Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ XVI КОРЫЛТАЕ


Инде хәбәр иткәнебезчә, 23 майда Татарстан язучыларының XVI корылтае булды Аны кереш сүз белән Татарстанның халык язучысы Т. Миңнуллин ачты Ике корылтай арасындагы эшләнгән эшләр турында Татарстан Язучылар берлеге рәисе И. Ибраһимов хисап тотты. Шулай ук ревизия комиссиясе рәисе Ф. Зыятдинов доклады тыңланды
Жанрлар буенча докладларны ясадылар: 3. Хөснияр—проза, 3. Мансуров— шигърият, Ә. Закирҗанов—драматургия А. Хәлим—публицистика, Р. Корбанов—балалар әдәбияты Мансур Вөлиев—әдәби тәнкыйть, Л. Газизова—рус әдәбияты
Докладлар буенча фикер алышуда катнаштылар Р Фәйзуллин.Т Галиуллин, Ф Садриев, Р Батулла, Н Гыйматдинова. Л. Шагыйрьҗан, И. Сабиров, Р Зәйдулла, Н Сафина, Г Морат. Р Сәгъди
Корылтай эшендә Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев катнашты һәм тәфсилле чыгыш ясады, күпсанлы сорауларга җавап бирде Корылтайда шулай ук премьер-министр урынбасары, мәдәният министры 3. Р. Вәлиева катнашты һәм бер төркем язучыларга бүләкләр тапшырды
Корылтайда альтернатив нигездә зур күпчелек тавыш белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп кабат И Ибраһимов сайланды
Яңа идарәгә түбәндәге язучылар үтте Р. Аймәт, Н Алешков. Мөдәррис Вәлиев, РазилВәлиев, Л Газизова, Н. Гыйматдинова. И. Гыйләҗев. Р Зәйдулла, Р Зәкуанов. В Имамов, И Иксанова, К Кәримов Р Корбанов. Л Лерон, 3. Мансуров, Р Миңнуллин, Т Миңнуллин, Г Моратов, В Нуриев, Г Рәхим, Р Рахмани Д Салихов, Р Фәйзуллин, 3. Хөснияр
Корылтайда шулай ук Язучылар берлегенең Уставы яңа редакциядә кабул ителде.
Фикер алышу барышында әйтелгән эшлекле тәкъдимнәр нигезендә корылтай резолюция кабул итте.
Бу санда без бераз кыскартып корылтайда ясалган докладларны бирәбез.Туфан Миңнуллин,
Татарстанның халык язучысы
БЕЗНЕ ОЛЫ СЫНАУЛАР КӨТӘ
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ XVI КОРЫЛТАЕН АЧКАНДА ӘЙТЕЛГӘН КЕРЕШ СҮЗ
Хөрмәтле Президент!
Хөрмәтле каләмдәшләр, берлек әгъзалары, кунаклар!
Чираттагы корылтаебызга без заманнын киеренке вакытында. Россиянен милли сәясәте безгә янадан сырты белән борылган чакта җыйналдык Милли мәгарифебезгә, милли матбугатыбызга чираттагы куркыныч яный Безне җитди сынаулар көтә. Хәер, без инде сыналган, әмма югалтуларыбыз булса да сынмаган халык. Дәүләтчелегебезне югалтканнан сон дүрт йөз илле ел буе империя басымы астында кысылып яшәсәк тә. рухыбызның потенциаль көчен саклап ката алдык 1905 ел революциясеннән сон бирелгән аз гына иректән файдаланып дәррәү күтәрелдек Иҗтимагый тормышнын бөтен тармакларында даһиларыбыз дөньяга килде Бөек Тукаебыз үзе генә дә ни тора. Россияне янадан реакция сөреме каплагач иҗат ялкыны сүрелә төшсә дә сүнмәдек.
1917 елда янадан кабындык. Большевиклар режимы безне янә дә коммунистик империя кысаларына куып кертеп, милләтне буш сүзләр белән алдап, анын сизгерлеген киметте. Шәһәрләребездә. Татарстаннан чит өлкәләрдә мәктәпләребез ябылып бетте, зыялыларыбыз кимегәннән кимеде Ләкин безнен рухыбыз исән иде. 90нчы еллар башында мәйданнарга чыгып ирек дауларлык көчебез бар иде Без киләчәккә зур өметләр баглап, дәртләнеп ижтиһад итәргә керештек Инде менә тагын милли күгебездә империя күсәгенең күләгәсе пәйда булды Безне телебездән яздыру өчен мәктәпләребездә үз телебездә укыту мөмкинлеген юкка чыгара торган кыргый законнар кабул ителде. Үз графикабызда язу тыелды Болар барысы да беренче чиратта әдәбйятыбыз мәйданын тарайтуга китерәчәк. Ләкин төшенкелеккә бирелмик Шовинистик даирәләр бездән шуны көтәләр Чөнки өметсезнен киләчәге юк. Без әле исән Безнең язмыш гел көрәштән генә тора. Без төрле холыкта булсак та. иҗат мөмкинлекләребез төрле булса да. ара-тирә кирәкмәгән ваклыкларга кереп китеп бәхәс корсак та. без бер мәсьәләдә бердәм барлык татар язучыларынын уенда милләт кайгысы, күңелләребездә милләткә хезмәт итү теләге Анардан да изге ниятебез, максатыбыз юк һәм булмаска да тиеш. Әйдәгез, шушы рухта корылтайда фикерләшик, бердәм көч булып көрәшкә сәләтле икәнебезне күрсәтик. Көрәшер өчен безнен кулда көчле корал бар Каләмнән дә затлырак һәм көчлерәк коралны кешелек дөньясының әле уйлап таба алганы юк Хәерле юлга, хөрмәтле каләмдәшләр'
Илфак Ибраһимов,
идарә рәисе
УЕБЫЗДА—МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНЕҢ ИКЕ КОРЫЛТАЙ АРАСЫНДАГЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТУРЫНДА ХИСАП ДОКЛАДЫ
Хөрмәтле каләмдәшләр!
