Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТ УРТАЛЫКНЫ өнәми

Икеләнмичә әйтергә мөмкин: бүгенге хәл-әхвәле ничек кенә бәяләнмәсен, шөкер, шигъриятебезнең илаһи рухы һәрвакыггагыча исән-аман! Мәдәниятле тормышнын янар чәчәге буларак, гамь-борчулы кальбебезне хушландырудан туктамый. Юк, безнен шигърият талчыктыргыч ыгы-зыгылы чынбарлыктан качып тору урыны түгел, ул халыкнын рухи үсешендә үзен һәрдаим җаваплы итеп тоя. Кайчак уенчакка әйләнүчән гавамнын күңелен ачып яшәү аның өчен бик бәләкәй максат булыр иде Сентименталь җаннарда ләззәтле матурлык хисен генә уяту татар шигъриятендә элек-электән беренче бурыч рәвешендә куелмаган. Безнен күпчелек әсәрләребез кешенең рухын формалаштыруга, җәмгыятьнең әхлак табигатен яхшыртуга турыдан- туры хезмәт итә. Ә монын өчен каләм әһелләренең югары профессиональлеккә ия булуы зарур.Шапырынмыйча гына әйткәндә, шагыйрьләребез сонгы елларда ла шушы олуг максатларны тирәнтен сиземләп, халкыбызның үткәне белән бүгенгесенә киләчәк югарылыгыннан карап ижат итте. Барлык шигъри жанрларнын әдәби барышта үзләрен үсештәге организм итеп тоюы да. гәзит-журнал битләрендә тезмә әсәрләрнең тулы янгырашта мәйдан тотуы да. китап нәшриятларында төрледән-төрле жыентыкларыбызнын күпләп чыгуы да шуны раслап торадыр Әйтик, язучыларның ике корылтае арасында Татарстан китап нәшрияты гына да төрле буын шагыйрьләрнең йөзгә якын җыентыгын укучылар хөкеменә тапшырды Алар арасында Габдулла Тукай. Муса Жалил. Хәсән Туфан. Равил Фәйзуллин. Ренат Харис. Роберт Миннуллин. Разил Вәлисвнен күптомлыклары да бар Дөрес, әле генә санап үтелгән шагыйрьләр ижаты төрле чорларга карый, кайберләренен язганнарын сонгы еллар казанышы итеп санап та булмыйдыр Әмма азар китап продукциясе буларак тулаем бүгенге гамәъләребез исәбенә керә. Гомумән, һәртөрле күптомлыклар әдәбият сөючеләрнен гомерендә тулы бер эраны тәшкил итә. һәм алар киләчәккә барырга үзенчә булышучы шигъриятнең зурлыгын да күрсәтеп тора. Бу жәһәттән Рөстәм Мингалим. Зөлфәт. Клара Булатова. Марсель Галиев. Айдар Хәлим, Флера Гыйззәтуллина, Лена Шагыйрьжан. Әхмәт Рәшит. Салисә Гәрәева. Харрас Әюп. Мөхәммәт Мирза. Газинур Морат. Илдус Гыйләжев. Фирая Зыятдинова.Шамил Маннапов. Шәмсия Жиһангирова. Рөстәм Акъегет. Гарифжан Мөхәммәтшин. Рим Идиятуллин. Ләбиб Лерон. Шәүкәт Гаделша. Хәмит Латыйп һ.б ларнын нәшриятта дөнья күргән аерым җыентыкларын да шигьриятебсзнен сонгы еллардагы казанышларын үзенчә кристаллаштырган басмалар рәтенә икеләнмичә куярга мөмкин. Алар турында матбугатта чыккан бәяләмәләр дә шулай кистереп әйтергә нигез бирә.
