Логотип Казан Утлары
Повесть

СЫНАУЛАР АША


Ишек шакыдылар. Тирән уйга талып тәрәзә яныңда басып торган Әлфия сискәнеп киткәндәй булды.
—Керегез!—диде ул, кулы белән тиз генә битләрен сыпырып,
һәм өстәленә таба атлады.
Ишектән килеп кергән хужалык эшләре мөдире Тәнзилә—юан гына гәүдәле, тәбәнәк буйлы, табак битле илле яшьләр тирәсендәге хатын—борчулы кыяфәтенә караганда, бик мөһим эш белән йөргәнгә охшаган иде: йөзе ачулы, кырыс.
—Хәерле көн, Әлфия Закировна!—диде ул һәм, сәламен алганны да көтмичә, ниндидер ярсулык белән тезеп китте:—Йә, нишләргә инде болар белән, Әлфия Закировна, ә?! Теге башкисәр—“Тюремшик” кушаматлы Василийны әйтәм—эчеп, тагын тавыш чыгарган! Анысы да бер хәл—тавышы мина кагылмый!—әле унбиш көн элек кенә биргән өр-яңа юрганын пычак белән тураклап бетергән! Эчеп алса, пычакка үрелә торган гадәте бүген генә түгел бит инде анын. Хәзер миннән тагын юрган сорый! Бөтен гомерен төрмәдә уздырган шундый адәм актыкларын нишләп аерым тотмыйлар икән, ә?! Гөнаһсыз карт-коры шулардан зыян күрә. Бу юлы акчаны, пычак белән янап, дүртенче бүлмәдәге Галимулла абыйдан апган. Кичә кызы килеп киткән иде, бераз акча калдырган булган, ахрысы
Картлар йортында күбесенчә кыска гына итеп «завхоз» дип йөртелгән Тәнзилә, үзен директорның бернинди сүзсез, хәтта ничектер битараф кына тынлап утыруын күргәч, шып туктап калды. Һәм бераз ана ничектер төбәлеп, сынап диярлек карап торды да, хатын-кыз күңеле белән бүтен хужаларынын кәефе юклыгын шундук анлап, тавышын әкренәйтә төште һәм: —Авырмыйсыздыр бит, Әлфия Закировна. ә?—дип сорады.
—Нәрсә?—диде моңа каршы директор, аны тагын да гажәпләндереп —Әйе, әйе Юк, юк, авырмыйм, Тәнзилә апа...
—Төсегез киткән, шуңа соравым
—Нишләптер начар йокладым бүген Син дөрес әйтәсең. Тәнзилә апа, аптыраган ул утырып чыкканнар белән! Зинһар, ала күрегез бездән шуларны, дип беркөн министр урынбасарына тикле барып кердем. «Кая куйыйк сон без аларны?—дип кулларын гына жәйде.—Әлегә андыйлар өчен аерым йортлар
Әхәт САФИУЛЛИН (1936) —язучы, «Онытылган вәгъдә». «Сер бирмәдек». «Тулгана дөнья» Һ.6. китаплар авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши.
юк * Шул явыз өч адәм актыгы йөзгә якын кешене куркытып яши бирә Милиция дә берни эшли алмый, янәсе, кылган җинаятьләре юк! Шуларны бездән алсалар, мәчеткә хәер бирер идем, валлаһи! Ярар, тагын милициягә барып карармын, үзе белән дә сөйләшермен. Хәер, кеше сүзен андый торган бәндә түтел бугай инде ул: әле күптән түгел генә сөйләшкән идем мин анын белән, бүлмәләрендәге урындыкларны йомычкага әйләндереп бетергәч Ә юрганны бирми тор! Директор бирмәскә кушты, диген
—Анладым,— диде завхоз һәм инде чыгарга дип борылыр алдыннан ана тагын бер тапкыр үтәли тишәрдәй булып карап алды —Бик йончыган шикелле күренәсез бүген, Әлфия Закировна. Җитмәсә, мин дә йөрим тагын вакытлы- вакытсыз Гафу итегез!
— Юк, юк, борчылма, Тәнзилә апа! Әйтәм бит. нигәдер бик начар йокладым бүген Шунадыр. хәзер башым авыртып тора.
—Мондый башкисәрләр белән йокысыз калмыйсынмы сон?! Йөзләренә дә күтәрелеп карыйсым килми шул төрмә токымынын! Бар гомерләрен төрмәләрдә үткәргәннәр дә, картайган көннәрендә кешечә тәрбия кирәккән ал арга!
—Нишлисен бит, Тәнзилә апа, алар да безнен кеше Завхоз чыгып кигге
«Бигрәк сизгер хатын!—дип уйлап алды Әлфия, анын артыннан ишек ябылгач — Бер генә тапкыр күз ташлый, шунда да кәефеннен ничеклеген төшенеп ала! Әллә кешене үтәли күрә торган сәләте бар инде9!*
Әйе, ул, чыннан да. бик йончыган Чөнки бүген керфек тә какмады диярлек—төне буе күнелссз уйларыннан арына алмыйча аптырап бетте Йокларга, ял итәргә кирәклеген дә, күзләрен йомган килеш уфылдап ятудан бернинди файда юклыгын да белә, тик нишләтәсен аны! Анын көрсенеп ятуын сизгән ире дә тынычландырып карады. Юк. үч иткәндәй, барыбер күзенә йокы кермәде. Тан алдыннан гына изрәп китте китүен дә, ләкин инде торыр вакыт җиткән иде. Нишләсен, торып басты. Ә башы тубал булган үзе авырдыр—әйтерсен үзенеке түгел, башка кешенеке, җитмәсә әле. әллә ниткән эчпошыргыч авазлар белән шаулый, чигәләре ярылырдай булып авырта—кемдер чүкеч белән туктаусыз сугып тора диярсен
Әй, һич кенә дә андый торган түгел бу тормышны! Әле генә такыр юлда келтерәп тәгәрәгән тәгәрмәчтәй җайлы, бернинди борчусыз гына бара иде. ә менә уйламаганда гына, бөтенләй көтмәгән ягын күрсәтеп, аны да, ире Вадимны да кайгыга салды да куйды Бердәнбер базалары шундый хәсрәткә төшерер дип кем уйлаган! Ни җитмәгән ана9! Сынык ипи дип тилмергәне, ни киим дип аптыраганы булмады—теләгәнен ашап, теләгәнен киеп үсте бит югыйсә. Дөрес, баштарак тормышлары әллә ни борын чөярлек булмады анысы—үзенен хезмәт хакы ташка үлчим генә иде, ире дә көрәп алмады Бары тик монарчы коммунизм төзеп яткан илнен сәясәте капма-каршы якка—капитализм юлына борылып, тозүчс-инженер булып эшләүче ире Вадим тәрәзә һәм ишекләр ясый торган үз фирмасын оештырып җибәргәч кенә тормышлары күз алдында тауга таба тәгәрәде, акча мәсьәләсендә бернинди кыенлык күрмичә, иркен яши башладылар: заманында ире алган икс бүлмәле «хрущевка»ларын сатып, яна проект буенча салынган кирпеч йорттагы көлеп торган өч бүлмәле фатирга кереп утырдылар, җәйләрен яшәр очен Салмычыда ике катлы коттедж да салдырып куйдылар Ел саен кая да булса чит илгә барып ял итәләр. Гәрчә Вадимы «Ташла бу эшенне. нервыңны бетереп йормә шул балалар янында, өйдә генә утыр!*—дип әйтә килсә дә, яраткан эшен ташлыйсы итмәде Юк, акча өчен түгел, ә җаны шулай теләгәнгә эшләп йорүс, чөнки эшсез ятуны күз алдына да китерә азмый, бу анын өчен яшәүдән туктау сыман. Сау-сазамәт килеш ничек дүрт стена эчендә бикләнеп ятмак кирәк?! Акылдан язарсын! Дөрес анысы, укытучынын эше жинелдән гүгел—хәзерге базазар белән эшләү очен нервыларын тимердәй булырга тиеш'
Ләкин мәктәптә укыганда ук укытучы булу турында хыялланган, аннары институт тәмамлаган, үз эшенә тәмам гашыйк кеше бит ул.
Әлфия Яшел Үзән мәктәпләренең берсендә унбиш ел физикадан укытты. Менә өч ел инде, балалар укытмый, ә өлкәннәр йорты директоры булып эшли. Бер дә мәктәбен ташлыйсы килмәгән иде дә. хакимияткә чакырып, бу эшнен дә бик җаваплы икәнен һәм аны нәкъ Әлфия шикелле тәҗрибәле педагог, балаларны сөйгән кеше җитәкләргә тиеш, дип аңлаткач, ике атна чамасы уйланып йөрде-йөрде дә. риза булды.
—Өлкәннәр белән эшләр өчен нигә балаларны сөйгән кеше кирәк?!—дип гаҗәпләнде ул.
—Балалардан да болайрак бит алар...—диде хакимият башлыгы.
Дөрес әйткән икән. Ул бу сүзләрнең асылына монда эшли башлагач кына төшенде. Әби-бабаларыбыз тикмәгә генә: « Алтыдагы акыл алтмышта». «Сигез яшьтәге холык сиксән яшькә кадәр». «Җидесендә ни булса, җитмешендә шул булыр».—димәгән шул. Ләкин ни генә булмасын—өч ел эчендә төрлесе булды!—Әлфия бу эшен дә бөтен барлыгы белән яратты. Иртән эшенә дә очынып бара, кырыкмаса кырык төрле мәшәкатьләр белән көннең үткәнен дә сизми, җәмгыятьтә генә түгел, хәтта якыннарында да аңлау тапмаган, кимсетелгән бу карт-корыга, инвалидларга үзенең бик кирәкле кеше икәнен жаны-тәне белән төшенүе аның күнеленә—канәгатьлек, җанына тынычлык бирә иде.
Әйе. әле монарчы шушындый кайгы белән күзгә-күз очрашканнары юк иде. Әлбәттә, тормыш дигәннәре борчуларсыз да бармый, ләкин аларны кичә киленнәре алып килгәне белән чагыштырып була идемени?! Ул күнелсез хәбәр мизгел эчендә бөтен тынычлыкларын җуйды да куйды: инде ике ел Чаллыда яшәүче малайлары Рафис эчкечелеккә сабышкан!.. Әти-әнисе түгел, аны күреп белгән күрше-күлән дә ышанмаслык хәбәр иде бу, чөнки ул тәртипле генә үскән, мәктәптә дә яхшы укыган, аннары, әтисе юлыннан китеп, төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган, яшьтән үк әтисе кул арасына кереп үскән, эш сөючән. кулыннан җитәкләп йөрткәнне өнәмәгән, һәр эшне үзе белеп һәм үзенчә эшләргә яраткан, киләчәктә дә тормыш сукмагыннан әнә шулай: «Мин үзем! Мин үзем!»—дип мөстәкыйль адымнар белән атларга, һәрчак үзенең кемлеген раслап яшәргә җыенган бердәнбер малайлары иде бит! Институттан сон үзләре янында калдырасылары килгән иде дә. юк: «Мин үз сукмагымны үзем салырга тиеш!»—дип Чаллыга китеп барды. Шунда өйләнеп тә куйды, матур итеп туй үткәрделәр. Бер елдан, шатлыкларын арттырып, балалары туды Баштарак яннарына еш баргалап йөрделәр, тормышлары—җитешле, тату гына яшәп яталар иде.
—Монарчы сезгә белгертмичә килдем, ә хәзер чыдар әмәлем калмады.. — дип күз яшьләре белән елады киленнәре Луиза.—Яшәп була торган түгел анын белән—атналар буе эчә! Җитмәсә, өчәр-дүртәр көн юкка чыгып тора! Белмим, кайларда йөри торгандыр ул?! Булмый аерылышырга гариза бирәм...
Киленнәре авызыннан иңнәренә мен потлы йөк булып ишелә барган чуен сыман авыр бу сүзләр аларга аяз көндә яшен суккандай тәэсир итте: башта ни әйтергә дә белмичә, өнебезме бу. төшебезме, дигәндәй, кымшанырга да базмыйча, бер-берсенә карап телсез калдылар. Аннары, үзара килешкән сыман, икесе дә берьюлы тирән итеп көрсенеп куйдылар. Көрсенү түгел, әллә нишләрсең монда, чөнки монарчы ул-бу сизелмәгән, андый-мондый кыек юлларда йөргәне дә ишетелмәгән иде ләбаса! Әгәр шешә белән шулай артык мавыгып китсә, шушы көнгә хәтле беленмәс идемени?! Йа Хода, ничек бирелгән сон ул мондый афәткә?!
Ни уйларга да белмичә, тораташтай катып, тәмам аптырашта калдылар. Киленнәре белән бик озак сөйләшеп утырды алар. Ана бирмәгән сораулары калмады, вакытында чан сукмавы—үзләренә хәбәр итмәве өчен үзен дә шелтәләп алдылар. Вадим бүген иртән үк киленнәре белән Чаллыга чыгып
китте. Ә ул—эштә. Тик бернигә күнеле ятмый, бернигә кулы күтәрелми, уйлары һаман шушы коточкыч хәбәр тирәсендә бөтерелә. «Ничек шулай килеп чыккан сон бу?! Ул шешә белән дуслашырга тиеш түгел иде ләбаса, чөнки исерекләрне жене сөйми иде бит! Ниләр генә булган бу балага?! Эшендә берәр нәрсә килеп чыкканмы? Әллә никахлары нык булмаганмы? Алай дисән. бер-берсенен күзләренә генә карап торалар иде *
Әлфия, хәтта күкрәгеннән сызгыруга охшаш ниндидер зәгыйфь аваз чыгарып, тирән итеп көрсенеп куйды, кайгысын яшерер урын эхгәгәндәй. шомырттай кара, ләкин бүгенге йокысыз төннән сон ничектер тоныкланып, монарчы гел очкынланып торган, хәзер нурлары сүрелеп калган күзләре белән кабинет түшәменә карап алды, аннары, арыган кыяфәт белән ашыкмыйча гына урыныннан торды да. тәрәзә янына килеп, урам ягын күзәтә башлады. Анда, инде көз хакимлек итүгә карамастан, быел кешеләрне июнь-июль айларында да сөендермәгән җылылык хөкем сөрә, күктә ник мендәр хәтле болыт әсәре булсын—ул, рәссам ясап куйган сыман, зәп-зәнгәр һәм чип- чиста. шактый ук югары күтәрелә төшкән кояш үзенен миллионлаган нурлары белән күзләрне чагылдырырлык итеп балкый, әйтерсен. атлә ничә төрле төсләргә кергән яфракларның, монсуланып калган агачларның, гомумән, көзнен искиткеч матурлыгын, гүзаллеген бөтен барлыгы белән күрсәтеп калырга тели. Бер сүз белән әйткәндә—әбиләр чуагы, табигатьнең һәрвакыт күркәм икәнлеген раслый торган вакытларның берсе.
Кинәт аның күзе подъезддан бер-бер артлы урам ягына килеп чыккан ике инвалид коляскасына төште. «Чыктылар!—дип куйды ул үзалдына, ниндидер күтәренкелек белән —Менә кайда ул көчле кешеләр! Инвалид булсалар да. аларга бернинди эчүчелек чире, бернинди наркомания афәте йокмаган, чөнки рухлары белән, мәхәббәтләре белән көчле алар! Ике аяклы, сау-сәламәт булып та үзәкләре черек, төрле зәхмәткә каршы тора алмаган, тормышта жилкатәрен гел җил уңаена гына тоткан ихтыярсыз, җебегән адәм хәсрәтләренә менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк! Шушы аяксызларга карасан. дөньяда атардан да бәхетле кеше юк сыман! Мондый мәхәббәт сирәк була торгандыр Ә сөю хакына шундый корбан биргән шушы хатын кебек, белмим, дөньяда тагын берәр хатын-кыз бармы икән?.. Юк. табылмас, мөгаен».
2
Бу йортта олыгайган көннәрендә ялгыз, караучысыз калган, яисә бататары. ниндидер сәбәпләр аркасында хәтта якын туганнары янына сыеша атмаган карт-коры белән бергә берничә инвалид та яши иде Әле генә подъезддан килеп чыккан коляскаларда шуларнын икесе—ирле-хатынлы Гөлфирә белән Низаметдин Сәфәргалиеатәр утыра
Юк. мондый йортта яшәргә тиеш түгел иде алар, чөнки иренә—утыз өч. ә хатынына егерме сигез генә яшь әле Ләкин, чыннан да. язмыштан узмыш юк икән шул Бәла алар капкасын кыска гына вакыт эчендә хәтта берничә тапкыр килеп какты, аларны аерым-аерым да. икесен бергә дә сынады
Хәер, алар бу турыда искә алырга яратмыйлар инде—йөрәк яраларын кабат яңартудан куркалар. Чөнки атар хәзер дә. шундый бәхетсехтскләрдән сон да бәхетле Әнә алар өлкәннәр йорты янындагы агачлыкка әбиләр чуагы белән эретелгән көзнен саф һавасын суларга чыккан
Карале бу яфракка. Гөлфирә! Аның берүзеңдә ничә төрле төс: күк йөзедәй зәңгәрсу да ул. кояш кебек янып та тора сыман!—диде Низаметдин, хатынына җирдән алган өрәнге яфрагын күрсәтеп -Буяганнар диярсен!
Бу вакытта башын югары күтәреп өскә, үзенен төз кәүсәсе белән горурланып күккә ашкан мәһабәт нараг очына карап баккан Гөлфирәсе тиз генә ана таба борылды
— Искиткеч'—диде ул, елмайганда ун бит очына куна торган кечкенә чокыры белән знжедәй ап-ак тешләрен күрсәтеп —Монысы кичәгесеннән
дә матуррак! Алып керәсеңме?
—Ничек алмыйсын инде моны?!—Низаметдиннең куе кара кашлары, гажәпләнүдән дугаланып, мангаена сикерде, шунлыктан түгәрәк, тик яңак сөякләре чак кына калкуланып торган бернинди тапсыз, чиста каратут йөзе, тарая төшеп, озынаеп калган сыман тоелды.—Ул бөтенесеннән дә матур бит!
—Синең ул яфракларын бер чемодан бугай инде!
—Булсын! Кышын рәхәтләнеп карап утырырбыз әле шуларны!
—Алла боерса, диген! Һаман онытасын шуны әйтергә.
—Алла боерса,—диде Низаметдин, хатыны сүзен тынлап —Күз алдына китер: тышта күз ачкысыз буран котырына, жил улый, ә синең белән без— кырын яткан килеш, җылыда!—үзләренә жәй, көз ис-төсләрен сеңдергән шушы аллы-гөлле яфракларны карап утырабыз! Безгә рәхәт, гүя тышта кыш та, буран да юк! Гүя синен белән без, менә хәзерге шикелле, яфраклары янып торган шушы агачлыкта йөрибез...
—Хыялый да инде син! Сине тыңлаганда егерме биш градуслы салкында да эссе дип изүеңне чишеп жибәрерсен!
—Егерме биш градус салкын салкынмыни ул?! Ә менә кырыкка якыны салкын дисән дә салкын, ичмаса!—Низаметдин, шул салкынга хәзер дә туңган сыман, бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйгандай булды.—Бер мәртәбә үзәгемә үтте шундый салкын.
—Кайда? Бер дә сөйләгәнен булмады ..—Гөлфирә жәһәт кенә коляскасы белән аның янына килеп туктады.
—Нәрсәсен сөйлисен аның?!
—Йә, сөйлә инде, Низаметдин, сөйлә!
