Шул җәйне әтиен үлде. Син әле бик кечкенә иден.

Әни кеше тынып калды. Аның күңелен хисләр ташкыны биләгән иде.

—Әни, нишләп бу хакта мона кадәр сөйләгәнен булмады?

—Әйтәм бит, әтиең үлгәндә син сабый гына иден.

—Күпме еллар узгач...

Ләйлә сүзен әйтеп бетермәде.

—Ә апаларың, абыйларын бу хакта белә. Сиңа никтер сөйләнелмәгән. Гомер бит ул тормыш вак-төякләренә алдана-алдана тиз уза.

Гөлҗиһан кызына якынрак килеп утырды, анын үзенеке кебек үк кечкенә кулын учларына алды.

—Бер җәйне әтиеңнең күршебездәге яшь хатынга күзе төште.

Ләйләнең сулышы тукталгандай булды. Ул гаҗизләнеп әнисенә карап торды. Ул тыныч иде. Әнисе бу хәлләрне күңеленнән мең дә бер кат кичергәндер, хәзер исә шул күренешләрне кабат күз алдыннан уздыра булыр.

—Әтиенне минем өстән йөрер дип уйламадым да. Бу хакта белми дә калыр идем, күземне күрше апа ачты. Беркөнне чакырып алды да: “Гөлҗиһан, син иренә бераз күз-колак бул. Ул бит күршегез белән чуала,”—ди.

Гөлҗиһан тамагын кырып куйды. Кипшенеп киткән иреннәрен ялап алды.

—Әни, эчәсең киләме?

— Бер йотым су бирсәң әйбәт булыр иде.

Ләйлә тиз генә кухнядан кәсә белән су алып килде. Әнисе чыннан да бер генә йотым эчте дә сүзен дәвам итте:

—Әтиен йөрер дигән уй исемдә дә юк иде. Яратышып яшибез.

Күргәне берсе: «Шушы кадәр дә пар килерсез икән!»—дип соклана. Ышанасы килми, кеше сүзенә, көнчелектән янган хатын-кыз гайбәте генәдер дип уйлыйм. Ләкин күрше апа юк-бар сүз сөйләп йөри торганнардан түгел. Төпле акыллы, сүзен үлчәп әйтә торган хатын. Әтиеңә күз-колак була башладым. Ничек мин андагы үзгәрешләрне сизми калдым икән. Иренең читтәге хәлләрен иң соңыннан хатыны белә диләр. Хак икән. Ничек шулкадәр сукыр булганмын. Әтиең бөтенләй үзгәргән, икенче кешегә әйләнгән икән ләбаса, танырлык та түгел. Аны гүя алыштырып куйганнар, эче-тышы балкып тора. Егерме яшендәге кебек җитез, дәртле, аяк астыннан ут чыгарып йөри. Күзләре генә моңсу, мәхәббәт утын кешеләргә сиздермәс өчен эченә йотып, эчендәге уты күзенә моң булып саркып чыккан.

Гөлҗиһанның тавышы аз гына калтырап китте. Ләйлә янә күтәрелеп карады. Юк, еламый икән, әнисенең йөзе һаман да шулай тыныч. Битенә алсулык йөгергән.

Әни белән кыз бераз тын утырдылар. Икесенең дә күңелләре урыныннан кузгалган иде. Хис ташкынын хәзер эчтә калдырып булмаячак, ул үзеннән- үзе бәреп чыгачак.

—Кырык яшькә җитәрәк ирләрнең янтыгына шайтан төртә диләрме әле. Әтиен белән дә нәкъ шул хәл. Ул яшь егетләр кебек, ул гашыйк, ә мин көнчелек утында янам. Үзе газаплана, мескенем. Теге хатынны да ярата, безне дә ташлап китә алмый.

—Әни, авыр булса сөйләмә.

—Юк, кызым, авырлыгы аның теге елларда ук калды.

