Логотип Казан Утлары
Поэма

ДӨНЬЯ БАЗАРЫ ЯХУД ЯҢА «АМЕРИКА ФАҖИГАСЕ»


ЛИРИК-ПУБЛИЦИСТИК ПОЭМА
• ..Җавап бирегез миңа! Җавап бирегез сез! һәркемне—җавапка! Уятыгыз, йокласа! Беркем дә качарга җөрьәт итмәсен!
Озак яшәрбезме икейөзлеләнеп, кабахәтлек кылып3 •
Уолт Уитмен1
(Марс Шабай төрҗ )
Тон героен кайда? Кем ул?—диеп йөдәтмәгез! Боздым мнн йоланы. Сюжет сызыгы да уйлап тапкан— тәшкил итмәс ошбу поэманы.
Бик кирәксә, әнә үзем герой, үзем утырдым мнн бүген рульгә. Үзем шаһит чорга Вакыйгага, үзем керәм образга вә рольгә.
Уйлап чыгаралмас идем мәллә, фантазияләргә чынны ялгап?..
«Сюжет» калсын тамашалар өчен, укучыга Сүз һәм Фикер аллан...
Лена ШАГЫЙРЬҖАН -шагыйре, ‘Ышанам йөрәгемә*. ‘Иман ә.шфбасы*. • Шагыирыәр һлм позма», ‘Канашы ат* һ 6 китаплар авторы Татарстанның атказанган сәнгать зшлекмсе Казанда яши
'Уолт У итмен Американын беек шагыйре XIX гасыр
Яттан сюжет һәм чын уйдырмадан чынбарлыкка кайта халык барыбер. «Сугыш һәм Тынычлык» сагаларын эшкәрталмый сыек эчәк-бавыр:
Телевизор «китабыннан» укып кызу-кызу «гасыр әсәрләрен». Чәйнәмичә генә йота гавам, утырмый ул уйлап, әсәрләнеп.
«Алхимиклар» формуласы гына ясый алмый «яңа» кеше канын... ...Язучысы булса, укучысы табылмыйча калмас—гадел канун...
Мин бер гади шагыйрәсе Илнең, дөнья хәлен ишетеп, белеп торган. Ишеткәнчүк, сизенгәләп торган, фикер кырларында чәчкән, урган...
Рифмаларга тезәм сүзләрне мин, шигырь фәнен яратучы өчен. Күп сынаган инде безнең халык публицистик поэманың көчен...
Сорыйм гаеп итмәвегезне мин, җитсәм хөкем чыгаруга хәтле: Пәрдә читен ачып, бераз гына «ача» алсам... ачык хакыйкатьне...
Сюжет әзер: яңа гына мичтән пешеп чыккан «Америка бәлеше». Конфликт иске: кара көчләр белән ак көчләрнең бәрелеше.
Вакыйгалар шундый үсеш алган, күз алдында—кульминациясе! Халыкара сүзләр белән әйтсәк, чишелеше—террор акциясе...
Лирик-нәфнс сүзләр куркып качар...
Лира, арфа—тынып торган ара. Төссезләнә бара шулай пейзаж, сурәтләрдә кала—Ак һәм Кара...
Мин бер адәмчекмен шул җирлектә, караганда, АКШ күзлегеннән.
Язмыш күзлегеннән караганда— шагыйрь булып киткән үзлегеннән...
Яшәп ятам Җирдә инде байтак, хәерче дә түгел, шөкер,—бай да. Байлык түгел, чынлык эзләдек без, кайда соң ул чын Гаделлек, кайда?!
Сүздә генә йөргәнен дә беләм, белә-белә күп нәрсәне, бөләм. Дөньялыкның коры сүз базары булуын аңлап, каһкаһәләп көләм.
Мин көлгәннән, үзгәрәме «тәртип»?— сафсаталар тыңлап үтте гомер.
Үзәгемә үтте ялган кумир, йөрәгемдә яна утлы күмер.
Хөсет, ялган, хәйлә, мәкер, гайбәт, бозыклык вә битлек ярминкәсе Борынгы бик- «Дөнья базарының» күргәзмәгә элгән «кәртинкәсе*...
Дәүләтләр дә. нәкъ бәндәләр кебек, кукырая. гел үзләрен мактап. Кыланышы кырга сыймагандай, «айга сикерәләр*. Айны таптап.
Узыналар, без ул—оҗмах, диеп, әләм җилфердәтеп, битлек киеп, һәр мәмләкәт, имеш, һәр тарафтан торсын аңа табынып, башын иеп.
Гел биетеп торсаң уч төбендә, котыра башлый тәмам, ул Җен аза. Киләчәге мәгълүм имансызлар үзенә үзе укыр бер җеназа...
Кемдер әйткән -онытканмын исемен— истә фәкать шомлы сәер сүзе: «Бик дәү демократик империя җитәчәк, дип, үз башына үзе...»
