ЯНМЫЙ КАЛГАН ШИГЫРЬ ЭЗЛӘП...


Картлыгым—шатлык өстенә шатлыгым
Җир астында юллар юк,
Юк анда яктылык..
Якты ж,ир өстендә яшәүнең Картлыгы да—шатлык!
Илле яшемне атлап чыгып,
Алтмышымны сыртына егып,
Җитмешемә барган мәлем.
Җирдәшләрем!
"Картлык шатлык түгел" дигән фикергә Кушылмадым әле.
Шушы шактый шакшы
Дөнья каршылыкларын аударып,
Алга бара алу—
Ничек инде шатлык булмасын?!
Чиксезлектән шәп тапкан Парың белән бергә бара алу—
Ничек инде шатлык булмасын?!
Дөрес анысы:
Олыгая бару—килеп бару түгел.
Олыгая бару—китеп бару—
Шунысы гына бераз моңсурак.
Ераклардан ишетелгән "Карурман" җыры сыманрак... Каршыдан ишетелгән “Туган тел" җыры (таманрак... Адашканда шундый моңга якыная бару Ничек инде шатлык булмас ын?!
Мин үземне тормыш учагына
Ягам бугай артык тутырып, йа Аллам!
Тагын күнме барсам да
"Картлык шатлык түгел",—дип әйтә алмам.
Р(ктом МИНГЛЛИМ (1937) шаширь. драчатцр/ емрлм*Ъм артык китап ( “ЭхщГ “Дярт чцлмле” һ 6.) авторы. Татарстанның Г Тукай иеемендмеЯлц ит премияс* ип/ртты Ка.1ане)а яши
Бу тормышның миңа булган Мәрхәмәтенә сокланырлык:
Яшьлегем—шатлык иде,
Картлыгым—шатлык өстенә шатлык!
Өмет гөлем
Ак кар яуды кабат-кабат,
Яуды ла килеп килеп;
Һәм ал гөлем калды әле Ак карларга күмелеп.
Йөрәгемнән ул гөлемә Карлар аша көч бирәм—
Бик сизәм лә, кыш озын ла,
Кар салкын ла. кар тирән.
Яз җитүгә карлар эрер,
Ал гөлем чыгар көлеп,—
Юк, сулмый да, коелмый да.
Ул—минем өмет гөлем!
Учакларым яхшы яна
Һәр узган ел—учак: яна...
Яна йөрәгем өстендә...
Учакларым яхшы яна,
Минем йөрәк түзсен генә. Җитмешенче елымны да Ягып куйдым әле генә. Учакларым яхшы яма:
Әйтерсең лә җир өстендә Янмый калган шигырь эзләп, Актарынам көлләрендә...
Гел кабатлыйм шулай
Ялан тәпи узган көннәргә әйләнәм дә кайтам сагынып, Талларымнан телгә бал тама, елгаларга йөрим табынып.
Йолдызым, Камьпплым, гел кабатлыйм шулай, гел генә. Йолдызым, Камьпплым, әй туган яккынам, бергенәм.
Тәкъдиремә язган икәнсез адашмаска миңа читләрдә. Җиргә сыймас олы шатлыгым, кычкырасы килә күкләргә.
Йолдызым, Камышлым, гел кабатлыйм шулай, гел генә. Йолдызым, Камышлым, әй туган яккынам, бергенәм.
Әнкәм исе килә гөлләрдән, исләренә җаным исерә. Кәгъбәләрдән изге җир булса, сез генә ул аннан изгерәк.
Йолдызым, Камышлым, гел кабатлыйм шулай, гел генә, Йолдызым, Камышлым, әй туган яккынам, бергенәм!
Юлдан бара идек икәү бергә,
Кинәт кенә китеп югалдың.
Эңгер төште җиргә, кояш качты, Әллә кояшны да син алдың?
Суынып китте күңелем, бушап китте. Бер саңгырау бушлык—күз алды. Юкка чыкты бугай әле җир дә,
Әллә үзең белән җирне алдың?
Син кояшны миңа калдыр инде. Калдыр, сеңелем, миңа җирне дә. Юкса күңелең тынгы таба алмас, Яшәү туры килмәс җиңелгә.
Кояш төсе хәзер с аф төс түгел,
Минем караш белән аралаш.
Җирдә—эзләремне очратырсың, Узганыңа борылып карагач.
Миңа ничек ышанырс ың?
Тау артында бер ут булыр,
Таш эчендә чәчәк булыр.
Аны барып алырсың.
Эчендә чәчәк күрмәсәң,
Миңа ничек ышанырсың?!
Яр «итендә бер таш булыр,
Таш эчеңдә бер кош булыр.
Аны барып алырсың.
Эчендә кошын күрмәсәң,
Миңа ничек ышанырс ың?!
Су төбендә бер таш булыр,
Таш эчендә кеше булыр.
Аны үрелеп алырсың.
Эчендә кеше күрмәсәң,
Миңа ничек ышанырсың?
Бер ташыңнан чәчәк ясыйм,
Бер ташыңнан кош ясыйм,
Бер ташыңнан кеше ясыйм,
Шунда миңа ышанырсың.

Реклама