Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧӘЙНЕ ЧӘЙНЕГЕННӘН...

ЧӘЙНЕ ЧӘЙНЕГЕННӘН...

Илне Кытай тауарлары басып алды, жәмәгать! -Панасоник" дип күтәреп кайтасын —Кытайда эшләнгән магнитофон булып чыга. “Сименс" дигән чәйнек сатып аласын, анысы да “Мәде ин Чәйне"—ярлыгы төкерек белән ябыштырылган Кытай малы булып чыга.

Бер конне “Татар радиосьГн тынлап ятам—кытайча сөйли башлады бит! Мәйтәм, сарылар килеп тә җиттеләр ахрысы! Ул техник хата гына булгандыр дип әйтерләр беркатлы адәмнәр. Алай түгел! Телевизорны сүндереп йокларга ятасын, төнлә кинәт үзлегеннән кабынып китә, шәрә хатыннар күрсәтә башлый. Ә бит ул зәнтәр ящикне "Сания", ягъни япун техникасы дип юк акчага кредитка аласын. Монысын да начар сыйфат белән генә аңлатырга ярамый, жәмәгать! Шәрә кызлары кысык күзлеләр бит! Монда, агайне, сүз техника турында гына түгел. Тирәнрәк багарга кирәк бу идеология! Безнең халык, үзең беләсең, күк күкрәми—сәкедән күтәрелми Ә күкләр күкри, мин сиңа әйтим, ничек кенә әле! Кытайлар көннән-кон безгә якыная бара! Иртән эшкә барганда автобуска керәсен—почти барысы да кысык күзлеләр Син уенга борма. Имештер, день тяжелый, озакка сузылган бәйрәмнәрдән сон Яхшырак бак. тирәнрәк уйла! Ни өчен бөтен шәһәргә Кытай автобусларын китереп тутырдылар? Түрәләр зур откат алганнар дисеңме? Мин пракурур түгел, анысын белмим, тик бу кытай шаукымы икәне әллә кайдан күренеп тора

Соңгы вакытта бу гурыда еш уйлаганга күрә, йокылар качты Шул илгә бер барып кайтасы килә, әмма хезмәт хакым, агайне. Кытай автобусында йөрергә генә житә шул. Мәйтәм, үзләре безнең якларга килеп җиткәнче, бер барып күрәсе иде шул хикмәтле халыкны. Кытай бүген космоска чыкты, миллиард кешене ашата-эчертә. киендерә, нанимаешь. Яхшымы-начармы, бөтен дөньяны тауар белән тәэмин итеп тора. Әле бит әкәмәте шунда—илне коммунистлар житәкләп бара Без лә бит шул кызыл бишектән чыккан адәмнәр. Нишләп болар алга бара, ә без гел бер урышта таптанабыз? Шуңа да Кытайга бик тә барасы килә, жәмәгать Мина Кенәрие дә. Кершәвиле дә, башкасы да кирәкми! Безгә Кытай кирәк!

Кем әйтмешли, тавык төшенә тары керә, чүпли-чүпли тан ага. Күрәссн. еш кына Кытайны уйлап йөргәч, бер заман теш күрәм. Имештер. Пекинга барганмын Халык мыжлаган. Мине ниндидер зур кешеләр каршы ала. музейларда йөртәләр, рестораннарга алып керәләр, кыстый-кыстый бака итләрен ашаталар Ин соңыннан мәүзәлигә алып керәләр. Шунда бер гаҗәп хәл килеп чыкмасынмы ’ Мао жәсәде яныннан узганда ул ун күзен ачып: “Сәлам. Фәридун, котлыйм'—дип пышылдады һәм күзен тагын йомды Шактый гына шунда хәйранга калып басып торганмын икән Мине озатып йөргән кытай түрәләре бу хәлне күргәннәрдерме-юкмы. уянып, күземне ачып җибәрсәм, янымда хатын басып гора

— Йә. уян тизрәк, эшкә сонга каласын' Төне буе әллә нинди гелдә сөйләшеп, саташып чыктың!

Менә шул хәлләрдән соң. жәмәгать. күзгә бөтенләй Йокы керми башлады. Боек Маоның мине нәрсә белән котлаганын һич андый алмыйм Ләкин сизснәм. жәмәгать. бу халык белән шаяртырга ярамый. Кытай белән якынаерга кирәк Апа карап эш йөрткәндә, алар белән дуслашырга кирәк. Эшләр болай барса, тауарлары артыннан кытайлар тиз арада үзләре дә килеп җитәрләр, мөгаен Менә монда инде Мәүзи агайның нигә дип күз кысуын, котлавын аклый башлыйсын, жәмәгать' Димәк, ул чакта кытайларга минем кебек мөнәсәбәтле, күрәзәчән затлар каты урындыклы кызыл автобусларда гына йөрмәсләр' Лимузиннарга утырып, кәнәфиле кабинетларда ла эшләп карарбыз әле язган булса' Ә присмныйлагы кысык күзле матур кызлар «Чәйне» чәйнекләреннән тәмле чәйләр ясап бирерләр'

ТЕЛЕВИЗОРЫ ГЫНА БУЛСЫН!