—Ярар, ярар... Шулай бер мәртәбә Волгоградка житәрәк—гел ерак рейсларга йөрдем бит мин!—машинам тырт-пырт килде дә ялан кыр уртасында туктады да калды. Алай итеп карыйм, болай итеп, юк, кабынмый гына бит! Инде караңгы да төшеп килә. Ә мин, бәхетсезгә каршы, берүзем—кулдашым бер якын туганының туена дип сорап калган иде. Нишлисен: «Ярар,—дидем,—туй гел булып тормый,—бер юлга гына ничек тә түзәрмен». Анысын тикшереп карыйм, монысын—юк, әле генә гөжләп килгән машина кабынырга уйламый да! Нишләргә? Инде трассада машиналар да сирәгәйде, ара-тирә генә үткәннәре дә, туктамыйча, выжылдап кына узып китә! Берәрсе туктаса, минем жансыз тимер-томыр кисәген шәһәргә таба өстерәтергә исәп. Юлда басып тора-тора туңып беттем—кыш бит, суыклык кырык градуслар чамасы бардыр! Җитмәсә, кырда шактый ук себертә дә башлады! Машина кабынса, кабинада җылыныр идең дә Юк. ул төнге юлда карачкыга охшап тик тора. Туктале, дидем бераздан, минем искерәк тәгәрмәч бар лабаса, шуны ягып җылынырга кирәк! Кузовтан шул баллонны ышыграк якка төшереп ана бактан солярка алып сиптем дә шырпы сызып җибәрдем. Шул ут янында кайнаша-кайнаша төн чыктым. Ул баллон гына җитмәде, әлбәттә, тагын шактый чүпрәк-чапрак, хәтта машина астында ятарга туры килсә кирәге чыгар, дип йөрткән бушлатыма да шунда янарга насыйп булды. Ярый әле, ягар нәрсәләр таптым! Алар булмаса, аяк-куллар шакырдап ката иде. Иртән карыйм, минеке шикелле бер КамАЗ машинасы килеп туктады. Әнә шул мәрхәмәтле бәндә машинамны Волгоград шәһәренең бер гаражына тикле өстерәп алып барды Рәхмәт төшкере, анда аны төзәтергә дә булыштылар. Менә шулай, Гөлфирәкәй җаныем, ничә еллар буе юллар үлчи-үлчи төрле хәлләргә очрарга туры килде Низаметдин абыена!..—Ул сүзен шулай шаярып тәмамлады.
—Бу турыда бер дә сөйләгәнен булмады,—диде хатыны, аның кулларын үзенең йомшак, кайнар кулларына алып.
—Монын нәрсәсен сөйлисең? Шоферлар өчен гадәти нәрсә ич бу!— Низаметдин, иркәләнергә теләгән бала-чага сыман, мангаен анын чигәсенә төртте.
—Үзе тунып үлә язган, үзе, нәрсәсен сөйлисен, дип торган була!
—Тәнендә җаны булган ир-ат ничек тунып үлсен?' Андый кеше үзен ир-ат дип йөрергә дә тиеш түгелдер, алай бик тиз бирешерлек булгач. — Кинәт Низаметдин хатынынын колагына:—Без нишләп сон очраштык икән, ә, Гөлфирә? Иртәрәк очрашасы калган безгә, иртәрәк! Әйеме?—дип пышылдады —Никадәр вакыт әрәм узган!..
—Язмыштан узмыш юк, диләр. Дөрестер, мөгаен —Гөлфирә кулы белән иренен вакытсыз кырау төшә башлаган, бераз дулкынланып торган кара чәчен сыйпарга кереште.—Ул кайчан нәрсә буласын, киләчәктә нәрсатәр күрәсен кеше дөньяга тәүге авазын салуга ук язып куя ди Шул язганны күрми дә калып булмый, аннан качып та котыла алмыйсын ди Димәк, ул безне дә үз вакытында очраштырган дип уйларга кирәк Нәкъ без туганда язып куйганча ..
—Күрәзәче әбиләр шикелле син!—дип көлде Низаметдин һәм, йөзенә ниндидер монсулык чыгарып башын күтәрде дә, хатынына карады —Әйт әле, Гөлфирә, син . тик дөресен-дөрессн генә язмышыңны минем белән бәйләвенә чыннан да үкенмисенме?
—Вакыты-вакыты белән әллә ниткән юләр сораулар бирәсен —Гөлфирә, кинәт кулын кискен генә тартып алды да, үпкәләп, ачулы йөзен читкә борды —Һаман ышанмыйсын һаман ярама тоз сибәсен
—Туктале, Гөлфирә, туктале! Син нәрсә инде?!—Үзенен соравы белән хатынынын авырткан җиренә кагылуын анлап алган Низаметдин, бу ялгышын ничек төзәтергә белмичә, өзгәләнеп, аны үзенә таба каратырга тырышты.—Минем бары тик: «Юк, һич үкенмим!*—дигән сүзенне генә ишетәсем килгән иде. Башка нәрсә уемда да булмады, валлаһи! Гафу ит, ачуландырырга уйламаган идем Йә инде, Гөлфирә, кара инде мина! Шуны ишеткәч, яңадан туган шикелле булам бит мин
—Эгоист кеше шикелле гел үзен турында гына уйлама!—диде инде бераз йомшара төшкән хатыны, ана таба борылып —Ярамый алай! Сине янадан тудырырга тиешле ул сүзләрнен мине кабат үтерергә мөмкин икәнлеген дә истән чыгарма. Элеккеге газапларыма кайтарасын ич син мине! Ә минем аларны кабат кичерәсем килми Килми! Мин дә җансыз агач бүкәне түгел ләбаса! Аңлыйсынмы син шуны?—Гөлфирәнең күзендә яшь ялтырап китте —Мин сөюемне расладым түгелме сон инде?!.
— Гафу ит, Гөлфирә, зинһар, гафу ит! Әллә ничек килеп чыкты һич тә ачуландырырга теләмәгән идем Хәзер мин сина үземә ышанган кебек ышанам бит! Ярар, тынычлан! Әйе, эгоист бугай шул мин Тик сине сөйгәннән генә ул.
Икесе дә тынып калды. Әллә ниткән шомлы һәм икесе өчен дә мәнгелек булып тоелган эчпошыргыч тынлык иде бу. Бераздан аны Гөлфирәнен ягымлы тавышы бозды
— Керергә кирәк, төшке аш вакыты җитеп килә бугай —диде ул, яшьләрен сөртеп.
• Шөкер, кичерде бугай!*—дип уйлап алды Низаметдин, бер үк вакытта күңеленнән сөенеп тә, хатыны алдында үзен әле һаман гаепле дә санап
Һәм ике коляска бер-бер артлы ашыкмыйча гына подъездга таба тәгәрәде.
3
Алар моннан оч ел элек «Ялгызлар клубы*нда таныштылар Инде икесе дә яшь-җилкенчәк түгел Низаметдин—утызынчы, ә Гөлфирә егерме бишенче яше белән бара иде
Низаметдин малай чагыннан ук бик оялчан табигатьле булып үсте, иптәшләре мәктәптә укыганда ук берничә кыз белән танышып өлгерсатәр. ул исә алар катына барырга ла кыймады Аннан сон нигәдер аны кыз-кымыгтар
ягына бик тартмады да. Ул яшьтән үк техникага гашыйк иде. Кулларына өлгергәнлек аттестаты алган иптәшләре төрле институт ишекләренә ябырылганда, мәктәпне яхшы гына тәмамлаган Низаметдин, аларны гажәпләндереп. шоферлар курсына барып керде, аннары бер автохуҗалыкка эшкә урнашты. Ярты ел да үтмәде, тәҗрибәле бер шофернын кулдашы булып ерак рейсларга, үзләре әйтмешли, «дальняк»ка йөри башлады. Кая инде монда кыхтар кайгысы—кайчак унар-унбишәр көне юлда уза. Җитмәсә, ике ел солдат шулпасын да чөмерде әле! Армиядән дә яраткан шул эшенә әйләнеп кайтты.
Елны еллар алыштыра, ә алар исә анын яшен саный торды. Әтисе белән әнисе олы малайларының әле һаман килен алып кайтырга җыенмавына борчыла ук башлады. Хәтта үзе дә бөтен гомерен машина руле артында уздырып пенсиягә чыккан әтисе Гарәфетдин—әле дә көч-куәте сизелеп торган, чәчләре яртылаш агарган карт—бу турыда үзе сүз кузгатып карарга мәҗбүр булды.
Шулай бер көнне кичке аштан сон балконнарына тәмәке тартырга чыккач, ул, инде төссезләнә төшкән конгырт күзләре белән ана сынаулы караш ташлап алды да:
—Йә, сөйләп җибәр, улым, хәлләр ничек?—дип сорап куйды.
—Хәлләр?!—дип гаҗәпләнде Низаметдин, чөнки әтисе анын эше турында гел хәбәрдар иде —Хәлләр яхшы. Берсекөнгә Ставрополь ягына чыгарга җыенабыз менә... Безнен эшне беләсең ич, әти, нигә соравын?
—Тормыш гел эштән генә тормый бит, улым. Күп төрле ул
—Анламыйм, нинди хәл турында сорыйсын соң син, алайса, әти?
—Хәзер сина ничә яшь инде?—диде әтисе, малаеның үзенеке шикелле үк коңгырт күзләренә туры карап.
—Монда яшьнең ни катнашы бар?!
—Вакыт үтә. яшен бара . Ә син өйләнү турында уйламыйсын да! Буйдак булып калырга җыенмыйсындыр бит?
—Менә син ни турында икә-ә-н,—дип елмайды Низаметдин —Өлгерербез әле, әти. башка кайгын булмаса, юкка кайгырма!
—“Өлгерербез”, имеш.. —дип кабатлады әтисе, ирененә мыскыллы елмаю чыгарып —Һәр нәрсәнең үз вакыты бар аның, улым. Әниең белән без картая барабыз. Оныкларны сөясе килә башлады Күптән вакыт бит инде! Менә монысы да хәл, монысы да эш анын...
—Шулайдыр да, тик кызлар күзләргә вакыт юк бит әле. әти
—Бу яшьтә дә кызлар белән йөрмәгәч!.. Ашык-пошык кына өйләнеп куярсың аннары Ә хатынны йөреп, карап-сынап алырга кирәк. Уен эш түгел!
—Ярар, йөрербез, карарбыз, сынарбыз, әти!—дип елмайды Низаметдин, анын сүзләрен кабатлап.
^ Дөресен генә әйткәндә, өйләнү турында шушы сөйләшүдән сон гына уйлана башлады ул. Чыннан да, дус-ишләре инде күптән өйләнешеп беттеләр. Хәтта кайберләре икешәр бала атасы инде! Хаклы бит әтисе, хаклы: ана да күптән вакыт! Ә анын әле сөйгән кызы да юк. Өйләнү өчен бит башта сине ярты сүздән анлый торган яр табарга кирәк. Ә гел ерак юлларда йөргән кеше андыйны ничек тапсын?! Хәер, теләгәндә вакытын да табарга булыр иде дә тик кызлар янына бару өчен кыюлык, алар белән сөйләшә белерлек тел дә кирәк бит әле! Ләкин, нишләтәсең, анда боларнын берсе дә юк. Менә бит кайсы ягы бар бу мәсьәләнең! Ә алар үзләре килеп сүз катмый. Күпләр өчен чын бәлагә әйләнгән шул кыюсызлыкны, оялчанлыкны җиңәрдәй берәр дару да уйлап чыгармыйлар, ичмаса! Дөрес, хәзерге яшьләрнең күбесе монын ише нәрсәне аракы белән жинәргә тырыша. Тик анын өчен түгел шул бу гамәл—аракысын да, эчкән кешеләрне дә җене сөйми!
Бәлки, берәрсе белән белдерү буенча танышып караргадыр? Аларны
хатын-кызлар да яза бит хәзер! Юк, бармый бу юл, бармый. Беркөн ерак юлларда йөргәндә беренче дустына әйләнгән радиодан, андый белдерүләр аша табышканнарнын сирәге генә гаилә кора, гадәттә, аларда гүзәл затлар үзләрен бик арттырып мактыйлар, дип сөйләделәр.
Туктале, хәзер танышу өчен махсус кичәләр дә бар түгелме сон? Анда кыз-кымызны үз күзләрен белән күрергә була. Монда мәхәббәт анлатып кызарасы, азапланасы да юктыр, чөнки алар үзләре дә пар эзләп килә ич! Булды, мәсьәләгә бераз ачыклык керде: анын өчен ин яхшысы шушы! Шундый кичәләр турында белешергә дә тәвәккәлләргә! Буйдак исемен йөртергә гарип-гораба түгел лә ул!
Ниһаять, бер ял көнендә, бөтен кыюлыгын бер йодрыкка төйнәп дигәндәй, шундый кичәгә китте.
Юкка шикләнеп йөргән, бер дә куркырлык жир түгел икән' Монда барысы да ачыклар, ягымлылар. Хәтта шундый ачыклар, әйтерсен алар бу кичәгә үзләренә пар эзләп түгел, ә инде табылган ярлары хөрмәтенә ял итәргә килгәннәр: бер-берсе белән чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә бииләр, төрле уеннар уйныйлар. Кичәдәге жылы халәтне килеп керүгә үк сизеп алган Низаметдин, бераздан, үзенен тартынуын тәмам онытып, бөтенләй тынычланып калды һәм юллар игътибарлы булырга өйрәткән конгырт күзләре белән берсеннән-берсе матур киенгән, берсеннән-берсе чибәр кыз-кымыз халкын күзләргә кереште.
Егетләр кебек үк, аларнын да төрлесе бар иде монда чем-кара, аксыл, сары чәчле чибәрләр дә. хәтта ирекссздән: «Бу туташ күп газаплар күрергә өлгергән икән, башына нинди кырау төшкән!*—дияргә мәжбүр итәрлек көл төсендәге чәчлеләре дә. Соныннан белде: шулай буялган гына икән алар!
Низаметдиннең бер күрүдә гашыйк булу хәлләре турында әле монарчы китаплардан гына укыганы бар иле. Ышанмый да, исе дә китми иде мондый хәлләргә: анын өчен гашыйк булсалар ни дә. булмасалар ни Жаны теләгән елан ите ашаган ди. Бер күрүдә гыйшкы төшү түгел, монарчы анын. гомумән, мәхәббәт хакында уйланганы да булмады, анын нинди җимеш икәнен татып карамаган иде әле ул. Аны анлар өчен ул хисне үзенә кичерергә кирәк бит...
Кинәт үзеннән ерак түгел генә ни турындадыр елмаешып сөйләшеп торган ике кызнын берсе шундук игътибарын жәлеп итте. Алай гына да түгел, хәтта ул аны инде күптәннән белә шикелле тоелды. Шунда Низаметдин ирексездән кулы белән галстугын рәтләп куйды, аннары шул мизгелдә бармаклары белән ни өчендер кинәт кенә муенын кыса башлаган күлмәк якасына кагылып алды һәм гоксреген йотып җибәрде. Хәтта аны йотканда тамак төбеннән ниндидер аваз чыккан сыман тоелды, шуна күрә, кеше ишетмәдеме, дигәндәй, тиз генә гирә-ягына каранып алды
Кыз чибәр иде. Уртача буйлы («Карале, буе да минеке шикелле'*), арттан бәрхет чәчтоткыч белән эләктереп куелган шактый озын кара чәче бик таралмыйча гына җилкәсенә сибелгән, чиста, түгәрәк, алсуланып торган йөзеннән («Исеме дә Алсу түгелме икән әле!*) ниндидер нур бөркелә сыман, матур булсын, дип тырыша-тырыша кылкаләм белән сызган кебек күренгән нечкә, кыйгач кашлары битенә, мангаена ниндидер табигый гүзәллек өстәп тора.
Низаметдин ирексездән күңеленнән: «Мин эзли торган кыз бит бу!—дип сөенеп куйды - Күр син анын матурлыгын!* Тик шунда үзенен кайда, нинди жирдә икәне исенә төште дә. кинәт күнелен «Ә нишләп монда килде икән ул?! Бу гүзәллеге белән нигә кияүдә түгел?*—дигән сораулар тырнап узды Дөрес, аларга артык җәелергә ирек бирмичә, шундук үзен: «Тормышта ни булмас!..»—дип тынычландырырга тырышты Чыннан да, анын китаплардан, тормышта бик чибәр кызларга яр табуы авыр дип укыганы бар Егетләр андый чибәрләргә мәхәббәтләрен белдерергә кыймый икән Янәсе «Күр,
ул нинди чибәр, ә анын янында мин » Ә икенче берәүләре исә. мондый чибәр кызнын. әлбәттә, сөйгәне бардыр инде, дип уйлый Шулай итеп, алар янына барып караучы да булмый. Нәтижәдә ир-атлар: «Бер кашык су белән йотарсын. валлаһи!*—дип сокланып йөргән чибәр-чибәр кызлар, кияүгә чыга алмыйча, утырып кала икән...
Кызнын өстендәге зәңгәрсу күлмәге дә. кайберләрнеке кебек, әллә кайдан күзгә бәрелеп тормый: чигелмәгән-чукланмаган дигәндәй, гади генә, ләкин ул әнә шул гадилеге белән үзенә бик тә килешеп тора. Колагындагы кечкенә алкасының ялтырап-ялтырап китүе дә кызга ниндидер серле матурлык өсти сыман Икенчедән, киенү рәвеше, бизәлмәгән йөзе дә. шушы кечкенә алкасы да аның самими табигыйлеге. гадилеге турында сөйли иде бугай. Болар барысы да Низаметдин күңеленә сары май булып ятты, чөнки артык ясанган-бизәнгән, үзе әйтмешли, «штукатурланган», минем алкам гына да күпме тора, дип мактанырга теләп колакларына йодрык хәтле алтын алкалар таккан хатын-кызларны жене сөйми анын—үзе гади булганлыктан, ул гүзәл женесләрдә дә гадилекне өстен күрә иде.
Әйтәсе дә юк. кыз Низаметдингә бер күрүдә үк ошады. Тик ана ничек сүз кушасы да. анын белән ничек сөйләшеп китәсе? Тиктомалдан гына янына килеп: «Мина бик ошыйсыз, сезнен белән танышырга телим*.—димәссен бит! Шул ук вакытта кулыннан да ычкындырасы килми: кем белә, берәрсе, анын шикелле, читтән генә карап тормыйча, аны биергә чакырса? Шунда сөйләшеп китәрләр дә. калырсын аннары төп башына утырып! Менә шулай. Низаметдин, монда килергә кыюлыгын җиткән икән, башкасына да әзер бул. жебеп торма! Кем жебегән әле монда?! Хәзер, хәзер Күрәсен бит. ничек серләшәләр! Сүзләрен генә бүлдерәсем килми. Әйттен сүз! Бәлки, алар кич буе сөйләшер?!
Юк. чыннан да. тәвәккәлрәк булырга кирәк, тәвәккәлрәк! Кинәт шул вакытта талгын гына музыка янгырый башлады да. ул. күңелендә барган бәхәскә нокта куеп, стенага сөялеп торган җиреннән үз-үзен ирексезләп йолкып алгандай итеп, көлешә-көлешә сөйләшеп торучы шушы ике кыз ягына атлады.
—Гафу итәсез, сезне чакырырга мөмкинме?—диде ул, читтән күзәтеп торган теге кыз янына килеп.
Кыз исә. иптәшенә, нишлисең, чакыргач чыкмыйча булмый инде, гафу ит. дигәндәй, ничектер гаепле кеше сыман елмаеп карап алды да. Низаметдингә кулын сузды.
Алар бөтен кичә буе гел икесе бергә биеделәр. Берничә ир-ат кызны чакырып караган иде дә, ул итагатьле генә итеп гафу үтенде.
Шушы кичәдән сон җитәкләшкән килеш сөйләшә-сөйләшә йөреп, алар танны Казан урамнарының берсендә каршы алдылар. Тагын өч айдан хатыны булачак Гөлфирә исемле бу кыз белән сөйләшүе җиңел, хәтта анын белән янәшә атлаганда ничектер сулыш алуы да иркен, рәхәт иде. Әйтерсен инде алар моннан берничә ел элек үк таныш булганнар да. бераз гына аерылып торганнан сон менә тагын очрашканнар! Ул кешене тыңлый белә, тиешле- тиешсез жирдә сүзенне бүлдерми, киресенчә, сүз очын югалтырга ирек бирмичә, әңгәмәне тиешле юнәлештә алып барырга булыша, һәр сүзен үлчәп кенә сөйләшә. Анын бөтен халәтеннән, хәтта ашыкмыйча, салмак кына атлавыннан да сабыр холыклы икәнлеге сизелеп тора. Әнә шул сабырлыгы белән дә җәлеп итте ул Низаметдинне.
