КИЧЕРӘЛСӘҢ, КИЧЕР...


ИКЕ ПӘРДӘЛЕ МЕЛОДРАМА
Катнашалар:
Газинур (Нургази)
Нәфисә
Гөлчирә
Райнур
Фәнүсә
Фәннур
Хәдичә
И лнур
Сәрия
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Егерме беренче гасыр башы Иртәнге як. Шәһәр читендәге бистә. Төзелеп бетеп килүче коттеджның диварына, капкасына кояш һәм пар күгәрчен рәсемнәре ясалган. Ишегалдының бер өлешенә жәй көннәрендә ашау-эчү. шулай ук килгән- киткән кешеләр белән сөйләшеп-гәпләшеп утыру өчен дип беседка сыман бер нәрсә корылган. Бер читтәрәк таган тора Шул таганда бер ир агачтан нидер юнып утыра. Ир дигәнебез—Газинур. Биредә аны билгеле бер вакытка кадәр Нургази дип йөртәләр.
Жинел машина килеп туктаган тавыш ишетелә. Бераздан, кәрәзле телефоны аша кем беләндер сөйләшә-сөйләшә. Райнур керә.
Райнур Фәнүсә апан үзе килә! Үзе— за рулем! Минем вакыт юк! Сина әнине генә алып киләсе була. Аңладыңмы? (Газинурга). Сәлам. Нургази абый!
Газинур башын кагып исәнләшә.
Бензинын бармы9 Булмаса. үз акчана заправить ит! Егерме литр! Акчасын килгәч бирермен!
Газинур Райнур, әйт әле шоферына, берәр йөрәк даруы да
алсын! Корвалолмы, нитроглицеринмы
шунда...
Райнур Ә? Хәзер! Марсель, елушай... Йөрәк даруы да ал! Карволол дисенме. Нургази абый?!
Газинур Әйе. Нитроглицерин да ярый...
Райнур Марсель! Карволол. и нитроглицерин ал! (Газинурга дәшә.) Валидол да кирәкмиме9
Ләбиб ЛЕРОН (1961) шагыйрь, прозаик, драматург: «Сине генә сөям». «Чыктым аркылы кучер». «Сөяксез тел» һ.б. китаплар авторы. М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Казанда яши.
Газинур. Алсын!
Райнур Ал! Валидол да ал! Нинди май алыштыру инде ул бүген! Йөреп тора бит әле машина. Иртәгә алыштырырсын! Әнине алып киләсе бар дидем бит' " Коттеджны күрәсе килә!"—дип бер ай тинтерәтә инде. Все' Акаеп чапма! Кара аны. янында әни барын онытма! Гутбай! Мерси боку! (Телефонын кесәсенә тыга.) Көн шәп бүген, ә'.” Жырлал кына йөрерлек! (Җырлый)
Хатын алдым, коттедж салдым, Машинам да өр-яна.
Заманның артына тибеп.
Яшәү кирәк дөньяда И-и-их!..
(Аякларын тыпырдатып биеп ала.) Йә. хәлләр ничек. Нургази абый? Коттеджны шәп сакладынмы? Бомжлар. төсле металл чәлдерүчеләр иснәнеп йөрмәдеме?
Газинур. Аллага шөкер, сынар эт тә күренмәде Барысы да тәртиптә1 Райнур. Маладис син. Нургази абый! Син монда булганда, минем жан тыныч. Нәрсә, йөрәген бүген дә шалить итә мәллә? Дарулар, дисен.
Газинур Юк. борчымый әлсгә. Әмма гарантия биреп булмый. Мотор эштән чыгып килә. Клапаннар тузды Райнур Ничего! Медицина көчле хәзер! Клапаннарыңны момент алыштырып куярлар (Нургази кулындагы агач кош сынына ымлый.) Күгәрченеңне ясап бстерден мәллә?
Газинур. Юк әле. Күзләренә нур иңдерәсе калды
Райнур Бик озак маташтын инде момын белән.
Газинур- Бүләккә ул.
Райнур Кемгә?
Газинур (хәйләкәр елмаеп). Монысы—сер. Әлсгә
Райнур Буяп та жибәрсән. нәкъ чын күгәрчен була инде бу1
Газинур. Буявын малай буяр инде. Рәсемгә кулы ята аның.
Райнур Сүз дә юк1 Менә бит коттеджны нинди картинка иттегез' Молидцы. Нургази абый' Карале, минем башка бер гсниальный фикер килде Әйт Илнурга. ясасын картина Сатып алам' Өйнсн иң шәп җирен» үзегез эләрсез1 Газинур Эләрбез! Анысы гына бездән тормас Кичә малай бер
картинасын ясап бетерде. Мина бик ошады'
Райнур Алам' Бүген үк алып килсен' Әни лә күрер!
Газинур. Ул аны сатмас инде Райнур Минамы? Мин бит аны сатып алам’ Күпме сорый—акчасын шулхәтле бирәм!
Газинур Мдзай аны бүләк итмәкче була...
Райнур Кемгә?
Газинур. Сезгә. Фәнүсә белән икегезгә Яна коттедж белән котлап бүләк итмәкче була ул!
Райнур (бүләкне хәзер ) к кулына алгандай куанып) Уһ-һу-һу' Рәхмәт. Нургази абый! Бүләккә каршы түгел мин' Акчага да ала идем Үзен беләсен—мин деловой кеше! Ну. искусствоны яратам да инде мин. Нургази абый’ Шишкин' Пушкин! Салават! Буяу! Картон' Карандаш' Әни килгәч, мәжлес ясал аласы булыр Курыкма. Нургази абый, чит-ят кеше булмый Үзебез генә гүләйт будем' Илнурны ла чакырырсың!
Газинур Рәхмәт чакыруын өчен. иптәш мафиозник
Райнур Мафиоэи?! Минме ма- фиози'” (Рәхәтләнеп, кычкырып келә) Нинди мафиози булыйм мин. Нургази абый-' Азар янында мин— ерунда!
Но байлык бар! Бусын отрицать итмим' (Йодрыгын тойнәп). Хватка да бар! Ерт ерт татарча шунлыйрак нинди сүз бар азе, Нургази абый? Газинур- Ертлачлыкмы'’ Райнур. Вот. вот' Ерт-лач- лык! Менә шул бар миндә Үземә тиешлене алмыйча калган юк! Мин әтисез үскән малай. Нургази абын' Мине әни үстерде Әни' Һәм и урам кеше итте! Урам мине бернидән дә. беркемнән дә курыкмаска өйрәтте Урам ул—искусство' Шишкин' Пушкин' Салават! Этләр янында—эт. төлкеләр янында-толке. бүреләр янында бүре булырга өйрәндем мин'
Газинур (шаяртып) Каян гел сина гына очрап торды сон ул төлкеләр, бүреләр’ Зоопарктан качканнарые магзә’ Якын-тирәдәге урманнан килеп адашып йөриләрме ’
Райнур Казмә. көлмә. Нургази абый Кешеләр турында сүз барганны син бик яхшы аязадын
Газинур Ахмак түгел идем кебек
моңарчы.
Райнур. Кеше—дөньяда ин заразы ерткыч!
Газинур. Бөтен кеше дә ерткыч була алмый инде, Райнур.
Райнур. Бөтен кеше дә—ерткыч, Нургази абый Мин беләм инде Уһу- һу! Мин бит шулар арасында кайнашам! Шулар белән бергә яшим! Ерткычлар арасында миңа да ерткыч булырга туры килә! Барыбыз да—ерткыч!
Газинур. Берүк ачуланма, Райнур... Әниен.. Әниен дә ерткычмы9
Райнур Әниме?! Әни ул... әни! Ул—святой человек! Ангел! Фәрештә!
Газинур Фәрештәләр бала тапмый бугай бит?! Гафу...
Райнур Мине тапкан бит әле! (Көлеп җибәрә). Шәп әйттемме, Нургази абый?!
Газинур (көлә). Ничава!
Райнур То-то! Әтигә килсәк. Әти дә ерткыч! Баласын ташлап качкан ерткыч! Настоящий ерткычлар да алай итми! Ну, ничего... андый әтиең булганчы, булмавы яхшы!
Газинур дерт итеп куя. Кулындагы күгәрчене җиргә төшеп китә яза—чак тотып кала.
Райнур (сүзен дәвам итә). Маңка агызып елап ятмадым... Үстем, кеше булдым! Менә нинди шәп коттедж салдым! Чудо бит!
Газинур. Чудо инде, чудо!
Райнур Әйдә, Нургази абый, госкомиссия председателе килгәнче, әнине әйтәм, өй эчләрен тагын бер карап чыгыйк. Мактанышып та алырбыз!
Мактаганны яратам мин!
Газинур. Мактаганны кем яратмый инде... (Урыныннан кузгала).
Сәрия керә.
Сәрия Күршеләр!
Райнур (йорт болдыры янында тукталып). Оһо!
Сәрия. Исәннәрмесез, күршеләр9!
Газинур Исән әле. Сәрия сенлем.
Райнур. Сәлам, сәлам, чибәр күрше! Кер әйдә, Сәриюшка! (Сәрияне яратып күздән кичерә.) Үзен—чудо! Күлмәген—чудо! Импортный икәне күренеп тора!
Сәрия (мактаганга күнеле
булып). Үзем тектем., дисәм, барыбер ышанмассыз!
Райнур. Супер! Классно выгля- дишь, Сәриюшка! (Сәрия янына килә).
Газинур Мин кайтыйм булмаса . Кирәкмимдер бит әле, Райнур?
Райнур Юк. юк. Нургази абый. Бар , үз эшләренне эшли тор. Илнурга әйтергә онытма. Бергә киләсез, яме?!
Газинур Әбизәтелне киләбез!
Сәрия Нургази абый, син ясаган менә бу кояшка, күгәрченнәргә карап сокланып туя алмыйм Бигрәк матур! Кулын алтын икән!
Газинур. Алтын дип., гап-гади куллар инде... Крестиянский!
Райнур Нургази абый маладис кеше ул. Анын куллары гына түгел, ул—үзе алтын! Высшая проба!
Газинур. Бу хәтле мактауга. . Кайтып салмыйча булмас, ахры!..
Райнур Син бит салмыйсын, Нургази абый!
Газинур. Салган чаклар була!.. Шутка!
Сәрия. Нургази абый. Илнур кайда сон әле, бер дә күренми.
Газинур Иртән иртүк су буена киткән иде. (Чыгып китә).
Райнур (анын артыннан карап калып, Сәриягә). Самородок! Шәп кеше! Минем әти шундый кеше булган булса... Кем булыр идем микән мин? Глава правительства?! Юк. президент! (Тавышын калынайтып). Президент Райнур Шәйхиев! Минтимер Шәймиев кебек шәп янгырый бит фамилия, ә?!
Сәриюшка?!
Сәрия (чытлыкланып). Супер! Классно, үзең әйтмешли!
