Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ГАЛИМЕБЕЗ

Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 150 ел

 

Тагар халкынын горурлыгы булган һәм Кол Гали. Мохәммальяр Маула Колый Утыз Имәни. I Курса»!!. Ш Маржами. X Фәезханов. К Насыйри кебек маржаннар тезмәсен тулыландырып торучы гали зат. гаҗәеп кин карашлы, тирән энциклопедик белемле, милли тарихка һәм үз чорынын рухи тормышына караган бихисап күп хезмәтләр ижат иткән боек галим буларак. Ризаэддин Фәхрсдлин XIX йоз азагы—XX йоз башында татар әдәбияте. тарихы. Ислам дине, иҗтимагый фикер үсеше һәм рухи мәдәниятендә ин алдынгы урыннарнын берсен алып торды Анын шөһрәте илебез белән генә чикләнмичә, чит мәмләкәтләрдә дә. бигрәк тә Ислам дөньясында, кин таралды

Ризаэддин Фәхрсдлин 1859 елнын 4 гыйнварында (яна стиль белән 17 гыйнварда) хәзерге Татарстанның Әлмәт районы Кичү Чаты авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә Башлангыч белемне укымышлы әти-әнисеннән алганнан сон. аны 7 яшендә мәктәпкә укырга бирәләр. Кечкенә авылның кечкенә мәктәбе гаять акыллы малай өчен тар булганлыктан, озакламыйча аны күршедәге Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсенә укырга илтатәр Өлкән сыйныф укучысы булып җиткәч, тырыш һәм һәр нәрсә белән кызыксынучан Ризаэддин күп вакытын китаплар күчереп язу белән мавыга һәм шулай итеп, үзе очен бай гына китапханә дә туплый Мәдрәсәдә тагар теленнән башка гарәп, фарсы, торек телләрен җентекләп өйрәнә, бу өлкәдә дә зур уңышларга ирешә. Шулар остенә. инде өлкән яшьтәге шәкерт башлангыч сыйныф балаларына дәресләр бирә, беренче педагогик адымнарын ясый, балаларны әхлакый тәрбияләү эше белән мавыга һәм бу һонәре Ризаэддиннсн гомерлек юлдашына әйләнә

Гарәп, фарсы, торек телләрендәге китапларны күчергәндә, ул бу телләрдә иркен язарга да, сөйләшергә дә өйрәнә. Русчаны көнчыгыш телләре кебек камил бслмәсә дә. Ризаэддин мәшһүр рус галимнәре белән аралашырлык һәм тарихчыларының фәнни хезмәтләрен иркен файдаланырлык дәрәҗәгә житә.

Китаплар күчереп язганда, сәләтле шәкерт күп кенә акыл ияләренең. тарихчыларның иҗаты белән таныша, аларнын карашларын өйрәнә, фәнни алымнарын үзләштерә Анын шәкерт вакытында күчереп язган китаплары арасында Ш Мәрҗанинен мәшһүр “Мөстәфадел—әхбар ...” дигән тарихи хезмәте дә бар Боек мәгърифәтченең атаклы әсәрләрен уку һәм тикшерү булачак галимгә зур йогынты ясый Ш Мәрҗанинен фәлсәфи фикерләре алдынгы карашлы яшь шәкертнен иҗади фикер йөртә башлавына җитди этәргеч бирә. Олы замандашын күрү һәм. җае чыкса, танышу максаты белән дә. югары сыйныф шәкерте Ризаэддин 1886 елда татарник тарихи һәм мәдәни мәркәзе Казанга юл тота Егетнең хыялы тормышка аша ул гомере буе үзенең рухи остазы дип йөрткән боек зат белән танышып сөйләшә Очрашу анын күңелендә җуелмас эз. зур тәэсир калдыра Әүвәлге танышудан соң. Ризаэддин Казанда. Ill Мәржани өендә берничә тапкыр булып китә. Очрашуларның берсендә олуг галим ана ү зенен 1886 елда басылган “Әл—газбел—фураг вәл—маэз—залалән—нәкыигъ ли —гыйлләги рәвамсл—әбраз ли—әсрах шәрхе Жәлал" ("Жәлал аңлатмасын ачыклауга карага бик нык эчәсе килгәндә теләкне бастыру очен бирелгән саф һәм татлы су кебек дөрес фикерләр") исемле бер бик кыйммәтле китабының матбугатта басылып чыгар алдыннан үз кулы белән соңгы тапкыр төзәтүләр, искәрмәләр язган “сигнальный нөсхәсен бүләк итә һәм шушы гамәле белән фәндә тәүге адымнарын ясый башлаган Р Фәхреддингә гүя үзенен хәер-фатихасын бирә