Гадәзтә, әдәби ижат өлкәсендәге унышларыбызны барлаган чакта без хаклы рәвештә башка нәшриятларны дә телгә алабыз. Әйтик. "Мәгариф" нәшрияты чыгарган китапларны күздән кичермәсәк. язучылык эшчәнлегебезнен хисабы тулы булмас иде. Монда басылып чыккан егермеләп китап та шигьриятебсзнен биеклектә калуы хакында сойли “Рухият"тә Рәдиф Гаташ. Эльмира Шәрифуллина. Наис Гамбәр кебек шагыйрьләребезнен саллы җыентыклары нәшер ителү дә Пегас - атыбызнын әдәбият арбасын төпкә жигелеп тартуын дәлилләүче гамәл булып тора. Сонгы вакыгга “Суз" һәм “Чаллы" нәшриятлары да шагыйрьләребез иҗатына зур игътибар күрсәтеп килә. Шунысы да сөендерә, рәхмәт хисләре белән санап үтелгән нәширләребез талантлы яшьләребезне дә даими кайгыртучанлык үзәгендә тоталар Югарыда гелгә алынган нәшриятларда Габделнур Сәлим. Марат Закир. Мансур Сафин. Гөлзадә Бәйрәмова. Луиза Янсуар, Ленар Шәех. Гөлназ Вәлиева. Гөлнур Корбанова. Рифат Салах. Ләйсән Юнысованын мөстәкыйль җыентыклары дөнья күрү аерым елларда хаклы-хаксыз рәвештә “шигъри бушлык" яки башка яманатлы мөһерләр сугылган шигьриятебсзнен дәвамчанлыгына барыбер дә ышаныч уята
Ьәммәбеэ дә яхшы белә, хәзерге ‘ прозаик заман“да шигырь арты шигырь язып, купшы метафора тапканга куанып кына яшәргә ярамый Лирик дөньяны беркадәр артка чигендергән чор аңлы рәвештә реалист булуны таләп итә. Мондый шартларда халык язмышы белән яшәүче каләм иясенен көндәлек мәшәкатьләр ягына габа авыша төшүе, аеруча шагыйрьләрнен җәмгыятьтәге теге яки бу мәсьәлә уңаеннан үз мөнәсәбәтен белдереп баруы бик табигый. Ә каләм әһеленә шулкадәр зур вазифа йөкләнгән ки. аны борчыган мәсьәләләрне санап та бетереп булмыйдыр. Шуна күрә безнең шагыйрьләр кирәккән очракта җан авазын чәчмәдә белдерүне ниндидер шигьри сентенция ижат итүдән күпкә өстенрәк санаган. Аларны ниләр генә тынычсызламый милли дәүләтчелегебезне торгызу зарурлыгы да. ана телебезнен тәшвишле язмышы да. әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре дә. халык тормышындагы эреле-ваклы канәгатьсезлекләр дә Күреп торабыз, күпне колачлаган мәдәният экологиясе киләчәккә атлаган саен кискенрәк төс ала Отыры тармакланып торган менә шундый катлаулы проблемаларны пичекләр итеп "тар шигырьләр үлчәвс"нә сыйлырмак кирәк'
Икърар кылмыйча мөмкин түгел, мондый мөһим юнәлештәге эшчәнлектә лә шагыйрьләребез зур активлык күрсәтте, көндәлек матбугатта публицист буларак чыгыш ясап, көнүзәк мәсьәләләргә багышланган мәкаләләрен җыентык итеп чыгарырга ла өлгерде Ошбу раславымны мин ин беренче
Разил Вәлиев. Марсель Галиев. Эльмира Шәрифуллина. Рашат Низами. Шаһинур Мостафиннын төрле нәшриятларда басылган китапларын күз алдында тотып әйтәм. Соңгы елларда шагыйрьләребез Мәскәүдә чыга торган гәзит-журналларда да һәм хәгга Интернетта да чагыштырмача ешрак күренә башлады. Кыскасы, безнең әдәби хәрәкәттә катнашуыбыз шундыйрак гамәлләребез аша күэаллана.
