БЕРЕНЧЕ ШИГЫРЬ КҮК БАЛАЧАК...

ИСТӘЛЕКЛӘР

  1. Ысбирлаудан кайтканда

Бер-ике ел үткәч, сату-алуга бәйле тагын бер вакыйга булды. Ул елны мин унны бетердем. Имтиханнар тапшырылган, барысы да “бишле”. Мәктәп директоры мина алтын медаль алып кайту өчен Уфага китте. Күнел күтәренке. Очынып кына йөрим.

Беркөнне ничектер Рәшидәне очраттым. Ул да минем белән унны бетерде Без анын белән дус кына. Тормышлары авыр. Янавылнын жобанай ягында үз йортлары белән тора. Этәсе юк. Инәсе дә тагын кемнәредер белән тора. Инәсе базарда сату-алу белән дә шөгыльләнә бугай. Ул елларда Янавылда сату-алу белән шөгыльләнмәгән кеше булмагандыр да, мөгаен. Ачтан үлмәс өчен берәүләр ничектер юнәтеп станциядә узып баручы солдатларга, пассажирларга бәрәнге кәлжемәсе, икенче берәүләр кәгазь калынлыгы көлчә саталар. Юк кына нәрсәне дә кеше акчага, ахыр чиктә үзе өчен азыкка әйләндерергә тырыша. Аларны гадәттә “эспикүлән” дип атыйлар. Алар арасында чын эспикүләне күпме булгандыр, әйтеп булмый. Вак-төякне авыш-түеш китереп, төн йокыларын калдырып тамак артыннан куган андый эспикүләннәр белән чагыштырып булмас дәрәжәдәге ата спекулянтлар да аз булмады ул елларда. Андыйлар базар, станция таптамады. Андыйлар жылы, дәрәжәле урыннарда утырдылар.

Очрашкач, Рәшидә әйтә, әйдә Ысбирлауга карагат алып барабыз, ди. Карагат, ягъни, китапча, карлыган. Хәзер карагат вакыты. Бездә аннан күп җимеш тә юк. Базар тулы кара карагат, кызыл карагат. Мин риза булдым. Шундук жыена да башладык.

Сарапулга караганда Ысбирлау әллә кайда. Яңавылдан дүрт йөз кырык чакрым чамасы бугай. Сарапулга барган кебек, анда көнен генә барып кайтып булмый. Бару өчен кимендә унике-унөч сәгать китә. Кайтырга тагын шулай. Минем әле анда кадәр барганым юк. Шулай да бер китеп бара яздым.

Янавыл читендә, Бүә ягында, тигез жирдә колхоз фермасы сыман каралтылар бар. Аны “Заготскот” дип йөртәләр. Авыллардан, күрше район­нардан дәүләткә тапшырылган аяклы малны шунда куып киләләр дә, төрле ит комбинатларына озаталар. Тапшырылган малны гадәттә вагоннарга төяп озаталар Озатырга тиешләр, ләкин вагоннар булмаганлыктан көтү- көтү малны бик ерак шәһәрләргә куалап алып баралар. Янавылдан малны

Ддвамы. Башы 10 санда.

 

Ысбирлауга да җибәрәләр Ләкин анда алар вагонда бара.Вагоннарда мал карап бару өчен - Заготскотка кеше кирәк икән Бардым, белештем Алабыз . диделәр. Тик вагон килгәнче көтүгә чыгарга куштылар Мин монда сарык, сыер гынадыр дип уйлаган идем Мине дунгыз көтәргә куштылар. Иртә таңнан алып кичкә кадәр йөрдем. Ашау-эчү юк Ачлыктан күзләр эчкә батты, аяк атлар хәл калмады. Кич бер кило эпи үлчәп бирделәр Үземә тиешле эпине куенга кыстырдым да. кайтып киттем Икенче көнне бармадым Шакшы дунгыз булгач, инәкәйнен дә җибәрәсе килмәде Шулай итеп, ул чакта Ысбирлауны күреп булмады

Бу юлы эш пешәргә тиеш. Рәшидәнен барганы бар. Ул юлны белә Шулай. Янавылда очсызга гына күп итеп карагат алабыз. Ысбирлауда ике- өч бәягә сатабыз! Анда карагатның күпме торганын без. билгеле, белмибез Белмәсәк тә ис китмәгән—анда һәрвакыт кыйбат була. Ул як—ач як Иткә, майга, онга эшчеләре үзләре килә. Сатулашып та тормыйлар, бәрәләр дә алалар. Эшчедә акча күп. Акча ул бездә генә юк Шулай да минем Казанга укырга китсәм дип бик тырышып җыйган күпмедер акчам бар Шул акчага стаканын унбишәр сумнан күпмедер карагат алдым. Күп булды, авыр булды ул карагат Фанер чемодан тулды. Чемоданны бау белән уратып бәйләдем дә, сөйләшенгән вакытка, сөйләшенгән поездга станциягә төштем

Киттек без ничектер эләгеп. Билет-мазар алу юк. Кассага якын барырлык түгел. Без анда бармыйбыз да. Билет өчен акча да түләргә кирәк бит әле Вагоннын арткы ягына чыгабыз да баскычка сикереп менәбез Аннан сон ике вагон арасына кереп басасын, йә булмаса баскычтан түбәгә үк менеп китәсен. Ул вакыттагы пассажир вагоннары хәзерге кебек түгел иле Вагоннарнын һәр ике башында, ике якта тышка чыгып торган баскычы, баскычның ике ягында тоткасы була. Вагон аралары ачык, вагон башларында түбәгә менү өчен озын гына баскыч бар Һәр вагоннын өстендә бак сыман ниндидер тартмасы бар. Капчыгыңны, чемоданыңны өстерәп менә шунда менеп китәсен дә, бик уңайлы бак өстенә менеп утырасын Әгәр бак өсте буш булса, билгеле. Анда жил дә артык кочле түгел, утырып карап баруы да күңелле Кайчагында түбә өстенә үк үрмәлисен Түбәдән кыска гына булып вентиляция торбалары чыгып тора. Вагон түбәсендә йөгереп йөрергә, биеп барырга, ятып йокларга була. Тик шунысы яман—түбә өсте идән кебек тигез түгел.—дугасыман уртадан кабарып тора Кызу барганда вагонны бик каты селкетә, як-якка чайкалдыра. Алай-болай янгыр ява башласа, түбә юешләнсә, бетте—жинел генә түбәдән шуып төшеп калуынны көт тә тор. Түбәдә баруның тагын бер кыен ягы бар—Янавылдан Ысбирлауга житкәнче поезд күпмедер туннельләр, күперләр аша уза Күпернен есте тимер челтәрле Туннельнен дә биеклеге фәлән метр гына. Түбәдә барганда онытылып аягүрә бассаң, эш харап. Безнең якта андый хәлләр булгалый Үз күзем белән күргәнем бар: Янавылда туктаган бер поезддан мангае бәрелеп тишелгән бер җегетне алып төштеләр. Вагон түбәсендә барган булган Зәнгәр майкалы, аксыл чәчле. Чәчен жил селкетә, мангае канга баткан

Билгеле инде, пассажир булган кеше түбәдә түгел, вагон эчендә утырып барырга тиеш. Анда жылырак. куркынычсызрак Ләкин анда усал проводник, аннан да усалрак билет тикшерүче була Вагонга керергә ниятләсәң, ничектер менә шулар күзенә күренмәскә кирәк Монын өчен бераз җир тышта—баскычта барасын да. вагон эчендәге ыгы-зыгы басылгач, шыпырт кына тамбурга керәсең, тамбурдан вагон эченә үтеп китәсен Кайчагында проводник ишекләрне эчтән бикләп куя Ләкин без аннан гына курыкмыйбыз. Бездә ачкыч бар Аны тимерчедән, слесарьдан ясатып аласын. Ачабыз да керәбез. Кайчагында вагон эчендә утырып барырлык

 

кына буш урын була. Тиз генә шуңа барып утырасын да. түземсезлек белән тикшерүче килгәнне көтә башлыйсын. Өстә, беренче кат сәндерәдә буш урын булса, анысы инде тагын да яхшырак. Менеп ятасын да. үз станцияңә житкәнче йоклыйсын ләззәтләнеп. Кайчагында контролер күрми дә узып китә яисә күрмәмешкә салына. Проводник күрсә, тиргәшә, шулай да сине кызу барган поезддан беркем төшереп калдырмый.