Татарстан Язучылар берлегенен XV корылтаеннан сон нәкъ 3 ел узып китте. Ике корылтай арасында башкарган һәм башкара алмаган эшләребез хакында хисап тотар вакыт житге..
Язучылар берлегенен XV корылтаенда сайланган идарә корылтай кабул иткән резолюцияне тормышка ашыру буенча үзенең төп эш юнәлешләрен билгеләде һәм аларны эзлекле рәвештә тормышка ашырунын планнарын төзеде. Бу планнарнын үтәлеше идарәнең һәр утырышында да, 2006нчы, 2007нче Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышларда да яктыртылып барылды. Язучылар берлеге, анын Әлмәт, Чаллы бүлекчәләренең, иҗат остаханәләренен эшчәнлеге һәм үткәрелгән чаралар турында "Ике съезд арасында” дигән җыентыкта һәм съезд өчен язучылар берлеге рәисенең отчеты, аерым жанрлар буенча каләмдәшләребезнен докладлары аерым туплама булып сезнең кулларыгызга тапшырылды.
Күз ачып йомган арада узып киткән бу 3 ел республикабыз һәм бөтен халкыбыз тормышында әһәмиятле вакыйгаларга бик бай булды. Башкалабыз Казанга, Алабуга каласына нигез салынуга 1000 ел тулуга әзерлек һәм аны билгеләп үтү, Әдәбият- сәнгать елы, Хәйрия елы кысаларында Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Акмулла, Муса Җәлил, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин һәм башка бик күп күренекле шәхесләребезнең юбилейларына мөнәсәбәтле дистәләрчә-йөзләрчә әдәби-мәдәни чараларның бөтен Евразия киңлекләрендә үткәрелүе халкыбызны берләштерү, анын милли үзанын үстерүгә әйтеп бетергесез тәэсирле йогынты ясады...
Милли идея—бер халыкның төп максатына—үз-үзен милләт буларак саклап калу һәм гомумкешелек дәрәҗәсенә лаек рәвештә үз-үзен туплау икәне бик тә аңлашыла. Гап-гади бу максатка ирешү генә бик авыр һәм катлаулы. Ул—бик биектә кебек— пичекләр күтәрелергә соң шул биеклеккә? Ул—янәшәдә генә, әмма авыр таш белән бастырып куелган, ничекләр алырга ул асылташны авыр таш астыннан?
Шушы ин мөһим сорауга җавап эзләү һәм табу бүгенге көн сәясәтчеләренең дә, зыялыларының да җаваплылыгындадыр.. 2006 нчы елның март аенда "Казан утлары” журналының баш мөхәррире, халык шагыйре Р.Фәйэуллиннын сорауларына биргән җавабында Республикабыз Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев бу стратегик бурычны тормышка ашыру юлларын, ысулларын бик төгәл билгеләде кебек...
Язучылар берлеге идарәсе Республикабыз Президентының тәкъдимнәренә бик игътибарлы һәм рәхмәтле булып, якындагы елларда аларны тормышка ашыру буенча дәүләт һәм иҗат җәмәгатьчелеге хезмәттәшлеге булырдай беренче чаралар проектын да эшләде Ул планны үз вакытында Президент аппараты һәм Мәдәният министрлыгына тәкъдим иттек, 2007 елнын 15 гыйнварында Президентыбыз Кремльдә мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашында үткәргән киңәшмәдә без ин өлгергән мәсьәләләрне тагын да күтәрдек һәм аларнын күбесе киңәшмәнең
беркетмәсенә кертелеп, бүгенге көндә унай хәл ителеп килә.
Әдәбият тәэсирле бер сүздән, фәһемле, гыйбрәтле бер җөмләдән башлана. Әдәбиятнын да башында үз бисмилласы һәм фатиха сүрәсе булырдай газиз Ана телебез тора... Төп сурәтләү чарасы буларак әдәби телебез. Ана телебезнең матурлыгы, тәэсирле көче ике юллык бәетләрдән башлап—поэмаларга кадәр Нәни парча, хикәяләрдән алып—бәян, романнарга, кин колачлы эпик әсәрләргә кадәр һәрчак үз югарылыгында булырга тиеш
Сонгы өч елла иҗат ителгән әдәби әсәрләребезгә бәяне галиҗәнап вакыт үте бирер, 10 елдан сонмы, 20, 30 елдан сонмы? Без бүген исә милли әдәби хәрәкәтнен табигый агышында әдәби эстетик кыйммәтләрнең сакланышы, чагылышы, тенденцияләре хакында гына әйтә алабыз.
Әдәбиятнын әнкәсе булган милли шигъриятебез Илдар Юзеев, Мөдәррис Әгьләмов, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Наис Гамбәр, Рифкать Закировлар арабыздан китү белән ни-нәрсәгә дучар булуын әлегә анык кына әйтү мөмкин түгелдер. Әмма шигъриятебездә образлы сүзнең, кинаяле сүзнен эстетик егәре, тәэсир көче, шокер, бүген дә үз югарылыгында сакланып килә. Дөньякүләм шигъриятнең ин күркәм форма үрнәкләрен дә таба алабыз бүген татар шигырендә Бигрәк тә шәрык шигъриятенең онытылган формалары яңарыш алды Бик борынгы шигырь калыбына яна эчтәлек һәм мәңгелек милли мон салынган төрледән-төрле шигъри әсәрләр дөнья күрде
Бу урында ике корылтай арасында шигърият остаханәсенсн (җитәкчесе Зиннур Мансуров) биктә нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтәр идем мин. Остаханәтарафыннан түгәрәк өстәлләрдә аерым шагыйрьләрнең иҗатын анализлау, яшь язучыларыбызнын иҗатын тикшерү даими оештырылды...
