Логотип Казан Утлары
Драма

АКМУЛЛА


Катнашалар:
“Дала” күренешендә
Акмулла. 40 яшьтә
Динмөхәммәт. 45 тә, кәрван тотучы бай Бәдретдин. 43 тә, анын энесе Госман. Динмөхәммәтнең төпчек улы, 14 тә Дәүләтша. Акмуллага дошман бай, 59 да Мөхәммәтсәлим. 22дә, олы яшьтәге башкорт шәкерте Исәнгилде. 40 яшьтә Һәсәнзадә Әзәрбәйжанлы
“Хибесханә (төрмә)” күренешендә
Акмулла. 45 яшьтә И д р и с б и . 48 дә, ата карак
И су кае в 45 тә, Акмулла аркасында надзирательлектән алынып тоткын ителгән надзиратель вазифасын башкаручы стражник Тылмачев. Конторщик
Дусмаил Качкынбаев Казакъ, Акмулла шәкерте Якуп Шәкерт Арысланбай Шәкерт Торгунбай Шәкерт
“Зыяфәт” күренешендә
Акмулла 63 яшьтә
Риза казый Фәхреддин. 36 яшьтә
^ 19^7) — драматург; кщсанлы пьесалар, сценарийлар авторы.
Әмирхан Туктамышев. 65 тә Кәрим морза. 55 тә
Мөхәммәтсәлим Өметбаев Башкортнын олы мәгърифәтчесе, акыны. 45тә
Закир Рәмиев (Дәрдмәнд).
Исмәгыйль Өлкән казый Лусмаил Качкынбаев
“Хушлашу” күренешендә
Акмулла. 63 яшьтә Габдегомәр. 14 яшьтә Чегән кызы
Дала
Ялга туктаган кәрванчылар чатыры. Тын дала өстендә кәрванчы чатырыннан саз авазы ишетелә. Ана котлаган тавышлар кушыла:—Бәрәкалла!. Күңелендә мон бар икән, олан! Динмөхәммәт, мондый улын булу зур куаныч!
Далада ат пошкырып куя. Якында гына арба килеп туктаганы ишетелә. Дала караңгылыгын эчтән төшкән яктылык белән кискәләп, чатыр япмасы ачыла:—Улым, Госман!—Чатыр яктысында торган әлеге тавышның иясе—олы гәүдәле ир янәшәсендә яшүсмер малай да күренә.
Госман. Әйе. әти!
Динмөхәммәт (малайдан сазны алып). Шыпырт кына күз-колак булып килче. Начар ниятлеләр йөрмиме икән?! (Чагырга кереп югала.)
Кабат караңгыланып киткән чатыр мәйданына атлы арба туктаган тарафтан бер юлчы керә. Госман аны күреп туктап кала.
Госман Кем син, агай, ниятен ни?
Акмулла. Мин мосафир, ә үзең кем?
Госман Мин Госман, кәрванбашның улымын.
Акмулла. Кәрванбашның аты ничек?
Госман. Динмөхәммәт.
Акмулла Белгән кешем түгел икән. Кәрваныгыз кай якка юл тота?
Госман Хива белән Үргәнечкә. Ә син үзең каян килеп кая барасың, абзый?.
Акмулла. Мин казакъ далаларыннан кайтып киләм. чырагым..
Госман Син кайсы милләт кешесе сон. агай? Киемен казакъныкы, ә үзен безнеңчә сөйләшәсен
Акмулла Казакъларны читкә
аерма, чырагым. Алар да безнеке дию лазим. Без төркидән туган.. Кашкарый төркиләр турында ни дигән .
Чатырдан шаулашып Дәүләтша белән Динмөхәммәт чыга.
Дәүләтша. Энең Бәдретднн ти- лекәй икән. Акынымны хурлай. Исән-гилде үлән бәйгеһендә Акмулладан да өстен сыкты.
Динмөхәммәт Дәүләтша, ка-ударланма. Әнә далага күз сал. Нинди мәһабәт, нинди тыныч ул! Ишетәсеңме, ял итүче кәрвандагы дөяләрнең акрын гына сулыш алуларына хәтле ишетелә. Даласынын һавасын кымыз белән кушып эчәрлек, валлаһи. (Чатыр ягына) Бәдретдин энем! Бәдретдин (чатырдан чыга). Мин монда, абый!
Дәүләтша Бәдретдннгә үпкәсен сиздереп, чатырның бер кеше дә булмаган ягына кигә. Кесәсеннән алып тел астына насбай сала, тагы Н}иер алып исни. Төчкерә.
Динмөхәммәт Улым, син дә мондамы?
Госман (яктыгарак чыга). Монда, әткәй!
Динмөхәммәт Турсык белән чынаякларны шушында куегыз әле!
Чатырдагылар да һава иснәргә чыксын!
Госман. Әти, монда бер мосафир да бар иде...
Акмулла (яктыгарак чыгып). Әс-сәламегаләйкем!
Динмөхәммәт. Вәгаләйкем әс- сәлам!
Акмулла. Мин бер фәкыйрь хәлфә буламын. Озын юл килеп үзем дә, атларым да йончыды. Аларны кәрваныгыз янәшәсенә тугарып хәл алсам ничек булыр икән?..
Динмөхәммәт. Бик хуп, бөрадәр, тугар.
Акмулла. Рәхмәт, бай. (Китә башлый)
Динмөхәммәт. Аннары табыныбызны уртак кыл. (Акмулла киткәч). Улым, Госман! Мосафирга комган белән тастымал китерерсең. Юынып алыр!
Госман йөгереп кенә бик зур турсык алып кереп атасы күрсәткән жиргә куя Чатыр япмаларын Бәдретдин белән икәүләшеп як-якка күтәреп кыстыралар. Чатыр алды яктырып китә. Озын киезне шул якты төшкән жиргә жәеп. чынаяклар тезәләр. Чынаякларга кымыз коелып, Бәдретдин чатырдашларны табынга чакырырга кереп киткәч, Госман чатырның кеше йөрми торган ягында торган комганга су сала.
Дәүләтша (тагын бер тапкыр нидер иснәп, рәхәтләнеп төчкергәч, бик кәефе килеп). Исәнгилде! Кил бире, акыным! Нимә тип һаман талашаһыгыз?
Чатырдан Исәнгилде, Бәдретдин, кырпу бүрекле әзәрбәйжанлы Һәсәнзадә һәм Мөхәммәтсәлим исемле бик мәһабәт гәүдәле горур 22 яшьләрендәге башкорт шәкерте чыга.
Исәнгилде. Акмулла шигыре түгел дим, ә Бәдретдин әнә, һаман шуны Акмулланыкы ди...
Дәүләтша Акмулла да Акмулла. Уны башкорт далаһыннан эт ектереп кыудырган инем.
Динмөхәммәт Ни өчен кудырттың, Дәүләтша дустым?.
Дәүләтша Балакайларымны
укытканда котыра башлады. Казандай Бохарага, Бохарадан тагы да ары һөрел- гән Курсавины үрәтә башлады. Иманһыз Маржанины, һукыр Каюмды остазым тия ине.
Исәнгилде. Казан кешеләре ана ничек остаз булсын. Аның Казанда булганы да юк.
Дәүләтша. Нә килһә Казан ягыннан килә. Казандыкылар дөнья болга- туыһыдар.
Динмөхәммәт. Әйдә, бу турыда сөйләшмик. Әнә кымыз көтә.
Акмулла кергәнне Госманнан башкалар сизми. Госман Акмулланы чатырнын ар яшнда торган комган белән ләгән янына алып барып юындыра башлый Акмулла бәхәсләшүчеләрне дә тыңлый
Динмөхәммәт Кардәшләрем, кымыздан житешенез!
Бәдретдин Акмулланың башка шигырен укыйк алайса!
Динмөхәммәт. Талаш чыкмас- лыкларын гына
Бәдретдин (кесәсеннән куен дәфтәрләре чыгарып, ак тышлысын ача).
Дөньяда кайда барсан гыйлем эстә.
Һәр заман әһле гыйлем чыкар өскә.
Наланлар жарамыйдыр һич бер эшкә.
Ушбу сүзне һәр даим төшер искә.
Галимнәр бу дөньяга баш булмакда,
Халыкмын күз өстендә каш булмакда.
Йөрмәгән табиг улып вәхшилеккә,
Наданнар ни эшләсә фаш булмакда.
Акмулла табынына күз салыныз.
Ни теләсә шуны табар жаныныз
Авыз иткәч берсе мактар, берсе сүтәр.
Кемгә им. кемгә агу туры сүзләр!
Мәҗлестәгеләр соклану тавышлары белдерәләр.
Мөхәммәтсәлим. Әй, сөбхан. Ошбу Акмулланын үден күрһән ине Аягына баш орып, һин дала котбы тейһән ине. Авыз иткәе берһе мактар, берһе һүгәр (көлә). Ысыннан да һүгәләр бит1 Машалла, йөрәккә һары май булып ята.