 

ГӨЛҖИҺАН еянкисв_____________________________

—Дулкынланасын бит.

—Дулкынланам, дулкынланмыйча инде.

—Аннан кан басымын күтәрелә.

Кан басымының эше бер күтәрелеп, бер төшеп тору инде анын.

—Аннан төне буе йоклый алмый борсаланып чыгасын.

Төнлә йокламасам, көндез йоклармын. Минем эш беткән.

—Бәлки бүтән көнне сөйләрсен.—дип, Ләйлә бу авыр сөйләшүгә нокта куймакчы иде, тик үз уеннан үзе куркып куйды, ахырынача сөйләттермәсән әнисе нәүмизләнеп калыр.

—Ул мәхәббәт тарихы ни белән бетте сон?

—«Мәхәббәт тарихы» дип дөрес әйттен син. Менә шушы тарихны дөрес итеп сөйли алсам гына ярар иде.

Гөлҗиһан карангы тәрәзәгә төбәлде, аннан нәрсәдер күрергә теләгәндәй озак кына карап торды.

—Теге күрше хатын да әтиеңне яраткандыр инде. Юк-юк. мавыгу, азгынлык кына түгел, чын-чынлап ярату булгандыр. Ул да ике ут эчендә янгандыр. Ул мина караганда яшь. Арада киртә булып торырлык балалары да юк. Нәрсәдер хәл итү әтиеннән генә тора Тик әтиен утта янса да үлчәү тәлинкәсенә мәхәббәт белән балаларын сала алмый Мине дә ярата. Ара- тирә очрашканда теге хатын мина күтәрелеп тә карамый Мин дә очраганда аңа бер сүздә әйтмим. Бергә була алмасларын уйлаптырмы, бер төндә, хәтта туганнарына да бер сүз әйтмичә, адресын-мазарын калдырмыйча, авылдан чыгып китте бахыр. Әтиен озак тынычлана алмады Ябыкты. Төнлә йоклый алмый, көрсенеп чыга.

Шул язда Ыкка су күп төште. Язгы ташкын әтиен утырткан өянкене алып китте. Жәйдә әтиеңнең йөрәге тибүдән туктады. Бәлки ул мәхәббәтен сагынып саргайгандыр. Бәлки ана яшәүнең яме беткәндер. Ике арада талпынган йөрәге арыгандыр. Сонарып килгән мәхәббәт бигрәк көчле, бигрәк газаплы була диләр бит.

Ләйлә әнисен юатырга да. юатмаска да белмәде. Ул ишеткәннәрен күңеленә сеңдереп, тын гына утырды. Әнисенә сыена төшеп, анын кулларын учына алды.

—И, әнием, күрмәгәннәрең калмаган икән.

Ләйләнең әнисен кызганудан йөрәге кысылды. Ятим килеш биш баланы аякка бастыру җиңел генә булмагандыр. Әнисенең ул вакыгга киңәшләшергә, сыенырга әнисе дә, әтисе дә булмаган бит Ялгыз башын биш бала белән тормыш итеп кара әле. Йә. Ходам!

Ләйлә үзе бәхетле. Әтисен күрмәсә дә. ул ятимлекне тоймады. Әни белән үсте. Анын абыйлары, апалары бар иде. Менә үзенен дә ике баласы бар. үзе дә әни кеше. Казанда улы институт тәмамлый, ә кызы да шунда керде генә әле. Зур терәге—алтын багана кебек ире бар. Менә шушы бөтен бәхет янына да әни кирәк.

Ниләр генә булса ла, әни кирәк. Ничә яшьтә булсан да әни кирәк. Әниләр булганда адәм баласы һәрчак бала булып кала

Ләйлә үзен сабый баладай хис итте. Әнисенең йомшак тавышына оеп. дөньясын онытып утырды. Кияү кеше аларнын сөйләшүенә комачауламас өчен аяк очларына гына басып йөрде дә шыпырт кына йокларга ятты. Зал ягындагы зур сәгать башта унны, аннан унберне, уникене сукты

Ләйлә әледән-әле әнисенең кулларын сыйпады Чәченә, аркасына кагылып алды. Үзенен аны яратканын, анын белән горурлануын белдерәсе килде.

