Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ ӘДӘБИЯТЫБЫЗ


ДРАМАТУРГИЯ
Әдәбиятыбызның драматургия төре, үзенең традицияләренә таянган хәлдә, ил-халык тормышы, кешене борчыган мәсьәләләр белән тыгыз бәйләнештә яши. үзгәрә. Ике корылтай арасында барлык татар театрлары, классика белән бергә, хәзерге чор пьесаларына нигезләнгән премьералары белән сөендерделәр. Сонгы елларда Ю. Сафиуллин. Д. Салихов. Аманулла. Э. Яһүдин. X. Ибраһим. 3. Хәким. М Гыйләжев (рус телендә) пьеса җыентыклары чыгардылар. Аларда төрле елларда язылган әсәрләре урын алса да. һәр китап драматургның бу дәвер иҗатына нәтижә.
йомгак булып тора һәм күпсанлы китап укучыларны үзенен серле әдәби дөньясы белән таныштыра.
Моннан тыш «Казан утлары». «Мәйдан» журналы битләрендә байтак пьесалар дөнья күрде. Шулай да ике корылтай арасындагы сәхнә әдәбиятының төп чагылышы булып «Яна татар пьесасы»нын алты томлыгы басылып чыгу тора. Г Камал исемендәге театр коллективы. Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2003 елда оештырылган. «Татэнерго» ААЖнен матди ярдәме белән, шулай ук «Яна гасыр» ТРК. «Казан утлары. «Татарстан яшьләре». «Сәхнә» журналлары катнашында алып барылган һәм һәр ел саен Театр көнендә нәтижә ясалучы Татар пьесалары конкурсы турында шактый күп сөйләнелде һәм язылды. Анын эчтәлеген, бурыч-максатларын. шартларын һ. б. кабатлап тормастан. шуны билгеләп үтү кирәк: беренчедән, татар театрларының заман пьесаларына кытлык кичерүенә бәйле бик тә кирәкле һәм житди эшчәнлеккә юл ачылды, шуна да бу Ф. Бикчәнтәев һәм Ш. Закироазарнын заман рухын тоюы, театр һәм драматургия өчен борчылып яшәвенә нисбәтле егетлек һәм игелек үрнәге булды; икенчедән, күп тапкырлар билгеләп үтелгәнчә, төрле төбәкләрдә яшәп ижат итүче драматургларның эшчәнлегсн уртак максатка юнәлтү мөмкинлеге биреп, басылып чыккан ин яхшы әсәрләрнең барлык театрларга, шул исәптән районнардагы халык театрларына тәкъдим ителүе, өченчедән, әлеге конкурсның аеруча мөһим бер сыйфаты—яшь көчләрне-ижатчыларны барлау, аларны активлаштыру булды һәм. ниһаять, дүртенчедән, өзеге алты томлык рухи байлык хәзерге татар драматургиясенең төп көчләрен барлау, анын үсеш-үзгәреш юлларын билгеләү мөмкинлеге дә бирә. 2004 елдан башлап чыгарылган җыентыкларда 31 авторнын 46 пьесасы урын алган Журналларда һәм авторларнын җыентыкларында басылып чыккан һәм театрларда премьералары үткәрелгән әсәрләрнен тагын егермеләп булуын исәпкә алсак, яна әсәрләр саны тагы да арта.