Шул ук вакытта шигъриятебезне зәвыксыз һәм тапталган шаблонга әверелгән сүзләр тезмәсенә әйләндереп калдыру очраклары да күп. Бу бигрәк тә җыр тексты язучыларга., һәм үзе шигырь язып, үзе көен язып, үзе җырлап шоу оештыручы шигырьчеләргә кагыла... Аларнын Язучылар берлегенә кагылышы булмауга карамастан, олы сәхнәгә һәм радио-телевидениегә аларнын вирусы үтеп кергәнлектән, күпчелек гавәм бүгенге шигъриятне аларга карап бәяли Шунардан чыгып та, тулаем иҗат берлегенә һәм аерым шагыйрьләребезгә киләчәктә үз иҗатларын пропагандалауда шул шоуменнардан үрнәк алырга, йоклап йөрмәскә кирәк булачак. Бу унайдан без бик тә белемле, инде үзләрен чын әдәби сүз, шигъри сүз ияләре итеп танытып килүче яшь шагыйрьләребез һәм шагыйрәләребезгә зур өметләр баглыйбыз.
Сонгы өч елдагы прозанын йөзен хикәяләр һәм әдәби-публинистик мәкаләләр билгели дисәк һич тә арттыру йә киметү булмас. Монын асылында, беренчедән, халкыбыз тормышындагы истәлекле, тарихи вакыйгалар ятса, икенчедән, әдәби басмаларның хикәя жанрына аерым игътибар бирүе, төрле конкурслар үткәрүләре дә ята. Бу күренеш бары хуплауны гына сорый Әлбәттә, повесть, романнарга да кытлык булмады. Жанрлар буенча махсус докладлар әзерләнгәнлектән, аерым повесть, романнар, публицистик әсәрләргә һәм аларнын авторларына тукталып тормаеглн, шуны ассызыклап әйтәсе килә: милли прозабыз үз мәсләген табу юлында, әмма ана әлегәчә колачлылык, эпиклык җитми. Монын үз сәбәпләре бар. Съезд дәвамында бу турыда сүз булыр әле.
Милли идея һәм милли каһарманнар турында да сүз алып барабыз икән, алар эпик әсәрләрдә генә туарга мөмкин икәнен һәркайсыбыз белә. Әйтик. Фәүзия Бәйрәмовл “Күчем хан” романын язды Бу әсәр үзенен документальлеге белән дә, вакыт үлчәме һәм вакыйгаларны колачлавы белән дә. әдәби каһарманнарның образ буларак гәүдәләнеше белән дә—чын эпик сыйфатларга җавап бирә торган ижади хезмәт...
Рабит Батулланын “Мур кырылышы" драматик әсәре кинороман буларак иҗат ителгән. Анда да Алтын Урданың ин кодрәтле һәм таркалу чорлары сурәтләнә. Вахит Имамовныц "Казан каласы" романы. Фоат Садриевнын "Бәхетсезләр бәхете", Камил Кәримовның “Ком сәгате" романы да күләме һәм билгеле бер дәвер-чорларны колачлый алулары белән эпик әсәрләр киматендә бәяләнергә
хаклыдыр. Әмма сүз бер яки берничә автор турында түгел, ә йөзгә якын прозаикны берләштергән ижат берлегенең хезмәте турында бара...
Прозабызга гарипләндерелгән заманнын әдәпсез детективы үтеп керүе бик сагайта. Бозыклыкны, көчләү, әхлаксызлыкны фаш итәм дип аны пропагандалауга кайтып кала түгелме бу әсәрләр?
Татар прозасы үзенең беренче үрнәкләреннән үк психологик кичерешләргә һәм әдәпле мәгърифәтчелеккә, гыйбрәт алуга корылышы белән аерылып торды... Үз юлыбызны югалтмау бик мөһимдер!
Прозадагы тема талымсызлыгы драматургиябезгә дә әрсезләнеп керергә бик тели. Ел саен үткәрелгән Яна татар пьесасында без шунын ачык мисаллары белән очрашабыз, ә бит бүген татар драматургиясендә дә шул ук колачлылык, эпиклылык җитми... "Зәнгәр шәл" спектаклендә качкыннар күренешендә генә дә 26 ир-ат катнаша. Персонажларның һәрберсенең үз милләте, үз теле, үз холкы, үз портреты бар Татар драматургиясе үзенең беренче үрнәкләрендә үк мелодрама һәм социаль драма буларак туды. Шул ук вакытта сатирик комедияләр, лирик комедияләр дә безнең өчен ят түгел...
Милли драматургиябезне милли театрыбыздан аерып карау һич кенә дә мөмкин түгел. Чөнки театр бер үк вакытта гыйбрәтле тамаша да. күмәкләп “китап уку" да. күмәкләп аңа карата мөнәсәбәт белдерү һәм дә күмәкләп рухи чистарыну урыны да. ә ин беренче чиратта, татар театры Казанда. Әлмәттә. Чаллыда. Минзәләдә. Уфада. Оренбургта. Туймазыда—кайда гына булмасын, ул милли сәнгатебезне саклап торучы үзәк тә... Гомумән, театр сәнгатенә язучыларыбыз беркайчан да битараф булмады Киләчәктә аларнын репертуарлары безнен язучыларыбыз әсәрләре белән тагын да тулыланыр, ә язучыларыбыз заманга лаеклы әсәрләр язар дигән өметтә калыйк...
Әдәбиятыбызның киләчәге бүгенге балалар әдәбиятының торышына турыдан- туры бәйле. Китапка мәхәббәт бишек җырыннан, балалар бакчасыннан башлана, мәктәптә мәхәббәт инде өлгереп җитмәсә, Тукайның сабые Маэмайны зурайгач арт аякларында басып торырга өйрәтеп булмасын кисәткән кебек, кешене үскәч китап укырга да өйрәтеп булмаячак...
Балалар әдәбияты дигән бик зур өлкә, бик зур тармак бар әдәби ижатга
Гасырлар алышынганда, меңъеллыклар алышынганда, иҗтимагый стройлар алышынганда, фәнни-техник алгарышлар көне-сәгате белән үзгәреп торганда без сабый балага, яшүсмергә нинди әдәбият тәкъдим итәбез? Кемгә нинди әсәр кирәген белеп язабызмы?
Бу сорауларга жавап бирү өчен тирәнтен анализлау сорала. Ә күзгә бәрелеп торганы шуннан гыйбарәт:
—кечкенә яшьтәге мәктәп балалары өчен шигырьләр һәм берникадәр әкият жанрында эш бара кебек.
