ВАТАН ХАКЫ


ПУБЛИЦИСТИКА
I
Публицистика—әдәбиятның ин ватани гөрс Әгәр һәр әдәби жанрда Ватан хакы дигән мәгьрүр хак өлешләтә генә чагыла алса, публицистика исә тулаемы белән Милләт һәм Ватан турындагы Жыр. ялкынлы вә сагышлы Риваять ул Шуна күрә дә. безнең татар милләте кебек дәүләтсез гомер кичерергә мәжбүр булган милләт публицистикасы—бу. гомумән алганда, ил тел сакчысы, патриотик жанр, сәяси, икътисади, социаль һәм. беренче чиратта, милли изелү, мәдәни мәгърифәт хокуксызлык сагышы белән сугарылып, әдәбиятыбызның ин укыла торган төренә әверелде Публицистика—безнен исән-сау булуыбыз чамасын белгертә торган кан басымыбызның барометры Публицистиканың төп сыйфатлары-рухи матурлык, батырлыкка, социаль гаделлеккә чакыру Димәк, татар әдибе исемен йөрткән әдип, ул нинди генә жанрда эшләмәсен, рухы белән матур, батыр, социаль гаделлек көрәшчесе Милләте һәм Ватаны хокуклары өчен көрәшче булып калырга бурычлы Кайчандыр әйтелгән фикеремне янадан кабатлыйм татарда публицист булу-ул үзеннен кәгазь битедәй кадерле, ап-ак. юка. нәфис телен белән хокуксыз жәмгыятьнен чүпле урамын милләтне яклап-нлап. чистартырга тырышу
курку белмәгән йөрәк, гаделлек хакына ата-анасын, туганнарын да кызганмаган жан профессиясе. Мин бирегә мисал итеп Гаяз Исхакыйнын "Ике йөз елдан сон инкыйраз” дигән публицистик романын, шул ук Горькийнын 1918 елда чыккан "Несвоевременные мысли". Иван Буниннын "Окаянные дни’ дигән әсәрләрен китерер идем.
Кемнәр публицист, ниндирәк язмалар публицистика дип атала ала? Бездә чын публицистика һәм публицистлар бармы? Уйлана торгач, шундыйрак фикергә килдем: бездә соңгы еллардагы ин зур публицистик казаныш булып Мансур ага Хәсәнов. Гомәр ага Сабиржановлар җитәкчелегендә чыккан тарихта беренче өч томлык “Татар энциклопедиясе" исәпләнергә тиеш түгел микән? Бездә теге яки бу микъдарда публицистикага дәгъва иткән ижатнын биш төре бар: 1. Телче-әдәбиятчы. тарихчы, этнолог, социолог-политолог һәм башка шундый галим-белгечләребезнең фәнни публицистикасы. 2. Көндәлек матбугаттагы журналистлар, үзешчән тарихчы- телчеләр, үзешчән язучылар, хәбәрчеләр публицистикасы 3. Халык депутатларының парламенттагы һ.б. чыгышларын соңыннан публицистика исеме астында бастырган язмалары. (Классик мисал: "Роберт Минуллин. " Шагыйрь генә булып кал алмадым") 4. Язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һ. б. публицистикасы. 5. Саф публицистлар публицистикасы. Ни кызганыч, бездә сонгысы юк. булса да бик аз микъдарда Кино, радио-телевиление публицистикасы да юк. Бердәнбер “саф" публицистыбыз Тәүфикъ Әйди 2001 елда безне ташлап китте "Татнефть" отчетлары белән 40-50 ел туенып яткан икенче бер урыс телле публицистыбыз Марсель ага Зарипов та әллә картая төште, әллә “Бәллүр каләм" конкурсында автомобиль алып, морадына ирешкәч, матбугат битләрендә күренмәс булды Аллага шөкер, калган дүртесе бездә бар. Хәер, ялгышам. 2007 елда бер саф публицистыбыз ялт итеп күренеп калган икән. Ул—татарның йөз аклыгын татарның үзеннән дә ныграк яклаган немец Карл Фукс Аның белән безне татарча Марсель Гали таныштырды. Рәхмәт аңа. Татар бит ул берсен-берсе ашый гына, ул үзен якламый, аны татар үзе түгел, урыс Худяков, Лев Гумилевлар яклады, урыс Александр Ключарев. ябрәй Натан Рахлиннар мактады. Шуңа күрә татар киләчәге өчен бүген үз милли газеталары түгел, урыс телендәге чын татар газетасы “Звезда Поволжья" көрәшә. Моның өчен үз исәбенә газета чыгарган Рәшит туганыбыз Әхмәтовка зур рәхмәт. Язучыларыбызнын (темалар актуальлегенә кагылмыйча) матбугат битләрендәге активлыгын күрсәтсәк, хәл болайрак. Әлбәттә, алар якынча саннар. Миндәге мәгълүматләр нигезендә әйткәндә. 2005-2007 еллар матбугатында ижтимагый-публицистик темаларга язучыларыбыздан беренче урында Фәүзия Бәйрәмова—170. Туфан Минуллин—130. Асия Юнысова—120. Рәзил Вәлиев үзе белән әңгәмәләрне дә кертеп—79, Марсель Гали—70. Рабит Батулла—70. Рафаэль Мостафин—69. Фәнзаман Баттал—61. Айдар Хәлим—40. Ркаил Зәйдулла—30. Рәфыйк Шәрәфиев—27 тапкыр катнашкан.
