Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛЛАР УЗГАН САЕН ГАМЬ АРТА

"Ахырзаман алдыннан кырык ел кырык көннән дә тизрәк узар" дип ишеткәли идек бәләкәй чакларда Гомсрнен бик тиз узуын үзендә тойгач, гасабиланып. кайчак ышана язасын бу сүзләргә Дөрес, сырхау кешеләргә, зиндандагыларга. кавышу көннәрен көткән гашыйкларга вакыт бик озак үтә кебек тоеладыр Әле кайчан гына яна XXI гасырга аяк басабыз дип мәш килеп йөрдек, инде бу гасырнын да сигез елы үтеп киткән Сау кешегә унынчы елы да житәр. егерменчесе дә...

Яна елга кергәндә һәр кеше үткәнен, сонгы елларда кылынган гаматтәрен искә алып, киләчәктә ничек яшәү турында ниндидер хыял-планнар кормый калмыйдыр; үз дөньясындагы хәлләрне башкаларныкы белән чагыштырып, гыйбрәтләр аладыр, китапчалап әйтсәк, үзенен җәмгыятьтәге урыны хакында да уйланадыр Табигыйдыр, мин дә уйланам, сонгы вакытларда ешрак уйланам Гомерлеккә дип сайлап алган һөнәр-эшемнен нәтижәсе бүтәннәргә кирәкме'’ Кирәк булса, ни дәрәжәдә кирәк һәм ул ничек бәяләнә'1 Шәхсән үзем рухи һәм матди канәгатьлек табаммы’’ Ахыр чиктә, бер шигырьдәгечә әйтсәк, “бәхетлеме кеше дөньяда? " Мондый уйланулар иҗат кешеләре өчен аеруча хас булса кирәк.

Мин ярты гасыр чамасы татар әдәбиятының үзәгендә кайнаган кеше Шуна күрә Яна ел алдыннан журнал өчен язылган бу кереш мәкаләмдә дә төп сүз Әдәбият турында, анын нигезен тәшкил иткән Туган тел турында, анын дәрәжәсен билгеләгән Галиҗәнап Китап турында, аны илһамланып тудырган Иҗатчылар турында булыр

Безнен буын Китапны (бу очракта ин әүнәл әдәби китапны истә тотып әйтуем) изгсләштсрсп. аны могҗизага санап яшәгән бәхетле буыннарнын берсе Без Китапка табындык, ул да үзен олылаганнарга мәрхәмәтле булды, ан-белем бирле, дөньяны танып белүдә маяк булды, тәрбияләде, кеше итте Хәтерлим, студент елларында кулга берәр яхшы китап эләксә, кош тоткан кебек, сөенә илек Моннан уты I кырык ел элек, берәр зур язучынын яна әсәре журналда басылса яки китап булып чыкса, аны укыр очен китапханәләрдә озын-озын чиратларга язылалар иде Атаклы язучынын теге яки бу яна әсәрен укымасак. ничектер унайсызлык тоеп, үзенне зыялы саный алмый илек

Гомумән, китап безнен халык тормышында аерым бер зур урын тоткан Шуна күрә лә. үткән гасыр мәгълүматларына караганда, татарлар китап бастырып чыгару буенча Россия империясендә ин алдынгы урыннарның берсендә булган Күрәсен. хакимлеген җуйган халыкта китап күпмедер дәрәҗәлә дәүләти (әйтик, мәгърифәт өлкәсендә) функция лә үтәп килгән Хәзер вәзгыять бик нык үзгәрде Күпләр анынла китап байлык саналмый бүген Хакимият тә аны инде артык көчле идеологи к коралга исәпләми Дәүләт карамагындагы китап сөючеләр җәмгыятьләре гөрләп эшләп торган заманнар узды Күпләр китаптан йөз чөерде Китапнын статусы төште, ул асылда товарга әйләнде Әдәбиятны чүп басты Акчасы булган һәр теләгән кемсә “китап" чыгара башлады

Япон яки немец кебек халыкларда китапка мөнәсәбәт ничектер, белеп бетермим, ә безнен шартларда чын әдәбиятмын хале менә шулайрак Китапханәләрдә ачып та каралмаган басмаларны, нәшрият складларында сатылмыйча яткан өем
өем китапларны күргәч жан әрни... Сәбәпләрен төрлечә аңлаталар. Берәүләр моны телевизор, интернет нәтиҗәсе ли, берәүләр яшь буынны битарафлыкта, әхлаксызлыкта гаепли. Һәркайсында күпмедер хаклык бардыр, бәхәсләшмим... Шулай да бу хәлгә төшүебезнең ин төп сәбәбе—идеологик ориентирларның тиз вакыт эчендә капма-каршы якка үзгәрүе, минемчә. Кичә генә коммунизм төзергә әзерләнүчеләр капылт кына капитализмның күндәм тарафдарлары булды да куйды! Базар мөнәсәбәтләренә күчтек, дидек бит. Ә базарның Алласы, әлбәттә, әхлак түгел, акча. Моннан берничә ел элек биш яшьлек улым әйтеп куймасынмы: А хәрефе акчадан башлана... Менә шулай.