Мәдрәсәдә гыйлем алуын төгәлләгәннән сон Р Фәхреддин җиң сызганып балалар укыта башлый һәм укыту эше барышында боек мәгърифәтче Ш Мәрҗанинен алдынгы укыту алымнарын куллана, тәрбия буенча бай тәҗрибә туплый Ләкин кин колачлы, әзерлекле егет мәдрәсәдә белем бирү белән генә чикләнми, анын иҗади
офыклары киңәйгәннән кинәя. анарда рухи дөньянын баи хәзинәсенә шәхси өлеш кертү омтылышы көчәя бара. Яшь галим фәнгә тартыла, ул схоластика киртәләрен җимереп, яңарышны, алга карап атлауны кыйбла итә. Үз каләменең көчен, сүзенең үтемлеген сизеп алгач. Ризаэддин иҗади эш белән мавыгып китә, күп кенә китаплар, мәкаләләр яза. татарның рухи тормышына караган язма чыганакларны җыя. аларны фәнни әйләнешкә кертеп, яна сулыш өрә. Р Фәхреддиннен артында бу бәрәкәтле эшчәнлеген һәрдаим хуплап-дәртләндереп торган рухи көч—Ш. Мәржани образы тора.

1887 елда Ризаэддин имамлыкка имтихан тота. Ул үз вазифасын җиренә җиткереп үтәүче кеше буларак, мәхәллә халкы арасында гына түгел, тирә-юньдә дә зур абруй казана Җәмәгатьчелек аны имам буларак кына түгел, байтак фәнни хезмәтләр иҗат иткән галим буларак та таный башлый, ихтирам итә. 1891 елда Р Фәхреддинне Уфага. Диния нәзаратенә казый итеп эшкә чакыралар. Ризаэддин шул ук елны Уфага күчеп китә. Дини мәркәздә, аның бай архивында эшләү Ризаэддин алдында чикләнмәгән иҗади мөмкинлекләр ача. Ул Диния нәзарәте архивында тупланган бихисап чыганакларны өйрәнә, барлый, аларнын күчермәләрен булдыра һәм фәнни әйләнешкә кертеп җибәрә

Уфада казыйлык вазифасын үтәгән чорда Ризаэддин Фәхреддин "Сәлимә яки гыйффәт" (1899), "Әсма" (1903) повестьләрен иҗат итеп бастыра. Шул ук елларда галим үзенең "Асар" (“Эзләр") дип исемләнгән атаклы био-библиографик хезмәте өстендә актив эшли. Бу гаҗәеп әсәр әле бүген дә тикшеренүчеләр тарафыннан тиешле бәһасын алганы юк “Асар" 1900 елдан алып 1908 елга кадәр Орынбурда (беренче китабы Казанда) 15 мәртәбә басылып чыга. Бергә тупланган очракта атар ике томны тәшкил итәр иде. Аларда Болгар чорыннан алып XX йөз башларынача Россиядәге мәшһүр ислам галимнәренең һәм дәүләт эшлеклеләренең. аларнын шәкертләренең, нәсел-нәсәбләренең тормышы һәм эшчәнлеге тасвирланган. "Асар’нын беренче томы 483 бит тәшкил итә. 666 шәхесне эченә ала, ә 572 биттән торган икенче томы 343 затны, ягъни барысы 1009 күренекле кешенең тормышын сурәтли. Ләкин бу томнар галимнең био-библиографик энциклопедия буларак төзергә ниятләнгән хезмәтләрнең бер өлеше генә әле. "Асар" ның 3 нче. 4 нче томнары әлегә басылмаган, ягъни кулъязма килеш Уфадагы Россия Фәннәр Академиясенең Урал фәнни үзәге Башкортстан бүлегенең Тарих, тел, әдәбият институты архивында саклана, үзенең тикшерүчесен һәм. әлбәттә инде, дөньяга чыгарылуын көтә.