II.
Милләт язмышында аны нык кына айныткан вакыйгалар була. Безгә, егерме беренче гасырга чыккан татар язучыларына, аерым көчләрнең безнең милләтне ачыктан-ачык бетерүгә, талый-талый. күзен йомдыруга алып барган чорда яшәп газаплану миссиясе төште. Аһ. авыр нәрсә бу; хак үлем авыр, ә бу үз күзләрен белән милләтеңне үләт базына илтү күренешен күрү, кичерү хак үлемнән миллион тапкыр авыр! Нишлисен, яшисе килә бит. шайтан алгыры!. Шул ук вакытта Казаннын меңьеллыгы безне милли горурлык белән сугарып, берүк вакытта тәртипсез төзелеш вакханалиясендә милли. Иске һәм Яна Бистәле. Суконкалы. Бишбалталы. Печән Базарлы Казанны—Тукай. Әмирханнар. Такташлар Казанын мәңгегә югалту белән айнытты. Безне чүп китап, көнлекче язучылар басты—чын китапка, чын язучыга кадер бетте. Шулай да. айну—куаныч. Иске Казаннын истәлекле корылмаларын сипләү ысулы белән саклап калу, иске Матбугат йортыннан чыкмау, аны саклау очен бераз соңлап булса да татар матбугаты—беренче чиратта "Ватаным Татарстан". "Мәгърифәт", "Шәһри Казан", "Татарстан яшьләре". "Звезда Поволжья" газеталары. “Казан утлары". "Идел". “Эхо веков" журналлары редакцияләре. Татарстан китап нәшрияты, бигрәк тә "Мәгариф" китап нәшрияты, язучылар, журналист-публицистлар тырышлык салып карады каравын, әмма жир өчен
барган аяу белмәс капиталистик көрәштә бу мираснын сиксән-туксан проиенты яндыртылган-жимертелгән иле. 2005-2007 еллар кебек фронталь, атегә баш-акыл анлап җиткермәгән (каян, кемнән килә бу атака?!) милли чигенүләр чорында милләтнен тарихи ихтыяры— достоинствосы өчен көрәшне милли-ижтимагый фикеребезнен авангарды булган “Казан утлары", анын баш мөхәррире Равил Фәйэуллин тирәсенә тупланган татар зыялылары җитәкләде 2004-2006 елларда журнал алып барган “ Безнен заман герое" дигән әдәби бәхәс җимерелгән татар милләтендә шәхес феноменын аякка бастыруга ирешү буенча юллар-чаралар эзләүдә тарихи факторга әверелде Бу редакция нен сонгы егерме елла кылган гамәл и - публицистик батырлыкларынын ин зурысы иде. Әмма, ни кызганыч, бәхәснен уртасында кызып кына барган конструктив сөйләшү азакка таба сүндерелде, татарча язып-анлашып та. империаль амбиция кысаларында яшәүнең рәхәтлеген алга сөргән язучылар гавамынын бер канаты сөйләшүне мөнәсәбәтләрне ачыклауга, буш сүзгә кайтарып калдырды
2006 елда журналның мененче санына багышлап чыгарылган “Сүнмәс утлар балкышы" дигән капиталь хезмәт милләтебезнең мен еллык мәдәни тарихын инде тагын бер тапкыр черемәс фикер гранитында раслаган рухи капталыбызга әверелде Кыска гына вакыт эчендә, редакциянен үз көчләре белән генә чыгарылган мондый энциклопедик басма-фолиант Казанны саклаганда шәһит киткән бабаларыбызга һәйкәл ул. Бу гигант хезмәт өчен редакция коллективына, беренче чиратта Равил Фәйзуллинга, анын урынбасары—ару-талу белмичә, җиренә җиткереп төзегән шагыйрь, күренекле публицист Рәфикъ Юныска рәхмәтебезне җиткерәсем килә.