Бер шагыйрьнең мондый юллары бар: “Бөтен прогресслар да регресс була, әгәр Кеше эчтән таркалса. ” Уйландыра. Фәннең ин бөек казанышлары, асылда, Кешенең үзен харап итүгә юнәлтелгән. Хәрбиләр, Жир шарын пеләш итәрлек көч бар, дип мактана. Ә китап, бу очракта әдәбият, гомумән сәнгать, моңарчы кешене Кеше итүгә хезмәт итте. Китап—цивилизация казанышының бер билгесе, халыкларның күп гасырлар, мен еллар буе җыелып киленгән боек хәзинәсе Китап—хәтер ул. Кешелек үз хәтерен җуймаска тиештер бит инде!..

Язучылык хезмәте турыдан-туры тел белән бәйле. Ул аның “эш коралы”, яшәү чыганагы, язмышы. Хәер, үзен туган халкы вәкиле дип санаган һәркем өчен тел—язмыш булырга тиеш Төптән уйлап карасаң, тел—безнең ин төп байлыгыбыз. Анда безнең рухыбыз, тарихыбыз, иманыбыз, хәтеребез... Ул—үзенә һәммәсен туплаган бөек көч. Заманында җиңелгән халыкның бар байлыгын талап ала алганнар, илләрен җимереп тузгытканнар, яндырганнар, изге җирләрен мәсхәрәләгәннәр... Әмма тел дигән төп байлыкны тиз генә юк итә алмаганнар. Чөнки. Тел дигән төшенчә Үлемсезлек дигән сүз белән янәшә, үзенчә аның синонимы. Туган телебезнең тарихи язмышы гаять катлаулы, аянычлы. Кайчандыр дөнья тоткан халыкара дипломатик телләрнең берсе булган хәзинәбезне бетерер өчен әллә ничә гасырлар буе рәхимсез һөҗүм бара. Шулай да, күп санлы инквизация чорларын үтеп, һаман исән кала алган үзе. Наҗар Нәҗми әйткәнчә:

Ассалар да. киссәләр дә. исән калдың, татар теле!

Хәзер дә әле, галимнәр белдергәнчә, төп дөнья телләренең ундүрте арасында исәпләнә ул. Әмма. .

Моннан бер ел чамасы элек, 2007 елның декабрендә Россия халыкларының (рустан тыш) телләренә янә бер җимергеч удар ясалды, үзенә күрә бер яна ел “бүләге” булды. Ул да булса—Дәүләт Думасы карары һәм Президент В. Путин имзасы белән мәгариф стандартларыннан милли-төбәк компонентын төшереп калдыру турында 309 нчы сан белән беркетелгән антиконституцион федераль закон. (Бу җәһәттән Президентның Казанда, 2002 елда ясаган чыгышындагы сүзләре хәтергә килә: “Абсолютно недопустимо, если кто-то говорит о том, что нужно сокращать изучение родного языка”.) Мәгънәсе—милли телләрне мәктәпләрдән сөрү. Максаты—балаларда гомумроссия үзаңы тәрбияләү. Икенче төрле әйткәндә, алардан урыс ясау. Мин моңарчы, гомумроссия үзаңын башка милләтләрнең үзаңыннан (үзанны телдән башка күз алдына да китереп булмый) укмаша дип уйлый идем. Шунысы сәер: аларча, җирле элита мәктәпләрне үз сәяси максатларына ирешү өчен файдалана, мәктәпләрдә милли телдә укыту Россиянең бердәмлегенә яный икән! Таныш нәрсә: кириллицадан бүтән имляга күчү мәсьәләсендә дә мондый "дәлилләр” янгыраган иде инде (чынында, менә шундый законнар Россияне таркатуга этәрергә мөмкин). Кеше хокукларын боза торган мондый канунның соңгы чорда булганы юк иде әле. Әйтик, совет чорында туган телдә укымау яки укытмау турындагы фикер башка да сыймый иде. Ә болай, 6
статистикага баксан, милли мәктәпләрне бетерү процессы бик хутлы бара икән Моннан өч ел элек илдә 712 татар мәктәбе саналса, хәзер ул 490га калган Әмма шунысы гажәп: безнең чиновниклар биргән хисап-отчетларда туган телдә укыту гөрләп бара. Татарча укытыла торган мәктәпләр республикада 59% тәшкил итә икән! Татарча укый торган баталар саны 1991 елда 12% булса. 2008 елны ул 53%ка менгән! Кәгазьдә әйбәт бит! Мәскәүне сискәндерерлек дәрәжәдә әйбәт Мәктәп классларындагы тәрәзәләр татарча авазлардан зенләп тора диярсен!