Әллә сон әнисе анын белән бәхилләшәме? Ничә еллар эчендә йөрткән хисләрен нигә әле бүген генә түгеп салырга булды? Анын әнисен бүлдерергә

 

батырчылыгы житмәде. Сөйләсен, күңелен бушатсын.

Гөлҗиһан әби сөйләде дә сөйләде.

Әтисе күрше хатын белән йөргәндә ничек көнчелек утында янганын да, алар артыннан Ык буйлап көймәдә барганын, аларны куып тоткач кына кире борылып, ишкәкләрне каерып-каерып. Ык суына каршы ишкәнен, хәлдән таеп яр буена чыгып авып, ярсып-ярсып елаганын сөйләде.

—И, әни. авыр булгандыр.

—Авыр инде, кызым. Ир бирмәк—жан бирмәк. димәсләр иде аны. Мин дә бит әтиенне бик ярата идем. Йөрешеп, яратышып өйләнешкән идек. Кая аны кемгәдер бирү!

—Ничекләр түзден, әни!

—Сезнен хакка түздем.

—Әти белән бу турыда сөйләшкәнегез булдымы сон?

—Юк. Ул бит ут эчендә яна. Анын янган йөрәгенә тагын ничек итеп ялкын өстисен.

Гөлҗиһан һәр әйбергә озак-озак тукталып, бүлмәне күзеннән кичерде. Тик анын күзләре бүлмә эчендәге шкафны да, өстәлне дә күрмәде. Анын уйлары еракта калган яшьлек елларында гизә иде.

Ләйлә тамагын кырган булды. Гөлҗиһан елмаеп куйды. Ул ашыга-ашыга сүзен дәвам итте.

—Әтиен миннән биш яшькә зур иде. Мин бит ана унҗиде яшемдә үк чыктым. Бик яратып чыктым, яратып яшәдем, һаман да яратам. Аны алыштырырдай, һич югы ана бераз гына охшаган бер генә кешене дә очратмадым.

Залдагы сәгать «даң» итеп бер тапкыр сукты да тынып калды. Димәк, төн икенче яртысына авышты.

—Кызым,—ана сүзен дәвам итәргә батырчылык итмичә тынып калды. Өстәлдәге кәсәне алып, тагын бер йотым су эчте.

—Сез мине кияү белән бик яхшы тәрбияләдегез. Кияү дә үз балам кебек. Ун елга бер генә тапкыр да караңгы йөзен күрмәдем. Эштән елмаеп кайтып кереп, ин элек минем хәл-әхвәлемне сораша. Рәхмәт ана. Мин сезгә мен- мен бәхил. Сонгы әманәтемне дә үтәрсез инде. Бик авыр булса да мине авылга алып кайтып күмегез. Дөрес, шәһәрдә дә зиратта урын табылыр анысы. Кайда ятсаң да җир куены бердер инде. Шулай да шәһәрдә үлеп, шәһәрдә күмсәгез, җеназамны күтәреп барганда очраган кешеләр: «Кем үлде икән?»—дип сорарлар. «Бер әби үлгән»—диярләр дә онытырлар. Ә авылда җирләсәгез, җеназамны зиратка алып барганда авылдашлар: «И-и, Гөлҗиһан әби дә китеп барган икән,»—дип сөйләрләр

Быелгы язда иртә килде. Урман-кырлардагы кар язгы кояшның рәхимле кайнар нурлары астында тиз арада эреп, кечкенә елгалар булып Ыкка төште. Ык ярларыннан чыгып ташыды.

Язгы ташу Ләйләләрнең бакча башындагы ялгыз өянкене алып китте.

Реклама