Сәхнә әдәбияты турында сүз алып барганда жанр һәм жанр формаларына бәйле эзләнүләрне билгеләп үтү кирәк. Традиция буенча комедия өстенлек итә Бу мәсьәлә драматургия һәм театр тәнкыйтендә зур бәхәсләргә китерде. Театрлар репертуарында комедия һәм шул исем белән аталган һәртөр тамаша өстенлек итүе, шул ук вакытта уй-фикергә йөз тоткан, әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр кыю күтәрелгән пьесалар аз булуы турында 3. Зәйнуллин. Р Зарипов, А. Әхмәдуллин. А. Хәлим һ. б борчылып язды. Шул ук вакытта, режиссерлар Ф Бикчәнтәев. Р. Әюпов, Ф Ибраһимов интервьюларында анын сәбәбе дә әйтелде: татар тамашачысы, беренче чиратта, нәкъ менә уен-көлкегә, җыр-биюгә бай комедияләрне яратып карый Монын сәбәпләрен халкыбызның милли сыйфатлары белән дә. тормыштагы авырлыклардан арынып тору, ял игү теләге белән дә. тамашачының зәвыгы түбән булу белән дә аңлатулар бар. Күп санлы комедияләр арасында «сатирик», «сагышлы*, «монсу». «көнкүреш», «музыкаль* дип аталганнары очрый Ин яхшы комедияләргә көлкеле хәлләрне, ямьсез фактларны, кешеләр характерындагы кимчелекләрне тапкыр, җор тел белән, мавыктыргыч хәл-күренешләрдә бирү хас. Аерым вакыйгаларны көзеп-елмаеп кабул итүдә татарның милли психологиясе дә ачыла. Еш кына әнә шунда авторнын эстетик идеалы да чагыла Т Миннуллин. X Ибраһим. И Зәйниев. Ф Садриев. Н Кәримова комедияләре заман рухын нечкә тою. милли төсмерләре, халыкчан җанлы теле белән игътибарга лаек. Шулай да җыентыкларда урын азган комедияләрнең бер өлешенә тормыш ваклыклары белән мавыгу, ясалмалылык, төче сурәтләр хас Т. Миңнуллиннын «Син мине күрәсенме?» комедия-мәзәгендә. 3 Минһажеванын водевильгә тартым «Бакча карачкылары» музыкаль комедиясендә. 3 Гыймаевнын «Бакча караклары*. М Нәжмстдннованын «Ак болыт*. Э. Ибраһимованын «Никгудымнар авылында* комедияләрендә тормыш-ишаешнен төрле яклары, шактый җитди мәсьәләләр фаш итү яисә көлү объекты буларак азынса да. халыкчан гыйбарәләр, җорлык, көлкеле күренешләр унышлы гына файдазанылса да. бу әсәрләргә бөтенлек җитми Авторнын эстетик карашларын чагылдырырга тиешле, һәртөр начарлыкка каршы куелган Көлү әлеге вазифаны үтәп бетерә алмый
Комслиянсн тәэсир итү. кызыксындыру, укучы-тамашачыны җәлеп итү көче, тормышмын горлс якларын чыгыддыру. бигрәк гә тәнкыйть аша иналык- ннлрышны яклау мөмкинлеге зур булса да. драматургиянең үсеш-үзгәрешенә
тормыш каршылыкларын, аннан да бигрәк кеше характерлары драматизмын үзәккә алган драма һәм трагедия жанрындагы әсәрләр көчлерәк йогынты ясый. Бу елларда Т. Миңнуллин, 3. Хәким, Р Батулла, Ф Садриев, Э. Яһүдин. Р. Зәйдулла, X Ибраһим, Ф Галиев, Л Лерон, Ф Тарханова, Э. Шәрифуллина һ б ларнын драма жанрына караган пьесалары язылды. Арада «монсу*, «музыкаль», «фаҗигале*, «монодрама» кебек жанр формалары бар 3. Хәким исә әсәрен «театраль роман», Р Батулла «драматик хикәя», «пьеса-кыйсса» терминнары белән атый. Бу жанрга караган әсәрләр арасында үткән тарихыбызга, олы шәхесләргә караган, кеше ялгызлыгын чагылдырган, яшьлек хаталары өчен борчылып яшәүчеләр турындагы, чечен сугышы фаҗигаләрен яктырткан, суд-прокуратура органнарында эшләүчеләр тормышын сурәтләгән пьесалар булуы игътибарга лаек. Ф. Тарханованын «Сөю газабы», Э. Шәрифуллинанын «Гомер—бер» драмалары яшәешнен каршылыклы мәсьәләләрен—яшьлек хыялларына тугры калу, ижат кешесенен яклауга мохтаҗлыгы һ. б —калкытып кую белән кызыксыну уята. Шулай да әлеге әсәрләр схематизмнан азат түгел, геройлар еш кына авторлар теләге белән хәрәкәт итә, алар фикере белән сөйләшә башлый. Бу урында драма жанрындагы байтак пьесаларга хас каршылыклар урын алган тагын бер әсәргә тукталып үтик. Р. Батулланын «Китек күнел» пьеса- кыйссасында мәхәббәт һәм нәфрәт, ир һәм хатын мөнәсәбәте, бәхет төшенчәсе әхлакый һәм фәлсәфи яссылыкта сурәтләнә. Бу—пьеса-дискуссия. Әсәр дәвамыңда «Нәрсә ул ярату?», «Ул ни өчен бетә?*, «Нәрсә ул гөнаһ?», «Нәрсә ул ялган, хыянәт?» кебек сорауларга жавап эзләнә. Укучы-тамашачыны битараф калдырмый торган әсәр каршылыклы уй-фикерләр уята. Пьеса үзара таныш булмаган ир белән хатыннын төн үткәрүен сурәтләү белән башлана. Вакыйгалар барышында Сәлимәнең ире булуы, яратмыйм дип аннан аерым яшәве, тагын өч ир белән яшәп атуы, хәзер инде Мостангирне очратуы һәм аны ярата башлавы ачыклана. Кызганычы шунда, борынгы һәм урта гасырлар сүз сәнгатенә хас булганча, «Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән» башланган пьесада ир белән хатыннын никахсыз яшәве, һәрдаим аракы эчү күренеше табигый яшәү рәвеше дип тәкъдим ителә. Шулай да мине ин борчыганы автор позициясе белән бәйле. «Җимерелгән бәхет* пьесасында тилергән гашыйклыкны хупламаган, гаиләне саклауны, үзен турында гына түгел, сине яраткан кешене дә кайгыртуны яклаган драматург «Китек күңел»дә капма-каршы позициягә басып, үз рәхәте белән генә яшәүче, жаваплылыктан качучы, даими рәвештә гайрәтлерәк ир эзләүче хатынны яклау юлыннан бара һәм аңлашылып бетмәгән симбиоз концепция тәкъдим итә.
