Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН СУЛЫШЫ


РУС ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТӘРҖЕМӘ Татарстандагы рус телле әдәбиятка игътибар юнәлтсәк, вакытлы матбугат битләрендә дә. китап нәшриятларында да, нигездә, шигъри әсәрләрнең һәм җыентыкларның дөнья күрүен билгели алабыз Алар күпмедер дәрәжәдә Татарстанның әдәби йөзен дә билгели Республикабыздагы бүгенге әдәби процессның аерым бер тенденцияләрен билгеләү барышында мин 2005-2008 елларда—ике съезд арачыгында дөнья күргән китаплардан ин игътибарны жалеп иткәннәренә тукталып үтәргә булдым
Шигърият
Шигърият өлкәсендәге ин үзенчәлекле жыентыкларнын берсе буларак Николай Алешконнын "Сын Петра н Мариши" тупланмасын атарга мөмкин Авторнын шигырьләре рус классик поэзиясе кысаларында язылган, биредә ул Кольцов Есениннардан килгән традицияләрне дәвам итә Күпләгән яшь авторларның техник яктан да. обраглылык ягыннан да “яхшы эшләнгән", әмма эчке мәгънәви бөтенлеккә ия булмаган шигырьләре белән чагыштырганда. Алешковнын шигърияте үзенең хисси тирәнлеге белән аерылып тора Авторнын һәрбер шигыре төгәлләнгән бербөтенне тәшкил итә 2007 елда Мәскәү шәһәрендә анын “Свет небссный" дип исемләнгән чирштагы шигырь жыентыгы ла дөнья күрде
Татарстан китап нәшриятында Рөстәм Кутуйнын “Профиль ветра" дип исемләнгән сайланма шигырьләр жыентыгы басылып чыкты Әлеге җыентыктагы күпчелек шигырьләр вакыт сынавын үткән әсәрләр, алар авторнын элеккеге китапларында да урын алган иле Рөстәм Кутуй татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итүче буларак та билгеле Үткән елла Р Акъегетнең бу автор тәрҗемәләреннән тупланган жыентыгы доны» күрде
2005 елда шагыйрә Ольга Леваднаянын икс шигырь жыентыгы басылып чыкты
“Из крика птиц вырастают воспоминания..." һәм “Поднимаясь по лестнице
раздумийБеренче жыентык Казаннын меңъеллыгына багышланган.
Авторнын шигырьләре дүрт телдә—рус. татар, төрек һәм инглиз телләрендә
тәкъдим ителә. Икенче жыентык— Поднимаясь по лестнице раздумий Бөек
Жинүнен 60 еллыгына багышлана һәм үз эченә авторнын бабасының
фронттан язган хатларын, фотографияләрен һәм балачак рәсемнәрен
туплый.
Р. 8. Л. Янсуар тәржемәсе.
Озак вакыт күренми торганнан сон Фәридә Рәсүлова үзенең яна китабын
бастырды. Ул “Кончается время" дип исемләнгән. Бу җыентыкта
шагыйрәнең дини характердагы лирикасы тупланган, андагы шигырьләр
Аллаһ белән сөйләшү, аны тоемлау рухында язылган. Элек, совет чорында,
бу төр шигырьләрнең дөнья күрүе мөмкин булмас иде. Бүген исә алар,
авангард, модернистик юнәлештәге шигърият белән беррәттән. яңа сулыш
алдылар. Югарыда атап үткән авторнын ижатына карата түбәндәгеләрне
әйтәсе килә: Фәридә Рәсүлова сүз җегәрен. көчен тоеп яза. анын шигырьләре
образлылык, мәгънәви яктан ачыклыгы белән аерылып тора. Дөрес,
җыентыкта яктырак рухлы шигырьләрнең булмавы бераз сәерсенү тойгысы
калдыра.