Әдәбият белеме классиклары искәрткәнчә, сүз сәнгате—халыкның аң-зиһене ул. Әлеге нигъмәтнең камиллеге исә иң әүвәл төрлелектә чагыла. Һәм үзенең олуг максатлары буенча социаль күренешләр жөмләсеннән саналган шигърият тә халыкның рухи асылын форма-жанрлар төрлелегендә генә тулысынча ачып бирә ала. Бу жәһәттән сонгы елларда яхшы мәгънәсендәге чуарлык күзгә ташлана, ягъни шагыйрьләребез иҗатында шигъри фикерләүнен һәрбер төре гәүдәләнеш таба: поэма да. баллада да. сонет та, робагый да... Алыйк поэма жанрын Исегезгә төшерәм. олуг әдәбиятебез тарихына күз салсак, без анда ин элек зур күләмле шигъри әсәрләрнең— дастан, кыйсса, поэмаларның аерым биеклекләр булып торуын күрербез Гасырдан гасырга шулай дәвам итә Шагыйрь шәхесенен зурлык перспективасын аеруча ачык күрсәтүче поэма жанры, икеләнмичә расларга мөмкиндер. бүгенге заманда ижтимагый яңгыраш мөмкинлекләрен эзлекле рәвештә киңәйтә төште. Гомумән, сөенечле күренеш—поэма эзләнү юлыннан барып, төрле яктан янарыш кичерә, һәм ижтимагыи чынбарлыкка мөнәсәбәт җәһәтеннән дә. Моңда житди алшартларның берсе шуннан гыйбарәт булса кирәк: шагыйрь эчендә утыручы "обшественный деятель" соңгы чорда күпмедер калкынып куйды.
Әдәби ижатыбызнын торышын ап-ачык итеп күрсәтеп торган “Казан утлары" журналында сонгы өч ел дәвамында жәмгысе биш поэма дөнья күрде. Болар—Әхмәт Рәшитнең “Казан". Рәсимә Гарифуллинанын “Ак сарайда серләр бар". Лена Шагыйрьжаннын “Галәм кисәтүе". Рәниф Шәриповнын “Меннән бер өлеш" һәм Нур Әхмәдиевнен “Дәрдемәнд" исемле поэмалары. Шулай ук “Мәйдан". “Идел" журналларында. "Мәдәни жомга" гәзитендә һ. б. басмаларда да әлеге эпик колачлы жанрга караган дистәдән артык әсәр басылып чыкты Алар арасында Ренат Хариснын “Кадрия". Фәнис Яруллиннын “Йөрәк тавышы '. "Нурсөя". Флера Гыйззәтуллинанын “Хак-дөресен йөрәк сөйләрме? '. "Дисәнә”. Эльмира Шәрифуллинанын “Әткәй күңеле" дип исемләнгән поэмалары да бар. Санап үтелгән әлеге әсәрләрнең күпчелеге безнең игътибарны халкыбызның үткәненә юнәлтә. Табигый ки. милли үзаң уянган заманда тарихка ихтыяж нык артты.
Поэма жанрын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертергә өлгергән шагыйрь Әхмәт Рәшит безнен геннарыбыз авазын тынлый алу сәләтенә ия булуын инде күптән раслады. Тарихи теманы үзләштерүдә ул эзлеклелек күрсәтеп килә. “Сөембикә" поэмасыннан сон “Кол Шәриф" язылды Аннары “Мөхәммәдьяр" Тарихи затларыбызга багышланган әлеге әсәрләр әдәби жәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. Чыннан да. шигъри трилогияне хәтерләткән бу поэмалар, бер-берсен тулыландырып кына калмыйча, халкыбызның күптән көтелгән тарихи сурәтенә жете шәрехләр дә өстәде. Шагыйрьнең соңрак дөнья күргән “Казан" поэмасы исә үзенчәлекле хатимә. шушы мөкатдәс теманы беркадәр гомумиләштергән эпилог буларак кабул ителә.