“Мәгариф" нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлисвнен изге башлангычы белән күп авторлар тарафыннан язылган һәм нәшрият тарафыннан чыгарылган уникаль хезмәт—“Матбугат Йорты-гомер китабы" дигән уникаль хезмәт тә шундыйлар рәтеннән. Житмеш ел буе татарнын йөрәге булып хезмәт иткән атаклы Матбугат Йортының мәдәният каргасыннан сызылып ыргытылуына багышланган бу китапны тетрәнмичә уку мөмкин түгел.Нинди якты сагыш' Гомумән алганда, сонгы ун- унбиш елда татар өчен "Мәгариф" чыгарган көрәшчел китаплар армиясен безгә гадел бәяләр көннәр килде Тартынмыйк, җылы сүз әйтик!.Бу нәшриятны ачтырган өчен Президентка да рәхмәтебезне җиткерик!
Шунысын гына әйтәм: бүгенге көндә титул эчтәлегендә “Публицистика" дигән рубрикасын саклаган һәм әдәбиятыбызның бу көрәшчел жанрын үстерә килгән бердәнбер журнал булып “Казан утлары" кала килә.
Баш мөхәррирнең Татарстан Президенты Минтимер Шәймисв белән 2006 елнын март санында басылган әнгәмәсе татарнын күренеп яки күренмичә су астыннан төртеп торган проблемаларын барлауда тарихи әһәмияткә ия булды Баш мөхәррирнең “Кигап гасыры бетәме1’". “Мен сан—миллион уй". “Яшәр безнен журналыбыз!" кебек һәм башка шундый яна елга кергәндә яки аерым сан өчен махсус язылган, әле яналыгы белән жанрын да төгәл билгеләп булмаган бик тә үзенчәлекле, нечкә зәвык, уратып-уратып кызыктыру белән язылган аналитик мәкалә-мөрәҗәгатьләре бүгенге укучыга зәмзәм суы кебек кирәк
Кызганыч. “Публицистика"дигән рубрикада, баш мөхәррирләрнең укучыларга әтрафлы мөрәҗәгатьләре дә башка бер генә журналыбызда да—“Идел дә дә. “Мәйдан"да да. Гатарстан"да да. “Мирас та да күренми “Татарстан"да Разил Вәлисвнен инде мәрхүм (урыны җәннәггә булсын1) академик Мирза Мәхмүтов белән Алсу Мусинанын Валерия Порохова белән. Нияз Әхмәдуллиннын Рафазль Хәкимов белән әңгәмәләре. Азат Ахуновнын Кузьма Мининнын Киришә Миңлебаен дигән керәшен татары булуы турындагы язмалары күңелгә хуш килерлек Тирән публицистика әлегә “Идел"дә юк дәрәҗәсендә Шунысы шатлыклы, басмага баш мөхәррир булып Нәбирә Гыйматдинова. баш мөхәррир урынбасары булып галантлы публицист, гирән белемле кардәшебез Азат Ахунов килгәннән сон фикри торгынлык бозлары эри башлады Себастиан Цвиклинскинын Ахунов әзерләгән “Татарлар Алманиилә". анын үзенең "Тагар телевидениесе-аны күрер кон җиттеме0" “Гадел Россия гадел түгел", “Исламмы яки мәҗүсилекме’" дигән хезмәтләре әдәбиятыбызга сирәк бер фикер иясе килүен раслый Милләтнен бу егеттән бик күнне көтәргә хакы бар Журналга публицистик рухны һаман да шул Зәйдулла каланчалары"ңда доггья күргән урыс дәүләти терроризмына каршы “Карачкы".
"Китап белән хушлашу" кебек көчле чыгышлары. “Иләт'. “Жәлил эзләре". "Кадерсезлек" шикелле публицистик хикәяләрен кертергә тырыша Зәйдулланың каланчада ятып. "Эчкечелек, синнән ничек котылыйк?'. “Йәгез, бер чукыныйк!” дип чакырулары һичшиксез игътибарга лаек. Әмма еш кына шәхси симпатия- антипатия принцибыннан чыгып көн күргән "Каланча да. кайчакта тирә-юньдә ут-мазар чыкса, йә пожарникнын үзен, йә шланг-гидрантын табалмыйлар, тапсалар, су мичкәсе коргаксыган булып чыга.
"Мәйдан" журналында да публицистика юк дип әйтерлек.Көне-төне архивларда утырмыйча, аннан-моннан, көндәлек матбугат битләреннән сыдырып салып. Пугачев заманнарындагы самозванный полковникларны санау белән шөгельләнү туйдырды. Матбугаи культурасы ягыннан бик түбән булып, район газетасы дәрәҗәсеннән күтәрелмәгән, җитәкчелеге шәхси амбициядән чыгып, популизм артыннан куып, кем тели шуна махсус рекламный саннар чыгару белән мавыккан, каләмдәшләрен укып бармау, башка төрдәге әдәби наданлык нәтиҗәсендә әдәби караклыкның, күчереп язу-үзләштерүнең, күптән билгеле нәрсәләрне "ачыш" итеп тәкъдим итүнен төрле ысуллары чәчкә аткан бу журналнын тоткан мәсләген гомумммилли максатка ярашлылык принцибыннан чыгып ачыклар көннәр җитте Журналда әдәби тәнкыйть бөтенләй дә юк. җитәкчелек, бөеклек чире белән чирләп, тәнкыйтьне кабул итми, монын нәтиҗәсе журналның түбән сыйфатында чагыла. Әгәр дә Фәүзия Бәйрәмова. Айдар Хәлим һәм башка йөкне җигелеп тарткан җирле авторларның әсәрләре бу журналда инде менә ун елга якын күренми икән, нәрсә, монын сәбәбе аларның "бик начар язуында" гына түгелдер бит? Кайчандыр без ачып биргән басмада безнен әле бер әсәребезне дә басканнары юк.