«Нәкъ минем иш!»—дип җөпләп куйды ул күңеленнән, бүгенге бәхетеннән исерә-исерә. Дөрес, сүз кызнын кайда, кем булып эшләве турындагы сорауга җиткәч кенә «минем иш!» дигән ул сөенече кинәт якты, ачык төсмерен югалта төште, чөнки Гөлфирә, институт тәмамлап, бер оешмада икътисадчы булып («Юк. мина тин түгел бу чибәркәи!..») эшли икән. Кыз үзенең җавабыннан соң анын кинәт кенә ничектер күңелсезләнеп калуын үзенең нечкә күнеле
белән шул мизгелдә үк сизеп алды. Һәм анын ниндидер өметсезлек белән әйткән: «Ә мин гап-гади шофер гына «—диюенә каршы йомшак кына:
—Эш кешенен кем булуында түгел бит. Низаметдин, нинди булуында!— диде. Һәм дәшмичә берничә адым атлаганнан сон үз-үзе белән сөйләшкәндәй, уйчан гына:—Кеше чын мәгънәсендә кеше булсын ул! Анын беренче шарты исә—эчкерсез, ышанычлы булу.—дип өстәп куйды.
4
«Әйт әле, Гөлфирә, син тик дөресен генә язмышынны минем белән бәйләвенә чыннан да үкенмисенме?»
Низаметдине авызыннан чыккан бу сүзләр Гөлфирәне ирексездән үткәннәренә алып кайтты Хәер, алай авыз тутырып, үткәннәр дип әйтерлекләре дә юк иде әле аларнын, чөнки танышып-кавышып бергә яши башлауларына да өч кенә ел! Тик шушы кыска гына вакыт эчендә дә кайберәүләр гомерләрендә лә күрмәгәнне күрергә, гомерләрендә дә кичермәгәнне кичерергә туры килде инде аларга. Язмыштан узмыш юк. дигәнне шушы кыска тормышлары да раслый: анда аларнын бәхетләре фаҗигаләр белән бергә үрелгән
Кешенен табигате шулай инде, теләсә-теләмәсә дә, ул үткәннәре белән яши. аларга кабат-кабат әйләнеп кайта Гөлфирә дә бәхетле мизгелләрен еш исенә төшерә, аларны кабат кичергәндәй, ирексездән елмаеп-елмаеп куя Хәтта кайчак күзләрен йомып, башын кулларына салып, татлы кичерешләргә талырга ярата. Әйе. әйе. күзләрен йомып! Шунда ул рәхәтләнеп искә алырга яраткан мизгелләр анын аяз көнге зәнгәр һава сыман зәп-зәнгәр күзтәре алдына тагын да ачыграк, тагын да бәхетлерәк, матуррак булып килеп баса һәм үткәннәренең үзе һич тә хәтерләргә теләмәгән, үзен кара кайгыларга салган, сары сагышлары белән йөрәген әле хәзер дә чәнчеп-чәнчеп ала торган тирән яралар калдырган ямьсез мизгелләренә тиз генә урын бирмичә, күз алдында озаграк тора, озаграк саклана сыман Мондый вакытларда аннан да бәхетле кеше юк' Күңеленнән кабат-кабат кичерергә яраткан әнә шул матур кичерешләре белән бәхетле иде ул. Ә андый мизгелләр булды бит алар тормышында, булды! Хәтта бергә яши башлаганчы ук. танышкан кичләреннән үк бәхетле иде алар, чөнки бер-берсен беренче күрүдә үк ошатыштылар Уртача буйлы, коңгырт күзле, янаклары бераз калкулы, каратут чырайлы Низаметдин теләсә нинди чибәр кызлар күнелен дә яулардай егет иде шул!
Тора-бара, юк. беренче көннән үк бугай, аларда күп кенә уртак яклар булуы да ачыкланды Мәсәлән, бу кичәгә икссенен дә тәүге килүләре генә икән Тик аерма шунда гына: егет кеше буларак Низаметдин килергә, ниһаять, үзе батырчылык итсә, Гөлфирәне исә иптәш кызы өстерәп диярлек алып килгән—ул да, анын шикелле үк, оял чан, шау-шулы мәҗлес-ки чат әрне, буш күнсл ачуларны жене сөйми Бу турыда сөйләшкәндә икесе дә балалар шикелле рәхәтләнеп көлгәннәр иде Холыклары шул кадәр дә туры килер икән!
Аннары—бер-берсен өзелеп сагынулардан, зарыгып көтүләрдән сон булган очрашу мизгелләре... Дөрес, көткәннәреннән сирәк иде ул очрашулар, чөнки Низаметдин еш кына ерак юлларда була. Анын каруы ничек сагынып кайта иде ул! Машинасын гаражга да куеп тормыйча—кайтышлый ук!—янына очынып килеп керә дә. шатлыгыннан уттай янып торган күзләре белән көйдереп:
-Мин сине шундый сагындым. Гөлфирә! Белсән икән' —дип ана чәчәк бәйләме суза. (Ул анын янына бервакытта да чәчәксез килмәде!)
Әлбәттә, мондый чакларда Гөлфирә бергә эшләүче иптәшләреннән уңайсызлана Ә алар ана җылы караш ташлап (кем белә, бәлки, кайбере көнләшептер дә):
—Бәхетле син. Гөлфирә!—диләр —Тизрәк чык инде син ана! Ярата бит ул сине
—Әле безнен танышканга да. —дип куя бит очлары кызарган Гөлфирә.— Бүген танышып, иртәгә кияүгә чыкмыйлар
—Сон, заманасы шулай анын хәзер: иртән танышалар, кичкә өйләнешәләр!—дип көлешә кызлар.—Кара аны, мондый егетләр юлда аунап ятмый!
—Аунап ятканнарының кирәге дә шул хәтле генә,—дип елмая Гөлфирә һәм, бетерик бу сүзне, дигәндәй, күзләрен компьютер экранына юнәлтә. Ә үзе эченнән генә дулкынлана-дулкынлана, ләкин моны сиздермәскә тырышып, түземсезлек белән эш сәгатенең тизрәк тәмамлануын тели башлый: кичен аны сөйгәне белән очрашу көтә бит!
Алар барлыгы өч айдан чак кына артык йөрделәр Бер дә бер көнне— Гөлфирә аны яхшы хәтерли— Мәскәүгә барган җиреннән, гадәттәгечә, кайтышлый ук янына килеп кергән Низаметдине башта, аны менә хәзер беренче генә тапкыр күргәндәй, хәтта кулындагы чәчәген дә сузмыйча, бермәл ана сүзсез генә карап торды. Гаҗәп, мондый чакларда үзенә бертөрле җылылык, бар сагынуын аңлата торган: «Мин сине шундый сагындым, Гөлфирә! Белсәң икән!..»—дигән сүзләрен дә әйтмәде. Үзенен күзләре яна! Шулай беравык карап торганнан соң гына телгә килеп, кулындагы чәчәк бәйләмен селки-селки ниндидер ярсулык белән, кискән сыман өзеп-өзеп:
—Житте, Гөлфирә! Мин башка болай түзә алмыйм! Теләмим!—диде.
Гөлфирә хәтта куркып калды: «Ни булган? Нәрсәне теләми?»
—Берәр нәрсә булмагандыр бит, Низаметдин?—дип сорады ул, үзенен бәрхеттәй йомшак, ягымлы тавышы белән һәм, үпкәләгән сыман, иренен турсайтып куйды.—Исәнләшмәдең дә. Нәрсәне теләмисен?
—Әй, гафу ит, Гөлфирә!—диде Низаметдин, исенә килеп, һәм аңа кулындагы чәчәкләрен сузды.—Сагынуга түзә алмыйм мин, Гөлфирә. Башка түзәргә теләмим дә! Авыр газап бу. —Ул, иелә төшеп, калганын анын колагына пышылдады:—Кыскасы, очрашу вакыты да, урыны да элеккечә. Калганын шунда сөйләшербез.
—Ярар, аңладым. Исәнме!—дип кулын сузды Гөлфирә, уңайсызлануыннан нишләргә белмичә.
—Исәнме, Гөлфирә, исәнме!—диде Низаметдин һәм. ничек очынып килеп керсә, шулай очынып чыгып та китте.
Кыз анын артыннан иңнәрен сикертеп, гаҗәпләнеп карап калды.
— Менә күрерсең, бүген кулынны сораячак ул!—дип елмаешты иптәшләре —Ишеттең бит, башка түзә алмыйм, диде! Әй, бәхетле дә инде син, Гөлфирә!
—Әйтерсез тагын!..—дип кулларын селтәде ул,—Фантазер сез!
Карале, кара, шатлыгыннан безне гаепләргә маташа, ә!—дип иптәшләре дәррәү көлешеп алдылар.
Дөресен генә әйткәндә, Низаметдин сүзләре аны, бер яктан, гаҗәпләндерсә, икенче яктан, яшертен генә булса да, кайдадыр тирәндә, күңеле түрендә: «Әллә? .«—дигән яшертен сорау туып, башында әле генә кызтар әйткән нәрсә турындагы уй да ялтырап китте.
Ул көнне кичен Низаметдин, күрәсең: «Күп сүз—юк сүз»,—дигән гыйбарәне истә тотып булса кирәк, көндезге сөйләшүен, кемдер әйтмешли, үгезнең мөгезеннән алып, хәтта ниндидер һавалык белән, бернинди кереш тә ясап тормыйча, дәвам итте:
-Әйдә өйләнешәбез, Гөлфирә!—диде ул, аны үзенә таба тарта төшеп.- Күпме йөрергә була болай тилмереп?!
—Әле танышуыбыз кая, син инде кавышу турында... Иртәрәк түгелме, Низаметдин?
—Сон, өч ай йөрибез бит инде!
—Борынгылар: “Кешене белү өчен аның белән бер пот тоз ашарга
кирәк”,—дигәннәр. Ә без бер-беребезне белеп бетердекме икән сон әле?
—Мин сине әллә кайчаннан бирле беләм шикелле инде! Кыскасы, ни... киләчәк тормышымны синнән башка күз алдыма да китерә алмыйм мин. Гөлфирә. Тартмыйк, сузмыйк —Низаметдин, ниндидер ләззәт кичереп, бармаклары белән анын чигәсендә бөдрәләнеп торган чәчләренә кагылды — Йә, ни әйтерсең?
—Сина ни булды сон әле, Низаметдин?!—дип гаҗәпләнде Гөлфирә, кыйгач кашларын мангаена чөеп.—Нигә ашыгасын шулай? Әйтерсен, артыннан куалар
—Беркем дә кумый анысы —диде Низаметдин, ләкин шунда кылт итеп әтисе белән булган беркөнге сөйләшүе исенә төште бугай, ирексездән төртелеп калды. Тик аны әйтеп торуны кирәк тапмады.—Беләсеңме нәрсә, Гөлфирә Ерак юллардан сон минем зарыгып көткән хатыным янына кайтып керәсем килә башлады .
—Мин сине болай да зарыгып көтеп алам бит, Низаметдин! Ни кирәк инде сина тагын?
—Аңламадың син мине, Гөлфирә .. Хатыным янына, дидем бит мин!— Низаметдин «хатыным янына» дигәнне басым ясап әйтте
Кыз уйга калды. Шактый озакка сузылгандай булды анын бу тынлыгы Тик бераздан гына, Низаметдиннең күзләренә карап, әкрен генә:
—Бер атнадан җавап бирермен, —дип куйды.
—Бер атна бик озак бит ул, Гөлфирә! Нәрсәсен уйлыйсың инде анын?!
—Ашыккан ашка пешкән, диләр. Үзең дә уйла!
— Мин күптән уйлаган инде!
Чыннан да, бер атнадан соң Гөлфирә ана кияүгә чыгарга ризалыгын бирде. Матур гына итеп туй үткәрделәр дә Низаметдиннең әти-әнисе. энесе белән бер фатирда яши башладылар. Өч бүлмәле фатирнын зур бер бүлмәсе аларныкы иде.
Иренен әти-әнисе дә бик ошатты аны, гел «кызым!» дип кенә йөрттеләр Бәлки, үзләренең кыз балалары булмаганга шулай яратканнардыр Күп кенә киленнәрнең каснана-каенаталары белән этле-мәчеле яшәүләре турында адым саен ишетеп торган Гөлфирә, аны яраткан, үзенең күңеленә дә, җанына, рухына да бик якын булган ире өстенә, бу яктан да чиксез бәхетле иде. Ул мөлаем кешеләр исенә төшкәндә әле хәзер дә үзәкләре өзелеп китә, күзләреннән яшьләр бәреп чыга
Әйе, рәхәтләнеп искә төшерердәй, үзен бәхет күгенең җиденче катында итеп сиздергән андый матур-матур мизгел-хатирәләр шактый булды шул ул кыска гына үткәннәрендә. Ләкин
5
Ләкин Гөлфирә беркөн дөньяда үзе өчен ин кадерле, иң якын кешесе булган Низаметдиненә «Минем аларны кабат кичерәсем килми Килми' Мин дә җансыз агач бүкәне түгел ләбаса!*—дип тә юкка гына әйтмәде бит Бу сүзләр тикмәгә генә әллә кайдан тирәннән, күңеле төпкеленнән килгән ниндидер эчке сыкрану, хәтта җан ачысы белән ыңгырашу сыман, ачынулы ярсулык белән чыкмады лабаса! Шул кыска гына үткәннәренең кайбер сәхифәләрен кабат искә төшерәсе, кабат кичерәсе килмәгәнгә күрә тышка чыкты ич ул сүзләр
Үткәннәрнең йөрәкне әле хәзер дә дулкынланып еш-еш тибәргә мәҗбүр иткән бәхетле мизгелләрен хәтерләве күңелен авыр сагышларга ташлый, бәгырьне үтмәс пычак белән сызып җибәргәндәй итә торганнары үзара шундый үрелгән ки, аларны бер-берсеннән һич аерып булмый—тормышта бәхет белән фаҗига, шатлык белән кайгы янәшә, кулга-кул тотышып атлый икән Алар синең искә төшерергә теләмәвеңне сорап торалармыни?! Кайчандыр күңелеңә авыр яра булып сеңеп калган ул күңелсез мизгелләр.
киресенчә, күнеллеләренә караганда ешрак искә төшеп, юри тинтерәткән, юри чыгырыннан чыгарырга тырышкан сыман: «Онытмадыңмы? Онытма!»—дип шул йөрәк яранны әледән-әле янартып. әледән-әле үзәгеңне өзеп тора.
Башта Низаметдинен, соныннан Гөлфирәнен үзен дә аяксыз калдырган, булачак балаларын ана карыныннан ук тартып алган шундый фаҗигаләрнең берсе—аны күнелсез мизгел дип кенә әйтергә кемнен генә теле әйләнер икән?!—алар гаиләсенә истә-төштә булмаган телеграмма рәвешендә килеп төште...
Шау-гөр килеп сөйләшә-сөйләшә кичке ашны ашап утырулары иде.. Низаметдин берничә көн элек кенә Омск шәһәренә китеп барды. Өстәл янында сүзнен очы, гадәттәгечә, олы малаеннан аермалы буларак, сүзгә оста, җор телле каенатасы Гарәфетдин кулында. Бүгенге табын янындагы сүзе телевидение һәм радиодан туктаусыз янгырап торган мәгънәсез, үзе әйтүенчә, тозсыз җыр сүзләре, татар көеме, әллә урысныкымы икәнен дә аңлап булмаган җырлар турында иде. Бу мәсьәләдә яхшы мәгънәдә «милләтче* иде ул: тел бозуларга, җәмәгать урыннарында татарларның үзебезчә сөйләшергә базмауларына җен ачулары чыга инде!
—Әллә, мин әйтәм, безне телдән генә түгел, моннан да аеру өчен юри әйләндерәләрме икән ул җырларны? Аларда саф татар сүзләре калмый да бугай инде. Көлке бит: «мәхәббәт* «мәхапәт»кә. «һәм»—хәтта дикторлар телендә дә!—«хам»га, «шәһәр» «шахар»га әйләнде,—дип Гарәфетдин ачуыннан кулын селтәп куйды.—Үз татарыбыз җырлый, үз татарыбыз сөйли бит шулай! Менә шунысы куркыныч. Ә үзебез чит илләрдә яшәп тә әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне, туган телебезне бүгенге көндә дә күз алмасыдай саклап килүче милләттәшләребезгә сокланган булабыз Әйтерсең шуны ук үзебезгә эшләргә кемдер комачаулый!
Шул вакыт анын сүзен ишек кынгыравы тавышы бүлде. Ирексездән берберенә карашып алдылар: «Кем булыр бу?» Гөлфирә, тиз генә урыныннан торып, ишекне барып ачты.
—Телеграмма!—диде килеп керүче яшь кенә кыз. бик ашыккан кыяфәт белән —Менә монда кулыгызны куегыз!
Гөлфирә ул сузган карандаш белән култамгасын салды да, кыз, бәладән баш-аяк дигәндәй, шундук—әйтерсең могҗиза белән баскан урынында эреде!—юкка чыкты. Бу ниндидер мизгел генә булды. Килен кеше шунда кызыксыну һәм ни сәбәпледер кинәт кенә күңелендә туган шомлану белән кулындагы телеграмманы укып чыкты:
«Сафаргалеев попал аварию тчк лежит второй больнице тчк Омск тчк*
Ул аны ашыга-ашыга берничә кат укып чыкты, тик андагы сүзләр һич кенә дә акылына барып җитмәде, дөресрәге, Гөлфирә анда язылганны аныша алмый азапланды.
—Йә, нәрсә бар анда, кызым?—дип сорады анын телеграмманы шулай озак укуына түземсезлеген җуя башлаган каенатасы -Кемнән0 Кайдан0 Ни бар анда?
ш ~Низаметдин...—,диде Гөлфирә үзе дә ишетмәслек акрын тавыш белән. Шулчак телеграммадагы сүзләр, андагы хәрефләр бер зураеп, бер кечерәеп башта биешә башлады, аннары, кулындагы кәгазьдән сикереп төшеп, кухня түшәменә, стеналарына сибелде. Һәм ул, әле генә рәхәтләнеп ашап утырган өстәлләре ягына ничектер сәер караш ташлап алды да, кискән агач сыман идәнгә ауды. Беркем берни аңламый да калды.
-Ни булды, кызым?! Әй, Ходаем, әй Ходаем!—дип каенана белән каената ана ташланды, ә Низаметдиннең энесе, анын каенесе Шамил, тиз генә килеп, бу минутта беркемгә дә кирәкмәс кәгазь шикелле идәндә яткан телеграмманы алып укыды.
-Абый, авариягә эләгеп, хастаханәдә ята икән -диде ул кинәт кенә карлыгып калган тавыш белән.
—Әй, газиз Ходаем! Ниләр генә булды икән ул балага1'—дип яшьләрен сөртте каенанасы
—Кем уйлаган —дип куйды киленен диванга күтәреп салырга маташкан каенатасы, берни күрмәгән күзләре белән ишек катларынын түшәм- стеналарын айкап Анын бу сүзләре белән ни әйтергә теләве аңлашылмый калды. Хәер, аны ишетүче дә булмады бугай.
—Улым. бар. кит әле моннан!—дип кычкырды шунда әнисе, идәндә һәм килененен күлмәгендә кан таплары күреп —Әй. атасы, харап иггек бугай баланы Әй. Ходаем, әй. Аллам!.. Бар. син дә чыгып тор әле. атасы' Тикмәгә генә: «Бәла ялгыз йөрми, бәхет ишле килми»,—димәгән икән борынгылар Беренче карашка бер фаҗига турында гади генә кәгазь кисәге алып килгән хәбәр шул ук мизгелдә көтелмәгән, беркемнен дә исе-төшендә булмаган тагын бер коточкыч бәла китереп чыгарды: Гөлфирә шушы кичтә үзе белән Низаметдине дә. каенанасы белән кайнатасы да көтеп йөргән һәм. ниһаять, инде анын булачагы турында белеп барысы да шатланып-сөенеп бетә алмаган баласын югалтты. Карынында ук югалтты. Ул моны, бераздан анына килеп, үз өстенә иелгән каенанасынын яшьле күзләрен күрү белән үк анлап алды. Шунда йөрәген кешеләрдә инде мәнге төзәтеп булмаслык ялгыш җибәрүен аңлаганнан сон гына, хәтта йөрәген генә түгел, ә бөтен санын- гәүдәсен үтмәс пычаклар белән аркылы-торкылы кискәләгән-тураган чакта гына туарга мөмкин булган, чарасызлыгы белән шундый тирән, шундый үкенечле уфтану хисе чорнап-чолгап алды ки, хәтта сулавы да кыен иде ана.