Кичтән утырып киттек тә, икенче көнне иртән барып та төштек без Ысбирлауга. Авыр чемоданны көчкә күтәреп ниндидер трамвайга утырдык та "Уралмаш’' дигән якка киттек. Ин яхшы базар шунда имеш. Йортлар биек, урамда асфальт. Шау-шу. Машиналар, трамвайлар. Бу инде сиңа Сарапул гына түгел. Базарлары да шәп. Сатучылар әйберләрен куеп сатсын өчен такта өстәлләр ясалган. Янгыр тимәсен өчен баш өстендә түба, халкы да күп. Адым саен татар очрый. Очрамыйча, безнен якның ярты халкы шушында лабаса.

Базарда бушрак урын сайлап алдык та. чемоданнарны ачып жибәрдек тә, шаулатып сату эшенә тотындык, тотындык дип... Карагатка кытлык юк икән. Каяндыр китереп тутырганнар. Аларныкы эрерәк тә, әйбәтрәк тә. Безнеке поездда анда-монда бәргәләнеп килә-килә, бөтен карагат изелеп беткән. Стаканына егерме-егерме биш тәнкә сорап караган идек— борылып караучы да юк. Шуннан башкаларның күпмегә сатуына колак сала башладык. Баксан, унбиштән артыкка сатучы да юк икән! Карагатны кичкә кадәр базар беткәнче, көч-хәл белән сатып жибәрдек. Стаканын унбиштән, ундүрттән. Жинелэеп калган чемоданнарны күтәрдек тә вокзалга киттек. Ул арада карангы төште. Тәртип монда катырак. Адым саен дигәндәй милиционер тора. Билетсыз кешеләрне перронга да кертмиләр. Ничек итсәк иттек, перронга кердек тә Яңавыл ягына бара торган ниндидер поездга эләктек тә. киттек кайтып.

Бу юлы вагон эченә кереп булмады. Кая карама—безнең ише билетсыз ярлы-ябагай. Түбәгә үрмәләргә туры килде. Ләкин анда да кеше дә кеше. Кайсы утырып бара, кайсы ятып бара. Без да шунда буш урын таптык та, вентиляция торбасы янына бөгәрләнеп яттык. Буш чемоданны баш астына куйдым.

Урал ягында жәй көне дә төннәр бик салкын була. Берничә мәртәбә төнге суыкка түзә алмыйча уянып-уянып киттем. Уянгач, күзне ачып әле анда, әле монда каранам. Тирә-якта текә таулар, күлләр, яшькелт арыш басулары күренеп кала. Бездә инде күптән уракка төштеләр. Аннары шул: төне буе вагон түбәсендә дөбер-шатыр кемнәрдер ары-бире чабып йөрде Ничек курыкмыйлар икән вагон түбәсендә йөгереп йөрергә? Йокы аралаш шул турыда уйланып, борчылып яттым.

Күпмедер вакыттан сон түбә өстендә чабып йөрү тынып калды. Бары тик вагон як-якка селкенә дә паровоз кычкырып-кычкырып куя һәм, яңгыр кебек күмер тузаны коеп, туктаусыз алга ыргыла. Борылышларда нәрсәдер бик каты шыгырдый. Анын ачы тавышыннан йокылар ачылып китә. Шул ук вакытта вагон түбәсе бик каты янтая. Үзеңнен аска таба ычкына башлавыңны тоеп, шундук вентиляция торбасына тотынасын, урыныннан шуышкан чемоданнарыңны рәтләп куясың.

Менә без куркыныч туннельләрне дә уздык. Чернушканы да уздык. Янавылга якыная башладык. Көн яктырган. Кояш чыгып килә. Шул чакны чемоданга күз төште. Нишләптер капкачы ачылган, бәргәләнеп бара. Туктале. нишләп сон аның аркылы бавы ... өзелгәнме, киселгәнме дигәндәй? Әйе, киселгән. Кискәннәр! Нидер сизенеп, мин шундук куен кесәсенә тыгылдым. Кесә буш. Җилләр искән!

 

мвтачв шигырь күк балачак.______________

Акчаны алдырып кайткан өчен инәкәй ачуланмады, сөенде генә. “Ярый әле үзен исән калгансың. шунысына шөкер”,-диде Шөкер булмыйча!

  1. Мулла җиңгәй

Ул елларда сату-алуга кагылышлы тагын бер вакыйга булды. Утыз тугыздамы, кырыктамы, беренче мәртәбә бездә күп балалы аналарга дәүләт акчалата ярдәм итә башлады. Вәрәш очындагы Фәритләрнең жиле балалары бар иде. Аларга күпмедер акча килде. Авыл халкының, күрше-күләннең исе китте. Күктән төшкән акчага Фәритнен әтәсе-инәсе балаларына кием- салым алдылар. Моңарчы өсләреннән сәләмә төшмәгән балалар—Фәритнен туганнары ор-янадан киенделәр. Буй җиткән олы кыхтары Вәсимәнең чәчләрен көдрәләтеп, киенеп-ясанып, көяхтәнеп йөрүе истә калган.

Шулай куанып кына яшәп ятканда боларга көтмәгәндә кара кайгы килде, ни сәбәптәндер, аналары үлеп китте Жиде бала өелешеп ятим калды Күпмедер вакыттан сон Фәритнен әтәсе Вайжады авылыннан жиде балага яна инә алып кайтты Яна инә ире үлгән тол хатын була Бу чатын Фәритнен үлгән инәсенә туган тиешле икән. Алай гына да түгел, Фәритнен яна инәсе кайсыдыр ягы белән безнекеләргә дә туган имеш Дөресрәге, ул безнекеләргә килен булган, ахрысы Яшәби дә, инәкәи белән апа да аны "мулла җингәй” дип йөртәләр. Чын исеме хәтердә калмаган. Мулла жингәйнен Вайҗадыдагы үлгән ире “шәкерт абзый" булган Шәкерт абзый исә "әбзәбинен” улы була. Әбзәби кем дигәндә, абзәби ул инәкәйнең инәсенен бертуган апасымы, сенлесеме. Шәкерт абзый, шулай итеп, яшәбиләрнен, инәкәйләрнең туганнан туган агалары булып чьи а

