ХАТЛАР

Равил иптәш Фәйзуллнн'
Мина кыска язуыгыз һәм фикер әйтергә омтылуыгыз ошады (Сүз .Чаян,
журналына җибәргән шигырьләр турында бар,, -ред.) Әйбәт сыйфат Иңле теләгәнеңне
төгәл итеп әйтеп бирүгә ирешергә кирәк
Беренчесендә, мәсәлән, "рецензияләр яза башлады" дию генә йомшак Ачыграк
итеп—башкаларны шигырь язарга өйрәтә башлады дигәндә отышлырак булыр. Кабат эшләп
карагыз әле.
Икенчесенең дә фикере әйбәт. Дөрес тотып алынган бу Ләкин “шул вузга , колхозга дип
рифмалаштыру унышлы түгел Мондый кечкенә әйбердә бигрәк күренә бит ул.
Яна әйберләрегезне җибәрә торыгыз.
Укуыгызда уныш теләп. "Чаян"
хезмәткәре: Шәүкәт Гялнев.
Казан. 29 апрель 1959 ел. * 1
Шәүкәт Галиев (Идиятуллин) Гали улы (1928)-Татарстаннын халык шагыйре (1995).
Равил!
1
Кем күккә таш орды ?— чәлпәрәмә
килгән ич күк. чәлпәрәмә Текәлеп
тәрәзәгә, түшәгемнән сикереп
тордым кем күккә таш орды?
Ныклап баксам.
Күк йөзендә бары шәрә калган
алмагачның чәчрәп киткән
ботаклары...
Бу минем бүгенге иртәдән алган тәэсирем. Тагын да ныклабрак уйлагач, менә
мондыйрак фикергә килдем: вакытнын һәр секунды безнен аң аша үткәндә акыл
күзәнәкләренә үзенен я шатлыгы, я кайгысын, я шомын, я башка нәрсәләрен салып калдыра
һәм иҗади ан өчен шул җитә кала—китә я шатлыклы, я кайгылы, я шомлы шигырь Хат
башындагы әйбер безнен мондагы кәефне бераз гына чагылдыра Аңлыйсыңдыр
инде—бәйрәм, шатлык һәм анын антилары.. Минем үземнен бу мәсьәләдә кәефлә р
нормальный Партиягә кердем.
2
Әй, малай! Теге чактагыча, урам уртасына басып сез катык эчкәндәгечә, синең белән
бер сыра диңгезенә чумып, сырадагы күбекләрне шартлатып-шартлатып. Жөмләне ахырына
хәтле җиткереп тормыйм—болай да аңлашыладыр Давай. кайт тизрәк! Билгеле, бәйрәмнәр
үткәч, алайса—
Кем безнең төннәрне тыныч.
Таңны шатлыклы итәр?
Шагыйрьнең кулында (автомат0), (пистолет?) Да. малай!
Ә бер карасаң, шагыйрьнең кулында җирнең барлык иң чиста, иң әшәке, иң көчле, иң
дәрмансыз, ин саф, ин кос кын ыч.. әйберләре дә бер генә мәртәбә булса да булырга тиеш.
Кайвакытта мин болай уйлыйм: шагыйрь нәфрәтнең, мәхәббәтнең, дуслыкның,
дошманлыкның һәм башка бик күп абстракт төшенчәләрнең төрле төсмерләрен үз йөрәге
белән татып карый Ләкин бөек төшенчазәр рәтендә х ы я н ә т дигән төшенчә дә бар. Ул
аны да татый— менә шуңа күп шагыйрьләр сөеклеләренә хыянәт итәләрдер дә. Илгә хыянәт
итмәс өчен Минем үземә калса—аң пакьлеге тән пакьлеге аша гына. Икесе бергә—жан
пакьлеге, намус. (Әлегә).