Һәсәнзадә (әзәрбәйжанлы). Яшасын Акмулла акын!
Акмулла юынып бетереп, кулларын сөртә-сөртә, арбасы ягына чышп китә
Госман ана иярә һәм кулына ак чикмән тотып кергән Акмуллага киенергә булыша.
Исәнгилде. Һед башка Акмул-ланы һөйләйһегез, ысын Акмулланы беркем белмәй, уны Дәүләтша бай белән мин генә беләм!. Ул минен кустым, авылдашым. (Шигырьукый) Менә унын шигыре, тынлагыз: “Башкортларым, укыгыз һед, укыгыд...”
Мөхәммәтсәлим. Тукта, тукта, Исәнгилде агай, һин бит ысын башкорт түгел, һин бит мал алыр өсен генә башкорт булып йөреүһе адәм. Нәмәгә тип башкортларга, укыгыд дип лыгыр- дайһын. Һин башкортны надан тимәксе булаһынмы?
Исәнгилде. Акмулла шулай дигән. Башкортларым, укыгыз тигән.
Сәлим. Тимәс Башкорт ул бөек халык. Урал тауларыдый гайрәтле халык. Ул һинен кебек ер һыуалсаны түгел!
Исәнгилде Шәкерт, тик тор. һиңә әле укырга да укырга. Бохарага барып кеше көлдерә күрмә.
Динмөхәммәт. Туктап торыгызмы, бөрадәрләрем. Мосафир, син дә табынга утыр. Әйдәгез, кымыздан да житешенез!
Бәдретдин. Акмулла ага барлык төркиләр өчен дә тырыша Шуна төрки-нең тулы йорты аңа мөкиббән!
һәсәнзадә. Чох разыймын! Бөйек шагыйрь. Сәйат-Новадай шагыйрь.
Госман Акмулланы табынга утыртып кулына чынаяк белән кымыз бирә
Сәлим Бына Бәдретдин һүзе акыллы исмаһам Рәхмәт, кардәш.
Барсы бергә. Шулай.
Дәүләтша Жамәгать, Мифтахет-дин Камалетдин улы Акмулла Маржани белән Курсавидан күрмәксе, түрәләргә, муллаларга, менә һезнен кебек олыларга тел озайта! Аны да белөһезме?
һәсәнзадә. Дәүләтша, Исәнкилде газизләрем, Акмулланың нә күнаһы вар’ Бәдретдин Дөрес. Һәсәнзадә бай Менә ни ли Акмулла. (Куеныннан дәфтәр алып укый).
Жамамды гүрә кылсан-йортын бозар. Гакылсызны үстсрсән-богын сузар Түрә димә, кара димә -фигьлсн кара- Кәй жпман аргамактан мәстөк у зар
Менә Акмуллада сүз яман адәмнәр турында гына бара ласа!. Мәстәк дигәне гади эш аты, әнә шул гади эш аты ла начар аргамактан өстен чыгар дигән.
Дәүләтша. Һәсәнзадә бай. Акмулла үзен ак дисә дә, жырулары ак, нәфис түгел. Һез менә минем акынны тынлап карагыз әүвәл! Иыру шундай була ул!
Исәнгилде.
Их, алтыным, бәян әйлә, сүзем кабул нгармүһән. Шулай тилмертеп үк әллә Өфеләргә китәрмүһән Арпсаеннан кзггәем лә. Өфеләргә жзләеч тә Аһ. мәгьшукәм кыса-кыса туйганча пәп зггәем лә
Дәүләтша Йә, жәмәгать, алкыш ишетмәем! Акыным Исәнгилде ана лаек! Исәнгилденең йыруы Акмулланыкыннан нык нәфис ул.
Динмөхәммәт. Акмулла үзе монда булмагач, бу хакта сөйләү кирәкмәс' Бетерик.
Исәнгилде. Акмулла моннан бик күп еллар элек Дәүләтша байга балалар укытырга ялланган. Шунда Акмулла дип ана мөхтәрәмебез Дәүләтша бай үзе кушкан!
Бәдретдин Булмас Менә бу яшел дәфтәрдәге шигырендә Акмулланың, мине ак жилән киеп йөргәнгә Акмулла дип атадылар дигән сүзләре бар
Дәүләтша. Әнә шул жиләнне ана мин бүләк иткән инем!
Госман Акмулла дигән исемне ана казакъ халкы биргән диләр'
Дәүләтша Өлкәннәр Һүденә кысылма, көсск! Акмулла дигән исемгә минем аркада ия булды Мифтахетдин, әмма аклай алманы Бик үзһүзле кеше Дуамал, Тукһанбайга кайтып үги атаеннан мәрхүмә әсәенен мирасын дәгъвалап талашып йөргән. Шул хәерсене кызганып балаларымды укытырга сакырдым Ана газиз кызымды катынлыкка бирмә келәнем Дим буеның атакты бае итмәк булдым Менләгән куе булыр ие Ә ул—Акмулладан көтөүсе ясама, көгөүсе мснән ботен дала тулган, ә мин бер генә тип. казак далаһына сыгып касты Эс- тәрледә үрәнгән өнәре буенча тәрәзәләр яһап көн күрде Ә бай булса һүзе нык үтәр иде Ахмак!
Госман (яттан сөйти).
Яхшыны сүккән белән аты китмәс.
Яман сүзнен күңелдән табы китмәс
Саф алтынны нәжескә буяу белән
Нәжес китәр, алтынның заты китмәс
Сәлим. Машалла! Әллә буһы да Акмулла агаебызныкымы?
Исәнгилде. Түгел! Мәдрәсәдә күпме укып берни белә алмагансың! Тәсдикъ ит, Дәүләтша бай.
Дәүләтша. Такмак кына бу.
Бәдретдин. Бәлкем монысы ошар? (Дәфтәрдән шигырь укый)
Аткан уктан файда аз—жонсыз булса, Юлдашыңнан файда аз—жүнсез булса Мөнәжәт, шигырь белән эше булмас— Күңеле каткан бер дәрдсез, моңсыз булса!
Дәүләтша. Исәнгилде кияү, Акмулла дип синә генә кушасым калган.
Бәдретдин (өченче дәфтәрне ачып укый):
Адәм камил булмас кайнап пешмәй, Мәхәббәт касәсеннән шәраб эчмәй Дошманнар тозакларны салып карай— Тургайның тозагына лачын төшмәй
Исәнгилде, нигә жыру әйтеп жавап кайтармыйсын?. Әгәр син Акмулладан өстен икән, укы шигырь...
Исәнгилде. Башта шуны сорыйм, кайсыгызның Акмулланы күргәне бар9
Акмулла Йә, йә, ниндиерәк сон ул, Акмулла?
Исәнгилде Менә минем кебек пәһлеван бер адәм ул, Акмулла.
Акмулла. Ялган.
Динмөхәммәт. Мөсафир, бүлдермә, бер башлагач әйтеп бетерсен
Бәдретдин. Чыннан да ниндиерәк соң ул Акмулла?
Акмулла. Бик әйтер иде дә, бичараның Акмулланы күргәне юк.
Дәүләтша. Йитде. Тагы да мыскыл итһән, башын кисеп этләргә ташлаем. Акмулла менән ул күп әйтеште, әйт әле, Исәнгилде!
Исәнгилде. Без Акмулла белән ике акын кара-каршы йыру әйтеп күп ярыштык. Бер-беребезне енә алмагае, безгә инде көрәшеп тә карагыд диделәр. Әнә шул көрәштә—мин өстен сыктым
Акмулла. Син Акмулладан өстен чыктыңмы? Булмас. Мине сыртыма әйләндереп салган Акмулланымы жин- ден? Кит, чын сүзне дөрес булса да
сөйләмә!
Дәүләтша. Был ниткән кире каткан адәм. Таныш та кебек үде? Исәнгилде, йәле күрһәт? Уны Акмулла йингән, һин Акмулланы енгәнһен, димәк һин монау адәмне дә һыртына һала алаһын! Әнә нисек шыр ебәрде (Тел астына нидер салып сикереп тора, гайрәтләнеп).
Көтәм! Көрәшенез!
Динмөхәммәт. Кирәкмәс. Яшь кешеләр түгел бит инде алар. Кырык яшьтә акыллырак булган яхшы.
Акмулла. Кымызыгыз өчен рәхмәт, бай. (Торып китә башлый).
Дәүләтша Минә менә тиздән алтмыш. Исәнгилде курыкһа. үзем көрәшәем. Тукта, йолкыш адәм, каема!
Исәнгилде. Башлагач яфрак астына качма инде! (Затлы бишмәтен салып ташлап, Акмулланың билен кәмәре белән уратырга итә).
Акмулла. Нишләмәк кирәк язмыштан узмыш юк. (Җиләнен салып Госманга бирә)
Исәнгилде. Их син. камыш
сыйрак!
Дәүләтша Берүк үтерә күрмә үзен!
