ҺӘРКЕМНЕҢ... ҮЗ СУКМАГЫ


ХАТИРӘЛӘР
Мин яшәдем—сукранмады.*.
Ятышым балай ярый— Шатлыкның
да. кай.’ының да Йөрәккә сыйды бары
Кереш сүз
Олыгая барган саен үткән гомернең гыйбрәтле һәм кызыклы вакыйгалары,
күңелдә эз калдырган шәхесләре һаман ешрак искә төшә икән... Искә төшә генә түгел,
алар озак-озакка уйга да талдыра, хатирәләр диңгезенә ерак сәяхәткә дә алып кнтә.
Көннәрдән бер көнне мин әнә шул күнел “сәяхәтем"не кәгазьгә төшерергә карар
кылдым һәм яза башладым. Әмма хис-кичерешләргә бирелеп кайсыбер урыннарда
артык киңәеп киткәнмен ахрысы, язып бетергәч карасам—300 биттән артык сырлап
ташлаганмын...
Биредә исә мнн укучыларга үз хатирәләремнең нигездә вакыйгалы өлешләрен
генә тәкъдим нтәм. Ә тулы килеш алар бәлки киләчәктә китап булып дөнья күрер.
Мин дөньяга килгәнче...
Мина 9-10 яшьләр чагында бабайнын энесе Хосәен абзый исән иде әлс Озак тормый,
тиф белән авырып, үлеп китте Мина ул 16 бабамны өйрәткән иде Малай чак бит-шәжәрә
кайгысымы?! Онытканмын Үсә төшкәч бераз акыл кергәч кенә, уйлана башладым
Нәселләрендә дин әһелләре булган кешеләрдән сораша торгач уникесен ачыкладым шикелле
Никадәр дөрестер’' Картлар һәммәсе лә бер үк исемнәрне атадылар югыйсә Шуна күрә
ышанмыйча да булмый. Әле тагын ШУНЫСЫ: бсзнен авыл халкы хәзерге Кайбыч район үзәге
тирәсеннән- Иске Чәчкап авылыннан—күчеп килгән Бүре. Кылый һәм Мыек нәселләре Әлеге
авылга мәчет ачылу тантанасына баргач, аш мәжлесендә катнашкан бабайлардан сорашкан
идем-шәжәрәнең башында шул ук таныш исемнәрне атадылар Аларныи кайсысыдыр көчләп
чукындырудан качкан булса кирәк ә бәлки лашманчылык кебек коточкыч авыр хезмәттән
котылырга теләгәннәрдер У л чакта бит Петр патша кораблар төзү очен нәкъ менә Кайбыч
ягынып нык имәннәрен дә кистергән Бер үк вакытта мөселманнарны православие диненә
көчләп күчерү дә дәвам иткән “новокрешенные дигән билгеләмә шул чорларда килеп
чыккандыр инде Югыйсә бу якларда дини жәберләү Иван Грозный заманнарында ук
башланган Тарихтан билгеле булганча. Казаннын үзен яулаудан алда бу мәрхәмәтсс! патша
Гау ягын кулга төшергән Аннан сон ла мондый тәре походлары гел гел кабатланып торган
Лука Канашевич атлы кара йөрәкнең милләтебезгә нинди әшәкелекләр кылганын
Әхмәт РӘШИТ (1936) ша/ыйрь. публицист. Йөрәк кыңгыраулары Инан яңартканда'.
"Тан шччесе". “Фидаиләр" һ.б китамар авторы Гаяз Нсхакый исемендәге премия
лауреаты. Казанда яши
хәреф таныган һәр татар кешесе белә. Әле ул гынамы—ул каһәрле заманнар турында
риваятьләр буыннан-буынга күчә-күчә хәтта бүгенге көннәргә кадәр килеп житкән
Хәтерлим әле, безнен өйгә авыл хатыннары җыелып, оекбаш яки бияләй бәйли- бәйли. донья
хәлләре турында сөйләшеп утыралар иде Инде сиксән чиген узып киткән бер әби (исемен
хәтерләмим инде) сүзен “Безнен бабай үз бабасыннан ишеткәннәрне сөйли иде..." дип
башлый да Яңа Чәчкап авылында татарларны ничек чукындыру тарихын сөйли иде. Мин.
мич башында җылынырга дип яткан малай, юрган читеннән колагымны гына чыгарып,
карчыкларның шул әнгәмәсен тыңлыйм “Садырби абзыйларны беләсез, анын бабасы малай
гына булган әле ул чакны. Авылга патшанын кулына мылтыклар тоткан әтрәте белән бергә
муеннарына ат башы хәтле тәреләр таккан бер көтү поплар (тәүбә, тәүбә, әстәгьфирулла!)
килгән икән Халыкны, язгы карлы-бозлы суга куып керткәннәрдә, “менә бу тәрене үпсәгез,
исән каласыз...” дип ыржаешып көлеп торалар икән. Үләсе килмәгәннәр, нишләсеннәр, ярга
чыгып, муеннарына тәре асалар да. бер чәшкә аракы эчеп, диннән ваз кичәләр Садырби
абзыйнын бабасы чыгасы итмәгән, язгы ташу белән агып киткән шунда. Соныннан мәетен
дә тапмаганнар. Әле мин бала чакта да Кукаудан поплар килеп өй борынча тикшереп
йөриләр иде. Иконнары бармы, янәсе. Ләкин безнен авыл чын-чынлап барыбер урыс диненә
күчмәгән. Ревизия килгәндә, йорт почмагына иконнарны куеп торалар да. аннан алар киткәч,
үзебезчә. Мөхәммәт галәйһиссәлам кушканчы тора башлыйлар иде".