3
Яналыклар Кординаль үзгәрешнен булганы юк. Шушы арала икс кызыклы җыелыш
булды Берсе “Яшь һәм башлап язучыларга ярдәм” дигән мәсьәлә каралды Икенчесе—
"Казан утларьГнын 7-8-9 саннары турында фикер алышу
Беренчесе буенча. Яшьләр шактый гына резкий, кырыс чыгышлар ясадылар Р
Мингалимов, Ә. Синегулов, Т Миңнуллин һ. б. Гомумән алганда, сүзләренең төбе—
яшьләр журналы кирәк. Син 9нчы сандагы Н. Фәттах мәкаләсен укыгансыңдыр инде
Рөстәм шул мәкаләгә дә бераз тукталды. Ин кырыс чыгыш Миркасыйм Гәскәревнеке
булды Анын бер фикере: “Н. Фәттахны мин ихтирам итә идем Бу мәкаләсен укыгач, анын
әдәбият теориясендә профан икәнлеген аңладым” Каты бит, ә9 Г Ахун. М Әмир, Л
Ихсановалар, И Юзеевләр: “Ярдәм итәбез бит. китапларын чыгаралар ич'“ Ш Рәкыйпов:
"Егетләр—“Беренче карлыгачлар”' Бу үзе генә дә нинди ярдәм'""
Икенчесе хакында: Күзәтүче (оппонент) А. Гыйләжев иде Бәширне тетте. Г
Минскийны тетте. Гришаның, анын шигырьләренен гомумән ошаганын әйтте Шәүкәт
абыйнын шигырьләрен, X Камал поэмасын мактады Н Фәттахка “Нигә син яшьләргә
күсәк күтәрәсең? Тонын начар синен " диде.
Бу җыелышта мин дә чыгыш ясадым. Тезислар 1. Н Юзиев, Г Халит мәкалаләре ише
мәкаләләр белән яшьләргә ярдәм итеп була (Яшьләр әдәбият теориясен шактый яхшы
беләләр, чөнки югары белемлеләр)... 2 Р Фәхретдинов һәм Ф Вәлиен мәкалаләре ишелөр
икеләтә яхшылар, чөнки алар сәнгатьче белән халык арасындагы аралыкта үткәргеч
ролен үтиләр Ягъни шагыйрьне масса өчен аңлаешлы итүдә булышалар Бу кирәк, чөнки
шагыйрь масса дәрәҗәсенә төшсә—ленинча булмый 3 Н Фәттах күрсәткән
уелуга—медвежья уелуга, чөнки ул теоретик яктан гаҗәеп сай (беренче абзацка гына
игътибар ит әле, аңларсың: бу дөньяда “балалар әдәбияты" дигән жанр бар икән (')),
икенчедән, аклыгы аксиома булган нәрсәләрне кара дип исбатларга тырыша (ритмика,
еозвучие мәсьәләләре), өченчедән, нәрсә сөйләргә кирәген белми сөйли (“Беренче китап
һәм балалар әдәбияты" дигән баш астында нинди проблема күтәрергә тиеш иде ул9 Ә?).
Әгәр тәнкыйть шундый булса, һәм ул журнал битләрендә шул рәвештә күренсә, яшьләр
өчен дә, журнал өчен дә файдасыз.
“Книга времсни” дигән бер китап чыкты РедакторыН Беляев Синен “Непростой
гимн"ың бар Минем өч шигырь кергән, өчесе дә Н Беляев тәрҗемәсендә
“Зимная орбита”ны (татар шагыйрьләренең рус телендә чыккан китабы -ред.) син
беләсең инде.
Декабрь аенда Язучылар Союзы яшь авторлар конференциясен үткәрергә җыенып
йөри Сөйләүләре буенча масштаблы булырга тиеш Гриша да. мин дә катнашабыз Бәлки,
син дә кайтып өлгсрерсен әле Тынлап утырырга
Күптән түгел Мәскәүдән А. А. Штейнберг дигән бер тәрҗемәче килде Дружба
народов”тан Әлеге дә баягы без өчәү берничә подстрочник биреп җибәрдек Синен
кайбер әйберләреңне (китаптан) бирмәкче идек тә, мина Союздан бирәләр аны.