Акмулла белән Исәнгилде тарткалашалар.
Исәнгилде. Тукта, хәрамлашма. Казанча көрәшәсен, монда Казан түгел.
Дәүләтша Әйе! Көрәш без- ненсә!
Акмулла Исәнгилдене еккач, барчасы «Аһ» итәләр.
Акмулла. Акмулланы ектым дип нигә ялган сөйләп йөрисен, Исәнгилде? Һин дә Дәүләтша бай, кеше танымаслык хәлгә килгәнһен икән. Һинен яшьтә бакый дөнья турында уйларга вакыт!
Исәнгилде (жирдән торалмый утыра). Кем син?
Акмулла (шигырь әйтә).
Батырны «батыр» диләр—көчен күргәч, Останы оста диләр—эшен күргәч!
«Ишарәт—гакыллыга» дигән сүз бар— Артык сүз әдәбсезлек асыл затка.
Арбасы ягына китеп бара. Барсы беравык тынып торалар.
Динмөхәммәт. Акмулла үзе ахры бу! (Барысы ла шаулашып алалар.)
Улым, Госман чакыр үзен, табын түренә утыртыйк!
Барсы бергә. Хәлфә Акмулла! Мифтахетдин Мөхәммәдьяр улы Ак-мулла!
Чакырабыз! Арабызга килче! Акмулла (ике яклап уртадан ара калдырган хәлдә тезелеп баскан кәрванчылар арасыннан тамаша залына таба килә башлый).
Саескан хәким булып тутый булмас. Мескен илнен баласына һич сан булмас
Бозавы үлгән сыернын сөте булмас, Жүкәне майлау белән каеш булмас
Башка илне без күрәбез: тауга чыккан, Һичкайчан ил уналмас түбән баккан Мәгърифәт дәрьясы күпкә уртак. Онытылып хур калмыйдыр кулын тыккан
Тормышы башка илләрнен көн шикелле. Тормышы надан илнен төн шикелле Үзенез уйлап караныз, мигә салып. Күренә шушы жире мин шикелле
Динмөхәммәт. Госман,сазыңны алып кил әле, улым. Җырлап бирик әле, Акмуллага, Мифтахетдин абыена
Госман сазын алып килә. Динмөхәммәт жыр суза.
Труйский хибесханәсе, ягьни Троицк шәһәре төрмәсе
Кайдадыр бер шпананың чая да монлы да булган ниндидер караклар көен сызгыруы ишетелә Төрмә камерасында ике катлы сәке. Икенче каты төрмә камерасының тәрәзәсе турысында. Тәрәзә тимер рәшәткә белән тотып алынган. Сәкенен икенче каты хәзергә буш
Акмулла (Идрисбинен бишмәтенә карап). Булды шикелле, Идрисби Шулай да сал әле, җөе тигез чыкмады Идрисби. Мине кулга алучы казак нагайкасы белән ертып төшерде Издем дә сон үзен, атыннан сөйрәп алып. Их. атына атланып качарга өлгермәдем—дуслары килеп житеп башымны тиштеләр (Бишмәтен салып Акмуллага суза). Акмулла хәзрәт, кайчан котыласын инде бу парашалы төрмәдән?
Акмулла. Ә син үзен?! Котылсан да, кабат тушындагы кандала, борчалардан талатырга, стражниклардан кыйналырга кайтасын.
Идрисби Төрмә—дом родной. Но син шагыйрь булсак да, арттырма, мина сугарлык стражник юк бу таш капчыкта Әнә. син ябылып асралган дүрт елда, мин моннан өч тапкыр котылып чыктым. Ә сина 4 ел буена суд та юк, черг та юк Бик хәтәр жинаятьчесен ахрысы, бырат? (Көлә.)
Акмулла (көлә). Рас әйтәсен. бы-рат, ат карагы гына түгел мин.
Идрисби Шуласн шулай диден лә. дүрт елга, нибары, мен баш атны урнаштырдым да, урыс байларының дистә ярым кибетеннән ярлыларга мул гына өлеш чыгартгырдым
Акмулла. Төрмә түрәләрен баетам
дисән, дөресерәк булмасмы9 (Жепне тешләп өзә һәм бишмәтне Идрисбигә суза.)
Идрисби Чичән шул син, чичән. Ак атыңнан җиргә төшеп караганын юк, күрәм. Ә мина (Акмулланың колагына гына нидер пышылдап, муенын ышкып күрсәтә. Тегесе ышанмый күтәрелеп карагач). Туры килә Шунсыз булмый!
Акмулла (кулын күтәреп дога кыла). Иннә иләйһи вә иннә лилләһи рәжигун! Шелтә кылмыйм, мәгәр кеше җанын кыю...
Идрисби. Тамчы үкенмим. Алар надзиратель Исукаевтан да кабәхәтрәк адәмнәр иле Ну. бырат. төрмәне шыр җибәрткәнсең бит Бөтен төрмә матын читкә шуыткан крыса Исукаевны тәки капкынга керткәнсең.
Акмулла Яманны дошман күр- мәк—дин сөннәте! Исукаев—кулы белән эшләгәнне муены белән күтәрергә тиешле ерткыч адәм'
Идрисби Бая күрдем уя крысаны. исправникка керттеләр Тикшерүчеләре Петербурдан ук килгән, ә! Әгәр каурый каләмен шундый көчкә ия икән, бырат. нигә син үзеңне дә якламыйсын? Кемеңдер бар бит инде синен анда9
Акмулла. Бар да, жук та. Бишмәтеңне киеп карале
Идрисби (киеп). Шәп инде, шәп синен белән бер генә тегүче дә ярышал- мый. брат. Рәхмәт! Хакын сора!.
Акмулла Син шушы сәяхәтләрдә йөргән арада, кәгазьгә интегәм мин.
Идрисби. Кәгазь—тфү! Хет капчыклап. Судны булдырабыз, вчү!. Әгәр сине Себер җәһәннәменә озата башласалар, порукага алырбыз! Син хәзер үк Петербургтагы танышыңа хат әзерлә. Амнистиягә җибәртерлек итеп!.
Акмулла Хатка гына калса зары да гаризасы да күптән әзер! Менә порукага алырлык акчаны кайдан табарга?
Идрисби. Идрисбигә ышан! Әйттем бетте! Мен тәңкәләп кенә торса, бүген үк табам. Әмма синен өчен күбрәк сорарга да намуслары җитәр. Ул кадәр акчаны төрмә белән генә күтәреп тә булмас, мөгаен, бөтен ил белән җыярга туры килмәгәе.
Кинәт кыңгырау кагыла. Зур йозакның куркыныч тавыш белән шалтырап ачылуы ишетелә. Кулларына надзирательнең ачкычлар бәйләмен тоткан стражник белән конторшик Тылмачев пәйда була. Алар Исукаевны камерага төртеп үк кертәләр. Ул Акмулланы күрүгә чигенә башлый Конторшик аны аркасыннан тотып туктата.
Исукаев Бик прошу, мине башка камерага илтегез.
Надзиратель. Монда тиеш.
Тылмачев. Син беләсең, ин шәп камера шушы!
И с у к а е в (надзирательгә). Стражник, помоги ради бога! Петя, забери меня отсюда!
Надзиратель Карцерга утыртуларын көтәсеңме?!
Тылмачев Господин Мифтахетдин Камалетдинович! Әйдәгез конторага!
Акмулла. Нигә?
Тылмачев. Безнең дә самоварыбыз ага башлады. Ямарсың.
Акмулла Туйдырды әле бу, господин Тылмачев!
Тылмачев. Кунакларым бар. Ярый, синең дә хәлеңне аңлыйм—җинаятеңне тикшерү шактыйга сузылды (Акмуллага гына.) Борчылма, тиздән суд була.
Акмулла. Аста мине күрергә килгәннәр Атнадан артык көтәләр Нигә
безне очраштырмыйлар, господин Тыл-мачев?
Тылмачев Төзәт башта самоварны.
Акмулла. Өегездән китерткәннәрен дә рәтләп торам түгелме! Очраш- тырсагызчы. Алар бит казакъ далалары буенча йөзләгән чакрымнарны үтеп килгәннәр...
Тылмачев. Ярый көт, рөхсәт сорап киләм.
Кабат тимер ишекнен дөбер-шатыр ябылуы, зур йозакның шалтырап куркыныч тавышлар чыгарып бикләнгәне ишетелә. Акмулла борылып карау белән Исукаев чигенеп ике катлы сәкегә бәрелә һәм җитез генә икенче катка үрмәләп менә.
Идрисби Ну-ка, төш, минем урыннан, кандала!
Исукаев Төшмим. Акмулла мине тоткын иттерде, хәзер әнә башымны да ашарга җыена!
Акмулла. Урыс түрә ташлаган сөякләр хакына дүрт ел буе күңелемә таш чәчтең, Исукаев. Әнә шул ташларын бугазыңа утырды.