Уфада эшләү дәверендә, болардан тыш. Ризаэддин Фәхреддин "Мөталәга". "Тәрбияле ана". “Тәрбияле бала". "Тәрбияле хатын". "Шәкертлек әдәпләре". "Адабе тәгълим" (“Укыту кагыйдәләре"). "Коръән вә тәбакать". “Гаилә". "Нәсыйхәт". "Мәшһүр хатыннар". "Исмәгыйль сәяхәте". "Ибне Рөшд" кебек тирән эчтәлекле, тәрбиягә. Ислам диненә, аерым шәхесләргә багышланган дистәләгән китабын дөньяга чыгара. Аларнын кайберләре 1917 елга кадәр хәтта унар, ундүртәр мәртәбә басыла, татар халкы рухи хәзинәсенең кыйммәтле асылташларына әверелә.

Ризаэддин Фәхреддин тормышында 1906 ел—текә борылыш ясаган чор. Даны бөтен Ислам дөньясына таралган галим һәм дин эшлеклесен атаклы алтын чыгаручы миллионерлар—бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевлар Орынбур шәһәренә чакыралар. Ризаэддин. казыйлыгын читкә куеп, баштанаяк ижат һәм мәгърифәтчелек эшенә кереп чума. Бай фәнни һәм педагогик тәҗрибә туплаган галим үзенен мөгаллимлек һөнәрен янартып җибәрә, аннары берничә ел дәвамында татарның атаклы мәдрәсәсе "Хөсәения"не җитәкли, аны юлга салуга зур көч куя Р. Фәхреддин “Шура" журналының башыннан алып сонгы санына чаклы (1908—1918) алыштыргысыз мөхәррире була һәм бар көчен, белемен, оештыру сәләтен халыкны агарту эшенә сарыф итә.

"Шура" журналы битләрендә дә кин колачлы галимнең төрле темаларга багышланган 700 дән артык мәкаләсе дөнья күрә. Ризаэддин Фәхреддин Уфа һәм Орынбур чорында, янә 100 томга якын зур күләмле хезмәтләр яза. әмма үзе исән вакытта аларны бастырып чыгара алмый кала. Шуларнын 40 томы (әле тагын 2 том кулъязмасы табылган дип ишеттем. Аллага шөкер' ) Уфада. 24 томы Санкт- Петербургта саклана. Аянычка күрә. 20—30 томы Уфанын Диния нәзарәтеннән каядыр китеп югалган икән. Бу казанын очы 1911 елга ук барып төртелә. Шушы елнын 12 февралендә галимнен фатирына полиция басып кереп, тентү ясый. "Асар’ нын матбугатка әзерләп куелган 3 нче томын. "Шура" журналы өчен дип язылган бик күп мәкаләләрен, башка кыйммәтле язмаларын конфискацияли, ике ат йөге
кулъязмаларын төяп алып чыгып китә. Хакимият бусагаларын бик озак таптаганнан сон. Ризаэддин Фәхреддин Асар нын 3 нче томы кулъязмасын кайтарып алуга ирешә, ләкин калган материаллары эзсез югала.

Күп кенә шәркый телләрне ана теле кебек белгән Р Фәхреддин Уфа. Орынбур. Казан гыйльми дөньясы белән генә чикләнә алмый, әлбәттә. Ул үзен колониализмга каршы көрәшче дип таныткан Петербург университеты профессоры Жәмаледлин Әфгани. Россия академиклары А Н Самойлович. В В Бартольд И Ю Крачковский һәм кайбер чит мәмләкәтләрнен байтак галимнәре белән дә таныш була, дтар белән ижади элемтәдә тора. Русия һәм мөселман илләре галимнәреннән тыш. Ризаэддин Фәхреддин АКШ. Германия. Франция. Испания Канада. Япония Кытай. Скандинавия һәм башка илләрнең галимнәре белән языша, уртак фәнни проблемалар чишәргә омтыла. Бу гамәлләре өчен тынгысыз галим үз илендә төрле эзәрлекләүләргә юлыга.