Драматургиянең авыр, катлаулы жанры булып трагедия санала. Ул әдиптән җитди әзерлек, бай тәҗрибә, уңышлы сайланган тормыш материалы белән бергә, эстетика кануннарын, сәхнә закончалыкларын яхшы белүне таләп итә. Сәхнә әдәбияты тарихында уңышлы үрнәкләр булса да, соңгы елларда әлеге жанрга караган әсәрләр бик аз. Дөнья күргән әсәрләрдән М. Маликованын «Сөембикә»сен. Р. Батулланын «Мур кырылышы» фаҗига-хроникасын атап үтәргә була. Төрле жанрлар синтезында язылган әсәр буларак А. Хәлимнең «Кияү урлау» фантастик трагикомедиясе гасырлар дәвамында яшәп килгән кануннарны кире кагучыларның эш-гамәле җәмгыятьне афәт чигенә китерүен ачуы белән игътибарга лаек.
Ике корылтай арасында аерым авторлар эшчәнлеге. иҗади табышлары турында сүз алып барганда беренче булып И. Зәйниев исемен атау дөрес булыр. Бу елларда анын пьесалары Г Камал, Яшь тамашачылар, Минзәлә. Уфадагы «Нур» театрлары сәхнәләрендә куелды, автор драматург буларак танылу алды. Язучылар берлегенә кабул ителде «Яна татар пьесасы» конкурсы җыентыкларында анын «Ай кызы», «Туйга ничә көн кала», «Күкләр елмаеп караса», «Суган чәчәге» пьесалары урын алган. Сәхнә әдәбиятына ашкынып һәм ныклы адымнар белән килеп кергән яшь авторда Ходай биргән сәләт бар. Ул тормышны оста күзәтә, шуна да сайланган тормыш материалы тирән мәгънәле булу белән бергә, гаять тормышчан һәм төрле. Аның күпчелек пьесаларында, исемнәреннән үк күренгәнчә, яшьләр үзәктә тора. Автор аларнын хыял-омтылышын да, шатлык-борчуларын да яхшы белеп яза. И Зәйниевкә яшәешнең җитди әхлакый һәм фәлсәфи проблемалары да чит-ят түгел. Г. Камал театрында уңыш белән баручы «Мәхәббәт турында сөйләшик»
драматург ир-хатын, гаилә, яшәешнен асылы, мәгънәсе кебек мәсьәлатәргә дә иркен мөрәжәгать итә. Әсәрнен унышы әхлакый һәм милли тамырларны барлауда, яшәү мәгънәсенен асылы яхшылык эшләп, үзен турында яхшы исталек калдыруда дигәнне укучы-тамашачыга җиткерүдә. Автор яратуга, үзара хөрмәткә, тигепеккә һәм гармониягә нигезләнгән дөнья моделен тәкъдим итә. Яшь драматургның эзләнүләре, сәнгати фикерләү үзенчәлеге шактый тулы чагылган, инде бәхәсләр кузгатып өлгергән «Суган чәчәге* пьесасында әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә бәйле чын һәм ялган кыйммәтләр, хакыйкатькә омтылу һәм битлек киеп яшәү турындагы уйланулар калкытып куелган. Уй-фикер көрәшенә нигезләнгән пьесаны анлау. кабул итү һич тә бертөрле генә булалмый. Шуна да анын А П. Чехов ижатына якынлыгы турында фикерләр булды. Пьесадагы хәрәкәтне тудырган каршылык икенче катламда, ягъни әйтеп бетерелмәгән фикерләрдә, теге яки бу геройнын җанында барган икеләнүле. борчулы хис-кичерешләрендә. парлашырга омтылып та. берсенен дә тигез гаилә бәхетенә ирешә алмавында тагы да тирәнрәк конфликт булып оеша.