Идрисби Төш, иблис, ботыннан тартып төшергәнче!. Синен урынын параша янында, таракашка.
Исукаев Кемне яклыйсын, Идрисби. Мине якла син. Күпме ярдәм күрдең миннән! Смотри, б-б-б буду мин камерада (шомлы итеп) временно. Тиздән чыгам. Ә бу Акмулла государствен- ный преступник. Затлы карак исеменне пычратма!
Идрисби. Аһ, әле син минада яныйсыңмы? (Сәкенен беренче катына сикереп менеп икенче каттагы Исукаевны йолкып алып параша чиләге янына китереп сала.) Ботарлап тыгыйммы сине шушы параша чиләгенә?!.
Исукаев. А-а, җибәр, тимә, кирәкле сүзне беләм! Төрмә начальнигы Петр Иванович башкорт старшиналарына, казакъ түрәләренә Акмулланы далага кайтартмаска вәгъдә бирде.
Идрисби. Шул гынамы?.
Исукаев. Казакъ түрәләре аны далада каңгырып йөрүче бичара нугай хәерчесе, диделәр. Начальниктан «Төрмәдә черет» дип ялындылар. Әнә зур түрә Исәнгилде дә «башы бедһен» диде.
Акмулла. Исәнгилде? Ул да булып киттеме. Ни житми ансына?
Исукаев. Син анын: «Үләнле лсирдә куй, үлекле җирдә мулла Акмулла симерә» дип шаяртуына: «Даулы җирдә түрә симерә, сахрада безнең кебек муллалар булмаса, сезнең кебек жаһилләрнен башын эт кимерә» дигән булгансын.
И д р и с б и . Судны кайчанга куйганнар? Шуны әйт!
Исукаев Тәгаен белмим. (Идрис- бинен ачулы карашыннан куырылып). Суд булуга Акмулланы ике елга арес-тантлар ротасына җибәртәм диде төрмә начальнигы Петр Иванович. Әле теге ни «Акмулла хамелеон» дип тә өстәде! Чыннан да, казакъча син үзеңне казакъ дисен, башкортка син үзенне башкорт дисен, татарга татар дисен! Ниятең ни?
Акмулла. Ә синен ниятен ни, Исукаев? Казакъ, башкорт, татарны талаштырып далага хуҗа булып алган урыс патшанын малын саклаумы? Атаңа нәләт. Бирән йөрәген күпме тоткыннын күз яшен йотты, эт жан!
Исукаев Мине яптырдым дип куанасынмы?!. Мин иртәгә үк моннан чыгып, тәрәзә каршында артымны күрсәтеп тәрәт итәм. Ә син үз башыңны үзен ашадың!
Идрисби. Ә синен башыңны мин ашыйм, Исукаев! (Исукаевны ләкгереп муенын бора башлый.)
Исукаев (Идрисби кулында чәбәләнеп). Каравыл, үтерәләр!
Ишек кабат ачыла. Стражник-надзи- ратель, Тылмачев керәләр.
Стражник. Что за шум?
Исукаев. Меня убивают! (Дүртъ- аяклап барып күн итеген коча). Петя, куда угодно. . только не оставь меня с ними!
Стражник Ну ладно, пошли (Исукаевны ияртә)
Тылмачев Мифтахетдин Кама- летдинович Рөхсәт алдым. Тик озакка түгел.
Исукаев белән Акмулла бусагадан атлауга кабат авыр ишек шыгырдап ябыла Йозак эленә Тылмачев Акмулланы сәхнә алдындагы озынча урындык янына алып килә. Ә үзе читкәрәк барып күзәтә башлый. Каршы якта казакъ шәкерт
ләре күренә. Ин алдан Акмулланың ин яраткан, сонырак остазы турында язачак шәкерте Дусмаил Качкынбаев атлый.
Дусмаил Молдакәм! Сине дә күрер көн бар икән! (Күрешергә кул бирә.) Акмулла (күрешеп). Досмаил. чырагым, Аман келдегезме?!
Дусмаил (казакъ шәкертләргә). Жулдастар, бире келен! Менә бу шәкертләр казакъ далаларыннан җыелып сине күрергә келделәр. молдакәм. (Таныштыра.) Тургайбай—Тургай суы жарларын- нан, Жакуп—Кече Жөздән, Арысланбай минем шәкерт—Ти нгезкүлдән...
Акмулла Айда, бүз җегетләрем! Таныс булыйк! (Күрешеп чыга).
Дусмаил. Жулдастар. менә ол енде, безнең бүтүн төрки дөньясына хаклык даулаучы акын, ялкынлы чәчән!
Акмулла. Синен дә шәкертен бар диген, ә, Дусмаил, чырагым!
Дусмаил. Әйе, молдакәм. Арыс-ланбай зур укыган булыр!
Арысланбай Тоткынлыкта да үләң әйтеп җәүһәр таратучы сандугач Акмулла шушы булып икән!
Торгунбай. Тургайсудагы айтыста да усы Акмулла акын җиңде! Акын, син белеп тор. безнең Тургайның Урускул бай сине төрмәдә черетәм, мәңге чыгармыйм дигән!
Якуп Безнең Кече җөзнеке Батуч ол! Шол Батуч иблисләрчә мактана гуй. Ә син төкер, Акмулла чичән! Акмулла дошманы—дала дошманы. Безнең дә дошман булып торур!
Акмулла. Сабыр етеңсз, бүз җе-гетләрем! Сез тансык казак сахрасы исен алып келдегез! Кымыз исе, казылык исе.
Дусмаил Молдакәмнең борыны ис тоя гуй. Сине сахрада онытмадылар. Тол хатын Алтынчәч «чакча баш нугаема бирен» дип бүләк тә җибәрде Кайчан тагы кайтып «мене җанына сал» дип шаяртыр икән диде Арсланбай тапшырың.
Арысланбай Бүләкте рәхәтләнеп тапшырамыз гуй! (Кечкенә генә турсык белән кымыз, тастымалга төрүлс казылык чыгара).
Дусмаил (кымыз салып). Бер аяк кымыз эчеп куй, молдакәм!
Акмулла Жаксы (Эчә. Кәефлә-неп.) Кымызның куәте тамырларга та-
ралды гуй! Ничек сагайдым мен даланы! (Дусмаил салып биргән кымызны кабат күгәрә.) Әнә дала тудырган кымыздан тамырларымдагы кан кайнап тау елгасыдай агар булды. Менәзе гүзәл Алтын- чәчкәгә күп рәхмәт тап шырыныз! Хәзер үк сезнен белән казакъ арасына кайтып китәр ием гуй. (Татарча сөйләп китә). Ул далалар гел күз алдымнан китми. Әле бүген генә төш күрдем. Башларына кечкенә кызыл түбәтәйләр кигән кызлар жырлый-жырлый киез басалар. Иксез- чиксез даланың бер башыннан икенче башынача җәелеп йөз меңләгән куйлар үтә. Дөяләр кәрваны узып бара. Елкылар көтүе уйнаклап чаба. Сагынам да сон яшел даланын ак таңнарда көмеш дулкынлы диңгез кебек кайнавын. Нә сөйлим, ау. Кымыздан әбдән мас булдым ахры. Зиндан мене чарчагата алмады, бөрадәрләрем!.
Дусмаил. Ә без зинданнан кайткан: «Басыннан гакыл китәр—бәла килсә», дигән сүзләрен укып, жөда кайгыга төшкән идек.
Акмулла. Төрле чак була. Мондыйны да язабыз. (Шигырь сөйли).
Әсәре асыл сүзнен, балдай татыр,
Кол җирдә күңел куркак—телем батыр Ак җаны нахак көйгән бичараныз Акырын кыйсса жазып сулкылдатыр Бәндәне ризык дигән кыймылдатыр, Сачелгән ризкы булса, жөреп татыр;
Һәр бәндә күрәсене күрмәй калмас— Кирәк солтан булсын, кирәк император!
Дусмаил. Ой-бай! Менә бу энде чын Акмулла акын!
Арысланбай Дахи шул: Алтынчәч апаем да Акмулла молдакә мөнәҗәтләр яза дип хәйран булгай. Сорап кайт дип әйтепләр калды
Тылмачев Вакытыгыз чыкты! Акмулла, саубуллаш.
Акмулла. Господин Тылмачев, әйдә казакның күчтәнәч кымызыннан да авыз ит! (Тылмачев килә башлауга). Монда чиста савыт юк икән, алып кына чыкчы! (Тылмачевны алдап кертеп җибәрүгә, шәкертләргә куеныннан алып кечерәк дәфтәрләр өләшә) Менә жазган шигырьләрем, мөнәҗәтләрем. Жугалтмагыз! Дусмаил, чырагым. Югары таш мәдрәсәдә хәлфәлек итүче Хафиз меллага хатымны житкерсәнче. Тиз арада Петербургка озатсын! (Хат бирә).
Дусмаил (тышын укып). Кем ул,
Гобәйдулла солтан Бүкәев?.