“Плутон" нәшриятында Наилә Ахунованыңөч шигырь җыентыгы дөнья
күрде: "Вечернее солнце", “Окно", “Чему улыбается ночь". Бу җыентыклар
арасыннан соңгысы кыска шигырьләрдән тупланган: болар—"хокку"
жанрындагы өчьюллыклар. Әлеге шигырьләр авторның япон шигъриятен үз
итүен һәм “хокку" жанрына мөкиббәнлеген күрсәтә. Шулай да. Наилә
Ахунова рус кешесе өчен ят булган бу үлчәмгә үз күзаллавын һәм җирле
колоритны әйбәт сыйдыра.
Алена Кәримованын Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан
“Другое платье" китабы шагыйрәнең соңгы ун ел эчендә язганнарыннан
тупланган мини- сайланмасы буларак кабул ителә ала. Алена Кәримова
күпчелек ир-ат шагыйрьләргә дә хас булмаган кырыс рухта яза. Анын
шигырьләре киеренкелек һәм энергиягә бай.
Михаил Тузовнын “Моя линия". “Амбивалентность", Взгляды"
җыентыклары басылып чыкты. Инде беренче җыентыкның исеменнән үк
күренгәнчә, авторнын тормыш—яшәешкә карата шактый кырыс, кайчак
бәхәсле дә карашта торуын тоярга мөмкин. Балачак тәэсирләре, яшьлек
коллизияләре, армия чоры кичерешләре, мәхәббәт, яшәү—үлем турындагы
мәңгелек темаларның калку гәүдаләнеше—болар барысы да Михаил Тузов
лирикасының үзәгендә тора.
Әле чагыштырмача яшь. әмма инде танылып өлгергән шагыйрә
Александра Кашинанын “Кочевница сердца" исемле җыентыгының
басылып чыгуы да бер вакыйга буларак кабул ителде. Александраның
иҗаты самимилек, үзирониягә корылыш, яна формаларга тартылу,
экспериментлардан курыкмау белән игътибарны җәлеп итә.
Балалар әдәбияты берьюлы өч җыентыкка баеды. Бу—Борис Вайнерның
Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән "Нинзя изСамураевки”.
“Мәгариф" нәшриятында басылган “Чудесное зеркало" һәм “Школьные
хайку" җыентыклары
2008 елда Лилия Газизованың "В ладу с раэмирьем" дип исемләнгән яна
китабы дөнья күрде. Анда XXI гасырда язылган шигырьләр тупланган.
Җыентыкның бүленеше һәм бүлек исемнәренең бирелеше буенча
шагыйрәнең иҗатында нинди темалар үзәктә торуын күзалларга мөмкин.
Казанда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең иҗатын туплаган “Как время
катится в Казани золотое. ” исемле рус шигърияте антологиясе дөнья күрүе
(төзүчесе—Лилия Газизова) зур вакыйга буларак билгеләнергә лаеклы. Бу
җыентыкка язмышлары һәм иҗаты Казан белән бәйле йөз иллегә якын
шагыйрьнең әсәре керде Атарнын иҗат ителү чоры 1940—2005 еллар белән
билгеләнә. Татарстан Республикасының премьер-министры
урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева әйткәнчә, бу
жыентык—“Казан шагыйрьләренең тормышка, кеше шәхесенә һәм аның
бүгенге яшәешебездәге урынына карата булган карашларын туплаган
кечкенә бер энциклопедия".
Проза
Диас Вәлиев инде шактыидан фәлсәфи проза жанрына өстенлек бирә.