мәшәкатьләнмәгез, диде Кирәк дип саныйсын икән —мина җибәр, мин подстрочниклар
ясап Мәскәүгә олактырырмын
Тагын бер яналык Мин һәм син (син-так себе гына) "Чаян"га эләктек А Яхин “Болай
тезсән" дигән фельетон язып чыкты Минем уйлавымча- “Болай теэсән-Йөз дустың арта"
дигән юллар ана бик охшаганнар, ана рух һәм идея биргәннәр Шул идея синен белән
мине дә “Чаян”га сөйрәп кергән Ул фельетонда мин әйтмәгән фикерне миннән
әйттергәннәр “Аҗаган" (Р Ф нын икенче китабы - ред.) өчен мине каккалыйлар Шәп,
между прочим
Гриша, Рөстәм, Марс искечә генә яшәп яталар Гриша хатынын, әнисен һәм баласын
Казанга күчерде Рөстәм Рәдиф фатирында яга Марс сәяхәтнамә яза Ив Данилов
“Салдымышкин" көенә җырлап, "хатын аеру' дигән операда прима рольдә Н Беляев
һаман эшкә урнаша алмый аптырап йөри Р КутуЙ турында бер сүз дә әйтә алмыйм
хәбәрдар түгелмен Борис Халимов хәзер Айдар Хазим Уз өйләнде-баллы маЯзы-
ждйлы-айлы көннәр кичерә Ш Маннапов турында ни әйтергә дә белмим Яши
в. .к у.»
м
Ш. Мәхмудов сирәк кенә хат язгалый. Ул бик нык эшли. Кызыклы һәм тирән
шигырьләре күп.
5
Наилә. Лилия сина бик күп сәлам әйтәләр.
6
Давай, кайт! Кабан өстеннән бу күтәрелә.
Ялгыштым ла—Кабан өстеннән синсн сагышын күтәрелеп, болытка әйләнде инде
Казан өстендә көн-төн янгыр. тамчылары Миля (Бикә Рәхимова —ред.) керфегендә
Давай. кайт! Каешын белән билең бу да. кайт! Башынны салларга салып!
Ренат бу
Казан. 28 октярь. 1967
Ренат Харис (Харисов) Мәгъсүм улы (1941)-Татарстанның халык шагыйре (2004) Р
Харис ул елларда 'Яшь ленинчы" газетасының җаваплы сәркәтибе булып эшләде. (Хат
Р Фэйзуллиннын солдат хезмәтендә булган чакта язылган - ред.)
Равил, исәнмесез!
8 нче сандагы (“Казан утлары", 1968,—ред.) шигырьләрегезне укыдым. Бүтән
берәүнекенә дә охшамаган бик үзенчәлекле шигырьләр Тормыштагы тышкы күренеш,
тышкы буяулар белән мавыкмыйча, “күңел диалектикасьГн анализлау—әдип һәм
шагыйрь өчен бик күркәм сыйфат Шигырьләрегезнең бу ягын хуплыйм, икенче бер
ягын тәнкыйтьләргә исәп.
Кайберләре бик абстракт, заман рухы сизелми, сүз кайвакыт
хакында—аңлашылмый, теләсән ничеккә юра Мәсәлән, беренче шигырь. /"Балачактан
туры..." дип башлана/ “Кире беткән чирү китмәк булды таптап"—бу нинди чирү, кай
заман, сүз ни турында— анлап булмый “Ашканда, чапканда хөрлеккә йөз төбәп,
"—күктә асылынып тора торган абстракт хөрлек. “Тамак-өс кенә—безнең җанга,
дидек,—булыр кечкенә!" Бусы инде ниндидер претензияме? Кемгә карый бу
претензия? “Нәни йөрәк" белән кемгә каршы көрәштек?