"Мирас"—фәнни-академик журнал. Аның бурычлары икенче. Шулай да. публицистика белән сугарылган хезмәтләр анда да күренгәли. Мин. мәсәлән, могьтәбәр галимнәребез Әхмәт Сәхаповнын Гаяз Исхакый һәм башка классиклар ижатын публицистик яссылыктан өйрәнү. Марсель Әхмәтжановнын борынгы әдәбият, эпитафика. шәҗәрәләр һ. б. ш тармаклар буенча язылган хезмәтләрен, Рәмзи Вәлиевнен Вәисев һәм вәисевчеләр хәрәкәте турындагы гамәли эзләнүләрен татар милли-азатлык хәрәкәтенең иң ташландык, ин өйрәнелмәгән өлкәсен объектив яктыртуда мөһим адымнарның берсе дип саныйм. Күптән түгел бу журнал ("Мирас". 2008. № 3) күренекле, әмма онытылган, безнен күбебез ишетеп тә белмәгән телче- этимолог. Бөре педагогия институты профессоры Рифкать Әхмәтжановнын күптән көтелгән сенсацион "Татар этнонимикасы" дигән хезмәтен бастырып чыгарды. Бу— татар-башкорт телләренең этнонимик чагыштырмасы турында тирән публицистика. Укымаган булсагыз, укырга киңәш итәр идем.
Ш.
Безнен публицистика бүген ике өлештән тора: анын ун-унбиш проценты гамәли публицистика, калган сиксән-туксан проценты "кирәк-кирәк" дип чәпчүдән, үзебезне мактау һәм макташудан узмаган мыжыклар публицистикасы
Гамәли публицистикабызның ин авыр йөген ир-егетләргә биргесез талант, энергия һәм киеренкелек белән хатын-кыз каләмдәшебез—мөхтәрәмә Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова тартып бара. Мондый шәхес—язучы, тарихчы, көрәшче хатын-кыз Рәсәйдә бөтенләй дә юк. башка милләтләрдә—булсалар да. бармак белән генә санарлыктыр. Күптән түгел "Чит илләрдәге татар әдәбияты" дигән уникаль монография чыгарган әдәбиятыбыз тарихчысы Хатыйп Миннегулов "Сөембикә" журналындагы Фәүзиябез турыңдагы мәкаләсен "Йөз ирнең эшен эшләр" дип бик дөрес атаган. Фәүзия ханым, кайчандыр, менә дигән прозаик, милләт бәхете хакына ялкынлы публицистика, татарнын канлы тарихы эченә кереп, үзенең лирик прозасын корбан итте. Кыска гына вакыт арасында дистәдән артык публицистик китаплар, документаль-популяр романнар язып, "таралып яткан татар илен" бер йодрыкка туплый һәм татар этносы бердәмлегенә янача караш тудыра алды. Татарстанны ваххабит-террористлар оясы итеп күрергә теләгән Лубянка бер гаепсез
татар һәм урыс телендәге матбугатта беренче булып Фәүзия күтәрелде Чиләбенен атом күлләрендә илле ел буе череп яткан татар Мөслимнәре һәм Чибәркүлләре фаҗигасен ул татар фаҗигасе итеп кенә түгел, бар Рәсәй. бар дөнья фаҗигасе итеп күтәреп һәм татар милләтен японнардан кала икенче булып атомнан зыян күргән милләт статусына кертү өчен атом державаларының парламентлары эшли алмаган эшләрне эшләп. Фәүзиябез күтәрелде
Әмма Фәүзия Бәйрәмойа һәм анын иҗтимагый тормышы, әдәбияттагы роленә килгәндә күнелне күптән кырып килгән нәрсәләр бар Шул хакта әйтеп китмичә булмый, бу татар әдибе дигән олы исемнен абруен төшерә Кайберәүләр, менә дистә еллар инде, бу хатыннан көнләшәләр, гавамнын наданлыгы, караңгылыгыннан файдаланып, кара йөрәкле урыстан да әшәкерәк итеп пычратырга тырышалар