Сабый күңеле үтә тәэсирләнүчән бит ул. Әлеге әби сөйләгәннәрне мин үз күзләрем
белән күргәндәй булам Мина куркыныч булып китә Әйтерсең лө. ат башы зурлыгындагы
тәре таккан поплар мине дә шул бозлы суга ташламакчы булалар Мин. авыр уИлар
өермәсенә эләгеп, озак кына ята торгач, ниһаять, арып-талып йокыга талам. Төшемдә дә әллә
ниләр күреп, саташып бетәм. Әнә. зур корсаклы, куркыныч тәре таккан поп. мине әни
кочагыннан тартып ала да, ашкынып аккан язгы суга ыргыта. Мин чәбәләнәм. тартышам,
елыйм, мәрхәмәт сорыйм. Ләкин мине кызганучы юк. Бары тешләрен ыржайтып бөтенесе
көләләр генә Мин. шыбыр тиргә батып, кычкырып уянам Минем тавышка уянган әни.
яныма килеп, башымнан сыйпый, юрганымны рәтләп куя Озак кына янымда басып тора.
Аннан, аяк очларына гына басып, онытылып йоклап яткан сенелем янына, ятагына юнәлә.
Мин кечкенә чагында авыл хатыннары үзара талашканда, бер-берсенә "керәшен
токымы", "тәре баганасы" дип кычкыруларына гаҗәпләнә идек» Олыгайгач кына авылнын
балаларга таныш булмаган кайбер серләренә төшендем Чыннан да. кемнәрдер егерменче
гасыр башына кадәр Алексей Семенов. Никита Борисов. Яков Никитин. Петр Васильев.
Роман Дмитриев, Матрена Максимова. Дмитрий Андреев. Александра Герасимова. Мария
Иванова. Михаил Семенов һәм башка исем-фамилияләрдә йөргәннәр икән 1892 елда Яна
Чәчкап авылы кешеләре 117 керәшен исеменнән үзләренең чынлыкта мөселман динен
тотулары, идарәче даирәләрнең, хөкүмәт законына таянып, мәчеттә гыйбадәт кылырга
рөхсәт итмәүләре, балаларынын мәдрәсәгә йөрүдән мәхрүм ителеп надан калулары турында
кабат- кабат Петербургка—Россиянен эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итәләр.
Республика архив фондында шушы эш буенча 21205/616 санлы эш тупланмасы саклана.
Авылдагы хәлләрнең ничек икәнен белү өчен шул документларның берсен китерү дә җитә.
Ул Тәтеш өязе исправнигына бирелгән рапорт
“Во исполнение Предписания от 21 марта сего года (сүз 1897 ел турында бара.—Ә.Р.) за
№ 777. представляя при сем прошение доверенных от крестьян деревни Новых Чечкаб
Чирки-Кильдуразовской волости крестьян этой же деревни Ахметсафы Иблеева. Зиганши
Ильясова. доверенность данную им на подачу означенного прошения с имянным списком
доверителей и список крещенных татар этой деревни с обозначением в нем семейного
положения и отметками местного свяшенника о лицах бывше крешенными по православию.
имею честь донести Губернскому Правлению. что по произведенному расследованию по
обстоятельствам. изложенных в прошении, оказалось следующее: в Тетюшском уезде. во
многих волостях. населенных татарами. жители некоторых деревень были обращены в
христианство. с требованиями своими обращались к прнходским священникам, в дома свои
принимали св. иконы. венчались в иеркви. детей своих крестили по православию. не
переставая однако вместе с тем исполнять в тайне и обряды магометанской веры. и эти так
называемые “крещенные татары", хотя
и именовались русскими, но сохранили и свои магометанские имена. наречия и одежду, ас 1866
года все явно отпали от православия в магометанство. в дома свои стали принимать мулл, детей
пускать в медресе для обучения татарской грамоте и обрядам магометанской веры.