Райнур. Чибәр син, Сәрия! Күзләрең, карашын ут синен! Яндыра, көйдерә! Шул күзләренә карап, җырлыйсы килә! (Жырлый.)
Кайларда гына булмадым,—
Айда гына йөрмәдем
Синен кебек гүзәлкәйне
Бер җирдә дә күрмәдем
Сәрия. Хатынын килсә, күрсәтер әле сиңа "гүзәлкәй"не. .
Машина туктаган тавыш ишетелә.
Сәрия. Әнә. Фәнүсә килде дә бугай инде...
Райнур Кажется. ал... (Сәриягә) Болай гына кермәгәнсенлер бит. Сәриюшка? Йочышынны әйтеп кал'
Сәрия. Йомыш дип Мина Ил нур кирәк иле дә инде Су буена киткән икән бит
Райнур. Анлашылды-ы-ы. маду мазел ь-туташ...
Фәнүсә. Хәдичә һәм Фәннур керә Фәннур кулында зур сумка. Фәнүсәнен көмәнле икәне беленеп тора
Хәдичә (әүвал Сәрияне күреп). И-и. бу дөньянын тарлыгы' Нишләп йөрисен монда, Сәрия? Әллә син дә Райнурнын хатынымы? Хи-хи-хи Фәнүсәкәем. бер дә көндәшен барлыгын әйткәнен булмады Хи-хи-хи (Райнурга) И-и. хәзерге байлар яшәп тә күрсәтә инде Бер үзенә—ике хатын1 Хи-хи-хи (Фәннурга). Ә син бердәнбер хатыныңны да асрый алмыйсын, жан көеге'
Сәрия. Мин... ни... Илнур
Райнур. Нинди ике хатын? Фәнүсә—минем бердәнберем (Фәнүсәне кочып, битеннән үбеп ала).
Фәннур. Башта исәнләшергә кирәк. Хәдичә!. Исәннәрмесез!
Фәннур, сумкасын бер читкә куеп. Райнур белән күрешә Аннары Сәрия белән исәнләшә.
Фәнүсә (Хәдичәгә) Менә шушы була инде безнен коттедж! Райнур тырышты! (Райнурга сыена).
Хәдичә (сузып) И-и-и-и! Бездә кеше булып яшәгән булабыз! (Фәннурга) Менә. күр. кешеләр нинди хан сараенда яшәп яга!
Райнур, башын югары чөеп, горурланып басып тора
Фәнүсә Райнур Йокы күрмәде инде, көне-төне чапты
Райнур Чабасын инде, бер генә яшибез бит' Яшәп калырга кирәк!
Хәдичә (Фәннурга) Ишеттенме. директор кисәге. Райнур нәрсә ди әнә' Яшәп калырга кирәк, ди. Ә син "Мәктәп! Мәктәп!" дип өтәләнгән буласын! Юкны бушка аударып йөрисен шунда! Өйгә кайтып та керынсн юк' (Башк,парга карап әйтә ) Жкде укучыга унсигез укытучысы бар анын' Хи-хи- хи! . Шуларнын тамагын туйдырам
дип йөри, үзе ач—авызын ачса, үпкәсе күренеп тора! Хи-хи-хи... Макаренко несчастный!..
Фәннур. Жиде түгел, йөз дә егерме жиде укучы'
Хәдичә. Барыбер инде (Сәрия янына килә) Син дә бу тирәлә яшисен мәллә'7 Фәнүсәләр белән берәр ничек туган-мазар түгелдер бит0 И-и-и. йортлары матур да инде, име7’
Сәрия Гажәп инде, гаҗәп’
Райнур Фәнүсәне бер читкәрәк алып китә Фәннур, болдыр янына килеп, агач-бизәкләрне сыйпаштырып- караштырып йөри
Райнур (Фәнүсәгә генә ишетелерлек итеп) Кемнәр бу? Кайдан таптын боларны?
Фәнүсә Хәдичәне танымадын мәллә? Минем группадашым бит! Университетта бергә укыган ндек. синен аны күргәнен бар
Райнур Хәтерләмим бер дә
Фәнүсә Ничек инде — хәтерләмисен?! Группадашлар белән бер очрашканда син дә бар илен бит' Ресторанда бергә утырдык (Фәннурга ишарәли ) Ә бу—анын ире. Фәннур исемле. Хәдичәне узган атнада Казанда очраткан идем, коттеджны күреп китәрсез дип. кунакка чакырдым Менә бүген автовокзалдан каршы алдым үзләрен
Райнур Машиналары юкмыни’
Фәнүсә Бар. диләр “Москвич" Иске икән Юлда ватылыр дип курыкканнар
Сәрия (Хәдичәгә) Мин дә бит монда ишим Әнә тегендә генә безнен коттедж. Безнен дип. Раил абыйларнын коттеджы инде
Хәдичә. Раил?! Ул да монда яшимени?
Сәрия Әйе Әле менә хатыны белән икесен чит илгә. Анталиягә җибәрдем Балаларыгыз белән ял итеп, дөнья күреп кайтыгыз, минәйтәм' Үзем дә бер атна элек кенә Гарәп Әмирлегеннән кайттым
Хәдичә Да-а-а Гомер буе тирескә чумып яшәгән чая Фатыйма белән Габдерәүф балалары да кеше булган диген, ә' Дистрофик абыен белән кайчандыр бер партада утырган идек Дәрес бут йоклар ие Да-а-а Дөнья
бу, диген... Әйтәм аны бер дә авылга кайтканыгыз юк...
Сәрия. Әти белән әни үлгәч, кемгә кайтасын инде?! Авылда бүтән туган- тумачалар да калмады.
Хәдичә. Шулай инде, шулай. Якын туганың булмагач, чит кешегә кайталмыйсың, дөрес! Күңелем киң дип кенә булмый әле ул... Бөтен нәрсә кыйммәт бит хәзер. Сөт-каймагы да үзеңнән артмый!
Сәрия. Елга ике-өч мәртәбә чит илгә чыгып керәм. Как-никак, туристик агентствода эшлим бит! Путевкалар белән эш йөртәм!
Хәдичә (кинәт үзгәреп, дәртләнеп). Кит аннан! Чынлапмы? Фәннур, ишеттеңме? Сәрия чит илләргә ял итәргә җибәрә торган жирдә эшли икән бит! Әстагым! Менә бит, ә! Сәриякәем! Кадерле авылдашкаем! Авылдаш кына түгел, чыбык очы тиешле туганнар да бит әле без. Сәриякәем! Фатыйма апанын туганнан туган абыйсы безгә дә җизни тиешле бит!
Райнур Табын әзерләргә кирәктер ич, Фәнүсә? Булышыйммы, матурым?
Фәнүсә (Хәдичәнең тавышына охшатыбрак). Хәдичәнең сайраганын тыңлап, онытылып киткәнмен. Әйе шул, әйдә өйгә керик әле, Райнуркаем!
Райнур. Сез сөйләшә торыгыз, без момент! (Өйгә кереп китәләр).
Хәдичә. Менә бит, ә! Көтмәгәндә- уйламаганда ... бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына! Шушыдыр инде ул дөньяның хикмәте! Без дә , Фәннур белән икәү, берәр чит илгә барырга дип уйлап кына торадырыек! Болай булгач, барабыз! Ин якын туганың путевкалы урында эшләп тә бармасан. . Безгә путевканы ярты бәясенә эшләрсең инде, җаныкаем, Сәриякәем! Ничек тә җаен табарсың?
Фәннур. Тинтерәтмәде Сәрияне! Бетмәде инде шул сорануларың!.
Хәдичә. Нинди сорану булсын! Нинди сорану булсын!!! Соранумыни бу?! Әй, ике туган сөйләшкәндә бака ботын кыстырып тормасана! Үзенең сыңар туганы да юк... Сәриякәем! Кайчанрак бару мәсьәләсен хәл иткәч, тагын конкрет сөйләшербез әле, име?
Сәрия. Авылдашларга кулдан килгәнчә булышмыйча булмас инде...
Хәдичә. Авылдашлар гына түгел...
Туганнар дим бит инде, туганнар без! Туп-туры безгә кайт!
Сәрия. Рәхмәт чакыруың өчен!
Хәдичә. Рәхмәтне без дә әйтербез. Алла боерса! Чит илгә барып кайткач... И-и-и-и1 (Сәрияне кочаклап ала) Шундый туганнарын булганда, иллә рәхәт дөньяларда яшәве!
Ил нур керә Бер кулында—пакет- сумка, икенчесе белән кармак сабы тоткан Барысы белән дә баш кагып кь1на исәнләшә.
Сәрия. Исәнме, Илнур җаным!? (Кармакка ишарәли). Балык тоттыңмы әллә? Килысиләр эләгәме, минтайлармы?
Илнур, елмаеп, юк, дип, башын селки. Хәдичә ана сәерсенеп карап тора. Фәннур Илнурны игътибар белән күзәтә.
Хәдичә. Телсез мәллә бу чибәр егет?
Сәрия Әйе.(Илнурга). Бүгендә рәсем ясадыңмыни, Илнур?
Илнур, әйе, дип баш кага. Тагын ниндидер ым-хәрәкәтләр ясый.
Фәннур. Әти монда түгелме, дип сорый ул?
Хәдичә ана гаҗәпләнеп карый.
Сәрия. Нургази абыймы? Баягынак китте шул. Өйгә кайтам, диде.
Илнур китмәкче була. Өйдән Райнур чыга.
Райнур. О-о. Илнур! Сәлам, рыбак! Салют!
Илнур баш кагып исәнләшә.
Райнур (ишарәләр белән дә сөйли). Нургази абыйга да әйттем, сиңа да әйтәм! Сине дә ждем-с! Понял, Илнур?
Илнур, әйе, дип баш кага да, киттем ” дигән ишарә ясый.
Райнур. Яхшы. Көтәбез! Ждем-с!
Сәрия Мин дә кузгалыйм әле Озак тордым Күршеләрнең хәлен белеп чыгыйм, дип кенә кергән идем. Әйдә, Илнур жаным, киттек! (Илнурны култыклап ала.)
Бергә чыгып китәләр.
Райнур. Әни килгәч, син дә кер, Сәрия!
Сәрия (тавышы гына ишетелә). Яра- а-ар! Рәхмәт!
Хәдичә. И-и-и . Нинди чибәр егет! Теле юк диген, ә?! Ата-анасына гомерлек хәсрәт инде бу. мәнгелек хәсрәт!
Райнур. Әнисез үскән ул.
Хәдичә Менә бит, ә! Әнисез дә икән, өстәвенә телсез дә! (Фәннурга) Син баягынак аңлап сөйләшкән кебек булдын... Кайдан беләсен син телсезләр телен?
Фәннур Мин институтта укыганда телсезләр мәктәбендә практика уздым. Дөнья бит, кайвакыт телсезләр телен белүнен дә кирәге чыгып куя Әле менә син беренче тапкыр авызынны ял иттерден.. Мина сөйләшергә жай чыкты!