“Элегияләр"дә күнел төшенкелеге бик зур урын ала. “Кара шәмнәр" кабызырлык
нинди сүнгән еллар икән ул? “Күзләрдә яшьләр, яшьләр " “Күңелдә сагыш, сагыш. “
“Эчләрдә ялкын, ялкын"—дөнья куярга вакыт җиткән карт шагыйрьгә, янәсе, шулай
сагышлы, күзләрендә яшьләр, эчләрендә ялкын Мин. мәсәлән, үз замандашларымны
яхшы беләм. без—китәсе буын, яшь буынга—сезгә андый ышанычсызлык белән һич
карамыйбыз, без беләбез—яшьләр кыланачак, кыланачак та табигый юлга төшәчәк,
безнен кебек үк /бездән әйбәтрәк!/ эшләп барачак, ә безнең күзләрдә яшьләрнен
булганы юк. күңелебез дә сагышлы түгел Шушындый рухтагы шигырьне күбрәк укысан
инде, бәлки күңел төшүе ихтимал /анда да безнеке түгел, тәҗрибәсез яшьләр күнеле/.
“Сөю көчле иманнан..." Әйе. мәхәббәт бик көчле Монда сүз. һәрхәлдә, мөселман
иманы хакында бармый, граҗданский иман хакында бара... Граҗданский иман бик зур
нәрсә ул—дөньяви сыйнфый фәлсәфән була инде ул граҗданский иман Тарас Бульба
үзенең улы Андрейны, иманын мәхәббәткә алыштырган өчен, үз кулы белән атып
үтерә...
Әлбәттә. Сезнең шигырьне укуга берәр тиле гашыйк мәхәббәт өчен илен сатар
дигән суз түгел, әмма яшьләр күнеленә нинди фикер салабыз?
“Теләге бәхеттә иде"—әйтергә теләгән фикерен шагыйрь монда бик оста әйткән
Тик фикере нинди9 Сон дәрәҗәдәге өметсезлек!
Кайбер шигырьләр бөтенләй аңлашылмый Табышмак, шифровка! Мәсәлән.
"Күпсенмә, күк!"
Күнелгә уй төшә: каян килгән Сезгә, яшь кешегә, мондый абстрактлык9 Мондый
замансызлык? Сәбәбе ни монын? Тормышны белмәү дип булмый. Сез инде
азмы-күпме
дөнья күргән, армиядә булган, ә төшенкелек каян килгән0 Моны шигъри алымнарга гына
кайтарып калдырып булмый, бу—дөньяга караш, фәлсәфә.... Нәрсә белән аңлатабыз
ионы0 Яшь шагыйрьнен авызыннан дөньянын гүзәллеге, көрәшнен матурлыгы хакында
ишетү табигыйрәк булыр иде.
Сәлам белән Ибраһим Гаш и
Казан. 12/1Х-68
РЗ Тәнкыйтем өчен үпкәләмәссез дип
уйлыйм ИТ.
Гази (Мингазиев) Ибраһим Зариф улы (1907 -71 )-язучы. Татарстанның Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты 1968-71 елларда Татарстан Язучылар союзынын
рәисе булып эшләде
Равил дус!
Сиңа Малеевка урманнарыннан кайнар сәламнәр юллыйм.
Килеп урнаштым, ял итү әлегә бик эләкми, коточкыч арылган икән, алла ниткән
төшләр керә, көндез язу белән уза. Шулай да нервылар тынычлана кебек
Үзең Зур Союзда эшли башлагансыңдыр инде Анда безнен Лениногорск егете
Альберт Хасәновнын союзга керер өчен делолары калган иде, Хөршидә апа сина
бирдеме аны? Шул делоларны Прием комиссиясенә тапшырырга кирәк бит инде Тагын
бер йомыш күрәсең, бу юлы Ренат Харисовны да карарлар комиссиядә, Ренатка әйтә күр.