Драматургиягә беренче адымнарын атлаган яшьләрдән Д Мөхәррәмованын «Тешләнгән алма*. Р Мөхсинованын «Кайнар токмач*. Р. Сабырнын «Земфирәкәй. сылуым, аппагым». 3. Фатыйхованын «Иркәм» пьесалары х<атур тәэсир калдыра Тәҗрибә җитеп бстмәсәдә. апарда унышлы интрига-каршылыклар, персонажларның характер сыйфатларын ачу, сәхнәне тоемлау урын алган. Бу исә ышаныч-өмет уята.
Урта буын авторлар арасында аеруча актив иҗат итүче драматургларның берсе—3. Хәким Анын «Телсез күке*се. «Легионер*ы. «Бит*е. «Алма бакчасында алтын бар»ы. «Гасыр моңы» конкурсларда җинеп чыккан пьесалар рәтендә. «Телсез күке» сонгы елларда даими игътибар үзәгендә булып, шактый тулы бәяләнде Бу очракта әсәрнен табыш-яналыгын билгеләп үтү белән чикләнәбез: ул башкаларны кабатламаган милли характер тудыруда: катлаулы һәм күптөрле вакыйгаларны бер үзәккә максатчан һәм мәгънәле туплауда: милли проблематиканы татарнын рухын билгеләүче жыр-мон төшенчәсенә һәм асылын ачучы Хәтер. Намус. Тугрылык. Игелек сыйфатларына нисбәтле ачуда.
Драматургның Бөек Ватан сугышы тудырган фаҗигале язмышларга бәйле һәм яшәешнен әхлакый, фәлсәфи, милли, иҗтимагый проблемалары калкытып куелган «Легионер* театраль романы, шулай ук элекке классташларның дуслык, мәхәббәт, яшәү мәгънәсе, бәхет турындагы җитди бәхәсенә нигезләнгән «Бит* пьесасы укучы- тамашачы тарафыннан яратып кабул ителде. Анын әсәрләре укучы-тамашачыны уйлануга, эзләнүгә, автор белән диалогка китерүе белән үзенчәлекле Ул иҗат иткән геройлар нәкъ менә каршылыклы булулары, көтелмәгән эш-гаматләрс белән аерылып тора.
Сонгы елларда X. Ибраһимнын «икенче сулышы* ачылды. Драматургнын «Газиз ярым» (2006) җыентыгы басылып чыгу, конкурсларда унышлы чыгыш ясап. «Ялгыз каен күзе*. «Нәфига ханым*. «Утрау* пьесалары укучыга килеп ирешү анын иҗаты турында җитди сүз алып бару мөмкинлеге бирә X. Ибраһим кеше шәхесен гаилә- конкүреш кысаларында, мәхәббәт-дуслык һәм әхлак кануннарына нисбәтле өйрәнә Тематик төрлелеккә омтылмаса да әсәрләре бер-берссн һич тә кабатламый
Сәхнә әдәбиятынын барлык жанрларында да унышлы ижат итүче Аманулланың «Монлы ядкарь» (2005) җыентыгы үзенчәлекле яшәеш фәлсәфәсе, жор һәм бай теле диалоглар кору остасы булган авторның ныклы адымнар белән алга баруын күрсәгге Китап укучыга килеп ирешкән пьесалар тормышчанлыгы. конфликтның ачыклыгы сюжет композиция төзеклеге, хәрәкәт динамикасы белән жәлеп итә Драматургнын заман проблемаларын калкытып куюда шактый кыю эхтәнүләр алып баруын күрәбе з Шулай да Аманулла сонгы елларда ижат активлыгын киметте Конкурсларга бәйле басылып чыккан «Бер кирпеч, ике кирпеч » көнкүреш комедиясе—шактый беркатлы, мәгънәсез, сәхнәгә куярга мөмкин булмаган әсәр
Прозанын детектив жанрында унышлы эшләп килүе Р Сәгъдинең сюжет кору, вакыйга-ингрига оештыру остасы булуын күрсәтә Анын Буа театры тарафыннан сәхнәләштерелгән «Алсу томан артында* монсу драмасындагы. Кырым татарларының
фаҗигале язмышы сурәтләнгән «Бахчасарай гөлләре» мелодрамасындагы вакыйга- күренешләрдә чын мәхәббәт, кеше бөеклеге, шул ук вакытта әхлаксызлык- кешелексезлек гамәлләре гыйбрәтле язмышлар аша гәүдәләнеш таба.