Югарыда телгә алынган авторларның әсәрләрен берәм-берәм “сүтеп җыярга" максат кылмыйм. Әмма кыскача гына булса да шуны әйтеп үтәсе килә: төрле каләм өслүбе белән язылган бу поэмаларда рухыбызның көнүзәк мәсьәләләре уртак җептәй сузылып бара. Бу жәһәттән Лена Шагыйрьжаннын “Галәм кисәтүе" поэмасы үзенең шигъри гомумиләштерү тирәнлеге белән аерылып тора. Яшәешебезнең бик күп якларын колачлаган әлеге катмарлы әсәрдә кешенен бүгенге халәте рухиясе гиләми масштабта яктыртып күрсәтелә. Киная дулкынына корылган рентген барысын да ачып бирә. Баксаң, адәм баласының байтак күркәм сыйфатлары куркыныч дәрәҗәдә деградаиияләнә икән бит. Инсан үзенең төп миссиясен дә отыры оньггып бара кебек
Торган саен узына ул.
Үзен үзе зурга куеп.—
уйлануларында ниндидер косполитик шаукымга бирелү сизелми, чөнки без шагыйрәнең милли җирлеккә нык басып торган иҗатчы булуын яхшы беләбез. Үзсбсзнен әхлак югарылыгыннан торып язылган “Галәм кисәтүе" поэмасында ла нәкъ менә милли шагыйрә шәхесенен мөһере сугылган идея үткәрелә. Минем уйлавымча, кырыс хакыйкать сулышы бөркелеп торган алеге әсәр, һичшиксез, сонгы еллар шигьриятенен унышы булып саналырга хаклы.
Әлбәттә, берничә ел эчендә генә ниндидер яна тенденцияләр барлыкка килми, әмма әдәби хәрәкәтне тулаем күзәткәндә кайбер яңалыклар барыбер күренгали Тәгаенрәк әйткәндә, шәкел-жанр өлкәсендә онытыла башлаган искене искә төшергәндәй, тематик тупламнар сонгы чорда янә янарыш кичерде Югыйсә эчтәлек юнәлеше ягыннан бернинди уртаклыгы булмаган шигырьләр дә әдәбият сөючеләргә чып-чын цикл рәвешендә тәкъдим ителә башлады Шигъри тупламнарны янача терелтү турында сүз алып барганда шагыйрь Фәнис Яруллинны ин беренче итеп атыйсы килә. Сонгы өч ел дәвамында “Мәдәни җомга” гәзитендә генә дә ул бербөтен әсәрдәй укылышлы алты шигъри туплам бастырып чыгарды 'Без табигать балалары", “Чорлар күләгәсе", “Елмаеп көн жаны яралды”, “Жәй кызы", “Әйләнәсен дә киләсен ", “Яратыгыз әле мине, кызлар! " Форсат чыккан чакта әйтеп үтәргә телим миллионнарның уй-гамьнәрен күкрәгендә йөрткән шушы гажиз зат, гәрчә сәламәтлеккә туимаса да, үз әсәрләре аша күпләргә яшәү дәрте өләшә Алай гына да түгел, ул безгә яшәүнен мәгънәсен һәм бәһасен аңларга ярдәм итә. “Сары тап”ны кояшка әверелдерә алучы оптимист ижатчы мораль укымый, үзенен идея-фикерләрен укучыга үжәтләрчә көчләп такмый, жәмгыятьтә туып торган социаль күренешләргә коры кимәлдә анализ ясамый. Ул образлы телдә сурәтли генә Юк, анын әсәрләрендә авторның үкенечле тәкъдир сынаулары бүлтәеп чыкмый, киресенчә, күнел яктысы белән өртелгән халык язмышы үзәккә алына. Нәкъ менә шушы асыл сыйфатлар шагыйрь ижатынын әһәмиятен дә билгели