—ә урта һәм зур сыйныф укучылары өчен дөньяны танып белергә ярдәм итәрдәй мавыктыргыч маҗаралы проза, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр психологиясенә корылган чын сәхнә әсәрләре ижат ителдеме сон сонгы елларда9
Балалар һәм яшүсмерләр өчен жыр текстларын да инде балалар үзләре генә язалар бугай...
Язучылар берлегенең XV съездында мәктәпләрдәге әдәбият дәреслекләренен заман таләпләренә туры килмәве хакында аһ-зарлар күп булган иде Бу мәсьәләдә без идарәдә дә үзебезгә җаваплылык алып, галимнәребез белән бергә, дәреслекләрнең торышын анализларга алынырга бер-беребезне өндәп карадык. Һәркем бу эшнен әһәмиятен әйтте, әмма бер генә идарә әгъзасынын да үзе турыдан-туры бу эшкә алынасы килмәде... Шулай да безнен сорау буенча "Мәгариф" нәшрияты бүгенге дәреслекләрдә кайсы язучыларның әсәрләре ни дәрәжәдә өйрәнелүен, кайсы авторларның нинди әсәрләрен дәреслекләргә кертү зарурлыгы буенча үз тәкъдимнәрен эшләде һәм. әдәбиятны өйрәнү буенча өстәмә ярдәмлек буларак, ул китап булып та басылып чыкты... Әмма дәреслекләрне әзерләү ул Мәгариф министрлыгы вәкаләте һәм ул дәүләт заказы тәртибендә генә конкурслар аша эшләнгәнлектән, безнең элеккеге Мәгариф министрына берничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп тә ул безнен мөрәҗәгатьләргә күрсәткән игътибарсызлык белән
килешеп, ризалашып, тынычланып калдык.
Хәзерге министрыбыз үзе тел белгече, әдәбиятчы, без бүген ана үзебезнен әдәбият дәреслекләрен камилләштерү буенча хезмәттәшлеккә әзер булуыбызны җиткерәбез һәм алдагы ике елда. 2010 елга кадәр, бу өлкәдә чын-чынлап яңарышлар булыр дип өметләнәбез.
Определенной активностью и плодотворностъю отличалась работа секции русской литературы и художественного перевода. Десятки книг. вышедших в Татарском книжном издательстве. имели положительные отклики в республиканской прессе и пользуются читательским спросом. Проведено множество литературных вечеров и творческих встреч.
Выделяя основные тендениии литературного процесса. хочется отметить следуюшее В поэзии—следование. в основном. классическим канонам стихосложения. гуманистическая традиция, и почти у каждого автора присутствует тема двуязычия. тема двух народов. проживаюших на одной земле В прозе и драматургии преобладают произвсдения на историческую тему. популярен жанр остросюжетного и детективного романа. Прослеживается явная тенденция к крупнмм формам.
Пишушая молодежь концентрируется в основном вокруг литературных объединений. с которыми Союз писателей тесно работает Надо бы активнее мривлскать молодых писателей для участия в мероприятиях Союза писателей Татарсгана. проводить мастер-классы с участием известных литераторов. Им есть что передать молодым.
Не вдаваясь сейчас в анализ причин. которые в коние XX века привели к практически полному исчезновению с литсратурной арены художественного перевода. хотел бы между тем заметить. что на XV сьсзде писателей была поставлена задача возродить и развить этот род литературной деятельности. Сегодня можно констатировать. что эта задача успешно решается.
В этом. разумеется, решаюшую роль сыграло то. что в республике не былн потеряны необходимые предпосылки для этого. Речь идет. во-первых. о том. что. в составе нашего Союза есть писатели. хорошо знаюшие два литературных языка. также у нас есть литературные журналы, выходишие на двух языках—в первую очерель. я имею в виду журнал «Идель»
Во-вторых, чтобы снова запустить механизм этого сложного литературного процесса, правительство республики выделило Союзу писателей целевое финансированис.
Группу переводчиков возглавил известный поэт Сергей Малышев Для оказания группе непосредственной практической помоши для них был организован недельный семинар при участии ректора Российской академии поэзии Валентина Устинова и заместитсля главного рсдактора журнала «Дом Ростовых» Дениса Устинова. которые очень высоко оценили первые плоды творчества секции Все это позволило в 2007 году при поддсржке Татарского книжного издательства издать первый сборник мрозы 30 татарских писателей в переводах на русский язык, а совсем нелавно вышел сборник татарской поэзии в переводе на русский язык, куда вошли произвсдения 65 татарских поэтов. Сегодня наши переводчики заняты псреводами пьес 8 татарских драматургов на русский язык и подготовкой очередных сборников татарской прозы и поэзии в русских переводах.
Разумеется. литературный перевод должен осушествляться не только на русский язык, но и на другие национальныс языки. В апреле прошлого года Союз Писателей РТ и Министерство культуры Тагарстана совместно с журналом «Дружба народов» организовали н Казани форум, посвяшенный проблемам перевода В его работе приняли участие писатели и переводчики из 5 национальных республик Перевод на наииональные языки был назван главным направлением в сфере литературных начинаний
Думаем. что н будущем в рсспубликанских излательствах появятся штатные
переводчики, которые будут выполнять государственные заказы на переводную литературу. В свою очередь. Союз писателей должен думать о том, чтобы раскрьггь новые потенциальные возможности литературного перевода.
Әдәбиятыбызда сан һәм сыйфат тәңгәллеген булдыру, милли әдәби телебезнең үсеше эволюциясенә үтә дә җаваплы күзәтчелек итү, әдәби телебезгә карата һичнинди талымсызлыкка юл куймау—әдәби тәнкыйтьнең бик тә җаваплы һәм мактаулы бурычы... Бу хакта тәнкыйтьчеләребез бүген һәрвакыттагыча үз эшчәнлекләренә үзтәнкыйть аша бәя бирерләр, ә язучыларыбыз алар эшенә бәя биргәндә чаманы югалтмаслар дигән теләктә калам.
