КИЧЕР, ХӘЯТ...


Август
1
Күңелемнең моңсу фасылы бу, Гомеремнең моңсу фас ылы Ак күбәләк булып җаннар оча,— Җәй азагы.
Август ахыры.
Күтәрелә кошлар төркем - төркем— Җыеналар ерак юлларга.
Канат очы кагылып-кагылып киткән Болытлары әзер еларга.
Юатырга теләп, Кояш карый Күксел болытларны аралап.
Яшь аралаш моңсу елмаюы Йөрәгемне куя яралап.
Бөтерелә ап-ак күбәләкләр— Җанкаемның җаны кайсыдыр? ...Мине ялгыз иткән август җирдә— Күңелемнең моңсу фасылы.
2
Тып тып итен август алма коя— 0»елеп-өзелеп куя үзәгем.
Җылы җәйнең соңгы сулышлары, Тәүге сулышлары көзләрнең.
Сибелеп сибелеп оча аерчалар—
Таҗ яфрагын җәйге гөлләрнең Җнлләр куа.
Күңелләргә тула Хатирәсе бергә көннәрнең.
Илсөяр ИКСАНОВА ша/ыйрз. Ышанасы кии~ “Кышкы канзфермр *Син
яз/ан язмышым". "Кырык кыл" исемле китаплар авторы. Казанда яши
Тып-тын калган, тирәнәйгән күлләр— Мөлдерәмә тулган күзләрем.
...Соңгы сулышлары җылы җәйнең, Тәүге сулышлары көзләрнең.
3
Мин августка охшап барам бугай.
Әллә август минем ишеме?
Көне буе җылы өләшә дә Төнгә кергәч, җаны өшиме?
Төне буе йолдыз коя коя Якты үткәненә юл саба.
Җылы җәйгә кайта,
Назлы җәйгә,
Хыялында гына булса да.
Иртәләрен адашасы килә,
Ап-ак томаннарда каласы.
Җәйләр белән көзләр арасы бу,— Шатлык белән сагыш арасы.
Август миңа охшап бара бугай.
Әллә мин августка охшаган?
Шундый халәт:
Күңел талпынуы
Һич ким түгел китәр кошлардан...
Туган телемә
Туган телем, газиз телем, син—үз телем. Синдә—фәһем,
Синдә—гыйрфан,
Синдә—гыйлем,
Авазлары ерак-ерак бабамнарның. Ишетсеннәр иде шуны балаларым!
Мең аһәңле дәрьяларның бер дулкыны, Саклап тора, йотам, диеп мең упкыны. Аксаң иде упкыннарга йотылмыйча, Башка дулкын-агымнарга кушылмыйча.
Туган телем, газиз телем, син—үз телем. Синдә даны,
Синдә аһы ерак Илнең.
Авазы син күңелдәге Илебезнең— Офыклардан офыкларга җиребезнең.
Язсалар да нинди генә имлаларда,
Үз аһәңең,
Үз агымың дәрьяларда.
Югалтмыйча саф моң тулы тавышыңны, Телим тере дулкын булып агышыңны!
Казаным
Балачагым хыялы син,
Яшьлегемнең каласы.
Язмышыма тигән бәхет—
Сөю-сагыш арасы.
Татарымның башкаласы— Күзебезнең карасы.
Ун гасырлык горурлыгы,
Биш гасырлык ярасы.
Серле-моңлы чорлар чыңы— Борынгысы, яңасы.
Бөеклегең һәм фаҗигаң Тарихларга каласы.
Туган илем—торган җирем—
Син гомерем каласы.
Казаным, дип куанасы,
Казаным, дип янасы!
Кайда гомер кичмә,
Булмый
Ил-Ватанның яңасы.
Язмыш читкә сипкәннәргә Сагышларның дәвасы.
Меңьяшәрем,
җан шәһәрем—
Син язмышлар каласы.
Тарих төпкеленнән калкып, Киләчәккә барасы!
Туган илем
«Туган илем!»—диеп, туарылып Кычкырганнар булды җан белән. Җанның кылы кырык өзелгәндер, Селкендеме икән бер үлән?!
«Туган илем!»—диеп өн салам да Агач башларына бер багам.
Башын җилгә игән агачлар күк Бөгелеиләр төшмә, багалмам!
«Туган илем!»—-диеп кабатлыйм мин. Йөрәгемдә минем туган ил.
Боек түгел,
Бөек итеп кенә Күрәселәр килә сине гел.
«Туган илем!»—диеп, туарылып Кычкырулар, бәлки, сирәктер.
Туган илең барын тояр өчен Бер сискәнү безгә кирәктер!
Күккә күтәрелгән күңелемнең Чабуына җилләр ябышкан.
Җил иркенә җиңел буйсынганнар Бөтенесен сылтар язмышка.
Язмыш, диеп,
Башны аска иеп
Сыгылып төшсәң бар ла сынаулар. Җирдән аермый да күк катына Алып менә ала Ак таулар.
Ак тауларга күтәрелә күңел, Эзләреңне эзләп күкләрдән.
Бу юлларны кемнәр үтә алган.
Бу юлларны кемнәр үтмәгән...
Үткелләрне үтү—
дөнья көтү,— Узмышлар юк, бәлки, язмыштан. Узар булып барам. Күккә багам. ...Чабуыма җилләр ябышкан.
Кадер
Кадерлесе идем кадерлемнең,— Кадеремнән язмыш көнләште.
Ялгызлыктан җаным өшегәндә, Җылы итеп миңа эндәштең.
Мин җылыга шундый мохтаҗ идем, Арган иде йөрәк сагыштан. Күкрәгеңә башым куйдым... ялгыш... Мин генәме шулай ялгышкан?!— Кадер өмет итеп ят ярлардан, Аңлауларын теләп җанымны?
Карашларың җылы иде синең, Эндәшүең шундый ягымлы...
Син бүген дә назлы эндәшәсең,— Тиеш төсле күңел эрергә...
Мин сүзләрдән арыган...
Сүзсез генә
Кирәк кадеремне белергә!
Мин үземне өр-яңадан таптым.
Һәм яңадан җуйдым үземне. Сагышларым кайтып сарылдылар,— Йөрәгемә дәштем:
«Түз инде!»
Юк,
Элеккедән үзгә бу сагышлар.
Ачы. утлы— өтә бәгырьне.
Синсез киләчәккә китеп барам. Синле үткән мен, кат кадерле!
Бер җуелып, бер табылып торам— Төрләндерә дөнья-куласа. Табылмас та.
Җуелмас та идем,
Җаным тулы Сөю булмаса!..
Кичер, хәят!
Бүре булып улыйсылар килә!
Улап булмый,
Булмый үкереп!
Бәгыремне айкап алганнармы. Эчем яна.
Яна үтереп!
Бүре булып улыйсылар килә. Урманнарның тапмыйм ешлыгын. Күз яшенең ачы тозы гына Ала алмас җанның юшкынын.
Бүре булып улыйсылар килә,— Бүреләргә ят шул бу халәт!
Күкләр ярлыкамас гөнаһларны Кичерә күр безгә, и хәят!

Реклама