Хисап чорында безне куандырган тагын бер зур публицистыбыз Рафаэль Хәкимовны мин аерым бер канәгатьлек белән телгә алам Без аны күптән түгел Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителүе белән котлыйбыз.Урыс телендә чыккан "Где наша Мекка?" китабыннан сон анын "Казан утларында" 2006-2007 елларда басылган “Татар рухы" китабы татарнын политологик публицистикасында атегәчә булмаган күренеш Ул гамәли-кануни хезмәт Минем аны укыганнан сон гатарнын бигүк ерак булмаган киләчәктә дәүләтле булачагына ышанычым артты Мин Рафаэль туганны уңышы белән котлыйм. Кем укымаган, аны кичектермичә укып чыгарга тиеш. Аны миллион данәдә урысча һәм татарча бастырып, дөнья буйлап таратырга кирәк. Дөрес, анын Татарстан Президенты ярдәмчесе вазифасыннан китүе безне хафаларга төшерде. Мәскәү державникларынын. башкортчыл шовинистларның мона ничек куанганын күрсәгез' Икенче бер андый кинәшчене Президентыбыз таба алмас кебек Президент аны барыбер дә үз тирәсеннән һәм Тарих институты белән җитәкчелек итүдән җибәрмәсен иде. Чынлап та Рафаэль Хәкимов үзе дә. Президентның Колшәриф мәчете. Татар энциклопедиясе. Тарих институты, Кремль тыюлыгы кебек берничә генә уңышлы "проскт"лары арасында ин уңышлы “шәхес - проскт" ларның берсе иде. Ул безнең иҗтимагый фикергә, гам ат и публицистикага Әбүгалисинә кебек мәгарәдән килеп чыкты һәм фикере белән барыбызны да яктыртты. Яшермим. Рафаэль Хәкимов татарнын империя иләге аша егерме беренче гасырга үтә алган ин акыллы, кабатланмас затларнын берсе. Ул. белеме белән физик булса да. үзе гел генә күләгәдә кала торган тырыш урынбасары, тарих фәннәре докторы Фәрит Солтанов кебек икенче бер могтәбәр зат белән берлектә килешеп эшләп, тарихыбызда беренче тапкыр менә диын Тарих институты оештырып. Казанның меньеллыгын исбатлау. Кремльдә масштаблы казынулар атып барып, меньеллыкны дөньякүләм үткәрүгә, үзләре тапкан акчаларга йөзләгән сирәк китаплар. “Тагар тарихы", картографик “Татарика" кебек капиталь хезмәтләр . Татар энциклопедиясенең оч томын чыгаруга зур өлеш керткән һәм башка дистәләгән проектларны әтисе, сөекле шагыйребез Сибгатага Хәким (урыны оҗмахта булсын'» кебек салмак тыйнаклык белән тормышка ашырган егетебез ул
Хәкимов бүгенге империать шовинизмның Ильминскне ролен башкарган Рәсәй Этнография һәм антропология институты директоры. Башкортстан татарларын башкортлаштыру теория-практикасының атасы Валерий Тишковнын чын йөзен ача. ул аны тарихи этнографиянең манипуляторы дип. анын хезмәтләрен “Урыс этнографиясенең кояш баешы" дип атау батырлыгына ирешә Хәкимов ниндидер мәҗүсичелек. ясалма төрки тел. чөй язулары нигезендә кире Алтайга кайту белән мавыгучыларны кисәтә Габигый ки. бер-берсе белән җитәкләшеп йөргән панславян һәм пан башкорт идеологияләренең буш сүз булуын раслаган Хәкимов дәүләти урыс һәм башкорт шовинизмының кан дошманына әверелде
Күренекле политолог, төркият галимебез Рафаэль Мөхәммәтдинов та нәгижате эшли. Мөхәммәтдиновнын “Звезда Поволжья* да чыккан *Во зрождснис возможно?» дигән мәкаләсе укучыларда фурор тудырды
Гөлчәчәк Галиеванын “Күнетсмә якын затлар" дигән әдәби-публицистик китабы да укучыларыбыз күнсленә хуш килде
Марсель Галинсн бу чорда чыккан “Рух" китабын ин җылы хөрмәт белән телгә алырга кирәк Якты млнгай Якты тел Рабит Батулланын "Как сохранить единство России?", “От собаки к горилле" кебек “Звезда Поволжья" да чыккан
булсын" исемле саллы китабына карата да шул ук унай бәяләрне әйтергә кирәк Әмма Марсель дә. Батулла да. мина калса, һәркайсы үз микъдарында бөеклек чире белән чирли кебек.