Хакимият һәм иҗатчы мөнәсәбәте борынгы һәм урта гасырларда кин эшкәртелеп тә, XX гасырда читтәрәк калып килде. Шуна да Р Зәйдулла һәм Р. Сабировнын «Хөкемдар» тарихи драмасы интеллектуаль эчтәлеге, әзерлекле укучыга атап язылган булуы белән игътибарга лаек. Гомумән, хөкемдар һәм шагыйрь үзләренә йөкләнгән миссияне үтәгәндә генә җирдә билгеле бер гармония яшәячәк дигән фикерне яклый авторлар. Р. Зәйдулланың «Мәйдан* журналында басылып чыккан «Ашина» драмасы кешенен рухи бөеклегенә китергән һәм түбәнлеккә төшергән сәбәпләр, меньяшәр бүре Ашина хакындагы риваятьнең сурәтләнгән вакыйгалар белән бәйләнеше Ватан. Намус, Ирек төшенчәләренең мәңгелек булуы турында уйлануларга этәрә
Урта буын драматургларыбыздан Г Каюмов «Упкын өстендә уен» (2004), Д. Салихов «Гыйлаҗ тәрәзәләре” (2004), Ю. Сафиуллин «Әллә өйләнергә инде...» (2005), М Гыйләҗев «Словарь любви» (2005) җыентыкларыннан сон тынычланып калдылар. Үз йөзе һәм стиле булган, үз тамашачысын, хәтта театрын тапкан әлеге әдипләр иҗаты буенча спектакльләр сәхнәләрдә куелса да, яна пьесалар белән күренмәделәр. Әлеге сүзләр күренекле драматург Р. Хәмидкә дә карый. Без алардан яна әсәрләр көтеп калабыз.
Ике корылтай арасында ин актив эшләүче авторларыбызнын берсе Э Яһүдин булды. «Мәхәббәдкә мәдхия» (2004) җыентыгы замандашлары гаме белән яшәүче, тормышта кешелеклелек, гаделлек барлыгын расларга алынучы һәм моны әхлакый һәм фәлсәфи эчтәлек белән сугарылган вакыйга-күренешләрдә, укучы-тамашачыны битараф калдырмый торган сурәтләрдә чагылдыручы драматургның олы мәйданга килүен раслады. «Яна татар пьесасы»нда даими катнашып, ул «Бер кояш астында*. «Оҗмах бакчасында өч төн», «Олуг хан ярлыгы» кебек пьесалары белән танылу алды.
Ф Садриевнын «Без китәбез, ахры» драмасы, «Тәрәзәгә егет килгән» трагикомедиясе чын мәгънәсендә тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе чагылышы булып тора. Драматург кеше дигән затнын янадан-яңа якларын ача. Гыйбрәтле хәл- күренешләр аша битарафлыктан арынырга, олы тормыш гаме белән яшәргә этәрә Үткән белән хәзерге бәйләнешен, төрле буыннар мөнәсәбәтен, гомумән, яшәеш диалектикасын ачуда әдипнең осталыгын билгеләп үтү кирәк.
Татар драматургиясе тарихында Р.Батулланын лаеклы урыны булу бәхәс уятмый Соңгы елларда дөнья күргән «Китек күнел», «Җимерелгән бәхет», «Мур кырылышы» әсәрләре әдипнен һаман эзләнүдә булуын, татар дөньясын төрле яссылыкта өйрәнүен, драматик материалга соралып торган яңадан-яна тарихи, иҗтимагый, милли төсмерле материалларга мөрәҗәгать итүен күрсәтә. Драматургның әдәби офыгы, сәнгати фикерләве киңлегенә сокланырга гына кала. Анын эзләнүләре төрки-татар тарихы белән генә чикләнмичә, Европа киңлекләренә үтеп керә Иҗтимагый-сәяси һәм көнкүреш мәсьәләләре дини, фәлсәфи, әхлакый сораулар белән үрелеп барган «Мур кырылышы» киләчәктә төрле планда тикшереләчәгенә шик юк. Ә инде татарнын чагыштырмача якындагы тарихын—XIX йөзнең сонгы чирегеннән алып XX гасырның урталарын иңләп алган «Җимерелгән бәхет» драматик хикәясе әдипнен зур табышы булып тора. Заһидә ханым Тинчурина язмышына бәйле рәвештә үзәктә татар милләтенең каршылыклы да, фаҗигале дә язмышы, аны инкыйразга этәргән сәбәп-шартларны ачу тора. Драматик хикәянең яңалыгын түбәндәгечә билгеләп булыр иде: 1) әсәрдә хәрәкәт һәм вакыйгалылык өстенлек итми, бу—идея, фикер пьесасы. Авторның табышы да фикер көчендә, аның логик бәйлелектә. эзлеклелектә бирелүендә; 2) үткәннәр белән бүгенгенең тыгыз бәйләнешен ачуда һәм аларнын гаять заманча яңгыравында: 3) безгә шактый таныш зыялыларның шәхси тормышын, характер сыйфатларын билгеләвендә. Батулла язганча,