—Ни булды, әни?—дип ачынып сорады ул —Баламны югалттыммы’' —Борчылма, кызым, борчылма!—диде каенанасы, яшьле күзләрен читкә борып.—Барысы да яхшы булыр, Алла боерса
Тик «барысы да яхшы» булып чыкмады шул: кан эчендә яткан Гөлфирәне «Ашыгыч ярдәм» машинасы хастаханәгә алып китте, ә каенатасы Гарәфетдин. үзе дә ни үле. ни тере килеш, бәлагә тарган олы малае Низаметдин янына барырга җыена башлады
Ул анын яныннан. Омск шәһәреннән, ике атна чамасыннан әйләнеп кайтты
—Шунысына сөенергә кирәк: исән калган,—диде ул. күзләрен өйдәгеләрнен үзенә төбәлгән сораулы карашларыннан читкә борырга тырышып —Ләкин ни —Ул монысын, ин авырын, якыннарына ничек әйтергә дә белмичә, тирән сулап, көрсенеп куйды. Шуннан сон гына калтыранган тавышы белән:—Ни нишләтәсең язмыштыр инде аягын кискәннәр —дип өстәде, —Икесен дә. Тагын бер ай-ай ярымнан алып кайтырга мөмкин, диделәр
Анын шушы сүзләреннән сон өйдә ниндидер авыр, шомлы тынлык урнашты, шактый вакыт беркем бер сүз дә әйтергә кыймады Мондый үзәк өзгеч тынлык, гадәттә, өйдән мәет чыккан чакларда гына була бугай Әйтерссн бу минутта һәркем әле генә ишеткәненең асылына төшенергә тырыша, ләкин ничек кенә тырышса да аны һич тә анлый. мәгънәсенә төшенә алмый азаплана иде Тик гаилә башлыгы әле генә җиткергән явыз, кырыс чынбарлык бераздан аңнарына барыбер барып иреште бугай, кинәт каенана белән әле кичә генә хастаханәдән кайтып кергән килен, үзара сүз куешкандай, бер-беренә сыенып, икесе дә берьюлы елап җибәрде. Хәтта тормыш юлында инде доньянын ачысын да. төчесен дә шактый татырга өлгергән Гарәфетдин өчен дә газаплы, авыр күренеш иде бу Шуна күрә ул. моңа тизрәк чик куярга, шул ук вакытта үз йомшаклыгын да җинәргә теләп бугай, калтыранган тавышына ир-ат кырыслыгы иңдерергә тырышып —Җиттеме сезгә?! Исән бит ул! Шуна сөенергә кирәк!—дип кычкырды
6
Ул чакта, каршы килүләренә дә карамастан, Низаметдинне алып кайтырга каенатасы белән Гөлфирәдә барган иде. Инде бу ямьсез хәбәрне ишеткәннән сон—житмәсә, үзе дә баласын югалтты бит әле!—күзенә рәтле йокы кермәгән хатын юл буе тирән уйларга чумып барды: ашыйсы да килми, сөйләшәсе дә, күз алдында һаман беренче танышкан, бергә йөргән чаклардагы чибәр егет, ана һәрвакыт игътибарлы булган, аны өзелеп яраткан, һәрчак шат, мөлаем йөзле, бөтен гәүдәсеннән, бар хәрәкәтеннән дә аны теләсә нинди бәла-казадан, авырлыклардан сакларга әзер булган ышанычлы көч бөркелеп торган Низаметдине басып тора. Өйләреннән әле күптән түгел генә сау килеш чыгып киткән ирен ничек ике аяксыз итеп күз алдына китерә алсын ул?! Билгеле, инде бу явыз чынбарлыктан күз йомып кына котылып булмаслыгын анлаган, дөресрәге, анларга маташкан Гөлфирә мондый коточкыч хәлне күз алдына китерергә дә омтылып карады, тик моннан берни дә чыкмады, үз- үзен ышандырырга тырышкандай, ниндидер шифалы дога укыган диндар шикелле, күңеленнән һаман: «Юк. юк, анын аяксыз булуы мөмкин түгел! Мөмкин түгел!»—дип кабатлады. Үз күзләре белән күрмичә, бу хәбәрнен чынлыгына мәнге ышанмаячак ул!
Низаметдине, гадәтенчә, юлга чыгышлый кагылган иде ана, кагылган иде...
—Ярый, Гөлфирә, ни... китеп барыш минем. Мин кайтканчы, кара аны, сагынып-саргаеп куя күрмә!—дип коңгырт күзләрендә шаян очкыннар уйнатып елмайды ул, анын башын күкрәгенә кысып.—Бу юлы озакка түгел Алай да бик юксынырмын мин сине, Гөлфирә
Менә шулай дип чыгып киткән кешенең берничә көннән үк авариягә эләгеп аяксыз калуына ничек ышанмак кирәк?! Әле менә хәзер дә ул шушында, самолетта да елмаеп, анын башын күкрәгенә кысып бертуктаусыз: «Бу юлы озакка түгел... Бик юксынырмын инде мин сине, Гөлфирә »—дип кабатлый сыман.
«Нигә ул мина, гадәттәгечә: «Мин сине бик сагынырмын инде, Гөлфирә»,— димәде, ә, бик юксынырмын инде,—диде икән?!»—дип гажәпләнде самолет тәрәзәсеннән мамык тауларыдай кабарынып-кабарынып торган ак болытларга карап барган Гөлфирә, авыр көрсенеп. Ул ирексездән хәзерге халәтенең шушы мизгелендә Низаметдиненең сау чакта әйтелгән шушы сонгы сүзләре эченнән әйтеп бетерелмәгән ниндидер серле мәгънә, ниндидер күрәзәчелек сизенүе булу-булмау мөмкинлеген эзли иде бугай. (Гадәттә, дөньядан киткән сөекле кешеләрен якыннары да менә шулай, анын кайчан, кайда, ни дип һәм ничек, нинди халәттә әйтүен кат-кат хәтерләп искә алалар.) Менә хәзер Гөлфирә дә шулай: аңа иренен ул сүзләре эчендә дә әлегә үзе аңлап бетерә алмаган ниндидер яшерен мәгънә ятадыр кебек тоела. Аны бигрәк тә Низаметдиненең монарчы бер тапкыр да әйтмәгән «юксынырмын» сүзе борчыды: «Әллә ул монын белән ниндидер башка нәрсәне аңлатырга теләдеме икән?» Ялгыша иде, әлбәттә: яраткан иренең бу сүзендә дә сөюен белдерүдән башка нинди мәгънә ятсын?! Кая барса да, ни генә эшләсә дә үзенә тынычлык таба алмаган, үзен кая куярга, нишләтергә белмәгән ачынулы жднынын бәргәләнеп тыпырчынуы гына иде анын бу халәте.
—Бетеренмә, кызым!—диде аның хәлен анлаган каенатасы йомшак тавыш белән.—Язмыштан узмыш юк Кайгырып үзеңне генә бетерәсең. Барыбызга да авыр. —Ул бер мәл дәшмичә торды да, төкереген йотып җибәрде, аннары калтыранган тавыш белән өстәп куйды:—Авыр хәл, кызым, бик авыр хәл! Ходай барыбызга да сабырлык бирсен. Аңа да җиңел түгелдер...
—Анлыйм мин, әти. Тик уйламыйча буламыни?.. Кеше бит без.
—Дөрес, кызым. Шушындый зур сынау алдында да кеше булып калырга язсын —Сонгы вакытта иңнәренә төшкән кайгыдан күзгә күренеп бетәшеп,
ничектер кечерәеп калган каенатасы, син мине тыңлыйсынмы сон. дигәндәй, төссезләнә төшкән конгырт күзләре белән тиз генә килененә карап алды — Барыбызга да!..
Ул да күнелсез уйлар дингезендә йөзә иде бугай, шактый вакыт тавышы- тыны чыкмый торды. Тик бераздан гына нигәдер үкенгән, күнелендәгесен дәвам иткән сыман гына:
—Ә бит төшемә кергән иде бу нәрсә,—дип куйды.—Тик мин аны нәрсәгә юрарга гына белмәдем
—Ничек итеп күрден, әти?!—дип гажәпләнеп сорады Гөлфирә —Йә. сөйлә әле, әги, сөйлә!
—Шушы сонгы рейсына...—Гарәфетдин калтыранып чыккан тавышына көрлек өстәргә һәм бу юлы «соңгы» сүзеннән качарга теләп бугай, сүзен яңадан башлады —Шушы рейсы ашыннан өч-дүрт көн элек төш күрдем Ниндидер авылда яшибез, имеш. Җыйнак кына авыл өе. аяз. кояшлы көн. күк йөзе зәп-зәнгәр, ник мендәр хәтле болыт кисәге булсын' Шул күкнен матурлыгына сокланып карап торам Шунда карашым өй түбәсенә төшсә, аны күгәрченнәр сырып алган! Тирә-якны яңгыратып гөлдер-гөлдер киләләр. Шунда кемдер куркыттымы, кинәт дәррәү куптылар да очып китте болар. Тик берсе генә очып китмичә урынында калды. . Карасам, ике аягы да — Каенатасы битен сыпырган булып, күз яшьләрен сөртеп алды —Карасам, аның ике аягы да бәйле икән. Ниндидер юан. тимерчыбык кебек ак жепләр белән, имеш... Шуны бәйләгән кешене каргый-каргый баскыч куеп, түбәгә үрмәләдем. Ул исә. урыныннан да кымшанмыйча, минем менеп җиткәнне көтеп тора. Күзләре кешенеке сыман зур, тик бик тә монсу. яшьле. Ага да ага яшьләре. Аны кулыма алып аягындагы җебен чиштем дә түбәгә куйдым, ә ул барыбер очып китми, яшьле күзләре белән тик мина карап тора. Гаҗәпләнәм инде монын очып китмәвенә. Ә анын аякларына басып талпыныр хәле юк Карасам, мескеннең аякларын жепләр кисеп, коры сөяккә калдырган икән —Гарәфетдин авыр гына көрсенеп куйды.—Менә шундый төш. Мин аны беркемгә дә сөйләмәдем, нәрсәгә юрарга да белмичә, эчемнән генә тынычсызланып йөрдем. Аннары онытылды. Менә бу хәл килеп чыккач кына исемә төште. Шушы бәлагә булган икән
—Шулай очраклы гына туры килгән инде ул, әти.
—Кем белгән инде аны, кызым
7
Хастаханә баскычыннан менеп барганда инде аны менә күпме вакыт борчып, тынгысызлап, берсеннән-берсе авыр сагышларга салып килгән күнелсез уйларын шомлы салкынлык белән каршылаган диварлар тагын да көчәйтеп җибәргәндәй булды Йөрәге, күкрәк читлегеннән чыгарга җыенган шикелле, еш-еш тибәргә тотынды Монарчы юл буе үзенә тынгылык бирмәгән, хәтта билгессзлегс белән куркытып килгән «Ничек каршы алыр?*. «Беренче сүзе нинди булыр'’*. «Үзен ничек тотар?». «Үзем ничек күрешермен, нәрсә диярмен?», «Хәзер анын белән башкачарак сөйләшергә кирәкме икән?*. «Ничегрәк7 * 9* кебек сораулар, казандагы кайнаган су кебек, күнелендә берсен берсе этә-төртә яңадан, тик бу юлы ниндидер катгыйлык белән, тыпырчына башлады. Җитмәсә, аларга каенатасының әле менә хәзер таксидан төшкәч кенә әйткән сүзләре дә кушылып. Гөлфирәнең сонгы вакытларда болай да иңкс-минке булып калган зиһенен тагын да таркатып җибәрде
—Син. килен, ни аннары үзен карарсын ничек теләсәң, шулай эшләрсең тик ни анда әлегә андый-мондый нәрсә сиздерә күрмә инде, —диде ул тортелә-тортелә, әйтергә мәҗбүр булган бу сүзләре өчен үзе дә уңайсызланып бугай —Үтенеп сорыйм
- Син нәрсә инде, әти9!—дип үпкәләде Гөлфирә, ана усал караш ташлап.— Миндә бернинди андый-мондый уйлар да юк. булырга да мөмкин түгел, әти
Ул минем өчен һәрвакыт сөекле ирем булачак!
-Мондый сүзләрен өчен рәхмәт, кызым, тик ни... ашыкма син. Син яшь әле.. Алдагысын кем белгән
Менә инде Низаметдин яткан катка да житеп, коридорга керделәр Очрашу мизгеле якынлаша барган саен Гарәфетдин белән Гөлфирәнен бөтен тән-буыннарына тикле калтырана башлады. Йөрәкләре шулай котырынып тибә идеме, әллә икесен дә бер үк дәрәжәдә билгесезлек пәрдәсенә төрелгән алдагы, менә хәзер, минутлар да түгел, ә санаулы секундлар гына калган күңелсез очрашу мизгеле шулай куркыта идеме, шайтан белсен. Барысы да бергә чәбәләнеп төйнәлгән иде бугай.
Гадәттә кешеләр бер-берсе белән очрашу мизгелләрен зарыгып көтеп ала. Ләкин дөньяда очрашуларның башкасы да була икән: кеше аны шатлана- шатлана көтә дә, шул ук вакытта аннан курка да. Менә хәзер хастаханә коридорыннан каенатасы артыннан атлаучы Гөлфирә белән дә шул хәл.
—Мина куркыныч, әти...—диде ул әкрен генә.—Куркам мин...
—Курыкма, кызым, курыкма! Мәет янына бармыйбыз лабаса!
—Мин аннан түгел. Нәрсәдән курыкканымны үзем дә белмим мин, әти...
—Аңлыйм мин сине, кызым, аңлыйм. Булгалый ул шулай. Син ни. миннән сон күрешерсең...
Ниһаять, алар кыяр-кыймас кына Низаметдин ятарга тиешле палата ишеген ачып керделәр. Дүрт кешелек палата. Шунын ике караватында гына ике сырхау ятуы күренеп тора. Аларнын берсе китап укып утыра, икенчесе юрганын башыннан ук ябынып йоклый иде бугай—тавыш-тыны да ишетелми, үзе дә күренми.
—Исәннәрмесез!—диде Гарәфетдин, дулкынлануын басарга тырышып.— Сәфәргалиев янына без
—Әнә ул йокы чүлмәге!—диде китап укып яткан сырхау монын ише җиргә хас булмаган ниндидер күтәренке, хәтта шаян тавыш белән, һәм икенче караватка төртеп күрсәтте.—Ана Казанына кайтып китәргә вакыт, ә ул йокы симертә!
Анын шаяру катыш әйтелгән бу сүзләреннән аларга ничектер жинел булып китте. Шундук күңелләренә ниндидер җылы дулкын бөркеп: «Димәк, эшләр алай ук начар түгел!»—дигән өметле уй йөгереп узды.
Низаметдин караваты янына килделәр. Берни булмагандай—нәкъ өйләрендәгечә бит, валлаһи!—кулларын як-якка ташлап, гырылдап—бар анын андый гадәте!—йоклап ята. Ул шулай таралып, үзе әйтмешли, рәхәтләнеп, ял көннәрендә ятырга ярата иде.
Каената белән килен бары тик үзләре генә аңлаган ниндидер эчкерсез елмаю белән бер-беренә карашып алдылар—эчләренә бераз җылы йөгергәндәй
булды.
—Улы-ы-м!—диде Гарәфетдин, кулы белән малаеның юрганын сак кына ача төшеп.—Уян әле, улым, уян!
Ниндидер бер эчке сиземләү белән балачактан ук таныш булган шушы тавышны ишетепме, әллә үзенә кагылган кулны тоепмы, Низаметдин кисәк кенә—әйтерсең көтмәгәндә тәненә энә белән кадап алдылар!—сискәнеп китте дә күзен ачты. Тик бер мизгелгә генә, ул бу арада гына исенә дә килеп өлгермәде, беркемне күрмәде дә бугай, ничектер мөлаем елмаеп (бәлки, матур төш күреп яткан чагы булгандыр?) күзен кабат йомды да, ике кулын баш очына таба сузып, тәмле итеп киерелеп куйды һәм тагын йоклап китте.
—Тор әле, улым, тор! Әллә син безне күрергә дә теләмисеңме?—дип, үпкәләгән сыман йомшак тавыш белән бу юлы әти кеше малаен шактый сизелерлек итеп төрткәли башлады.—Күр син аны, ә! Безне сагынмаган, ахры, син, улым?
Шунда әтисенең тавышы, ул әйткән сүзләр аны төшеннән чынбарлыкка
алып кайтты бугай, Низаметдин чәчрәп уянып китте дә, ашыга-ашыга күзен уарга кереште, гүя моңарчы шулар гаебе белән генә йокысыннан айный алмаган.
—Әти! Әтием!—дип үзен-үзе белештермичә кычкырып җибәрде ул һәм шунда бераз гына арттарак басып торган хатынын да күреп алды —Гөлфирә, син дә мондамыни, бәгырем?! Әй, ничек сагындым мин сине, мин сезне! Белсәң, белсәгез икән! Йә, сөйләгез, әни ничек анда? Шамил ничек? Исән-саулармы?
— Шөкер, барыбыз да исән-саулар, улым. Үзен ничек сон, үзен? Кайтабызмы Казанга? Сагынып беттек инде без сине, озакладын син бу юлы!..
Гөлфирә сизеп тора, әтиләре үзләре өстенә ишелеп төшкән коточкыч бәлане исеме белән искә алмаска, алай гына да түгел, ул турыда, гомумән, артык жәелеп китмәскә, шунын белән болай да гел күнелләре түрендә йөргән йөрәк яраларын кабат яңартмаска, бу авыр хәлне бераз гына булса да йомшартырга тырыша
—Озакладым шул, әти Бераз көтелмәгәнрәк эш килеп чыкты бит. шайтан алгыры! Ә менә инде хәзер Казанга гына түгел, жәһәннәм астына барырга да әзер мин —Әлеге сүзләрен елмаерга тырышып әйткән Низаметдиннең тамагы кинәт карлыгып калды һәм күзләреннән чыккан ике бөртек яшь тамчысы, битендә ялтырап торган ике эз калдырып, аска тәгәрәде —Тик аякны гына ботинка кыса башлады әле менә
—Башкасын алырбыз, улым!—диде Гарәфетдин. малаенын шаяруын дәвам итеп —Элеккесеннән дә яхшысын! Тик кайгырма гына! Егет бул!
—Хәзер кайгырып ни файда? Язмыштыр инде, —дип Низаметдин ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп алды.—Син бар. әти, кайту ягын кайгырта башла! Киемнәрне, тиешле кәгазьләрне юлла! Табиблар белә минем китәсен.
—Дөрес, улым, юл кешесенен юлда булуы хәерле. Жыена башларга кирәк —Авыр сөйләшүдән качар өчен әллә нәрсәләр бирер кебек булып утырган Гарәфетдин, аннан азга гына булса да арынып тору җае чыкканга сөенгән шикелле, тиз генә палатадан чыгып китте.
—Утыр әле яныма, Гөлфирә!—диде Низаметдин, әтисе артыннан ишек ябылуга ук. Гөлфирә исә, сиңа уңайсызламаммы соң, дигәндәй, сак кына аның караватына килеп утыргач, көчле куллары белән анын башын күкрәгенә кысты да, әле аның җилкәсеннән кага-кага. әле чәчен сыйпый-сыйпый — Мин сине шундый сагындым, Гөлфирә! Белсәң икән!—дип пышылдады — Акылдан язам дип торам! Ничек уйлыйсын, бәлки, язганмындыр да инде, ә? И, бәгырем! Сине дә күрер көннәр бар икән! Беләсеңме, менә шушы минутларда дөньяда миннән дә бәхетле кеше юктыр. Андый кешенен булуы да мөмкин түгелдер!
