Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татарстаннан читтә яшәүче каләмдәшләребез


УЛЬЯНОВ (СЕМБЕР) ӨЛКӘСЕ
Иделбикә
Яшә, Казан!
Шанлы Казан! Бөек Казан! Аң-гамәлнең Син кыйбласы. Тантанаңа баглый зур ДАН Дөнья татарлары барсы!
Идел-Чулман дәүләт чагы МЕҢ елыңның тәүге таңы. Болгар бабаларның ташы...
Барсы—тарихыңның башы.
Син канкардәш. Син—чын туган! Чит татарның Синдә җаны. Җирең изге—күпме сеңгән Дошман койган болгар каны...
Биналарың—тарих эзе, Җимерелсә дә афәттән,
Алып сәнгать оеткысын, Калыккансың мәгърифәттән.
Талантларны туплаучы Син! Сембер данын яклаучы—СИН! Без—иңдәге соса җебе, Тукымада нигез җеп—Син!
Без—ут күрше,
Уй-гамәл бер:
Аралаша Казан-Сембер. Рәхмәтле без: ярдәм кулың Игелекләр белән тулы!
һич түгелсең җир даулаучы, Син—милләт җанын саклаучы, Айсбергны үткән кораб, Тынычлыкка юл яручы.
Яшә, Казан, иминлектә! Халкың булсын мул хөрлектә. Безне тарта изге кыйблаң, Мәңге, мәңге нур сип, КАЗАН!
Мәхәббәт
һай, көчле нур! Терелтә дә җанны, Үтерә дә уксыз-агусыз.
Мәгърур имән сыман тамыры тирән. Нинди аура! Яктырта да таңны, Йолдызга да илтә очкычсыз,
Актык хәлеңдә дә түгел сүрән...
Иделбикә (Лена САБИТОВА САДЫ Й КОВА) - шагыйрә: татар һәм рус телләрендә донья курган берничә китап ("Мәхәббәтнең мең фасылы". "Бәхеткә ;/<. Кеше". "Донья авазлары") авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Улъятвскида яши.
Бер карашы кайчак—көткән чорың, Йә яндырып алган бер мизгел,
Йәки вулкан булып килгән тәэсир: Туа уйда җырланмаган җырың,
Ата тансык чәчәкләрен гөл. Ташкынланып гөрли-дөрли гомер!
Сөю-сөелү күмсә бар якларың,
Җан күзләре түбән карамый— Көнең мәхәббәткә тик буйсына... Яисә шып туктата уй чаптарың,
Бер сүз угы җаның яралый,
Фикер канатларың бердән сына...
Тик мәхәббәт шулай яралый, һәм мәхәббәт үзе дәвалый.
Кандалыйга мәдхия
И, Ходаем! Гозерем зур: бир фикернең олысын!
Сүздән ярат күккә ашкан олы сын.
Тел-дин югалткан адәмгә бир, Тәңрем, ярдәм-мәдәт, Олы рухны аңлау өчен кирәк лаеклы сәләт.
...Нәселеннән рухани ул. Гомере узган шул юлдан. Габделҗәббар—муллалыкның җиденче буыныннан. Тумышына ике йөз ел, ике гасыр эчендә Халыкка таралган наме—көч кодрәте төсендә.
Авыллардан, күңелләрдән йөз ел буена җыеп, Әсәрләрен эзли аның ничә галим ил булып.
Сембер ягының шагыйре, туган авылы Ертуган.
Күп әсәрләре югалган эзсез—вакыт йотудан.
...И, белем юлларын таптау, табан, "сыйрак талдырып", Мәдрәсәдән мәдрәсәгә, туган якны калдырып;
И, гаделсезлек кичерү—нахак сүздән кыйналып, Наданнар күрә алмаудан йөзгә бәреп сүз салып.
И, илерү, бәгыре янып, Ходайдан сабыр сорау:
“Бу җирдә юк кадерем",- дип, йөрәге еламсырау; Дошманнары гаеп табып, төрмәгә дә озату,
Хәбәргә, туган күрергә зар-мохтаҗ булып яту.
Анда да ике ел буе иҗат-утта януы, "Сөбәтел-гаҗизин” дигән поэмасын язуы.
Егетлек вакытындагы нәсыйхәтләр, вәгазьләр...
Кай җирдә күмелгән сүзләр? Кемдә алар, кем табар?
"Рисаләи л иршады" иҗтимагый кыйммәтле,
Әдәби дәрәҗәсе дә югары—мөрәүәтле.
"Кыйсгаи Ибраһим Әдһәм"—дин, әхлак легендасы— Шатлыктан ва» кичеп гизгән дәрвиш юлы-дөньясы...