Акмулла. Үз казагыбыз. Менә Якуп шәкертнең якташы.
Якуп Безнең ханыбыз Җиһангирның улы. Патша сараенда, полковник.
Акмулла. Генерал ол хәзер. Хафиз мелланың колагына гына: «Тиздән суд була, Акмулланы порукага алу кирәк, төрмәдәге дусларым акчанын күп өлешен үзебез җыярбыз диделәр» дип әйтергә дә онытма.
Дусмаил. Без дә җыярбыз, молдакә. Сенең хакка бөтен дала кубар!
Акмулла. Казак түрәләре менән башкорт старшиналары төрмә юлын таптый икән. Акмулла зинданда чересен дип.
Тылмачев (күренә, савытны су-зып). Сал, әйдә, тамаклар тәмам кипте
Акмулла (анын савытына туты-рып кымыз сала, үзенә дә коя). Кымыз дигәндә Акмулла үлеп китәде.
Тылмачев (эчеп). Шәп нәрсә, болай, шәп' Якташларын белән саубуллаш, Мифтахетдин Камалетдинович! Вакыт чыкты!
Акмулла (шәкертләренә якын-лаша, Алар остазларын аягүрә басып каршылыйлар. Шуннан барсы бергә кочаклашкан хәлдә торалар. (Акмулла үзенең яраткан җырын башлый, шәкертләре ана кушыла.)
Хатлар гына языйм, бир кау(ы)рый,
Бибкәй, Бибкәй.
Сагынмакта укып багырсән
Сагынганын шуннан, һай, беленсен.
Бибкәй, Бибкәй.
Хатка каршы хатлар салырсән.
Акмулла. Дусмаил, бүз җегет- ләрем: Гече Жөздең Жагупы, Тиңгез- гүлнең Арысланбае! Тургай елга буенын Тургунбае, күрешкәнчегә кадәр!
Шәкертләр. Саубулыңыз, мул- дакә. Безне тиз арада көтенез!
Акмулла. Әйдә, господин Тылмачев, самовырны күрсәт! (Китә.)
Дусмаил (як-ягына каранып куеныннан шигырьләр дәфтәрен ала, ача, укый).
Айтамын үгет кылып казакъ халкын, Күнлегез дин жагына сунчә салкын;
Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен, Эчтә тулып жатмасын сасык эрен,
Аһ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын,— Булмаса, файда бирмәс коры белем! Белмәгән казакъ та бар, нугай да бар.
Ин әүвәл иман гыйльмсн уңайлап ал! Мулла булсын дин өчен жанын кыйган, Өйрәтсен шәкердләргә әүвәл иман,
Дин мәгънәсен үз теленчә төшендерсен,— Югыйсә ике яклап булыр Ибан Инсафлан бер мыскал юк эшемездә, Кинә, хәсәд, фәсәд тулган эчемеэгә,— Гавамга бер ак сәллән өлкән булсын, Атын-арбан, киемен күркәм булсын. Хосусән җаһил халыклардагыча Үзең симез, корсагын таудай булсын!
Бол көнлә тышымыз хуб. эчемез буш - Илаһыбыз риза булмас эшебездән Тыш таһарәт алу белән эш бетмәйде, Булмаса чын таһәрәт әүвәл эчдән
Якуп (үз кәгазләрен чыгарып укый). Сез монусын тынланыз!.
Аркам минем күп сөйкәнеп кутырлаган, Хаклыкка Акмулла тик утырмаган, Симерсә, берен-бере эттәй талап, Дәүләткә адәм бармы котырмаган Саргаеп, төн йокламый, тан ашабыз, Гакылдан кайгы белән алашабыз Ау корып чебен тоткан үрмәкүчтәй, Кандала, борча белән талашабыз.
Урыным минем яткан—аты зиндан һәр торле адәми бар җәфа кылган Эчендә торле гыйбрәт—хисабы юк, Хаиннар ничә төрле—бар җыелган. Тимердән кадакланган тәрәзәсе,
Кара таш урап алган кирәгәсе,
Урысның тулып ягар кенәгәсе,—
Ходадан дошманына теләмәче1
Арысланбай (куен кесәсеннән үзенә бирелгән дәфтәрне алып күз ташлый). Бу дәфтәрдә үләннәр гел нугайча.
Дусмаил Нугайча анлыймыз, укы!
Арысланбай (укый).
Тугьрылык бу заманда корып калган, Туры әйтүче арт якта торып калган.
Кай муллалар казакъка ялгандылар.
Сыер үгезсез калам дип курыккандай. Дәүләтле мирзаларга яраклашып. Шәригатьне теләгәнчә борып салган. Нәфсе аркасында азган телебез бар,— Жылкычылар муйныбызга корык салган. Эшебез нәтиҗәсе шушы булды—
Ничә җиргә шайтан тозак корып алган Бөркетләр Каф тауына күчеп киткән, Урнына—козгын, байгыш кунып калган Котырган бу заманда бүз балалар Хәрамлык ягына тиз кузгалалар.
Тыюсыз үз алдына йорсп үскән,—
Аман торсалар иде кыз балалар'
Бозыклар берен-бере саклашалар, Хыянәтен белеп тә яклашалар Бакый дөньяда аларга тәмуг бар.
Фание да булса иде залимгә тар!
Торгунбай (икенче дәфтәрне карап). Монда да нугай үләннәре күп. Мөнәжәтләр дә бихисап
Арсланбай. Мөнәҗәтләрне Алтынчәчтән көйләтермез.
Торгунбай. Дусмаил молдакә, Арысланбай! Карагыз бу Петербургтагы солтанга! Жакупнын жакташына'
Дусмаил. Патша яныралы Гобәй- дуллаә ибне Җиһангиркай жанәбләренә- мени?!
Арысланбай. Укы!
Торгунбай. (укый)
Әссәламегаләйкем асыл затка,
Мәйданда узып килгән аргамакка Дәрәжәнә тин итеп язып булмас.
Охшап торам мин бүген жабалакка Тышауланган тулпар ерак китә алмас, Читлектәге сандугач сайрый алмас Ләүхелмәүхүздәгеләр булмый калмас, Беркем тәгьдиреннән уза алмас Кайда гына күрсазәр дә зур байны. Башкортмы ул, казакмы, йә нугаймы. Һәммәсе шуна каршы һайлап чабар. Битен-кулын вә чабуын да ялар Фәкыйрь бәндә булгач—дәшмә, читкә кит. Кемгә кирәк алтын сүзен, гыйбрәт ит. Әйтер булсаң туры сүзен чәйнәрләр, Аяк-кулын тышау белән бәйләрләр Түз, шулай да, тәкъдир үзе кушкандыр. Ходай үзе яратканны сынардыр Ислам дөньясы да бүген сынала.
Бөркет тә гел оча алмый—тын ала. һәрбер зат үз аелына кайтмый калмас. Тутыклы булат кылыч та чапмый калмас
Якуп Акмулла бусын жаза гына башлаган икән гуй Монда мына Шиһабетдин Мәржани хәзрәткә мәдхиясе дә бар
Дусмаил. Ол анысын да күптән жазып ие Бик көтәмез Жазып бетергәнме0 (Алып карый ) Күп өстәгән, күп баеткан, әмма ахыры аман жук икән Әйдәгез тизрәк мәдрәсәгә, калганын анда укырбыз
Зыяфәт
Уфа 1X94 елнын көзе Мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов йортыңда Акмулла хөрмәтенә оештырылган зыяфәт, ягъни махсус кунак ашы мәжяесе
Таш диварда Мәккә. Мәдинә. Истамбул рәсемнәре Түрдә озынчарак өстәл тора. Шул өстәл алдындагы тамашачыларга таба борып куелган өч урындыкта Казан
кунаклары—мөлаем йөзле шактый олы яшьләрдәге Әмирхан Туктамышев белән европача киенгән морза Кәрим Баруди һәм дә ак жилән киеп, ак чалма ураган, ягъни казый киемнәреннән булган Риза Фәхретдин утыралар Мөфти йортынын террасасы дип фаразланган ягындагы сәхнә кырыеннан тамашачыларга таба башкорт шагыйре һәм мәгърифәтчесе Мөхәммәтсәлим Өметбаев белән 63 яшьлек кырыс кыяфәтле өлкән казый Исмәгыйль Дәүләтбаев йөреп тора. Ни турындадыр үзара күнелсез генә сөйләшәләр.
Өметбаев (тамашачылар каршына килеп җиткәч, туктала, сәгатен алып карыйда, өстәл янындагыларга борылып). Бу Акмулла дигән бәндәгез килмәскә булды микәнни һун?
Ризаэтдин. Үзем дә аптырап торам. галижәнабләре. Озакламам дигән иде.
Исмәгыйль (мыскыллы төртте-реп). Аты чыгымлагандыр, йә арбасы ватылгандыр.