Сонгы берничә елда үз ижатын калкытып куюга ирешкән шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның “Адәм баласына” исеме астында берләштерелгән бишьюллыкларын да кешенең рухи асылына "үткән, бүгенге, киләчәк" призмасы аша карап бәя биргән үэенчлекле шигъри тупламнар рәтенә куярга мөмкин Автор тарафыннан торымнан- торымга дәвам иттерелә торган әлеге әсәр, өлешләп-өлешләп, “Казан утлары' журналында һ.б. басмаларда дөнья күрде Шагыйрьнең 2007 елда чыккан "Тере су" исемле китабында да "Адәм баласына" тупламы игътибарны җалеп итәрлек дәрәжәдә бирелгән. Дөресен әйтик, эчтәлек һәм форма өлкәсендә эзләнүдән туктамаган каләм озак вакытка житәрдәй бәрәкәтле тематик катламнарга эләккән Тупламның үзәгендә торган кеше кайсы яктан гына ачылмый?' Нинди генә сыйфатларга ия түгел икән адәм баласы?! Алар арасында яхшысы да, яманы да хәттин ашкан Әгәр шулай әйтергә яраса, шигьри гамәл дәфтәре күз алдына килә. Авторның максаты анык: ул рухи энциклопедик киңлектә язылган лирик-фәлсәфи уйланулары белән кешелек жәмгыятен үз-үзен һәлак итүдән саклап калырга тели
Борчылырлык түгел шикелле, шигърият элгәрләрдән килгән юлын табигый агышта дәвам иттерә. Анын яшәешебез нигезе белән бәйләнеше элеккечә нык булып кала бирә. Әхлакый зәминс дә саегуны белми Ул үз заманынын да бурычын үти, мәтелекне дә шактый ук яхшы тоя Безнен шигърияттә куркусызлык та. тәвәккәллек тә җитәрлек дәрәжәдә Бәс. шулай икән, без шушы кыйммәтләрне тирәнәйтүгә бүген дә үзләреннән өлеш кертеп килүче затларга, тәгаенрәк әйткәндә. Роберт Әхмәтҗан кебек асыл шагыйрьләргә олуг рәхмәтебезне белдерергә тиеш түгелме сон?!
Тезечеп качсын иҗат туталчәрең, чачак.чонеп шч.‘ырь Илендә'
Затчы арчык кебек сикереп ташар тере сүзләр буясын телеңдә'
("Шиг ырь Иле")
Әгәр сәнгатьчә матурлыкта гамыс җитдилек төсмерләнергә тиеш икән, мин монын мисалларын ин әүвәл Роберт Әхмәтждн иҗатында күрәм Һәм татар теленең шаг ыйрьләр теле булуын искәртсәләр дә. анын шигырьләре ниндидер
Әлбәттә инде. Равил Фәйзуллин. Ренат Харис. Рөстәм Мингалим. Гәрәй Рәхим. Рәдиф Гаташлар буыны шигъри жанр мөмкинлекләрен ачуда төпкә җигелеп тартучы шагыйрьләр булып кала бирә. Зур тәжрибәле өлкәннәр хаклы: әгәр югары зәвыклы талант көчле фикер-хис юнәлешенә кертелсә, гадәттә, андыйлар үаләренен эзләнүчән иҗатында бик күп нәтижәләргә ирешә. Быел 19-20 яшьтә язган шигырьләрен беренче тапкыр матбугатта чыгарган Гәрәй Рәхим, әйтерсен. үзенен ижат киләчәге турында мондый фаразлы сүзләрен һәрбер буындашы исеменнән белдергән.
...Шигъри дөньям бик киң минем. Беркайчан да таба агмам аның чиген.
("Шигъри дөньям")
Ерак Көнчыгышта яшәп алган чакта гаҗәеп урынны күрүем хәтердә тора Янар тау итәге. Илаһи җылылык бөркеп торган мен толымлы теп-тере шарлавык. Ниләр генә үсми биредә! Мондагы яшеллек дөньясынын үзгәрәк булуы, валлаһи, миндә анлата алмаслык тәэсирләр уятты. Шигъри осталык биеклегендә торган Шәүкәт Галиев, Әхсән Баян. Флера Гыйззәтуллина. Марсель Галиев. Харрас Әюп. Газинур Морат. Ркаил Зәйдулланың әсәрләрен укыганда да мин үземне бихисап хис-тоИгылар өермәсе кузгаткан мөкатдәс гамь, мон һәм гүзәллек тулы үзгә бер реаль дөньяда итеп сизә башлыйм. Юк. чит түгел ул. Бу дөньяда һәрбер нәрсә дә газиз, шунлыктан, мондый шигърият күңелне үстерүгә хезмәт итә.