үзе ин яраткан бер 10 шигырен (сина да ошаганнарын) подстрочник ясап куйсын
Мәскәүдә быел без җибәргән кандидатураларны Союзга кабул иткән чакта Гәрәй
Рәхимгә бераз ыңгыраштылар, имеш, китабы бик юка. диделәр Андый чакта
подстрочник булса әйбәт була, диде Ладоншиков Монысы Ренатны яратканнан—алдан
әйтеп куюым Өченче Йомыш—Татиздатта эшләүче Рәйсә Каюмовага Әнәс Камал
истәлеген тәржемә итәргә биргән идек (подстрочник) Әгәр эшләгән булса. Союзга
тапшырса, шуны “Лит Россия"гә җибәрегез. Илгиз Кәримов исеменә (М Кәрим малае) 6
январьда Г Камалга 90 яшь тула бит. Ф Кәрим хакында 3. Мәжитов “Лит Россия“гә язса
шәп булыр иде Юбилей комиссияләре төзедегезме?
Тагын Кемнәр кайда, кайчан чыгыш ясый—язып, теркәп бар, яме (Союз буенча)
Пропаганда бүлегенскен Мөнип үзе бирә
Соңгысы Мин кайтканчы үзеңнең җыентыгыңны әзерләп бетер Бергәләп Мәскәүгә
җибәрербез.
Барлык изгелекне телим
Ибраһим абыйга күп сәлам.
Гариф Ахумол.
Мәскәү. 2 X11-68
Р 5 Союздагы апаларга сәлам әйтерсең. Эшләр турында кыска гына бер хат яэсан—
иллә дә шәп булыр иде I
I ариф (Гарифҗан) Ахунов Ахунҗан улы (1925 2000) Татарстанның халык язучысы (1993)
196« 71 елларда Татарстан язучылар союзының җаваплы секретаре I Ахунов Мзскэүта
кыска сроклы курсларга укырга киткәч, вакытлыча ул вазифаны миңа башкарырга туры
килде Хат шм вакытта язылган (Р Ф)
Исәнмесез, кадерле шагыйрем Равил’
Казанны саг ынганда, әлбәттә. Сезне сагынмый мөмкин түгел Чөнки нн соңгы иждт
җимеше бергә үстерелде ич! Ерак-ерак Андижан шәһәреннән, әллә ничә мен чакырым
җирдән кайнар сәлам!
Равил! Үзегезгә мәгълүм, мин опера балет театры артистлары белән концерт
гастроленә киттем ич Менә шу л концерт тарда Ссзнен исем һәр кон. һәр ки ч кабаттана
Концертны алып баручыбы >, сүт остасы Әзәл Яһудин сезнем “Улымнын бар дүрт сүзе*
һәм “Алдалый.
хыял" шигырьләрен укый һәм алар зур уныш белән бара (зур мәвәффәкиятъ белән
баралар). Яһудин аларын бик кызык-мавыктыргыч итеп оста башкара
Мин концертның ин башында (мине Яһудин халыкка матур итеп сөйләп,
концертнын беренче бүлеге минем ижатыма багышланганны һәм музыка өлкәсендә
шактый зур өлеш керткән, халыкнын ихтирамын казанган, дип, мине тәкъдим итә)
Чыгыш ясап, Татарстан кырларыннан, киң Идел ярларыннан, Татарстанның эш сөюче
хезмәтчел халкыннан сәламләп, аз гына үземнен ничек артистка һәм композитор
булып киткәнемне әйтеп, саулык-уныш-тыныч тормышлар теләп кереп китәм. Халык
бик алкышлап каршы ала. Мин, әлбәттә, чит илләр, чит тормышлар, төрле-төрле халык
күреп, тагы да кин карашлар, киң уйлар, зур хисләр җыеп кайту ягыннан үкенмим.
Ләкин мина бу коллектив белән чыгарга кирәк булмаганын да аңладым. Кайткач,
уйларым белән бүлешермен әле. Үзегездә ни хәлләр бар?
