Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХАТЛАРДА ДА БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ


Сонгы айларда әкренләп кенә дистә еллар буе өендә җыелган өен-өем, папка-палка
кәгазьләрне барлап утырам. Алар—шигырьләр, мәкаләләр, чыгышлар, беркетмәләр, рәсми
документлар, тәрҗемәләр, чакыру кәгазьләре, телеграммалар... Күрәсең, аларны беркадәр
тәртипләргә миңа да Вакыт җиткән. Архивым, әгәр аны архив дип әйтергә яраса, шактый бай
(өлкән яшьтәге кешенен берәр төрле байлыгы булырга тиештер инде!). Саргайганрак
кәгазьләрне актарганда, “эт картайса, койрыгын сөйрәр, кеше картайса, үткәнен сөйләр" дигән
шактый усал әйтем дә искә төшеп ала. “Үткән белән яшәгәннең киләчәге шикле" дигәне дә
хәтергә килә. Хаклык юк түгел бу әйтемнәрдә. Әмма тагын бер олы хакыйкать бар: Хәтерсез
халык—бетүгә хөкем ителгән халык. Тикмәгәмени: баскынчылар яуланган халыкнын, җелеген
суырган шикелле, иң әүвәл Хәтерен бетерергә тырышалар. Хәтер ул—Тарих. Ә
тарихсыз—шәхес тә, халык та, милләт тә була алмый.
Язмышка рәхмәт: гомерем буе күнел тарткан, яраткан эшем белән шөгыльләнергә
мөмкинлегем булды. Бу яктан мин бәхетле кеше. Исән-сау, сәламәт килеш инде ярты гасыр
чамасы Әдәбиятта хезмәт итәм. Язу эшенә яшьли кереп, язучылар, гомумән, эдәбият-сәигатъ
дөньясының үзәгендә кайнарга насыйп булды. Моны раслау өчен, күп дәлилләр китермичә,
шуны әйтү генә дә җитә кебек: инде кырык елдан артык, бер өзлексез Татарстан Язучылар
берлегенен Идарә әгъзасы булып торам икән. Үзе бер гомер! Әдәби даирәдә кемнәр генә
күрелмәгән дә, нинди генә хәлләр кичерелмәгән! Узган гасырнын соңгы дистә елларында,
СССР һәм РСФСР Язучылар союзларының идарә составында булып, күп милләтле совет
әд.>биятынын байтак күренекле вәкилләре белән даими аралашып яшәргә туры килде.
Съездлар, халыкара симпозиум-конференаияләр, әдәбият көннәре, пленумнар, юбилей
тантаналары... Очрашулар, аралашулар күп булды. Идеология бер яклы булса да, әдәбиятка
ышану көчле иде, кешеләр арасында ихлас мөнәсәбәт тә зур иде. Очрашуларга сыймаган
хис-тойгылар бер-беребезгә хатлар аша җиткерелде. Заманында күп хатлашканбыг икән!
Килгән хатларның якынча да исәбен әйтә алмыйм әлегә. Әйтик. рәссам Әхсән
Фәтхетдиновнын мина юллаган хатларын җыйнап бастырсак .та, үзләре берничә калын китап
булыр иде!
Хөрмәтле укучыларыбызга, шул елларнын хатирәсе буларак, архивымда сакланган
хатларнын бер бәләкәй өлешен тәкъдим итәм. Хатларнын адресаты мин булсам да, аларнын
байтагы, шәхси мәнфәгатьләргә караганга. күбрәк әдәби хәрәкәткә, иҗтимагый хәлләргә
бәйләнешле. Аларны укып шул чор (60-80 еллар) атмосферасын, кешеләрнең үзара
мөнәсәбәтен, әдәбиятка, рухи дөньяга карашларын беркадәр күз алдына китереп була
шикелле. Әгәр хатларнын башында “хөрмәтле Р.. кадерле, уважаемый, дорогой" кебек сүзләр
бар икән, зирәк укучыларыбыг аларны эпистоляр жанрның стиль үзенчәлеге итеп кабул итәр
дин уйлыйм. Тукайлар иманын ы да хат башлары, гадәттә, “хөрмәтле вә гыйззәтлебез" дип
башланган бит. Бигайбә!