Әллә кем дә түгел кебек.
Ә бит нинди сүзе!
Нинди генә булса да. ул—
Милләтенең йөзе.
Белмим. Роберт Миңнуллин "Шагыйрь" исемле әлеге шигырен кемне игътибар үзәгендә тотып язгандыр, әмма бүгенге татар шигъриятендә милләтебезнең йөзе булырлык каләм әһелләре аз түгел. "Ә бит нинди сүзе!" дигәндә, әйе. шагыйрьләребез күпләп күз алдына килә: Резеда Вәлиева, Әхмәт Гадел. Госман Садә. Бикә Рәхимова. Рәфикъ Юныс. Нур Әхмәдиев, Фарсель Зыятдинов, Әмир Мәхмүдов. Нәҗибә Сафина. Рафаил Газизов, Рафис Корбан. Асия Юнысова. Жәүдәт Сөләйман. Илсөяр Иксанова. Фәйрүзә Мөслимова. Рамис Әймәт. Флера Тарханова. Рифә Рахман. Фәүзия Солтан. Рәзинә Мөхияр. Гөлнара Җәлилова. Рөстәм Зәкуан Башкортстанда яшәп ижат итүче Фәрит Габдерәхим, Халисә Мөдәррисова. Салават Рәхмәтулла. Дилә Булгакованы ничек инде милләт өчен җан аткан яхшы шагыйрьләр җөмләсенә кертмисен?!
Күргәнебезчә, шигъриятнең хәле алай ук зарланырлык түгел—безнен күңелләрдәге шигырь уты элеккечә исән-сау. Ул чынбарлыкка карата мөстәкыйль рәвештә үтемле сүзен әйтә ала һәм үзенен укучыларына да шундый ук мөстәкыйльлекне тәрбия кыла. Әмма шушы уңайдан кайбер күзәтүләрем белән уртаклашмау хакыйкатькә күрәләтә хилафлык китерү булып саналыр иде. Минем карашымча, сонгы елларда шигъриятебезнең профессиональ дәрәҗәсе күзгә күренеп төшә башлады сыман. Житди сәбәпләрнең берсе "кадрлар мәсьәләсе"нә, ачыграк әйткәндә, чын-асыл шагыйрьләребезнен азаеп калуына бәйледер.
"Безнен белән ул-бу була калса " Әдәби алмаш мәсьәләләренә багышланган бер мәкаләсендә Сибгат ага Хәким шулай язган иде. Безнең белән ул-бу була калса. Шактый шомлы сүхтәр. Шигърияттә көчләрнең кимиячәген. әйтерсен. аксакал алдан сиземләгән. Менә шундый тәкъдири фаразлаудан сон никадәр алтын баганабыз киселде! Соңгы берничә елда гына да без күпме асыл шагыйребезне югалттык: Илдар Юзеев. Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт. Роберт Әхмәтҗан Шулай ук Наис Гамбәр белән Нияз Акмалнын үлеме дә күктән бирелгән талантлар сафынын сизелерлек дәрәҗәдә сирәгәюенә китерде. Каләм әһелләренең ин яхшыларын гына, гүяки, тегендә кемдер "мальчишник' ка жыеп тора. Урыннары җәннәттә булсын!. Дөрес, изге урын буш тормый. Әмма чынлыкта аларның кабатланмас урынын үзләренә лаеклар алгандыр дип уйламыйм
Сүз дә юк. бүгенге шигъриятебездәге үсеш сызыгының беркадәр төшүгә баруы
аерым затларнын мәңгелеккә китүенә генә бәйле түгел Соңгысы безнең ихтыярдан тормый Сәбәпнең ин зурысы каләмләшләребезнен профессиональлеккә игътибар биреп җиткермәвенә, төгәлрәк әйткәндә, поэтика кануннарын тирәнтен анлап эш итмәвенә кайтып каладыр Гадирәк итеп аңлатканда, безнен ташка басылган бик күп әсәрләребез сәнгатьчә оешып җитмәгән, алар төрле обрахтылыктагы сүзләр җыелмасыннан торган ниндидер "полуфабрикат"ны хәтерләтә. Нәтнжәлә. ритмга игътибар чамасыз кимеде. Алама рифмаларның үрчүе тезмәнен тәмен җибәрде Шигырьнсн әүвәлге юлларын бер үлчәмдә башлап, аннары икенче төрле ижек санына күчеп, өченче үлчәмдә төгәлләү гадәти күренешкә әйләнде. Сүз сәнгатенең ин мәһабәт формасы булган шигырьне күрәләтә ниндидер коры карикатурага авыштыра баручылар бермә-бер ишәйде. Ркаил Зәйдулла төшендереп әйткәнчә
Арзанайды сүзләр Гүя таман.