Казанны сагыну, Казанның һәр ташын сагыну зур инде Андижаннын урамнарында
йөргәндә каядыр әтәч кычкырды да, шунда туган яклар искә төшеп, мин болай дидем:
Йөргән чакта Андижанның урамында
Ишеттем мин әтәч тавышын.
Чолгап алды мине шул чагында туган
илләремнең сагышы Күргән кебек
булдым, болыннарны.
Челтерәп аккан чишмә тавышын,
тезелеп киткән якты, матур өйләр
туган шәһәремнең һәр ташын
Читтә йөреп, үз илеңне сагынгач, шагыйрь дә булып була икән!..
Равил туган! Без хәзер Андижанда концертларны бетереп, 8нче майда Фирганәгә
күчеп, бер атна шунда эшләп, 15ендә Казанга кайтачакбыз. Һәр көн саен Хәсән
Туфанның "Казан кичләре” яңгырый. Сәлам әйтегез үзенә. Һәр көн Нәби Дәүлинен “Ин
якын дус—беренче дус”ы яңгырый. Сәлам әйтегез ана.
Хатымны бетереп, сезгә кабат сәлам һәм иҗади бәхетләр теләп:
Сара апан Салыйкова.
Андижан 4 май. 1973 ел.
Салыйкова Сара Гариф кызы (1906-86)—композитор, актриса, жырчы Татарстаннын Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1990).
Исәнме Равил!
Хатынны алдым, рәхмәт. Үзем дә һаман хат язмадым, теге фотоларны эшләп
булмасмы, дип Очрашу, Амет-хан Солтан һәйкәленә чәчәкләр салу турында
Симферополь радиосыннан һәм “Советский Крым" газетасында информацияләр
булды, ләкин газетаны эләктерә алмый калдым, I генә данә бар, кайткач күрсәтермен
Фотоларны берничә мәртәбә эшләтеп карасам да, начар чыктылар Рәис (Рәис
Даутов—ред.) сина бирәм дип алып киткән иде, алгансыңдыр.
Бик шәп итеп яздым Яна повесть язам, кулдан 180 бит яздым (машинкада 130
битләр булыр), ләкин әле бетмәде, тагын 60-100 битләр булыр. Үземә ошый, кешеләр
нишләр? Баштанаяк мәхәббәт, сөю-сөешү, зина кылу турында
Равил, хәзер бит мин Алуштадан Ялтага килдем. Дом творчестводан тауга табан
300- 400 метр күтәрелсәң, безнең санаторий була. Чехов исемендә, чөнки аны
революциягә кадәр Антошка ачкан. Монда килүнең сәбәбе дә бик үк күнелле түгел Бу
хирургия санаториясе. Аңлашыла ки, мина операция тәкъдим итәләр. Аптырадым
инде, бармак бите кадәр генә урында чир бетеп бетми Врачлар кисәргә, бары тик
кисәргә генә тәкъдим итәләр. Чөнки инде иң дефицит, иң көчле дарулар да эчелеп
бетте. Йөрдем-йөрдем дә, риза булдым Озакламый кисәрләр. Ләкин операциянең
кайчан буласын хатынга
әйтәсем килми, борчылмасын, болай да ел азагы нәшриятта эш бик күп. Бераз терелгәч,
операция булды дип әйтермен
Менә шундый хәлләр әле миндә. Ләкин бик борын төшермим, бик оптимистик
рәвештә барам. Тик операциягә кадәр повестьны гына төгәлләп булмады, хет черновои
вариантны бетерергә кирәк иде
Рөстәм белән Рәдифтән хат алдым. Ренат та яэгалап тора.
Ярый хәзергә. Минем адрес: Крым, г Ялта. сан. им. Чехова. кор 3 гая. 21
Гәрәй.
3.12.72.
Гәрәй Рәхим (Родионов Григорий Васильевич (1941)- шагыйрь. Татарстанның Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1984)
Равил!