1917 елнын маенда Мәскәүдә мөселманнарның Бөтенрусия корылтаенда Ризаэддин Фәхреддиннс кабат Диния нәзарәтенә казый итеп сайлыйлар Шу нын нәтижәсе буларак. Ризаэддин Фәхреддин 1918 елнын башында Орынбурдан тагын Уфа шәһәренә күчеп килә. Уфа шәһәрендә бераз казый булып торгач. 1921 елнын декабрендә Галимхан Баруди вафат булганнан сон. ул башта мофти вазифасын башкаручы итеп, ә 1922 елдан мөфти булып эшли башлый Совет властенен дингә карата үткәрелгән кырыс сәясәте олуг дин әһеленең ижади һәм гамәли мөмкинлекләрен чикли Ләкин, шуңа да карамастан, ул мөфтилек вазифасыннан бушаган һәр сәгатен гыйлем, фән юлына сарыф итә. Диния нәзарәте архивын яңадан җентекләп күздән кичерә, рәткә сала, дөньякүләм әһәмияткә ия тарихи хезмәтләрен язуын дәвам иттерә

Бихисап күп чыганакларны өйрәнеп. Ризаэддин Фәхреддин үтә дә әһәмиятле “Болгар тарихы" дигән зур күләмле хезмәтен яза Ләкин зур-зур ике кисәктән торган бу әсәрнең беренче кисәге ниндидер сәбәпләр аркасында юкка чыккан

1925 елнын сентябрендә Ризаэддин Фәхреддин. СССР Фәннәр Академиясенең Президиумы чакыруы буенча, Фәннәр академиясенең 200 еллык юбилеенда Шәрыкне өйрәнүче мәшһүр галим буларак, ин хөрмәтле кунак сыйфатында катнаша Рн за зддин Фәхреддин 1926 елда Согуд Гарәбстаиына. Мәккәгә—Бөтендөнья мөселманнары Конгрессына бара, анда аны Конгрессның рәистәше итеп сайлыйлар. Мофти һәм галим Конгресста саф гарәп телендә зур чыгыш ясый һәм бер атна дәвамында Конгресс эше белән җитәкчелек итә. Аны олуг хөрмәт күрсәтү йөзеннән. Согуд Гарәбстаны короле дә кабул итә.

Бар сәламәтлеген, ижади омтылышларын халкыбызның бай мәдәни мирасын өйрәнүгә, пропагандалауга багышлаган галим, гомеренең сонгы елларында язмышның кырыс сынавына дучар ителә. Матди мөмкинлекләре кысылганнан-кысыла баруына, гаиләсенең ишле булуына карамастан, аннан салым өстенә салым тү гәтатәр. төрлечә басым ясыйлар, акчасыз, аш-сусыз утырырга мәжбүр итәләр Үзен һәм гаиләсен ач үлемнән саклап калу өчен, ул "дөнья бәһасенә торырлык" китапларын бик арзан бәягә сатып җибәрергә мәжбүр була, шуның аркасында көчле рухи газаплар кичерә

Халыкара абруйга ия булган галимгә кулъязма хезмәтләрен Вена Фәннәр Академиясенә сатуын сорап берничә мәртәбә мөрәҗәгать итәләр . 1әкин халенен аяныч булуына карамастан. Ризаэддин Фәхреддин бу юлга басмый, ватанының патриоты булып кала. Үзенең күп еллык иҗат җимешләренең бер өлешен генә булса да саклап калу өчен. ул. Шәрыкне өйрәнүче галим, академик А Н Самойловичнын үтенечен унай кабул итә. кулъязмаларының берничә томын СССР Фәннәр Академиясенең көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград бүлеге архивына тапшыра Алар бүген дә. Ризаэддин Фәхреддиннен мирасы буларак, шунда сакланалар