сискәндереп җибәрә торган темаларнын укучы-тамашачы алдына куелуын күрмичә мөмкин түгел Драматургның басылып чыккан яисә төрле сәхнатәрдә куелган •Галиябану, сылуым-иркәм*. «Тәнзиләкәй". «Аерылабыз—хуш инде». «Син мине күрәсенме». «Алты кызга бер кияү», «Гашыйк буласым килә*. «Мулла». «Дивана» пьесалары тема-проблемалары. яшәеш мәсьәләләрен милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре яссылыгында чагылдыруы белән, һәрберсендә дип әйтерлек индивидуаль сыйфатлары белән аерылып торган замандашыбызның характерын ижат итүе һәм әдип кулланган сурәт чараларынын. форма-алымнарынын төрлелеге, байлыгы, еш кына кабатланмаслыгы белән аерылып тора. Т Миннуллиннын «Галиябану, сылуым-иркәм» пьесасында әдәбият-сәнгать дөньясы, төрле буын кешеләрнең әдәби ядкарьләргә караш-мөнәсәбәте, кеше яшәешенен тирән катламнарын ачу интертекстуальлек алымына нигезләнә, ягъни автор XX йөз башында язылган классик үрнәкләрнең берсе булган М Фәйзинен «Галиябану »ына мөрәҗәгать итә. Төп игътибар геройларның рухи дөньясын, хис-кичерешләрен ачуга юнәлтелгән Шул рәвешле, сәнгатьнен җәмгыятьтәге урыны, үткән гомер, яшьлек хаталары, соңарып аңлашу күренешләренә бәйле тормышчан сораулар турында уйлану, бергәләп җавап эхтәү пьссанын сюжет нигезен тәшкил итә
Драматургның «Алты кыла бер кияү» монсу комедиясе әдипнен бөтен иҗатында үзәктә торган кешенен асылы, яшәү мәгънәсе, бәхет турындагы уйлануларының дәвамы булып тора Т Миннуллин яклаган төп идея, беренче чиратта. Рәхмәтулла образы белән бәйле. Ул яна образ түгел, атаклы Әлмәндәрнең яна шартлардагы дәвамчысы. Рәхмәтулланың тормыш принципы. А. Гыйләжевнын «Жомга көн. кич белән*дәге Бибинур әбинеке кебек—«Яхшылык эшлә дә суга сал. халык белмәсә. балык белер»
Т. Миннуллиннын «Дивана» драмасында икс мәсьәлә калкытып куелган Берсе—кешелекнең гармониягә омтылуы Кешелек җәмгыятендә хыял рәвешендә андый яшәешкә омтылу һәрвакыт булган. Шунын өстенә идеаль яшәешкә омтылу бүгенге тормыш шартлары белән дә аңлатыла. Пьссанын умыртка баганасын тәшкил иткән икенче проблема җанлы һәм җансыз табигать дөньясы, анын уртасындагы авыл белән бәйле Драматургның сонгы еллар иҗатында урын алган бер үзенчәлек монда да чаг ылыш таба, ул кешенен сафлыгын-чисталыгын да. гадилек-гадәтилеген дә авыл белән бәйләп карау. Әсәр геройлары «бер генә дә нормаль кеше» булмаган шәһәрне кабул итмиләр. Авыл үзенең табигате белән дә кешене дәвалау көченә ия Кешенен табигать белән гармониядә яшәү теләге мәхәббәт хисе белән кушылып китә. Кеше шәхесенә тирән хөрмәт белән карау Т. Миннуллиннын бөтен ижатын иңләп үгә. Кемнен кем булуына карамастан, диванамы, әллә сәламәт-тазамы, әдип аның иреген яклап чыга, һәрксмнен үзенчәлекле, уникаль булуын билгели Шулай да пьесага фикер ачыклыгы җитми. Ленин идеяләрен калкытып куюы белән автор аларнын җәмгыятьтә яшәвен искәртәме* Әллә инде яшәеш гармониясенә омтылунын утопия генә булуын күрсәтәме? Авыл белән шәһәрне каршылыкта бирү, соңгысын кешенен рухи асылын җимерүче буларак тәкъдим итү нәрсәгә булыша'.’ Абыйсы акчасына яшәүче Вилнен анын белән аялашырга теләмәвен, тулысынча кире кагуын ничек аңлатырга? Жәмгыятьне үзгәртеп кору мәсьәләсе куелган икән, кеше яисә аерым милләтләр нинди идеягә таянырга, нәрсәне нигез итәргә тиеш дигән сорау да ачыклык сорый. »Янадан авылга—табигатькә» дигән караш та. бәхәсле булып, аңлашылып бетми Дөрес, әлеге сораулар укучы-тамашачыга ката, ул үзенчә уйлап бетерсен дияр идек, әмма алар турында эзләнү-уйлану юнәлеше автор концепциясе ачыкланып бетмәгән
Икс корылтай арасында драматургиянең торышын күздән кичергәннән сон. гомумиләштереп нәгижаләр ясыйк Татар драматургиясендә җитди эпәнүләр. аерым тәҗрибәләр баруын билгеләп үтәргә кирәк Мин бу очракта 1990 еллар ахыры белән чагыштырганда билгеле бер сыйфат үзгәрешләре барлыкка килүне күздә тотам Алар түбәндәгеләрдә чагыла I) Сәхнә әдәбиятында буыннар алмашу процессынын традицияләр ләвамчанлыгы һәм яңачалык белән эзлекле бәйләнештә баруы унай нәтиҗәләргә китерде Өлкән буын (Т Миннуллин. Р Батулла. Ф Садрисв р Хәмил һ б ) һәм урга буын драматургларыбыз (3 Хәким. Аманулла. Р Сәгъди.
Д. Салихов. М. Гыйләжев. Ф. Галиев, Г Каюмов. Р. Зәйдулла. Ш Фәрхетдин һ. б.) янәшәсендә яшь авторлар мәйданга чыкты. И. Зәйниев. Р. Сабыр. Р. Мөхсинова. С. Гаффарова. Й Миннуллина исемнәре яна буын килү турында хәбәр итте. Мона кадәр әдәби ижатта билгеле булсалар да, сонгы елларда гына Э Яһүдин. X. Ибраһим. Л. Лерон. Р Бохараевлар драматург буларак кин танылу алдылар 2) 90нчы елларда публицистик кайнарлык өстенлек итсә, хәзер тормыш-яшәеш турында салмак-фәлсәфи уйлану күзәтелә. Татар дөньясы, яшәеше нигездә авыл белән бәйле сурәтләнеп, монсу-сентименталь күренешләр үзәктә торса да. яшь авторларда яна мәдәни мохитне—шәһәр культурасын—үзләштерү ачык сиземләнә. Милләт язмышы турында уйланулар гомумкешелек кыйммәтләре белән үрелеп, үзенчәлекле синтез тәшкил итә. 3) Тематик төрлелеккә омтылып, драматурглар ерактагы һәм якындагы тарихыбызны, әфган һәм чечен сугышы кайтавазын, авылларның бетүе һәм глобапьләшү күренешен, жәмгыятьтә барлыкка килгән яна гадәтләрне, гомумкешелек кыйммәгләренен кимүе һәм шәфкатьсезлек билгеләренең артуы сәбәпләрен, милли традицияләрне һ. б. өйрәнү аша заманның гаять мөһим мәсьәләләренә мөрәжәгать итүнең матур үрнәкләре дөнья күрде 4) Сәхнә әдәбиятындагы табышлар, беренче чиратта, кеше образлары, милли характерлар ижат итү белән бәйле. Ин яхшы әсәрләрдә милли тамырлардан аерылмаган, халык язмышын үз язмышы иткән, заман сынауларына бирешмәгән шәхесләр урын ала Милли идеалларга караш билгеле бер үзгәреш кичереп, глобализм шартларында милләтне саклап калу. Россия һәм Евразия тарихында татарларның урынын билгеләү омтылышы булып алга чыга. Бу исә аерым кешенен һәм халыкнын табигать дөньясы, галәм, мөселман һәм христиан цивилизацияләре һ. б. белән катлаулы мөнәсәбәтен ачыклауга китерә. 5) Әсәрләрнең жанр һәм жанр формаларына бәйле төрлелеге сәнгати алым-чараларнын баюына да юл ача. Драматурглар актив рәвештә шартлы алымнарга, символик-метафорик күренешләргә, мифологик дөнья сурәтләренә психологизм алымнарына һ. б. мөрәжәгать итә.