Үэенен "Откровение от Диаса” дип исемләнгән яна китабында ул. мөгаен, бу
жанр мөмкинлекләреннән ин югары дәрәжәдә файдалана Биредә автор яна
диннен хәбәрчесе буларак чыгыш ясый Язучынын фикерләре белән
килешмәскә, бәхәсләшергә мөмкин, әмма китап чыннан да кызыклы булуы
белән игътибарны жәлеп итә. Җыентыкка язган кереш сүзен Диас Вәлиев
түбәндәге юллар белән тәмамлый: "Бүген без Ходайга карата булган яна сүзнен
тик башында гына торабыз Киләчәктә күпме мосафир атлар әле бу юлга һәм
күпме ихлас укучы, җитлеккән укытучылар пәйда булыр!" Диас Вәлиевнын
икенче бер китабы—“Чужой" 2007 елда дөнья күрде. Ул сюжет ягыннан
үзенчәлекле “Я" романын, автобиографик “Чужой. или в очереди на Голгофу"
роман-документын һәм "Приключения двух героев" исемле роман-әкиятне
туплаган. Китапнын аннотациясендә язылганча, җыентыктагы әсәрләр
"сәерлек" "мөһсре"нә. беркадәр ирреальлеккә ия
Лев Кожевниковнын үзәгендә бер герой белән бәйле вакыйгалардан торган
берничә детектив повестьны туплаган “Красный прокурор" китабы дөнья
күрде Бу авторнын әсәрләре һәрвакыт мавыктыргыч сюжетка ия. ул үзе исә
әсәренен үзәген тәшкил иткән материалны яхшы белүе белән аерылып тора
Китап һичшиксез укучыларны кызыксындырыр дип уйлыйм
Рөстәм Сабировнын “Беглец" дип исемләнгән яна китабында авторнын ике
повесте урын алган. Алар бср-берсеннән шактый аерыла: берсе "Лесоповал"
дигән криминаль драмасы, икенчесе "Беглец" исемле тарихи фантазия Шулай
да эчке бер бөтенлек бу ике мөстәкыйль әсәрне бер исем астында
берләштерергә мөмкинлек бирә һәм бу исем үзен аклый Элегрәк Рөстәм
Сабиров үзенчәлекле шигырьләр язучы автор буларак билгеле иде Анын
хәзерге проза әсәрләрендә дә бу сизелә Автор сюжет төзү остасы гына түгел, ә
стиль остасы да.
"Сквозняк тишиньГ-Салават Юзеевнын повесть һәм хикәяләр тупланмасы
шулай дип исемләнгән. Салават Юзсев прозасына психологизм һәм тормыш
чынбарлыгын ачык чагылдыру, сюжет төзүдә оригинальлек һәм геройларынын
заманча бирелеше хас
Татарстан китап нәшриятында Инга Бикбулатованын "Любви все воэрасты
исемле повестьлар һәм хикәяләр тупланмасы басылды Инга Бикбулатова үзс-
күренекле педагог, анын балалар тәрбияләү өлкәсендәге новаторларча хе
шэтләре республикабызда кин кулланыла Авторнын әлеге китабы төрле буын
вәкилләре арасындагы мәхәббәт һәм дуслык хисен яктырту га багышланган
Инга Бикбулатова ижатында дөньяга һәм кешеләргә карата миһербанлы булу
идеясен үзәккә куя Соңгы ике ел эчендә Фәнил Галиевнен "Частный детектив"
һәм "На перекрестке судеб" китаплары дөнья күрде Китапта урын алган
повестьлар һәм хикәяләр мавыктыргыч, җиңел укыла Алар реаль фактларга
нигезләнгән һәм заманыбы шын актуаль темаларын үзәккә куеп ижат ителгән
Фәнил Галиев—"Татарстан республикасының атказанган юристы", ул үз әдәби
әсәрләрендә тудырган лөньянын чын асылын белеп яза.
Георгий Аристарховнын "Родом из дететва" романы әти-әниләрен
югалткан һәм ятим калган малайның аянычлы язмышын яктыртуга
багышланган Гомумән сугыштан сонгы еллар сабыйларының тормышы һәм
яшәү шартлары— әлеге Каын прозаигының гөп темаларыннан берсе Шулай ук.