В 1865 году доверенными крестьян разных деревень Тетюшского уезда. в том числе и
доверенных от крешенных татар деревни Н Чечкаб. крестьянам дер Каменного Брода Аитом
Салимов были поданы на Высочайшее Имя четыре Прошения о дозволении крешенным татарам
обратиться из православия в магометанство Прошения эти до доведения их до Высочайшего
усмотрения были осгавлены без последствий. о чем на них и были сделаны надписи Г
Министром Внутренних Дел. Распоряжение это было объявлены крешенным татарам лично
Казанским Вице-Губернатором Г. Розовым, но они единогласно заявили, что в православии
оставаться не желают. Вследствие чего было возбуждено дело сначала лротив поверенных на
Высочайшее Имя прошение. а затем и против прочих лиц, участвовавших в даче своего согласия
на подачу тех прошений. Вслед за тем—частью подонесениям местного духовенства, а частью
по распоряжению ближайших чннов полииии, стали привлекаться к ответственности
крешенные татары за отпадение от православия. причем о каждом таком случае уклонения
возбужлалось отдельное следствие Таким образом в Казанском Окружном Суде возникло 35
отдельных производств по рассмотрению которых 28 марта 1879 года. Казанскии Окружной Суд
признал дела эти подлежашими рассмотрению Судебной п&таты По делу этому,
рассмотренному 15 мая 1879 года в распорядительном заседании Судебной палаты состоялось
постановление о прекрашении произволства этого обвинения суду, так как отступление от
христианскои веры православного исповедания в веру не христианскую, подвергаются только
увешеванию и вразумлению посредством духовного начальства В настояшее время в архивных
делах как Полицейского управления, так и бывшего Земского Суда никакой переписки
отпавших от православия в магометанство крешенных тагар Новых Чечкаб нет
Все означенные крешенные татары к магометанским приходам до прежде сего не
принадлежали и не принадлежат, к принятию христианства просителей и их родителей никто не
притеснял и от православных приходон никго не отчислял вссх просителей никаких греб. ни
православный свяшенник, ни магометанский мулла не совершают, а таковые исполняются
между собой грамотными татарам и без записей в метрические книги”. - цо
Әллә, бу киребеткән татарларны барыбер күндереп булмас, дип. аялә» Россия императоры
Николай Икенченен 1406 елгы манифестын ута* йозенвән ниһаять авылга поплар килеп Иоруе
тәмам тукталган Шулай ла мосслман„ар 6е. тан керәшеннәр арасында ул чакларда никахлашу
лшан нареа барыбер б лмаган але Аралар акрын акрын, керәшеннәр, тәмам моселманлыкка
куч,|1. ^шка ар кебек кәк итә башлагач кына җылынган. Хәзер инде ул чортарны хәт^зәүчыәр лә
юк Авыл, бетен үткәннәрне онытып, инде туганлашып беткән Шул каһәрле цшрш бер сагышлы
ядкаре булып "Бабайлар зираты лнган урын кешекүммәсаларда,барыберкараулы. шра-ягы
агачлар гына, шул хагәр заманнарны исхә тешерганлэй. у тара тын тына нәрсәдер чукындыру
......................... ..................
билгесез. Әмма бу нәселдән укымышлы м> талар дә '“^и, эшләре тәмамланып
бераз иркен сулыш алырга хшй туш ч. “
барып, казакъ һәм кыргыз балаларына днн сабагы да биреп """
белын «лешендә ин түрендә-Мыек нәселе вәкиле Норкәи бабай Минем үгет I буенча авы I кар.
тары тозеп биргән схемада ул гарәп хәрефләре белән Аүркә дип оу<.н за авыл кар| лаг
«әйттерү галәмәте генәдер бәлки. Анынулы Чуртый
язылганга ошый Сөйләштә ж елашып “ • , ,,
һәм оныгы Чүран да кайбер сораулар тудыра Борынгы Иске 1әчклп авылы көчләп шактый
адю-ике йөз елдан злегрәк дучар ителгән би. шунын чукындыру.а бездә чорларда
мона охшаш исемнәр кулланышта
әле йорган б^әй^шемнк ...... Лә.әр исемнәре с,«.е „ла 6,
исемнәрнең терләшләрс байтак китерелә Минем шәжәрдаәге Чурайдан сон гына "““чынлап
мосслман исемнәре тетелеп китә Биемә, -Ишмә, Бнкмокаммәг- Ишмохәммә, Вәлиша- Бахтияр
Бдгарша Гаделша Габдерәшит
Бу җирләргә башлап аяк баскан
Бабайларны барлыйм кай ара—
Шәҗәрәләр серен чишә-чишә Әллә
нинди уйлар яңара
Заманалар белән бәхәсләшеп.
Иманнарын саклап күңелдә.
Язмышларның яңа сәхифәсен
Сырлап язган алар биредә
Аерылып башка чыккан Буре, Кылый. Мыек нәселләре ин беренче туган нигезләре
белән багланышларны бервакытта да өзмәгәннәр, күрәсен. Иске Чәчкапта мәчет ачылу
уңаеннан җыелган аш мәжлесендә картлар мина: “Фәлән абзый исәнме әле?”, “Фәлән апа
синен әти-әниеңне белергә тиеш” кебек сораулар да яудырганнар иде Мөгаен, элемтәләр әле
без яшәгән заманда да нык булган, ә татарлар мөселманнарга һәм керәшеннәргә бүленгән
катлаулы чорларда, яна урынга төпләнгән кияү буласы егетләр кәләш эзләп, еш кына Иске
Чәчкап тарафына да чыгып киткән. Шушы авылда туып-үскән һәвәскәр тарихчы Кадыйр
Галимов, Казан, Ульяновски, Мәскәү архивларында казына торгач, мин белгән бабайларның
элгәрләре дә элекке иске нигездә яшәгәннәр, дигән фикергә килгән иде. Бирегә беренче
күчеп килүчеләрдән соң әлләни күп буын алмашынмаганын искә алсак, минем туган
авылыма, егерменче гасыр башынача дип санасак, 240-250 еллар элек кенә нигез салынган
булып чыга. Ә яңа дәвер, үзем шаһит булган дәвер, мина азмы-күпме таныш инде...
Тарих упкыннарында никадәр сер бар? Ничекләр генә фараз кыл сан да. ахыргача очына
чыга торган түгел. Мин үземне дә иң сонгы дөрес сүзне әйткәнмендер дип санамыйм
Авылым Яна Чәчкап атамасын да галимнәрнең төрлесе төрлечә аңлата: кемдер Чәчкә атлы
би (бәк) белән бәйли, икенчеләр исә анда Болгар хатын-кызларынын бизәнү әйбере—чәч
кабы ясалган остаханә булган дип бара. Кызыксынуым ничек кенә көчле булса да, аларга
хөкем чыгару минем эш түгел.