— Мин дә бик сагындым сине, Низаметдин Гел синен турыда гына уйладым —Гөлфирә бармаклары белән кабат аның чәченә кагылып алды. Шунда анарның элеккегә караганда яртылаш диярлек көмешләнеп калуына игътибар итте, тик ирен борчымас өчен бу турыда бер сүз дә әйтмәде — Барыбыз да бик кайгырыштык. Нишләргә дә белмәдек
— Нишләтәсең, язмыштыр инде —диде Низаметдин, хәзерге хәле белән килешергә мәжбүр булуын раслаган сыман Ләкин анын менә хәзер үзенең фаҗигасенә кагылышлы сүзләр белән ничәмә-ничә борчулы көннәр, ничәмә- ничә йокысыз төннәр көтеп алган шушы очрашу минутларының тәмен бетерәсе, кадерен җуясы килми иде Шуна күрә ул сүзне тиз генә икенчегә борырга тырышты —Әйдә, юк-бар нәрсә турында сөйләшмик әле, Гөлфирә' Үзеңнең хатләр ничек: авырмыйсынмы, эшең барамы?
Шөкер, авырган юк, хәлем яхшы —Иренен соравыннан сон кылт итеп баласын югалтуы исенә төшкән Гөлфирә, үз ялганыннан үзе кызарып, төртелеп
калды. Тик бу югалту хакында гына түгел, әле анын карынында барлыгын да белмәгән иренә бу турыда әйтеп, анын болай да муеныннан ашкан ярасын тагын да тирәнәйтәсе килмәде. Бер җаен туры китереп, соңыннан әйтер әле.—Эш тә бара! Күнегелгән бит инде, көннәр буе саннар сугыштырып утырам шунда -Ул. авыр хәлдән шулай ансат котылуына сөенгән шикелле, елмаеп куйды.-Эшемдә дә гел сорашалар синен турында
Әйе. хатынының балага узуы хакында Низаметдине бөтенләй белми дә иде әле. Гөлфирә үзе дә моны каенанасы белән сөйләшкәч кенә ачыклагандай булды. Монарчы үзендә сизелмәгән кайбер үзгәрешләр турында сөйләп биргәч, кинәт каенанасының күзләре ничектер яшьләрчә очкынланып, йөзе балкып китте һәм ул. ябык куллары белән Гөлфирәнен аркасыннан сөеп:
—Болай булгач, безнең кечкенәбез булачак бит. кызым!—дип чын күңеленнән елмайды —И-и. Ходаем, изге сәгатьләрдә генә була күрсен! Бик сөендердең син мине, кызым! Тизрәк врачка күрен! Әйтте диярсең, ул да раслар сүземне. Алла боерса! Менә шатлык, менә шатлык!—Каенанасы бу хәбәргә шундый куана иде. әйтерсен картаймыш көнендә үзе балага узган!
Чыннан да. табибә, ике айлык йөге барлыгын әйтеп. Гөлфирәне чиксез шатландырды, ул хатын-кызлар консультациясеннән кулына бәхет кошы тоткандай, очынып килеп чыкты, өйләренә дә күбәләктәй очынып кайтып керде. Тик барысы өчен дә сөенечле булган бу хәбәрне җиткереп Низаметдинен генә шатландыра алмады—ул ике көн элек кенә Омск шәһәренә чыгып киткән иде...
Ул арада бер табиб белән, култык астына Низаметдиннең киемнәрен кыстырып, палатага Гарәфетдин дә килеп керде.
—Димәк, безне ташлап китәргә җыенасын. Сәфәргалиев?—диде шактый өлкән яшьтәге ир-ат табиб, аның янына килеп,—Йә. кәефләр ничек?
—Рәхмәт. Владимир Степанович, кәеф яхшы. Җитәр, сездә болай да озак кунак булдым. Казан бик сагынган ди анда мине.—дип елмайды Низаметдин һәм Гөлфирәгә төртеп күрсәтте.—Таныш булыгыз. Владимир Степанович: бу—хатыным Гөлфирә.
— Исәнмесез! Бик шатмын.—дип кулын сузды табиб.—Бәхете бар икән—исән калгансың. Гадәттә андый аварияләрдән сон бик сирәк кеше генә —Шунда ул. сүзнең кирәкмәгән юлга кереп китүен анлап бугай, туктап калды —Ярар. Сәфәргалиев. Казанын шулай бик сагынган икән, кайтасын инде. Тик син минем сүзләрне беркайчан да онытма!
—Рәхмәт сезгә. Владимир Степанович, онытмам.
—Мин ышанам сиңа. Сәфәргалиев. Нык бул! Мин анда—ул Гарәфетдин кулындагы кәгазьләргә ишарә ясады,—елдан соң бер аягына протез кую мөмкинлеген дә күрсәттем. Бу турыда да онытма! Ярар, яхшы гына кайтып җитегез! Сезне аэропортка безнен машина илтеп куяр.
Табиб чыгып китте, ә алар юлга җыена. Низаметдинне киендерә башладылар. Ходай мондый хәлне ин явыз дошманына да күрсәтмәсен: бот төбеннән диярлек ике аягы да булмаган кешене киендерүдән дә авыр эш (монда, мөгаен, авыр хәл дию урынлырактыр) дөньяда юктыр. Әле монарчы бу хакта турыдан-туры сүз кузгатудан сакланып килгән булсалар, менә хәзер, инде аякларының юклыгын үз күзләре белән күргәч. Гөлфирә генә түгел, хәтта ир башы белән Гарәфетдин дә имәнеп китте. Алай-болай итеп Низаметдингә чалбарын кидерүләре булды, анын озын, буш калган балакларын нишләтергә белмичә аптырап беттеләр. Йөзләренә тир бәреп чыкты, куллары калтырый.
—Аларнын берсен, бөкләп, күкрәгенә, икенчесен җилкәсенә бәйләп куегыз сез!—диде аларны күзәтеп утырган сырхау, хәлләрен анлап —Шулай тигезрәк була, бик кабарып тормый
—Әй. баш та инде синдә, Михаил!—диде якыннарының ничек аптырап калуларын күреп уңайсызланган Низаметдин, үзен елмаерга мәҗбүр итеп.—
Ярый, туган, тизрәк терелә күр!
—Болай булгач, тереләбез инде!
Кинәт палата ишегенен ике ягы да ачылып китте дә, аннан башта арба, анын артыннан, аны этеп, яшь кенә шәфкать туташы килеп керде.
—Сез әзерме? Менә арба, аска шуның белән алып төшәрсез,—диде ул эшлекле кыяфәт белән
— Рәхмәт, кызым, әзер без,—диде Гарәфетдин һәм Низаметдинне арбага күтәреп салды —Йә, балалар, кузгалдыкмы, Аллага тапшырып? Хәерле сәгатьтә!
—Ярый, сау бул, Михаил!—дип, Низаметдин көрәктәй кулын селкеп алды.
—Хуш, Николай! Ярый, яхшы гына кайтып җитегез!
— Рәхмәт, улым!—диде Гарәфетдин, калтыранган куллары белән арбага ябышып —Шулай булсын...
Бераздан үз гомерендә күпне күргән, бихисап үлеләргә дә, тереләргә дә бер үк дәрәҗәдә хезмәт итеп килгән, менә хәзер үзендә агач бүкәне кебек утырып барган Низаметдиннең Омск—Казан маршрутын башлап җибәргән арба, кылтыр-кылтыр килеп, инде хастаханә коридоры буенча тәгәри иде.
Киләчәктә ике аяксыз бу кешене ниләр көтә, анын язмышы ничек булачак? Анысын арба да, анда утырып баручы ике аяксыз гарип үзе дә, арбаны этеп барган кулларының калтыравы бөтен гәүдәсенә күчкән картта, арба артыннан, исерек кеше сыман, ниндидер томан эчендә атлаган хатын да белми иде
Киләчәкне язмыш кына белә
8
Низаметдинне Казанга алып кайтканга күпме вакытлар узса да. шул сәфәрләре искә төшкән чакларда инде үзе дә шундый ук хатгә калган Гөлфирә әле менә хәзер дә. бизгәк тоткан шикелле, бөтен гәүдәсе белән калтыранып куя, хәтта бөтен җирен кешеләр «каз тәне» дип йөрткән вак төерчекләр каплап ала. Әгәр бу мөмкин булса, ул аны беркайчан да исенә төшермәс иде! Ләкин кеше хәтеренең кирәк чакта—искә төшерә, кирәге булмаганда аны шундук юкка чыгара торган кнопкасы юк шул: үткәннәр теләсә кайчан кылт итеп искә төшә дә куя. Утны гына кнопка белән яндырып-сүндереп була
Шактый азапланды алар юлда. Омск аэропортыннан очып китә алмыйча гына да тәүлектән артык утырдылар Чираттагы рейска атгермәделәр. ә аннары очарга тиешле каһәр суккан самолет, репродуктордан хәбәр итеп торуларына караганда, йә ниндидер «техник сәбәпләр», йә «метеошартлар» буенча һаман соңара торды. Пассажирлар өчен тиешлесе җиренә җиткерелеп түгел, ә иң гади шартлар да тудыра алмаган безнең ил вокзал-аэропортларында поезд, самолет көтеп утыруның нинди газап икәнен белмәгән кеше юктыр Әле бу сау-таза пассажирлар өчен газап бит! Ә кеше ярдәменнән башка үзе адым да ясый алмаган кешегә ничек?! Мондый хәлләрдә ул нишләргә тиеш?
Дөрес. Низаметдин, якыннарының хәлен аңлап, «шарны артык борчымаска тырышты. Ләкин ул тере кеше бит! Аны бер мәртәбә бәдрәфкә алып бару да нинди газаплы эш икәнен әтисе Гарәфетдин генә белә. Әйткәч тә. ул үзе чүлмәккә утыра яисә йомышын үзе башкара ала торган бала-чага түгел, ә авыр гәүдәле, өстәвенә ике аяксыз ир-ат! Тагын мона безнен бәдрәфләрдәге чират белән шапшаклыкны да кушсан!. Җитмәсә—сизелеп тора!—әле үзенен көче була торып көчсезгө, башкалар ярдәменә мохтаҗ кешегә әйләнеп калуына күнекмәгән Низаметдин әтисеннән ояла, уңайсызлана да. («Мондый хәлне дошманына да күрсәтмәсен Ходай!*)
Әйе. бик истә калырлык булды аларнын Казанга кайтулары Жзггмәсә, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, алар самолеты. Мәскәү аэропорты кабул итмәү аркасында (торф яна, күкне төтен каплаган, диделәр), башка шәһәргә
килеп төште! Мәскәү күге ачылганын шактый вакыт шунда көтәргә мәҗбүр
булдылар.
Ярар инде, аннары юл газаплары барыбер артта калды, өйләренә кайтып керделәр. Тик анда да шатлык көтми иде аларны. Беренчедән, монарчы олы малайларын сөлектәй ир-егет итеп күрергә ияләнеп беткән каенанасы Раушания буе белән кечкенә балага охшап калган Низаметдинен шундый халәттә күргәч, үз-үзен тыя алмыйча һәм аны каядыр утыртканны да көтмичә, кычкырып елый-елый анз ташланды һәм, аяклары тотмыйча бугай, бераздан аны кочаклаган килеш идәнгә сыерылып төште Малаен болай да көчкә күтәреп алып кергән Гарәфетдин аны чак кына кулыннан төшереп җибәрмәде.
—Әнисе! Әнисе, дим! Нишләвең бу?! Сабыр ит, баланы куйыйм әле мин!—дип кычкырды ул ачу белән, аннан Низаметдинне көчкә аралап
Хәер, ана ярдәмгә арттан килүче Гөлфирә ташланды. «Сабыр бул, әни. сабыр бул!»—дип башта ул, кулындагы сумкасын ташлап, иреннән каенанасының кулларын ычкындырды, аннары ана идәннән торырга булышты.
—Син нәрсә, әнисе?!—дип гаҗәпләнде аннары бераз тынычлана төшкән Гарәфетдин, мангай тирләрен сөртеп —Син мине Низаметдин белән икегезне бергә күтәрә ала дип уйлыйсынмы әллә?! Бала-чага шикелле асылынасын!
—Сагындым бит, әтисе, —диде Раушания, үкси-үкси.
—Сагындым, дип Кеше шикелле генә буладыр бит? Житге, бетердек!
—Чыннан да, әни . . Син елагач, минем дә күнел тула.
—Ярар, улым, ярар... Шатлыктан бит мин —Әнисе, яшьләрен сөртә- сөртә, анын янына диванга килеп утырды да башын күкрәгенә кысты.—Бик сагындырдың бит, улым. .
—Мин дә бик сагындым сезне, әни! Шундый сагындым!..—Кинәт Низаметдин, әнисе күкрәгеннән башын күтәреп, ике кулы белән аны кочаклап алды. Үзенен күзләреннән мөлдер-мөлдер яшьләр тәгәри иде — Менә язмыш нишләтте мине, әни Үз аякларым белән чыгып киттем, әти җилкәсендә кайтып кердем...
—Алай димә, улым! Шөкер, исән калгансың. Шуңа шатланабыз. Үзен дә куана бел шуңа бетеренмә —диде Раушания, ябык кулы белән малаенын чәчләреннән сыйпап —Ходай, җан биргәнгә җүн бирермен, дигән, улым
—Белмим, әни, бер алган аякларымны кире кайтарып бирер микән
ул?..
—Көфер сүз сөйләмә, улым! Ул кешеләрдән берни дә алмый, бары тик аларга сынаулар гына җибәрә...
—Бәлки, мондый сынауга караганда, үлем яхшырак булгандыр, әни.
Сүзнең кирәкмәс юнәлешкә керә баруын сизеп алган Гарәфетдин, аны икенчегә борырга теләп, йөзенә елмаюга охшаш яктылык сыгып чыгарды да:
—Карале, әнисе, без ни... арып-талып юлдан кайтып төшкән кешеләр бит! Тамакка капкалап алсак та комачауламас иде,—диде
—И-и, әтисе, шулай шул. Әй, бөтенләй онытылып киткәнмен! Хәзер мин, әтисе, хәзер, балалар .—дия-дия Раушания, тиз генә урыныннан торып, кухняга таба ашыкты.—Ашарга да әзер, чәем дә кайнаган!
—Ярар, сез сөйләшә торыгыз, мин әнигә булышыйм әле,—дип, анын артыннан ук Гөлфирә дә кереп китте.
Бүлмәдә тирән тынлык урнашты: Гарәфетдин әле генә үлем турында малае әйткән сүзне ишетмәгәнгә сабышты, шуңа күрә аны дәвам итәргә теләмәде, ә Низаметдин исә уйламыйчарак ычкынган ул сүзләре өчен кайтканда да күпме авырлыклар кичерергә туры килгән әтисе алдында уңайсызланып калды. Үз кайгысының әти-әниләре, Гөлфирәсе өчен икеләтә авыр яра икәнен дә, мондый хәлгә төшүендә аларның бернинди гаепләре юклыгын да андый югыйсә! Тик нишләтәсең аны, әллә кайдагы Омск хастаханәсендә
ялгыз, якыннарынны бер күрергә интизар булып, җитмәсә, үлем белән яшәү арасындагы упкын эчендә тырмашып ятканда мәнгелек булып тоелган йокысыз төннәр һәм чарасыз көннәрдә бернинди тынгылык бирмичә һаман күнелендә кайнап, бәгырен кискәләп торган, шулай кайный-кайный үзенен өзлексезлеге белән башын юләрлеккә сабыштыра язган уйлар өереннән тиз генә арыну мөмкин түгел шул. Ул уйлар бер генә минутка ла башыннан чыкмый, бер генә минутка да күнеленнән китеп тормый: хәзер Низаметдин, ярга чыгарып ташлаган балык сыман, шулар капкынында бәргәләнә
—Ашагач бераз ятып ял итеп алырсын, улым,—диде шактый сузылган тынлыктан сон Гарәфетдин—Аргансыңдыр
—Синен җилкәдә йөрепме?—дип шаярткан булды Низаметдин
Тик Гарәфетдин моны ишетмәмешкә салынды
—Ин беренче эш итеп, безгә коляска булдыру кирәктер Кайгырма, улым, әкренләп барысы да җайланыр, Алла боерса!
9
Бүлмәләренә «Хуҗабикә* дип йөртелгән директорлары килеп кергәндә Низаметдин белән Гөлфирә кызып-кызып ни турындадыр бәхәсләшәләр иде. Биредә китапнын ниндидер изге нәрсәгә саналуын (аны гадәттә гел хатыны укый, ә ире тынлап тора) белгән Әлфия бәхәснен сәбәбе хәзер дә Гөлфирә кулындагы китап икәнен шундук төшенеп алды, чөнки аларны мондый халәттә беренче генә күрүе түгел—еш кына укыганнары хакында, әнә шулай туктап-туктап, үзара фикер уртаклашып алырга ярата алар
— Бәхәс ни турында?—дип сорады ул, елмаеп
— Бармактан суырып алып язган урыннары күп,—диде Низаметдин, кулын селтәп —Андый нәрсәләр ышандырмый, тормышчан түгел
Иренен бу сүзләреннән сон Гөлфирә, чак кына кабарып торган матур иреннәре белән елмаеп, аңа җылы караш ташлап алды
— Берәр нәрсә син уйлаганча булмаса, сина гел тормышчан түгел инде!
—Ләкин язучы укучыны, димәк, мине дә, ышандырырга тиеш ич! Ул
язганга инанырга тиеш мин —Низаметдин, үзенә яклау эзләгәндәй, директорга таба борылды.—Менә бу китапта яшь кенә укытучы кыз—гаиләсе, балалары барын белә торып!—үзеннән күпкә олы иргә гашыйк була да, анын белән очрашу эзләп йөри, Әлфия Закировна! Аңлыйсызмы? Белә-күрә торып! Ә ул укытучы бит, үзе балаларга тәрбия бирергә тиешле кеше! Теге ирне дә әйтер идем «Син, балакай, бар, өлешенә гигән көмешенне үз тиннәрен арасыннан эзлә инде, безнен тормышны бозып йөрмә!»—диясе урында, шул кыз белән һаман очрашып тора! Ә язучы дигән адәм исә ул очрашу мизгелләрен шундый соклану белән, хәтта ниндидер ләззәт кичереп сурәтли, әйтерсен сүз унҗиде-унсигез яшьлек ике гашыйк турында бара' Нинди мәхәббәт булсын бу0! Чеп-чи әхлаксызлык' Аннары, яшьләр юньссзләнә, бозыла бара, дип шаулашкан булабыз
-Менә гел шулай ул, Әлфия Закировна' Анын укытучыны КЕШЕ итеп күрәсе килми!—дип көлде Гөлфирә «кеше* сүзенә басым ясап —Анын өчен ул бары тик укытучы гына' Жаны да, хисе дә булырга тиеш түгел анын Ә ул бит, ин беренче чиратта—кеше, җанлы кеше' Үзенен унай, тискәре яклары белән Аннан сон гына укытучы' Шулай түгелме. Әлфия Закировна?
—Укытучы да кеше, диюен белән хаклы дип уйлыйм Нинди китап укыйсыз сон сез?—дип директор Гөлфирә кулындагы китапны алып карады —Бу автор яшьләрдән булса кирәк, монарчы очратканым булмады Шуна күрә андагы хәлләрнең дорсслеккә никадәр якын тору-тормавы турында әйтә алмыйм. Юкка гына, тормыш катлаулы нәрсә, димиләр. Анда кайчак кеше ышанмаслык хәлләр дә булгалый бит Тик тормышта булган хәл. дип кенә әдәбиятка булыр-булмас—типик булмаган дип әйтикме аны?— хәлләрне өстерәп кертү дә дөрес түгелдер, минемчә Ә китап турындагы
фикеремне мин аны укып чыкканнан сон әйтермен. Килештекме?
—Килештек, Әлфия Закировна, килештек,—диде Гөлфирә белән Низаметдин беравыздан.