Ике съезд арасында ижтимагый халәтебездә эз калдырган чыгышлар арасында мин публицистикабызның карт зубры Фәнзаман Батталнын "Ватанлылар һәм ватансызлар", аеруча “Бу дөнья кемгә кала?" дигән памфлетларын атар идем. Батталны бездә бердәнбер памфлет остасы дип атарга мөмкиндер. Бу дөнья кемгә кала?» дип бик куркыныч сорау куя автор. Кемгә кала’ Безгәме, әллә тегеләргәме? Язучы 2001 елнын 11 сентябрендә Нью-Йорк Сәүдә Үзәгендә булган шартлатуны нацистларның 1936 елда Германия рейхстагын яндыру белән тинли. Монын провокацион асылын ача. Татарга мондый шартлатулар көне-төне бара, ди автор Йоклыйбыз, эндәшмибез генә. Сәүдә Үзәгендәге шартлау төтене таралып өлгермәстән президент Буш анарда ислам террористларын гаепли башлады Баксан, бу яһүд рәссамнарының шәрә Мөхәммәт пәйгамбәрнең карикатураларын тарату. Иракка бәреп керү, мөселман кулы белән Сәддам Хөсәенне асу өчен кирәк булган икән Укытучыларга 2008 елдагы хезмәт хакын күтәрү, әйтүләренчә. "эчке резерв''—мәктәпләрдән кыскартылачак татар теле-әдәбияты укытучылары исәбенә барачагын шул ук шартлатулар исәбеннән күрергә мәжбурбез. Татарга террорист исеме ягу өчен Кукмарада нефть үткәргечләре буйлап баганалар шартлаггыралар. Бер гаепсезгә утырталар. Чынлап та. дөнья кемгә кала? Әгәр Алексий II татарлар алдында көчләп чукындырганнары өчен гафу үтенмәсә. анын мөрәжәгате белән урыслар якындагы 25 елда мөселманлыкка күчмәсә. Рәсәй империясе җимереләчәк, дигән фикергә килә дә. автор бу дөньяның, без йокласак, якын һәм чит күршеләргә калачагына ишарә ясый.
Безнең арада Рәфикъ Юныс дигән сирәк дәрәжәдә талантлы, үзенчәлекле публицист һәм шәхес яши. Кайчандыр ул “Татарстан референдумы" дигән бик көчле китап язган иде. Анын “Безне санадылар" дигән баш астында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән “Казан утлары"ндагы халык санын алуга багышланган әнгәмәсен яратып укыйсың. Теманы жиренә җиткереп тәфсилләүдә, фикри аныклык һәм темага җитди килүдә безнен барыбызга да Рәфикъ дустыбыздан үрнәк аласы бар. Шундый ук эз калдырган публикацияләр исәбеннән карт гвардия—ветеран публицистыбыз Локман ага Закировнын. Фәндәс ага Сафиуллиннын "Звезда Поволжья"дагы мәкаләләр серияләре. Миргазиян ага Юныснын “Бер генә телле Россия". “Исергәпкә Мәскәүдән хат". Рәфыйк Шәрәфиевнен “Бүген кайсыбыз Татищев ролендә?", яшьрәкләрдән—үзенә бер союзда торган Зөлфәт Хәкимнен бик тә яхшы “Җинаятьче жингән җирдә”. Рәшит Фәтхрахманнын “Киләчәген бармы, туган тел?". “ Тукайны укырлыкмы әлифбабыз9" ."Иблискә гыйбадәт". Асия Юнысованын "Тын почмакта Такташка урын юк". "Татар китабын яклап". Нурулла Гарифның “Мәскәү—Казан арасы гасырлар ярасы", бик тә өметле публицистларыбыз Искәндәр Сираҗиның “Кемгә һәйкәл куябыз?". “Елак милләткә әверелеп барабыз". Рөстәм Зариповнын дистәләгән мәкаләләрен атарга мөмкин
Соңгы вакытта бездә ниндидер “эзотерик язмалар" дигән жанр, хәтта анын Сократлары да үсеп җитеште. Мин эзотериканын нәрсә икәнен белми идем. Бу хакта сүзлекләрдә дә юк икән. Көчкә таптым. Баксан. ул "яшрен. серле, дини йолалар, мистик тәгьлимәтләр. магия формулаларында белеме булган кешеләр өчен генә булдырыла торган махсус фән" икән. Солтан Шәмсинен "Күк капусы ачылса ". Рашат Сафиннын “Татар миссиясе" дигән күп томлы эзотерик хезмәтләре дин белән мәҗүсилек арасында тирбәлсәләр дә. болай караганда, фикер массажы, фикер гимнастикасы урынына укып карарга кызык кыналар. Әмма алар, минем карашка, публицистика таләпларына җавап биреп, шул фикер гимнастикасы булудан ары үтәлмиләр кебек. Тиз арыталар. Хәрәкәт кирәк. Гамәл кирәк.