Отчет чорында талантлы яшьләрне барлау, аларны әдәби иҗатка тарту һәм һөнәри яктан үстерү Язучылар берлеге идарәсенең төп эш юнәлешләреннән булды һәм киләчәктә дә бу шулай булырга тиеш.
Яшь алмашны тәрбияләүнең котылгысыз рәвештә зарурлыгы безнең берлекнең социаль паспортында бик ачык күренә. Без Россиядә сан ягыннан гына түгел, ә яшь буенча да иң өлкән берлекләрнең берсе. Бүгенге көндә безнең уртача яшебез 59 яшьтән артып китә. 323 язучының 172се пенсия яшендә, шуларнын 82 сенен яшьләре 70 тән өлкәнрәк булуы, ә яшьләре 35 кә кадәрге язучыларның саны 25 кенә булуы безнен шактый аянычлы хәлдә калуыбыз хакында сөйли. Әлеге яшь каләмдәшләребез арасында 1973—1979 еллар аралыгында туган бер генә кеше дә юк. Монын белән, 1993—2000 елларда Республикабызның югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты факультетлары әллә ябылып тордымы икән дигән шик тә туып куя. Әдәби иҗатка тулы бер буын килми калуынын җәмгыятьтәге социаль тетрәнүләргә, рухи кыйммәтләргә карашның җинаятьчел рәвештә начарлануына бәйле булуын без кемгә караганда да яхшырак аңлыйбыз.
Яшь талантларны барлау һәм үстерү элек-электән әдәби-ижат берләшмәләре аша алып барылды. Бүгенге көндә республикабызда әдәби берләшмәләр саны 26 исәпләнсә дә, аларның исеменә җисеме туры килгәне бер дистәгә җитәр-житмәс кенә. 2005, 2006 елларда Мәдәният министрлыгының ярдәме белән әдәби берләшмә җитәкчеләренең Казанда укуларын оештырганда ул әдәби берләшмәләрдә яшь иҗатчылардан бигрәк өлкән яшьтәге әби-бабайларыбызнын булуына төшендек. Чагыштырмача яшь иҗатчыларны туплаган берләшмәләр Актанышта, Әлмәттә, Мөслимдә һәм югары уку йортларында гына тупланган Әдәби берләшмәләрнең эшен фәкать яшь талантлар белән эшләүгә юнәлтүне, алар белән ел дәвамында һөнәри осталык күнекмәләре һәм аерым остазлык итүне Әлмәт. Чаллы оешмаларында өр-янадан оештырасыбыз бар.
Язучылар берлегендә без өч дистәдән артык иң өметле талантлы яшьләрне туплап үзләренең клубларын төзедек. Алар белән даими эшләүне яшь галимә һәм талантлы шагыйрә Луиза Янсуарга йөкләдек..
Әмма яшь алмашны әзерләүнең фәнни-методологик һәм практик базасы булып махсус югары әдәбият уку йортлары тора... Ни кызганыч, әлегәчә бездә бер генә ВУЗда да профессиональ әдәбиятчылар әзерләү бүлекләре ачылмады... Безнен карашка шундый бүлекчәне Казан дәүләт университетының тарих һәм татар теле һәм әдәбияты факультеты кысаларында алдагы уку елыннан ук ачу бик тә зарур. Әлеге факультетта дистәгә якын язучы-галимебез хезмәт куя... Бер сүз белән әйткәндә, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Сәяси ихтыяр, теләк һәм җаваплылык кына кирәк.
Отчет чорында, ниһаять, 15 ел тәнәфестән соң, Мәскәүнен Әдәбият институтында эшләп килүче югары әдәби курсларга талантлы бер тәрҗемәче шагыйрәбез Алена Кәримованы җибәрә алдык... Атдагы уку елында да хөкүмәтебезнең ярдәме белән талантлы яшь драматург Илгиз Зәйниев, яшь шагыйрәбез Йолдыз Миннуллинанын да шушы мәртәбәле уку йортында белемнәрен һәм профессиональ осталыкларын арттырырга дигән олы теләкләре тормышка ашсын иде дип телибез.
Әдәби басмаларның яшьләр иҗатына чын-чынлап йөз белән борылуы—Язучылар берлеге һәм бу басма мөхәррирләренең уртак бер гамәле дип бәяләнергә хаклы.
“Идел" яшьләр журналында ниһаять яшь иҗатчылар белән максатчан эш алып барыла башлады. Шунысы игътибарга лаек. “Идел"нен ике телле булуы яшь авторнын ижат үрнәген бер үк санда ике телдә күрү мөмкинлеген дә тудыра. Шулай итеп. “Идел", беренчедән, яшьләргә кин мәйдан бирсә, икенчедән. Язучылар берлегендә инде ижади мөмкинлекләре һаман саен кинәя барган әдәби тәржемә секциясенә дә мәйдан ача... “Идел"нен бу үзенчәлеге киләчәктә журналнын чын- чынлап өстенлеге булып әверелер әле...
Әмма "Идел" журналының чын мәгънәсендә яшьләр журналы булып танылуы өчен әле күп эшлисе бар Соңгы ике елда журналнын тиражы 2 мәртәбә диярлек артуына карамастан, әле урыс телендәге “Идел"нең үз укучыларын тапканы юк Монын өчен урыс телендәге “Идел"нен урыс телендәге үз авторлары, яшь авторлары булуы зарур...
В последнее время, особенно из Челнов. к нам участились обрашения по поводу учреждения нового литсратурного журнала или газеты на русском языке
Учреждение любого издания—дело очень сложное Но уместно будет спросить а как мы используем возможности журнала «Идель»? Скажу мягко—очень слабо Русскоязычный вариант должен быть в первую очередь трибуной для молодых русскоязычных авторов и переводной литературы. Совершенно необязательно зеркальное отражение содержания журналов Мы бы хотели. чтобы в ближайшие 2- 3 года обший тираж журнала «Идель* персшагнул 10-тысячный рубсж. Это означало бы нашу конкретную деятельность и в плане работы с молодыми авторами. и в плане работы по воспитанию молодежи—писателей. любителей литературы.