Гүя рәшә, гүя күләгә Ә чын шигырь—Тукайдагы сыман—
Тишек үпкә белән түләнә
("Арзанайды... ')
Чынбарлыктан шигърилекне сайлап алу тәгаен ярты талантка бәрабәрдер Без исә нәзакәтьле тезмә формасына, көчли-кочли. ниләр генә кертергә маташмыйбыз икән?! Гап-гади публицист каләме белән күтәрелергә тиешле темага да лирик жанрлардан саналган ода күлмәген кидертмәкче булабыз. Әлбәттә, “күбәләкләр турында дөресен җырлау" гына шагыйрьлек вазифасын бик тарайтып аңлау булыр иде. әмма шигырьдә “обшсствснный деятель" икәнлегенне калкытып күрсәтү өчен зур талант таләп ителә. Әйтик, аеруча мөһим ижтимагый-сәяси теманы тезмә калыбына керткәндә Дәрдемәнднен “Караб"ы безгә үрнәк булып торырга тиеш
Ярты талант, димәктән. шуны да әйтеп үтәсе килә: язу үзе дә ярты галантны гына аңлата, аның икенче яртысы начар язылганны сызудан гыйбарәт Татар халкында язу-сызу сүзләре тикмәгә генә бергә йөрмидер Безнен каләм әһелләренә исә нәкъ менә сызу таланты—язганын сәнгать таләпләре кушканча кат-кат төзәтү сабырлыгы җитми Кабаланабыз. Җитмәсә, арабызда көнгә 5-6 шигырь язам дип үзләренчә мактанып алырга яратучылар да очраштыргалый Сонгы елларда аеруча күбәеп киткән кыска шигырь тупламнарында ла авторлардагы сызу талантының җитәрлек булмавы күзгә бәрелеп тора Саннын сыйфатка сугуын күргәндә, үзалдына көрсенеп куйгандай итәсен: мәдәни үсешкә китергән сәнгать әсәрләрен, юк, конвейер алымы белән ишәйтеп булмый
Ин аянычы, шигъриятебезнең гомум дәрәҗәсен төшерүгә китергән мондый хәлләр хәтта абруй казанган шагыйрьләр иҗатында да күзәтел гали. Вазифам буенча байтак вакыт кулъязмалар белән эшләвемнән чыгып әйтәм. үзлэренен язганын сәнгатьлелек ягыннан камиллек дәрәҗәсенә җиткерә азмаучылар, аерым редактор ярдәменә мохтаҗ каләм ияләре арткан нан-арта бара Гап-гали язу маһирлыгы җитмәү әдәбиятның башка жанрларында да, хәтта телче галимнәрнен хезмәтләрендә дә ап-ачык ярылып ята. Саруны кайнаткан мондый чатаклыклар беренче җөмләдән үк башлана. Авторнын кулъязмасын өр-янадан "сөреп чыгу"нын ни икәнен гәзит- журнал яки нәшрият мөхәррирләре бик яхшы аңлыйдыр Менә шундый хәл Ижагга үзешчәнлекнең чамадан тыш көчәеп китүе исә рухи ориентирларның бозылуына, алай гына түгел, шигъриятне яшәү рәвешеннән аерылгысыз итеп санаган халыкнын зәвыген түбәнәйтүгә кигерә