II
-Кылынган явызлык өчен җәза бир у фәкать шул золылга бәрабәр булсын Аллаһ гаделсезләрне сөйли Үзләренә карата кылынган җәбер-золыл өчен уч алучылар чамадан узып эш итәргә тиеш тугел-
Коръән - китабы. -Шура- сүрәсе. 40 нчы аять
Без әйтәбез, сез тыңлагыз Америка «бәетен*. Хәрабәләр арасыннан җыйды күпме мәетен.
Тарнх ике мең дә бернең тугызынчы аенда, унберенче вә көнендә— киртләп куйдым каенга:
Зур һәлакәт булып узды бик дәү AKI1I илендә... Тетрәндерде яман хәбәр моңсу «аккош* күлен дә.
Ә, дигәнче килеп җитте. Иделне дә айкады. Сөембикә манарасы чал башкаен чайкады.
Салаларга, калаларга, урман-кырга таралды. Кеше фаҗигасен аңлап, ак каеннар каралды.
Татар җирен генә түгел, нл-дәүләтләрнең барын урап чыкты шомлы хәбәр, сискәндереп Җир шарын.
Кем сөенде, кем көенде...
Хәлне аңлаудан элек, басып алды бар дөньяны тоташ киеренкелек:
Инде хәзер нәрсә булыр, сугыш чыкмасмы, диләр. Сугышның беткәне дә юк. гүя шуны белмиләр...
Бу хәлдән соң, имеш. Җирдә зур көрәш дәвам итәр...
Кемгә сугыш, кемгә җнһад. Ходай үзе хәл итәр...
Америка башлыклары яман тузынган, диләр. «Бу тик Ислам динендәге затлар узынган*, диләр...
III
—Коткарыгыз! коткарыгыз... Ай. аллам, батам ич! батам' коткарыгыз!...-
Теодор Драйзер. -Америка фаҗигасе-
Кай заманнан бирле дәвам итә мәгълүм .«Америка фаҗигасе»?— Сере аның ятмый артык тирән, кирәк булса әгәр фаш итәсе, һиндаларның ачы күз яшеннән шыткан мәллә аның фаҗигасе? Демократик җәннәт иленең дә баскынчылар кылган «баш догасын»...
Җирле халыкларның кан-каргышын күмми «комлар», юмый яңгырлар да... Поль Робсонның тамагыннан агылып, кара сагыш Җиргә яңгыраган.
Канлы террор кылып почмак саен поскан ку-клукс-клан өрәкләре. Тигезлеккә сусап баш калкыткан адәмнәрнең ярып йөрәкләрен.
Фаш ителде Америка «рухы» Драйзерның кырыс романында. Уелып калды шомлы фаҗигасе буыннарның хәтере һәм аңында.
«Демократик империя» кошы бу кыйтгада киереп канат җәйде. Америка фаҗигасе-иске, һәр вакыйга бер-берсенә бәйле.
Дога итеп, дастан итеп монда укыйлар, ди «доллар мәҗмугасын». Баш очында болыт куергандай, куера Америка фаҗигасе.
Булса икән бер аныкы гына! Тарала бу вирус бар дөньяга. Җилгә ябышып күчә һәр тарафка, мәгълүматлар болыты булып ява...
'Теодор Драйзер—Америка язучысы. XX гасыр
Изге Коръән сүрәләрен бер ачып карасыннар Җинаять вә коткы чыкмас мөселман арасыннан!
Кем кылса да бу афәтне, хак мөселман түгелдер.
Нахактан тагын кемнәрнең каны, яше түгелер?..
Эзлиләр гаеплеләрне гел бер генә тирәдән:
Ислам дәүләтләре ннде- нәкъ үзләре теләгән...
Җәзасыз калырга тиеш түгел, әлбәт, җинаять. Тик гадел булырга тиеш һәрбер җәза, ди Аять.
Җәза бирү—үч алуга керә микән, и. Китап? — Бу сорауга да Җавабың бардыр әле бәлки,—тап!?.
Иммунитет җитмәс—саклагыч көч. ул ташкынга каршы торып кара!— Сатыламы Дөнья базарында бу афәткә каршы дару. чара?!.
Чаба гына дөнья машинасы.
әнә, СПИД-ометрга кара: ничә чакрым узган инде Кешелек? торган саен тизлек арта бара...
Доллар базарында сатыла дөнья, сатыла телләр, милләт, мәдәният. Печән базарында мөгри Сыер: «Савылып бетәсең бит. адәмнят!..*
...Сатылып бетәсең бит. Намус. Вөҗдан!! Нәрсә калыр Дөнья базарына?!
Кемнәр килер дога кылыр өчен үләксәлегеңә-мазарыңа?!.
Җир шарының сыймый гөмбәзенә, иблис-кошмы киереп җәйде канат? Америка фаҗигасе—иске, Америка фаҗигасе—яңа...
IV
...Бу хәерле сәфәр түгел, - төнгә каршы юлга чыгу... Китеп бару бетеп бару, акрын-акрын юкка чыгу...
Бар да мәгълүм, кабат-кабат «Америка ачасы* юк. Демократик күзлек киеп, пәрдә артына качасы юк!..
«Җилфер-җилфер җилләрдә лә, хәлләр хәтәр илләрдә.
•Таралабыз, кардәшләрем, китеп барам ерак юлга. Җиңел каен каегыма юлдаш булыр көмеш елга - Шулай диде дә һайават. буйсынгандай язмышына, йеэел китте Көнбатышка, карап кояш баешына Кичке шәфәкъ нурларында янган офыкларга карап._ Туган җире ярларына кул болгады, борылып, кабат •Хуш. бәхил бул. туган илкәй, хуш. бәхил бул. бәйсез җилкәй, китеп барам бик еракка, мәңгелеккә—теге якка-
Генри Лонгфелло -һайават турында Жыр-
Күгәрченем, Өммн-кошым, хәлең бармы гөрләргә? * — Шулай җырлый җирле халык— мескен абориген инде. Тамыр-халык тәкъдиренең баскан авыр йөге иңен... Таш-тәтиләр. муенсалар биреп, аны алдаганнар Комагайлар... Ил уллары соңга калып аңлаганнар.
V
■Әй. илләр! Әй. көннәр!
гомум сатылулар белән буылгансыз сез- сезне кумә иксез-чиксез
вөҗдансызлык, әй, көннәрем, әй. илләрем!..-
Уолт Уитмен
...«Күктерәргә» каршы әллә инде бар кыйтгалар явыз ният корган?.. Кителгән, ди «Дөнья түгәрәге»,— әйтерсең лә, гел дә бөтен торган...
Җимерсәләр рухны таран белән, вакытыннан алда үлүең бар... Җиһандагы фаҗигадән хәтта яшь аралаш усал көлүең бар...
Күп терәтте күкне «сары шайтан»— җиргә терәк табар вакыт җиткән. Үз эчеңдә азса иблис-җеннәр, эзләмәгез аны фәкать читтән...
Яшәешнең рухи Манарасын таран белән көн-төн бәрдерделәр тормыш кануннарын гел үзенчә болгатучы каты бәгырьлеләр.
Кем ул анда изге бер кыйбласыз яшәмәкче узып бар дөньядан, байлык арты байлык кына куып?— Җаны фәкыйрь килеш, рухы—надан.
Онытмыйлар тагын, дога кылып, Алланы да бераз юмаларга.
Гәрчә «бизнес храмына» үткәч, кагылгысыз берни юк аларга.
Үзе генә, имеш, «кагылгысыз», чебен тисә, чер-р итәргә тора. Дөрес сүзгә җавап эзләми ул, үч алырга шундук әмәл кора...
Чын иректә яшәп яткан бу борынгы кабиләләр «һинд а халкы* исемен алган— хәзер тарихтан беләләр...
Көн иткәннәр үзләренчә, саклап кайнар учакларын, Уклар атып, киек аулап, сөеп бала-ончакларын.
Яшәсә дә хезмәт сөеп, дус-туганнар тату гына, Коткармаган шул, бергәләп «ил челемен» тарту гына...
Гореф-гадәт саклап кына, алар имин гомер сөргән. Әмма беркөн оҗмах-якка чнт-ят тулган «Иске җирдән*...
«Алтын-алтын» дип килгәннәр, халкын кырып бетергәннәр.
Ил угланы Һайаватның нәселенә төкергәннәр.
«Җилфер-җилфер җилләрем лә, кулдан китте илләрем лә.
Күгәрченем, Өммн-кошым, аңлый кеше телләрен лә...»
Мен кат сыналгандыр бу җиһанда: бәхетен тудыралмый рухи бушлык. Череп бетсә эчәк-эчтәлегең, саклый алмый аны алтын тышлык.
Имансызлар тыныч яши белми, иминлекне аңлый алар ялгыш. Тынчу күлгә җеннәр ияләшә, «Тынлык океанында» сүнә балкыш.
Уйлый күрмәсеннәр: көнләшүдән, этләшүдән, диеп, бу афәтне. Монысы әле бер «чәчәге» генә, дөнья талап җыйган мен рәхәтнен.
«Доллар динен» тотучылар белән яшисем дә килми уртак Җирдә... «Эссәламе-галәйкүм!» дип алар әйткәне юк әле безгә бер дә...
Ягъни «Иминлек телим, дип сезгә. Йортыгызга һәм дә Илегезгә...» ...Бер Ходайның үзенә инде хәзер ярдәм итәр яакыт килде безгә.
Кызыл сүзләр язмыйм... Язмадым да! Кызык сүзләр әйтәм, кызып китеп.
Дәшми кала аламы сон Шагыйрь— кайчан «дөнья түгәрәге» китек...
VI
• Американ, европалы, азиат һәм африкалы кан дошманга өйләнсеннәр, кораллансыннар! хәтта йокларга ятсыннар тик корал белән! бер-берсенә һич кенә дә ышанмасыннар’ -■
Уолт Уитмен
•О. великий Аллах'
Ты с высот высоты
Видишь горе и страх- •
Эдгар По
...Бер әкнят-мәзәк чыккан, диләр
бу арада шундый эчтәлектә:
(Язып куйдым әле көндәлеккә,
калсын диеп үземә истәлеккә.)
«Күктерәре» күккә очкан илгә
якут бае ярдәм нтәм. дигән:
Янәсе дә. җире тулы алтын.
асыл ташлар таккан, кеш тун кигән...
Тнк «Күктерәр-патша» каршы килгән:
«Рәхмәт инде, без бай үзебез дә,— Ямау өсте ямау өстегездә.
алтын-алмаз калсын үзегезгә...»
Су төбеннән энҗе эзләсәләр, тел төбеннән мәгънә табу фарыз...
«Үч алганчы, башта гыйбрәт ал», дип әйтеп кнлгән фәлсәфәле гаруз...
Үч алырга анысы бик тиз хәзер, көл итәргә була һәр кыйтганы. Карап торып була Күктерәрдән берәм-берәм барсын җир йотканын.
Үч аласы «душман»—бик еракта, үч аласы «душман»—янәшәдә, «халыкара террор» булгач, булсын— катнашсыннар дәһшәт-тамашада!..
Бар җиһанга таралган ул дошман, курка-курка, эзлә син аларны! Тик онытма: бик четрекле халык— Шәрык «әбүгалиснналары...»
...Үч аласы дошман бик эчкәре— Әфган тауларына яшеренгән...
(Ничек түзә бу ил дистә еллар сугып торган сугыш яшененнән?!.)
Халыкара сагыш иңгән Җирне халыкара сугыш дәвалармы?! ...Кәгазь торналарның каңгылдавы ярып үтте зәңгәр һаваларны...
Хиросимасыннан ерак түгел, әнә. күренеп тора Вьетнам халкы: Тыныч кына булсын—көн итәрләр сәүдә итеп, укып, дөге талкып...
Бакчы, куркып карый Күктерәргә ерак Австралия көнгерәсе. Бүксә-букчасына улын салып, тагын күпме калган йөгерәсе?..
Үч алырга була һәр куыштан, һәр түбәлән... корал бар ул барын Эйфель манарасын аударырлык, җимертерлек Кытай диварларын...
Күрче!—Джунгли сыман серле— тынган вулкан, димсең Африкасын?.. «Кемгә генә төзәп атарга соң? «дошман» диеп мөһерләргә кайсын?!.»
Э-ә-ә-нә, чәй яфрагы җыя-җыя, биеп йөри кызы һиндстанның... Курку-шөбһә басты Күктерәрне: кем—дошманы, кем соң дусты аның?!.
Үч алырга була үзеңнән дә... үч алырга була Күктән, Җирдән. Үч кайтарып кына булса котылып әләмеңә үрмәләгән чирдән...
Шик-шөбһәләр кимерә Күктерәрне, дошман эзләү бара төрле яктан:
Берсе—кызыл, берсе—көрән япкан, берсе тоташ киенгәндер актан...
...Балыкчыны, мәгълүм, балыкчылар бик ерактан шәйләп, белеп ала: «Карасаң да болай өстән генә, Мәскәүе дә шактый биек кала...
Аңламассың аны акыл белән— ♦сәер* Иван белән Петр илен... Үзе бик бай, үзе никтер фәкыйрь, ә бит куены тулы—петролиум...
Заманында, ай-һай. бик күп иде чын дуслары һәм дә куштаннары: «Ә» дигәнче, «жә» дип тора иде. үтәр өчен бөтен кушканнарын...
Иксез-чиксез кызыл империя бер ягында Кытай эстинәсе... Бер ягында терәк Каф таулары, дәүләт дисәң, дәүләт!., күз тимәсен...»
...һәм — «күз» тиде!
Күктерәрдән очкан күз уклары, сүз уклары тиде! Тарихта бу туп-ядрәсез генә озак барган «салкын сугыш» нде...
Террор дисәң «Октябрьне», аннан «халыкара үч» алынды бугай... «Хөрлек сыны» әлегә исән-аман, ннтер-каза җибәрмәсә Ходай...
«Хөрлек баганасы» аумый әлегә, чәчәк аткан AKI1I абагасы...
Кызыл империя 1еройлары үкси кочып «хурлык баганасын»...
Үч дигәнең яман, кара каршы ул дөрләтеп тора үчлек утын. Сылтау барда, өстәргә дә мөмкин үчлек учагына янә утын.
«Ата демократ» дип атап үзен, таптап бөтен халыкларның сүзен, каплап вак-вак милләтләрнең күзен. «Сукыр Үгез» күрми үз мөгезен...
Халыкара мәйдан эзли Мөгез, нинди төстән отыры котыра ул?.. ...Рейтинг үсә. имеш... Чеп-чи ялган! Күрәлмаган алдан отыла ул...
Үз бәласен алдан күреп торса, афәтләргә алдан киртә корса, үсәр нде абруй...
Зу р бер халык шуны да аңламыймы?! димәк, авыру...
Халыкара сагыш баскан Җирне халыкара сугыш дәвалармы?!
...Кәгазь торналарның каңгылдавы
ярын үтте зәңгәр һаваларны...
Җир терәге корал түгел—Сүздә,
нярүдә изге Мөхәммәдкә.
Бөтен терәк бүген—халыкара
ышанычта, Дуслык-Мәхәббәтгә...
VII
•Алтын—аурум—А. И Менделеев
таблицасында 79 нчы урында торган бу металлның график символы—Аи. төсе—сары. •
Мәктәп дәреслегеннән
•Нур чәчтең дә миңа, сундең,
Алтын мираж •
Эдгар По
Алтын—«ау рун»... «Авыр» дигән сүздән яралган күк исеме аның хәтта...
Авыр металл... Авыруга сабыша, күп уйласа бәндә аның хакта...
Сабыр төбе—сары алтын да бит, сары алтын төбе сабыр микән?
Зиннәт, файда, табыш, риба колы һәлакәттән сабак табыр микән?
...Биегәеп китте мәллә күкләр?., котылдыммы доллар алласыннан? «Сиңа тагын доллар!» диюче дә табылыр укучылар арасыннан...
Әйе, мин доллардан ерак торам, «алтын бозау» тирәсеннән качам.
Көн итәргә җитә миңа, шөкер, эшләп тапкан хәләл сумым-акчам...
Көнем өчен генә түгел, денем өчен дә ул хәләл—кан-тир хакым. Галәмдәге йолдыз үлчәүләрен басып китсә, харам җирдә алтын.
Ил котыла башлар сыман бүген канлы, ертлач доллар тәэсиреннән. Көләм аннан—җанын сатып бөлгән доллар колы—доллар әсиреннән.
Иркенәеп китәр сыман сулыш, пакьланыплар китәр—уртак һаваң. Ничек җиңел булыр иде җанга, шул иблистән азат булса гавам...
Шул бит аны баскан, сыткан, изгән, Күктерәрдән булмый күккә ашып. «Доллар» диеп теле ачылганнар яшим, днеп йөргән була, шашып...
«Доллар динен» тотучылар белән яшисем дә килми уртак Җирдә...
Шул вирус бит җимерә табигатьне, шул юлыга җыен шакшы чиргә...
Ак кәгазьдә каләм кыштырдавын басар микән акча кыштырдавы?.. Сандугачлы әрәмәләр моңын күмәр микән әрсез базар шавы?..
Яшәү мөмкннме соң чын инсанга, доллар почмагына көн-төн табынып? Үләчәк ул гади Кешелекнең гүзәл төшләр күргән чагын сагынып.
...Мескен адәмчек син. утырасың бер «гөнаһсыз* шул долларны сүгеп. Күпме нервы, күпме күз нурларын, дәфтәреңә күпме кара түгеп...
Кем кулына эләгә бит доллар...
Шул-шул менә! Ертлач ятьмәсенә эләгүчән никтер, алтын корбан, «очраклы хәл» диеп әйтмәсәнә!..
Ә ертлачның бирер кулы саран, күрми дә ул җиһан җимереген. Авызы майда дәвам итә бирә симез күркә ботын кимерүен.
Халыкара дуслык күперләрен төзергә дә җитәр иде юкса шул алтынның «асылын» үзгәртерлек бер «алхимик» икән Җирдә чыкса!..
Җыелышып фикердәшләр белән Бөтендөнья Татар Үзәгенә.
Хат язмыйча булмас адрес мәгълүм Бөтендөнья Сәүдә Үзәгенә...
VIII
Борынгыдан килгән гадәт Хәл белешү хат аша. Хәзергеләр бу йоланы Онытырга маташа.
Безнең халык һәвәс халык Такмак, җырга, бәеткә. Кайбер сүзләр ошамаса. Алмагызчы гаепкә.
Җырга салып хат җибәрәм. Дәфтәр битем шакмаклы. Арасына кушып барам Башка килгән такмакны.
Бисмнллаһн хат башы. Мөмкин булса, яз каршы. Әссәламе-галәйкүм дип Башласак, булыр яхшы.
Сәлам сиңа, Америка Ерак Татар иленнән!
Сәлам сезгә халкыбыздан. Җәелеп аккан Иделдән.
Сәлам соңра сүзгә күчәм.
Ничек, диеп, хәлләрен.
Сорап тормыйм, беләм инде Бик борчылдык, жәлләдек.
Сезгә аңлашылыр микән Безнең бу җыр-такмаклар? Уйлый күрмә. Америка. Болар, дип. чат ахмаклар...
И, .Америка. Эмрнкә, Хәлләрең авыр икән. Бу башыңа төшкән бәла Бер Ходай әмере микән?..
Таңнар ата. сайрый былбыл.
Моңлы җырларын суза. Артык кайгырмагыз инде. Кайгы кемнән дә уза.
Төннәр үтәр, таннар атар. Вакыт җитәр торырга. Сез күнекмәгән шул әле Сугыш белән террорга.
Без үзебез яратабыз Барча халык, милләтне. Безнен өчен кешеләрнең Иманлысы кыйммәтле.
Телевизор безгә сезне Көн дә күрсәтеп тора. Сезнең җәфа чигүегез Безнең эчләрне бора...
Тёлектан карап туймыйбыз Әмерикә кинасын.
Көн тәртибенә куябыз Әмерикә темасын.
Безне хәзер өйрәтәләр Гел сезнеңчә яшәргә. Америка үрнәк ил дип Картларга һәм яшьләргә.
Безнең яшьләр Әмрикәне Аеруча ярата.
Чөнки үз карашлары юк Чит-ятларга карата.
Саесканча йөрим, диеп
Үз йөрүен оныткан— Шулар инде. Ә без бүтән. Үзгә безнең орлык-кан.
Кич утырып хатлар яздым Йөзле лампа кабызып.
Бик яратып чәйни халык Америка сагызын...
Яңалык дип яна бәндә. Тиз оныта искене.
Тавык ботын кимерәләр— Американскийны.
Аны ашап бетергәчтен, Пепсн-кола эчәләр. Аны эчеп бетергәчтен. ♦Макдональдска» күчәләр.
Америкача биергә.
Җырларга өйрәнәләр. Сезнеңчә айрылышалар. Сезнеңчә өйләнәләр.
Минем җаныем мине ташлап Китте Америкага.
Исемә төшсә, исем китә.
Дөп-дөп йөрәгем кага.
Америка уеннарын Уйнап үсә балалар.
Сезнең телне өйрәнәм, дип Ана телсез калалар.
Хәер, онытмый өлкәннәр Рузвельт бабай ярдәмен.
♦ Ул җибәргән пнчинҗәнең
Әле дә авызда тәме»,—
Дип сөйлиләр сугыш чорын Күреп-белеп торганнар.
Сезгә дә ярдәм итәргә Без әзербез. туганнар!..
Дөрес, күрмәгән сез черек Бәрәңге кәлҗемәсен.
Болар көнләшә мәллә, дип Уйлама, рәнҗемә син...
Террор дигән сүзнең дә без Беләбез тәрҗемәсен.
Бу уртак бәла алдында Утырмыйк мәлҗерәшеп.
Бездә дә ул эреле-ваклы Террорчылар бер көтү. Максатлары шул ук инде— Куркыту да, өркетү.
Кашыңның каралары ла, Йөрәкнең яралары.
Әллә ничә төрле була Куркыту чаралары.
Әнә килә автомобиль.
Төягәннәр чөгендер. Иблис белән Сатанаиы Әфсен укып, чигендер.
Кулымдагы балдагымның Исемнәре кем икән? Безнең илләр гасыр буе Ник ярышты, ник икән?..
Бер заманны сезне почти Куып җиткән идек без. Кайбер өлкәләрдә хәтта Узып киткән идек без.
Партиянең ал байрагын Кем очырды җилләргә? Хәзер инде ул чакларны Калды сагынып сөйләргә.
Искене җимереп аттык.
Яңа тормыш корабыз. Үз юлыбыз белән алга Барырбыз дип торабыз.
Алтын алка колакта, Алтын балдак бармакта. Без акыллы балык хәзер. Эләкмәбез кармакка. '
У5А АКШ дип язылган Самалют канатына. Теләктәшлек белдермибез Террор аппаратына!
Ал чәчәкле илебез лә. Гөл чәчәкле илебез. Террор сугышы беткәчтен, Кунак булып килегез!
Безнең башкалабыз Казан. Белмәс әгез, белегез.
Мен еллыгын каршыларга Җыенып йөргән көнебез.
Барча халыкларыгызга Татарстаннан күп сәлам. Бетте-китте вәссәлам. Хатны язды Әпсәләм...
IX
•Невидимо летит в потоках света
Под скудным солнцем скудная планета. Божественный презревшая закон — За что сей мир в пучину погружен Отчаянья, мучения, позора.
Изведал ужас пламени и мора ■
Эдгар По. -Аль Аараф-
Территорияләр, илләр буйлап террор өрәгеме анда йөри? Яна «бүки» уйлап тапты .таман, кабатлана тарих гүя юри...
Элеп куйсаң җиһан харитасын.
Җир үлчәве сыман Ярымшарлар...
Тигезлеген җуя «тәлинкәләр».
җәһәннәмгә Дөнья авыша бара.
Open туктадылар әле генә «шомлы коммунизм» өрәгенә.
Инде хәзер «Ислам терроры» дип
дәү Үрмәкүч тозак үрә генә...
Әнә, очып йөри баш очында
бер Кош серле күрмисезме әллә?*
Иман кошы шомлы орәк түгел,
һәрбер иңгә кунсын төшеп, әйдә...
Иңләп-буйлап бар кыйпалар күген, һәр тарафка Ислам нуры агыла...
Байрак итеп тәре йөртүчеләр кытыклана шуңа. күзе чагыла.
Яшәргә шул алар теләми бик
Ислам дине кануннары белән:
ничек тигезләмәк Хезмәт халкын капиталның каруннары белән?..
2. «к У • м u
Хатны яздым утырып.
Ак кәгазьне тутырып.
Инде хәзер белеп булмый. Укырсызмы утырып?..
Барып җитеп, кулыгызга Керсә ошбу хатыбыз.
Тышына ук язып куям: «Курыкмыйча ачыгыз!..»
Әнә кнлә ак парахут. Төягән ак парашу к. Сездә дә «шок», бездә дә «шок». Тнк торабыз карашып...
Сездә дә бар ул байлар.
Бездә дә бар ул байлар. Гади халык хәлен белми Буш йөрәкле бушбайлар.
...Террор, дәһшәт тетрәндерсә бүген йолдызланган буй-буй әләм күген,— Егерме беренче гасыр белән шаярулар, димәк, хәләл түгел...
Гыйбрәт өчен Егерменченең дә белү кнрәк көчле-йомшак ягын: Нидән яралганын «Октябрьнең» һәм кемнәрнең аны ошатмавын...
Владимир бине Илья белән уйлавымча, сез таныштыр бераз: «Теге» Ленин инде... Халык дусты, белмәүчеләр исемен бу .чыр бик аз...
Яши торгач, күрдек—ул да кеше— кай тирәдә ничек ялгышканын. Иблис тозагына эләккән шул, кирегә ага башлап, ялгыш, каны...
Буташтырган Галәм кануннарын, күңеле изгелектә иде гәрчә... Фаш итсә дә черек патша тәхетен, баш итмәгән динне—менә нәрсә!..
Берәүләргә ул юлбашчы булса, берәүләргә ул юлбасар иде... Террор белән революциягә анализны ул тиз ясар иде...
Террор бит ул үзе иске нәрсә, Ләкин
һәрбер заман аны яңарта...
Ник кешеләр тапмый бер чарасын шушы вәхшилеккә карата?!
«Тышкы» террор белән «эчке» террор үзара бик үрелгән ул тыгыз.
Качалмабыз барыбер бер-беребездән, уртак—Кояш, уртак—Җир-Йортыбыз.
Төп сорауны кую мөһим түгел «Кемнәр алар, диеп террорчылар?»— Төп сорауны кую мөһим бүген «Нәрсәдән ул, диеп, террор чыга?!»
Кысуларның, коткы, мыскылларның мең дә бердән ашкан ысулларын Татыганнар белә—җилкәсендә уйнаганын нинди мускулларның...
Террор бара дингә, телгә каршы, террор бара мөстәкыйльгә каршы. Куркып торсын бар да—кем дә кем ул баш күтәрә «патша илгә» каршы...
Кешеләрдән машиналар ясап, машинадан кабат «кеше» ясап. Тилертәләр мескен адәм затын, өстәвенә, салып «милли ясак»...
Бәйрәм итә Җирдә байтак инде байгуралар «демократиясе».
Га ди халык түзә— нихәл итсен, юк әлегә, димәк, партиясе...
Кычкырасым килә бар дөньяга, «андый партия ул бар!»—диясем... Нигез ташы итеп уставынын игълан итәм ИМАН хартиясен:..
Ирек, Мәхәббәт ул, Акыл, Намус— булмас артык мен кабатласам да. Шушы мәгънә ятсын калебенә. мец доганы тоташ ятласаң да...
Иксез-чиксез космос-Галәм аша Мәңгелек нур Җиргә якынлаша. Аллаһ кануны ул- изге бүләк. Низам-тәртип төбе—шул лабаса...
X
Уйларымны тотып өлгерәлмыйм. сүзгә әйләндереп бетерәлмыйм. Күрдегезме, «теге» вакыйганы?! өермә күк ничек бөтереп алды...
Әкиятләр уйлап чыгарырга кирәктер ул, бәлки, үлмәс өчен. Шаһрезадә сыман...
Үз-үзеңне коткарырга-шайтан колмәс өчен...
Әкиятләр үтте инде баштан, чынбарлыклар әкияттән дә ашкан. ...Ничек юатырга юашларны, ун әрсезе каньпа бер юашка...
Ун Козины чукыр бер бәбкәне, ун төлкесе буар бер аккошны. Ун патшасы торыр ун дәүләтнең авызына карап бер АКШның...
Бәндәләр дә нәкъ дәүләтләр кебек, белем, намус белән генә түгел Ертлач булган саен, чыгар алга, күләгәдә калыр садә күңел.
Умыручы була «умырткасыз», кая инде аңа идеаллар!
«Кем токерә ала ераккарак?» шулай ярыша күптән инде алар...
Нәрсә генә калды икән анда сатылмыйча бизнес базарында. Киек казларына кадәр- күктә, бакасына кадәр сазларында.
Бәхәсләшмә американ белән, чүптән дә ул табыш ясый белә. Казынмый ул күңел коесында, файда коесын тапса, канәгать көлә.
Китап урынына—бокс, хоккей.
ун сүз урынына—бер сүз: «О.кей!».. (Бездә киң таралган «нормально»га туры килеп тора бу сүз шактый...)
Аяз күкне камикадзе айкый, американ куркып, башын чайкый, һавалардан террор исе аңкый— нормаль түгел бу хәл, түгел «О,кей!>..
Агуланса канын әфьюн белән, тазартырга нинди әфсен белән? Дөнья белән түгел—идарә ит иң әүвәле туймас нәфесең белән...
Колак салдыңмы бер, Америка?!— бөек шагыйрьләрең кисәткәннәр кайтачагын бумеранг булып комсыз денсезлекнең—кичә әйткәннәр...
XI
•Атыш-кырыш. орыш, кан коештан Ләззәт таба адәм нилектән.
Табигатьнең гармониясен ул Җимерергә мәллә кунеккән?
Җитте! Туктат сугыш музыкасын. Бир тынгылык, оял Кцгеңнән! Мәхәббәтнең изге җыры фәкать Яңгырасын җирдә бугеннән--
Генри Лонгфелло
...Куркытырга тагын чыкты бүки, юатырга Җирне кирәк бер Көй- Тирбәтерлек булсын иде бу көй Кешелекне—яңа Моң-Бәллүки...
Җыелдылар милләт аналары күк гөмбәзле бик дәү биек Өйгә:
Яңартырга Идел-Ил йоласын,
Бишек җырын—Идеологиясен...
Кемнәр икән талбишеген үргән?—
Ил атасы булыр—дөнья күргән.
Вата күрмә бәллүр Бәллүкине— ак биләүгә төргән милли Көйне...
Тик...
Шигырь әнкәләре ник юк монда?!
Кемнәр кул селтәгән шигъри моңга?
Кемнәр күрми калган баламны?—
Күргәне бар мәллә Алланы?!.
Шагыйрьнең нҗат бишегеннән сикреп төшкән һәрбер шигырь—бала. Йөрәкләргә юшкын булып каткан курку хисен нәрсә җиңә ала?!
Хәрабәләр арасында йөргән үксез мәхәббәтне кем коткарыр?
Моң, Музыка, Шигырь аналарын танымаган—мен бәлагә тарыр...
Тирә-юньдә ботен нәрсә көйли: һава, аһәң, мелодия, аваз, ритм, рифма, ташлар, гөрләвекләр, алсу гөлләр көйли, шаулы агач...
Чиртелмәсә, тирбәлмәсә кыллар, арфа нервын кузгатмаса куллар. - Ишетә белмәүчеләр җил көйләрен музыкасыз калдык, диеп уйлар...
Бал кортлары баллы чәчәк эзли, шу на алар татлы итеп безли...
Йолдызлардан тып-тын тамчы тама. Галәм көе колак салчы аңа...
һәм һәммәсе тоташ музыкага әүрелә дә. кабат күккә аша.
Мәңгелек Моң—Күңел-Маңлай хисен аңламыйча. Кеше кая ашыга?..
Мәңгелек Моң. әнә. күлгә кергән, камыш көпшәсенә тынын өргән, кой чыгарып... Боек Рәссам аны сурәт итеп Җир иңенә элгән...
Тыңлап торсаң өнен Табигатьнең, бертуктаусыз гүзәл симфония агылып тора Җирлән. Күктән. Судан — бер Аллаһның моңлы сулышы гүя...
Таң атканда, былбыл сагышына кушыла дәртле әтәч тавышы да... Көтүченең көтү какканы ачып керә һәрбер капканы...
Ул авазлар минем балачактан мәңгелек моң булып агыла һаман. Яңгыр шыбырдавы, карның шыгырдавы үзгәрталмый аны «яңа» заман...
Шул авазлар гына җиңәр җанга оялаган кыргый курку хисен. Боек юатучы ул моң-шигырь. гакыл үзе таный аның көчен...
МоңСаралар. фәйләСуфиялар. шул авазлар аша көй җыялар... Ул моңнарның кайтавазын җирдә тыя алмый биек таш кыялар.
Ул авазлар кисәтәләр Җирне: «Кала күрмә җырсыз, моңсыз, көйсез!» Кала күрмә берүк Ай-түбәсез. гармониясез һәм Илсез-Ойсез...
Ул авазлар кисәтәләр: Җирдә сатылмыйча калса тик бер «та\ар» Кеше намусы фәкать шунда гына Аллаһыдан безгә рәхмәт явар...
XII
Иман нуры... Киек Каз юлыдай, һәр күңелгә иңәр яктысы...
Тигезләнер дөнья... һич югында
Иман белән тулса яртысы...
Иман нуры-Бәхет нуры сыман, һәр кешегә су күк кирәк ул. Гомер узган саен ачыла бара бәхет төшенчәсе киңрәк ул...
Берләштерсә шул нур адәмнәрне, һәммәсенең саклап үз төсен. Болындагы һәрбер чәчәк-гөл күк, аңкып торыр аерым хуш нее...
Барча милләт үсәр, тамыр җәяр, орлык биргәнгәчә өлгерер.
Кеше өчен күптән ясап куйган даһи Рәссам рухи өлгене...
Юк. җыенмыйк әле өмет өзеп яшәү бәхетеннән бизәргә.
Динне тормыш белән җанландырып, тормышны Дни белән бизәргә
Ашкыныйк без, сөю серен саклап, онытмыйча Аллаһ вәгъдәсен.
Җир астына төшеп ятканда да яшәвеңнең җуйма мәгънәсен...
Территорияләр, илләр буйлап агыла бер нур— Иман нуры ул. Җиһандагы һәр адәмнең җанына кагылып үтә турыдан-туры ул...
Тормыш бакчасына язлар кайткан, өмет бөреләре тулышкан.
Яз һавасын сулыйк Аллаһ белән, күкләр белән гел бер сулыштан. Бик бәхетле буласыбыз килсә, чын бәхетле—туа-тумыштан...
2001 ел, сентябрь-ноябрь.