...Канашевич заманнары хәтергә килә Телен оныттырсаң, тарихын жуйдырсан. кой-моннарыннан биздерсәң, үзаңын бетерсәң, чукындыру да күпкә жинел булачак. Татар гаиләләрендә нәсел шәжәрәләренен ин өстәге үсентеләренә игътибар итсән. аларда чиркәү күнеленә хуш килә торган исемнәрне шактый күреп була. Үз илендә, тарихи туган җирендә үзенне икенче сортлы итеп сизү кыен Татар фамилиясе йөртеп тә. уз халкы мәнфәгатьләрен күптән оныткан кешеләр, бәлки, үзләрен алай хис итмидер, ә Туган Тел варисларының бу мәсьәләгә фикере бердәм һәм катгый. Бу жәһәтгән моннан нәкъ бер ел элек Татарстан Язучылар берлеге идарәсе белдерүеннән кайбер өзекләр китерү урынлы булыр

“Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан кабул ителеп Россия Президенты кул куйган әлеге закон Россиядәге милли мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбиятны укытуны, туган халык тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүне нигездә юкка чыгаруга корылган.

Федераль закон мона кадәр Россиядәге милли мәктәпләрдә әлеге фәннәрне укыту һәм өйрәнүдә милли-төбәк компонентын юкка чыгара, икенче төрле әйткәндә, ул Россия Федерациясе халыкларының милли-мәдәни үсешен чикли

Әлеге законны тормышка ашыру милли мәктәпләрнең ябылуына, гамәлдә мәгариф системасынын кире «җитлеккән социализм» чорына кайтуына тиң Бу исә халыкара закончалык актларын, милли республикалар законнарын. Россия Федерациясенең үз Конституциясен тупас бозу

Нәтиҗәдә менъеллык тарихы булган татар әдәбиятына алга таба үсүеннән тукталу куркынычы яный "

Күрәсен, югары даирәдәгеләр Россиядә милли мәсьәләләр инде хәл ителде дип уйлыйдыр Юкса. Президент юлламаларында, җитәкчеләрнең илкүләм чыгышларында, күнел хакы өчен генә булса да. милли мөнәсәбәтләр, милли мәдәният, әдәбият-сәнгать турында хет бер кәлимә сүз әйтерләр иде' Совет чорында "формасы белән милли, эчтәлеге белән интернациональ" дигән кагыйдә сыман тәгъбирләр сәясәтчеләрнең һәрдаим телендә иде Элек СССР составында яшәп, сонрак мөстәкыйльлек алган халыкларда безнен алга карачкыдай килеп баскан әлеге законнарның, проблемаларның булуын күз алдына китерү мөмкинме? Юк, әлбәттә. Ә бит күптән түгел генә күпмилләтле державаның, арттарак булса да. гомумсафынла идек. Сонгы вакытларда, рус кына түгел, россия милләте (америкалыларга иярептер инде) дип тә сөйли башладылар Шулай икән, димәк. Координацион үзәк—милли мәсьәләләр буенча министрлыклар да кирәк түгел булып чыга. Әмма берәүгә дә шуны онытмаска иде милли мәсьәләләр—алар мәнгелек. Гомумяшәеш, көндәлек тормыш шуны раслап килә

Җире уртак, дибез, эше таңы

Ә шулай да

һар кавемнең

аерым-аерым каберстаны

Тукай сүзләре искә төшә:

Без сугышта юлбарыстан кочлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез

 

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?Хаккыбыз уртак Ватанда шактый ук!

Әйе. хакыбыз яки хаккыбыз зур. Нәселем тарихыннан бер генә мисал: минем ерак бабам, ягъни әтинен бабасы патша армиясендә егерме биш ел хезмәт иткән. Бабам гражданнар сугышында һәлак булган. Әти Ватан сугышында яраланып, гарипләнеп кайтты. Үземә дә солдат шулпасын чөмерергә туры килде. Улым Себер якларында хезмәт итте... Без әле яллы казаклар яки гаскәриләр династиясеннән түгел, нигездә, игенчеләр нәселеннән. Берничә буын шушы уртак Ватанны саклаган, яклаган, ил-күз алдында бурычлы булып калмаган. Мондый мисалларны миллионнар китерә алыр иде. Ватан сугышы чорындагы Советлар Союзы Геройлары арасында татарларның беренчеләрдән булуы да искә төшә. Сонрак. СССР дигән илнен нык үсешендә Татарстанда—минем ил- җиремдә чыккан "кара алтын"—нефтьнең хәлиткеч роль уйнаганы да хәтергә килә. Мине, шушы җирнең хакыйкый гражданы һәм халык язучысы буларак, телемне кысрыклый һәм кимсетә торган мондый мәкерле кануннар рәнҗетә һәм кимсетә. Россия “индеецлары" булып саналасы бердә килми. Балаң дәүләт мәктәбендә фәннәрне туган телендә укый алмасын да. туган телемдә язган әсәрләремне укучылар бетерелсен дә. ничекләр итеп илһамланып иҗат итәргә кирәк? Каләмен үзеннән-үзе кулыннан төшәр...