Француз язучысы Жан Лабрюйер искәрткәнчә, уртакуллылыкка түзеп тора алмаслык шундый өлкәләр бар: шигърият, музыка, сынлы сәнгать, ораторлык. Озак еллар макталып килгән олы шигъриятебездә профессиональлек сыйфатлары нилектән тоныклана башлады сон? Инде әйтеп үткәнемчә, әдәбиятта үзешчәңтек өлешенең кискен артып китүе дә чын әсәрләрне танып алуда кыектык тудыра башлады һөммөбезгө мәгълүм, хәзер иҗат белән шөгыльләнүчеләр бермә-бер артты балалар да. яшүсмерләр дә. урта яшьтәгеләр дә. аткәннәр дә. картлар да тырышып гырышып шигырь яза. Әлбәттә, бу - күңелле фал Әмма барып чыкмаган гамәлләреннән канәгатьләнү алучыларның үрчүе мөкәммагтек үрнәге саналган шигърияткә барыбер сукмыйча калмый
Ничек кенә булмасын, тезмә сәнгать үсешен беркадәр тоткарлауга китергән сәбәпләрнең ин зурысы гомерләрен ижатка багышлаган каләм әһелләренең һөнәрмәндлек жаваплылыгына килеп бәйләнә. Тәжрибәле затлар тәкрар иткәнчә, ижат техникасын яхшы белгән чакта гына әдәби эшчәнлектә ниндидер үсешкә ирешергә мөмкин. Кешегә бирелгән талант көчлерәк булган саен, анын язу алымнары тизрәк камилләшә бара Ә ижат техникасының асылы, исегезгә төшерәм. тел өйрәнүгә кайтып кала. Әгәр без язучылык сәнгате стиль белән билгеләнә дибез икән, стиль үзе барыннан да элек телгә бәйле рәвештә күзаллана. Кызганыч ки. каләмгә яшьли иман китергән шагыйрьләрнең дә ижадият техникасы ягыннан аксавы сизелә. Гомумән, шигъри ижат белән шөгыльләнүче күп кенә авторлардан тел-өслүп камиллегенә ирешүне таләп тә итеп булмый. Аларны өйрәтергә дә мөмкин түгел. Әдәбият багы шулай чүпләнә. Һәм бүгенге көндә "шигьрият экологиясе" мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән көн тәртибенә басты. Әйе. татар теле—шагыйрьләр теле. Әгәр шулай икән, әдәби ижатнын үзәгендә торган тел-өслүп мәсьәләсендә дә ин беренче чиратта шагыйрьләребез үрнәк күрсәтергә тиештер.
Бетермәгез татар шигъриятен.
Такташ кебек.
"Такташ үлде ",—диеп башлагыз.
Әгәр кодрәтегез җитми икән—
Ташлагыз!
Күптән түгел арабыздан киткән Мөдәррис Әгъләмнең соңгы шигырьләреннән берсе, сизгәнегезчә, үзенә күрә шигъри васыять булырлык мәжрух жан авазы шикелле янгырый. Чыннан да. әгәр татар шигьриятенен гасырлар буе яуланган биеклегеңдә калуын телибез икән, моңа үзләре туктаусыз үсә алган талантлар белән генә ирешергә мөмкин. Шулай ук милләт балаларын олуг максатларны үтәүгә туплау өчен дә югары эстетик көчкә ия булган чын сәнгать әсәрләре кирәк Үзен яшәгән чорнын рухи ихтыяҗларын игътибар үзәгендә тоткан хәлдә мәнгелек өчен ижат итү дә. хәтта әдәбият үсешен эчтән тоткарлаучы канәгатьлек чиреннән котылу да чын художниклар кулыннан гына килә. Димәк, бөек каләмнең дәрәжәсен төшерергә беркемнең дә хакы юк.