Энциклопедик белем иясе Ризаэддин Фәхреддин 1936 елнын 12 апрелендә яшендә Уфа шәһәрендә вафат була һәм шундагы татар зиратына җирләнә

Ризаэддин Фәхреддиннен нинди тарихчы булуын, тарих фәненә бу лган олы һәм изге мөнәсәбәтен күрсәтер өчен анын 1993 елла “Болгар вә Казан төрекләре исеме белән Казанда басылган китабына тукталып үтү дә җитәр дип саныйм

Бу китапка кергән сәяхәтнамәләрнең ин борынгысы һәм ин әһәмиятлеге булып Әхмәд Ибне Фазланнын Борынгы Болгар дәүләтенә сәяхәтнамәсе санала Ул ку гывма рәвешендә Россия Фәннәр Академиясе Урал фәнни үзәгенен Башкортстан Гарих тел. әдәбият институты архивында саклана X гасыр башында яшәгән борынгы бабаларыбызнын тарихын, этнографиясен, рухи мәдәниятен өйрәнү өчен дөньяда
бердәнбер булып сакланып калган бу кыйммәтле язма чыганакнын урыны да түрдән булырга тиеш Әлеге сәяхәтнамә—Болгар дәүләтенен падишаһы Алмыш Шәлеки улының үтенече белән Багдад хәлифәсе Әл-Мөкътәдир биллаһ тарафыннан Борынгы Болгарга Ислам динен өйрәтү һәм мәчетләр салдыру, шулай ук кальгалар төзетү өчен җибәрелгән илчелектә җаваплы сәркәтиб вазифасын башкаручы мәшһүр гарәп галиме, сәяхәтче, тарихчы, язучы Әхмәд Ибне Фазланнын юлъязмасы Ул әлеге сәфәрендә Багдадтан чыгып киткән көннән башлап Болгар дәүләтенә килеп җиткәнче нинди мәмләкәтләр аркылы үтеп килгәнен, ниләр күргәнен һәм ниләр ишеткәнен язып калдыра.

Китапка кертелгән әсәрләрнең тагын берсе “Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте” дип атала. Ибне Баттута—XIҮ гасырда яшәгән һәм сәяхәт иткән, сәяхәте вакытында Болгар мәмләкәтенә дә килеп чыккан мәшһүр гарәп сәяхәтчесе. Бу әсәр XIҮ гасырнын беренче яртысында Идел буенда урнашкан Алтын Урда ханлыгының. Дәште Кыпчак далаларының ничек яшәвен күз алдына китереп бастыра. Әгәр Ибне Баттута узган юлны картага төшерсәң, аның гаҗәеп күп җирләрдә йөргәнлеген күреп булыр иде. География һәм тарих фәннәренә бөтен гомерен багышлаган һәм мөселман илләрен бер башыннан икенче башына кадәр йөреп чыккан Ибне Баттутанын исеме борынгы гарәп китапларында телгә алынмавына Ризаэддин Фәхреддин бик гаҗәпләнә. Аның исемен һәм сәяхәтнамәсен дөньяга таратучылар—европалылар, ягъни фрәнкләр—булуын ассызыклап күрсәтә.

Бу зур күләмле сәяхәтнамә белән танышкач, үз халкының тарихын өйрәнү эшенә бөтен гомерен багышлаган Ризаэддин Фәхреддинне бер нәрсә борчый, ул да булса— Ибне Баттутанын Дәште Кыпчакта һәм Болгар дәүләтендә кайсы елларда йөрүе. Галим моның бик әһәмиятле булуын әйтә, ләкин сәяхәтнамәнең үзендә моңа ачык җавап табылмавына һәм сәяхәтченең бу җирләрдә йөргән елларын үзе сөйләмәвенә көенә. Әмма, игътибар беләнрәк карагач, ул Ибне Баттутанын Дәште Кыпчак һәм Болгарда һиҗри белән 734. милади белән 1333 елда йөргәнлеген исәпләп чыгара.