Георгий Аристарховнын Боек ватан сугышы һәм анын геройлары турындагы
әсәрләре дә игътибарга «аек
Александр Архиповның "Синсокая" китабында авторнын новеллалары һәм
хикәяләре тупланган Бу китапнын төп темалары-мәхәббәт һәм кешеиен рухи
югарылыгы Язучы үз тормышында булган мөһим вакыйгаларга туктала, .нар
аша аерым бер шәхесләрне лә калкыта Мәсәлән, авторнын новеллалары
арасында республикабызда яшь буын язучыларны тәрбияләүдә «ур эш
башкарган күренекле әдип В В Корчагинга багышланганы да бар А. Архипов
үз әсәрендә В Корчагинны шагыйрь буларак кына түгел, ә гажәеп әңгәмәләшче
һәм үзенчәлекле шәхес бу ларак
та яктыртырга омтыла.
Мәскәүдә Евгений Суховның тарихи-документаль, криминаль һәм
тарихи- криминаль жанрдагы 18 китабы дөнья күрде. Евгений Сухов
китапларының гомуми тиражы унике миллионны тәшкил итә. Татарстан
китап нәшриятында анын "Волчья пасть" романы басылып чыкты.
Күренекле прозаиклар—Владимир Корчагин. Нонна Орешина. Диас
Вәлиев. Владимир Лавришко, Әхәт Мушинский, Рөстәм Сабиров. Лев
Кожевников. Евгений Сухов. Салават Юзеев—аларнын һәрберсенең үз
ижади юнәлеше, үз йөзе бар. әмма, шул ук вакытта, бер-берсенә охшамаган
һәм бер-берсен кабатламаган бу язучыларны бер бөтенгә берләштерүче
чалымнар дә бар. Алар иҗатына гуманистик рух хас. бүгенгенен
проблемаларын хәл итүдә охшаш юллар, чараларны күрү, тоемлау
үзенчәлеге бар. Заманыбыз чынлыгына нигезләнеп, язучыларыбыз аларны
чагылдырып кына калмый, ә үз геройларының гамәлләренә бәя бирергә дә
омтыла, ягъни билгеле бер дәрәҗәдә чор. тормыш, кеше яшәешенә
психологик анализ ясауны да максат итеп куя.
Драматургия
Күренекле язучы, драматург, эссеист Диас Вәлиевнын "Пророк и черт"
исемле пьесалар китабы дөнья күрде. Бу китапта авторның төрле елларда
язылган ун пьесасы тупланган. Аларда Россия тормышының XIX—XX
гасырлардагы драматик хәяте яктыртыла.
Бөгелмә драма театрында Борис Вайнернын “Сюрприз для волка"
спектакленең премьерасы узды. Казан курчак театрында Лев
Кожевниковның А. Лингреннын атаклы "Малыш и Карлсон" әсәре буенча
сәхнәләштергән спектакле куелды. Шулай ук. театр
репертуарында—Наилә Ахунованың "Здравствуй. ежик1". Борис
Вайнернын "Алмазная гора", "Сказка волшебной ночи". "Три поросенка:
новые приключения". Лев Кожевниковның "Мука-иокотуха", Туси-лебеди .
"Щелкунчик" спектакльләре Казаннын Яшь тамашачылар театрында
Александр Воронинның "Полеты в параллельных мирах" комедиясе
сәхнәләштерелде.
Тәрҗемә
Бу өлкәдә без. Татарстан Язучылар берлегенең рус секциясе
кысаларында әдәби тәрҗемә бүлеге булдырылуы нәтиҗәсендә, яна
биеклеккә күтәрелдек дип әйтәсем килә (дөрес, иң беренче чиратта
шигъриятне күздә тотыла).
Соңгы елларда Татарстан җитәкчелегенең бу мәсьәләгә карашы унай
якка үзгәрүе сәбәпле, тәржемә өлкәсендә дә җанлану сизелә. Әмма, ни генә
дисәк тә. буш җирлектә генә берни дә шытып, үсеп китә алмый. Мин бу
урында Казан тәржемә мәктәбенең күптәнге һәм көчле традицияләре
турында әйтеп үтмәкче булам һәм кайбер исемнәргә дә тукталам;
болар—Мария Елизарова. Александр Бендецкий. Геннадий Паушкин.