Ризаэтдин. Ватылмас. Ул бит бик оста балта остасы. Арбасын үзе ясаган Өч бүлекле. Урта бүлемдә үзе утырып йөри. Алдагы бүлемендә балта, ышкы, өтерге, борау кебек эш кораллары вә атларына солы тота, ә ин арттагы бүлеге китаплар белән туп-тулы.
Исмәгыйль Үзе казакъ, үзе балта остасы, гажәп.
Туктамышев Татарча беләме сон ул?
Кәрим морза. Мәржанигә мәрсиясе татарча лабаса.
Ризаэтдин. Әйе, Акмулла белән мәхкәмә бүлмәбездә озын вакытлар бары үземезчә сөйләштек. Шунсы бар, казакъ арасында йөреп шактый гына ка- закълашкан. Бөржән якларыннан килгән саф башкорт белән очрашкач та халис башкортларча сөйләшә алды.
Өметбаев Телләр белүе ярай, балта остаһы да булһын әйдә. Мина шул карангы ни өсөн мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов хәзрәтләре уның хакына зыяфәт үткәрергә булды?
Ризаэтдин Мин мөфти Мөхәммәдьяр хәзрәткә: «Шәһәргә Акмулла дигән шагыйремез килгән, сезгә күрсәтәсем килә» дидем. Ул риза булды. Безнең бәхеткә мәркәзебез Казаннан Әмирхан Туктамышев белән Кәрим морза Бару- дилар да килеп чыккан иде Аларны да чакырдык.
Әмирхан белән Кәрим мирза хуплап баш кагалар.
Өметбаев Уныһы ярар, мәгәр 84
мөфти хәзрәтләрен көтмәгәндә губер-наторга сакыртып алулары гына отры гажәп? Уйлашаек! Фу. ниндәй эссе! Көзге көндә йәйдән дә тегеләй кыздыра. Террасага гына сыгып һава һулап керәемсе! (Битен яулык белән сөртә- сәртә чыга).
Исмәгыйль. Риза әфәнде, мөм- кинме? (Терраса янына ук барырга мәҗбүр итә) Мине тыңлаган булсан, мондый хәлгә калмый идек. Тәжрибә- сезлеген харап итә.
Риза казый. Теләгеңне ачыклап әйт. Исмәгыйль казый?
Исмәгыйль. Сәлим әфәндедән гафу сора да, зыяфәтне тарат. Юкса Мәскәү. Петербургның олуг дәрәжәле чинауниклары белән даими аралаша торган Өметбаев әфәнденен каһәренә юлыгуын бар. Кабат әйтәм, ниндидер даладан килгән йолкыш шагыйрь аркасында мәхкамәи шәргыябезгә бәла китермә!. Әнә, Өметбаев жанәбләре дөрес чамалый. Губернаторның мөфти хәзрәтне һич көтмәгәндә чакыртып атуы шушы эшкә бәйләнгән булса кирәк Яна күрмә. Әйдә, мин Сәлим әфәндене бире чакырам. (Терраса ягына юнәлә) Сәлим әфәнде, сезне чакыралар ине Күренеңезче!
Өметбаев (Террасадан килеп чыгуга, аңа каршы яктагы тыш ишек ягыннан Риза Фәхретдин яшьләрендәге Дусмаил Качкынбаев пәйда була. Ризаэтдин ишетерлек кенә итеп). Акмулла шушымыни?
Ризаэтдин. Таныш булыгыз, казакъның мәгълүм акыны Дусмаил Качкынбаев. Акмулланын шәкерте. Ак-мулланың ни сәбәптән тоткарлануын, бәлки, ул белгәндер?!.
Дусмаил (башын иеп). Әссаләмә- галәйкем!
Бүлмәдәгеләр (ишетелер-ише- телмәслек итеп). Вәгаләйкем әссаләм.
Исмәгыйль. Хуп! Акмулла дигәннәре кайда йөри инде?
Дусмаил Галим Каюм Насыйри- нын Казаннан Ырынбурга узып барышы
Мифтахетдин әфәнденен шуны озатып йөрүе.
Исмәгыйль (бот чабып). Гажәп. бик гажәп!
Дусмаил. Каюм Насыйрины озату белән килеп житәм дигән иде гуй. Бик түбәнчелек белән гафу сора, үзем килүгә һәммәсен аңлатам дигән ие.
Исмәгыйль Нәрсәсен аңлатырга, кемлеге болай да аңлашылды Казакъ даласында дип беләме әллә ул үзен, бичара.
Дусмаил Безнен казакъларны сөйләргә оста диләр гуй, мәгәр без тыңларга да оста. Сөйләгез, әфәндем, аксакалларга бездә хөрмәт зур
Исмәгыйль Китик, Сәлим кус-тым! Болай мыскыл иттермик!
Ризаэтдин. Газизләрем, безнен теләгебез һич тә кемнедер кимсетү, мыскыл итү түгел. Казанда Акмулланың «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе* нәшер ителеп, ике ел эчендә бөтен төрки галәмендә зур кызыксыну уятты. Бәс шулай икән, мәшһүр Акмулланың шушы яшендә кайдадыр ком далаларында бәдәви булып каңгырып йөрүе зур ялгыш түгелме? Уфага төпләнергә чакырту мәслихәт булмасмы үзен? Бу зыяфәтнен максаты да шушы хакта фикер алышу ниятеннән иде.
Туктамышен Шигырьләре тагы да бардыр бит?
Ризаэтдин Бар дип әйтү аз, күтәреп булмаслык буаз мәжмәгь.
Кәрим морза Ул кульязмасы белән танышырга да өлгердеңме?!
Ризаэтдин. Үзе белән бергәлектә ике көн тоташ укыдык.
Туктамышев. Аны төрле телдә яза диләр Болары да шулай төрде телләрдәме9
Ризаэтдин Мәжмәгътагы шигырьләренен яртысы Казан төр-киләречә, ягъни үземезчә. Берникадәрс- се халис башкорт га аңларлык, шуннан калган зур өлеше гел казакъ теле белән Казан төркие катнашында.
Кәрим мирза Бу анлашыла. Ул бит казакъ арасында яши. Казакълар да анласын дип яза. Дусмаил әфәнде. Ак-мулла казакъка охшаганмы сон?
Өметбаев Нишләп казакъка охшаһын. атаһы барбулмышы мснән башкорт булгас. башкортка охшарга тиеш.
Исмәгыйль Хак бу. үги атасы башкорт булгач, ул үзен башкорт дип
тә таныта.
Дусмаил Ә мина «башкортны бик үк сөймим» дигәне дә бар Бәгьзы вакытларда атам казакъ, анам нугай кызы дисә дә, без казакларга да охша-маган ул.
Ризаэтдин Газизләрем, без тагын читкә киттек. Кем булса да барыбер түгелмени Сон, әйдә, Сәлим әфәнде теләгәнчә бары башкорт кына булсын Аңардан ни зыян. Без барыбыз да туганнар—төрки балалары!
Туктамышев. Туктап тор, казый, мәрсияне тынла син! <Мәрсиядән өзек укый.)
Казанда бер фазыйл чыкты алмаз булып. Көнчеләре күбәйде гам-хас булып (онытып тора).
Ничек әле, морза9
Кәрим мирза (күтәреп ала).
Хәмде лиллаһ, бу дәвердә бездән чыкты Мәржани Шиһабетдин ахунд хәзрәт
Бәс, «бездән* дип әйтә икән, монда инде аңларга теләгән кешегә би-ик аңларлык (Торып терраса ягындагы тәрәзәгә бара).
Өметбаев Тормышындагы сыуар- лыгы шигырьләренә дә күскән Шигъри куәте бар, белеме етмәй Мәрсияне әй- тәм. мәрсия дип куйһа да, мәдхия бит ул (тора). Мәдхия'
Дусмаил Дөрес, Сәлим әфәнде, Акмулла аны унбиш еллар элек мәдхия итеп башлаган иде Теләге Казанга ба-рып Мәржани хәзрәткә үз кулы белән тапшыру иде
Өметбаев Нимә дип тапшырап- май калган һун9
Дусмаил Мәржани хәзрәтләрен мәдрәсәдә чактук остазы итеп таныса да, үзен ана лаек итеп санамады Барып танышырга оялды. Аннары аңа шул төрмәдә угырулары да бик комачаулады гуй.
Исмәгыйль Тукта-тукта! Зин-данда утырган кеше белән минем һич тә уртак эшем булмас. (Китапны атып бәрә дә китәргә кузгала) Кәрим мирза Жәмәгать! Риза казый' Күзләремә ышаныргамы-юкмы белмим Әле генә килеп туктаган хәерче арбасыннан миллионер Закир Рәмиев төште.
Риза казый кабат террасага ашыга, анын артыннан башкалар да шул якка
баралар. •Ни һөйләйһен? Алтын приис- калары хужасымы? Ялгыш күрмәдеңме һун? Валлаһи газыйм менә» дигән сүзләр китә. Ул арада каршы яктагы тыш ишек ягыннан башта Акмулла, анын артыннан Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) килеп керә. Балкон ягындагылар чыгып баскан хәлдә тәмам сүзсез торалар.
Акмулла. Әссаләмәгаләйкем! (Анын сәламен ишетмиләр).
Рәмиев Әссаләмәгаләйкем, кардәшләр!.
Һәммәсе (уянып киткәндәй, ду китереп). Вәгаләйкем әссәләм!!!.
Риза казый Рәмиевнын каршысына ике кулын сузып килә, Рәмиев та ана якынлаша. Бер-берен бик хөрмәтләп күрешәләр Башкалар да миллионерны уратып алалар. Хөрмәтләү сүзләре әйтелә Бу мәлне бусага янында очрашкан Исмәгыйль белән Акмулла бер-беренә сынагандай карашып торалар.
Исмәгыйль (кинаяле көлеп) Үзеңне дөньяның тоткасы дип уйлаган иденме?
Акмулла (шулай ук көлеп). Юк. кендеге дип уйлаган идем!.
Исмәгыйль (Рәмиевкә ымлап). Кендеге дә тоткасы да шул—алтын капчыгы!
Акмулла. Дөньяда тулып яткан газизләр бар.
Телләрен сандугачтай—акча кискән!
Рәмиев (шундук анлап). Бу киная минем тарафка очырылды ахры. Миф-тахетдин бәй?!
Акмулла. Ул барыбызга да кагыла. Закир әфәнде
Ризаэтдин. Сез танышлармыни. Закир бәй?!
Рәмиев Приискаларыбызның «Восток» дип йөртелгәне шагыйрь Акмулла яшәгән авылга терәлеп тора. Еш очрашамыз. Анын шигырьләрен тыңлау ләззәт. Олуг галимебез Каюм Насыйри- ны ул әле генә Оренбург ягына баручы кәрваныма озата төшкән иде. Шунда бер очтан арбасына утыртып мине дә зыяфәт кичәгезгә алып менде. Рөхсәт итсәгез, мин шушы диванга посып, осталар алдында телем тыеп кына шигырь тыңлар идем.
Өметбаев Әгәр Закир Рәмиев
кебек һәр минуты алтын бәяһе торган морза безнен мәҗлесебезне олыларга уйлай икән, без бик тә шат.
Исмәгыйльдән башкалар хуплау белдереп тавышланып ала Рәмиевләр белән килгән саз уйнаучы. Рәмиевнен ишарәсенә буйсынып, уйный башлый.
Исмәгыйль (сазны барып тутта). Зыяфәтне Закир морза Рәмиевнын килеп олылавы бик күркәм, мәгәр Мөфтинең үзеннән башка гына үткәрүебез ярый торган эш түгел. Өлкән казый буларак мин мона мотлака каршы. Алай һич ярамый.
Рәмиев. Нишләп ярамасын. Нәрсә югалтабыз?! Шигъри бәйгегә эшлексез бер карт катнашты ни дә. катнашмады ни анардан ни зыян.
Исмәгыйль. Сез мөфти турында эшлексез карт дисезме, хөрмәтле мирза?
Рәмиев Мин әйткән сүз түгел.миссионер Ильминский сүзе.
Туктамышев Мөселманнарны урыс диненә алдап кертүче Ильминс- киины әйтәсезме?
Исмәгыйль. Бәлкем безгә бу сүзләрегезне ачыклап бирерсез! Икеле- микеле уйларга урын калмасын иде.
Рәмиев. Сезгә дә ачыклап бирә алам. Моннан ун ел элек мөфти морза Тәфкилев үлгәч, күпчелек мөфтилеккә князь полковник Әхмәтсолтан Чынгы- зовны тәгъдим итә. Ильминский шундук Изге Синодка: «Чынгызывны мөфти итү ярамый, ул мәгърифәтле кеше, мөселманнарның күзен ачтырыр. Солтановны кую кирәк. Солтанов эшлексез, тик ятуны яратучы бояр баласы, мөселманчадан бертөрле белеме юк. хатыны да яшь. үз хозурыннан башканы белми» дип хат яза. Һәм. күрәсез, полковник Чынгызыв урынына поручик Солтанов куелып ун ел инде мөфтилек итә.
Ризаэтдин. Утырышыйк, җәмәгать! (Өстәлне ача). Җиләк-жимешләр- дән авыз итегез.
Рәмиев "Жиләк-жимештән дә асылырак жимеш күңел җимеше", дигән Сәгъди. Сыйланыйк әле шул күнел җимешләренең ин асылы —шигъри тәлгәшләр белән! (Саз уйнаучыга ка-бат ишарә кыла. Тегесе кабат уйнарга керешә).
Туктамышев. Афәрин!
Кәрим морза. Көтәбез! Исмәгыйль. Кем башлый? Өметбаев Был зыяфәттен ияһе Акмулла. Игьтибарзы уга бирәек! Акмулла.
Бөрадәр, баштан бәла без кичергән,
Күп кайгы тарта-тарта без исергән;
Башым хәйран, эчем вәйран—диванамын. Ни мәгънә чыгар дисез бер исәрдән?
Туктамышев Туктамагыз, Миф-тахетдин әфәнде, дәвам итегез!. Акмулла.
Кимчелегем билгеле каләмемнән, Жүнсезлегем билгеле каләмемнән Бар микән бу дөньяда миндәй яман? һичбер эшем бармады алга табан Ялварам, бик алай карамагыз—
Тулпар түгел без буген—алашабыз. Кечерәйтсәнез, кечерәергә мин ярыймын. Үзегезгә зураерга ярасаныз!
Өметбаев (үзе дә сизмәстән). Гомерден язы үпс, көзе килде,
Бәхетген назы китде, сазы килде Тыныслан һин, сык юлдан, һаклан зурдан Байгыш һаклангаңдай һаклан, кәсле нурдан!
Акмулла.
Бәлки син ул тарафта дамелладыр, Хакыйкатьтә мулла, йә галимдер’
Әмма чын галимнәрдән булам дисәң, Сабыр кылу кирәк иде бу юлда бер.
Өметбаев (татарчалап жавап бирә).
Сабый чагымдай көләлмим. көлкедән кача күнел.
Бозып ятса шигъри сүзне наданнар, шаша күңел.
Йортың да юк, нигезен дә, балтаң да суга төшкән
Үзен күчеп йөргән кебек, телең дә булган күчмен
Акмулла (башкортча)
Кая гына барһаң да унда аһ-зар,
Шомлы ил базарында сәүдә насар!
Алтын кадрен оста белер тсйгән һүз бар. Гәүһәрде эт муйнына такһан касар'
Өметбаев (әсәрләнеп аягына баса). Исемә төште Бынан 21 ел элек без көрвансылар туктала торган кое янбшда осрашкан инек Мин Бохараи шәрифкә укырга бара инем, ә һин Исәнгилде менан көрәшеп уны һыртына һ алдын. Шуннан бирле шигырзәренде укыем. Бер генә үпкәм бар һин Урал Агиздел буйларында, башкорт йирләрендә туып үсһәңдө, ялгыш бер шигырендә дә башкорт атамаларын кулланмайһын! Ә менә казакъ атамаларын ла, Казан, Идел яки Маржани кебек татар галимнәрен дә һәр
шигырендә телгә алаһын!
Акмулла (елмаеп).
Хаклык сөйгән Мәржәнигә аузын ачкан. Еландай зәһәрен чәчкән мулла сезмә"’ Борыныңны ая, бәрадәрем,—
Котырсан да, Уралдай тауны сөзмә!
Мона. Мөхәммәтсәлим кустым! Үз авызымнан ишеттен, миндә башкорт атамаһы да бар. Инде тагы тыңла (кинәт яна шигырь чыгара):
Һәр халыкта була икән мөхәкъкыйк— караңгыда учак кабызган тәүге галим Башкортгын да бар бит ундай Маржание Был һин кустым Өметбаев Мөхәммәтсәлим!!
Менә башкорт галиме дә үләнгә кереп китте.
Кочаклашалар Башкалар да бу дуслык күренешеннән канәгать калып шаулаша
Ризаэтдин Газиз кардәшләр, безгә менә шушылай еш очрашып, танышлыкны яңартып тору кирәк. Сөбханалла, менә ерак далалардан үз итеп килгән кадерле Дусмаил әфәнде, мәшһүр Акмулла. Казанлы Әмирхан әфәнде, Кәрим мирза Уфаның үз баласына әверелгән шанлы Өметбаев, мәҗлесебезнең йөзек кашы Закир Рәмиев...
Рәмиев Риза казый, мәжлесе- безнен йөзек кашы Акмулла (Әсәр-ләнеп китеп Акмулла шигьрен укый башлый)
Мәгънәви дуслар булырга бергәлек төп шарт түгел.
Тыштан төрле булсак булыйк, чуар булмасын күнел.
һәр өметле бәндәсенең Ходайлан үз өлеше.