Гажәп нәрсә—телевизор! Шуны уйлап табучыга һәйкәлләр куярга кирәк! Һәр тыкрыкта, һәр йортнын ишек алдында. Кайсыгызның нинди шөгыль белән шул хәтле мавыкканы бар?! Диванга чалкан ятып телевизор карый башласаң—көннең үткәнен генә түгел, таң атканын да сизми каласың!

Менә мине генә алыйк. Үсмер чактан бирле гел телевизор каршында. Кемнәрдер туфли туздырып, юкка үз-үзен кыздырып, вакыт уздырып кызлар артыннан чапкан чакта мин өйдә утырдым. Зәнгәр тартмадан Ленин. Чапай. Котовский. Пархоменко турында мавыктыргыч кинолар карап Әти-әни минем трай тибеп йөрмәвемә ифрат сөенәләр иде. Институт-фәләннәр белән кызыксынмагач, охранга урнашып эшли башладым. Берәүләр эш эзләгәндә хезмәт хакы, премия турында уйлыйлар.Ә мин эшне сайлаганда сакчылар бүлмәсенә куелган биш телевизорны күреп, телсез калдым. Эштә телевизор.өйдә телевизор—дөнья рәхәте. Ул арада әти- әни якты дөньядан китеп бардылар.урыннары җәннәттә булсын, ә мин күптәнге гадәтемә тугры калдым. Башкалар перестройка, демократия, базар шартлары, ваучер-маучер. чубайс-мубайс дип шау-гөр килеп саташып йөргән чорда, мин бу галәмәтләрдән ерак тордым Әйе. телевизордан бразил-мексиканнын мавыктыргыч сериалларын карап утырдым. Мина бандитлар, рэкетирлар килмәде: башка кешедә эшем булмады. Өйдән—хезмәткә, ә аннан туп-туры фатирыма. Телевизорым янына. Мин кемгә кирәк тә.мина кем кирәк?.. Хәер, танышлар арасында: “Өйлән, Гыймади. гомерлек буйдак булып каласын бит инде!"—диючеләр булгалады. ләкин мин телевизорны өзелеп яратуымны беркем белән дә уртаклашырга теләмәдем. Дөрес, минем дә кинолардагы шикелле гыйшык тотып, янып-көеп, Фернандолар. Доминголар шикелле мәхәббәткә баштин чумып карыйсым килде. Эштәге ашханә пешекчесе Сания сериалдагы Элизабетка ифрат дәрәҗәдә ошаганга күрә, бер кичне, өйләрне җыештырып, кич утырырга чакырган идем. Чәй эчеп, беркүпме гәпләшкәннән сон. ниһаять, күзебез телевизорга төште. Кунак кызына матур мәхәббәтләр күрсәтү нияте белән тартманы сериал каналына көйләп куйган идем Ә ул: “Әйдә татар җырларын тыңлыйбыз “дип “ТНВ" төймәсенә басты Ә анда нишләптер “Кәеф ничек?" тапшыруы урынына сакаллы атакайлар казанский икон-миконны күрсәтеп яталар.

— Бераз көтик инде.хәзер башлана!—дип ялварды Сания. Ә минем "Саташкан мәхәббәт" сериалы инде башланды. Какуй монда көтәргә?! Кыскасы, бик җитди каршылык килеп чыкты, агайне. Нәтиҗәдә кунак кызын тиз генә чыгарып җибәрергә туры килде. Шуның белән минем шашкан мәхәббәтем вәссәлам булды.

Шулай итеп, тормыш иске эзенә кайтып дәвам итте. Илдә ниндидер гыкычыпылар-мыпычыпылар телевизордан күренеп алды. Коммунистларны демократлар алыштырган икән. Мине алар усак башындагы карга оясы кебек кенә кызыксындырдылар. Чөнки ул дәвердә мин кабат "Санияле" булдым. Шундый исемле затлы япун телевизоры алып, сериалларны төсле сурәттә карый башладым. Менә, ичмасам, бәхет тек. бәхет! Житмәсә. мавыктыргыч та нәрсә инде шул Барбаралар. Изауралар тормышы! Ул арада татарлар суверенитет алып.аны югалтып та өлгергәннәр икән. Коточкыч инфляция, дефолт булган чорларда телевизордан йөз серияле Әмрикә киноларын күрсәттеләр. Мин санто-мантоларнын язмышы белән янып-көеп яшәгән дәвердә илдә президентлар алышынган, берничә тапкыр депутатлар сайланган икән. Урам себерүче Шиһап абзыйның әйткәне генә колагыма эленеп калган.

Бер көнне охран башлыгы Хәмит: “Син, Гимади Телевизорыч. пенсияңне оформить итәргә онытма тагын..."—дип искәртте.

Их. жегетләр. гомер узган да киткән икән! Дөнья мәшәкатьләрен куганнарга да, минем кебек мыштым яшәгәннәргә дә бер үк сукмак, бер үк язмыш. Әйе... Ахирәт Анда китәр алдыннан күпләр бик сызланалар, куркуга сабышалар икән. Ә мин андыйлардан түгел. Ник дисән. Харис энекәшкә алдан ук әйтеп куйдым: “Мине гүргә иңдергәндә әбәзәтелни аяк очына төсле телевизорымны төшереп куярга онытмагыз!. " Мина—шту бу дөнья, шту—тегесе! Телевизоры гына булсын!