Кыям Миңлебаев. Марсель Зарипов, Рөстәм Кутуй. Николай Бе ляев. Марк
Зареикий, Вячеслав Бәширов. Эльмира Блинова. Сергей Малышев. Роза
Кожевникова. Борис Вайнер һ. б.
Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган мастер-класслар
Мәскәүнен танылган тәрҗемәчеләре—Россиянең Шигърият академиясе
Президенты Валентин Устинов һәм "Дом Ростовых" язучылар
берлекләренең Халыкара берләшмәсе журналының редактор урынбасары
Денис Устинов—җитәкчелегендә үткәрелде.
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы. Татарстан
Язучылар берлеге һәм "Дружба народов" журналы редакциясе тарафыннан
2007 елнын 23- 25 апрелендә үткәрелгән Идел буе язучылары һәм
тәрҗемәчеләренең Форумы зур вакыйга буларак бәяләнә ала. Биредә
Мәскәү. Башкортстан. Чуашстан. Марий-Эл. Удмуртиянең күренекле
язучылары катнашты. Форум кысаларында хәзерге әдәби тәржемә эшенең
торышы, анын проблемалары һәм перспективалары турында җитди
сөйләшү барды. Шулай ук биредә "Бүгенге татар прозасы" антологиясен (I
кисәк)
тәкъдир итү дә булды.
Саҗидә Сөләйманованын Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән
"Насдине со звездами" исемле беренче тулы тәрҗемә җыентыгы әзерләнеп
бастырылды Аны әзерләүдә Лилия Газиэова. Алена Кәримова. Наил
Ишмөхәммәтоатар актив эш алып барды Шул ук нәшриятта шагыйрь
Мөхәммәт Мирзанын "Дорога к тебе‘ тәрҗемә җыентыгы басылып чыкты
Китапны әзерләүдә Сергей Малышев. Михаил Туэов. Алена Кәримова. Наил
Ишмөхәммәтов. Талия Шәрәфиева катнаштылар Аларнын тәрҗемәләре
Мәскәү белгечләренең дә югары бәясенә лаек булды
Татарстан китап нәшриятында Габдулла Тукайнын сайланма әсәрләр
җыентыгының рус телендә дөнья күрүе (төзүчеләре—Гәүһәр Хәсәнова һәм
Сергей Малышев), шулай ук. игътибарга лаек күренеш Бу җыентыкка
Мәскәүдә һәм Казанда нәшер ителгән ин яхшы тәрҗемәләр кертелгән.
Гәүһәр Хәсәнова тәрҗемәсендә “Полуденный закат" дип исемләнгән
бүгенге татар прозасы үрнәкләрен туплаган янә бер җыентык дөнья күрде
Биредә рус укучысы Мөхәммәт Мәһдиев, Әнәс Хәсәнов, Әхәт Гаффар.
Марсель Галиев. Рканл Зәйдулла. Зиннур Хөснияр. Ризван Хәмид. Вахит
Имамов. Камил Кәримов. Факил Сафин, Фәрит Гыйльми кебек татар
язучыларынын ижаты белән таныша алачак.
Рус һәм татар телләрендәге параллель текстлардан торган "Мунаджаты"
(“Мөнәҗәтләр") җыентыгы дөнья күрде "Мөнәҗәт" сүзе гарәпчәдән тәрҗемә
итсәк, ялгыз калып. Аллага ялвару, сыгыну, мактау сүзләре әйтү, гөнаһлардан
чистарыну дигәнне аңлата Бу исем белән татар әдәбияты һәм хатык авыз
иҗатында тулы бер жанр—дини тезмә әсәрләр аталып йөртелә. Югарыда искә
азынган җыентыкта күренекле шагыйрь Сергей Малышевның тәрҗемәләре
тупланган. Сергей Малышев тәрҗемәсендә тагын бер китап — Нәкыйп
Каштаннын "От января до декабря" дигән балалар өчен җыентыгы да дөнья
күрде.