—Кызганыч, урыны ул түгел Юкса анын буенча менә дигән диспутта оештырырга булыр иде.
—Әйе, мәхәббәт турында сөйләшер кеше юк шул монда, Әлфия Закировна,—дип көрсенеп куйды Низаметдин, ниндидер үкенеч белән.- Кеше картлыкта үткәннәре белән яши. диләр. Ә бу йортташлар кичерә торган ялгызлык сагышы, кайчандыр якын күреп йөргән кешеләренең хыянәте инде хәзер аларга яшьлек елларының, сау-таза чакларының бәхетле мизгелләрен искә төшерергә дә ирек бирми торгандыр.
— Шулайдыр, мөгаен,—диде директор.—Тик менә нәрсә кызык Күңелләрендә нинди генә сагышлар кайнамасын, йөрәкләрендә мәңгелек яра булып калган нинди генә рәнжешләр йөртмәсен, берсенен дә сер бирәсе килми! Ә бит аларнын күбесен хәзерге көндә сау-сәламәт килеш менә дигән фатирларда яшәп ятучы балалары китереп ташлаган! «Ташлаган. » Нинди шыксыз сүз! Анын артында кеше ышанмаслык нинди явызлык, кыргыйлык һәм миһербансызлык ята! Шулай да ник берсенен адәм актыгына әйләнгән шундый баласына тел-теш тидертәсе килсен! Сөйләшкәндә аларны гел мактап кына телгә алалар, хәтта акларга маташалар! Ә үзләренең елап чыкмаган төннәре юк! Күзләрендә—сагыш, сагыш, сагыш!.. Киләчәккә бернинди өмете калмаган авыр, кара сагыш. Әгәр аны үлчи торган прибор уйлап чыгарсалар, ул, мөгаен, шушындый йортлардагы кешеләр сагышын сыйдырып бетерә алмыйча, атлаган саен ватылыр иде...
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Әйтерсең һәрберсе аерым-аерым мондагы кешеләр сагышын үзенчә үлчәргә, күз алдына китерергә тырыша.
—Бер караганда, балаларның әти-әнисе яисә әби бабасыннан баш тартып, еш кына менә шушындый йортларга китереп ташлавы да кеше ышанмаслык хәл бит, Низаметдин,—дип бераздан тынлыкны тагын директор бозды.—Тик мондый кешелексезлекне күрми дә калып булмый. Әгәр бу турыда берәр язучы әсәр яза икән, ана ышануы кыен, дип кенә без аны кабул итмәскә тиеш түгелдер бит? Андый проблема бар ич! Алай гына да түгел, елдан-ел күбәя бара бит мондый нәрсә!.
—Менә тагын Әйтегез әле . —Директор, алга таба сүзен ничек дәвам итәргә белмәгәндәй, аларнын әле берсенә, әле икенчесенә күз ташлап, ничектер төртелеп калды.—Сезнең белән иркенләп сөйләшеп утырган да юк. Монда яши башлавыгызга икенче ай китте, ә сезнен турыда бөтенләй белмим диярлек..
Низаметдин белән Гөлфирә, сүз куешкандай, тиз генә бер-беренә карашып алдылар.
—Юк, Әлфия Закировна,—диде аннары Низаметдин ашыкмыйча гына.— Безне монда артык кеше дип китереп ташламадылар. Без әти-әниләребезне, дусларны үзебез ташлап килдек..
— Ничек инде ул «үзебез ташлап?!»—дип бүлдерде анын сүзен директор. Гаҗәпләнүе шулкадәр көчле иде бугай, матур соры күзләре, түгәрәкләнеп, мангаена сикерде —Монысы бик аңлашылып җитми...
—Без якыннарыбызнын кызганулы карашларын тоеп яши алмадык, Әлфия Закировна,—диде Гөлфирә, сүзгә кушылып,—Бик авыр хәл бу. Аларга нинди йөк булуыбыз турында әйтмим дә инде! Күз алдыгызга китереп карагыз: бер йортта үзләре бер адым да ясый алмый торган ике гарип! Безгә караганда, аларга авыррак иде бугай.
— Кемнәр инде ул якыннарыгыз?—дип сорады Әлфия Закировна пышылдауга охшаш акрын тавыш белән.—Кайда, кемнәр белән яши идегез?
Минем әти-әни белән яшәдек,—диде Низаметдин, ун кулы белән чәчен
сыпырып —Без алардан бер генә авыр сүз дә ишетмәдек! Гөлфирә дөрес әйтә, безгә караганда аларга кыенрак иде... Ул чакта коляскасыз да идек бит әле без!
—Ә Гөлфирәнен туганнары?..
—Мин сигез яшьтән—балалар йортында . Әти белән әни аерылышканнар, әни бик иртә дөнья куйды
—Алай икә-ә-н... Гафу ит, Гөлфирә, ирексездән ярана кагылып алдым.
— Мин Низаметдиннең авариягә эләгеп аяксыз калганын беләм инде. Ә синең белән ни булды?
—Бәхетсезлек очрагы ..—Гөлфирә кинәт кенә иренә карап алды.—Поезд астына эләктем.
—Әйе, поезд астында калды, —диде Низаметдин. Бу акыллы хатын хәзер аларнын ялганын нәкъ менә анын күзләреннән укып белер кебек иде һәм, шуңа күрә күзләрен яшерергә теләгәндәй, ул башын түбән иде —Бу кыз әле моннан бер ел чамасы элек кенә каршыга килүче һәр ир-ат сокланып карап уза торган һәм йөзен балкытып, төз, матур аяклары белән баскан җирен дә сизмичә очынып йөри иде, Әлфия Закировна! Күбәләктәй очынып йөри иде минем Гөлфирәм
Кинәт анын тавышы карлыгып калды, тамагына ниндидер авыр төер килеп тыгылды һәм ул, башын читкә борып, ике бөртек күз яшен сөртеп алды. Аннары чак кына ишетелерлек итеп:
—Мин генә гаепле Минем аркада гына...—дип пышылдады.
Шунда Гөлфирә көлеп җибәрде
—Тыңламагыз сез аны, Әлфия Закировна!—диде ул, үзенен бәрхеттәй йомшак тавышы белән көлүен дәвам итеп. Шул ук вакытта үзе иренә кискен генә шелтәле караш ташлап алды. Низаметдин исә хатынының бу карашы белән: «Син нигә шулай ачылып киттең?! Без килешкән идек бит «—диюен шундук төшенеп, ярамас эш кылган бала сыман, уңайсызланып калды.— Хыялый кеше ул! Анын өчен дөньяда бер мин генә сөйкемле дә, дөньянын бар ир-аты мина гына карый!
—Көнчелек?
—Юк, нинди көнчелек булсын, Әлфия Закировна! Ул беркайчан да көнләшмәде.
—Ә нишләп үзеңне гаепле саныйсын сон син, Низаметдин?!—дип гаҗәпләнде Әлфия, аңа таба борылып.
— Нишләп, нишләп —дип мыгырданды, әле генә әйткән сүзләренә үкенгән ир.—Саклый алмадым Менә нишләп!
—Аяк астында йөргән бәладән кемне кем саклап кала алсын инде, юләрем минем!—дип елмайды Гөлфирә, иренә карап —Язмыш эше
—Анысы шулай Юкка гына: «Язмыштан узмыш юк*.—димәгән шул борынгылар —Директор утырган урыныннан торып басты да карават янындагы тумбочка өстендә яткан китапларның өстәгесен кулына алды — Әллә математика белән дә шөгыльләнәсез инде?!—дип гаҗәпләнде ул, аны актаргалап.
— Низаметдин мин тәмамлаган институтка керергә җыена, Әлфия Закировна,—диде Гөлфирә, бөтен йөзе белән балкып —Көненә өч сәгать вакытыбыз шуңа кигә безнен.
— Шушы килешме?!
— Нигә гаҗәпләнәсез?—диде Низаметдин —Инде мин. ничек кенә теләсәм дә, машина руле артына утыра алмыйм. Шулай бит'.’ Шулай Димәк, ниндидер башка һөнәр сайларга кирәк дигән сүз. Шулаймы? Шулай. Миңа хатыным һөнәре кулай булыр дип уйлыйм. Аңлашылдымы. Әлфия Закировна’
—Аңлашылуын аңлашылды Тик ни бит ике аяксыз килеш
—«Ике аяксыз килеш ®—дип әкрен генә, гүя ишеткәненә ышану өчен үзалдына гына кабатлады Низаметдин аның сүзләрен. Ләкин шундук
җанланып, утырган урынында калкынып ук куйды —Мин сезгә, бездә мондагылар кичерә торган авыр сагыш юк, дидем. Димәк, без бу йорттан кире Казанга кайтып китәчәкбез әле, Алла боерса! Кайчан? Монысын төгәл генә әйтә алмыйм. Тик үз аякларыбыз белән кайтып китәрбез, дип ышанам Ишетәсезме, Әлфия Закировна? Миңа аягымны кискән табиблар анын берсенә протез куеп була, диделәр. Ә Гөлфирәгә—икесенә дә! Ишетәсезме, Әлфия Закировна? Икесенә дә, Алла боерса! Хәзергә безнен кәгазьләр, түрәләр теле белән әйтсәк, тиешле инстанция кабинетларында йөри Ә безнен илдә юк кына кәгазьнең дә нинди тизлек белән хәрәкәт итүе, ышанам, сезгә күптән билгеледер. Күреп торасыз, ел саен зур итеп, концертлар куеп, хәтта кайбер бәхетлеләрнен чәчләрен бушлай алдырган, бушлай мунчалар керткән булып инвалидлар, өлкәннәр көнен, аннары аларнын ункөнлеге дигән чаралар үткәрәләр, ә аннары икенче көнне үк оныталар! Үзегез уйлап карагыз: Казанда—башкалада бит!—инвалид коляскасын кертерлек- чыгарырлык итеп җайлаштырылган ник бер трамвай, ник бер троллейбус, ник бер автобус булсын! Моны совет власте җитмеш ел буе башкарып чыга алмады! Әй-й-й Сөйли китсән!..—Ул ачынып кулын селтәп алды.—Ләкин мин дә, Гөлфирә дә оптимист кешеләр. Безнен кәгазьләр, тиешле инстанция бүлмә-коридорларында йөри торгач, барыбер безне шатландыра, аннан сон аяклы итә алырдай нәтиҗәләр белән чыгар дип ышанабыз. Бу эшне кайбер дусларыбыз, түрәләр теле белән әйтсәк, күз уңында тотарга вәгъдә бирделәр Менә шулай, Әлфия Закировна. Беләсездер, очучы Маресьев ике аяксыз килеш самолетта очкан бит!—Низаметдин тумбочкага таба төртеп күрсәтте — Ул китапны өч мәртәбә укып чыктык без! Дөрес, хәзерге яшьләргә андый китаплар кирәк түгел Аларнын күбесе, шашына-шашына, телевизордан «боевик»лар карый.
—Мин сезнең алдагы көннәрегезгә шундый ышаныч белән каравыгызга чын күңелемнән куанам,—диде беравык дәшми торганнан сон директор - Сөйләшеп утыра торгач, сезнең ул ышанычыгыз мина да күчкәндәй
булды.
—Сез нәрсә. Әлфия Закировна?!—дип гаҗәпләнде Гөлфирә.—Аякларыгыз, шөкер, үзегез белән ләбаса!
—И-и. Гөлфирә, тормыш дигәнен кайчак тез астына шундый итеп китереп суга, хәтта аяксызлар бәхетлерәк кебек тоела башлый. .
—Әллә берәр кайгыгыз бармы, Әлфия Закировна?
—Тормышта җанын ни дә булса борчымаган кеше юктыр ул. Һәр кешенен—үз кайгысы. Тик аны һәркем үзендә генә йөртә —Директор сәгатенә карап алды —Әй-й, тәмам онытылдым мин сезнең белән! Күптән менә шушылай иркенләп сөйләшеп утырасым килгән иде. Вакытыгызны алуым өчен ачуланмагыз!
—Булмаганны. Нинди ачулану ди ул, Әлфия Закировна! Якын итеп керүегез өчен рәхмәт сезгә.
10
Бүлмәләрендә тынлык. Бары тик Гөлфирәсенең тигез итеп сулавы гына ишетелә дә, анын сулышы җаена беленер-беленмәс кенә бер күтәрелеп, бер төшеп торган юрганнарының шул җансыз хәрәкәте генә сизелә бугай.
Тик Низаметдиннең керфекләренә генә һич тә йокы кунмый. Йоклап китмәмме дип меңгә хәтле санап та караган булды, юк, анын да файдасы тимәде! Аны бүгенге сөйләшү уйлар диңгезенә ташлады Ә анда төшеп йөзә башладыңмы, дулкыннарыннан тиз генә котылырмын димә!.
«Мин генә гаепле Минем аркада гына »
Ул бу сүзләрне бары тик үзенә генә, үзе өчен генә әйткән шикелле иде дә, тик директор белән Гөлфирәсе дә ишеттеләр шул, ишеттеләр. Хәер чатынынын да аягын югалтуга китергән вакыйгадагы гаебен (бәлки, җинаятен дию
дөресрәктер дә әле!) Әлфия Закировна алдында: «Саклый атмадым «—дигән булып шома гына йомып калды калуын. Һәм ул мона ышанды да, атбәттә, чөнки анын башкача килеп чыгуын ул да, бүтән кеше дә уена китерә алмас, хәгга дөресен сөйләп бирсән дә ышанучы булмас иде...
Ә менә шундый коточкыч карарга килергә мәҗбүр булган сөекле хатыны, Гөлфирәсе алдында ничек акланасын?! Әле беркөн генә, күнелендә бернинди начар уй тотмыйча, бары тик жанына дәва бирә торган «һич үкенмим!* дигән җавабын тагын бер мәртәбә ишетергә теләп кенә бирелгән: «Язмышынны минем белән бәйләвенә чыннан да үкенмисенме?*—дип соравыннан сон да ничек кабынып киткән иде бит ул! Туктале, нәрсә диде әле ул ана? Әһә әйе, әйе: «һаман ышанмыйсын. Һаман ярама тоз сибәсен *—диде. Житмәсә, бераздан шушы сүхтәренә өзелеп, ачыргаланып, күзләрендәге яшьләр аша: «Элеккеге газапларыма кайтарасың ич син мине! Ә минем аларны кабат кичерәсем килми! Мин дә жансыз агач бүкәне түгел ләбаса!*—дип тә өстәде бит.
Ә ул исә бүген тагын Гөлфирәсенен гомерендә дә искә алырга теләмәгән ул ярасын кабат хәтерләтеп куйды. Хәер, нишләп анын йөрәк ярасы гына булсын ди ул фаҗига!? Икесенеке дә бит ул, икесенеке дә! Әйе, уртак фаҗигаләре.
Шул хәл кылт итеп исенә килеп төшкән чакларында Низаметдиннең дә үзәге өзелеп китә бит, анын йөрәге дә инде кайтарып булмаслыгы көн кебек ачык чакта гына туа, шуннан сон жанына гомерен буе тынычлык бирмичә, аны һәр минут, һәр секунд саен кимереп торган үкенеч белән күкрәк читлегеннән чыгардай булып котырынып-котырынып сызлана башлый Әй, күңелендә инде беркайчан да төзәтеп булмаган ялгышыңны йөртүдән дә авыр нәрсә юк икән бу дөньяда! Вакыт бар яраларны да төзәтә, диләр Ә менә кеше күңеленә кадалган үкенечне вакыт та йолкып ташлый алмый, ахрысы Андый үкенеч тә, үткәннәр шикелле үк, кешене сонгы сулышына хәтле озата бара һәм бары тик аның белән бергә генә юкка чыга бугай
Туктале, кайчан башланды сон әле ул үкенеч? Авариядән сон хастаханәдә анына килгәч, аяксыз калуын бөтен аяусызлыгы, бөтен чынбарлыгы белән төшенгән көннәнме? Әй, үзе белән шул куркыныч чынбарлыкны алып килгән ул кара көн! Әй, мәнге үтмәс тоелган сары сагышлар, берсеннән-берсе караңгы, берсеннән-берсе өметсез уйлар белән чияләнеп беткән, һәрбере бер айга торырдай ул ямьсез көннәр! Әй, шул газапларны, өметсезлекне күзеңне йомган саен хәтерләтеп, караватта борылып яткан саен көчәйтеп торган ул шыксыз озын төннәр! Сезне онытып буламыни сон°! Сез һаман Низаметдиннең хәтерендә бит «Омск* дигән исемне ишетсә, ботен гәүдәсе белән әле дә юкка гына калтыранып куямыни ул! Дөрес, менә хәзер, инде андагы газап-сагышларына бераз вакыт узганнан сон, ул бу шәһәрне кайчак үзенә бертөрле җылылык белән дә искә ала: ни әйтсән дә, анын табиблары исән калдырды бит аны! Әйе, монысы—хәзер. Ә ул чакта Ул чакта исән калуына да үкенә иде бит ул
Алай да кайчан башланды сон ул, кайчан? Мөгаен, Казанга кайткач, аны өйләренә күтәреп алып кергән әтисенең елый-елый ана ташланган әнисенә «Сабыр ит. баланы куйыйм әле мин*,—дип кычкыру мизгеленнәндер. «Баланы куйыйм әле мин » Ул чакта әтисенен бу сүзләрен ишетү ин беренче тапкыр үзенен аяксыз калуы турындагы коточкыч хәбәрне ишетүенә тин булды. «Баланы куйыйм әле мин «—дигән бу сүзләр Низаметдинне чын мәгънәсендә тетрәндереп җибәрде
Йа Хода, нишләттен син бу ир-егетне?! Нигә аны—моңарчы бөтен җире сау-сәламәт булып жир җимертеп йөргән Низаметдинне—әти-әнисе кулындагы сабый бала халәтенә калдырдың"
«Баланы куйыйм әле * И Алла, и газиз Хода! Көче, дәрт-дәрманы ташып торган бу кешене шушындый хәлгә төшергәнче җанын гына алган булсан
ни була!! Нәрсә? Якыннарымы? Бер еларлар иде дә., тора-бара әкренләп онытырлар килешерләр иде алар бу югалту белән. Нәрсә, әллә син бу ир-ат «бала» белән аларга жинел булыр дип белдеңме? Аны исән калдырып ялгышлык эшләмәдеңме син. Ходаем? Ана гына түгел, якыннарына да нинди газаплар, нинди кыенлыклар китердем, дип уйламыйсынмы'’.
Ни генә булмасын, вакыт үтә торды (аны туктатып буламыни?!), әкренләп Низаметдин дә үзенең бу халәтенә ияләшә төште. (Хәер, аяксыз кеше кайчан да булса аларның юклыгына ияләшә аламы икән?) Анын өчен ин читене үзен бәдрәфкә дә күтәреп йөртүләре, менә шул чакларда үзенең көчсезлеген кабат-кабат тоярга мәжбүр булуы иде. Әйткәч тә. бала-чага түгел, ир кеше ләбаса ул Әтисенә рәхмәт, ул, аның бу мәсьәләдә аеруча кыенсынуын аңлап, подшипник-тәгәрмәчләрдә тәгәри торган кечкенә арба әмәлләде, аннары унитазлары янына ниндидер баскыч сыман нәрсә ясап куйды. Шулай итеп, малаен анын өчен бик кыен хәл булган оялу-тартынудан, үзләрен бик күңелле булмаган мәшәкатьтән коткарды. Шул исәптән киленен дә. чөнки өйдә чакларында Низаметдинне патшалар да жәяү йөри торган җиргә ул алып керә, алып чыга иде.
Кайчан башланды соң ул. кайчан? Шайтан белгән анын кайчан башланганын! Көне-сәгате язып куелмаган ла анын. Бәлки, күнеленә көнчелек корты кереп оялагачтыр? Монысы да дөрес шикелле бугай бит Булды андый чак алар тормышында, булды. «Чак» дип кенә әйтү хәтта анын бу халәтен бик кыска, тар кысада гына калдыру булыр иде. чөнки ул “корт” шактый озак кимерде бит анын күңелен. Шуна күрә аны «чаклар* дип әйтү дөресрәк бугай
Көнчелек дигән нәрсә дөньядагы миллионнарча гаиләләрне җимергән, ничәмә-ничә миллион кешеләрнең чәчәктәй гомерләрен вакытсыз өзеп кара гүрләргә керткән һәм шушы явыз эшләрен шундый ук эзлеклелек, шундый ук түземлелек белән хәзер дә дәвам итә торган куркыныч авыру бит ул. Бер йоктымы, аннан тиз генә, болай гына котылырмын димә: анын кешеләргә кайгы-хәсрәт өләшә торган капчыгы һәрвакыт үзе белән! Күпме фаҗигаләр, күпме күз яшьләре үзләренең булачак хуҗаларын көтеп ята анда!..