Дәрес: гаделлек, аң-белем ике дөньяга ярар,
Ә наданлык, ачкүзлелек—бу дөньяда да зарар.
Кыргыйлыктай узган адәм сөюдә бәхет тапкан:
‘‘Шашкын мәхәббәт җырчысы" Кандалый шундый заттан!
Хатын-кыз гүзәллеген дә шагыйрь үзенчә күргән;
Гашыйк хисләрен олылап, йөз-йөз җыр язып биргән.
Бар инәлү-шигырьдән—иң хислесе "Сәхибҗамал", (Шагыйрь мәһәре дә шулдыр—хаклыдан хаклырак мал!)
Ходайдан булмаса каләм, шигърияте—иделе,
Кышкы боз "таш эретерлек" җырлар язар идеме? Тынгысыз шагыйрь күп күргән, гомере юлда булгач, Дошманга—"пәкедәй үткер, сөйгәненә—сандугач".
Наданлыкны күралмаудан җисемең-җаның белән, Мужигын да, мулласын да каләмең "күрә белгән"... - Калын китаплар язарлык Кандалыйга—мәдхия,
Дини дөнья һәм шигърият шуңа аңа баш ия!
Рифкать
Хисмәт
Шагыйрьгә
Шигырь язсаң, яз син аны Көннең сугып кадагына. Кушылсын ул, аваз булсын Үз чорыңа, заманыңа!
Заман-чордан артка калган Зәгыйфь шигырь—кирәк түгел. Укучысын тапмый бит ул, Кабул итми аны күңел.
Базарда гел ихтыяҗ зур, Булсын әйбәт товар гына.
Язма шигырь, ышанмасаң Укучысын табарына.
Рифкать ХИСМӘТ (1939) шагыйрь; "Кщелем көзгесе" исемле китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ульяновскида яши.
Яхшы шигырь лаек була Әһәмияткә, әлбәттә, Яратылып укылсын, Хезмәт итеп җәмгыятькә!
Җырыма
Соенергә иртә әле сиңа, җырым, Матбугаттан алдым, диеп, мин дә урын. Күңелләрнең түрен яулый алсаң, сөен, Гомерең һәм яшәү көчең—шунда синең.
Рәхмәт тәкъдиребезгә
Чын мәхәббәт ул кабынып Йөрәк, җанда дөрләсә, Аны сүндерә алырлык Җиһанда юк бернәрсә.
Моның шулай булуына Шик-шөбһәсез ышанам. Чөнки үзем дә шул утта Гомерем буе янам.
Картлыгым якынлашса да, Сүрелдермим, сүндермим.
Яндыручым син булганга, Пыскып янмыйм, гел дөрлим.
Син үзең дә нәкъ минем күк Яшисең янып, дөрләп.
Уртак бер утта янып, без Гомер итәбез гөрләп...
Мәхәббәт нык бәйләгән бит Безне бер-беребезгә.
Зур бәхет ияләре без,
Рәхмәт тәкъдиребезгә!

Равил Шәфигуллин

Язасы иде былбыл бәетен
Көзге болын, гүя, сүнгән дөнья. Карга чукый былбыл мәетен.
Китми калган былбыл. Үлгән юлда. ...Язасы иде былбыл бәетен.
Әйе шулай. Гомер бер өзелә. Барган җирдән кинәт авасын,. Чикләп биргән гомер чикләренә Кем дә белми күнме каласын.
Гомер чикле, үзе—барын җыйган,
Кайгы да бар анда, шатлык та.
Кайгылар бер уза, уздыралсаң,
Бәхет, кайчак, куя чатнап та.
Гомер юлы төрле юнәлешле:
Чапрыш та ул, туры, кыек та.
Кара карга юлда сагалый күк,
Менеп кунып биек кыекка.
Гомер үтәр, вакыт үз канатын Өстебезгә ябар бер заман.
Фәрештәләр төшеп бәя бирер:
—Монысы әйбәт иде, бу—яман.
...Миңа да шул гомер юлларында,
Ходай бирә белде кирәген.
Бер өзелер юлым, белмим, нишләр Шигъри юлдан барган йөрәгем?!
Ак мәчет
Мәхәлләләр йоклый, уянмаган,
Бөтен нәрсә әле тынлыкта.
Мәшрикъ нурын ертып, зәңгәр күккә Ак мәчетнең ае калыккан.
Күпме гомер үткән шушы айсыз,
Еллар аккан, тормыш чайкалган.
Яшел урам буйлап ак мәчеткә Бабам килә сыман чапаннан.
Бабам ашыга кебек намазына - Ак чалмадан, яшел чапаннан...