Мәркәзебездә әдәби тәрҗемә буенча конкурс үткәрелде, анда танылган
олпат остазлар белән беррәттән яшь көчләр дә катнашты Рус һәм татар
шагыйрьләре, прозаикларыннан торган жюри әдәби тәрҗемәләрне түбәндәге
критерийлар буенча бәяләде бу—мәгънә һәм фонетик бирелеш буенча
тскстнын оригиналына якынлыгы, образ һәм метафораларның төгәл
гәүдәләнеше "Татар шигъриятен русчага тәрҗемә итү" номинациясе буенча
урыннарны Сергей Малышев. Лилия Газиэова һәм Алена Кәримова бүлеште
"Татар прозасын русчага тәрҗемә итү" номинациясе буенча җиңүчеләр
буларак Наил Ишмохәммәтов. Гәүһәр Хәсәнова. Талия Шәрәфиева танылды
Наилә Ахунова сценариесс буенча Казан кинохроника студиясендә
Казанда яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә Ольга Овчинннкованын тормышы
турында “Ластчы цвета җизни" (режиссеры- Борис Максимов) дип исемләнгән
фильм төшерелде Фильм авторлары "Кино без барьеров" Республика
кннофорумында лауреат булдылар "Золотой Минбар" ("Алтын мөнбәр")
Халыкара фестивалендә язучы, режиссер Салават Юзсев Тукай образын
гәүдатәндерүче фильмы өчен Знчс дәрәжалс махсус призга ия булды һәм
шушы ук фильмы өчен Мисырда үткәрелгән "Краенос море" (“Кызыл диңгез")
Халыкара кинофестивалендә—"Гран-при '. Золотой бубен" ("Алтын
кыңгырау") 11 нчс халыкара тслефестивалсндә ин яхшы режиссура өчен
бирелүче призны яулады
Күренекле язучы Әхәт Мушинский 2006 елда “Анас—Ананас" исемле
балалар китабы өчен Россиянен “Заветная мечта" милли әдәби премиясе иясе
булды
Бөтснроссия күләмендә үткәрелгән “Исламский прорыв" бәйгесендә
безнен прозаигыбыз Марианна Вәлишева призерлар исемлегенә керде
Соңгы елларда рус секциясе әгъзалары булган я зучыларнын һәм
шагыйрыәрнсн ижаты "Татарстан". "Казань ". "АНКО" журналларында даими
басылып килде Шулай да рус телендә иждт итүче авторларның төп басылу
мәйданы булып элеккечә "Идел" журналы кала бирә
Безнең секция әгъзалары, үз әсәрләрен Мәскәүнен һәм Россиянен ин
мәртәбәле әдәби журналларына да тәкъдим итәләр “Дружба народов . " $намя
Октябрь "Наш современник". "День и ночь". "Арнон "Юность". "Мурэилкл
Вссслыс картинки". "Простоквашино". Литсрагурная Россия". "Лигерагурная
газета" кебек
б. .к У •
газета-журналларда Рөстәм Кутуй. Сергей Малышев. Борис Вайнер. Ольга
Левадная. Лилия Газизова. Альбина Әпсәләмова. Алена Кәримова. Нонна
Орешина. Диас Вәлиев. Айдар Сәхибзадинов, Майя Вәлиева. Салават
Юзеев кебек авторларның әсәрләре даими күренеп килә. Бу хәл
язучыларыбызнын Россия күләмендә дә абруйлы булуы турында сөйли.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган, әмма Россия әдәби
мохитендә, матбугатында исемнәре яхшы таныш авторларга да тукталып
үтәсе килә Болар— прозаик Денис Осокин. шагыйрьләр Тимур Алдошин.
Алексей Остудин, Глеб Михалев. Анна Русс. Ольга Овчинникова.
тәнкыйтьчеләр Рөстәм Галиев. Артем Скворцов. язучы-фантаст Сергей
Челяев. Алар—Россиядә чыгып килүче газета- журналларда ижатлары
белән күренгән һәм Россия күләмендәге һәртөрле әдәби премияләргә лаек
булган язучылар.