Үзенне япа-ялгыз итеп сизсән, ул шулай булыр иде дә. Әмма бу мәсьәләдә без ялгыз түгел. Гавам-халык дәррәү күтәрелеп чыкмаса да (милли ан түбәнрәк шул!), бик күпләрне кузгатты әлеге кыланмыш. Жавапсыз кабул ителгән канунга җавап таләп ителә башлады. Төрле милли республикаларда, өлкәләрдә яшәүче сәясәтчеләр, зыялылар кузгалды... Ноябрьдә Казанда узган зур кинәшмә шуны күрсәтте. Монда РФнен Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре, әлеге законны әзерләүчеләрдә катнашты. Россиядә яшәүче егермедән артык төбәкнен дәрәҗәле вәкилләре бу законсыз законга бердәм каршы чыкты. Шунысы факт хәрәкәт башында Татарстан торды, анын җитәкчеләре үзләренең саллы дәлилләре белән Мәскәү вәкилләрен дә уйга салды. Горурлык хисе кичердек җитәкчеләребез очен. Бәхәсләрнең ахыры ничек булып бетәр, әйтүе кыен. Үз араларында Жириновский кебекләр һәм башка шовинистлар өере шактый булган Думанын үз сүзен кире алуы икеле. Шулай да, яхшыга юрыйк.

Мина калса, татарның бүгенге көндәге ин мөһим бурычы—туган телне саклап калу. Тел исән булса, сәнгать тә. көй-моң да. әхлак та сау калыр. Шуңа күрә, тел сагында торган кешеләр фидакарь саналырга, аларнын кылган хезмәтләре тиешенчә бәяләнергә хаклы. Телебезне, милли рухыбызны читтән килеп сакламаслар Әдәбият-сәнгать—спорт түгел. Спорт димәктән. уенчылар хөрмәттә хәзер. Сәясәт— уен булгач, югары даирәләргә, бәлки, уйлаучыларга караганда, уйнаучылар күбрәк ошыйдыр? Мин үзем дә спортка мөкиббән кеше, әмма шунысын беләм: спортчыга Ходай Тәгалә физик һәм ихтыяр көче бүләк итсә, иҗатчыга—илаһи көч насыйп әйләгән! Кайсы зуррак? Тарих—соңгысын тамгалый. Заманында гладиаторларны да халык шашып тамаша кылган. Чорлар узгач, алар онытылган. Ул чорларнын истәлеге булып сәнгать әсәрләре калган. Әгәр Спартакны беләләр икән, аны да халык хәтере аша. миф-легендалар. сәнгать аша беләләр. Безгә. Татарстанаыларга, күпчелек халык мохтаҗ яшәгән елларда, зур акчалар бәрабәренә сатып алынган (бу очракта чит-ят спортчылар белән төзелгән контрактларны әйтүем) җинүләр белән артык шапырынырга яки беркатлы фанатларча эйфориягә бирелергә кирәкмидер. Легионерлар килер дә китәр, ә менә тел сагында торучы фидакарь затлар ахыргача үз халкы белән булып, ахыргача анын шатлык-кайгысын уртаклашыр. Шау-шулы Олимпиадалар да. Универсиадалар да булыр. Сөләйман пәйгамбәр әйтмешли, барысы да үтәр... Әгәр тарихи туган җиремдә, телем, моң-көем юкка чыкса, андагы зиннәтле корылмаларның, күктерәр биналарның минем өчен ни кызыгы булыр икән? Замандашым, халык язучысы Нурихан Фәттах та мондый сүзләр язып
калдырган иде: “Әгәр тиздән минем телем бетә икән, бу дөньяда ник яшәргә дә. нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?.. Икенен берсе—йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым”.

Яшәешнең, халык тормышының кайсы ягы турында уйлансам да. уй- фикеремнен очы Туган телгә барып тоташа. Күрәсен. эшем-һөнәрем. профессиям белән дә бәйледер инде бу Күп еллар элек бер танышым. Тукайнын "Туган теле”н бераз үзгәртеп, болай дип укып биргән иде:

И Туган тел. и матур тез. әткәм-әнкәмнең тезе'

Деньяда куп кыен күрдем син Туган тез аркылы'