Хәдичә И, хәчтерүш! Полиглот булган берәү! Бер жөмләне көчкә әйләндерден. Сөйләшергә жай чыкты дип, авыз тутырып әйткән буласын тагы... Каяле, Фәнүсәкәсмә булыша торыйм, ичмасам! Кара инде бу баскычны1 Кара инде бу ишекне! И-и-и! Галәмәт инде, галәмәт! (Сөйләнә-сөйләнә кереп китә.)
Райнур Әйдә, Фәннур дус, хатыннарсыз гына сөйләшеп утырыйк әле. Кайчан безгә мондый жай чыга
Беседкага кереп утыралар
Фәннур Коттеджын шәп булган! (Йортка карап) Мона бит бик күп агач кирәк, акча турында әйтмим дә инде Анысы—само собой!. Күренеп тора, йорт хуҗасы—булдыра торган кеше'
Райнур (мактаганга күнелс булып) Байлык үзеннән-үзе килми, диләрме әле?! Укырга, укырга и эшләргә, зшләргә кирәк' Ин главные—уйлап эш итә белер)ә кирәк! Ә-ә-з генә ошибка. малейший ялгышлык жибәрденме — беттең Конец! Гутбай, Америка! Сау бул, Кәжә бистәсе!
Фәннур Хатыннын Хәдичәне әйтәм, сөйләгәне колак очында эленеп калган. Син—крупный бизнесмен бит әле9' Машиналар белән эш йөртәсен бугай9!
Райнур Крупный дип Ну да! Известный бизнесмен да' Райнур Шәйхиевне чит илләрдә лә яхшы белатәр' Уважают'
Фәннур (гаҗәпләнеп). Шәйхиев'0 Син.. Шәйхиевмени9
Райнур Ну да! Шәйхиев! Райнур Шәйхиев'
Фәннур Мин дә минем дә фамилиям Шәйхиев бит'
Райнур Да9 Не может быть’ Неужели Шәйхиев9
Фәннур (Райнурча әйтә) Ну да'
Райнур Без бит адашлар, азайса' Тезки! Тот бишне, адаш' (Фәннурга кулын суза.)
Кул бирешәләр
Фәннур Агай-энеләр дә түгел микән әле без9 (Келә). Ха-ха-ха
Икәүләп көлешәләр
Райнур Ә нигә?' Всс может быть' Ха-ха-ха! Синен отчествон ничек’’ Ха-ха-ха!..
Фәннур Ха-ха-ха! (Көтү аралаш) Газинурович'
Райнур (кинәт очкылык тоткандай) Ыйк! Ничек Газинурович9' Праваа што ли?
Фәннур (көлүеннән туктый азмыйча). Ха-ха-ха Ну да!
Райнур. Постой' Мин дә Газинурович бит'
Фәннур Вәйт, әкәмәт! Әллә чынлапмы9 Икеләтә адашлар булып чыктык түгелме сон9 Тот тагым бишне'
Янә кул бирешәтәр Көтешәләр
Райнур Без әле братлар түгел микән9 Анекдоттагы кебек, ә?! Икс мишәр очрашкан ди бит Шәһәр мунчасында "Син кайсы яктан9"—дип сорый икән берсе “Ульяннан'"—ди икән икенчесе "Мин дә Ульяннан бит'*'—дигән сорау биргәне "Кайсы авылдан9" "Кулаткадан” “Вай. мин дә Кулаткалаи" “Син кем малае9" “Фәлән
әзи малае!” “Кит аннан! Мин дә Фәлән әзи малае бит! Бак! Без братлар икән, вай!” "Исәнме, брат!” “Саумы, брат!” “Атай нишләп ята?” "Катты!" "Ничек ... качты?" "Паталукка бакты да качты!” Ха-ха-ха!..
Фәннур. Ха-ха-ха... Менә бит, ә! Менә бит, ә! Братлар диген! Ха-ха-ха!
Һәйбәт кәчтүм-чалбар, ап-ак күлмәк кигән, галстук таккан Гззинур кереп килә.
Газинур. Тук-тук!
Райнур Кер әйдә, Нургази абый! Кил әле монда тизрәк!
Газинур (Фәннур белән күрешә). Исәнме, энекәш!
Фәннур Фәннур булам. Исәнмесез, абый!
Газинур. Бик каты көлешәсез.. Анекдот сөйлисездер әле?!
Райнур Точно, Нургази абый! Каян белдең?
Газинур. Ир-атлар очрашса, йә анекдот сөйлиләр инде, йә хатын- кызларның гайбәтен саталар Икенең берсе! Шулай түгелмени?!
Райнур Пачти! Ха-ха-ха!..
Көлешәләр.
Фәннур (Газинурга) Абый, ботинкагызның шнуры сүтелгән...
Газинур. Хәтерсез баш! Бәйләргә оньптым микәнни?! (Ботинкасына иелә).
Райнур. Нургази абый, без монда. Ха-ха-ха... Фәннур белән., адашлар булып чыктык бит әле! . Юк. пачти быратлар!.. Ха-ха-ха!..
Өйдән Фәнүсә чыга.
Райнур Фәннур да, мин дә.. (Сүзен әйтеп бетерә алмый).
Фәнүсә (кесә телефонын тоткан кулын алгарак сузып, Райнурга карап). Шәйхиев!
Шулчак гаҗәп-мәзәк хәл була. Газинур башын кинәт калкыта. Райнур белән Фәннур Фәнүсәгә таба борыла
Өчесе бергә. Ә?
Райнур белән Фәннур башта Газинурга, аннан бер-берсенә карап, дәррәү көлеп җибәрәләр Аларга Фәнүсә дә кушыла. Газинур, ярамаган эш өстендә тотылган малай кебек, бер мәл нишләргә белмичә тора, кәчтүмен рәтләштергәндәй итә, кулларын буташтырып ала...
Газинур. Мин. Миңа әйтәсен дип торам, Фәнүсә! (Бармагын колак тишегенә тыгып, селкетеп ала). Яшь бара, колак та дөрес ишетми башлады...
Фәнүсә (көлүеннән туктап. Райнурга). Телефоныңны өйдә калдыргансын. Шәйхиев! Сина Марсель шалтырата!. Мә, сөйләш!
Телефонны Райнурга бирә дә өйгә кире кереп китә.
Райнур. Әйе. Марсель! (Сәгатенә карый). Яхшы! Молодеи! Хәзер каршы алабыз! Карале, анда... безнен урам башында... кемгәдер бүрәнәләр китереп аударганнар Сак бул. кума! Понял? Ярый, давай!. Хәзер каршыгызга чыгабыз. Связь окончен. (Телефонын кесәсенә тыгып куя). Коттеджны кабул итәргә госкомиссия килә! Нургази абый, бар. иренмә, Ил нурны алып кил!
Газинур. Кайтмады бит әле ул!
Райнур. Кайтты инде, кайтты! Әле генә монда сине эзләп килгән иде.
Газинур. Каршыга очрамады
Райнур. Шулайдыр Илнурга әйт, картинасын алып килергә онытмасын!
Газинур. Әбизәтелне!
Райнур. Давай. Фәннур... адаш! Бырат! Без икәү әнине каршы алыйк!
Фәннур Әйдә, быррат! Анайны каршылаек!.. Ха-ха-ха!
Көлешә-көлешә чыгып китәләр. Газинур, җитдиләнеп, бер мәл алар чыгып киткән якка карап тора Аннан, таган янына килеп, аны атындырып җибәрә. "Күк күгәрчен" көе янгырый. Ерактан (яшьлектән) Газинурнын җырлаганы ишетелә:
Күк күгәрчен күктә уйный.
Күләгәсе җирдә уйный..
Жыр ераклаша бара Ут сүнә Музыка.
Үткән гасыр Җитмешенче еллар башы Бер-берсенә сыенып, салмак кына атлап Нәфисә белән Газинур керә Нәфисәнен жилкәсенлә Газинурнын пинжәге Газинур белән Нәфисәнен үз-үзләрен тотышы яшь ир белән яшь хатынны хәтерләтә Газинур мыек жибәргән. Нәфисә чәчләрен жыеп-өеп. җитмешенче елларга «ас булган прическа ясап куйган
Нәфисә. Без гел шулай, кешеләрдән качып-посып, яратышып яшәрбез микән, Газинур''
Газинур. Борчылма, Нәфисә. Тиздән бергә булырбыз! Гөлчирә белән аерылышыйм инде. . Аннан сон мин— мәнге синеке!
Нәфисә. Гөлчирә апа сине ычкындырмас шул!
Газинур Ычкындырыр, нибуч! Яратмыйм мин аны, хет үтер, яратмыйм!
Нәфисә. Нигә өйләндсн сон алайса?
Газинур Үзе бит. Гөлчирә бит...
Нәфисә. Характерын йомшак синсн, Газинур. Җебегән син! Шуңа күрә Гөлчирә апага өйләндсн дә! Дөресрәге, Гөлчирә апа сина өйләнде!
Газинур. "Апа” димәде шуны.
Бер мәл тын торалар.
Нәфисә Мин көн саен елыйм, Газинур. Ишстәсенме, көн саен! “Кайчаннан бирле?"—дип ник сорамыйсын, Газинур ’
Газинур. Без Гөлчирә белән бергә яши башлаган көннән бирдедер инде.
Нәфисә. Юк шул Тагын да алдарак! Син армиядән кайткан көнне елый башлаган идем мин.. Хәтерендәме, шушы урында очрашкан илек’
Газинур. Истә.
Нәфисә. Гөлчирә апа.. Гөлчирә апа сине өйг ә хәтле култыклап кайтты Ә мин... сезнен арттан күз яшьләремә буылып атладым. Аннары лапас өстендәге печәнлеккә менеп төне буе илереп еладым Кулымнан бәхет кошы ычкынганын сизеп, шуны анлап еладым мин Мин хәзер дә елыйм Газинур
Газинур Елама, Нәфисә' Телисенме, мин сина хәзер бер шигырь сөйлим?
Нәфисә Үзсннексмс әллә?
Газинур Юк инде.
Нәфисә Син бит шигырьләр укырга яратмый иден, Газинур'
Газинур. Соңгы вакытларда күнелем әллә нишләде. Шигырьләр укып, анардан юаныч эхли башладым Сагышлы шигырьләрдә безнен язмыш чагылып ята кебек... Менә тынлале.
Елыйсын Нигә еларга1 Елама, кирәк түгел'
Юкса бит ир-егеттә дә Шау тимер йөрәк түгел
Беләм. әйе. ялгышканбыз—
Ак һәм кара буталган Безгә тиешле учактан Чит кешеләр уг алган
Назлар кире кайтсалар да.
Язлар кайтмас кабаттан Без генаме үз канатын Давылларда канаткан1
Ялгышканда көлгәнбез бит Елмайганбыз бит әле'
Хәзер дә көлик, капланып.