Ризаэддин Фәхреддин бу сәяхәтнамәдә дә бит саен бик күп аңлатмалар, искәрмәләр, төзәтмәләр биреп бара һәм андагы төрлелекләргә пошынып, Ибне Баттута тарафыннан сөйләнгән кайбер вакыйгаларның дөрес булуына шикләнә. Әмма мондый кыйммәтле тарихи чыганакнын әлегә кадәр тәрҗемә ителми торуына аның йөрәге дә әрни.

Сәяхәтнамә башка исемдә булса да. Ризаэддин Фәхреддин аны үзенчә үзгәртә һәм китапка "Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте" дигән исем куя. Укучыны сәяхәт юлыннан, эзлеклелек һәм мәгънә ягыннан читкә җибәрмәс өчен әсәрнен структурасын да үзенчә төзи.

Ибне Баттутаның бу сәяхәтнамәсе—халкыбызның борынгы тарихын, Алтын Урда чорын күз алдына китерер өчен һәм. әлбәттә, өйрәнер өчен гаять кыйммәтле чыганак булып тора. Ризаэддин Фәхреддиннең аны тәрҗемә итеп бастырып чыгаруы да очраклы гына хәл түгел. Ул моны бик зур тарихи бушлыкны аз гына булса да тулыландыру максатыннан чыгып эшли һәм шунын белән тарих фәненә зур өлеш кертә...

Ризаэддин Фәхреддиннең рухи остазы Ш. Мәрҗанигә мөнәсәбәте турында алда бераз әйтелгән иде инде. Яшь галим мәшһүр Ш Мәрҗанигә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен ана багышлап язган язмаларында ачык белдерә.

1880 елда Ш Мәрҗани хаж сәфәренә юнәлә һәм үзе өчен кызыклы бар нәрсәне язып барып, юлъязма туплый. Ш Мәрҗанигә олы хөрмәт йөзеннән. Ризаэддин Фәхреддин әлеге гаять кызыклы кулъязма чыганакны 1897 елда “Рихләтел-Мәржани” исеме белән бастырып чыгара. Бу китапны ул бик җентекләп әзерли, анда китерелгән мәгълүматларны күпсанлы белешмәләрдән һәм географик карталардан тикшереп ачыклый Гадәтенчә, бу сәяхәтнамәдә дә Ш Мәрҗани фикерен һәм мәгълүматларын тулыландыру яки ачыклау өчен күпсанлы искәрмәләр биреп бара

Ризаэддин Фәхреддиннең сәяхәтнамәләр белән мавыгуы очраклы хәл түгел. Ул яшьтән үк шундый китаплар укырга ярата, укыган китапларыннан үзе кызыксынган һәм кирәксенгән урыннарын аерым дәфтәрләргә күчереп ала торган була. Еллар үткәч, аларны үзенен фәнни хезмәтләрен язганда файдалана.

Ризаэддин Фәхреддин Ш. Мәржанинен * Мөстәфадел-әхбар...” китабы үрнәгендә үзенен Юаныч исемле 1200 битлек китабын яза. Анын чын мәгънәсендә күпкырлы галим булуына ышаныр өчен, биредә ул күгәргән мәсьәләләрне атап чыгу да җитә:
әхлак, тәрбия, тормыш-көнкүреш, гаилә, никах, дуслык, дошманлык, сугыш, тынычлык, хөкүмәт һәм анын җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре. борынгы һәм бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет вә мәркәз шәһәрләре исемлеге (алфавит тәртибендә), суд эшләре (казый турындагы мәзәкләр белән), коллык, хөррият, шагыйрьләребезнен жыр һәм шигырьләре (халык җырлары) зыяфәт-туй. кунак булу кунак итү. ашау-эчү әдәпләре, тәмәке, һәм аракынын зыяны, яхшы холыклар, бозык һәм яман холыклар, милләт, миллият. фәлсәфә һәм анын тарихы һ б