Еллар шавы аша, аның тавышын Ишетәм күк... изге Азаннан.
Сынатмыйм
Татар булгач, әллә соң мин көйсезме. Җырларымны тыңламаслар, дисезме?
Моңсыз җырлар җырламыймын, тыңлатмыйм, «Кара урманчымны сузам,
сынатмыйм.
Татар булгач, әллә соң мин телсезме.
Сүз әйтергә базынмас ул, дисезме?
Башым имим, горурлыкны югалтмыйм.
Тукай, Кандалыйча сөйлим,
сынатмыйм.
Татар булгач, әллә соң мин динсезме. Татар барда хәтәр була, дисезме?
Нахак сүздән күңелемне җылатмыйм, Ислам юлларыннан чыкмыйм, сынатмыйм.
Күңелем киң, әллә соң ул диңгезме,
Нигә әле дулкынланмый, дисезме?
Күпне күргән халкым кебек тыйнак мин. Татар бит мин! Менә шуңа сынатмыйм!
Гозер
Кисәм кискен дулкыннарны, Җилне бастырам.
Көймәмне этеп >ңибәрәм, Ишкәк батырам.
Күз яшьләремне тамызмыйм Дәрья ярына.
Текә ярда йөзем борам Кояш Я1ына.
Артта—сизрәп калган гомер. Алда да гомер.
Йөрәктә—чиксез батырлык. Җан боек никтер.
Йөрәктә—Ходай чаткысы, (Нигә ул кирәк?)
Юлсыз, юньсез бу дөньяда Кабынса кинәт.
Эзләмим качарга урын, (Кемнәрдән качыйм?)
Упкынга түгел, күкләргә, Очыйм ла _ Очыйм!
..Артта—томан сарган гомер, Алда да гомер.
Йөрәкне, Ходай, суытма!
Бу—минем гозер.
Абдулла
Марат
Каенсарда
Әйлән-бәйлән уйнарга дип Тезелгәннәр каеннар.
Бик матур концерт залына Әйләнгән бу каенсар.
Урман кызлары янында Аз гына ял итәсе. Җырларыннан илһам алып Кабат юлга китәсе.
Бөдрә-бөдрә толымнарын Сыйпый-назлый яз җиле. Зифа буйлы каен кызның Иллә дә нечкә биле.
Кудылар...
Тоттылар...
Яптылар,
Аттылар—
Учакны эссе итеп яктылар... Ботакка
Мылтыклар тактылар. Чөмереп эчтеләр,
Сөякләр аттылар,
Аннары
Сүгенеп яттылар.
Көз иде...
Юлларыбыз уза безнең Шушы каенсар аша.
Аз гына ял итиек тә. Карыйк әле тамаша.
Учакның төтене һаваны каплады. Йолдыз да һавада һич урын тапмады... Тирә-як караңгы, Күңелләр караңгы, Ул көнне, нигәдер, Таңнар да атмады. Еракта, кайдадыр, Иптәшен сагынып Ялгыз пошиның Авазы яңгырады...
Яңа гасыр шигырьләре
Йолдызлар көзгегә карый, ә көзге ага бара...
Өчпочмак: мәхәббәт, акча һәм пычак.
Оясыннан беренче тапкыр очарга чыккан кош баласы үзен бәхетле саный, ә аңа кайгы-хәсрәт яный.
Абдулла МАРАТ (1953) шагыйрь: "Ләйсән яңгыр" исемле китап авторы. Нскс Кулаткада яши.
Беркемгә дә тиң түгел дә Патшалар...
Ләкин
Аларны да тотып асалар. Димәк, алардан да өстен Көч бар—
Халык... һәм заманнар!
Көз җитте
Офыкларның алсулыгы Миләшләргә күчте.
Төн гөлләрен салкын җилләр Кочып-назлап үтте—
Димәк, көзләр җитте.
Каз канатлары ныгыды, Бәбкәләре үсте.
Аерылышкан яфраклар Чык тамчысы эчте—
Димәк, көзләр җитте.
Алтын төскә керде дөнья, һава яшьләр түкте.
Җиңү белән кайтып төште Батыр кыр егете—
Димәк, көзләр җитте.
Кыңгыраулы җырлар белән Урамнан туй үтте.
Аи күлләрдә балаларның Тавышлары бетте—
Димәк, көзләр җитте.
Болыннарны матурайтып Ап-ак мамык калды.
Пешкән алма кебек һаваларда Алтын кояш янды—
Җәйләр артта калды.
Тик һаман да күңелләрдә Яшьлек хисе.
Урманнардан исә һаман Умырзая исе—
И, мәхәббәт көче!