Күз яшьләре үтәли.
Елыйсын Нигә еларга?
Елама, кирәк түгел'
Миндә дә бит шау тимердән Ясалган йөрәк түгел
(Күз яшьләрен евртеп ала )
Нәфисә (елый) Жылата торган шигырь Кем язган икән моны?
Газинур Зөлфәт дигән шагыйрьнеке Беренче тапкыр укыган чакта сине уйлап, минем дә күкләремә яшьләр килгән иде Жебсгән. дип дөрес әйттен син мина. Нәфисә Әйе. жебсгән мин' Елак мин! Сдабак' Аумакай' Үз бәхетемне үзем аяк астына салып таптый яздым
Нәфисә Таптадын бугай инде син аны. Газинур
Газинур Алай димәде, Нәфисә' Әле сон түгел.
Нәфисә. Сон инде. Газинур Бергә булсак та, без барыбер бәхетле булалмаячакбыз
Газинур. Ничек? Нигә? Алай ди мәле. Нәфисә...
Нәфисә. Син Гөлчирә апаны ташлап китсән дә ... улыңны... ташлый алмаячаксың, Газинур! Яратасың син улыңны, үлеп яратасын!
Газинур (урыныннан торып). Син... шушы сүзләрне әйтергә дип алып килдеңмени мине монда, Нәфисә9 Нәфисәм, күгәрченем
Нәфисә. Күгәрченнәр парлы була, Газинур...
Газинур Гел елыйм . дип ялганлыйсын син, Нәфисә. Яратмыйсын син мине Яратсаң мондый сүзләр сөйләмәс иден... Бергә булыйк, дияр идең...
Нәфисә (сикереп тора). Яратам, Газинур, яратам! Ләкин кеше ярын сөяргә хакым юк минем! Без адаштык, без зур гөнаһ кылдык, Газинур!. Ходай кичерер микән безне ?
Газинур (Нәфисәне кысып кочаклый). Нәфисә!
Нәфисә Без бүгеннән соң кабат очрашмабыз, ахрысы.
Газинур. Алай димәле, Нәфисә!
Ашыгып-кабаланып Гөлчирә керә. Ул шәһәрчә киенгән.
Гөлчирә Гулящийлар! Заразылар! Себеркеләр! Ишеттергәннәр иде аны. дөрес икән! Оятсызлар! Ябышып каттыгыз мәллә? Мине күргәч тә аерыла алмый торасыз... Чәнчелгереләр!..
Нәфисә Газинурның кочагыннан чыга.
Газинур. Чәпчемәле, Гөлчирә. Күрдең инде... Әйбәтләп кенә сөйләшик!
Гөлчирә. Чәпчемәм менә! Артыңны кысып, тик кенә тор, сөйрәлчек тәре!
Сина сүз бирелмәгән! Авылга качып котылмакчы булган берәү!
Газинур. Качмадым мин синнән. Чыдарлык... түзәрлек хәл калмагач... киттем. Яратмыйм мин сине!
Гөлчирә Мин синнән "Яратасыңмы?” дип сорамыйм... Тик кенә тор!
Малаен больницада ята. ә син себерелеп йөрисең, имгәк!
Газинур, Нәфисә. Райнур больни-цадамыни?
Гөлчирә (Нәфисәгә). Бәреп үтергәнче, югал күз алдымнан!
Газинур. Кычкырма Нәфисәгә! Анын бер гаебе дә юк! Монда ... көтмәгәндә очраттым да үзем сүз каттым...
Гөлчирә. Әкият сөйләмә! Мин монда әкият тыңларга килмәдем.' Син тәренен. (Нәфисәгә ымлап) бу тәренен дә... икегезнең дә сволочьлар икәнегезне бик яхшы беләм! Арттан пычак кадаучылар сез! Кабәхәтләр! Бүген разборка ясап торырга вакытым юк! Машина көтеп тора. (Газинурга.) Киттек, хәшәрәт! Райнур сине таптыра! (Нәфисәгә). Ә син. кеше семьясын бозучы, исендә тот: моннан сон... әгәр икегез турында ялгыш бер кыек сүз ишетсәм,., капут сина! (Газинурга). Аңладыңмы, жирбит?!
Газинур (Нәфисәгә карап) Нәфисә Райнур бит... больницада икән бит...
Нәфисә. Хуш, Газинур...
Гөлчирә Алдыңа кара! (Газинурны эткәләп-төрткәләп диярлек алып чыгып китә.)
Нәфисә, куллары белән битен каплап, тораташ булып, басып кала. Ут сүнә Музыка.
Беренче пәрдә тәмам.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче пәрдәдәге коттеджлы күренеш. Фәннур күтәреп кергән зур сумка бая ничек куелган булса, урынында һаман шул килеш тора. Өйдән көлешә-көлешә Фәнүсә белән Хәдичә чыга.
Хәдичә. Бәхетен бар икән, Фәнүсәкәем... Кайнанаңнан унгансың! Бик сирәк киленнәргә генә тәти мондый бәхет! Но.. яхшы кайнана белән яшәүнең бер авыр ягы бар! Рәхәтнең дә бер
михнәте бар дигәндәй, бар бер авыр ягы! Рәхәтләнеп! ду китереп! кара яндырып!., талашалмыйсыз инде түлке! Ә талашасы килә-ә-ә!.. Табак-савыт юган чакта юри генә бер тәлинкәне идәнгә төшереп
челпәрәмә китерәсең... Кайнананын шунда бер ялгыш сүз ... ычкындыруы җитә... Шундук мәшхәр кубачак югыйсә' Юк! “Сөенечкә булсын!”—дигән сүзе белән синен гениальный планынны җимерә дә ташлый... Гөлт итеп кабынам дип торган бөтен ачуын шул минутта юкка чыга ла куя. Дөньядагы бөтен әшәке сүзне пулемет кебек сиптерергә торган авызыннын жырылганын сизми дә каласын. Бик акыллы, бик затлы, бик укымышлы, үзе гомер буе сыер сауса да , бик интеллегент хатын иде минем кайнана да!..
Фәнүсә. "Иде" дисен, үлдемени9!
Хәдичә Әйе. Урыны жәннәттә булсын! “Жәйләүләрдә сыер сауды Гөлмәрьям..."
Фәнүсә Нишләп бик иртә үлде сон ?
Хәдичә. Әйтсәм ышанмассын. Фәнүсәкәем! Аны ...яшьлек мәхәббәте гүргә кертте.
Фәнүсә. Анлап бетермәдем Ничек? Нинди яшьлек мәхәббәте?
Хәдичә Яшь чакта ул безнен авылдагы бер егетне үлеп яраткан булган Кавыша алмаганнар. Хәлләр булган инде анда. Телевизордан барган хәзерге сериаллар аларнын мәхәббәте янында пүчгәк кенә!
Фәнүсә Нигә бергә була алмаганнар?
Хәдичә. бер туган апасы егетенең башын әйләндергән дә. үзенә өйләндереп, шәһәргә алып тайган'
Фәнүсә. Сөйгәнен сагынып яшәгәнме?
Хәдичә. Мәхәббәтен сагынып яшәве, башка кешегә кияүгә чыкмавы хак...
Фәнүсә Нык яраткан икән егетен И язмыш диген, ө!? Фәннурнын тууын ... әтисе белде микән сон?
Хәдичә. Юктыр. Белмәгәндер Баласы барлыгын белгән булса, йөрәге түзмәс иде—хет бер кайтып күрер иде Фәннурга атасыз үсәргә насыйп булган инде. Яргы итим! Кирәк чакта ата назын, кирәк чакта ата каешын татымаганга күрә, хужалыкчан булып үсмәгән дә инде ул менә. Гаиләдәге бөтен эш. бөтен авырлык минем җилкәдә хәзер' Күтәр. Хәдичә! һоп-па! Тарт. Хәдичә! На' На! “Ял ит. Хәдичә! Тыр-р-р!" диюче юк
Фәнүсә Безнен Райнур да ятим
үскән инде анысы
Хәдичә Ул хет чын хужа булып үскән Әнә нинди коттедж салдырып куйган! Патша сарае диярсен'
Фәнүсә Фәннурын төпле кешегә охшаган. . Сина анын белән тормыш итүе җайлыдыр
Фәннур, чыгып, тынлап тора.
Хәдичә. Наоборот! Ана минем белән жайлы! Булган хатын эләкте үзенә. Әитәм бит. өйдәге бөтен эш—минем җилкәдә! Кибеттән товарны чин алып кайтам! Сатам' Ярый азе кызыбыз Суфия кул арасына кереп килә Бсрәрсенә укол кадатырга кирәк булса, мин чабам. Кем массаж ясый9 Мин! Туйларны кем гөрләтеп алып бара1 Хәдичә! Шәһәрдәге балаларына, оныкларына дип. кемгә оекбашлар бәйләргә заказ бирәләр9 Алтын куллы Хәдичәгә!
Фәннур (кинәт телгә килеп) Акчаны бик ярата инде ул безнен Хәдичә!
Хәдичә Әстагым! Тынлап торган икән! Ышпион' Кем акча яратмый имле" Тиле!
Фәнүсә белән Фәннур кычкырып келә.
Фәнүсә (Фәннурга) Карыныгыз ачтымы әле? Түзегез инде бераз Нургази абыйлар килеп җитсен, ди бит Райнур Коткән-коткән көтик булмаса!.. Әллә капкалап аласызмы сон?
Фәннур Мин тук Рәхмәт. Фәнүсә.
Хәдичә Берүзем ашап утырмам инде. Килешеп бетмәс Бая сина ризык әзерләшкәндә тегсссн-бусын капкандай ззткән идем Ашказаны тынычланган кебек булды...
Ф ә н ү с ә < Фәннурга, онгә ишарәләп). Райнурлар нишли әле анда9
Фәннур Госкомиссия рәисе бик таләпчәм булып чыкты (Килә ) Гелчнрө апаны әйтәм һаман тикшерә Өйрәгә Кинәшләрсн бирә Бер дә гомер буе столовойда эшлеген кеше ли.мәсссн' Йорт салу эшен белеп сөйләшә.
Фәнүсә Исен китмәсен Минем кайнанам шундый инде ул' Белмәгән нәрсәсе юк Фатирына сантехник та чакырмый \ 1 Берәр нәрсәсе ватылса.
4. .к V • м
Райнурга да әйтеп тормый, үзе рәтли
дә куя.
Хәдичә. Нәкъ минем төсле икән!
Газинур белән Ил нур керә. Илнур да киенгән-ясанган, кулына чүпрәк белән капланган картина тоткан. Газинур кара күзлектән.
Газинур. Көттердекме? (Хәдичәгә.) Исәнме, сеңелем?
Хәдичә баш кагып исәнләшә.
Фәнүсә. Юк, зыян юк. Әйдәгез, узыгыз! Райнур! Нургази абыйлар килде!