Бу тарихлар күптән үткән— Татар угылы татар туган—
Бабаларымны саный торгач, ин соңыннан Габдерәшит дигән исемне атаган идем!..
Габдерәшитнең “Габде” дигән өлеше хәзер тәмам онытылган инде Хәзер без анын оныклары
“Рәшитов” булып кына йөрибез. Мин дөньяга килгәндә, ул булмаган инде Хәтта әтием
Габделәхәт тә (анын да исемен яна заманда Әхәт дип кыскартканнар), бабай гаип булган
елларда ун-унбер яшьләрдә генә әле. Бу—егерме беренче, тарихларда. Мәҗит Гафури һәм
Галимҗан Ибраһимов кебек атаклы язучыларыбыз әсәрләрендә каһәрләнгән ачлык еллары
Безнен авылда алар тасвирлаган кеше ашау галәмәтләре булмаган булуын Әмма ачлык
үзенең кара эшен барыбер эшләгән—буыннар чылбыры өзелгән. Бабайнын энесе Хөсәен
абый сөйли торган иде Алар, нәрсәгәдер өмет итеп, ул чактагы Петроградка юл тотканнар. Ә
анда., тоттырдылар, ди капчыгың, шул ук хәл Хөсәен абый, тормышын рәтләү түгел, хәтта
бердәнбер абыйсын—минем Рәшит бабайны да—шул ачлык-ялангачлык дөньясында
югалтып, көч-хәл белән туган якларга кайтып егылган Таза, көчле, буе ике метр тирәсе кеше
иде Барыбер үлгәнче тернәкләнә алмады.
Шул каһәр суккан елда бабай белән әби ике малайны үзара бүлешкән булганнар: бабай
әтине, ә Хәдичә әби—анын абыйсы Габделкаюм абзыйны ач үлемнән коткарып калырга дип
килешкәннәр. Хәдичә әбине аз гына хәтерлим әле мин. Ул күрше—Куҗак дип йөртелгән
көмешчеләр авылыннан Таяныр туганнары аз-маз ярдәм иткәләгәнме, чаялыгы, авылдагы
хатыннарның берсенә дә баш бирмәс булуы, чәчрәп торуы булышканмы, ничектер ул
очын-очка ялгый алган. Әти исә. әбидән ярдәм тамгаласа да. капчык асып тирә-юньдәге
хәллерәк авьшларга теләнергә чыгып киткән. Гади теләнче генә булмаган ул үзе—тамагын
җыр җырлап, такмак чыгарып туйдырган Ана бу сәләт бабайдан күчкәндер, күрәсен—Каюм
абый анын кызыклы-кызыклы әкиятләр сөйләвен әледән-әле искә ала, “әти сөйли торган
иде” дип бик күп мәртәбәләр әйткәли иде. Юктан гына булмагандыр, һәрхәлдә әтинең
чордашлары ул чыгарган бәетләрне һәм такмакларны мина күп тапкырлар кабатлап искә
төшерәләр иде. Ничәмә-ничә еллар шуларны хәтердә тотарга кирәк бит!
Тормышлар бераз рәтләнгәч, ул укыйсы иткән. Уку дигәч тә, ул вакьпта авылда шул
башлангыч мәктәп кенә инде. ТБУМ дип мәзәкләргә кергәне юк әле ул чагында.
Анда түгел бәхәсем Чәчкап
исемен Чәчкап азган һәм
иманын саклап калган.
Шәҗәрәгә дәвам булган
Шунысы алтын бәясе.
Өзелгән чылбыр
Әти тырышып укыган, күрәсен—аны ин беренчеләр рәтеңдә жиде яшүсмер арасында
пионерга да кабул иткәннәр Ачлык-ялангачлык, авыл халкынын тенкәсенә тиеп беткән авыр
хезмәт аркасында буйга да агтәни үсә алмаган Югыйсә минем бабайлар бодай элек-электән
эре сөякле, мәһабәт гәүдәле булганнар Минем үз малайларым да шул бабаларына тартканнар,
күрәсен—икесе дә озын буйлылар Мин генә, кәтәнә булмасам да, буем белән бик мактана
алмыйм. Шул авыр заманнар хикмәтедер инде Әтинен такмак чыгарга һәвәслеге турында
әйтим әле.
Мин малай чагында авылдашлар сөйли торганнар иде Кайберләре турында әти
колхознын стена газетасында усал-усал эпиграммалар да язып чыгарган Кайберләрен авыл
агайлары көлешә-көлешә мина ла анлаткаладылар
—Ну ачуым килгән иде инде ул вакытта атана,—дип өстәп тә куялар иде Минем
архивымда анын белән якыннан аралашып яшәгән Имам абыинын хатирәләре саклана.
“Әхмәт, җибәргән хатыгыз мине бик еракка, моннан ярты гасыр элек үткән үсмер чагыма
алып китте,—дип яза ул.—Менә әтиегез Әхәт абый да. ике кулы чалбар кесәсендә килеш
һәрвакыттагыча ачык йөз белән елмаеп, күз алдыма килеп басты Дөрес, Әхәт абый белән
безнен яшь аралары тур. Шулай да бер-беребезгә мөнәсәбәтебез якын иде.