Әлмәтнен Радищев урамы. 20 нче йорт, 17 нче фатирдан (бу йортта 1960-70 нче
елларда Гариф Ахунов һәм Равил Фәйзуллиннар гаиләләре белән яшәде —ред.) сатам
сиңа1
Син хәзер секретарь булып эшлисендер, яна пост белән котлыйбыз'
Синең “Наз" исемле китабын чыккан, шул китабын белән котлыйм' Ул китап әле
китап кибетенә тиз кайтмас, укый торырга, бәлки, берне җибәрә алырсын. ә-*
Шуннан сина—рәсми кешегә рәсми йомыш бар иде Син баш бухгалтер янына
мөбарәк тәпиләрен белән үзен менеп әйт әле. ул безгә акча җибәрсен, күп җибәрсен, ул
секретарь кешемен сүзен тыңлар, бәлки Анда минем күпме акча калган икән, шул
сумманы бер кәгазьгә язып җибәр әле. семья бюджитен (сметасын) төзегәндә аякны
күпме сузарга мөмкин икәнен белү фарыздыр.
Гамил Афтл.
II декабрь. 73 вт Ә.гиәт
Афзал (Афэалов) Гамил Гыймадетдин улы (1921 2003) - Татарстанның халык шагыйре
(1991)
Күп сәламнәр сина. Равил абый!
Җибәргән китабымны алдым, бик зур рәхмәт “Наз" Ерак Көнчыгышка килгәч мин
укыган беренче татар китабы булды Аннан алданрак Хабаровекидан С ибгат Хәким
шигырьләрен табып алган идем. Мәскәүдә чыккан сонгы китабын Ә шулай да Наз мыи
тәэсире кочлерәк булгандыр, ахры Ни өчен дисән. үземнен күңелдә дә шул рухтагырак
юллар туа башлады Менә берсе
Казарма тулы жегетләр йоклый
Ә каядыр кызлар тулай тораклары да бар бит
Бу үземчә шаяру булды инде Теге: “тик торганда үлеп китте Владимир Ильич
дигәндәй
Тормышка килгәнлә-артык авыр түгел Вакыт калган саен укырга һәм шулармы
переварнвать итәргә тырышам Пока бераз вакыт бар. алла тагын ничек булыр
Кайчагында бу икс елнын булуы әйбәт тә түгел микән әле дип уйлап куям Ә дөресен бер
Алла белә инде
Ярар. Равил абый, вакыт ягы сиздерә башлады Сина нн шәп теләкләр белән Мансур.
Ә “Наз" турында дөресен генә әйткәндә, ул мин көткәннән күпкә әйб әтрәк булып
чыккин Нәм тагын да эчтәгерәген әйткәндә, еннен иҗат минем өчен байрак булуын
Р.5 Ноябрьда без үзебезнең хезмәт итү урынына—Спаск-Дальний шәһәренә
кайтабыз.
Приморский край, Спаск-Дальний-13 Краснознаменная II, кв. 43.
Мансур Вәлиев. 19.10.73
Вәлиев Мансур Хажи улы (1948)-яэучы. әдәбият тәнкыйтьчесе. Озак еллар "Казан
утлары" журналында бүлек мохэррире булып эшли
Моп сһег, ту <1еаг, дорогой Равиль, кадерлебез!
Сәлам сина вә сөекле гаиләңә—дингез ярларыннан, Кырымнан! Вә күп догалар
Сина!
Күптәннән җыенсам да, тиз үк яза алмадым Әүвәл, шактый вакыт, суык тидереп
йөреп, кәефсез идем “Бүрегә бәхетне тешләрен сындырып бирә” дигәндәй, гомергә бер
эләккән диңгездә дә тиз генә коена алмадым. Хәзер менә коенам, кызынам, “ялкаулык
итәм”—шулардан җаныма “саулык көтәм”
Мин күзаллаганча ук булмады бу җирләр Пожалуй. степной Крым булгангадыр
Диңгез дә суыграк монда, табигать тә ярлырак. Иске Кырым, Бакчасарайларга барып
кайттым—анда исә матуррак, җанлырак табигать икән Бигрәк тә Бакчасарай тирәсе
кызык. Диңгездә катерда да йөреп карадым—Карадаг тавын диңгездән карау кызык
икән.