Хәдичә Абзый кеше кара күзлек киеп жиппәргән әле! Килешеп тора үзенә!
Газинур. Кояш күзне чагылдыргач, кигән булдым әле менә...
Сәрия керә. Ул да яна, матур күлмәк кигән.
Сәрия. Мин дә килеп життем
әле!
Фәнүсә. Әйдә, уз, Сәрия!
Сәрия Илнур тирәсенә барып баса.
Өйдән башта Райнур, аннан бераз гына калышып, Гөлчирә чыга. Гәлчирә дәрәҗәле урында эшләгән хатын-кызлар төсле заманча киенгән.
Райнур Оһо! Все в сборе! (Гөлчирәгә борылып.) Әни! Таныш бул! Нургази абый! (Газинурга.) Бу минем әни була инде. (Илнурга карап.) Ә бу—Илнур. Искусство кешесе! Рәссам! Киләчәктә Шишкин. Пушкин, Салават кебек очень известный буласы кеше Коттеджны алар бизәкләп чыкты инде, әни! (Райнур таныштырганда Газинур, Илнур һәм Гөлчирә баш кагышып исәнләшәләр.) Ә менә бу гүзәл туташ— безнең яна күршебез Сәрия! Сәрия, бу—минем әни!
Сәрия белән Гөлчирә кул бирешеп күрешәләр.
Хәдичә (үпкәләгән булып). Райнур, ә мине кем таныштыра?
Райнур (кыланып). Глубоко
извиняюсь, мадам!. Хәдичә! (Фәннурга ишарәләп). Фәннурның чибәр хатыны! Үзем белән таныштырып тормыйм.. (Фәнүсәне кочаклап алып ) Фәнүсә! Минем хатын! Все похвальные слова— мне, претензии—к ней! Ха-ха-ха! Шутка! Таныштыгызмы? Әйдәгез, хәзер барыбыз да өйгә керәбез...
Газинур Райнур, без башта бүләкне тапшырыйк инде...
Райнур. Бүләк?! Ах, да-да..
Хәдичә (кинәт). Стоп-стоп-стоп! Туктагыз әле, сез ашыкмый торыгыз!! Без бүләк бирмәдек бит әле! Фәннур! (Сумкасы янына килә). Мәрткә киткән кеше кебек басып торма, кил, жәтрәк! Чыгар бүләкне!
Фәннур сумкадан жиз самавыр ала.
Хәдичә. Коттедж өчен үтергән бу самавыр! Антиквариат! Мондый самавырлар бик кыйммәт тора хәзер! Беләсегез килсә, Кукмара байлары. . бертуган Комаровлар эшләткән самавыр бу! Менә монда язуы да, пичәте дә бар (Укый) “БР КОМАРОВЪ' Братья Комаровы, яъни...
Гөлчирә (самавыр янына килә). Авылда... безнең дә шундый самавыр бар иде...
Фәннур сумкадан кечкенә чәйнек ала да Хәдичәгә бирә.
Хәдичә. Бусы—чәй пешерергә Бергә укыган чакта Фәнүсә чәйсез торалмыйдырые Шуны уйлап алып килдем Мә, Фәнүсәкәем' Эчегез рәхәтләнеп! ( Чәйнекне Фәнүсәгә тоттыра).
Гөлчирә (Самавырны күтәреп, төбен карый, кинәт кычкырып җибәрә). Әстәгым! (Самавырны кулыннан төшереп җибәрә язып, кире куя.)
Хәдичә Бәтәч! Гөлчирә апа да безнеңчә сүләшә белә икән бит! Әстәгым, ди...
Райнур, Фәнүсә (икесе бергә). Нәрсә бар. әни?
Гөлчирә Безнеке а-ә-э, безнекенә охшаган... кебек... димме сон?! Астындагы язуы да нәкъ шундый. Сәер...
Хәдичә самавырнын астын карый.
Хәдичә (язуны текәлеп укый). Әх-мәт- нур Әхмәтнур9! (Фәннурга) Синен бабаннын исеме бит бу' Тапкан урын! Самавыр төбенә исемен язып куймаса... Урлап китәрләр, дип курыккандыр инде... И-һи-һи Фәннур, нәрсә карадын сон син? Башкасын алгансың бит! Бутагансың... (Башкаларга карап алып) Бездә мондый самавыр икәү иде И-һи-һи-һи. . Астын карап тормаганбыз инде
Фәннур Икәү дип... Мин бүтән самавыр күрмәдем өйдә...
Хәдичә Нәрсә генә күрәсен сон син! Оятлы итген бит мине И-һи-һи- һи. Кире алып китәрбез инде алайса Янадан тегесен алып килербез әле бер килгәндә...
Райнур Бүләкне кире алып китмиләр инде. Хәдичә Рәхмәт! Барыбер тегесе дә шундый, дисен Бүген үк тәмләп чәй эчәрбез, шулай бит. Фәнүсә!
Фәнүсә Әйе Борчылмагыз ул хәтле. Хәдичә. Фәннур.
Райнур Бу самавыр антикварнат кына түгел. Искусство бу! Шедевр' Шишкин, Пушкин, Салават! И...— братья Комаровы! Хәзер үзен уважать иткән кешеләр мондый редкий әйберләрне бик оценить итә. Рәхмәт сезгә бүләгегез өчен1 Вот это—подарок!
Райнур самавырны беседкадагы өстәлгә куя. Гөлчирә самавырга карап карап ала.
Газинур Безнең бүләк антикварнат түгел инде, Райнур Берүк гаеп итмәгез Каяле. Илнур. күрсәт әле картинаңны'
Райнур Син нәрсә. Нургази абый' Нинди сүз ул?!
Илнур. картинаны төрелгән чүпрәгеннән арындырып, барысына да. хәтта тамашачылар да күрерлек итеп бер җайчы урынга сөяп куя.
Сәрия Бигрәк матур ясагансың. Илнур җаным' Авылны искә төшерә Безнең авылда да шундый өй бар иде элек. Күптән кайтканым юк. хәзер бар микән9
Райнур Мин шәһәрдә ту ып үскән кеше Но авыл да минем өчен бик якын Әни авылдан булгангадыр инде Шәп
картина булган бу. Илнур! Молодец' Фәнүсә. Гажәеп булган бу. Илнур' Рәхмәт. Нургази абый, рәхмәт. Илнур'
Башкалар да картинаны сокланып карыйлар Газинур Гөлчирәне күзәтә Гөлчирә картина янына килә Кинәт дерт итеп куя.
Гөлчирә Ничек.' Бу бит . бу бит безнен өй! (Артка чигенә).
Фәннур (әле картинага, әле Гөлчирәгә, әле Хәдичәгә карап) Юк бу...бу—безнен өй!
Хәдичә Әйе шул!
Райнур Как так? 1 Ничек безнен өй? Ничек... сезнен өй? Сез нәрсә! Бу картина бу! Искусство! Комаров' Пушкин! Салават'
Гөлчирә Бу . мин үскән өй' (Хәлсезләнә).
Райнур (әнисен тотып) Фәнүсә, урындык бир! Стоп. үзем алып киләм. сина ярамый
Райнур өйдән тиз генә урындык алып чыга.
Райнур Утыр, әни Хәдичә Фәннурларның элекке өе дә нәкъ шушындый иде Күптән сүттек инде. .
Фәннур Охшаш өйләр һәр авылда да буладыр инде ул Кем белә, бәлки бер үк оста эшләгәндер
Сәрия Әйтәм аны. мина да бик таныш . Каян беләм микән моны дисәм Әйе шул. Фәннур, сезнен өй бит бу!
Райнур Хет убейте. ничего не пойму! Әни?! Что за чертовшина9' Сәрия (нәрсәнедер исенә төшер-гәндәй) Пар күгәрчен' Кояш!'
Райнур Ну и что! Монын белән нәрсә әйтмәкче буласын. Сәрия9
Сәрия (Коттеджга, капкага ишарәләп) Боларда да шул ук бизәкләр (Картинага төртеп күрсәтеп). Монда да' Гажәп!
Хәдичә Нәрсәсе гажәп инде' Күгәрчен тек күгәрчен, кояш тек кояш' Болары—агачтан, болары буяп ясалган...
Фәнүсә Охшаш икән шул. Гөлчирә (картинага караган килеш) Мин бу өйдә үстем!
Райнур Ни сөйлисен син, әни? Син яшәгән өйне Илнур кайдан белсен! Шулай килеп чыккан инде... Илнур үзе дә белмичә, син яшәгән өйгә похоже өй ясаган... Вот и весь секрет! Талант эше дип атала бу. әни бәгърем! Илнур— великий талант! Великое искусство! Шишкин!..
Фәнүсә (көлеп)... Пушкин!..
Хәдичә ... Салават!..
Сәрия. и братья Комаровы!. (Илнурга яратып карый, төртеп ала) һәм Илнур! Шулай бит, Илнур!
Гөлчирә (Илнурга). Кайлардан алып ясадын син бу рәсемне?
Илнур әтисенә ишарәли.
Газинур (кесәсеннән фотосурәт чыгара). Менә бу карточкага карап ясады ул. (Сурәтне Гөлчирәгә бирә, аны Райнур ала).
Райнур Похож... очень похож! (Сурәтне әнисенә бирә).
Фәннур, Фәнүсә, Сәрия һәм Хәдичә. Гэлчирәнен артына басып, әле картинага, әле карточкага карыйлар.
Сәрия. Копия!
Хәдичә. Тач ошатып ясаган! Әстәгым!
Фәнүсә Картинадагы өй тагын да матуррак!
Фәннур Безнен өй бу... Точно!
Гөлчирә (Фәннурга текәлеп карап торгач, Газинурга). Сезгә., каян килеп эләкте бу карточка?
Нургази Каян дип. . Кайчандыр бер танышым биргән иде...
Гөлчирә (шикләнеп). Ул таны-шыгыз. әллә ...Газинур исемле идеме?
Газинур. Әйе. Газинур исемле иде.
Гөлчирә. Сал күзлегеңне. Газинур. Таныдым мин сине...
Газинур күзлеген сала. Барысы да. сәерсенеп, ана карап тора.
Райнур. Ни сөйлисен син, әни. Бу бит—Нургази абый!
Гөлчирә. Ялгышасың, улым. Бу кеше—Нургази түгел... бу...бу...
Сәрия (үзалдына сөйләнә). Нур гази.. Гази...нур... Гази... нур... Нур.
гази...
Гөлчирә. ... бу—сина ата тиешле кеше!
Райнур Черт побери! Нинди ата? Нургази абый дип торам бит инде мин сина, әни! Нургази абый бу!.. Плотник! Ә бу—Илнур!
Гөлчирә Илнуры кемдер, белмим... Ә бу кеше чынлап та сина ата тиешле кеше!
Фәннур белән Хәдичә бер-берсенә карашып алалар. Фәннур да үзен сәер тота башлый: тиктомалдан җилкәсен сикертә, кулларын һавада болгап ала, әле картинага, әле Газинурга карый.