Гомуми әдәби процесста, әлбәттә, атналык әдәби-мәдәни газетабыз—"Мәдәни жомга" газетасы да зур роль уйный Газетаның үз зыялы укучысы бар Республикабызның район, авыл мәктәпләрендә "Мәдәни жомга" газетасын алдыруларын күреп, аны мәктәп яшендәгеләр укуын да белеп куандым.
24 битле атналык газетаның һәр санында бер шагыйрьгә, бер проза язучыга һәм тәнкыйтьчегә аерым сәхифә бирелүе, яна чыккан китаплар турында мәкаләләрнең даими басылып баруы—әдәби тормышыбызның оператив елъязмасын булдыруда, әдәби процессның пульсын үлчәп баруда мөмкинлек тудыруы белән бик әһәмиятле Шулай ук газета яшь иҗатчыларга да игътибарын сизелерлек арттырды, шул ук вакы тта газета академизм сырхавы белән дә авырый кебек. Яна рубрикалар, дәвамлы бәхәс-дискуссияләргә урын аз бирелә...
Атналык басма буларак. "Мәдәни жомга"—әдәби ижат берләшмәләренә аена ике мәртәбә булса да үзләренең иҗат үрнәкләрен күрсәтерлек мәйдан бирә алыр иде. Бу исә үз чиратында анын укучылары санын бермә-бер арттырыр иде Газетанын баш мөхәррире һәм анын урынбасары. Язучылар берлеге идарәсе әгъзалары буларак. Язучылар берлеге эшчәнлегендә бик актив катнашалар Киләчәктә әйтелгән һәм әйтелмәгән теләкләрне алар искә алырлар, дигән ышанычта калабыз
Республикабызда татар телендә нәшер ителүче “Мәйдан" журналы үзенен мәйданын елдан-ел кинәйтә бара. Журналнын аерым әдипләребез һәм шагыйрьләребезнен иҗатына бер санны багышлаулары да бары хуплауга гына лаек... Журнал редакциясе, баш мөхәррире Вахит Имамов. аерым саннарны Кама аръягы районнары һәм аерым кешеләренә багышлап чыгарып, шул төбәкнен җитәкчеләре һәм киң җәмәгатьчелекнең журналга шътибарын арттырды һәм шунын белән журналнын тиражы да үсте Әмма, шул төбәктә яшәп ижат итүче каләмдәшләребез бүген ачыктан-ачык "МәйдатГнын үзләренә мәйдан бирмәвенә аһ-зарларын белдерәләр Минем карашымча, әлеге журнал ин беренче нәүбәттә шул төбәктәге язучыларны туплап торучы һәм аларнын иҗатына мәйдан бирүче басма булырга тиеш. “Мәйдан” журналы шулай ук яшь иҗатчыларга игътибарын да бермә-бер арттырырга бурычлы. Бу тәкъдимнәрне журналнын баш мөхәррире һәм Язучылар берлегенен Чаллы бүлекчәсе
2000нче сан биеклегенә юнәлеш тоткан “Казан утлары” журналын милли әдәбиятыбызның көзгесе дип тә, ижат бакчасы, иҗат кыры дип тә атап була. Журналның, гомумән, халкыбызнын рухи тормышында тоткан урыны елдан-ел әһәмиятлерәк була бара... Язучыларыбызнын анда басылып чыккан һәрбер әсәре нәшер ителгән китап дәрәҗәсендә генә түгел, ә анын иҗади үсешенен бер этабы буларак кабул ителә... Хисап чорында журнал редакциясе кылган күп игелекле гамәлләренә өстәп шуны гына әйтәсе килә—журнал әдәбиятыбызга килүче яңа яшь буынны үз вакытында күреп алды, аларга мәйдан биреп:—"Афәрин, яшьләр!”— диде... Алдарак “Казан утлары” һәм башка әдәби басмаларыбызнын язмышы хакында җитди сүз булыр. Әлеге исемнәре аталган төп әдәби басмаларга һәм әдәбиятыбызны пропагандалауга үзләреннән лаеклы өлеш керткән “Ватаным Татарстан”, "Шәһри Казан”, “Мирас”, “Сөембикә”, “Татарстан”, “Ялкын”, “Салават күпере” газета-журналларына, “Татарстан—Яна гасыр”, Татарстан дәүләт радио-телевиление коллективларына рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ике корылтай арасында үткәрелгән барлык чаралар турыдан-туры Мәдәният министрлыгы һәм ана караган дәүләт учреждениеләре белән берлектә, ә 2007 нче елдан башлап Мәдәният министрлыгы аша алынган дәүләт финанславына нигезләп алып барылды... Билгеле булганча, отчет чорында безнен төп эшләребезнен берсе булган әдәбиятны пропагандалауга зур көч, вакыт һәм чыгымнар тотылды. 2005-2007 нче елларда барлык 243 язучыбызның төрледән-төрле юбилейларын республикабыз башкаласында, чит төбәкләрдә, район-шәһәрләрдә үткәргәндә яки билгеләп үткәндә дә иң беренче максат итеп әдәбиятны пропагандалау, әдәби иҗатка яшьләрне тарту максаты алгы планга куелды.
Әмма әдәбиятны телевидение аша пропагандалау буенча безнен мөмкинлекләребез тулысынча файдаланылды дип әйтә алмыйбыз. Хәтта "Казан утлары” журналындагы әңгәмәдә Президентыбызның телевидение аша шигъриятне пропагандалау буенча әйткән конкрет тәкъдимен җиткереп һәм Яна гасыр телевидениесендә даими әдәби рубрикалар ачарга тәкъдим итүебез дә әлегә җавапсыз калды... Дөресрәге, телевидение әдәбиятны, сәнгатьне пропагандалауда да үз монополиясен саклап калды, бу эшнен мәгънәви эчтәлеген билгеләүдә язучыларыбыз, әдәбият галимнәре бөтенләй катнаша алмады... “Яна гасыр” телевидениесенең колачлау киңлекләре һәм географиясе киңәйгән хәзерге чорда анын .чаткыбызга зыялылар сүзен җиткерә торган даими тапшырулары һичшиксез булырга тиеш. Язучылар берлеге идарәсе ул даими рубрикаларны бер ел элек тәкъдим итте, безнен тәкъдимнәребез бүген дә үз көчендә кала... Алай гына түгел, алдагы бишьеллыкны без яшь иҗатчылар тәрбияләү чоры дип билгелибез икән, бу изге максатыбызга ирешүдә милли телевидениебез безгә йөз белән борылырга бурычлы!...