Минемчә, монын сәбәбе—без икебез дә әдәбиятны бик ярата итек Ул мина күп вакытта
үзе укыган "Совет әдәбиятъГн (хәзерге “Казан утлары" —Ә.Р ) бирә тис Икенчедән, Әхәт
абый авылнын культура-агарту эше буенча ин актив оештыручысы дисәк тә ялгыш булмас.
Чөнки анын катнашыннан башка бер генә спектакль дә узмады Ул, спектакльләрне
әзерләгәндә, мине суфлер итеп ала иде “Хажи әфәнде өйләнә" "Банкрот”, “Галиябану”ны
куйган чаклар нык хәтердә калган. Әхәт абый бик мәзәкчән кеше иде Бервакыт ул мина. “Син,
егет, беләсеңме. Такташнын "МокамазГын өйрән, сәхнәгә чыгып сөйләрсең,—диде Мин бик
тырышып өйрәнеп килдем. Мин. күрәсен. бик кычкырып сөйләргә тотынганмындыр Ул:
“Тукта, ул кадәр кычкырма Такташ абыен ишетсә, колагыңны борыр",—диде Ул үзе
шигырьләрне бик яхшы укый иде “Менә болай укырга кирәк",—дип яңадан өйрәнеп килергә
кушты
Сез. анын шигырьләрен искә төшерә алмассызмы, дип сорагансыз. Хәтердә калганы шул.
Бервакыт тракторчылар Изах, Риза, Жәлал кызу эш вакытында тракторларын кырда калдырып
өйгә чәй эчәргә кайтканнар. Әхәт абый аларны
Тракторны ватканнар. Авызыбыз кипте, диеп.
Кырын китеп ятканнар. Чәй зчәргә кайтканнар
дип стенгәзитгә язып чыгарды. Әхәт абыйның:
Арып кайткан Сәкинә. Майсәрвәрне үлгән, диләр
Сузылып яткан сәкегә. Әле дә булса селкенә
дип язганы да хәтердә сакланган. Тагын бер вакыйга истә калган Бер чакны колхоз идарәсендә
Гафият абый, Җамалетдин абый, тагын кемнәрдер атлар үрчетү турында сүз көрәштерәләр. Әхәт
абый тынлап тора да:
Тукта әле. Гафият. Сорап карыйк—бу ппрыда
Сойләп торма әкият. Нәрсә әйтер Г'атият.
дип көлдерә.
Әхәт абый бик күңелле кеше иде Минем анын бервакылта да кеше белән
ачуланышканын күргәнем булмады"
Мин дә шулайрак уйлаган идем. Буа район газетасы Яна юл нын төпләмәсен
чыга башлаган вакытыннан алып карап, актарып утырдым Нишләптер, шигырь
затыннан бернәрсәдә күренмәде Әти имзасы белән чыккан ике мәкалә генә очраттым
Үзебезнең "Үзәк” колхозындагы хәлләр турында тәнкыйть Аннан анын үзе турында
Критика и самокритика" дигән нәрсәләрнең чәчәк аткан чагы бит Ләкин, кал лә ела
да, дигәндәй, авторларның псевдонимнарына игътибар ит әле син—ниндидер очлы
күз", “Күреп торучы", “Сак колак”. "Күрүче" тагын әллә нинди аноним авторлар
Әнә, ниндидер “Белүче" дигән берәү “Активлар кирегә тарталар дигән мәкаләсендә
авыл советы хисапчысы Рәшитовнын 50 килограмм ит налогы урынына әле I и
гына тапшыруы турында чан кага. Икенче берәү агитатор Ә Рәшитовнын сайлау алды
компаниясендә сүлпән катнашуын тәнкыйть итә...
Әйе. нишлисен бит, үзен яшәгән заманнан өстен булу мөмкин түгел Елларь! да
НИНДИ бит анын Социализм төзи торган чор Кешеләрнен алдагы көнгә омет һәм
ышаныч белән караган, ил башлыкларын яхшы патша итеп кенә түгел, Алла итеп санаган
чаклар. Гомер-гомергә шулай бит инде ул—адәм баласын өмет яшәтә
Ә ги дә, алма пеш, авызыма төш, дип күккә карап ятмаган Өйләнер вакыты житкәч,
Донбасс шахталарына барып, бераз акча эшләп кайткан Безнен татарнын шулай бит инде—үз
көнен үзе күрергә тырыша. Аннан, авылга кире әйләнеп кайткан да, гаилә кору хәстәренә
керешкән. Нишләптер, күзе үзебезнен авыл кызларына төшмичә, кәләшне күршедәге
Норлатган эзлисе иткән. Бәлки ул мина әни буласы кешене әле малай чагында, теге
авылдан-авылга йөреп, җырлап, биеп, такмак чыгарып йөргән чакларда ук күзләп куйган
булгандыр. Ә бәлки Ни әйтсән дә, Норлат—мәдәниерәк, затлырак, алдынгырак авыл. Безнен
Яна Чәчкап исә, ни әйтсән дә, караңгырак, мәдрәсәсе дә кадими, кешеләре дә. Тукайча итеп
әйтсәк, “искеләр”, дигәндер. Хәер, кем бизмәнгә салып караган инде ул кадәресен. Әнинен
жан дусты—сердәше Гөлсем апа сөйли торган иде: “Атан ике көннен берендә килеп йөрде
безнен авылга, әниенне тәки үзенә каратты. Анын ул теле белән, патша кызын ярәшсә, хәтта
патша да биш куллап риза булыр иде... Чибәр иде шул әниен. йөргән егете булмыймы сон
шундый кызларның Ә атаннын шайтан төкергән теле тәки анын башын әйләндерде. Ходай
шулай язгандыр инде”.