Аптырагач әйткәндер инде... Чыннан да, сонгы дәвердә татар теле тулы хокуклы булып яңгырасын өчен иҗтиһат итү юлында күпме асыл башларның маңгайлары ярылды! Чагыштырмача кыска гына вакытта берничә тапкыр алфавит-имля алыштырып кара әле! Юкка дип әйтерлек күпме көч-жегәр сарыф ителгән! Мәдәният-мәгьрифәт тарихында парадоксаль-уникаль күренеш. Ә “әткәм-әнкәмнен теле” дигәнгә искәрмә өстәргә туры килә хәзер. Телебез, әйтик, синең белән минем өчен әткәм-әнкәм теле булса, хәзерге күпчелек яшьләрнең әнкә телләре бүтән бүген!. Сабыйнын теле башка телдә ачыла, чөнки анын әти-әнисе туган телен оныткан инде Телебездә без аңлаган Ана теле (мәктәп көндәлекләрендә шулай яза идек) дигән гаҗәеп матур сүзтезмә югалып бара

Гомумән, татар теле генә түгел, бүтән телләр дә алынма яки чит-ят сүхләр хисабына гаҗәеп үзгәрешләр кичерә хәзер. Бу үзгәрешләрне гел яхшы якка дип әйтмәс идем Мисал өчен унбиш-егерме сүз язып үтим Президент, бизнес, дефольт, толерантлык, спид, казино, инфляция, шоу. стресс, интернет, фонограмма, террор, мафия, наркоман, риэлтор. рейтинг, сепаратизм, банкомат, саммит, рэкэт, олигарх Тагын йөзләрчә сүз тезәргә мөмкин Боларны без радио­телевидение тапшыруларыннан яки газет-журналлардан булсын көнозын укып- ишетеп торабыз Моннан утыз-кырык ел элек аларнын кайберләрен ерак илләрдә яңгырап торган, безгә ят атама-терминнар итеп кенә белә идек, кайберләре безнен сөйләмдә гомумән юк иде Төптән уйлап карасаң, дөрестән дә. алар бит безнен бүгенге чынбарлыкны чагылдыра. Анын каравы балачактан ук безнең өчен газиз сүзләр, әйтик, намус, әхлак, вөждан. тәүфикъ. инсаф, амәнәт. самими, шәфкать, мәрхәмәт . кебек сүзләрне көннән-көн сирәгрәк ишетәбез Хәер, болар турында сөйләү үзе бер аерым тема.

Уйландыра: бүгенге көндә телебез кайларда саклана, нинди даирәләрдә яңгыравын дәвам итә сон? Әлбәттә, гаиләдә Әлбәттә, мәктәптә (дөресрәге, булырга тиеш). Хезмәт-эш урыннарында (шәһәрдә—азрак, авылда—күбрәк Халыкның ин зур күпчелеге шәһәрдә, авылда яшәүчеләр елдан-ел кими) Тагын кайларда’’ Радио-телевидение каналларында Сәхнәдә—театрларда, тамаша-концерт залларында .. Дин йортларында—мәчет мәдрәсазәрдә. Базар- мазарларда. Әмма затлы, классик телнен нигез-куышы—әдәбият. матбугат Халыкның гасырлар буе җыйналып, чарланып килгән асыл җәүһәрләре—.парда Бәс. шулай икән, милли матбугатка—китапларга, газет-журналларга аерым бер игътибар, нәшриятлар, басмаханәләр җитештергән рухи кыйммәтләрне кин чалык массаларына җиткерүдә аерым бер дәүләти караш булырга тиештер бит инде Татар телендә чыккан матбугат бик аз тарала Безгә һәр данә кадерле. Әгәр гаилә өстәлендә туган телдәге берәр газета-журнал ятса, аны яше-карты, берсе булмаса икенчесе укый, карый ала. Тиражлар үткән дистә еллар белән чагыштырганда көлке дәрәҗәдә аз хәзер (элегрәк йөзәр мен. яртышар миллион белән чыккан журналларның тиражы күп дигәндә ун мең данә) Димәк, күпме рухи һәм матди чьи ымнар тотылган хезмәт нәтиҗәсенең файдалы эш коэффициенты
түбән булып чыга. Ә сәяси яктан? Төрле дәрәҗәдәге эш башында утырган идарәчеләрнең мотлак күпчелеге татар телендәге матбугатны укымый. Бик үк югары даирәләргә сикермичә, әйтик, министрлык яки район җитәкчеләреннән Россиядә ин абруйлылардан саналган безнең "Казан утлары" журналын кемнәр генә яздыра һәм укый икән? Ә бит егерменче елларда, милләтнең совет чорындагы күтәрелеш елларында җитәкчеләр һәммәсе укыган, контрольлек иткән, юнәлеш биргән, кирәк чакта, тәнкыйтьләгән, кинәшкән. Матбугат алар эшенен табигый бер өлеше, кайчакта ориентир да булган. Эш—үткәнне сагынуда түгел, бүгенге өчен әрнүдә. Ә кызыксынган, укыган кеше өчен шактый ук югары кимәлдә безнен татар матбугаты! Тирән эчтәлекле, хакыйкатькә тугры, кыю фикерле мәкалә-чыгышлар җитәрлек аларда. Укы, чагыштыр, гыйбрәт ал. Тармак яки хосусый басмалар гына түгел, рәсми газета-журналлар да заманча, халыкчан рухта чыга бүген. Газеталардан берничәсен генә әйтеп узыйм. Зур тарихлы "Ватаным Татарстан ”да, шулай ук анын яшь аркадашы "Мәдәни жомга"да еш кына милләт гамен кайгырткан гажәеп кыю материаллар дөнья күрә. “Шәһри Казан" да бер-ике ел эчендә укып туймаслык газетага әйләнде. Яше-картының яраткан газеты, демократик рухлы, чагыштырмача күп тиражлы “Татарстан яшьләре” күпкырлылыгы, халыкчанлыгы белән үз югарылыгында кала бирә. Балалар һәм үсмерләр газетасы “Сабантуй" да дөньяны танып-белергә өйрәтә торган бай материаллары белән күпләрне жәлеп итәрлек. Әлеге дә баягы бер генә бәла: тиражлары аз. Мәскәүне дә куркытырлык “күп татар мәктәпләре"н исәпләгәндә, бу газетаның тиражы бик зур булырга тиеш иде кебек, ә ул нибары 7 мен чамасы (60 нчы еллар ахырында газетаның элгәре—“Яшь ленинчы" 100 меннән артык данә белән чыга иде). Бүген шулай. Югарыда әйтелгән милли телләрне кысрыклауга юнәлтелгән әлеге мәкерле закон үз көченә керсә (ул 2009 елнын сентябреннән гамәлгә ашырыласы) нәрсә була!..