Әбзәби элек безгә бик еш килә торган иде. Ул. ахрысы. Вайжады мулласынын хатыны булган. Шуна күрә безнекеләр аны әбзәби дип йөрткәннәр дә. Илнең асты-өскә килеп байларга, муллаларга көн беткәч, безнен Вайжады әбзәбиләрне дә пыр туздыралар. Төгәлен генә әйтә алмыйм, әбзәбинен ирен нишләткәннәрдер—сөрделәр микән, үз үлеме белән үлде микән Әбзәбинен ул “шәкерт абзый” үз үлеме белән үлгән. Берзаман өйдә килен белән әбзәби генә торып кала. “Мулла жингәй" муллаларга карага мөнәсәбәтнең ничегрәк булганын бик яхшы күреп тора һәм көннәрдән бер көнне, каинанасын өеннән куалап чыгара да, булган бар байлыкны үзенә ала. Инәкәйләр әледән-але пышылдап, шомланып, кайгырышып сөйләнәләр иде кыш көннәрендә әбзәби ялан аяк, ялан өс дигәндәй кешедән кешегә кереп туенып йөргән Шундый кыен чакларында безгә дә килеп чыккан. Бездә ул озак кына торып киткәли торган иде. Безгә анын бернинди зыяны тигәнен хәтерләмим Бик ягымлы, хәтта әдәпле һәм укымышлы бер кортка иде у i Ике сүзнен берендә "бәбкәйләрем" дияр, көйләп кенә сөйләнер. Нишләптер анын шул еш кабатланган “бәбкәйләрем”е ачуны китерә торган иде. Хәреф танырга инәкәи менә шул әбзәбидән өйрәнгән. Ваижадыда Әбзәби бәбкәләренә -кыз балаларга сабак укыткан. Гомеренең ахырын менә шулай хурлыклы уздыра. Безнекеләрнен әйтүләренә караганда, әбзәби акылдан шашып у лә

Көтмәгәндә безнен авылга, безнен очка "мулла жингәй" килен булып төшкәч, безнекеләр ничектер йомылыбрак калдылар Алар, билгеле, яна киленне яратмаганнар. Ярата алмаганнар Үзара сөйләшкәндә элеккечә “мулла жингәй" дисәләр дә. бик ачулары килгәндә “корткыч кебек сүзләр күбрәк кулланыла башлады Корткыч мулла жингәй Вәрәш очка килен булып төшкәч. Фәритләрнең хуҗалыгын тулысымча уз ку нана ала Ул арада сугыш чыга. Фәритнең әтәсе сугышка китә дә. озакламый юк та була, ахрысы.

 

Атасыз-анасыз жиде бала тулысынча “мулла жингәй кулында торып кала. "Мулла жингәй”нен артыннан килгән бер кызы белән бер малае да була. Малае Рәүф—безнен чама. Бер-ике яшькә бездән кечерәк бугай.

Сугыш елларында беркемгә дә күңелле булмады. Үги ана кулында калган жиде балага аеруча кыен булгандыр. Без моны күреп-белеп, ишетеп тордык. Корткыч мулла жингәй кансыз, шәфкатьсез һәм бозык күңелле бер хатын булып чыга. Үзенеке булмаган балаларны ул күрәләтә кыерсыта башлый. Олырак балалар өйләрен ташлап читкә китәләр. Кайчандыр чәчләрен көдрәләтеп, көязләнеп йөргән, без кызыгып тәрәзәдән карап калган Вәсимә кемнәргәдер ияреп Ысбирлауга китеп бара, шул якта торф чыгара торган жиргә эшкә урнаша. Соныннан әкренләп ул үзенен энеләрен, сеңелләрен дә үз янына алдыра. Ләкин аларнын барысын да алдырып бетерә алмый. Монда тагын берничә вак-төяк—Насир. Әлтәф, Нәфисә кала. Безнең яшьтәш Фәрит ул елларда ФЗО да була.

Сабыйлыктан чыгып та житмәгән балаларны үги ана ачка интектерә, кыйный һәм төрлечә мыскыл итә. Ин яманы шул. корткыч мулла жингәй балаларны... урлашырга мәжбүр итә. Балалар төннәрен колхоз басуына да барып чыгалар, күршеләрнең бакчасына да, тавык кетәгенә дә керәләр.

Сугышнын беренче елларында авыл халкы тук булды дисәм, ялгыш булмас. Сугышка кадәр колхозда ашлык бик нык унды. Хезмәт көненә колхозчылар күп алдылар. Безнең лар тулы арышы, бодае, фәләне булды. Әле дә хәтердә—чоланнын яртысын лар алып тора. Аны шулай ук бура да диләр. Кинлеге бер метр ярым чамасы, биеклеге шулай ук, озынлыгы кимендә өч-дүрт метр. Ана бик күп ашлык керә. Ларнын өсте капланмаган. Чолан астынын бүрәнәсе юк. Анда түше белән шуышып теләсә нинди бала-чага керә ала. Мулла жингәй Әлтәфне менә шунда—безнең чолан астына, дөресрәге, безнең лар астына ашлык урларга җибәрә торган булган. Әлтәф башта безнең лар-чолан идәнен астан борау белән тишкән. Тишек турысына капчыгын жайлап куя икән дә, соңыннан тишекне томалап, үзе күтәрә алганча ашлык урлап алып китә икән. Сугыштан сон бик күп еллар үткәч, Әлтәф үзе сөйләгән.

Үсә төшкәч, Әлтәф тә, Насир, Нәфисә дә Вәсимә апалары янына китеп баралар. Бәлки аларны үги ана мәжбүр иткәндер. Ни генә булмасын, өйдә мулла жингәй һәм анын балалары тулы хужа булып калды.

Корткыч “мулла жиңгәй”нен үз улы Рәүф караклык мәсьәләсендә һич тә инәсеннән калыша торган түгел. Анын бөтен таланты шул караклык булды дисән, “талант” сүзен мыскыл итү булыр иде. Теләсә кайда, теләсә нинди эштә бары үз файдасын гына карый торган, теләсә нәрсәне чәлдерергә, үзләштерергә, яшереп калдырырга тырыша торган ягымсыз, шөкәтсез бер бәндә иде ул. Кыска буйлы, кәкре аяклы, чирмеш кыяфәтле авылдашны мин Янавылда укып йөргән елларда да. Казанда укыганда да әледән-әле күргәләп. читтән генә исәнме-саумы дип йөрдем. Малай чакта бергә уйнап үссәк тә, ничектер ана якын барасы, сөйләшәсе килмәде.

Мин Казанда икенчеме, өченчеме курста укыганда, бер елны бу мина ияреп Казанга барырга теләк белдерде. Сатарга чикләвек алып бармакчы икән. Мин риза булдым. Киттек без икәүләшеп Казанга. Икебез дә капчыклар күтәргәнбез. Ул чикләвек алып бара, мин азык-төлек. Килеп төштек Казанга. Рәүфне мин туп-туры үзебезнен студентлар торагына алып киттем. Булдыра алганча кунак иттем. Икәү бер караватта ятып йокладык та, икенче көнне базарга киттек. Казаннын “Победа” кинотеатры урынында элек базар бар иде. Рәүфне шунда калдырдым да, үзем университетка китеп бардым.

 

Рәүфне озатып жибәргәнемне хәтерләмим. Озата алмаганмындыр, чөнки студентның беркайчан буш вакыты булмый. Авылдан без гадәттә иртәгә уку башлана дигән көнне генә килеп җитәбез. Күрәсен. ул елны да килү белән укырга йөри башлаганмындыр.

Кышкы каникулга кайткач, авылда мине шаккатыргыч хәбәр белән каршы алдылар. Рәүф. имеш, өйләренә акчасыз кайтып кергән. "Чикләвек саткан акчан кая?" дигәч. "Нурихан талап алып калды",—дигән. Мондый хәбәргә көлеп куйдым. Инәкәй дә, яшәби дә ничек-ничек булганын кат-кат сөйли торгач, ачу килде. Рәүф Казаннан кайтып төшкәч, мулла жингәи безгә килеп яшәбине. инәкәйне тиргәп йөргән. "Сезнен Нуриханыгыз карак, ятим баланын акчасын талап алган",—дип кычкырына икән. Нишләсеннәр безнекеләр, аптырап калганнар.