Шунын белән бергә, сәхнә әдәбиятының торышы билгеле бер борчу, канәгатьсезлек уята. «Яна татар пьесасы» җыентыкларында конкурсларда сайлап алынган иллегә якын пьеса урын алса да. аларнын унлабы гына сәхнатәргә менде. Ин күп дигәндә тагын ун-унбишенең куелу ихтималы бар. ә калганнарына режиссерлар мөрәжәгать итмәс дип уйлыйм. Шул унай белән пьесалар конкурсы комиссиясенә тәкъдимнәрем бар: 1) конкурсны ел саен түгел, әйтик, өч елга бер үткәрергә кирәк, чөнки сайлап алынган әсәрләрдә дә ашыгып язылу сизелә. Шунын өстенә тәкъдим ителгән һәм жинеп чыккан пьесаларга үз вакытында тулы анализ-бәя бирелми дә кала, уңышлы һәм йомшак яклары күрсәтелми; 2) аерым әсәрләрне камилләштерү мөмкинлекләре, юллары шактый ачык күренеп тора. Андыйларны эшләп бетерү өчен кире кайтарырга (исемен ачмыйча) һәм икенче тапкыр катнашырга мөмкинлек бирергә; 3) комиссия әгъзаларына таләпчәнлекне арттырырга, чөнки йомшак әсәрләрне дә финалга үткәрү авторына этәргеч бирү түгел, ә бәлки, хаксыз бәя биреп, аны ялгыш юлга кертеп җибәрә.
Драматургиядәге житешсезлекләрнен бер өлеше түбәндәгеләр белән аңлатыла: 1) әсәрләрдә авыл тематикасының кин урын алып, милләт киләчәген, традицияләр сакланышын шунын белән генә бәйләп карау. Бу исә әдипләрне тар рамкаларга кертә. Глобализация шартларында авыл йогынтысын онытмаган хәлдә, шәһәр культурасын булдыру, дөньякүләм масштабларда уйлау, фикер йөртү дә сорала; 2) күпчелек әсәрләргә киңлек, тирәнлек җитми. Әдипләр вак мәсьәләләрдән, көнкүрешнен изелгән, тапталган сорауларыннан китә алмый азапланалар. Шуның белән бәйле арзан көлүгә, тамашачыга яраклашуга йөз тоткан комедияләр күп булып, яшәешнен социаль-ижтимагый, әхлакый-фәлсәфи сорауларын алга куйган, уй-фикергә этәргән пьесалар чагыштырмача азрак туа; 3) сонгы елларда көчле драматик һәм трагик конфликтка корылган әсәрләр бик аз дөнья күрде. Ә бит олы сәнгатьнең мөһим бурыч-вазифасы булып кеше күңеленә үтеп керү һәм аны катарсис-чистарынуга китерү тора; 4) ин борчыган мәсьәләләрнең берсе—драматургларның тормыш пычраклыгын,
түгел. Чын сәнгать әсәрендә ямьсезлек тә, эстетик категория буларак, матурлык тәрбияләүгә хезмәт итә. Әнә шуна тугры калсак иде. Татар сәхнә әдәбияты, театры гомер-гомергә әхлаклылык үрнәге, дөрес һәм матур сөйләм чагылышы булды Заманга яраклашабыз дип. бу традицияләрдән баш тарту берничек тә аклана алмый Тормыш-чынбарлыкны өйрәнү, аңларга омтылу максатында язучы жәмгыятьнен. яшәешнен түбән, ямьсез, караңгы якларына, почмакларына үтеп керергә мөмкин Әмма ул әлеге түбәнлек, караңгылык кешесе булып калырга тиеш түгел Бу очракта пьеса сәнгать дигән олы төшенчәгә мөнәсәбәтен югалтыр иде
Хәзерге татар драматургиясенең эзләнү юлында булуын таныган хәлдә, анын активлашуына, кинәюенә. тирәнәюенә ышанам Нигезендә исә милли сүз сәнгатебезнең ин матур традицияләрен саклау һәм үстерү ятарга тиеш Аерым алганда, музыкаль драма һәм трагедия жанрларына җитди игътибар сорала Комедия жанрында исә гаилә-көнкүреш, рухи-әхлакый эчтәлек өстеңлек итә. сәяси сатира бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Драматургия үсешенен тагын бер тармагы—романтик һәм интеллектуаль юнәлешкә йөз тоту белән бәйле Шулай ук дини-рухани тармакнын һаман читтә калуын күрәбез.
Татар драматургиясенең көчле традицияләре, талантлы әдипләре бар Ул киләчәктә дә. ин яхшы сыйфатларны саклаган хәлдә, халыкның рухи ихтыяжына тугры калыр дип өметләнәм
Айдар