Тфү. шул вакытларны исенә дә төшерәсе килми, валлаһи! Исенә төштеме, ирексездән йөрәге сулкылдап куя—әйтерсең аны кемдер пычак белән сызып җибәрә, күз алдына кабат Гөлфирәсе белән булган фаҗига килеп баса. Үкенеч белән бергә, мәңге аерылмас дуслар сыман, кулга-кул тотынышып! Ә аны кабат кичерүе анын өчен аерата авыр, бик авыр. Юкка түгел бит бу. һич тә юкка түгел. .
Әй. ул көнчелек корты!. Шул вакытта ул Низаметдин күнеленә тәмам баш-аягы белән кадалды. Кадалды да. башта җанын өшетте, аннары анын канын, каны белән бергә анын барлык җылылыгын, җылылыгы белән бергә анын барлык хисләрен, хисләре белән бергә анын барлык кешелек сыйфатларын суырырга тотынды. Бер дә туктап тормыйча, көннәр, атналар, айлар буе суырды!
Һәм Низаметдин бераздан көнчелек дигән шул явыз кортнын агулы теле булган шик белән йөзгә-йөз торып калды. Ана һаман төскә-биткә чибәр, сау- таза. гел күбәләктәй очынып кына йөри торган (бәхетеннән шулай очынып йөрүе дип кем уйлаган?!) җиңел сөякле Гөлфирәсе моннан сон инде анын белән тормас, аны ташлап китәр дә башкага чыгар шикелле тоелды. Бу хәл иртәгә, иртәгә булмаса—берсекөнгә, берсекөнгә булмаса—шушы атнада, актыгында, киләсе айда, ләкин, һичшиксез, барыбер шулай, ул уйлаганча килеп чыгар сыман иде. Ул шул кара көннен килүен курка-курка көтеп, үз- үзен шуңа ышандырып яшәде
Ана һаман менә хәзер, шушы минутта. Гөлфирәсе башка ир-ат белән күзгә-күз карашып сөйләшеп торадыр, ул ир заты анын хатынын сөядер, иркәлидер, теләгән саен үбәдер, шулай итеп, алар аңа “мөгез" куядыр, аннары.
бергәләшеп, бу вакытта өеннән түгел, баскыч төбенә дә чыга алмый яткан аяксыз Низаметдиннән эчләре катканчы көләләрдер кебек тоела иде
И-и, ул шик дигән нәрсә! Жаныңны, өненне суырып ала. кешелегеңне калдырмый икән ул!
Әйе, нәкъ шулай. Ин башта ул кешенен анын ала, анлы фикер йөртү сәләтен генә түгел, хәтта нәрсәнен нәрсә икәнен анлау сәләтен дә бетерә. Низаметдин белән дә шулай эшләде: анда монарчы. сау-сәламәт чагында, сөеп туя алмаган, егет-кыз булып йөргәндә дә. бергә яши башлагач та бер генә кыек сүз дә әйтмәгән хатынына каршы ниндидер нәфрәт уята торды һәм. ни гажәп, шуннан сон ул ана каршы әйтергә, хәтта начар, ямьсез сүзләр белән чәнчеп-чәнчеп алырга, аны кимсетергә, хәтта, хаклы икәнен белә торып та, анын аек фикеренә каршы килергә сәбәпләр эзләргә һәм андый сәбәпләрне юктан да табарга жай гына эзли башлады Гөлфирәсе эшеннән бераз иртәрәк кайтса да (анын өчен сорап кайгкалый иде бит югыИсә!). кибеткә-фәләнгә кереп чак кына сонарса да ярамады Низаметдингә: «Нәрсә, бүген иртәрәк җибәрдемени?». «Нәрсә, аерылыша алмый тордыгызмы?» Хәтта бергә табында утырганда да, әгәр Гөлфирәсе бүген аңа гадәттәгедән ачыграк йөзле булып күренсә дә, артык карангы шикелле тоелса да ярамады ана: «Бүген көнен бик күнелле үтте, ахрысы?», «Нигә кара көеп утырасын, безнен табын ошамый башладымы әллә?!»—дип Гөлфирәсенең бәгыренә кадап-кадап алгалады ул.
Омскидан кайтканнан сон иренен бөтенләй икенче кешегә әйләнеп баруын, үзенә карашынын да капма-каршы якка үзгәрүен, аны нидер газаплавын күреп, Гөлфирә бу көтелмәгән хәлдән аптырап калды. Әйе, гаҗәпләнеп тә түгел, ә—аптырап. Берничә мәртәбә ачыктан-ачык сөйләшергә дә тырышып карады. Сөйләштеләр дә.
—Син минем белән яшәмәссен инде,—диде ул баштарак, ниндидер ярсулы ачу белән.—Мин сиңа имгәк кенә бит хәзер...
Мона каршы Гөлфирә, анын чәчләреннән сыйпый-сыйпый:
—Юләрләнмә, Низаметдин, ташла бу юк-бар уйларыңны!—дип юатырга тырышты —Мин мәнгегә синен белән! Дөньяда ин якын кешем син минем!
—Син моны юагыр өчен генә әйтәсең Мин күрмим генә Бәлки, инде башканы тапкансыңдыр син?.. Мине алдап кына йөрисендер
—Ни сөйләвеңне чамалыйсынмы син, Низаметдин?!—диде Гөлфирә, аның бу сүзләренә гаҗәпләнеп Хәтта кыйгач кашлары, маңгаена сикереп, турыланып калды.—Син нәрсә?! Син син мине кем дип беләсен?!—Кинәт ул, яшьләренә буылып, елап җибәрде.
Моңа охшаш сөйләшүләр булгалады инде алар арасында, булгалады. Гадәттә аларны, инде иренең тупаслыгына (хәер, аннары ул монын көнчелек галәмәте икәненә төшенде) чыдар хәле калмаган хатыны башларга тырыша иде. Тик—бөкрене кабер генә төзәтер, дигәннәрме борынгылар?—Низаметдин тора-тора анын кара-каршы утырып аңлашырга, көнчелегенең бернинди нигезе дә юклыгына ышандырырга тырышуына бармак очы хәтле дә игътибар итми башлады
—Ышанмыйм мин сина Алдыйсын син —булды анын җавабы. Хәтта мондый сөйләшүләрдән кача ук башлады.
Әлбәттә, баштарак үзләре арасындагы мондый хәлне өйдәгеләргә белдермәскә тырышсалар да, бер өстәл янында ашаучы кешеләрдән яшереп буламыни андый нәрсәләрне? Тора-бара күнелсн көнчелек шиге кимерүен төшенеп алган малайларының үз кызлары кебек күргән киленнәрен кыерсытып яшәве ата-ананы тәмам борчуга салды.
—Син нишләп хатынын белән гел кырлы-мырлы сөйләшәсен?—диде шулай беркөнне әтисе, караватта китап укып утырган Низаметдин янына килеп —Ни булды?
—Берни булмады
—Күрәбез... Сукыр түгел...
—Нәрсәне күрәсез, әти? Әйтеп сөйлә!
—Нишләп син адым саен хатынынны рәнҗетергә тырышасын? Нигә ана
бәйләнергә генә торасың?
—Хатын-кызга ышанырга ярамый, әти. Тормас ул минем белән Китәр
ул...
—Юләр сатып үзеннән-үзен әллә нәрсәләр уйлап чыгарып ятма! Син балачага түгел. Тормаслык кеше ике аяксыз икәненне белүнең икенче көнендә үк китеп барыр иде. Ә ул, мескен, синен өчен өзелеп тора! Нишләтергә белми! Хатын-кыз башы белән бәдрәфкә тикле күтәреп йөртә, бала шикелле, ваннада юындыра. Юк, бергә яшәргә теләмәгән хатын-кыз алай итеп йөрми ул, улым, ышан мина! Сукыр булмасан, күрәсеңдер, соңгы вакытларда ничек ябыгып калды бит!
-Бәлки, аның сөйгән кешесе бардыр? Шуна ябыгадыр? Монда минем
ни гаебем бар?
—Күрсәтер идем мин сиңа «дыр»ынны! Кара аны, юньлегә түгел синен бу шашынуын! Мондый хәлгә төшүендә аның тырнак очы хәтле дә гаебе юк лабаса! Шулай булгач, нигә җәберлисен аны?! Әллә ана җиңел дип беләсеңме?
Низаметдин шактый вакыт дәшмичә торды.
-Көнләшәм мин, әти... Нигәдер гел Гөлфирә ташлап китәр, бүтән кешегә чыгар шикелле тоела мина —диде ул аннары теләр-теләмәс кенә һәм авыр гына көрсенеп куйды.
Әтисе башта, беренче мәртәбә генә күргәндәй, малаена озак кына карап торды, аннары бер дә ашыкмыйча гына, иркенләп көлеп җибәрде.
—«Нигәдер »—дип кабатлап куйды ул анын сүзен.—Нигә икәнен белмисенме шуның?! Ә мин беләм: юләрләнеп төрле юк-барны уйлап ятканга күрә. Тыңла мине: ташла шул саташуыңны! Өйгә бәла чакырма!
—Нинди бәла чакырыйм ди мин, әти?!—дип көлеп сорады Низаметдин.
—Көлмә син, көлмә! Әтиен ни әйткәнен белә ул! Бәла аяк астында гына йөри, диләр. Безнең капканы кага күрмәсен...
—Вакыты-вакыты белән әллә ниләр әйтеп куясың син, әти! Әллә картаясын инде?..
—Картаерсың да сезнең белән., —диде әтисе.—Әниен дә бик борчыла башлады бу хәлгә. Ул да сукыр түгел—күрә, чукрак та түгел—ничек сөйләшкәнеңне ишетә. Сонгы сүзем шул: әгәр дә киленнең китүен теләмисен икән, туктат анын жанын ашавынны! Башка берәү булса, бу хәлгә түзә алмыйча, күптән китеп барыр иде Алтын ул безнен килен!
«Алтын ул безнең килен!»
Кем белә—кешенен эчен ярып карап булмый!—бәлки, шулайдыр да. Һәрхәлдә бу хәлгә тарганчы аның шулай икәнен Низаметдин үзе дә белә иде Ләкин менә хәзер дә, ул аяксыз халәткә төшкәч тә, шулай булып калдымы икән сон ул? Болай үзе нәкъ шул, элеккеге Гөлфирәсе шикелле, бернинди аерма да юк шикелле. Ә тора-бара да шулай булырмы? Тормышнын, юк. тормышларының бөтен авырлыкларын анын белән янәшә атлап, анын белән бергә җигелеп тартырга көче җитәрме? Чөнки аяксыз кешенен яшәгән һәр сәгате авырлык лабаса! Анын белән бер төрле сөйләшеп, күнеле белән бөтенләй башканы уйлап йөрмиме ул? Алдагы тормышта, башкалар белән чуалып, анын үзен, гаиләләрен адәм мәсхәрәсенә калдырмасмы? Хыянәт итеп йөрмәсме?
Күңеленә менә нинди сораулар тынгылык бирми, шик артыннан шик уятып кына тора! Нишләргә дә белми. Ичмаса, галимнәр кешенен эчендәге уйларын белә торган берәр прибор уйлап тапмыйлар! Әгәр шундый нәрсә булса. «Туктале, Гөлфирә, мина, иң якын кешем бит син минем, димә, әйдә без ниләр уйлагыныңны менә шушы прибор белән тикшереп кенә
карыйк!*—дияр иден дә—шагыйрь әйтмешли, шалт, Мөхәммәтҗан!—шундук белер иден
Ә болай әллә кала ул синен белән, әллә юк... Калса да, кем белә, әллә якын итеп кала, әллә вакытлыча, үзенен күнеленә ошаган башка берәүне очратканчы гына. Калса да, бу—дөньяда кеше ышанмаслык хәл. «Нишләвен, юләр?!»—дип дуслары ук гаҗәпләнәчәк, ә аннан сон, котыртып, юлдан яздырырга да күп алмаслар.
Кыскасы, ямьсез уйлар белән Низаметдиннең башы каткан инде. Әнә шулай уйланып-уйланып утырганнан сон—йөри-йөри уйланса да жинелрәк булыр иде, ичмаса!—хатынын урынсызга рәнҗетүен анлап, кайчак үкенеп тә куя. Әйткәч тә, ул да анын шикелле үк кеше, җансыз түгел бит
Шундый чакларнын берсендә анын башына куркыныч бер уй килде Гомерлеккә үзенә бәйләп Гөлфирәне бәхетсез иткәнче, әгәр аны Низаметдин үзе белгән кешегә кияүгә чыгарга күндерсә? Ул вакытта кайчандыр өзелеп сөйгән кешесе башка ире белән, анын үзен шикләрдән арындырып, матур гына яшәп китәр иде. Ә үзе? Нәрсә үзе? Баштарак авыр булыр, билгеле, ләкин аннары онытылыр, төзәлер ул йөрәк ярасы Вакыт барлык яраларны да төзәтә, дип юкка гына әйтмиләр ич. Анын каруы анын йөзенә дә. әти-әнисе, туган-тумачалары йөзенә дә бернинди кара йокмый калыр, кеше арасында да хурлыгы булмас, шәхсән үзе, “мөгезле Низаметдин” дигән исем алудан, кеше көлкесе булудан да котылып калыр! Андый исем бер тагылса, анын карасын гомер буе юып бетерә алмассын, валлаһи!
Хәтта ул аны кемгә димләргә икәнлеге турында да уйлады. Алар гаражында яше утыз икегә җитеп тә һаман өйләнмичә йөрүче Габдулла исемле бер якын дусты бар. Бик акыллы, бик тә сабыр егет, төскә-биткә дә башкалар алдында бер дә ким-хур түгел. Ул Низаметдин янына хәзер дә еш керә. Бу егет анын Гөлфирәсенә менә дигән пар булыр иде Ләкин бу турыда башта хатыны белән сөйләшергә кирәк бит әле! Монысы да җиңел эш түгел: жаен, вакытын табарга, әти-әниләре өйдә булмаган чакны туры китерергә кирәк
Бер ял көнне, чыннан да, андый җай чыкты—өйләрендә икесе генә калдылар. Гөлфирәсе аны ваннада юындырганнан соң, күтәреп алып чыгып, караватларына утыртты, алдына поднос белән чәй. бал китереп куйды (Низаметдин ванна кергәннән сон өрә-өрә кайнар чәй эчәргә ярата.)
—Сиңа сүзем бар, Гөлфирә — диде Низаметдин, чәе белән мавыккан булып, башын күтәрмичә генә.—Тик ни син мине бүлдермә, ярыймы?
—Ярар. Тыңлыйм сине, Низаметдин
—Менә нәрсә. Ни . хәлемне күреп торасын, Гөлфирә, гомерлек инвалид бит инде мин хәзер. Сине бәхетле итәргә теләгән идем дә, барып чыкмады — Низаметдин тирән итеп көрсенеп куйды да, көч җыйгандай, бер мәл туктап торды. Аннары сүзен кинәт кенә калтыранып һәм карлыгып калган тавышы белән дәвам итте —Кешегә гомер бер генә бирелә Дөрес аңла мине Киләчәктә минем белән азапланып яшәргә кирәкми сиңа Кирәк түгел сина мондый тормыш! Син яшь әле Кыскасы, яна тормыш корып җибәрергә кирәк сина, Гөлфирә Аңла, бу сүхләрне әйтүе минем өчен дә мен газап! Тик сине дә бәхетсез итәсем килми Минемчә, син Габдуллага яисә теләгән башка кешегә кияүгә чыгарга тиеш. Мина бик авыр булыр ләкин мин ни синен бәхетен хакына бу югалту ны ирләрчә кичерергә тырышырмын ничек тә түзәрмен -Ул күзләрен читкә борды —Менә шул, Гөлфирә
—Беттеме сүзен? Әйтеп бетердеңме'’—дип айнып киткәндәй өздереп- өздереп, үзенең һәр сүзенә ниндидер ачулы басым ясап сорады Галфирә — Димәк, син мина ышанмыйсын'’ Әйтәм аны, инде күпме вакыт җанымны ашыйсын! Сизенәм, көнчелек корты кимерә күңелеңне Ярар, туры сүзен очен рәхмәт Тик мин синнән мондый сүзләрне гомердә дә көтмәгән идем! Ипи белән ант итеп әйтә алам: беркайчан да көтмәгән идем! Димәк, сине— аяклы килешме, аяксызмы, монысы минем өчен барыбер!—элеккечә үк
сөюемне кабат расларга тиеш булам?!. Ярар, башкача ышанмыйсын икән, мин монысына да барам!—Анын күзләрендә яшьләр күренде һәм ул, аларны сөртеп тә тормыйча, бүлмәләреннән чыгып китте.
— Мин сине сөюем хакына гына бит, Гөлфирә , —дип калды анын артыннан Низаметдин.
Ул Гөлфирәсенең нәрсә эшләргә җыенуын да, үзенең сүзләре белән хатынын нинди коточкыч бәлагә салуын да, киресенчә, ул бәлане тизләтүен белми дә, хәтта күз алдына да китерә алмый иде әле..
11
Низаметдиненең сүзләре Гөлфирәнең соңгы вакытларда күңеле түренә торган саен тирәнрәк үтеп керә барган тынгысыз бер уен кабат кузгатып, тагын да җанландырып җибәрде. Алай гына да түгел, хәтта әле моңарчы күңелендә йөргән: «Эшләргәме моны, әллә кирәкмиме?»—дигән икеле-микеле соравына да: «Кирәк!»—дип ап-ачык итеп җавап та бирде. Ул ниндидер бер эчке сиземләве белән бу эшне хәтта тизләтергә кирәклегенә төшенгәндәй булды...
Ә анын ул уе үзенең асылы белән акланырлык, ләкин кеше ышанмаслык, үзенең мәгънәсе белән зур мәгънәсезлек, ләкин ире ышанырлык иде: «Мәхәббәтләрен саклап калу өчен үзенә дә Низаметдине хәленә төшәргә кирәк!»
Кеше ышанмаслык түгелмени бу уй?! Әйе. Һәрхәлдә хәзерге көннәрдә сөюләре хакына мондый корбанга баручылар күптер дип әйтеп булмыйдыр. Ләкин булган бит андыйлар элек, булган! Кешеләр мәхәббәтләре өчен суга да, утка да кергәннәр, әллә ниткән газаплар кичергәннәр, хәтта үлемгә дә барганнар бит! Хәер, Гөлфирә өчен бу кадәресе барыбер, ул, бу уен тормышка ашырып, үзен сөюе бәрабәренә корбан итә дип уйларга җыенмый да, анын бары тик ире халәтендә буласы, хәле-торышы, бәхетсезлеге буенча анын белән тигезләшә-тинләшәсе генә килә. Һәм ул моны эшләячәк! Һичшиксез, эшләячәк!
Юк, юк, бүген генә туган уй түгел иде бу. Иренең аңа булган элеккеге карашы (сөюе дисән, артык төче яңгырый бугай) үзгәрә башлагач, аннан сон моның көнчелек, шуннан килеп чыккан шик аркасында икәнен тәмам төшенеп алгач шыта башлаган, ләкин яраткан кешен хакына барырга мөмкин булган, хәтта барырга кирәк булган авыр да, шул ук вакытта куркыныч та уй иде ул
Һәм Гөлфирә шушы көннән сон аны ничек итеп тизрәк тормышка ашыру турында чынлап уйлана, шуна әзерләнә башлады. Гәрчә икенче Анна Каренина исеменә дәгъва кылырга җыенмаса да, бераздан үзләреннән ерак булмаган тимер юлда поездларның кайсы вакытларда үтүен минутына хәтле белә иде инде ул.