Шунысы кызык, мин үзем авылга кайткач, минем янга килеп беркем дәгъваләшеп йөрмәде. Күрәсен. мин юклыктан файдаланып, “мулла жингәи" безнекеләрдән жинел генә "таланган" акчаны каермакчы булгандыр инде. Акча ул менә нишләтә кешене, дип шушында нокта да куярга булыр иде. Ләкин акча һәм урлашу жене кагылган бу бәндәләрнең язмышы турында бср-ике сүз әйтми булмый.

Без югында, безнең яшьтәшләр югында Рәүф бригадир дәрәжәсенә күтәрелә. Авылга клубка дип читтән бүрәнә ташыта. бура бурата. Кем беләндер килешеп, әлеге бураны үзенеке иттерә. Ин ахырда авылдагы берәүгә сатып җибәрә дә. Фәритләрнен йортын, хуҗалыгын сатып болар Әмже спирт заводына күченеп китәләр. Анда йорт сатып алалар. Рәүф спирт заводына эшкә керә һәм. әлбәттә, караклык белән шөгыльләнә башлый Анысы гына житмәгән, ниндидер чегәннәр белән бәйләнешкә кереп, урланган ат суеп сату эшенә керешә. Моны тоталар. Өенә тентү керә. Качып барганда лапас кыегыннан егылып, умырткалыгын имгәтә, больниска керә. Бөтен гомере кыек юлда үткән бу бәндәнең ахыры да ямьсез тәмамлана Мондый эшләргә аны һәрвакыт үз анасы "мулла жингәи" рухландырган була. Тентү вакытында "мулла жингэй’ нен баш астындагы мендәре эченнән, исәр әйтмешләй. әллә кырык мең. әллә илле мең акча табалар Бар акчаны, шулай итеп, “мулла жиңгәй" үзе жыеп яткан була.

Тагын шунысы да бар икән әле: менә шул мендәр эчендәге, баш астындагы акча өчен ана белән улы арасында бик каты талаш булып ала Бу вакытта инде ана улын түгел, улы... анасын кыйный, кулын каерып имгәтә.

  1. Аерылу

Янтыкта “Очкын" колхозында инәкәй күп эшләмәде. Мин өченчене бетереп дүрткә күчкән елны Янавылга китеп барды. Авылдан китүнең сәбәбен соңыннан бодай анлатты. Ашлык сукканда инәкәй барабанга көлтә биреп юрган. Шул чагында ялгышып бер көлтәне төп ягы белән биргән. Барабанчы анын хатасын гөзәтеп тормый, ачу белән көлтәне кире бәрә Көлтә инәкәйнең үзенә килеп тия. Ана утыз дүрт, утыз биш яшь чамасы була. Яшь хатын, гол хатын мондый тупаслыкка бик хурлана. Эшен ташлый да жылый-жылыи кайтып китә.

Гомер буена ул шушы вакыйганы исенә төшерде һәм бик нык рәнҗеп:

“көлтәне йөземә бәрде . дия rue.

Шушы хәлдән сон. киңәш сорап, авылдагы ин хөрмәтле кешеләрнең берсе—укытучы Садыйков абый янына бара. Садыйков абый күптәнге.

пз

 

тәжрибәле мөгаллим, укытучы. Шул елларда аны Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләделәр. Әле дә хәтеремдә, Садыйков абыйны орден белән бүләкләү турындагы карар чыккач, мәктәптә зур җыелыш булды. Садыйков абый безгә нидер сөйләде. Ул сөйләп бетергәч, мин, бик нык оялып, кызарынып: “Орденыгызны күрсәтегез әле. Садыйков абый”, дидем. Бөтенесе миннән шаулатып көләргә тотынды. Ни өчен көлгәннәрен ул чакта бик озак анлый алмадым.

Садыйков абый инәкәйгә Янавылга, татар урта мәктәбенә барып карарга кинәш итә. анда кем белән ничек сөйләшергә кирәклеген өйрәтә. Шуннан сон инәкәй җыена да китә Янавылга. Шундук аны мәктәпкә эшкә алалар. Кем итеп? Укытучы итеп түгел инде, идән җыештыручы итеп. Хәзер генә түгел, ул вакытта да идән җыештыручыларга кытлык булгандыр, күрәсең.

Шулай итеп, безнен инәкәй пролетариатка әйләнә. Хәер, идән себерүчеләр “пролетариат" дип аталмый бугай. Пролетариат булудан бигрәк ул люмпен пролетари булды. Идән җыештырган өчен ана башта күпме түләгәннәрдер, әйтә алмыйм. Берничә елдан сон сиксән чамасы алганын хәтерлим. Ул чактагы сиксән сум бүгенге көннен сиксән тиененә торгандыр кебек.

Яна гына салынган озын. биек, иркен мәктәп бинасының бер башында директор өчен дип билгеләнгән ике бүлмәле квартир була. Ике бүлмәнен дә ишекләре кухняга, кухнянын бер ишеге ишегалга, икенче ишеге мәктәп коридорына чыга. Кухняда зур гына мич.

Безнен инәкәйгә кухняда бер почмак бирәләр. Чын мәгънәсендә почмак. Карават куяр урыны юк. Идәндә йокларга. Ул, билгеле, шуна да риза. Кухняда мина урын табылмый. Эшкә кергәндә ул, алмаслар дип куркып, баласы барлыгын әйтмәгән, ахрысы.

Менә шул. Инәкәй мине ташлап Янавылга китте. Мин Зәйкәт белән апа янында, яшәби янында калдым. Ник? Нигә? Кайчанга кадәр?

Әткәй үлгәннән соң бу минем өчен ин зур кайгыларның беренчесе булды. Әткәй үлгәндә мин сабый гына булганмын. Күп нәрсәне аңламаганмын. Аңласам да, ул вакыттагы күңел яралары инде онытылып беткән. Инәкәй мине ташлап киткән чакта мин инде шактый исле. Миңа унбер яшьләр чамасы. Мондый чакта бала анага омтыла. Хәер, бала һәрвакыт анага омтыла, анага сыена. “Ник мине дә үзе белән алып китмәде?” -дигәч, яшәби, “Сина мәктәптән язу бирмәгәннәр, улым”,—диде. Янәсе, мине Янтыктагы мәктәптән җибәрмәгәннәр булып чыга. Мондый җавапның бик үк дөрес түгеллеген мин бик яхшы чамалыйм. Минем ничек тә инәкәй артыннан Янавылга китәсем килә.

Шулай борчыла, кайгыра торгач көннәрдән бер көнне Садыйков абый янына барып карарга булдым. Мәктәптә без аны гына беләбез—ул хөрмәтле, орденлы укытучы. Шул ук вакытта ул завуч та. Ул көнне мин Пешәлектә көне буе жиләк жыйдым. Жир жиләге. Ин эреләрен генә сайлап, яшел күбәтә тулганчы җыйдым да, кич көтү кайтыр алдыннан, беркемгә әйтмичә, Садыйков абыйларга киттем. Без элек тә сатарга дип укытучыларга җиләк- жимеш, шомырт, чикләвек алып бара торган идек. Бит элек авылда бары укытучылар гына акчалы иде.

Үзем берсен дә кабарга жәлләп җыйган хуш исле җиләкне күтәреп бардым да. куркып кына биек кала капкадан кердем. Садыйков абый кем беләндер баскычта сөйләшеп утыра. Мине күреп бу, өйлән карчыгын чакырып чыгарды да, җиләкне алырга кушты. Күпмедер акча бирде. Мин ана җиләкне болай гына бирермен дип уйлаган идем. Ләкин шул турыда әйтергә никтер телем бармады. Акчаны алдым да карап тик торам мона. Беренче булып башларга да куркам, ни өчен килгәнемне әйтмичә китеп
барырга да йөрәк җитми.

