Логотип Казан Утлары
Шигърият

АК КҮҢЕЛЛЕ, СЕРЛЕ ДӨНЬЯДАН


Аваз
Уйлар төнлә китә ераккарак,
Күккә баксаң, дөнья киңәя,
Фикер мескен йөри галәм буйлап, Җитә алмый тик бер җиргә дә.
Кояш иле кала тараеп,
Тукталырга ләкин ярлар юк.
Миллиард күзле чекерәйгән дөнья Карый җем-җем... алда—зур хәят. Караңгысы була—яманлыктыр, Яктылыгы—изге рухият.
Күзләр карый якты галәмгә, Уйларыбыз шунда әйләнә.
Галәм серләренә ара ерак,
Табам димә эзләп һәм уйлап. Миллиард күзен чекерәйткән күккә Карый Адәм—мәңге ялгызак.
Син шул күктән хәбәр көтәсең, Билгесезлек чыңы ишетәсең.
Утлы сәхраларда Җир адашкан, Үзенә хас җаннар эзләгән.
Кайдадыр бит бардыр җан иясе, Барып кына җит син, и Адәм!
Барлык белән юклык арасын Уза алсаң, юлдаш табарсың...
Мин дә—ялгыз, балкый күз алдымда Тере галәм—чиксез рухият.
Мин бар икән, ул булырга тиеш— Мине сөяр өчен туган зат.
Аккош юлы төсле киңлектән—
Күңел күкләреннән сүз көтәм.
Әхсән БАЯН (1927) Татарстанның халык шагыйре, прозаик. драматург, публицист, куш ачлы китаплар (шул исәптән ике һәм биш томлык "Сайланма әсәрләр" ) авторы Татарстанның Т Тукай исемендәге Дәцләт премиясе лауреаты. Казанда яши.
Көтмим хәбәр төндәш-көндәшләрдән, Сәяр ярдан көтәм, ышанам.
Хат булмаса, чылтырар телефон, Компьютерым әнә сер язган...
Ак күңелле, серле дөньядан Килер аваз, килер бер заман.
Төнге утлар
Ниләр булды, булды ниләр генә - Төннәр алып килә йокысызлык. Тынгысызлык өстәп, сирпелә ут,
Юк яктысы аның, жылысы юк.
Кырмыска да түгел, кандала да,
Суыра канны, кадала да җанга. Тукталасың килеп тәрәзәгә.
Күз атасың каршы йортка таба.
Тәрәзәләр анда, утлар яна,
Кемнәрнеңдер балкый бәхетләре.
Ике гашыйк тотынышса кулга.
Ак хисләрнең юктыр сан-чикләре.
Озайталар сөю сәгатьләрен,
Уйлап, бәлки, саубуллашу таңын? Кычкыруы микән бу яктылык Билгесезлек тулы минутларның?
Тәрәзәләр. Нинди утлар?! Өйдә Утырмыйлар микән хәмер чөмереп? Кабызган да утны, сүндерергә Онытканмы байгыш бер исерек?
Көмеш чәчле әби, йә бабайның Соң мәртәбә бәлки ае бата.
Калтыранып дару каба, йота.
Ыңгыраша бахыр, тора, ята...
Җиде төндә тәрәзәдә—утлар.
Туйга түгел, чакыралар уйга.
Кем булсаң да, бәндәм, бул сәламәт, Кылам дога: Кояшыңны җуйма, Кояшыңны! Җуйма!
2007
Ватан
Син—туган җир, чишмә башы, син—Ватан, Бер кат китсәм, ун кабат кире кайтам. Юрый шайтан: тиздән авыл бетә, ди,
Кала фермер, безгә шул бик җитә, ди.
Юл күрсәтә кем ул килер заманга? Язмышларны Ходай бит үзе яза.
Синдә туа, синнән башлана ал таң.
Син—туган җир, гомер башы, син—Ватан.
Язмыш кушкан: авылдан килә һәр таң, Кырда халык чәчкән һәм урган чактан, Уйлы, туйлы ыруглар торган яктан, һәр чишмә синнән башлана, и Ватан.
Юл күрсәтә кемнәргәдер урак Ай,
Юл күрсәтә кемнәргәдер тәресе...
Фермер түгел авыл—тик икмәк саткан,
УА—халыкның булу, яшәү рәвеше.
Ул—туган җир, чишмә башы, ул—Ватан.
Алдым күпне
"Син тормыштан барысын алдыңмы?"—дип, Әллә сынап, куйдың сорап кабат.
Алдым аннан ачы хатирәләр,
һәм шундый рак булыр, ахры, җавап.
Тормыштан мин алдым, алдым күпне: Алдым хыял, сөю, Җир һәм Күкне, һәм матурлык бераз, һәм яктылык.
Кайгы алгач, яшьлек яшьләр түкте.