Син бер тиен кызганганга—алтыны йә көмеше
Киеме иске диеп тә, начар уйда булма син.
Карга диеп уйлаганын, асыл шонкар булмасын
Тәңребез тигез яраткан Бәгълалын вә даласын.
Йорты Болгар булса булсын, йортны болгар улмасын!
Һәммәсе тан калып кул чаба.
Туктамышев Закир әфәнде Рә-миев, сезне дә шигырь яза дип беләбез
Кәрим морза Әйе-әйе, бу шигырь үзегезнеке ахры ”
Рәмиев Язгалыйм вакыт тигәндә.
Ә бу шигырь Акмуллабызныкы! Котлагыз аны! Мактаганны ул бик яратмый, мәгәр мактауга лаек!
Һәммәсе чын күңелдән Акмулланы котлыйлар.
Р ә м и е в (Акмулланың ике кулын кыскан хәлдә). Риза казый дөрес әйтә, Мифтахетдин бәй, синен кебек мәшһүребезнең Уфада, Казанда, йә булмаса Ырынбурда төпләнүе һәммә- без өчен дә кирәк. Без абыем Шакир белән берничә ел инде татар гәзитләре, журналлар чыгару өчен тарткалашабыз. Матбагалы халык булу өмете тиз арада тормышка ашар кебек.
Акмулла. Ансы хак, безнен төркиләрне патша чиновниклары көчләп- көчләп аяк астындагы үлән хәлендә тота. Шулай бит. Исмәгыйль әфәнде!
Исмәгыйль (үпкә аша). Тирән гыйлем, төзек әхлак кирәк дисең, ә үзеңнең төрмәләрдән башын чыкмый. Хатын өстенә хатын аласың! Безнең күз өстендәге кашыбыз шулай итә икән, башкалар нишләмәс.
Акмулла.
Күтәрмәс туры сүзне кара надан.
Дошманга пәйгамбәр дә ярамаган Күк тимер кайрау белән алмаз булмас,
Күк ишәк кордаш булыр, моңдаш булмас
(Дусмаилдән *Асәрь»не ала) Риза казый, менә «Асәрь»ынызны, ягъни үзебез- чә итеп әйтсәк, «Эзләр* дигән әсәрегезне укып чыктым. Сез анда гарәп, фарсы шагыйрьләрен, һималай тауларыдай зур мираслы ислам дөньясы галимнәрен күтәрәсез! Ә менә төрки дөньясының терәкләре булырлык дала мәдәниятен ту-дыручы бөекләрне телгә алмыйсыз. Барлык төркиләр бергә берләшкәндә генә, уртак мирасыбызны бергә үстереп кенә
тарих мәйданында яшәп кала алырбыз. Киресенчә булса, югалырбыз.
Риза казый. Әйдә, бәрадәр, үзен яз әле шул дала бөекләребез турында. Без ике куллап нәшер итәр идек.
Акмулла. Менә, ниһаять, үзегез үк, хәтта хөрмәтлеләребез каршында минем далада кирәгерәк булуымны исбатладыгыз!. Мина вакыттыр, далама китим. Болай да күп эшенезне калдырдым.
Р ә м и е в Мифтахетдин әфәнде. Әй-дәгез, барлык шигырьләрегезне туплап китап итеп чыгарабыз.
Акмулла. Барсын ук булмас. Алар дала буйлап чәчелгән, җыеп аласы, эзгә саласы бар. Әнә Дусмаил кулында да шигырьләрем байтак. Анардан ала аласыз. Хуш, Дусмаил чырагым!
Дусмаил. Хуш, молдакә!
Риза казый. Ә сон, мина күрсәткән кулъязмаңны калдырмыйсынмы- ни?
Акмулла. Алар әле эшләнеп бетмәгән икән.
Риза казый. Алайса кал, башта шуны эшләп бетер. Уфабызда ышыкка зар булмассың.
Акмулла (кулъязмасын култык астына кысып). Болар далада туган лачыннар, шуңа канатларын дала җил-ләрендә генә чыныктырып була. (Ул алга таба чыгуга мәжлестәгеләрне анардан нәфис пәрдә бүлеп ала). Әйе, минем күп шигырьләремә канат куйган кадерле урын бар. Ул Златоуст белән Миасс каласы арасындагы Сарыслан авылыннан ерак түгел аккан Жәмеш елгасы буе. Шунда гына тегермәне дә бар. Бөдрә тирәк янында атларымны тугарып башларына солы салынган капчыклар әләм дә, текә ярга ут ягам. Ут янына үзем ясаган җыелма урындыкны рәтләп куеп шигырьләрем белән сөйләшә башлыйм.
Саубуллашу
Габдегомәр атлы малай күренә. Кулында Акмулла чыбыркысы.
Габдегомәр Әйдә, шагыйрь абый, сине әтием көтә. Кунаклар янына чакырды.
Акмулла. Атларымны яхшы сакла-дыңмы? Мә, шуның өчен сиңа әргән. (Кес-әсеннән бик кечкенә генә әргән чыгара.)
Габдегомәр Ни-нәрсә соң ул, әргән?
Акмулла. Бик яшь чакта алган
идем. Моны мин казакъ өйләренә килгәндә, көен җибәреп кесәгә салып куяр идем. Шул вакытта кесәмдә уйный торган иде Аларны казакъ хатын-кызлары, бала-чагалары, ир-атлары гына түгел, зур укыганнар да, хәтта хан үзе дә тынлап кызык таба иде.
Габдегомәр. Без дә тынлап карыйк!
Акмулла. Ашыкма, мин күздән югалгач тынларсын, Габдегомәр.
Габлегомәр. Син безгә кунакка бармыйсынмыни сон?
Акмулла. Юк, чырагым! Юлчы-ның юлда булуы яхшы.
Габдегомәр Әтигә ни диям инде мин хәзер? Сез бит далада очрашкан булгансыз.
Акмулла. У-у, дала бик зур.
Габдегомәр Оренбург даласы. Әтинен исеме Госман. Бабайныкы Динмөхәммәт Карвән йөртүче сәүдәгәр. Сез дуслашкан булгансыз!.
Акмулла. Далада дуслашкан дусларым һәр шәһәрдә дә йөзләгән. Дус саен кунак булып йөри башласан әбде мас булырсың?
Габдегомәр Ансы ни тагын? Әбде мас.
Акмулла. Исерек.
Габдегомәр. Ә-ә, алкашмыни? Андыйлар шактый шул. Тагы кайчан киләсең.
Акмулла. Бар да алла кулында.
Габдегомәр. Әнә чегән кызы, фал ачтырыйкмы? Әй, цыганка, погадай ка!
Чегән кызы Дай ка руку, сейчас погадаю. Учыңны ач, князь.
Акмулла Син башта танцуй, цыганочка (Чыбыркысын чегәннәр ке-бек шартлатып берничә бию хәрәкәте ясый).
Габдегомәр (кесәсеннән кәгазь акча чыгара). Башта бие, чегән кызы! Потом погадасшь!
Чегән кызы бөтерелә башлый, һәм ике куллап-алга сузылган чыбыркы
белән Акмулла арасына килеп керә Акмулла көлә, кинәт чыбыркысы белән кызны тарта-тарта артка чигенә башлый һәм җитез генә күкрәгенә кыскандай шаяртып ала да. чегән кызын иреккә җибәрә. Габдегомәр кызга акча бирә Акчаны тиз үк яшергән кыз Акмулланың кулына үрелә.
Акмулла (монсу гына итеп, шигыреннән бер юл әйтә). “Дөньяда сүзебез бар—үзебез юк!” Тик бер шарт сина, чегән кызы, язмышымны укы. әмма үземә әйтмә Мин моннан еракка киткәч кенә Габдегомәргә әйтерсең! (Чегән кызы, укып, куркудан кинәт артка чигүгә, ым белән генә «дәшмә* дигән хәрәкәт ясый һәм чыбыркысын Габдегомәргә суза) Әргәнле генә түгел, чыбыркылы да бул, чырагым. (Каушап калган кызга акча суза). Дөньяда сүзебез бар—үзебез юк! До свидания, чибәркәй!
Атлары ягына китеп барган Акмулла артыннан чегән кызы да барып карый Әмма таш юлдагы дага тавышлары ерагая. Габдегомәр юлга утырып әргәнне борып җибәрә Бик каушаган чегән кызы анын янына килеп утыра. Борынгы бер көй җир-күкне берләштерә Ана бәет кушыла
Бәет
Бисмиллаһи вә биллаһи житге корбан гаете.
Без язамыз, сез укыңыз—Акмулланың бәете Дәүләтшанын кулында, Акмулланын куйнында. Акмулланы үтертү кемнен булган уенда'’ Акмулланын арбасын ике күк ат тартадыр. Акмулланын газиз башы юл буенда ятадыр Акмулла намаз укый ак намазлыгын жаеп. Акмулланы үтереп. Дәүләтша йөри баеп
Пәрдә.