Райнур Черт побери! Ышанмыйм! Ни сөйлисен син, әни? (Газинурга). Әйт. Нургази абый, бер сүз! Алай түгел, диген! Әниен ычкынган. Райнур, диген!
Газинур. Әниен ... дөрес әйтә... Райнур... Әйе, мин. . синен әтиен!
Авыр тынлык.
Райнур Черт побери! Не верю! Юк минем әтием! Юк! Алдашмагыз! (Газинурны җилтерәтә). Син минем әти түгел, шулай бит, Нургази абый?! Әйт, шулай, диген! (Газинур дәшми, башкаларга карап). Сез ышандыгызмы болар сүзенә? Фәннур, син ник дәшмисен9 Аңлыйсынмы син монда берәр нәрсә9
Гөлчирә (Газинурга). Монарчы бар дип тә белмәдең... Утыз елдан сон малаең кирәк булдымы? Кирәк булгандыр шул! Байлыгы бар бит!
Газинур. Син ни сөйлисен. Гөлчирә?! Кирәк түгел мина бернинди дә байлык!
Гөлчирә. Алдашма! Безне, эшчеләр тулай торагында ач-ялангач калдырып, ташлап качтын син!
Газинур. Качмадым мин... Өйдән китүемнең сәбәбен үзен бик яхшы беләсен...
Ут Фәннур белән Хәдичәне генә яктырта.
Хәдичә. Син берәр нәрсә аңлыйсынмы, Фәннур?
Фәннур Аңлашыла башлады... Гөлчирә апа—әнинең апасы' Ә бу абзый...
Хәл ич ә.... синен атан! Әстәгыфи- рулла! Райнур., —синен бертуганын Әк-кәмә-әт!...
Фәннур (бармагын авызына куеп). Тссс! Белгәненне сиздермә!
Алар янына Сәрия килә.
Сәрия Фәннур. Нургази абый, то есть ... Газинур абый... синен әтиен булып чыга түгелме сон?
Фәннур Тссс! Тавышланма!
Сәрия Ә нигә? Акладым' (Авызын учы белән каплый.) Молчу!
Сәхнә тулысынча яктыра. Райнур, иелгән башын тотып, беседкада утыра. Фәнүсә болдырга сөялгән Илнур Газинурга “Мин китәм" дигән ишарә ясый.
Газинур Китми тор. Бу сөйләшү сина да кагыла.
Илнур таганга барып утыра. Сәрия анын янына килеп баса.
Гөлчирә Әйе... икенче улыбыз. Райнурның энесе... авыру булып туды Тугач та үлде.
Райнур (башын күтәреп). Мин бу турыда в первый раз елышу! Черт побери! Кругом тайны всков!
Гөлчирә Мин бик каты стресс кичердем Мин дә үләсе идем Ә син мине безне шул хәлдә калдырып качты н'
Газинур Әйттем бит инде Качмадым мин! Синен коточкыч кеше икәнлегеңне аңлаганга киттем
Райнур Ничек коточкыч9! Минем әни—фәрештә! Ул мине берүзе үстерде' Кеше итте! (Торып басып. Газинурга кычкыра.) Ә син! Мина әти тиешле кеше! Син кайда наен мин үскәндә9 Ишегалды малайлары мине "Казанская сирота" дип кыйнаганда син кайда иден? Хәзер дә помню бервакыт базарда йөргәндә бер сатучы хатыннын алмаларына кы зыкгым Берсе шундый кып-кыэыл иде! Авыздан сулар килә Озак басып торганмындыр, наверно Анысын не помню! Помню сатучы хатыннын " Вор! Мальчишка— вор!" дип акырып җибәргәнен Помню. грузчикларның мине тотып алганнарын, с удовольегпием кыйнаганнарын' . Син
кайда иден шул чакта9
Гөлчирә Син мина ник дөресен әйтмәден. улым? Хәтерлим, син бит “Таныш түгел малайлар кыйнады- дидең.
Райнур А какая разнииа! Син барыбер бер нишли алмый иден.
Гөлчирә. Алма сатып алып биргән булыр идем
Райнур. Ул барыбер мин кызыккан алма булмас иде... И потом мин бит дурак түгел Синдә акчанын барлы- юклы гына икәнен чамалый идем. Кырык ямаулы чалбарымнан ничек туйганымны үзем генә беләм' Янасын алмассынмы. дип кайларга гына яшермәдем мин аны! Батарей артыннан да тартып чыгардык, шифоньер астыннан ла табып алдын Карават астында яткан киез ката эченнән дә...
Газинур (Гөлчирәгә). Мин бит алиментны вакытында җибәреп тордым (Райнурга) Кием-салым гына пыртык иде
Гөлчирә Жибәрдсм. имеш' Суд аша койрыгыннан тотып тормаган булсам, җибәрер иден микән9
Газинур Нишләп җибәрмәскә' Ятимлекнең ни икәнен беләм мин Үзем дә яшьлн әтисез калган кеше
Гөлчирә Бутама' Авыл ятиме белән шәһәр ятиме—икесе ике кеше Аерма—җир белән күк арасы'
Газинур Алай аерма бик зур булгач, ник матайны авылга алып кайтып яшәмәден сон9 Кайтырга оялдыммы9 Әллә курыктыңмы9
Гөлчирә Минме? Кемнән9 Нәрсәдән9 Әйт. авылга кайтып кеше күзенә күренмәслек нинди начарлык эшләдем мин9
Газинур Анысын син үзен белә-сеңдер инде
Райнур Әй. әй! Кояштан тап
эзләмә!
Гөлчирә Жаны пычрак кеше башкалардан кер эзләр, лиләр Сина тач туры килә бу сүз!
Газинур Ул сүзне кем әйтә бит әле' Ананны кояшка ук тинләп ялгышмыйсынмы. Райнур9 Дөрес, ул сине караган, үстергән Үзем әйткәндәй, кеше иткән' Ләкин Ләкин Син белеп бетермәгән нәрсатәр дә бар ате
Райнур Не темии!
Газинур Анан да кайбер
нәрсәләрдән минем хәбәрдар икәнемне төшенеп җитми әле...
Гөлчирә (сагаебрак). Күзгә төтен җибәреп... ни сөйләгән буласын син?
Хәдичә. Төтен дә төтен , дип... Тәмәке тарткан кеше юк Сез берәр нәрсә аклыйсызмы сон?
Фәннур (коры гына). Хәдичә! Тик кенә тор!
Хәдичә. Тик кенә торып булмый бит, аяк арыды.
Сәрия. Җиргә утыр, Хәдичә.
Хәдичә Әстәгым, монысы да командовать иткән була... (Башын читкә борып , әллә кая карагандай итә).
Газинур (Ил нурга карап алганнан сон, Гөлчирәгә). ДЦП дигән иденме әле?
Гөлчирә дәшми.
Хәдичә. ДСП? (Фәннурга). Нәрсә әле ул? Теге ниме?
Фәннур. Нәрсә...” теге ниме”?
Хәдичә. Ну инде... теге ни инде... Без веранда эченә кактык бит әле. Ни инде! Пычкы чүбеннән катырып эшләнгән фанер сыман нәрсәне әйтәм. Ул да ДСП дипме. ДВП мы, ВВПмы дипме атала түгелме соң?
Фәннур Яп инде авызыңны, ә!
Хәдичә. Булды, булды, яптым! (Уйлаган кыяфәт чыгарып үзалдына сөйләнә). ДСП ...ДСП... ДВП. ВВП. Искә төшми, нәгаләт!
Газинур (Гөлчирәгә карап сөйли). ДЦП Әйе, шулай дигән идең. Детский церебральный паралич, дигән иден. Син бусын алдамагансың. Врачлар, чыннан да, шундый диагноз куйганнар Ә менә синен “Бала үлде” диюен?!
Гөлчирә, кинәт торып баса да , кире “лып ” итеп урынына утыра
Бусы коточкыч ялган булып чыкты! Ни йөрәген белән әйтә алдын син аны?
Фәнүсә (шаккатып). Бала исән булып чыктымыни?! (Корсагын, кадерләп, сыйпап ала).
Райнур Син нәрсә1 Ничек исән булсын! “Үлде” диде бит әни! (Гәлчирәгә.) Әни, шулай дидең бит?!
Гөлчирә дәшми.
Газинур (Гөлчирәгә). Син... үзен тудырган баладан!., исән баланнан!., ваз кичкән кеше... Гөлчирә!
Гөлчирә. Мин... мин аны... ул баламны гомер буе эзләдем... Гомер буе! Урамда, хастахәнәдә берәр гарип бала күрсәм, йөрәгем “жу” итә. Шул чакта “Минем бала түгел микән бу?” дигән уй үзәкләремне өзеп ала иде Ярый әле шундый чакларда Райнур юаныч булды... Райнур да ...булмаса. Белмим, мин бу сүзләрне сөйләп утыра алган булыр идем микән?..
Газинур (тавышы гына ишетелә). Матур сөйлисең, Гөлчирә. Сүзләрен кәнфит кебек. Үкенгән дә сыман үзен... Әйт әле мина: бераз гына булса да яратты нмы син мине?
Гөлчирә. Алдашудан хәзер ни файда. Әйе, мин сине яратмадым! Син дә яратмадың мине!
Райнур (тавышы гына) Яратышмагач, нишләп өйләнештегез соң сез, черт побери1
Ут Газинурны да яктырта.
Газинур. Мин җебегән булганга күрә! Үз бәхетем, үз мәхәббәтем өчен көрәшергә кирәк булган да бит.. Ялгыштым...
Гөлчирә. Син ялгыштан... Мин ялгыштым... Ялгышмыйча яшәгән кеше бар микән бу дөньяда?
Газинур. Син сукыр түгел иден. безнен яратышканыбызны күреп тордың!
Ут сүнә.
Кабат янган ут шәһәрнен аулак бер аллеясьт, андагы эскәмияләрне яктырта Якында гына тимер юл вокзалы икәнлеген искәртеп, поезд кычкырткан тавыш ишетелеп ала Икесе ике яктан чыккан Газинур белән Нәфисә (кулына сумка тоткан), бер-берсен танып, үтеп киткәч кенә, кинәт тукталып калалар
Газинур (артына борылып). Нәфисә! Синме соң бу? Исәнме1
Нәфисә (бермәл дәшми торганнан сон). Мин—исән. Син дә исән икәнсен әле, Газинур...
Газинур Күземә күренәсең мәллә, дип торам...
Нәфисә (барасы ягына карап алып). Электричкага ашыгам
Газинур. Ничек сон хәлләрен. Нәфисә?!
Нәфисә. Шәһәрдә тынчу .. һавасы һава гүгел... Авылдан киткәннәр ничек чыдыйдыр Мин монда ярты көн дә тора алмыйм икән
Газинур. Яши-яши ияләшәсен инде...