1922 елда Ризаэддин Фәхреддинне мөфти итеп билгеләүләре турында алда әйтелгән иде инде. Бу вазифаны башкару чорында ул рәсми эштән калган вакытын бөтенләе белән фәнгә багышлый. Монда эшләве ана Диния нәзарәтендә тупланган архивны өйрәнү мөмкинлеге бирә Ләкин В И. Ленин вафатыннан сон илдә дингә каршы сугыш игълан ителә һәм мәчетләрдә, чиркәүләрдә ябыла башлый. Бу шаукым Диния нәзарәтенә дә килеп тия. Сталин сәясәтен тормышка ашыручы урыннардагы түрәләр “дингә каршы көрәш" исеме астында. Диния нәзарәте ачылганнан алып, ягъни 1789 слнын 4 декабреннән башлап 1917 елга кадәр җыйналган һәм халкыбыз тарихында бәяләп бетергесез зур әһәмияткә ия булган кыйммәтле тарихи документларны, язмаларны саклаучы архив бинасын кичекмәстән бушатырга ашыгыч фәрман чыгаралар Ризаэддин Фәхреддин кайларга гына бармый, кемнәргә генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итми. Ләкин бернигә дә ирешә алмый Шуннан сон ул 1925 слнын II январенда "Уфа шәһәрендә губернский исполнительный комитетка сайланган котлуг татар егетләренә һәм. гомумән, эш башында торучы иптәшләргә ачык мәктүб" белән мөрәҗәгать итә. 18 биттән торган “ачык хатында" ул тирән борчылып һәм күпсанлы дәлилләр китереп, бу кадәр бай тарихи чыганакларны саклап калырга кирәклеге, аларнын халкыбыз тарихын өйрәнү өчен биниһая мөһим булулары турында я за Шулай итеп. Ризаэддин Фәхреддин Диния нәзарәтенен архивын бөтенләйгә юкка чыгудан саклап кала Монын өчен күпме көч. күпме тырышлык кирәк була

Ризаэддин Фәхреддин һәр мөэмин-мөселман өчен канун буларак үтәлергә тиешле Ислам диненә, башкалардан аермалы буларак, галим буларак, фән күзлегеннән чыгып карый Анын өчен Ислам дине гади, бер төрле карашлар тупланмасы гына түгел, ә бик җитди, ныклап өйрәнелергә тиешле һәм олуг игътибарга лаеклы зур бер фән өлкәсе дә булып тора. Шуна күрә. Ислам диненә кагылышлы бер генә мәгълүмат та аның игътибарыннан читтә калмый

Ризаэддин Фәхреддин дингә кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып. Әдәп. Әхлак. Шәфкать, Мөрәүвәт. Изгелек. Итагатьлелек. Кешелеклелек. Намус Сафлык. Пакьлек, Гаделлек. Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчатәрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы итеп карый. Бу анын. дин әһеле булу өстенә. чын галим икәнлеген дә күрсәтеп тора.

Ризаэддин Фәхреддин яшьтән үк укыту-тәрбия эшенә бирелә һәм гомере буена ана тугры кала. Тәрбиягә, әдәп-әхлак мәсьәләләренә багышлап бик күп китаплар бастыра Әле кулъязма хәлендә сакланып, матбугатта басылмыйча үз чиратын көтеп ятучы язмалары да мәшһүр галимебезнең әхлакый мәсьәләләребезгә нинди зур игътибар бирүен күрсәтә Югарыда телгә алынган "Юаныч” исемле китабындагы Зыяфәт, ягъни кунакчыллык һәм туй". Ашау-эчү" дип аталган бүлекләр шулай ук зур әһәмияткә ия Чөнки ул бирелә бүген инде күбесе онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр кунак кабул итү һәм аны сыйлау әдәпләре, тәмәкенсн кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, исерткеч эчүнең зарары, исерткеч эчүдән котылу чаралары, исерткеч эчү аркасында килеп чыккан кайбер гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган башка бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бирә Жәмгыятебез әхлакый яктан шактый бозылу нәтиҗәсендә “әхлак" дигән югары төшенчә Ризаэддин Фәхреддин аңлаган дәрәҗәдән бик күпкә түбән төшеп, әхлакый һатакәт чигенә килеп җиткән бүгенге көнлә бу язмаларнын әһәмияте бигрәк тә зур

Әнвәр ХӘЙРИ.

Татарстанның атказанган фән зшлекәесе.

Россиянең һәм Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре