АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Иске Масра авылы
Масра берәмлеге катнашып ясалган атамалар Арча районында очрый.
Иске Масра авылы район үзәге Арча эшчеләр бистәсеннән 16 чакрымда,
Казаннан—74, Югары Масра авылы район үзәге Арчадан—18, Казаннан 74
чакрым ераклыкта урнашкан
Масра атамасы тарихи чыганакларда еш телгә алына. Арча юлындагы
Масра авылы Казан ханлыгы чорында ук булган инде Казан өязе теркәү
кенәгәсендә (1602—1603 еллар) Масра атамасы искә алына. Эпиграфист
Һарун Йосыпов Югары Масра авылында XVI йөзгә мөнәсәбәтле кабер
ташлары тапкан. Бу ташны һәм Иске Масра авылында XVI йөзнең беренче
яртысына мөнәсәбәтле кабер ташлары булган зиратны археологлар да
теркәгән.
Д. А. Корсаков (XVIII йөз) мәгълүматларына караганда, Иске Масрада
105 ясаклы татар, Түбән Масрада 13 йомышлы татар яшәгән. А- Артемьев
хезмәтендә күрсәтелгәнчә, Яңа Масрадагы 58 йортта 253 ир-ат һәм 238
хатын-кыз яшәгән, бер мәчет эшләгән. Иске Масра авылында 68 йорт булып,
анда 348 ир-ат 312 хатын-кыз көн иткән, бер мәчет булган Н Н. Вечеслав
җыентыгында Югары Масра авылында барлыгы 81 хуҗалык булып, аларда
327 ир-ат һәм 309 хатын-кыз яшәгәнлеге күрсәтелә. Авылда бер агач мәчет
булган. Кесмәс буендагы Иске Масра авылында 416 ир-ат, 341 хатын-кыз
көн иткән. Авылда бер агач мәчет, вак-төяк сата торган бер кибет, бер су
тегермәне эшләгән. И. А. Износков китабында Югары Масра. икенче төрле
Яна Масра авылы турында түбәндәге мәгълүматлар бирелгән. Бу авыл Себер
элемтә юлынын ун ягына урнашкан Авылдагы 81 хуҗалыкта ислам дине
тота торган 331 ир-ат һәм 341 хатын-кыз яшәгән. Авыл халкы урта хәлле
булган. Алар балта эше. бүрек тегү, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр.
Кесмәс ярындагы Түбән Масра. икенче төрле Иске Масра Себер элемтә
трактынын ун ягына урнашкан булып, авылдагы 96 хуҗалыкта ислам дине
тота торган 425 ир-ат һәм 439 хатын-кыз яшәгән. Халык тегүчелек,
умартачылык, иген игү белән шөгыльләнгән Авылда су тегермәне һәм
вак-төяк сата торган кибет булган. 1898 елгы китапта Иске Масра һәм Яна
Масра авылларында татарлар яши дип билгеләнә. К. П. Берстель
җыентыгында Иске Масрада (Түбән Масра)—696, Югары Масрада (Яңа
Масра) 532 татар кешесе яшәгәнлеге әйтелә.
Наҗия Борһанова мәгълүматларына караганда, Югары Масра, Иске
Масра авыллары халкы Ташкичү, Сеже, Гөберчәк. Сикертән, Казаклар.
Чөмә-Елга. Иске Му, Югары Курса, Түбән Курса, Курса Почмак, Урта Курса
авыллары белән бергәләшеп Му җыены бәйрәм иткән.
Олылар сөйләвенә караганда, авылга нигезне Мәккә шәһәре тирәсендәге
Басра каласыннан килгән кешеләр салган. Тора-бара Басра атамасы Масрага
әйләнгән.
Галиәсгар Камал Масра авылы турында түбәндәгеләрне яза.
«Масра белән Сикертән авыллары арасында халыкның типларында,
бигрәк тә моннан кырык биш ел элекке вакытларда аерма бик күп иде. Масра
халкының сөйләвенә караганда, Масра халкының ерак бабалары, Идел
болгарлары мөселман булгач. Болгар ханнарының чакырулары буенча,
халыкны сөннәткә утырту өчен
Дәвамы. Башы журналның 2006 елгы 6 санында.
Гарәбстаннан килгәннәр, имеш, алар үзләре Әнәс сәхабә нәселеннән, имеш
(сөннәтче бабаларнын әйтүләренә караганда, аларнын кулларында бу
дәгьванын дөреслеген исбат итә торган, нәселдән нәселгә күчеп йөри торган
шәжәрә"ләре дә бар диләр, ләкин минем күргәнем юк) Менә, ханнарнын
чакыртуы буенча килгән шул сөннәтче гарәпләрдән берникаләресе Казан
ханлыгына килгәннәр дә. Казан ханы аларны икегә аерып, бер өлешен тау
ягына Кошман дигән авылга, икенче алешен яхшы урманлы, җирле, сулы
урын булган хәзерге Масра авылы урынына урнаштырган, алар анда казан
татарлары кызларына өйләнеп, авыл булып утырганнар да. гарәпчә «Зур
шәһәр* мәгънәсендә булган Мисырга охшатып, авылларына Масра дип исем
биргәннәр, шуннан, балаларының телләре аналарына ияреп, татарлашып
киткәннәр дип сөйлиләр һәм монын дөрес булуын исбат итәргә ярарлык татар
һәм янәшә- тирәдәге башка халыкка бер дә охшамаган, ләкин гарәпкә охшаган,
чәч-сакаллары чем-кара кешеләр, сирәк булса да. Масрада очрыйлар*
Мөхәммәт Мәһдиев Масра авыллары турында мондый мәгълүмат бирә
«Арча юлына таба ике Масра—Югары һәм Түбән Масра—Г Камашын
язуынча гарәпләр Г' Камал белми язмас, ул Түбән Масрада мәдрәсәдә укыган,
анын әнисе шул авылныкы Масраны ул Мисыр сүзеннән килеп чыккан дип
айлата һәм. ихтимал, хаклыдыр. Анда ирләр озын буйлы, эре тешле, кап - кара
кашлары килеп кушылган—үзенә бер аерым кешеләр Алар. имеш. Казан
ханлыгы чорында миссионерлар ролендә бу якка—мари, удмурт тулы
урманлы авыллар чигенә килеп урнашканнар Миссионерлыкның конкрет
программасы ла булган, мөселманлыкка чыккан халыкнын ир балаларын
сөннәткә утыртырга кирәк икән
Эре тешле, куе тоташ кашлы Масра картлары Алар—безнен бала чакта ин
куркыныч кешеләр иде Әйтик, өч-дүрт яшьтә вакытта «Масра бабай килгән»
дигән хәбәр бөтен авыл малайларын котчыккыч халәткә китерә, ул хәбәр
таралган көнне урамда уеннар туктала, малайлар кырга, урманга кача,
кечерәкләр абзар, мунча, келәт тирәләрендә көне буе берни ашамыйча-эчмичә
яшеренеп ята иле»
Иске Масра һәм Югары Масра авылларынын икесе дә Кесмәс суы
бассейнына утырган Кесмәс суына тагын Тарлау. Тегермән. Мөхәммәтша.
Курса Почмактан чыккан сулар кушыла. Авылдан ерак түгел Дәүләт чишмәсе
челтерәп ага Ул суын Кесмәс суына коя Ике авыл арасында Бүртә елга дигән
җир бар Суы юк. ләкин элек булган Бу исем күбрәк анда урнашкан күпергә
мөнәсәбәтле Бүртә елгасы күпере дип аталган күпер әле дә халык телендә
Халык хәтерендә Сапый күпере атамасы сакланган, ә күпер үзе юк Күрәсен.
монда Сафа исемле кеше күпер салган булса кирәк. Гайнулла абзый чишмәсен
шул исемдәге кеше карап торган Кызганыч, ул чишмә хәзер беткән инде
Мөрәс коесы дип аталган урында сазлык булган, хәзер ул кипкән
Авыл янында Му зираты өсте, зиратмын теге ягында Кирәмәт дигән
урыннар бар. Куян сазы дигән урында куяннар күп очраган Элекке Малмыж
өязендә мари авылы Масра булган Ул чирмешләр мондагы Масра авылыннан
күчкәннәр
Авыл гирәсс тоташ урман Бер урманны Казан урманы дип атаганнар Берсе
аша Әби патша юлы дигән юл үтә Ул юл Екатерина II идарә иткәндә төзелгән
Иске Масра авылында Югары урам. Урга урам. Аргы яклар дип йөртелгән
оч урам бар Иске Масра авылында якынча 60 хуҗалык калган. Авылда клуб
юк Авыл кечкенә генә булуына карамастан, халык матур итеп яши Каралты
куралары төзек һәм нык
Халык караучысыз калган олыларны игътибар үзәгендә тота, ярдәм итә
Авыл халкы ата-ана. әби-баба яткан зиратны карал һәм тәрбияләп тора
)нратнын тирә-юне әйбәтләп тотып алынган, һәр елны язга чыгу белән
чүп-чары җыела һәм чистартыла.
Аиыл яши. тырышлык белән кон күрә
Дмамы киласе саннарда

Реклама