Нәфисә. Шәһәрдә күгәрченнәр юк. ахры.. Берне дә күрмәдем, дисәм (Газинурга туры карап ала).
Газинур Нишләп булмасыннар' Базарда, көнбагыш сатучылар янында бик күп алар! Вокзал тирәсендә чутсыз! Көнбагышны бик яраталар инде
Нәфисә (китәргә итә). Электричкага билет аласым бар... Оныта язганмын!
Газинур. Ашыкмалс. Нәфисә Электричкалар күп йори алар. . Сөйләшик әле. Күрешмәгәнгә ничә ел бит! (Бераз уйланып) Жиде елдан артып киткән инде...
Нәфисә “Күк күгәрчен күктә уйный, күләгәсе жирдә уйный Кызык, шәһәр күгәрченнәре күктә уйный микән?
Газинур Сәерләнгәнсең, димме'” Ачуланма, зинһар, шулай дигәнгә Мин синең хәленне сорыйм, син күгәрченнәр турында сөйлисен Күгәрчен кайда да күгәрчен инде ул!
Нәфисә Шәһәр күгәрченнәре авылныкылар шикелле җырлый белмидер әле..
Газинур Нишләп белмәсеннәр! Авылдагы гөлдерү шәһәрдә дә гөллерү инде ул! Карале. Нәфисә ни күгәрченнәрне онытып торыйк әле. Үзебез турында сөйләшик Нишләп без.
Нәфисә Сон инде аңлашырга. Газинур. Син безнең мәхәббәтебезгә хыянәт итгең. Газинур
Газинур Ничек мин'’ Киресенчә син үзен мине мина... ну .мин армиядә чакта.. Рәшит белен йөргәнсең
Нәфисә Рәшиг белән’ Кайчан’ (Нидер исенә твшереп). Аһ!.. Әйе шул Аңлашылды...
Газинур Нәрсә аңлашылды?
Нәфисә Рәшиг белән йөргәнем аңлашылды (Кинәг) Ни сөйлисен син. Газинур?
Газинур Балага узган булгансың... төшерткәнсең
Нәфисә. Ә? Мин киттем... (Китә башлый.)
Газинур Дөрес сүзгә җавап юкмыни. Нәфисә'’
Нәфисә. Кем әйтте сина бу сүзләрне? Син шуңа ышандыңмы'.’
Газинур Апан әйтте... Гөлчирә.
Нәфисә Шулайдыр дип уйлаган идем аны. Менә бит ә?! Үзем дә белмичә Рәшит белән йөргәнмен Рәшит Рәшит синнән балам була язган бит Бер тапкыр клубтан бергә кайткан идек. Гөлчирәгә сүз ясарга шул җиткән икән Рәхмәт, күземне ачтын Синен хыянәтеңне дә кичерә алмаган идем., инде бу сүзләрне дә ишеткәч (Китмәкче була)
Газинур (Нәфисәне тотып) Туктале. Нәфисә Минем нинди хыянәтем турында сөйлисен син?
Нәфисә Оныткан булсан. исенә төшер Исенә төшмәсә. Гөлчирәдән сора—ул әйтер..
Газинур Гөлчирә’
Нәфисә Ул белә, ул әйтер сина
Газинур Нәрсә дип’’
Нәфисә. Үзснне белмичә, бер гаепсез, мескен Рәшиткә, мина яла яккан буласын Мин синен сүзләренә ышанып, очынып йөрдем Бергә булуыбызны, бәхетле яшәвебезне күз алдына китереп, татлы хыялга бирелә идем... Ә син ике куянны бергә тотмакчы булгансың Гөлчирәгә дә кызыккансың икән. Мине дә алдалап йөрткәнсен Яратам, соям, имеш'
Газинур Ни сөйлисен син! Кызыкмадым мин Гөлчирәгә' Яратмадым да!
Нәфисә Кызыкмагач, яратмагач ник өйләнлен сон?
Газинур Сине бит Рәшит белән дип Гөлчирә әйткәч, сина үч итеп өйләндем инде'
Нәфисә Шул гына микән'’ Ай- һай! Ник әйтмисен, койрыгым да бозга каткан иде. дип?
Газинур Нинди койрык, нинди
боз тагы?
Нәфисә Өйләнешкәнче син Гатчирә белән Үзе әйтте Корсакка уздым, диде
Газинур. Ә0! Елки зеленые' (Үз-үжн кая куярга белмичә, әрле-бирле
йөренә). Елки зеленые! Бу бит. бу бит... Сүз табалмыйм әйтергә! Син... син шуңа ышандыңмы?
Нәфисә. Ышандым! Син дә ышангансың бит!
Газинур. Голчирәдән мин моны ук көтмәгән идем! Нишләп шул вакытта ук бу турыда әйтмәдең, Нәфисә? Аңлашкан булыр идек!
Нәфисә. Сон инде дип уйладым. Аннан соң... ашыктыгыз бит. Шәһәргә киткәнегезне мин белми дә калдым...
Газинур Авылга кайткач та әйтмәдең. Гөлчирәне ташлап, синен янга дип кайткан идем бит югыйсә...
Нәфисә. Балагыз тугач, хак булган икән, дип уйлап куйдым да... бу турыда бүтән сүз кузгатып торуны кирәксенмәдем. Искене янартудан ни файда? Аннары ..Гөлчирә артыннан кайтты да... тагын китеп бардын. .
Газинур. Бала, диде бит... Райнур авырый, диде. Авырмаган иде Алдаган гына булган, Гөлчирә. Безнең бергә булудан, кавышуыбыздан курыккан... Шуңа коты очкан булган. Ирен сенлесе тартып алса, оят бит!
Нәфисә. Ә миңа ул тартып алгач, шундый ... "рәхәт” булды! Нинди хәлдә калганымны үзем генә беләм! Әмма мин шул чакта да синең бәхетле булуыңны теләдем! Ходайдан ялварып сорадым..
Газинур. Күрәсең, догаң кабул булмаган. Нәфисә.. Мин киттем инде... Гөлчирәдән...
Нәфисә. Беләм, Газинур...
Газинур. Сиңа да кайталмадым...
Нәфисә. И кенче балагыз турында да ишеттем... Минем рәнжеш төшкәндер дип ялгыш уйлый күрмә. Газинур. Мин., рәнжемәдем сиңа. Газинур! Дөрес, бик каты үпкәләдем анысы. Әмма рәнжемәдем! Син., бәхеткә лаек иден, Газинур!
Газинур. Син дә лаек идең, Нәфисә! Бәлки ... әле сон түгелдер
безгә...
Нәфисә Сон инде, Газинур... Мин... минем балам үсә! Мин... ялгыз түгел инде...
Газинур. Бала?
Нәфисә (Газинурга сынаулы караш ташлагандай). Әйе, балам бар.
Газинур Димәк... Гөлчирә күпмедер хаклы булган икән.
Нәфисә. Кем хаклыдыр, Гөлчирә
ме. синме, минме. Хәзер бу минем өчен ул хәтле мөһим түгел . Ин мөһиме—син һаман да үзгәрмәгәнсең икән, Газинур' Һаман да элекке Газинур булып калгансың... Хуш, Газинур! (Китә башлый).
Газинур Нәфисә, мин озатыйм сине...
Нәфисә. Кирәкми, Газинур. Мин адашмыйча бара беләм инде хәзер. Хуш! (Китә).
Анын сонгы сүзләре уз тавышы белән кабат янгырый —Мин адашмыйча бара беләм инде хәзер... Хуш!
Газинур Нәфисә!
Газинур кайсы якка китәргә белмичә, басып кала. Музыка. Ут сүнә.
Кабат ут яна.
Сәхнәдә—шулар ук: Газинур. Гөлчирә. Фәнүсә. Фәннур. Хәдичә. Илнур. Сәрия Барысы да бер мәл тын катып тора Газинур Илну р янына килә.
Газинур Күгәрченне алып килергә оныттык бит' Әллә кайтып алып киләсеңме? Буявы да кипкәндер инде.
Илнур урыныннан кузгалып, һәммәсенә дә карап ата да. бер суз дәшмичә генә чыгып китә.
Гөлчирә (анын артыннан карап калып). Бу егет бер дә сөйләшми. Телен йоткан мәллә?
Газинур (авызын ачып, нидер әйтергә җыенгач кына. Сәрия телгә килә).
Сәрия Ул... ул телсез ул, Гөлчирә апа!
Гөлчирә Шулаймыни?! И-и. бахыр бигрәк сөйкемле егет үзе!..
Гз зинур. эчке бер ярсу белән, кинәт таганны атындырып җибәрә Сәрия аны атындыруыннан туктата да утыргычка утыра.
Сәрия Атындырыгыз әле мине. Газинур абый!
Газинур таганга арты белән борыла.
Гөлчирә. Бая игътибар итмәгән илем син бу таганны ... Аны уйлап ясагансың икән! Нәфисәне алып килеп, атынлырасын гына бар инде!..
Фәннур (үз-үзен белештермәс аәрәжәдә ярсып кычкыра) Житте' Туктагыз!
Барысы да сискәнеп, өнсез калып. Фәннурга карыйлар.
Хәдичә Фәннур! Син нәрсә? Тынычлан әле!
Фәннур (үзен кулга алып). Гафу итегез, мин., мин... сездән әнинен рухын рәнҗетмәвегезне сорыйм!
Гөлчирә. Монда синен әниеннен нинди катнашы бар9
Хәдичә Гөлчирә апа. . Син әле телгә алган Нәфисә... безнен әниебез! Фәннурның әнисе!
Барысы да Хәдичә белән Фәннурга шаккатып карап тора
Райнур Я уже ничего не понимаю!
Гөлчирә (Фәннурга). Син (Уры-ныннан тармакчы була да. кире утыра). Син.. Нәфисәнен улымы?
Газинур бер-ике адым атлый да туктап кала.
Газинур (Фәннурга текәлеп) Йа. хода! (Йөрәген тота).
Райнур, кесәсеннән дару алып. Фәнүсәгә суза.
Райнур (Газинурга ишарәләп. Фәнүсәгә) Мә. тизрәк бир ана.
Фәнүсә, беседка өстәлендәге шешәдән су агызып ала да. Газинур янына килә.
Фәнүсә. Мәгсз. Нургази абый Газинур абый йөрәк даруы бу! Су белән эчеп җибәрегез!
Райнур Йөрәк даруына су кирәк түгел Аны тел астына гына куялар!
Газинур (даруны авызына каба) Рәхмәг!
фән ну р - Мин сезне сине бик озын буйлы итеп күз алдыма китергән идем Кин жилкәле итеп Ә син
бәләкәй кеше икәнсен!
Газинур Яшь чакта... озын идем мин!..
Хәдичә (киеренкелекне җиңеләйтергә теләгәндәй). Хи-хи-хи. Менә таныштыгыз да' Хи-хи-хи' (Фәннурнын жзгтди карашын күреп). Уф! (Кулын жилпәзә итеп, чырае тирәсендә селки). Чыдар әмәлләр юк бу эссегә' Мунча кебек... перәме!