Садыиков абый озын буйлы, салмак хәрәкәтле, уйчан йөзле бер кеше иде. Минем ни өчен китмәвемне ул. ахрысы, аңлап алды Шуннан бу үзе сүз башлады. “Янавылга инәкәй янына китәргә мина язу кирәк иде. Садыйков абый . дидем мин. Анын йөзе мина бик боек, күнелсез булып күренде. Укытучы буларак, өлкән кеше буларак, ул минем хәлне яхшы аңлагандыр Ләкин шул ук вакытта ул Янавыл мәктәбендәге хәлне дә. баласын ташлап китәргә мәжбүр булган Салиханын да хәлен яхшы анлаган булырга тиеш "Мәктәп андый язу бирә алмый".диде ул күнелсез генә.

Мин жылыи-жылыи кайтып киттем. Ул көнне, ул кышны мина бик күп жыларга туры килде. Дөньяда мин үземне ин бәхетсез кеше итеп, ялгыз һәм кыерсытылган итеп тойдым. Шулай көз үтте, кыш җитте “Яна ел дигән вакыт якынлаша башлады. Без элек “Яна ел"нын нәрсә икәнен дә белми идек. Укый башлагач, белдек. Класска чыршы алып кайтып утырталар да. шуны бизиләр, шәмнәр куялар. Чыршы тирәсендә әйләнеп, буталып йөриләр. Әйләнеп, буталып йөрергә безне генә куш—без гадәттә пыр туздырып чабабыз, куышабыз, әүмәкләшәбез. Бер-берсбезнен бүрек колакчынын ертып чыгарабыз, төймәләрне өзеп төшерәбез. Болары анын барысы да аңлашыла. Тик шунысын гына мин беркайчан андый алмадым урманнан кисеп алып кайткан тун чыршы тирәли нигә әйләнеп йөрергә.’ Беркайчан безнең мондый бәйрәмебез булмаган Чыршы бизәү, чыршыга шәмнәр кую ул христианнарның рождествосыннан алынган Хәер, моны мин соныннан гына белдем

Яңа елда иң кызыгы шул—каникул башлана. Ул елны мин каникулны аеруча түземсезлек белән көттем. Инәкәй безне апа белән икебезне каникулда Янавылга чакырган. Каникул башлангач та апа белән җыендык та. Янавылга киттек. Бәләкәй чанага ярты капчык чамасы бәрәнге. тагын нәрсәдер салдык та, бәрәңгене иске-москы киемнәр белән яхшылап төреп, шәпләп бәйләдек тә, тан ату белән юлга чыктык Чананы икәүләп тартабыз Көн суык, ләкин авыр чана тартып барганда тунып торырга вакыт калмый Сакат аша барабыз. Таудан төшкәндә чанага утырдык та бугай але

Апаның инәкәй янына барганы бар икән. Алар мина гына берни әйтмәгәннәр. Төш вакытларында, туп-туры урам як ишектән бардык та кердек мәктәп коридорына Ишекләре зур—капка кебек, ике катлы, пыялалы Коридоры иркен, түшәме биек. Тун чананы коридор идәненнән тартып китлек. Мәктәптә хәзер беркем юк—монда да каникул башланган Апа шунда бер ишекне ачты да, каядыр кереп китте Кояштай балкып инәкәй килеп чыкты. Ялан өс. Бите чак кына кызарган Үзеннән нур бөркелеп тора. Кочаклады, аркамнан сөйде Минем өс киеме калын, суык Авыз тирәсе, изү тирәсе боз булып каткан Шатлыктан күзгә яшь килә Ят җирдә җылап тору килешә торган эш түгел—шундук читкә борылган булам, тузып беткән җиң очлары белән күз яшьләрен сөртәм

Чананы берүзе тартып инәкәй кухняга алып керде Без дә кердек, чишендек, җылына башладык. Инәкәй безне сөтле какао белән бары укытучылар гына эчә торган затлы эчемлек белән сыйлады Шуннан сон мин исем китеп якты коридорны. зур тәрәзәле иркен класс бүлмәләрен карап йөрдем Бүрәнәләр бертигез юанлыкта, яхшы итеп юылган Мүк урынына, аркансыман булып, тыгыз сүс кабарып тора Бездә, авылда өйнен бүрәнәләре кап-кара, бүрәнә араларыннан искереп беткән мүкләре күренеп тора Бер зур бүлмәдә бичара чыршы утыра Монда да “Яна ел" уздырганнар Идәндә конфет кәгазьләре, бизәкле чүпләр, ылыслар аунап ята

Ул көнне яшь кенә бер укытучы апа мине “Яна ел "дан калган
күчтәнәчләр—конфет, прәннек ише нәрсәләр белән сыйлады. Тик шулай да ин истә калганы бөтенләй икенче нәрсә булды.

Монда мин беренче мәртәбә электр утын күрдем. Күрдем дә шаккаттым— түшәмгә шар сыман лампа элгәннәр дә. яктыртып тик тора. Безнең җиделе лампадан түгел, уңлысыннан да яктырак. Бернинди исе юк. корымы юк. Искиткеч! Нечкә бау сыман ике шнур эченнән, имеш, ут йөри. Ничек йөри ул? Ничек бавы янып китми? Идәннән якын гына, стенада ниндидер түгәрәк капкач бар. Шунын кечкенә тимерен басасын да, яна да китә лампочка гөлт итеп. Гаҗәпнең гаҗәбе инде менә.

Инәкәйнен ничек итеп сүндергәнен, яндырганын карап кына тордым да, кухняда беркем юк чагында әлеге түгәрәк нәрсәнең эчен ачып карамакчы булдым. Башта капкачны алдым, аннан сон ниндидер ак тәтәйгә беркетелгән шөрепләрне боргаламакчы булдым. Кечкенә матур шөрепкә бармагымны тидерүем булды, кинәт мине нидер бәреп җибәрде. Кулдагы калай капкач чылтырап идәнгә төшеп китте, мин үзем нәрсә булганын андый алмыйча, шулай ук урындыктан идәнгә барып төштем.

Электр белән якыннан танышлык шулай булды.

  1. Зәйнуллина апа һәм башкалар

Кухня янындагы бүлмәләрнең икенчесендә яшь укытучылар тора. Берсендә директор. Кияүгә чыкмаган кыз кеше. Чәче көдрә, тавышы калынрак. Каяндыр башкорт ягыннан килгән. Исеме дә, фамилиясе дә онытылган. Чынлапмы, шаяртыпмы Марго дип атаганнары истә калган. Сугыш елларында Үзбәкстанга китте, яңадан кайтты, тимер юлда эшләгән кемгәдер кияүгә дә чыкты бугай. Уңмады. Тормышы бер яктан да барып чыкмады. Мин белгән яшь укытучыларның күбесенең язмышы күңелсез тәмамлана. Аларның институт бетереп, яңа эшли башлаган чаклары. Мин аларнын шаулашып, көлешеп, үзара шаярышып йөргәннәрен хәтерлим. Аларнын күпмедер гомере кинодагы кебек, минем күз алдында үтте. Дөрес, мин аларнын тормышын әлләни күп белмим, ләкин белгән кадәресе дә трагедия арты трагедия язарга җитәр иде.