Җыйнап әйткәндә, матбугатыбызны таратуда, халыкка җиткерүдә бик күп кадерле вакытны, форсатларны кулдан ычкындырдык... Русларда да тиражлар бик зур түгел бит. дияр кемдер. Пәри башка, жен башка, ди халык. Державалы, күпсанлы халыкның матбугаты югалмас ул... Ә безнең өчен матбугат—дәүләти институт та. милли университет та. таяну ноктасы да. Инде ун елдан артык республикада татар телен дәүләт теле сыйфатында тормышка ашыру Программасы эшләп килә. Татар матбугатын халыкка күпләп җиткерү—бу Программаның үзәк өлеше булырга тиеш иде. Кайберәүләр, игътибарны матбугаттан читкәрәк юнәлтеп, күпләрне интернетка юлламакчы. Интернет белән туган телне үзләштерү яки үстерү. М. Мәһдиев әйтмешли, едва ли! Үткән гасыр урталарында, көндәлек тормышта телевидение пәйда булгач, экраннардан фильмнар, спектакльләр күрсәтелгәч, кайбер акыллыбашлар. театрлар бетәчәк дип сөрән салды... Тормышка ашмады андый фаразлар. Экран экран булып, спектакль тере тамаша булып үз урынында калды. Кешенең китап белән аралашуы, берлеге дә мәңгелек, дип уйлыйм мин. Нәтижә—үземчә аксиома шул: телне саклыйм дисәң, төп шартларның берсе—милли китапны, матбугатны саклау.

Яна елда, табигый, яхшыга өметләнеп, үткәннән дә күңелгә хуш килердәй вакыйга-фактларны искә төшереп канатланасы килә. Бу уңайдан конкрет вакыйгалар санаганга кадәр, шунысын ачык итеп әйтү кирәктер: сонгы елларда зур югалтулар кичерсәк тә. шөкер, бүгенге көндә күп гасырлык татар әдәбиятын заманча үстерерлек кимәлдә ижат итүче берничә дистә зур язучыбыз бар (Ә калган йөзләгәннәре9 дияр кемдер. Борчыласы юк: биек таулар ялгызак калкып тормый, Урал тавы тезмәләре кебек, алар бер-берләренә елышып, үзләре дә бар булып, зурракларына терәк-таяныч булып тора). Бу—зур көч!

Шулай ук. җитмеш елдан артык язучыларны үзара аралаштырып. берләштереп яшәтә торган оешмабыз—Язучылар берлегебез бар. Ул уңышлы гына эшләп килә (кемнәрдер, бәлки, аның эшчәнлегеннән канәгать үк тә түгелдер. Әгәр аны җуйсак, сагынырга калмасын! Соңгы дәвердә Берлексез яшәп караган
юк бит әле!). Белүемчә, безнен Берлек кебек эшләгән оешма элеккеге СССР киңлекләрендә сирәк.