Татарстан Язучылар берлеге һәм дәүләт китап нәшрияты дистәләрчә еллар дәвамында бер коллектив булып халкыбызны милли китапларыбызга кинәндереп торды... Әмма сонгы 5-6 елда басылган китаплар халыкка барып җитми һәм язучыларыбызга хезмәт хакы—гонорарлар гына—вакытында түләнми башлады. Болай да Рәсәйдә ин түбән гонорарлы төбәк булуга карамастан. 2006-2007 елларда бездә нәшер ителгән китапларның авторларына 4 млн. сумга якын акча әлегәчә түләнмәгән... 2007 елдан исә Татарстан китап нәшрияты авторларга гонорарларны 50 процент китаплата түли башлады. . Бу хәл пенсионер язучыларыбызда хаклы ризасызлык тудырды.
Шулай ук "Татмедиа" карамагына күчкән әдәби журналларда да язучылар хезмәтенә түләү мәсьәләсенә җитди үзгәрешләр татәп ителә.
Язучылар берлегенең киләчәк язмышы яшь иҗатчылар кулында дип әйтсәк тә.. эстафетаны алар кулына нинди дәрәҗәдә тапшырылуы өчен без—өлкәннәр һәм урта буын—җаваплы. Бу турыдан-туры Язучылар берлеге бинасына да кагыла. Моннан 24 ел элек бу гүзәл тарихи бинаны язучыларыбыз карамагына биреп Республикабыз җитәкчеләре бер игелек эшләсәләр, бинаны тулысынча реконструкцияләү һәм реставрацияләү турында күрсәтмә биреп, Президентыбыз ижат кешеләренә булган ихтирамны тагын бер кат күрсәтте. Ижат кешеләре дигәндә, бу бинада язучыларнын Г. Тукай исемендәге клубын, “Идел”, “Салават күпере". "Сәхнә” журналлары
редакцияләре һәм интеллектуаль милекне, авторларның хокукларын яклау агентлыгы да урнашуын һәм барлыгы 50гә якын кешенен биредә эш урыны булуын да күздә тотам..
Отчет чорында бинаны төзекләндереп бетерүгә ирешә алмалык Монда мин ин беренче сәбәп итеп үземнен булдыксызлыгымны танырга мәжбүр. Әмма башка “олырак сәбәпчеләр" дә бар шул. Проектлаштыру һәм төзекләндерү эшләрен параллель рәвештә алып барырга килешсәк тә. төп заказчы булган “Татглавинвесгрой" дигән оешма безгә бер дә унай тормады... Минем атарнын үзләре белән куп тапкырлар очрашып сөйләшүем тиешле нәтиҗә бирмәде, хөкүмәт җитәкчесенә. Төзелеш министрлыгына ярдәм сорап язган хатларымны алар жалоба дип кабул итеп, киресенчә, бу эшкә аяк чатлылар кебек.. Инде, ниһаять, хөкүмәтебез җитәкчесе Рөстәм Нургали улы Миннехановка кереп хатне сөйләп биргәч, бу эш җайга салыныр дигән өмет уянды. Ул 10 млн сум акча бүлеп бирде, тагын да вәгъдә итте... Зур рәхмәт ана.
Базар шартларында бина мәйданнарын һәм җир мәйданнарын нәтиҗәле файдатану кирәклеген, финансистлар булмасак та аңлыйбыз..
Язучылар берлеге ихатасындагы җимерек агач биналар урынына Татарстан китап нәшриятының яна бинасын төзү турындагы мөрәҗәгатьне Илбашыбыз тулысынча хуплады һәм анын хөкүмәт органнарына күрсәтмәсе нигезендә бу булачак төзелешнен документларын "Татгражданпроект" оешмасы әзерли башлады. Ишетүебезчә, бу төзелешне барыбыз да хөрмәт иткән “Таттрансгаз" һәм “Татэнерго" оешмалары үз химаясенә алачаклар. Бу эшләр безнен барыбызда да киләчәккә ышаныч белән карарга өмет уята. Тик бу эшләрне: төзекләндерү һәм яна бинаны төзүне озакка сузмыйча, алдагы 1-2 ел эчендә Г Тукайнын 125 еллык юбилеена хәл итү өчен яхшы мәгънәдә үҗәтлек кирәк булачак.
Ил күләмендә базар мөнәсәбәтләренең тирәнтен урнашып бетүе һәм бөтен яшәешнең милек һәм финанс катнашында табыш атуга корылуы ижат берлекләренә карата булган традицион карашларны үзгәртте.. Бер милексез калган җәмәгать оешмасы йә яшәүдән туктарга, йә үзләренә түбә булырдай спонсорлар табарга, йә ниндидер юллар табып элеккечә дәүләтнен ярдәменә өмет итәргә дучар булып калды...
Үзәктән бердәнбер чыганак булган СССР-Россия Литфондының талануы һәм таралуы аркасында менә 4 ел инде без тулысынча язмыш иркендә калдык...