Кухня янындагы бүлмәнен икенчесендә—завуч. Кияүдән аерылган яшь хатын. Луиза исемле кызы бар. Кызы бәләкәй генә, әле бакчага йөри. Завучнын исеме—Шәрәфел, фамилиясе—Зәйнуллина. Үзенен исеменнән оялып, ахрысы, ул беркайчан үзен Шәрәфел дип әйттермәде. Инәкәй “Зәйнуллина" ди, мин “Зәйнуллина апа” димен. Бәлки ул чакта укытучыларга исеме белән эндәшү тыелгандыр, бәлки фамилиясе белән эндәшергә кирәк булгандыр? Ничек булганын мин белмәдем, ничек кушалар, шулай атап йөрдем. Гомергә ул “Зәйнуллина апа” булып калды. Мәктәп балада олыларга карата, бигрәк тә укытучыга карата хөрмәт хисе тәрбияләргә тиеш кебек. Ләкин рәсми “Зәйнуллина”да, яисә хәзергечә Фәлән Фәләновнада, Фәлән Фәләновичтә татар кешесенә карата нинди хөрмәт булырга мөмкин? Баланы телдән, халыктан, традициядән аеру менә шул рәсми атамалардан башлана түгелме сон?

Зәйнуллина апа өлкән классларда зоология, биология кебек фәннәр укытты. Тумышы белән ул каяндыр Урал ягыннан, Свердловск өлкәсеннән икән. Казанда педагогия институтында укыган. Студент чагында үзе белән укыган берәүгә кияүгә чыккан. Ләкин ире эчә торган кеше булган. Укыган чактамы, укуын бетергәчме, Луизаны алган да, иреннән качып Янавыл ягына килеп чыккан. Аның әтисе дә эчә торган кеше булган, шуңа күрә эчкечеләрне җене сөймәгән. Авылда бик авырлык белән үскән. Әтисенен

 

эчкече булуы өстенә, әнисе үги булган. Үги анадан, эчкече атадан качып, бердәнбер абыйсына ияреп бердәнбер көнне бу Казанга укырга киткән Беренче мәртәбә пассажир поездын күргәч, абыйсыннан сорый икән “Бу пуезнын кай жиренә утырып йөриләр сон. шул тоткаларына тотынып баралармени? дип әйтә икән. Кызык итеп Зәйнуллина апа мина да, инәкәйгә дә шул турыда сөйләргә ярата иде.

Кара кашлы, ягымлы түгәрәк йөзле басынкы гына бер хатын иде ул

Инәкәй мәктәп җыештыру, звонок бирү кебек эшләр белән бергә, менә шушы укытучыларның хезмәтчесе кебегрәк тә була. Кухня миченә яга. ике бүлмәне жылыта торган мичкә яга, укытучыларга иртә-кич чәй кайната, ашарга пешерә. Кыскасы, аларнын барлык вак-төяк эшләрен эшли. Күрәсең, эшкә алганда ук ана шундый шарт куйганнардыр. Вак-төяк эш өчен акча түләү юк. Инәкәй бөтенесен яратып, теләп эшли. Аның әле яшь. дәртле чагы. Ару-талуны белми торган чагы Мәктәпнен ул еллардагы яшь укытучылары белән ул туганнарча дус, тату яшәде. Аны барысы да яраталар, хөрмәт итәләр, “Салихә апа” дип кенә торалар. Ул бөтенесенә дә өлгерә, ин мөһиме, беркемгә карышмый, киреләнми. Шулай хәтердә калган

Тәнәфес вакытларында, ял көннәрендә кухняга физика укытучысы Хәниф абый да кергәли. Ул да яшь. Яңарак кына институт бетереп килгән Аның кайда торганын хәтерләмим. Анда тагын Рима апа да була. Шат күнелле, нечкә билле, чибәр. Каяндыр Златоуст ягыннан бугай. "Ачкыч" дип әйтәсе урынга “әчкеч” ди. Шунын өчен укытучылар аннан көлеп рәхәтләнәләр. “Әчкеч” дип әйтү миңа, киресенчә, бик матур булып, бик дөрес булып тоела. Кайчагында алар кухняда, күрше бүлмәләрдә бергә туры киләләр, берәр нәрсәне искә төшереп, бер-берсенә берәр шаян сүз әйтеп, көлешергә тотыналар. Аларнын ник көлешкәнен мин. билгеле, анламыйм. Аларнын шатлыгы мина да тәэсир итә һәм мин дә үземне көне буе бәхетле итеп тоям Хәниф абыйнын мина бүләк итеп биргән дүрт открыткасының икесе әле дә миндә саклана. Әледән-әле шул открыткаларны алам да, андагы рәсемне, һәрбер рәсемне, һәрбер хәрефне җентекләп карарга тотынам. Аның берсенә Зоммер дигән художникның “На окраине", икенчесенә Б. И. Грековнын “Замерзшие казаки корпуса ген. Павлова (1920)” картинасының күчерелмәләре төшерелгән. Греков картинасы төшерелгән открытка 1932 елда чыккан, Зоммер картинасы төшерелгән открытканың кайчан чыгарылуы язылмаган. Бер открытканың артына латин хәрефләре белән татарча: "Истәлек. "Хәниф! Иптәш, мин сина мына шушы начар гына булган аткриткамны бүләк итәм Сафар тихникумында 2 йыл бергә укыганны искә алырсың диеп уйлыйм Сәләм белән М Ахметыф 23/ү 33 г.”, диелгән. Икенче открытканың бер кырыен бала чакта малай кимергән. Шуңа күрә кайбер сүзләре ашалган. Ин беренче сүзе: Хөсәенеф!'! Азактарак—“укыганны искә . өчен үземнең аткритканы бүләк итәм Ком сәләм белән, мин Хөсәенеф туганым, остә күрсәтелгән адрис буенча, хат яз. Онытма" Адресы: П/о Чишмы того же р-на. Дер. Ново Сафарова. Уразлетовой С. 23/ү—33г

Мин моны болай гы на күчердем Утызынчы еллардагы яшьләрнең рухы бөркелеп торган өчен генә. Аннары шунын өчен. Хәниф абый сугышнын беренче елларында ук армиягә алынды, беренче елында ук һәлак булды Ул, әйтерсең, менә шушы открыткаларда яши дә. минем күнелдә яши

Зәйнуллина апа сугыш елларында Янавында шул ук мәктәптә укыпы Аннан сон абыйсы янына Уфага ла күчеп карады Ләкин, оя тапмаган каз сыман, янадан Янавылга кайтты Янадан мәктәпкә эшкә урнашты Анын бар карап торганы кызы Луизасы булды Бердәнбер бала булганга ул аны

 

артык яратты, кирәгеннән артык ул ана тәэсир итәргә тырышты бугай. Зәйнуллина апа үзе татар мәктәбендә укытса да, Луиза русча укыды. Ул елларда мода шулай иде. Хәер, ул елларда гына микән! Без авыл балалары татарча укыдык, интеллигенция русча укытты. Алар үз балаларын алдан ук институтларга әзерләделәр. Аларнын балалары бик зур талант булырта тиешләр иде. Луиза да яхшы укыды. Зәйнуллина апанын архитектор булырга хыяллана, Мәскәү университетына кермәкче дигән сүзләре истә калган.

Луиза архитектор була алмады. Казанда кияүгә чыкты. Кызы артыннан ияреп Зәйнуллина апа да Казанга килде. Илленче елларда Киров районындагы иске йортта торганда без анын Казанда икәнлеген белеп, үзебезгә кунакка чакырдык. Бик күп еллар аерылышып торганнан сон инәкәйнең бик күрәсе килде. Адресы буенча эзләп бардым мин аны. Үзен туры китерәлмәдем. Шулай да ул килде. Бездә кунак булды. Инәкәй белән элеккеләрне искә төшереп утырдылар.