Шулай итеп әни Яна Чәчкапка килен булып төшкән Житеш гаиләдә туып үскән, үз
кадерен үзе белгән әнигә ниндидер шахталарда зимагур булып йөргән әти белән салам түбәле
базчык өйдә яшәп китүләре жинелдән булмагандыр. Кайнанасы Хәдичә әби дә ут кебек
чәчрәп торган, бер сүзгә уны белән жавап кайтаручы, авыл хатыннарының атаманы саналган
кеше бит әле! Әнинен атасы Хисаметдин бабай, колхозлашу чорында ике аты, өч сыеры
тартып алынса да, аягында нык торган, бер-бер нәрсә килеп чыкса, таянырдай Сираҗетдин.
Минһаҗетдин. Низаметдин кебек әзмәвердән өч энесе булган, абруйлы кеше бит әле ул
чакларда. Сөйләшүләренә караганда, шул дүрт егет бөтен Норлат авылын үз кулында
тоткан—аларнын кайсын да булса рәнҗетергә беркем кыймаган.
Әнинен туган жире булгангамы, әллә вакыт-вакыт күнелем яраларын оныттырырдай бер
тылсымлы урын тоелганмы, мин Норлат авылын гомер буе якын иттем. Анда бабамның һәм
әбиемнен күңелемне юатырдай кардәшләремнең эзләре сакланадыр шикелле. Бала чагымда
ук жай чыккан саен барасы гына килеп тора иде. Инде олыгайгач та эзне суытканым юк.
Нәрсәдер гел шунда тарта, бер өзлексез чакырып- ымсындырып тора Югыйсә андагы
туганнар—нәсел агачының ерак, әллә ничәнче буын ботаклары. Ә бер кайтуымда гаҗәеп
ачыш ясадым. Әти белән әнинен кавышуына шаһит әйтсән кеше ышанмас... авыл башында
үскән гап-гади... карт өянке белән кабат очраштым. Исән икән бит әле ул. Колач җитмәстәй
юан шул җан иясен... (әйе, әйе, җан иясе дип атыйм мин аны—биологлар битәрләмәсеннәр!)
кабат күргәч, күнелем әллә нишләде. Күпме гомерләр башка дөньяларга күчкән, күпме
хатирәләр—яктылары да, сагышлылары да онытылган, ә ул... исән. Ә ул яз саен яфрак яра...
Һаман да хатирәләрне яңарта.
Хәтта ана багышлап шигырь язганымны да хәтерлим әле. Әллә нишләдем мин ул вакытта.
Елак малайныкы кебек күзләргә яшьләр тулган иде. Ә мин ак кәгазь битенә сырладым да
сырладым.
Исәнме, йөзьяшәр оянке. исәпме.
Җилләр соң рәнҗетеп, йә назлап исәме?!
Ә минем йөрәккә кирт булып уелган Боегып
яшәгән ул еллар исәбе
Син минем әнинең яшьлеген күргәнсең.
Син аны әтигә кияүгә биргәнсең,
Бердәнбер шаһит син ул туйга Норлатта—
Сөйлисең шул хакта елап та. җырлап та
Әти дә. әни дә күптәннән юк инде— Тәннәре
күптәннән туфракка торенде. Күптәннән гөл
үсте каберләр остендә. Хәсрәтле ул еллар
башлардан кичте дә.
Еш килә идем мин аш үскән бу җиргә— Күңелләр
тулганда еладык гел бергә,
Иң ачы күз яшем шушында төшкәндер—
Тамырлар буенча кәүсәңә күчкәндер
Елама, өянке, ул емар еракта—
Яралар төзәлми... төзәлмәс елап та Нык булыйк,
нык торыйк—башкача ярамый. Үскәнбез бит әле.
җилләргә карамый
Исән бул. йөзъялиәр өянке, исән бул— Тимәсен,
кисәм, дип. кәүсәңә усал кул. Синнән гел таңнарда
яфраклар җырында Сөйләнсен бәхетле
яз.мышлар турында.