Әдәбиятыбызның нигез журналы “Казан утлары "на яна әсәрләрнең мул килеп торуы да шатлыклы хәл. Бөтен кулъязмалар да югары таләпләргә жавап биреп бетермәсә дә. ал арның күпчелеге ил-халык гаме белән сугарылган. Ин мөһиме—сонгы елларда яшь көчләр ишәйде. Бигрәк тә Шигърияттә Моны 90 нчы еллардагы милли күтәрелешнең шифалы кайтавазы дип уйларга кирәк.

Моннан ике ел элек, журналыбызның мен саны нәшер ителү уңаеннан “Сүнмәс утлар балкышы" дигән, энциклопедик характердагы зур күләмле китап чыгарган идек. Ул елдан-ел халыкка күбрәк ирешеп, укучылар күнелен яулый бара. Сез кулыгызга алган "Казан утлары" журналының тәртип саны инде 1035кә җитте. Яна меңнәр насыйп булсын'

Үткән ел язучыларыбыз белән укучылар арасында аралашулар күп булды, бәйләнешләр шактый ныгыды, дип уйлыйм. Үткәндәге классик һәм бүгенге күренекле әдипләребезнең үзебездә һәм бүтән төбәкләрдә дистәләгән онытылмаслык кичәләре, йөзләгән очрашулары узды. Димәк, очрашыр халкын бар. укучыларың бар. Бер генә мисал: үткән елның сентябрь аенда Ульян каласының үзәгендә бөек шагыйрь Кол Галигә һәйкәл куелды. Зур мәгънәгә ия тарихи вакыйга. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессының халкыбызның үзанын уятуда, әдәбиятыбызны пропагандалаудагы эшчәнлеген аерым билгеләп үтәргә кирәк. Конгресс оештырган чараларда безнен язучылар да еш катнаша. Алар ерак сәфәрләрдә булып, илләр гизә, дөнья буйлап чәчелгән милләггәшләребезнсн рухи мирасын барлый, үзләренең ижат офыкларын киңәйтә. Халыкара "Алтын Мөнбәр" кинофестивалендә тәкъдим ителгән тулы метражлы чын татарча “Өч аяклы ат” фильмы үткән елнын якты бер бизәге булды Безнен авторнын (А. Хәлим), ин әүвәл журналыбызда басылган әсәре буенча (режиссер Н Жа.мали) эшләнгән фильм ул. Димәк, әсәрләребез сәнгатьнең бүтән өлкәләрен үстерүгә дә өлеш кертә. Үткән ел Татарстан китап һәм "Мәгариф" нәшриятларында бүгенге язучыларыбызның йөзгә якын китабы дөнья күрде...

Мәгълүм хакыйкать: халык кояш астында тулы тормыш белән яшәргә теләсә, аңа оч нәрсә кирәк—хезмәт сөяргә, тарихын һәм талантларының кадерен белергә. Беренче шартны безнең халык яхшы ук үти шикелле. Әмма сонгы икесе турында кистереп унай жавап бирү кыен. Бигрәк тә хәзер, бик күпләрнен күхзәре акча күләгәсендә томаланган чакта. Элегрәк, әдәби ят-сәнгать турында сүз барганда Ленинның мондый сүзләрен еш әйтәләр иде: “Талант—сирәк нәрсә!" Чыннан да, иҗатчы, әйтик, шагыйрь боек шигырь язса, композитор берәр үлемсез көй чыгарса, рәссам мәңгелеккә калырлык картина-сурәт ясаса, алар бит бернинди акчага да биргесез илаһи ачышлар, табышлар була бит инде! Әгәр бүгенге җәмгыятьтә алар бәһаләнми икән, монда иҗатчының гаебе юк. Әйтик, бер шагыйрь татар яки чуаш телендә гаҗәеп шигырь яки поэма ижат итте ди. ә халык, бу очракта укучы, аны бар дип тә белми икән, уйланырга гына кала. Талантлы шәхес үзенә тигәнен эшләде—бөек әсәр тудырды... (Язмамны тәмамлар алдыннан очраклы рәвештә “Звезда Повольжя" дигән газетадагы баш мәкаләгә күзем төште Мәкалә ахырында болай диелгән “В общем, дорогие татарские писатели, выхода не остается—будете писать на уровне Шекспира. Достоевского, язык сохранится, а нс сумеете выдержать планку, похороните язык своим серым творчеством " Килешәм: боек язучылар иҗатына тин әсәрләр язарга кирәк Безгә Тукай дәрәҗәсендә язганда ла бик ярап торыр иде Әйткәнемчә, кемдер үз ана телендә бүгенге заманның боек әсәрен ижат итте ди. Ә аны кем бәяләр соң9 Мәкалә авторы Рәшит Әхмәтовмс? Мәсьәлә, кемнәрдер уйлаганча, бер каптырмалы гына гүгел шул. Теге яки бу телдәге әсәрне беренче чиратта, әнә шул әсәр туган телнең варислары бәяләргә тиеш Ул ин чын. гадел бәя булыр Бигрәк тә шигъри әсәрләрне бәяләгәндә.) Жәмгыять, бәлки, иртәме-соңмы аны бәяләр дә. ә бит әле дөньяның бүгенгесе бар! Дөресен әйтим, хәзерге заман ижат кешесенә яшә^
һәм ижат итү шактый авыр. Әдәбият-сәнгать дөньясындагы төрле буын кешеләре белән аралашудан чыгып әйтәм мин бу сүзләрне. 2008 елнын май аенда үткән язучылар корылтаенда җитәкчеләрнең һәм делегатларның ныгышларыннан соң, каләмдәшләр аннан рухланып, күңел күтәренкелеге тоеп чыкты дип әйтә алмыйм. Һәр ижат оешмасының, һәр аерым иҗатчының дөнья кадәр мәсьәләләре бар Язучылар һәм матбугат әһелләре өчен бу соңгы елларның һәммәсендә дә берәр күчеш, үзгәреш, чигенеш булмый калмады бугай... Бик күп газет-журналлар дәүләт карамагыннан акционерлар җәмгыяте химаясенә күчәргә мәҗбүр булды. Төп нәшриятләр шәһәр үзәгеннән читкә—Архангель зираты кырыена күчерелде Үткән елда да булды хәлләр! 2008 ел Тукай рухы рәнҗетелү елы да дияр идем. Бөек шагыйрь яшәгән “Болгар” кунакханәсен җимереп, җир белән тигезләделәр. Бу вандаллыкка прелюдия шикелле, язын Тукай исемен йөрткән премияләр дә. Дәүләт бүләгенең дәрәҗәсен төшереп, нигездә, үзешчәннәргә бирелде. Тукай рухы рәнҗегәндер үткән ел, рәнҗегәндер...