Ләкин шунда бер нәрсә билгеле булды: Зәйнуллина апа бездә үзен ничектер уңайсыз сизә кебек тоелды. Ул кызы-кияве янында тора иде. Анын андагы хәле бер дә шәптән түгел иде, ахрысы. Ул зарланырга яратмый иде. Бу юлы да зарланмады. Аларның квартиры Дербышка поселогында иде. Берничә елдан сон без дә шунда күчендек—яңа урында яңа йорт салып чыктык. Дербышкада мин аны берничә мәртәбә очраттым, үзебезнең яна өйгә инәкәй янына кунакка чакырдым. Килмәде. Хурланды, кимсенде дип уйлыйм. Үзенең хәленнән, үзенең кысынкы тормышыннан, квартир шартларыннан кимсенде дип уйлыйм. Аның хәле инде чыннан да шәптән түгел иде. Өсте-башы начар гына, кыяфәтен шулай ук яхшы дип әйтеп булмый. Пенсиядәге карчыкның каян килеп кыяфәте яхшы булсын?! Йөреше дә, үз-үзен тотышы да элеккечә түгел. Склероз, диде, башым авырта, диде. Берсендә магазинга сөткә барган да, сөт булмыйча савытын күтәреп кайтып килә. Үзенә сиздермәсәм дә, бик кызындым, бик әрнедем мин. Луизаның да тормышы ал да гөл түгел бугай Шуның өчен дә кайгыра инде ул. Аннан сон—ялгызлык. Кемгә кирәк ул хәзер? Гомере буена балаларга сабак биргән, картаймыш көнендә урамга куалап чыгарылган Вайжәде әбзәби беркемгә кирәк булмаган кебек, бөтен гомерен мәктәпкә, балаларга багышлаган карт укытучының да кулыннан көче киткәч беркемгә кирәге калмагандыр.

“Әчкеч” дип сөйләшә торган Рима апа да гомере буе балалар укытты. Сугыштан сон бер-ике мәртәбә кияүгә дә чыкты бугай, ләкин тормышын барыбер жайлый алмаган. Алтмышынчы елларда, ахрысы, туберкулездан дөнья куйган.

  1. Сабан туе

Бишенчегә күчкәч, жәй көне Янавылга, инәкәй янына торырга киттем. Жәйге каникул вакытында Зәйнуллина апа Казанга китеп барды, директор апа да каядыр ялга китте. Луиза, мин, инәкәй бөтен өйгә хуҗа булып, өй саклап калдык. Казаннан Зәйнуллина апа миңа ак күлмәк, кыска чалбар, тагын шундый вак-төяк алып кайтты. Минем магазиннан сатып алынган күлмәк, чалбар кигәнем юк—барысын да кулдан инәкәй үзе тегә. Зәйнуллина апа Казанда чиратта бик озак торуы турында сөйләде.

Икенче жәйне, ахрысы, уку беткәч, яхшы эшләгән өчен дип инәкәйгә ял йортына путевка бирделәр. Укытучы хатын-кызларның берсе ана калын тукымадан тегелгән ап-ак костюмын сатып бирде. Шәһәрчә ап-ак юбка, ак пинжәк кигәч, ул бик чибәрләнеп китте. Ул вакытта әле аңа утыз алты,

 

утыз жиде булгандыр кебек. Минем күз алдында ул ап-ак костюмыннан гел елмаеп торган килеш сакланып калган. Дүртөйле янындагы ниндидер кымызлы ял йортына барып кайткач, ул сөенеченнән кая басканын белми йөрде. Гомере буена шундагы рәхәтлекләрне, анда күргән, очрашкан кешеләрен сагынып сөйләде.

Инәкәйнен дә, минем дә, башка бик күпләрнен дә ул чактагы куанычлары 1941 елгы июньнен 22сендә челпәрәмә килде.

Ул көн ял көне иде. Ул көнне Яңавылда сабан туе булды. Сабан туе ул чакларда Сакат тавы астанда. Бүәнен сул ягында иркен болында була торган иде.

Төньяк-көнбатышта ямь-яшел урман белән капланган Сакат тавы калкып утыра. Артта. Янавыл ягында, тәбәнәк калкулыкта унлап-унбишләп йортлы Үрмәде авылы күренә. Болын читендә—куе әрәмәләр. Әрәмә генә дә түгел, чын урман. Якында гына Бүә агып ята. Бу турыда ул артык кызу акмый, тук сыер кебек, тулып-иркенәеп. әкрен генә кыймылдавын белә. Кичү турысында гына кызулап ала да. ары киткәч тагын салмакланып кала. Анда су тирән, куркыныч. Як-ягында чытырлык-карама, шомырт, балан.

Сабан туе вакытында тигез болын уртасына шомартылган тигез, озын багана утырталар, капчык сугышы өчен аркылы агач бастыралар, беркадәр читтә сәхнәсыман итеп калку идән җайлана. Баганадан читтәрәк төрле ярышлар, уеннар өчен урын билгеләнә. Янавылдан мороженый, морс сата торган сатучылар килә. Ул чакта әле микрофоннар юк. Бөтен нәрсә кычкырып аңлатыла. Ин уртада көрәш бара. Көрәш тынып торган арада, ерактан ат чабышына китүчеләр күренә. Халык, дәррәү кубып, шул якка агыла. Беләкләренә кызыл бәйләгән тәртип саклаучылар—таза ирләр халыкны читкә куалыйлар. Әле анда, әле монда кызыл байраклар җилферди.

Сабан туенда аракы сату, аракы эчү гомумән юк. Кешеләр шаулашып - гөрләшеп якындагы куак араларында күнсл ачалар. Әле анда, әле монда кычкыртып гармун уйныйлар, җырлыйлар. Кайберәүләр самавырлар алып килгән, самавыр тирәсенә җыелып утырып күңелле итеп чәй эчәләр. Әрәмә араларында, болында, яр буйларында—һәркайда халык, ыгы-зыгы, чыр- чу.

Ул көндәге сабан туе хәтердә шулай калган Ул көнне ярышларда мин дә катнаштым. Класстагы кара такта сыман тактага ерактан боҗра ыргытып бер карандаш отып алдым. Без Мәгъсүм. Касыйм, өчәүләшеп ул көнне яр буендагы куакларны актарып бетердек. Кызыл карагат эзлибез Шулай йөри торгач, ачык жиргә—болынга килеп чыктык. Чыксак, халыкка әлләни булган. Каядыр ашыгалар, тыз-быз киләләр, борчулы йозләр дә күренә. Ж,ыр. гармун тавышлары тынып калган. Атлылар атларын җигәләр, арбаларга кешеләр утырган. Үрмәде ягына борылып карасак, бөтен кеше кайту ягына кузгалган.

Куаклык арасында йөреп без нәрсәнедер белми, ишетми калганбыз Без югында монда бик тә әһәмиятле нәрсә булган булырга тиеш Нәрсә булган—берни белмибез. Башкаларга ияреп без дә Янавылга кайтып киттек Үрмәледән соң бер-ике чакрым жир үткәч. Үрнәк дигән бәләкәй авыл бар Үрнәкне узгач. Янавыл ягыннан жил белән радио тавышы килеп житте. Кайдадыр репродуктор сөйли. Бик шомлы итеп сөйли. Шулай ла өйгә кайтып җиткәнче мин нәрсә булганын анлый алмадым Бары кайткач кына, инәкәй “сугыш башланган" дигәч кенә аңладым

Юк. ул әйткәч тә күп нәрсәне анлый алмадым Сугыш башланган Башланса ни Бит безнекеләр барыбер жинәчәк' Башкалар ышанмаса

 

ышанмас, ләкин мин әз генә дә шикләнмәдем. Безне шулай тәрбияләделәр: без—хаклы, безне җинәрдәй дошман юк, данлы Кызыл Армия теләсә нинди дошманнын көлен күккә очырачак.