Ватан, милләт хакына публицистика белән сугарылган күп санлы хезмәтләр арасында танылган галимнәребез, шулай ук милли матбугат ветераннары Миркасыйм Госманов. Марсель Әхмәтжанов, Хатыйп Мнңнегулов. Тәлгат Галиуллин, Мәхмүт Әхмәтжанов. Рәмзи Вәлиев. Индус Таһиров. Булат Солтанбәков, Фәнис Исламов. урта буын галимнәр, чын дәрәжәдә этнолог-социлог публицист Дамир Исхаков. гөркият белгече Рафаэль Мөхәммәтдинов, археолог Фаяз Хужин. урыс телле политолог Марат Хәйруллин, археограф, эпиграфика белгече Раиф Мәрдәнов
Һәм башкаларны күрү яшьләр алдында гармоник буыннар алмашын, киләчәгебез барлыгын күрсәтә.
Бер караганда публицистикабыз бар. хәтта чәчкә дә ата кебек. Әмма дә чәчкә атмый шул. кибә, корый, күбрәк картларга хас чир белән чирли—ул мыжу. чүбек чәйнәү белән мәшгуль. Публицистикабыз чәчкә аткан булса, дошманнарыбыз безне. Рәсәй белән “мактаулы шартнамә" төзегән милләтне, егерме беренче гасыр башыннан мондый методологик нигездә, мондый да котычкыч милли корыту зонасына куып кертә алмаган булырлар, милләтебезнең хәле мондый катастрофик хәлгә төшмәгән булыр иде. Жәмгыятьнен публицистика кебек мондый үткен коралы исән-аман булган хәлдә, без сонгы ун елда телевидениесез, радиосыз. Матбугат Йортсыз, газета-журналларыбыз тиражсыз, журналист-язучыларыбыз эш хаксыз, гонорарсыз, урамнарыбыз исемсез, шәһәребез савапсыз, авылыбыз әдәпсез, сонгы чиктә нә шәһәрсез, нә авылсыз, шәһәребез тормышы җисемсез, авылыбыз ирсез, атсыз, жирсез. җырларыбыз мәгънәсез, ирләребез имансыз, кызларыбыз йөгәнсез калмаган булыр иде Әгәр без чын язучы-публицистлар булган булсак, республикабызны, милләтебезне бер юлы өч яссылыкта—федераль, үз татарыбыз кулы белән—региональ, жирле чиновниклар тарафыннан—муниципаль яссылыкта күз алдыбызда талатырга, җимерергә бирмәгән булыр идек.
Юк, без бит, бер карасан. юталтуларыбыз турында көне-төне язабыз Татар газета-журналлары милләтнең зары, күз яше белән тулган Әйтик, безнен матбугатта Казан транспортында тукталышларны татарча әйттерү, оешмаларнын күрсәтмә такталарын татарча дөрес язу турында меңләгән мәкалә чыккандыр Әмма үзгәреш юк Ни өчен? Халык укымыймы9 Юк. халык укый Фикер туа-кардәшебез безне кичерсен. Президент укымый мәллә9 Югары Совет рәисе укымый мәллә9 Премьер-министр, культура министры Зилә Вәлиева укымый мәллә9 Ин моһимс аларнын хезмәтчеләре—пресс-секретарьләре укымый Еш кына алар татарча "прусты" укый белмәгәнгә укымый Туган халкын белән туган телеңне белмичә идарә итәргә тырышу—ул манкортлык кына түгел, шыр наданлык Житәкчелек исә шуна юл куя Үз күзләрем белән күреп беләм алар, аларга өстәп шәһәр, район хакимнәре, мәдәният бүлекләре татар газета-журналларын бөтенләй алдырмый Сөйләр сүзләренен башын “Хурмәтле милләттәшләр!" дип башлап, калганын ярымграмотасыз урысча сөйләп, алар үзләренең генә түгел, милләтнең зәвыгын бозалар. Оят бит' Пресс-секретарьлар татар матбугатының көндәлек канлы яшен хрусталь бәллүргә салып, житәкчсләрснен өстәлләренә кертеп куймый Шуна күрә татар матбугатында редакцион мәкалә башларынын ин сөеклесе —' Татарстан монда да үрнәк" Нәкъ масоннар мсдитацияес таланган саен "үрнәк", ашаган саен каз-үрдәк. Шуна күрә безгә Федераль салым оешмасыннан. Рәсәй МВЛсыннан ай саен рәхмәт хатлары килә. Бүген Татарстанда татар телендәге матбугатны иң нык укымаган, бөтенләй укымаган, укымаулары белән горурланган, халык алдындагы чыгышларында бары тик урысча гына чаптырган, татар халкынын телен-гадәтсн кимсеткән, бозган тәрбиясез кешеләр кемнәр9—дип сорасалар, мин бу сорауга ике дә уйламыйча “Татарстан җитәкчеләре. Татарстан хөкүмәте, аларнын пресса хезмәткәрләре" дип жавап бирер идем Әгәр миннән бүген “Жир йөзендә татар теленең ин төп дошманы кем?—дип сорасалар, мин ике дә уйламыйча “Оптимальләштсрү байрагы астында тагар милләтен үлемгә алып барган Татарстан хөкүмәте",—дип җавап биргән булыр идем.