Безгә яшәүдән туктарга ярамый'
Шунын өчен без үзебезгә түбә булырдай спонсорлар да һәм элеккечә дәүләт финанславы юлларын да эзләдек һәм эзлибез.. Дәүләт финанславы, шөкер, тукталмады. Мәдәният министрлыгы аша субсидияләр тәртибендә безнен чыгымнарыбыз финанслана. Отчет чорында “Татнефть", “Татэнерго". “Нижнекамскшина". ’ Татспиртпром". Татптицпром" оешмаларының саллы гына ярдәмнәрен алдык Әмма киләчәктә Россия күләмендә Язучылар берлеге һәм язучының социаль статусы анык билгеләнгән, ин беренче чиратта анын ижали хезмәтенең дәүләт ихтыяҗы һәм дәүләтнең иҗатчыны кайгыртуы гарантияләнгән, бердәм хокукый акты-законы булуы мөһим. Шундый законны кичекмәстән кабул итүне сорап. Россиянен күренекле зыялылары дәүләт җитәкчеләренә. Дәүләт Думасына инде берничә кабат мөрәҗәгать итүенә карамастан, атеге закон һаман кабул ителми... Әйткәнемчә, бернинди милке һәм табыш чыганаклары булмаган җәмәгать оешмасы статусындагы Россия субъектларынын ижат берлекләренә ни эшләргә кала?.. Әлегә бердәнбер юл булып. Язучылар берлеге бинасы каршында Республика Язучылар Йорты дәүләт учреждениесе булдырып, анын дәүләт тарафыннан финанслануын хокукый яктан ныгытып кую сорала
2006 елда. Президентыбыз белән киңәшкәннән сон. бу мәсьәлә буенча тиешле документлар да әзерли башлаган идек Ул вакытта Милек һәм җир мәсьататәре министрлыгының җәмәгать оешмаларына дәүләт милкен тапшыр> законга туры килми дигән фикере белән бу эш вакытлыча туктатылып торды Инде дәүләтебез безне Мәдәният министрлыгы аша субсидияләр тәртибендә финанслый ата икән, димәк безнен иҗат берлегебез—Ижат йорты исеме белән дәүләт учреждениесе яисә
автономияле дәүләт учреждение статусына ия була ала.
Ижат берлегебезне саклап калыйк, яшәтик дисәк, безгә үзебезнен Республикабызда өр-яңадан үзебезнең Әдәби фондыбызны төзү турында да уйларга кирәк. Әдәби фондны төп оештыручылар булып Язучылар берлеге белән бергә барлык нәшриятлар һәм типографияләр һәм матбугат, китап сәүдәсе челтәрләре дә, республикабыздагы предприятие, оешмалар да алына алыр иде... Бу мәсьәлә дә бүгенге съездда фикер алышуны һәм билгеле бер карарга килүне сорый.
Уважаемые коллеги!
Не наша вина, что в связи с распадом союзного государства распался и его Союз писателей. К сожалению, международное содружество писательских союзов бывшей страны не смогло стать полноценным преемником бывшего Союза писателей Началась эпоха деления творческих союзов. При этом у каждого появились сугубо личные интересы и сфера деятельности. Процесс разделения творческих союзов продолжался и в регионах и субъектах России. В этой ситуации наш Союз при поддержке нашего правительства, принял все необходимые меры, чтобы сохраниться
В последние годы, впрочем, как и прежде, мы поддерживали сотрудничество с писательскими организаииями регионов и, прежде всего, с Союзом писателей РФ Наше взаимное стремление к сотрудничеству было реализовано при подготовке и проведении юбилейных мероприятий в Москве, С.-Петербурге и Оренбургской области, посвяшенных 100-летию М. Джалиля и 120-летию Г Тукая. А также в работе Форума писателей и переводчиков Поволжья в Казани в апреле 2007 года Руководители Союза писателей Российской Федерации также принимали участие в мероприятиях в Казани, организованных Союзом писателей Татарстана.
В настояшее время ведется подготовительная работа по учреждению общероссийской литературной премии имени М. Джалиля, ее учредителями будут выступать Союз писателей РФ, Министерство культуры и Союз писателей РТ
За отчетный период я в качестве гостя принимал участие в мероприятиях Союза писателей РФ А народный поэт Татарстана Ренат Харис даже является секретарем правления Союза писателей РФ
Словом, время и обшие иели сближают нас, и в дальнейшем мы должны будем находить еше более плодотворные и интересные формы сотрудничества. Причем, речь не идет о вертикали взаимоотношений. Мы готовы войти более тесно в единое литературное пространство, принимать более активное участие во всех государственных проектах. И тем самым заложить прочную основу для нашего дальнейшего сотрудничества. Я благодарен нашим гостям из Москвы—за участие в работе нашего съезда, желаю им благополучия, здоровья и счастья.
Хөрмәтле каләмдәшләр!
Ижат берлегебезне саклап калу турында сүз алып барганда без һич кенә дә анын оештыру эшчәнлегендә хәзерге ил күләмендәге вәзгыяткә карап үзгәрешләр булырга мөмкинлеген инкарь итмибез... Галижәнап вакыт инде күп кенә функцияләреннән азат итте аны... Әмма милли әдәбиятыбызны үстерүдә иҗтимагый вазифаларны үтәү өчен барыбер дә безнең ижат берлегебез алыштыргысыз булып кала...
Отчет чорында ижат берлегебезнен гамәлләр кыры географиясе кинәйде. . Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән бергә башкарган бик күп эшләребезнен берсе буларак, без республикабыздан читтә яшәп ижат итүче, ижтимагый-милли хәрәкәттә аеруча актив катнашкан милләттәшләребезне Язучылар берлегенә әгъзалыкка да кабул иттек. Аларны үзләре яшәгән төбәктә әдәбиятыбызны пропагандалау, әдәби хәрәкәтне үстерүдә максатлы эшләргә юнәлттек Ижау каласындагы шундый хезмәттәшлегебез нәтижәсе буларак, Удмуртия Язучылар берлеге каршында татар язучылары секциясе төзүгә ирештек Себердә. Каэакъстанда. Ульянов өлкәсе, Мордовия республикаларында яшәүче язучыларыбызны үз сафларыбызга алдык. Бу нәтиҗәле эшне һичшиксез киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк.
Әйе. узып киткән өч ел безнен әдәби берлегебез өчен чын мәгънәсендә сынау еллары булды. Түземлеккә, ижади җитлеккәнлеккә! Ирешкән уньпплар һәм хат итәсе эшләр турында бирелгән вакыт эчендә барысын да әйтеп бетереп булмый һәм андый максат куелмады да.
Инде сынауны үтә алдыкмы, юкмы, аны съезд билгеләр Эшләгән барлык эшләребезне сайлап куелган идарәнен теләге, тырышлыгы, конкрет гамәлләренең чагылышы дип. ә эшләнеп бетмәгәннәрен идарә рәисенен гаебе дип кабул итәрсез...