Касә тутырып бирде миңа тормыш:
Ачысын да бирде, татлы бал да.
Йөрәгемне торды шомландырып,
Шайтан суы белән сыйлаганда.
Алганымның җуйдым кайберләрен— Дуслар белән калсам иде озак...
Исәннәрдән күбрәк киткәннәре,
Кайтмас алар, ялварсам да елап.
Алпамышлар чорын күрмәгәнмен,
Сәгать суккан һәм мин бар булганмын. Күктә йолдыз гүя—атылганмын һәм юклыкка китәчәкмен тагын.
Алып калыр ләкин Җир үзенә,
Ул бит—минем мәңгелек торагым.
Олы сабый, йоклый бирәм бугай,
Ә Җир—бәллү, һич тә аерылмадым.
Китсәм, кала миннән утлы байрак,
Яңа буын ары китәр алып.
Тынгы гына табалмады җаным,
Өндә—ил язмышы,
Төштә—халык.
Күпме алсам, барысын калдырамын, Китсәм, үзем белән китмәм алып.
2005
Басып торган идек икәү бергә,
Яшьлек белән сердәш бу төштә. Казансуның шаян дулкыннары Сөенешеп һаман йөгерешә.
Басып тордык ак суларга карап,— Аерылмаска куллар тотышкан.
Ике ярны тоташтырган күпер Безнең дуслык төсле—корычтан.
Акты сулар, акты бер-бер артлы,
Айлар, еллар кушылып актылар.
Сулар безнең яшь өметләр төсле—
Безнең уйлар төсле яктылар...
Таныш ярга килдем. Күпер тынган,
Корыч булып корыч чатнаган.
Аны төзәтерләр... Нәрсә калган Безнең бергә торган чаклардан?
Казансуда йөгерә яшь дулкыннар, Элеккечә көләч, яктылар.
Яшь дулкыннар аңга, җанга кага.
Тик сагышлар кала, акмыйлар.
Сулар ага, күктә болыт ага,
Күләгәсе—елга өстендә.
Мин ялгызым гына нидер көтәм Какшап калган күпер читендә...
2007
Азат арыслан
БАЛЛАДА
Тереләрне ашап өйрәнмәдем, Китерделәр миңа әзер ит.
Арысланга дигән өлеш—шактый, һәм булмадым бигүк нәзберек: Умырдым шул итне, корсак тутырып, Бүреләрне көнләштерерлек.
Баш миенә тамчы уй кермәде,
Ач йөрергә гуры килер дип.
Тар булдылар тик читлекләр генә, Кысанлыктан гына тилмердем. Белмәгәнмен читлек тимердер дип. Тимерләрне ырлап кимердем.
Үземнең мин җәнлек икәнемне Белә алмаганмын һич элек.
Рәшәткәләр тимерен кимерә торгач, Ирек кебек көннәр килер дип.
Әйтте кемдер: "Килде киңлек! Ирек!" - Читлек ишекләре ачылды.
Күрсәт менә хәзер тешләреңне Әгәр булса, уйлат башыңны.
Күршеләрдән күрмәк, мин дә чыктым, Аптыраудан озак кашындым.
Аңгы-миңге йөрдем ят урманда:
Кайсы кеше монда, кайсы җен?
Ник берсе дә миңа китерми ит?
Аша диләр кемне булса да.
Тереләтә ашап өйрәнмәгәч,
Тилмерәм мин ачка, бичара.
Эзлим азык, эзлим һәм үземне Куе урман, кара тайгада.
Кояш чыга, сизәм, кояш бата,
Буш корсакка барыбер кайда да.
Кем кул сузар, кемнәр калыр йолып Ачлык дигән ачы кайгыдан?
Ырлап түгел, шыңшып, ыңгырашып. Тимер читлегемне сагынам...
Алда—ярлар, биек, текә ярлар,
Биек тауда торган җиремнән Ыргыйм кара суга, йә бер браконьерга Үз теләгем белән биреләм.
2006
Их, сез, июль яшеннәре, Күкрәүле яңгырлары! Бәхетнең биек түбәсе, Шатлыклар яңгыравы!
Яшенле яшьлек еллары Яңара сезнең аша. Гөрләвекләр, тар урамга Сыймыйча, читкә таша.
Күкрәгем ачык яңгырга, Йөрәк типми ял сорап. Уза яңгыр... Күшегеп мин Торам ялгыз калтырап.
Күкрәүләр ерак, ерак...
2004
Киләчәктән сөю көтмим инде, - Эзләр чакның беләм узганын.
Яшь көннәргә кайтып, икенче кат Гашыйк булам бер үк кызга мин.
Гашыйк булам ике, өченче кат,
Вакыт үтмәгәнгә исәпләп.
Карарга да базмый, бүгенгемә Алып кайтам аны җитәкләп.