Бүген кая барма, кемне генә очратма, глобаль кризис турында сөйлиләр. Язгы болыт кебек тиз генә узып китәргә охшамаган, озакка сузылыр, лиләр. Шулайдыр, аңлаганнар белеп әйтәдер. Аның каты канаты, әлбәттә, һәркемне сыйпап узар. Шулай да. әлләни югалтырлыклары булмаган ижат кешеләрен бигүк куркытмый да ул кризис. Алар инде күнеккән: үзләре төрле яктан байтак еллар буе кризис кичерәләр... Ничек кенә авыр чор булмасын, бер үтәр ул кризис дигәннәре. Акча таулары өстендә ләззәтләнеп «кызынып» ятучы дөнья магнатлары үзләре башлаган “уен”нарыннан бер туяр... Ә менә күңелләргә кара юшкын булып утырган рухи кризис ... монысы аның чыннан да хәтәр инде!

Менә шулай, мажор белән башлыйсын да, уйлана-уйлана еш кына үзеннән- үзе минор халәткә күчәсең, күчәргә мәҗбүр буласың. Кемгә ничектер, кайчак йокысыз кара төннәрдә башка шомлы уйлар килә. Һич кенә дә куып җибәреп булмый аларны. Хәтта куркыныч та булып китә. Сәгатьләр үтә, тан беленә, офыклар алсулана. Шыксыз уйлар, ниһаять, кача. Күзгә яктылык нурлары иңә. Торасын. Хәрәкәт-яшәү башлана. Дөнья ямьләнә. Үзеңнән дә шуңа яңа ямь өстисе килә Моннан нәкъ кырык ел элек мондый бер шигырь язган идем. Шул искә төште.

НИНДИ БЕТМӘС

Янган-көенгән чакта, башың иелгән чакта, кайгың өелгән чакта.— беттем!—дисең... Күзең ачсаң. Вөҗданың белән беррәттән. Ышаныч тора сакта,кешелегеңне саклап.

Нинди үлмәс Ышаныч бу! Үтерергә теләп аны эзли Мәкер. Өметсезлек.— бетереп бар дөньяны

ЫШАНЫЧ БУ?

 

Ә ул исән һә м сине әйдәр:

« Утыр.—дияр.—канатыма' Югалма, туган, яшәрбез, тормышны ярат кына!»

Нинди бетмәс Ышаныч бу! Инде юктыр ул. дисәм, упкыныма тау була ул һәм яр сала «Без исән»! Тураям шундук, зурая мәгънәм һәм максатым. Илһамланам, бар җиһанга таралыр күк яхшы атым!

Киләчәктә дә шушы рухтагы шигырьләр язарга насыйп булсын дим Ижат кешесенең канаты—илһам. Дөньядан зарланып йөрү—илһам китермәс. Илһам өчен ин әүвәл бөек көч—ышаныч кирәк. Безгә ул һәрчак юлдаш булса иде Хәерле Яна еллар һәммәгезгә!                                                      '

Равил ФӘЙЗУЛЛИН,

Татарстанны» халык шагыйре. Татарстан Фаннар академиясенең шарәфле академигы.