Һәм, ниһаять, күңелендә йөреп хәзер исә тәмам «өлгереп» җиткән шушы уен башкарыр өчен үзе билгеләп куйган вакыт килеп тә җитте
Ул, минутына хәтле уйлап,—болар соңыннан, инде эш узгач кына билгеле булды,—бер кон алдан дус кызына шылтыратты:
—Гүзәл, син миңа бик-бик кирәк иден, иртәгә көндезге унике сәгать егерме минутта Әмәт станциясенә кил әле, ярыймы?
—Кая, кая?!—дип гаҗәпләнеп сорады Гүзәл.
—Син нәрсә, ишетми башладыңмы әллә? Әмәт станциясенә, дим.
—Ни булды? Нигә?—дип кызыксынды дусты.
—Сиңа әйтәсе сүзем бар
-Ә нигә аны Әмәт станциясендә әйтмәкче буласын?! Дүшәмбе көнне эшкә килгәч әйтерсең. Янмый торгандыр бит?!
-Эштә әйтә торган сүз түгел ул Йә, киләсеңме, юкмы?
Телефон трубкасы чак кына тынып торды да аннан Гүзәлнең:
—Ярар, алайса, килермен,—дигән тавышы ишетелде.
—Тик монда синен нәкъ беренче егерме минутта килеп җитүен кирәк, Гүзәл! Монда вакыт бик мөһим нәрсә Анладынмы?
—Ярар, анладым. Бик кызыксындырып җибәрден әле. Синен кешечә генә булмас инде!..—дип көлде Гүзәл.
—Көтәм. Анда чак кына астарак бер эскәмия тора. Шунын янына кидерсен.
Икенче көнне нәкъ сөйләшенгән вакытка Әмәт станциясенә килеп житкән Гүзәл күзләре белән Гөлфирәне эзләп маташканда станция аша поезд үтеп бара иде.
—Гүзәл!—дип кычкырды ана Гөлфирә, кулын болгап һәм, Гүзәлнен дә аны күреп алуын сизде дә, тиз генә беренче рельс янына утырып ике аягын үтеп баручы вагон тәгәрмәче астына тыкты
Бер-ике секундлык мизгел иде бу
—Гөлфирә! Гөлфирә-ә-ә!—дип шашынып акырды Гүзәл һәм ана таба ташланды.
Гөлфирәнең аны ни өчен чакырганын шунда гына аңлап алды ул 12
Бу фаҗига турында кичкә табан азарга килгән Гүзәл хәбәр итте Барысы да тораташтай катып калдылар. Шулай булмый соң! Шушы тыныч кына өйнен килене, шушы өй хуҗасы малаенын хатыны тора-торышка, уйламаганда поезд астына барып керсен әле! Үзе бит, үзе!
Өйдән мәет чыктымыни, ник берсе бер сүз әйтсен! Чын мәгънәсендә коелып төштеләр. Шулай дәшмичә, нишләргә дә белмичә күзләрен идәнгә төбәп утыра торгач, Гарәфетдин, олы малайлары Низаметдинне усал карашы белән өтеп алды да, үзалдына:
—Барып килим мин,—дип куйды.—И-и, бала, бала Ниләр генә булды сон сиңа?! Нишләден син, нишләдең9
—Анын янына кертмиләр, Гарәфетдин абый!—диде ана Гүзәл.— Операционныйга алып кереп киттеләр аны Аннары берничә көн реанимация бүлегендә ятачак. Барысы да әйбәт булса
Ул чыгып китүгә, Гарәфетдин очынып Низаметдин янына килде дә, аны күзләре белән ашардай булып, ачу белән:
—Ишеттеңме? Нишләп көлмисен?—дип сорады.—Әйттемме мин сина. өйгә бәла чакырма, дип
— Кем белгән аны мондый хәл буласын Кем уйлаган —диде Низаметдин, күзләрен күтәреп әтисенә карарга кыймыйча.
—«Кем белгән, кем уйлаган »— дип үчекләп кабатлады әтисе —Аны мин белергә тиешме? Синен хатын бит ул! Мондый адымга син этәрден аны. син! Ә хәзер, кем белгән дә, кем уйлаган, имеш' Шундый киленне, шундый баланы бит, ә! Күзенә генә карап тора иде бит ул синен! Шуны да андый алмадын син! Әй, Аллам, исән генә када күрсен инде!. И-и. бала, бала!
—Үз кызыбыз шикелле иде бит, балакаем,—дип монарчы дәшми утырган Раушания елап ук җибәрде —Менә нәрсәгә котырынган икән син, улым Шундый баланы бит. шундый баланы!
—Сез нәрсә? Мин аны үз кулларым белән поезд астына төртеп кертмәдем ләбаса! —дип куйды Низаметдин, кыяр-кыймас кына
— Беренчедән, «аны» түгел, ә Гөлфирәне дип сөйләш!—Гарәфетдин хәтта ачуыннан йодрыгын йомды, әйтерсен лә менә хәзер малаена ташланырга җыена иде!—Икенчедән, дәшмә, тынын да чыкмасын! Кабартма минем ташыган ачуымны!
Тездән түбән җирдән ике аягын да өздергән Гөлфирә хастаханәдә ике айга якын ятты
—Менә без хәзер икебез дә бер халәттә,—диде ул Низаметдингә, кайтып кергәннең беренче минутында ук—Хәзер көнләшмәссең инде Мин сине сөюемне расладым шикелле —Шунда ул башын иренен күкрәгенә төртте, аннары күтәрелеп анын йөзенә карады.—Сагындым да сон мин сине, Низаметдин!..
Низаметдин яшьле күзләрен читкә борды да калтыранган куллары белән аны берничә мәртәбә кысып-кысып кочаклап алды, аннары чәчләреннән сыйпарга кереште. Берсүзсез генә! Әйтерсең бу мизгелдә ул үзенен телле, сөйләшә ала торган кеше икәнен бөтенләй оныткан иде. Тик хатынын шактый вакыт шулай иркәләгәннән сон гына телгә килде:
—Гафу итә күр мине, бәгърем . зинһар, кичер мин юләрне!—диде ул, яшь аралаш,—Кем уйлаган бит Шундый адымга барырсын дип кем күз алдына китерә алган!.. Мин дә..
—Сөрт әле күзләреңне, Низаметдин! Ир-атлар күз яшен күрә алмыйм мин1 Минем сине гел көчле ир итеп күрәсем килә. Элеккеге кебек
—Яшь... Нәрсә ул яшь9 Аны сөртергә була, ә менә минем аркада шундый эшкә баруын Мондагы гаебемне сөртеп кенә түгел, юып та бетереп булмас Сонгы сулышыма хәтле сулкылдап торачак ярам ул...
—Ярар, битәрләмә үзеңне! Язмыш эше бу
—Шулай буласын кемнәр белгән!...
Алар ул көнне, менә шушылай бер-беренә сыенышып, бик озак сөйләшеп утырдылар.
13
Әйе, кешенең үткәннәре, ул кая гына барса да, нәрсә генә эшләсә дә, гел үзенә ияреп йөри. Вакытында әйтелмичә калган, кайчак бөтенләй урынсыз әйтелгән сүзләре, кылынган кирәкле, кайчак бөтенләй кирәге булмаган эш-гамәлләре, шул кирәкмәс сүз вә эш-гамәлләре тудырган, һаман жанына тынгылык бирмичә сызланган йөрәк яралары, инде гомергә дә кайтарып, төзәтеп булмый торган үкенечләре белән бергә ияреп йөри алар кешегә. Ул үткәннәрнең яралары, үкенечләре кешенең соңгы сулышына кадәр озата бара һәм тәмам шул мизгелгә җиткәнче анын җанын ашый-кимерә, күнеленә тынгылык бирми. Үткәннәрдән качып котылган кеше юк әле. Дөньяда яшәмәгән андый кеше. Булмаган андый кеше!
Үткәндәге шул яраларын, шул үкенечле эш-гамәлләрен искә алмас өчен, кайчак аларны беразга гына булса да онытып торыр өчен кешеләр үзләренен зур-зур байлыкларын да кызганмаслар иде. Тик . Тик мөмкин эш түгел шул бу!
Бергә нибары өч ел да җиде ай гына яшәгән Низаметдин белән Гөлфирәгә карата язмыш дигән карачкы бигрәк аяусыз булды.
Үзләренә килгән кайгыларны, үзләре сызланып үткәргән яраларны, үз йөрәкләре аша кичергән үкенечләрне, аларны тудырган мизгелләрне, сәбәпләрне алар да бик теләп, рәхәтләнеп онытып торырлар иде югыйсә. Тик алар да кеше бит. Димәк, кешелек дөньясына хас һәр нәрсә аларга да кагыла: аларның кыска, ләкин бик гыйбрәтле, фаҗигале үткәннәре дә үзләре белән мәңге барачак Гомер-гомергә шулай булган, шулай дәвам итә, телиләрме, теләмиләрме, киләчәктә дә шулай булачак!
14
Низаметдин белән Гөлфирә иртәнге ашларын ашап бүлмәләренә чыкканнар гына иде, атылып диярлек директорлары килеп керде
—Сөенечле хәбәр алып килдем мин сезгә!—диде ул, кулындагы кәгазен селтәп,—Низаметдин, сине дә, Гөлфирә ханым, сине дә протез мәсьәләсендә Казанга чакыралар! Инстанция бусагаларын таптый торгач, гозерләрегез.
ниһаять, уңай жавап белән кайтты!
— Шулаймы? Яхшы хәбәрегез өчен рәхмәт, Әлфия Закировна,—диде Гөлфирә, тыныч, сабыр булырга тырышып, ә үзенен күзләреннән ике бөртек яшь бәреп чыкты да, бераз тулышып, мөлдерәшеп торганнан сон алсу бите буйлап аска, иягенә таба тәгәрәде. Аннары ул ире ягына борылып — Ишеттеңме, Низаметдин?—дип сорады —Килде бит без көткән сәгать!
—Ишетмичә!—дип елмайды ире, анын иңенә кулын салып —Кайчанга чакыралар. Әлфия Закировна?
— Берсекөнгә Менә кәгазе, менә чакырулары! Аларны үзегез белән алырсыз.
—Алай булгач, Габдуллага шалтыратырга кирәк, килсен безне алырга,— диде Низаметдин.
—Кем ул?—дип сорады директор.
Низаметдин белән Гөлфирә сүзсез генә бер-беренә карашып алдылар.
—Яхшы дустыбыз,—диде Низаметдин.—Аны күргәнегез бар сезнен, безнен янга килгәләп йөри.
—Теге түгәрәк кенә йөзле чибәр егетме?
—Әйе, әйе, нәкъ үзе. Анын чибәр икәнен кайчан абайлап алдыгыз әле. Әлфия Закировна?—дип шаяртып куйды Низаметдин.
—Монын өчен ир-атка бер күз төшереп алу да җитә,—диде директор, елмаеп —Бүген минем дә бер шатлыгым бар бит әле, дуслар!
—Әйтегез, без дә уртаклашырбыз, Әлфия Закировна!—диде Гөлфирә, җанланып.
—Минем сезгә, күңелендә борчу йөртмәгән кеше юк дөньяда, дигәнем бар Безнен дә улыбызга кагылышлы зур борчуыбыз бар иде. Шөкер, җайланды ул эш! Кайчак ир-ат заты авырлыкка тиз бирелүчән бит ул: җебеп төшә, юк кына сәбәптән эчә башлый.
Директор чыгып китүгә Низаметдин белән Гөлфирә әкренләп юлга җыена башладылар.
—Без монда кайтабыздыр бит әле?—дип сорады Низаметдин.
—Әлбәттә! Әллә син бардын да, шундук протез кидереп кайтаралар дип беләсеңме?! Аны кат-кат үлчи-үлчи аякка яратып эшләве, аннан сон җитешсез җирләрен җайлавы-көйләве алай тиз генә ерып чыга торган эш түгелдер дип уйлыйм. Хәер, анысын анда әйтерләр. Озакка сузылса да, безнен яшәр урыныбыз бар ла! Мин әти-әнине дә бик сагындым инде.
—Мин дә!—диде Низаметдин —Алар да сагынгандыр Тик ни. алар алдында да гаепле сизәм бит мин үземне
Кичен телефоннан Габдуллага шалтыраттылар. Унай жавап киләсен ул да белеп тора икән—теге атнада гына министрлыкта булган. Шушы көннәрдә протез кую мәсьәләсендә Казанга чакырачакбыз, дигәннәр. Инде андый кәгазьнен килүенә ул да бик шатланды.
Өлкәннәр йортында берәрсенен кечкенә генә шатлыгы да минуты белән барлык бүлмә ишекләрен кагып өлгерә. Ә монда анын ниндие бит әле: «Ике аяксыз шушы парның икесен дә, протезлар куяр өчен, иртәгә Казанга алып китәчәкләр икән!» Бу хәбәрне ишетмәгән кеше калмагандыр. Берәүләре бу хәбәргә бик шатланды—яшь килеш аяксыз калган бу икәүне кызганалар иде. кайберсе көнләшкәндер дә, билгеле—дөньяда төрле кеше бар бит. Ләкин алар өчен чын күңелдән сөенүчеләре күбрәк булгандыр. Бәлки, бу яхшы хәбәргә әле барысы да шатлангандыр..
Шушысы дөрестер, мөгаен. Юкса атарны озатырга бердәм булып барлык аксагы-гуксагы да. хәллесе дә. хәлсезе дә, хәтта урын өстендә ятканнары да чыкмас иде Һәрбере Низаметдин белән Гөлфирәгә үзенен җылы сүзен әйтеп калырга тырышты, тизрәк аяклы булып, «җир җимертеп» йөрүләрен теләде.
Чү! Үзенен зур гәүдәсе белән аларны әйләндереп алган кеше төркемен
ера-ера “Тюремшик" Василий килә түгелме?!
—Пардон, дайте пройти! Пардон, дайте пройти, говорят!—шунынтавышы бит бу.
Ниһаять, ул әлегә коляскаларында утырып торучы Низаметдин белән Гөлфирә янына килеп җитте.
—Ну, Низам, пока! Я буду рад видеть вас на ногах! Ты уж извини, пожалуйста, меня за прошлое Не хотел я обидеть, ей-богу Вышло как-
то не так...
—Ладно тебе, Василий. Как говорится, кто старое помянет —Низаметдин, анын әле моннан бер атна чамасы элек кенә аларга килеп керүен исенә төшереп, жинелчә генә елмаеп куйды.
—Дай, Низам, денег на поллитровку!—диде ул, кереп тә өлгермәс борын. Үзенекен таләп итәмени! Низаметдиннен ачуы чыкты, чөнки, куркытып- янап, аның башкалардан да акча алуы турында ишеткәне бар иде.
—Не дам!—диде ул ана, катгый итеп.
—Дашь, еще как дашь!—дип, бармакларын сөнгедәй тырпайтып, “Тюремшик’' аңа таба иелә төште. Янәсе, күзләреңне төртеп тишәм хәзер. Куркытуы иде, әлбәттә.
Шунда Низаметдин—ничек шулай килеп чыккандыр, аннары ул мона үзе дә гаҗәпләнде—юлбарыстай сикереп анын бер кулын эләктереп алды да бар булган көче белән (ә көч мәсьәләсендә ул төшеп калганнардан түгел иде!) артына каерып та куйды! Нишләсен, авыртуга түзә алмаган “Тюремшик" ирексездән аңа арты белән борылырга мәҗбүр булды.
—Ты чего делаешь, а? Ты чего это?! Пусти! Пусти, говорят! Больно же. Низам! Озверел, что ли?!
—А денег надо?
—Не надо мне твои деньги! Пошутил я... Честное слово, пошутил!..
—Обешай, что больше ни у кого не будешь отбирать денег! Они же и так обиженные! А ты, бессовестный, у них последние деньги отбираешь Знаешь, что хочется мне сейчас делать?
—Что?—дип сорады “Тюремшик”, кызыксына төшеп.
—Сломать твою поганую руку!
—Ты что, Низам, бог с тобой... Пусти, я обешаю тебе, ей-богу, обещаю...
Җибәрде Низам тегенең кулын. Дөрес, ул хәзер үк үзенә ташланыр дип көткән иде көтүен. Ләкин, ни гаҗәп, ташланмады, бары тик кулын селки- селки бераз басып торды да:
—Ну и рука у тебя, татарин! Не рука, а железо, ей-богу!—дип борылып чыгып китте.
Менә хәзер анын каршында әнә шул Василий елмаеп басып тора! Вакыты- вакыты белән кызык та инде бу дөнья.
—Люблю я таких не унываюших людей!—дип, “Тюремшик” жинелчә генә Низаметдиннен җилкәсенә сугып куйды,—Ей-богу, нравятся мне та кие люди! Ну, бывайте!
—Мы, видимо, вернемся еще, Василий. Вещи остаются
— Вернитесь только на своих ногах! Иначе не пустим. Ей-богу, не пустим!
Бераздан Габдулла, берәм-берәм күтәреп, Низаметдин белән Гөлфирәне утыртты да, машина, аларны озатырга җыелган карт-корыны, аксак-туксакны зәңгәр төтенгә күмеп, урыныннан кузгалып китте.
—Хәерле сәгатьтә!
—Хәерле сәгатьтә!
г Б^р'беРенә сь'енышып арткы утыргычта утырган Низаметдин белән I өлфирә сүзсез калдылар. Икесе дә шатлыклы мизгел кичерәләр иде
—Хәерле сәгатьтә, Низаметдин!—диде бераздан үзенен уйларыннан арынган Гөлфирә, ана күзләрендәге барлык шатлыгы, йөзендәге барлык нурлары белән елмаеп.
—Шулай булсын, бәгырем, шулай була күрсен!—Низаметдин, хатынының кечкенә, кайнар кулларын учларына алып, күкрәгенә кысты.—Мин сине ник шул кадәр яратам икән, Гөлфирә?
— Шуны да белмисенме?! Юләр булганга!—Гөлфирә шундый рәхәтләнеп, иркенләп кычкырып көлеп жибәрде, руль артында утырган Габдулла ирексездән борылып карап куйды
—Карале, Габдулла, әйдә быел синен туеңны үткәрик әле, ә?! Чынлап әйтәм мин, дус! Без сине Гүзәл исемле бер гүзәл кыз белән таныштырырга жыенабыз, Алла боерса. Менә дигән кыз, мин сиңа әйтим! Дөресме, Гөлфирә?
—Дөрес, дөрес. Бик әйбәт кыз!
—Карарбыз әле анда...
Машина минут саен, чакрым саен Казанга якынлаша барды. Анда аларны үткәннәрен онытырга, үзләрен янадан Кеше итеп тоярга мөмкинлек бирер дип хыялланган протезлар көтә иде
Бераздан Габдулла радионы борып жңбәрде. Анда берәү шигырь укый иде:
Кешеләрне жил-давыллар сыный,
Кайгы-хәсрәт сыный кешеләрне;
Аягыннан ега йомшакларны.
Көчле итә бары көчлеләрне
Кешеләрне зур байлыклар сыный.
Зур урыннар сыный кешеләрне Азы гына кеше булып кала,
Кеше булып кала көчлеләре.
Кешеләрне аерылышулар сыный.
Кавышулар сыный кешеләрне;
Мәхәббәтнең ялкыннары яман.
Көл итми ул бары көчлеләрне.
Кешеләрне кешеләр дә сыный.
Хайваннар да сыный кешеләрне;
Бик күпләрне хәзер аңлап булмый:
Хайваннармы, әллә кешеләрме?
Шигырь сөйләнеп беткәч, Низаметдин белән Гөлфирә бер мәлгә тынып калды.
— Кешене Ходай сынау өчен генә яраткан бугай бу дөньяга —дип куйды ул аннары, тынлыкны бозып, ничектер уйга талган сыман —Шуннан сон үзеңнең чын мәгънәсендә Кеше булып калуынны тою шул сынауның ин ләззәтле, ин шатлыклы мизгеледер, минемчә
Низаметдин дәшмәде. Ул да уйлар диңгезенә чумган иде бугай
2005-2006 ат