Хәзер Уфа 2010 елда үтәчәк переписьтә калган татарны башкорт итеп язарга. Тагарстаннын Минзәлә. Чистайларга кадәр территориясен башкортныкы дип игълан итәргә жин сызганып әзерләнә Әгәр Башкортстанда башкорт телендә хаталы язылган бер генә вывеска тапмасан. Татарстанда татарча дөрес язылган бер генә вывеска да табып булмый Башкортстанда вывсскада хата тапкан кешегә бер мен премия бирәләр Безлә кайчандыр “Гәрәй хан" булган авыллар һаман да Грохлнь булып йөртелә килә Минемчә. Татарстанда вывеска текстларын бозып язу буенча яшерен оешма эшли Катастрофа Татарстанның дәүләт аппараты манкортлар белән тулды Алар бет таласа да татарча эндәшә белми Татарча белмәгән шомабасарлар колоннасы татар мәдәнияте белән җитәкчелек итәргә килде
Аптырагач. Фәндәс Сафиудлин. Дамир Исхаков. Фәүзия Бәйрәмона. Айдар
укыйлардыр дип урысча язып, "Звезда Поволжья”да басыла башладылар, нәтижәдә урыс телендәге газета татарны яклый торган ин яхшы “русскоязычный" татар газетасына әйләнде. Татар газеталары куркак. Алар халык сакчысы түгел, чиновник сакчысы. Шушындый үләт вәзгыять шартларында татар телендәге публицистика бетә, урыс телле татар публицистикасы көчәя бара. Әмма, кызганычка каршы, Президент белән халык. Президент белән пресса арасында бәйләнеш бер генә—бары Президент ягына гына эшли.
Публицистикабызның киләчәге бармы? Саф, чын публицистлар әзерләнәме9— дигән сорауга жавап эзләп, Казан университетының татар филологиясе һәм журналистика факультетларына киттем. Безнең студентларыбыз ниндирәк темаларга диплом эшләре язалар? Сонгы өч елда менә нинди “көрәшчел" темаларга дипломнар якланган. “Дамир Гарифуллиннын әдәби һәм гыйльми-публицистик эшчәнлеге" "Журналист Әхәт Фазылжанов ижаты”. “Шәмсия Жиһангирова шигырьләренең идея-эстетик үзенчәлекләре “Образ иконы Божьей Матери” “Специфика спортивной журналистики” “Перспективы рекламы в Казани”
Менә шулар. Ашыбыз куе түгел бит. Токмачларның да бары тик шомалары гына сайлап алынган. Татар кайгысы белән кайгыру җитешми бит. Монда аерым газета-журнал, аеруча күренекле, дистә еллар буе йөкне тартып барган милли публицистлар, кино, радио-телевидение публицистикасы буенча хезмәтләр бөтенләй дә күренми. Күрәсең, алар инде жанр буларак яшәүдән туктаган. Менә шушылардан чыгып, безнең булачак публицистларыбызны кемнәр укытканы анлашыла төшә Аларны кемнәр генә укытмый, әмма араларында бүгенге публицистиканы тудыра торган тере классикларыбыз, мөхәррирләребез—Туфаннарыбыз, Батуллаларыбыз. Фәүзияләребез, Фәндәсләребез, Исхаковларыбыз, Дамир Шәрәфетдиннәребез, Хәкимовларыбыз, Фәнзаманнарыбыз, Азат Ахуновларыбыз, Гыйматдиноваларыбыз, Илдархановларыбыз, Фәйзуллиннарыбыз, Марсель Галиләребез генә юк. Мин үзем, мәсәлән, чакырсалар, “Татар халкының дөнья җәмәгатьчелегенә Меморандумы" дигән темага гына да ун лекция укып, аларны шактый айныта, татар, башка халыклар мәгърифәтенә якынайта алган булыр идем. Чакырмыйлар, безнен ишеләр анда урамнарда аунап ятадыр, күрәсең. Ә татар азатлыгында омоним-синонимнардан ары күрергә теләмәгән прафисыр Низамовларнын лекцияләрен тынлап кына әллә кая китеп булмый. Профессура надан һәм ул гамәлсез йокыда. Нәтижәдә журналистика буенча белгечләр теоретик яктан әзерлексез, белемсез, сәяси яктан тәмам да офыксыз, тәҗрибәсез булып дөньяга чыга, алар яза да, кыза да, суына да белми, бу бүгенге татар матбугатының барометры булып тора.
Яңарырга, яшәрергә вакыт!..

Реклама