Мәктәпнен тимер юлга якынрак җирдә, иске “Заготзерно” янында авылдан килеп укучылар өчен гомуми торагы бар иде. Ул елны инәкәйне шул торакка убшежитиегә күчерделәр. Берничә бүлмәле бу борынгы агач йортнын бер бүлмәсендә кызлар, икенчесендә малайлар тора. Шунда ук зур гына кухня. Кухняда зур казан. Анда балаларга су кайный. Плитә өстендә төрле зурлыктагы чуеннарда аш, бәрәнге пешә, һәркем азыкны өеннан үзе алып килә. Инәкәй балалар торган бүлмәләрне җыештыра, мичләренә яга, кухняга яга. Инәкәй белән мин кухняда торабыз. Мич белән зур тәрәзә арасында биек, иркен сике. Минем бөтен тормыш шушы сикедә өстәл янында уза. Кухняга күршедә ике бүлмәле квартир. Анда тарих укытучысы Шиһабетдинов абый. Тагын фамилия. Исемен белмим. Без аны күбесенчә Шиаб абый дип йөртәбез. Инәкәй Шиаб ди. Шиаб абый кырыгынчы елга кадәр Архангельск шәһәрендә татар җидееллык мәктәбендә тарих укыткан, директор булган. Мәктәпне япкач, аны Янавылга эшкә җибәргәннәр. Ул үзе Оренбург ягыннан. Хатыны Хафизә апаның әтисе Казан ягыннан булган, яшь чагында сату-алу белән шунда Архангельски га барып чыккан да, төпләнеп калган. Хафизә апа шунда туган. Архангельскида татарларның аерым урамнары, мәчитләре бар икән. Йорт эшен ни дип тә белми торган, көне-төне “Новый мир” журналы укый торган, күзләреннән туктаусыз яшь ага торган бер тыныч кына хатын иде ул. Аларнын берсеннән-берсе кечерәк дүрт балалары бар иде.

Сугыш башланганда Шиһаб абый Ленинградта була. Ул анда университетның тарих факультетында ничәнчедер курста читтән торып укый. Жәй көне ул анда жәйге сессиягә киткән була. Кайтканда бик авыр булды дип сөйләде. Сугыш башлану белән вокзалларга халык килеп тулган. Билет алу, кайту кыенлашкан. Һәркемне милиционерлар тикшерә икән. Вагонга кергәндә Шиаб абызнын чемоданнары бик авыр булган. Чемодан тулы китап икән. Шиаб абый милиционерлар яныннан жинел генә, тиз- тиз генә үтеп киткән, ягъни авыр чемоданнарны җиңел итеп күрсәткән. Милиционерлар ана игътибар итмәгәннәр. Шулай дип сөйләгәне хәтердә калган.

Сугыш башлангач, Шиаб абый безгә Ленинградтан бер открытка язды.

Ленинградтан Шиаб абый мина бик яхшы кәгазьле ике блокнот алып кайтты. Мин аларга шигырь язып, рәсем ясап бик озак сакладым.

Сугышның беренче тәэсирләре шулайрак булды. Сонга таба тәэсирләр үзгәрә төште. Ин зур үзгәрешләрнең берсе шул: Янавылга төрле яктан атлылар килеп тулды. Атлары белән авыл яшьләре килде. Аларны озатучылар—аталар, аналар, балалар, кызлар килде. Кара сырма, кыска тун кигән, киез итекле, чалбарлы тап-таза яшьләр Кайгылы йөзләр. Кызмача баштан урам бетереп “кәтәйсә" әйләнүләр. Капчык-капчык сохарилар, азык-төлек салынган сумкалар. Озатышу, саубуллашулар. Йөрәк әрнеткеч кайгы авазлары.

Безнен мәктәп янындагы хәрби комиссариат алдындагы кин мәйданда атлылар. жәяүлеләр аеруча күп булды. Алар анда куна-түнә яттылар. Аркаларына капчык аскан яшьләрне командага тезеп, вокзалга алып китә торалар. Алар артыннан койрык булып озатучылар төркеме тагылды.

Укытучы ирләр көн дә кич сугыш уенына йөриләр. Командага тезелеп каядыр басу ягына чыгып китәләр дә, карангы төшкәндә кайталар. Әле
анда, әле монда тетрәндергеч солдат җырлары яңгырый.

1941 елның кышында, ахрысы. Янавылда хәрби очучылар мәктәбе ачылды, дөресрәге, ачылмады, каяндыр эвакуацияләнеп килде Безнен торактагы күп кенә үсмерләр, унынчы, тугызынчы малайлары шунда язылдылар Бер көнне шул үсмерләрнең берничәсе хәрби киемнәр киеп кайтты Ул вакытта алар дөньядагы ин бәхетле кешеләр иде. Соңыннан инәкәй сөйләде Муллаянны алмаганнар. Ул чагында ин элек кешенен чыгышына игътибар итәләр. Ул, ахрысы, мулла малае булган. Хәрби очучылар мәктәбенә алмагач. Муллаян жылап кайткан. Унны бетәргәндерме. юкмы, әйтә алмыйм. Вакыты җиткәч, армиягә аны да алганнар. Пехотага. Сугыштан исән-имин кайткан. Кайткач үзләре авылында колхоз председателе булып эшләгән. Хәрби очучылар мәктәбендә укыган үсмерләрнен берсе дә туган якларына кире кайта алмаган. Кайдадыр, кайдалардадыр ятып калганнар Мәнге тормаслык булып.

Янавылнын татар урта мәктәбеннән үзе теләп фронтка китүчеләр арасында Сибәде авылыннанмы. Сандугач авылыннанмы Нәҗибә исемле бер кыз да бар иде Мин аны чак-чак кына хәтерлим. Озынча ак йөзле, озын кара толымлы, калку гәүдәле Толымын күкрәге турысына сузып салып, чәч үреп торганын әле дә күргән кебек булам.

Мен тугыз йөз кырык өчнен төкерек җиргә төшмәс суык көннәрендә Сталинград янында шәһит киткән санитарка Нәҗибә бәете Янавылда кулдан кулга йөреде. Нәҗибәнең батырларча үлеме, ул вакытта, бәлки, искитәрлек вакыйга да булып тоелмагандыр. Ул елларда "батырларча үлем” турында бик күп ишетергә туры килде. Батырларча үлемнәрнең, шул хактагы бәетләрнең әһәмияте еллар узгач ныграк аңлашыла.

Сугышта турыдан-туры минем туганнардан беркем катнашмады Озак кына уңайсызланып йөрдем Хәзер бу тойгы бетте Мина да. минем кебек башкаларга, да уңайсызланырга кирәкми дип уйлыйм Унны да бетермичә үзләре теләп хәрби очучылар мәктәбенә укырга кергән һәм фронтта бер­бер артлы юкка чыккан үсмерләр. Сталинград янында батырларча һәлак булган санитарка Нәҗибә. Күчтәвылнын. минем белән уйнап үскән күрше Заһир, укытучы Хәниф абый һәм башкалар минем якыннарым, минем туганнарым булмыйча, кем соң алар” Аларнын каны—безнен кан Һәлак булсалар да. алар юкка чыкмады Алар мәнге безнен белән, алар мәнге безнен хәтердә.

Давамы кшике саннарда

Реклама