Газинур (Фәннурга) Син Нәфисәнен улымыни9 Хагтәре ничек Нәфисәнен әниеннен9
Бер-берсенә текәлеп карап торалар
Хәдичә Ул ул сезнен дә улыгыз! (Фәннурга) Әллә, ялгыш ычкындырдыммы9' (Авызын учы белән каплый).
Фәннурдан. Хәдичәдән. Сәриядән кала, барысы да шок хәлендә
Газинур Син., минем улыммы? Ничек инде? Нәфисә мина бу хакта берни дә әйтмәде.
Фәннур Кирәк дип тапмаган, димәк!
Райнур Братья Комаровы, черт побери! Вот это—сюрприз! Әни. син ник бер сүз дә әйтмисен9 Язык проглотила что ли? Күрмисенмени, минем родной брат та нашелея' Радоваться надо' Әле берсе дә юк иде И адруг әти1 . брат!..
Гөлчирә (Газинурга зәһәр караш ташлап) Адәм тәганәсс' “Хәлләре ничек Нәфисәнен9'' дип торган була, җитмәсә' Хәлен бслгәнсен бит инде Күрмисенмени нәтиҗәсен!
Фәннур Мин сездән тагын бер каг үтенеп сорыйм Рәнҗетмәгез әнинен рухын'
Газинур Рухын9 Ул Нәфисә (Башын тота).
Фәннур Әйе
Газинур Кайчан'
Хәдичә Кырыгын уздырдык инде Күмгәндә бөтен авыл халкы җыелды
Газинур (үзалдына) Кичер Нәфисә Белмәдем кайталмадым (Куз яшьләрен сөртә)
Сәрия (урыныннан кузгалып, әзе Газинурга, әле Гөлчирәгә карап Х1а).
Әкәмәт кешеләр булып чыктыгыз әле сез... авылдашлар!
Гөлчирәдә, Газинурда ана гаҗәпсенеп карый.
Сәрия (әле Газинур, әле Гөлчирә янына килеп сөйли). Без туган авылыбызга юлны бөтенләй оныттык түгелме соң? Синен дә, Газинур абый, синен дә. Гөлчирә апа. авылга әллә кайчаннан бирле кайтмаганыгыз аңлашылды. Сез авылдан ваз кичкәнсез бит! Бу мина да кагыла. . Минем дә байтактан кайтканым юк.. Әни үлгәннән бирле. Йа. хода! Әти-әниләрсбез каберенә зыярәт кылып килүне дә., онытып барабыз икән бит! Искә төшкәндә генә... шәһәр мәчетләренә кереп, муллаларга хәер биреп, үлгәннәр рухына дога укыткан булабыз да булуын... Ләкин... Минем ни әйтергә теләгәнемне аңлагансыздыр инде... Сез “Кем сон әле син шулхәтле акыл сатарга?” дип уйлыйсыздыр Сез хаклы. Мин сезнен өчен беркем дә түгел. Бары—авылдашыгыз гына... бары Фатыйма кызы гына...
Гөлчирә. Газинур (икесе бергә). Кайсы... Фатыйма кызы9
Гөлчирә белән Газинур бер-берсенә карашып алалар.
Сәрия. Төсмерләп танымыйсыздыр инде. Чая Фатыйма кызы мин!
Газинур. Чая Фатыйма?!
Гөлчирә. Ул да... үлдемени?
Сәрия. Ходай безне монда тикмәгә генә бергә очраштырмаган, ахрысы. Фәннур белән Хәдичәне бүген күрмәгән булсам, мин дә Нәфисә апаның вафаты хакында белмәгән булыр идем әле. Оныттык без авылны, оныттык андагы кешеләрне1 Кем исән, кем юк— белмибез... Бары үз дөньябыз гына— дөнья... Әйе... авылга кайтмау сәбәбен һәркем үзенчә анлата ала.. Сез “Сәбәбе— тирәндә!" диярсез, ялгышыгызны сылтау итәрсез... Мин дә “Авылда туганнарым калмады. .. нигезебез таралды. " дип аклана алырмын... Без шулай үз-үзебезне юата алабыз анысы.. Ләкин., ничек кенә аклансак та... без... без . барыбер, әллә кемнәр без! Нәфисә апа да., жанашым... китеп барган икән!.. Урыны жәннәтгә булсын!.. Кичер мине, Фәннур!
Кичер, Хәдичә! Кичерегез безне, гарип җаннарны, авылдашлар!
Гөлчирә. Кыяфәтен генә түгел, сөйләшүен дә әниен төсле. Матур сөйлисен Тик мин сина минем өчен сөйләргә кушмадым, сенелкәем.
Газинур Яшь кенә булса да дөресен сөйли! Нигә, шулай түгелмени?!
Гөлчирә Минем үз авызым бар. Нәрсә турында сөйләргә, кемнән кичерүен сорарга мин үзем,белермен! Фатыйма кызынын авылга кайтмавын мин гаепләп сөйләмим бит әле!
Сәрия Сез мине дөрес аңламадыгыз. Гөлчирә апа. Мин сезне гаепләргә җыенмыйм. Гаепләргә уйлаганым да юк. Сез күргәнне—мин күрмәгән. Күрергә дә язмасын!..
Илнур керә.
Газинур Улым, алып килдеңме?
Илнур “Әйе” дигәнне аңлатып баш кага Гөлчирә “дерт” итеп , Илнурны беренче күргәндәй текәлә. Илнур Газинурга “күгәрчен “не бирә.
Газинур (Райнур белән Фәнүсә янына килеп). Бу сезгә!
Райнур белән Фәнүсә, бер-берсенә карашып алып, нишләргә белмичә торалар.
Гөлчирә. Ул жансыз кош белән нишләсеннәр алар?
Газинур. Алыгыз, ал! Бу—сезгә... дөресрәге... туасы балагызга, оныкка. .
Райнур башын читкә бора Фәнүсә, читенсенеп кенә, “күгәрчен”не ала.
Фәнүсә Рәхмәт. Нур Газинур
абый!
Гөлчирә. Барысын да алдан уйлагансын икән! Хәер. Күгәрчен Сафа малаеннан ни көтәсен инде.. Кушаматын ук кычкырып тора бит Атаң безнең өйне салганда бөтен җирне күгәрченнәр белән чуарлап бетергән иде. Инде син монда күгәрченнәр тутыргансың!.. Үзенчә, мине мыскыл итәргә теләвендер.. Шуларны көн саен күреп, җаны газаплансын диюендер...
Газинур Ничек анласан, шулай акла. Әмма минем күңелемдә яман уйнын булганы юк! Ә инде. " Барысын да уйлагансың" диюендә күпмедер хаклык бар Әйе. Ләкин мин уйлаганча гына килеп чыкмады. Хәтта. (Фәннурга карап ала). Көтелмәгәнчә үк килеп чыкты Бу минем генә түгел. Ходай эше дә ахыры. Шулай тиеш булган, димәк... Әйе. мин синен белән бүген очрашасымны белгән идем! Очрашмаган да булыр идем, әмма җитди сәбәп бар
Райнур Чувствую, кажется безне тагын ниндидер сюрприз көтә!
Газинур. Минем әйтеп каласы сүзләрем бар.
Гөлчирә. Үләргә җыенмыйсындыр бит әле?. Йөрәк дисән.. йөрәк кемнен авыртмый ул хәзер!9 Мин дә көн саен дару эчеп кенә торам
Райнур Әни. аз гына туктап тор. ә! Тынлыйк. Сөйләсен...
Газинур. Дөнья хәлен белеп, булмый Үлеп кизүем дә бар (Райнурга) Минсезнен Илнур белән икегезнең юк, (Фәннурга да карап) өчегезнең бергә ..дус булуыгызны телим!
Райнур Без болай ла почти дуслар Әйе бит. Илнур?! Шулаймы. Фәннур9! Йә. шул гынамы9 Мин ниндидер сюрприз көтәм тагы!
Газинур. Алай әйтергә яраса, сюрприз да бар! Илнур—сезнен энекәшегез! Илнур—синен бертуган энекәшен!
Көтелмәгән хәбәрдән. Илнур белән Райнур, бер-берсенә карашып, ни әйтергә белмичә торалар Илнур. беренче кат күргәндәй. Голчнрәгә текәштә.
Гөлчирә (шокхәлендә). Бертуган.. энекәше?!
Газинур (Илнурга) Мин сиңа әниең сине тапкан чагында роддомда үлде, дигән идем Кичер мине, улым1 Синең өчен шулай яхшырак булыр дип уйладым Менә ул—синең әниең' Ул исән!
Гөлчирә (дулкынланып). Улы-ым! Балам!
Илнур (бер-нке адым атлый да
тукталып кала) Ән-нә! (Кинәт ашкынып. Гөлчирәне кочаклап ала). Ә-ни'
Кешеләрне тетрәндерерлек мизгел
Сәрия (бераздан). Хикмәт' Барыгызның да исемнәреңдә "нур" бар Гази-нур! Рай-нур Фәннур' (Әнисен кочаклаган Илнур янына килеп, анын аркасыннан сыйпагандай тә) Ил—нур'
Фәнүсә (Райнурга) Син—бүген дөньянын ин бай кешесе. Райнур'
Райнур (бер мал учы белән күзләрен каплап тора да. учын кире алып) Кажется әй-йе' (Кулын Фәнүсәнең җилкәсенә сала).
Хәдичә (Фәннурга) Син бер дә тирләми торганыен. Фәннур”
(Фәннурнын кул мәк кесәсеннән кулъяулык алып, анын мангаен. кул төпләрен сөртә)
Фәннур Кояш бит кыздыра'
Газинур Райнур белән Фәнүсә янына килә.
Газинур (Райнурга) "Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте Кайсыгызнын кулы җылы’ Бәйлисе бар йөрәкне" . (Икесенә дә карап) Яратышып яшәргә язсын сезгә' Берүк ялгышмагыз! Безнен язмыш сабак булсын (Райнурнын инсәсенә кулын куя). Кичерәлсән... кичер... улым!..
Райнур Газинурны кочаклый Бераздан Газинур, башын игән хәлдә. Фәннур белән Хәдичә янына килә
Газинур Фәннур Мин синен барлыгынмы, белмәдем Синен алдында да гаебем зур минем' Әннен алдында да мин бик гаепле Нишлим’ Хаталарны төзәтергә сон инде Мина шундый язмыш насыйп булган, күрәсен Син дә кичер мине . улым' (Фәннурны кочаклый) Син бәхетле булырга тиеш' (Хәдичәгә карап) Сез бәхетле булырга тиеш' Арагызга берүк чнт-нтларны кертмәгез' Аклыйм Сез минем үгет- нәсихәткә мохтаҗ түгел Шулай да шулай да Бәхетле булыгыз'
Парда

Реклама