Варис
Кайчан тәпи йөреп киткәнемне дә. ничек бытылдый башлаганымны да белмим. Әнә
кайбер жан ияләре, дөньяга килугә үз көннәрен үзләре күрә башлыйлар. Кеше кавеме генә
гомеренең күпме өлешен мәми сорап, тәти таләп итеп үткәрә Кайберләренен ул чоры
озаккарак та сузыла. Нәрсә хәтерлим мин ул заманнардан0! Әлбәттә, житди сәбәбе булмаса да,
гел-гел елаганымны Өлкәннәрнен сөйләвенә караганда, бик тә елак булганмын мин Авыл
хатыннарының "Әниен. бу баланын берәр жире авырта микән әллә, елавыннан бер дә туктатып
булмый, дип гел-гел зарлана иде".—дип күп тапкырлар сөйләгәннәре бар. Теңкәсенә
тигәнмендер инде Хәер, минем кечкенә малай да унике-унөч яшьләренә кадәр елак булды
Әнисенә, аптырагач: "Кайгырма. Лев Толстой да елак булган” дип шаярта идем. Хәзер менә
уйланам -уйланам да. үземчә нәтиҗә ясап куям: бүкән кебек тавышсыз-тынсыз бер утырган
җирдә сәгатыәр буе кымшанмыйча утырган сабыйлар, үсеп җиткәч тә. Ходай биргәнгә шөкер
итеп яшиләр, “ник алай, ник болай түгел?”, дигән "ахмак” сораулар бирмиләр, эш үтезе кебек,
ни кушсалар, карышмый-нитми шуны эшлиләр Әлбәттә, атар арасыннан да зур дәрәҗәләргә
ирешкән кешеләр чыга Чыкмый дип әйтмим чыга Ләкин Юк. үземнен елаклыгымны аклар
өчен әйтмим. Әмма мина уз дигәнемне шулай әйтергә кирәк булган. Нәрсәнедер ватарга,
җимерергә кирәк булган, ни өчендер, ләчә белән чүни” ягъни сабый теленнән хәзергегә
күчерсәк, “келәшчә белән чүкеч" кирәк булган. Әти белән әнинең минем кирелекләремә риза
булып торулары кирәк булган Бәлки бу минем үтә иркә булуымнан килгәндер—кем белә бит
Ләкин әти белән әни. нишләптер миңа ярарга, мине юатырга тырышканнар Бигрәк тә әти
мөкиббән булган инде минем тууыма. Үзе ятим калып, кимсенеп, кагылып-сугылып
үскәнгәме, ниһаять, минем дә дөньяда үз варисым бар. дигән сөенечле уйданмы, ул бернәрсәне
дә кызганмаган бир дисәм биргән, ал дисәм алган Хәтта исем кушкан чакта да үз исеменә
охшаганын сайлаган: Әхәт угылы Әхмәт булсын, дигән. Ә әни мәрхүмә, гөнаһсына кереп
әйтмим, бераз кырысрак иде шикелле. Хәлбуки төсем-битем белән мин ана ошаганмын Халык
әйтмешли, суйган да каплаган.
Миннән соң туган сеңелләрем исә—Раушания дә. Фәүзия дә әти ягына тарткан иделәр.
Раушанияне бераз гына хәтерлим әле мин—ул оч яше тулар-тулмас чәчәк авыруыннан дөнья
куйды. Чаялыгы, уйнаганда гел малайлар арасында буталганы өчен, әни үзен: “Ирдәүкәләнеп
үсмә" дип орыша да иде Фәүзия исә әти кебек үк "ике түбәле"—баш очында да, маңгай
турысында да чәчләре бөтеркатәнеп тора иде
Әти, балаларын тигез күрсә, тигез яратса да, анын мина мөнәсәбәте ничектер үзгә
булгандыр, күрәсең. Бәлки мина гына шулай тоелгандыр Ата кешегә ир бала, ни әйтсән дә,
якынрак була бит
Ул тырыш, тынгысыз, тиктормас кеше иле Шактый хәлле гаиләдә туып үскән әнине,
җылы оясыннан аерып, салам түбәле тар. бәләкәй, балчык ызбага алып кайтуына эченнән
хурлана да торган булгандыр Утыз тугызынчы елла, тормышларны бераз рәтләп булмасмы,
дип. туган-үскән җирдән аерылып. Пермь өлкәсенең Барда районындагы “яна җирләр"гә күчеп
китәсе иткән Ничектер мием күзәнәкләренә сенегг калган шул Карман дигән авылнын кай
якларда булганын озак еллар буе белми дә яшәдем Олылардан сорашыр идем-кыюлык җитми
Хәер, күбесенең андый атаманы ишеткәне дә булмагандыр Әллә Башкортстаннын Янавыл
төбәгендәге Карман, әллә хәзерге Зәй районындагысы Азмыни дөнья картасында шундый
исем йөрткән авыллар Төпченә торгач, тәки ачыкладым мин аны: балачагыма шаһит ул авыл
фольклорчы галим Рәшит Ягьфәров туып үскән якларда булып чыкты. Әле ул гынамы?! Анда
безнең шәжәрәнен бер бик якын ботагын тәшкил и гүче ерак туганнарым да яши икән әле
Барда каласының татар гимназиясендә әдәби очрашулар оештырырга килгән язучылар һәм
шагыйрьләр каршында җирле һәвәскәрләр лә чыгыш ясаган иде Аларга пианинода бик матур
итеп уйнаган Гүзәл исемле чибәр ханым аз да түгел, күп тә түгел, минем дүртенче буын
сеңелем булып чыкты. Ул мине аннан соң өендә лә кунак итте, башка туг аннар белән дә
таныштырды Ат кешнәшеп, кеше сөйләшеп таныша, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Шулай
игеп бер өзелгән жегз инадан ялганды
Кеше дигән җан иясендә ниндидер аалаешсыз. интуитив җирсү, нәрсәгәдер тартылу хисе
була, диләр Башка юлдашларым (бе з шагыйрә Ре юла Вәлиена, драматург Рәдиф Сәгъди,
балалар язучысы Ләбиб Лерон. бу якларда яшәүче һәнәск.эр композитор Сәүбән Чугансв һәм
фольклорчы галим Рәшит Ягъфәрон). белмим ничектер, әмма
мин Барда якларына ниндидер бер ашкыну белән килдем. Ерак калган балачагым белән
очрашасым килгән иде. Әтием бу якларда урман кисү, сал агызу кебек эшләрдә эшләгән. Ул
чорлар хәтердән өзек-өзек кинокадрлар шикелле генә уза. Менә мин үзебез фатир кергән бер
бабайнын мич башында анын мылтыгы белән уйнап утырам (нишләптер бу авылның һәр
өендә мылтык тоталар иде). Малай-шалай өчен аннан да кызык әйбер бармыни?! Менә
көтүченең быргы кычкыртканы ишетелә—сыерлар, сарыклар, кәжәләр шул тавышка үзләре
үк билгеле бер җиргә туплана башлыйлар. Менә мин. әтигә ияреп, болынга барам—печән
чабучылар артыннан кып-кызыл тасма сузыла, жир җиләгенең исәбе-хисабы юк. Һәм менә
хәтердә сакланган ин куркыныч вакыйга. Без сеңелем Раушания белән (минем тиктормаслык
аркасында инде!) авыл өстенә авып торган урман эченә, куе чытырманлыкларга кереп
китәбез һәм адашабыз. Мина ул вакытта дүрт, сеңелемә өч яшьләр булгандыр. Табигый,
куркышып. елашып беткәнбез—котылудан тәмам өмет өзгәнбез.
Безнең бәхеткә, әти шул урманга юкә каезларга кергән булган. Елаган тавышыбызны
ишетеп, безне эзләп тапкан. Югыйсә шул карурманда харап буласыбыз икән! Бу хәлләрне
мәрхүмә әни соңыннан бик күп мәртәбәләр гел-гел тетрәнеп сөйли иде Ул вакытта бик үк
тыныч һәм ышанычлы булмаган, төрле яклардан җыелган төрле халык—сезонлы эшчеләр
белән мыжлап торган ул Яңа Жир дигән урыннан туган-үскән якларга—Буа районының Яна
Чәчкап авылына—кире кайтырга да әтине әни күндергән. Безнең урманда адашуыбыз анын
өчен бик зур борчу булган. Әти. шактый "баеп" авылга кайтуга, шыңгырдап торган нарат
бүрәнәләрдән хәтта авылның хәллерәк кешеләре дә көнләшерлек итеп, зур йорт салдырган.
Барда ягына бергә барган юлдашларыма әнә шул хәлләр турында да сөйли-сөйли
йөрдем. Әлбәттә, буяулар бераз куертылган да булгандыр. Шулай да сөйләгәннәрем
шагыйранә, чын. балачак хыяллары белән генә өртелгән иде.
Истә икән әле. истә икән Карман
авылының зәңгәр таңы: Каршы аза
мине шаулый-шаулый Балачакның
сихри карурманы.
Ул чордан соң күпме сулар аккан. Ничә
давыл кичкән безнең баштан. Татлы
хыяллары балачакның Тик барыбер
инде чынга ашкан
Бик күрәсем килгән иде аны,
Яшь сарыла шуңа күзләремә.
Урамнарын буйлыйм, баса-баса
Балачакның кайнар эзләренә
Сагындыра Карман, сагындыра— Ул
гомерләр калган үткән чорда. Мин
адашкан идем урманыңда— һәм
бүген дә әзер адашырга.
Ни өчендер минем күңелне гомер буе шундый әкияти урыннар—куе карурманнар,
шашып-шашып шаулаган диңгезләр, биек-биек таулар әсир итә. Безнен авыл исә
"Кыр ягы" дип санала. Дөрес, кайчандыр, әле бабайлар бу якка күчеп килеп.
Яна Чәчкап авылына нигез салганчы башкачарак булган дип сөйлиләр. Пермь
якларындагы кебек карурманнар шаулап тормаса да. авылдашлар йорт салырга,
каралты-кура корырга кирәккәндә, әллә канларга барып, кемнәргәдер гозерләп
йөрмәгәннәр—төзелеш кирәк-ярагын тирә-юньнән генә тапканнар Кызганыч, ул
урманнарның, таллыкларның, алардагы күлләрнең иңде атамалары гына сакланган.
"Имән чирәме". “Куш куак". “Баллы куак". “Тәүгелде чирәме" кебек җирләр
генә узган дәверләрне искә төшереп тора бугай. Хәер, алай дисән. табигатьнең
үзенең дә. мөгаен, хәтере бардыр. Мин туып үскән нигездән ерак түгел генә, җир
күпмедер иңеп, туфрак сазлыкка әйләнеп, җикән камышлар үсә башлаган Ул
урыңда кайчандыр күл булган имеш дип тә сөйлиләр.
"Кыр ягы" дип хурласалар да. якын ул мина, бик якын Беренче илһамымны
шунда тапканмын бит әле. Ул. бәхет эзләргә дип читкә киткән әтине дә үзенә
чакырып кайтарган.
Пермь якларыннан кайткач, әти Яңа Чәчкаптан җиде чакрым арырак урнашкан
Тутай авылына барып, "Байкал" колхозы хисапчысы булып эшли башлады Ул
елларда укый-яза белгән, бигрәк тә исәп-хисап эшенә һәвәс кешеләр бармак белән
генә санарлык бит—аны биш куллап кабул иткәннәр.
Әти ат җигеп атнага бер тапкыр авылга кайтып килә, еш кына мине дә үзе белән
"кунакка" алып китә иде Монын мин сабый аңламастан үзенә күрә бер сере дә
булган икән. Хәер, анысы турында бераз соңрак.
Дәвамы киләсе саннарда

Реклама