Иҗат йорты шартлары әйбәт Ашау-эчү дә... Публика—күбрәк мәскәүлеләр,
берничә срокка калып, көч җыялар. Шактый сноб халык, тәкәббер Юан, ямьсез
хатыннары, чыр-чу килгән балалары белән яр буен тутырып яталар
Сина ошамас иде, пожалуй, бу җирләр Синең натурага ят бу ял шартлары,
минемчә Иптәшләр белән бергә-бергә булганда инде, бергәләп сәяхәтләр, прогулкалар,
тауга менү, сөйләшүләр, бәхәсләр—менә бусы шәп булыр иде. Монда мин Габдулла
Шәрәфи гаиләсе белән аралашам. Уфадан—кайчандыр бергә укыган башкорт,
тәнкыйтьче, галим. Роберт Баимов монда.
Евтушенко, гадәттәгечә, эре-эре адымнар белән йөреп ята.
Чиләбедән—русча язучы татар, прозаик Рөстәм Вәлиев бар. Безнен язучылар
белән таныш, күбесен белә икән. Татарча бик яхшы белә, культура-сәнгатьтән
хәбәрдар, гомумән, яхшы егеткә охшый.
Бүген Феодосия шәһәренә барып кайттым. А. Грин музеена кердем Диңгездә
коенып алдым. Феодосия—әлләни матур түгел. Әмма мондагы шәһәрләрдә
обеспечение яхшы халык рәхәт яшәргә күнеккән. Без галахларга бу нәрсә авыр тәэсир
итә. Тукайча:
Я ходай, без нигә болай сон, без дә хакның бәндәсе —дип куясын. Әлех...
“Казан утларьГнын бнчы санын җибәрделәр. Мансур Вәлиевнын мәкаләсе (сүз
тәнкыйтьченең Р. Фәйзуллин иҗатына багышланган “Безгә ак болыт булырга язмаган
шул...” дигән хезмәте турында —ред .)—тәбрик ана!—бик әйбәт, аңлап, бик җитди һәм
әдәбиятчы теле, стиле белән язылган Мина бик ошады Үзенә ничек0'
Сезнең анда бик мәшәкатьле, авыр хезмәттер инде. Эшләрен күптер.
Мөхәммәт Мәһдиев “бәлки, 1нче июльдән килермен" дип торган иде—килсә шәп
булыр иде. Мин үзем 6 нчы июльдә юлга чыгам Бик аз гына булган кебекмен, әле
тәменә керә дә алмадым.
Һава әйбәт миңа. Үпкәләр җиңел сулый, рәхәт. Әмма, әллә нинди ялгызлык хисе
кичерәм Моңсу
Ярар. Күрешергә язсын.
Сезгә бәхет теләп, Рәдиф.
Ялта. 27 июнь 74.
Рәдиф Гаташ (Гатауллин) Кәшфулла улы (1941)—шагыйрь, Татарстанның Г. Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2008) Озак еллар “Казан утлары" журналында
поэзия бүлеге мөхәррире булып эшли.
Дорогой Равил!
Письмо с выпиской получил. Большое тебе спасибо. Рахмат Тут у нас. как и у вас, есть
всякие люди, поэтому выписка мне очень даже пригодилась. А прнчину ты знаешь-сказал тебе
по телефону.
Как жизнь? Какие планы? Всем нам некогда, но друг друга все же не следует забывать. Я
тут от всей души стараюсь пропагандировать своих татарских друзей, в дальнейшем чожно
будет стараться еще больше. Но возникает иногда некоторое “но". вкладываться сомнение
думаю, а достаточно ли старания только одной стороны Нам бы было интересно, если бы
сотрудничали обе стороны, чтобы и мы, молодые чувашские поэты. врсмя от времени
появлялись в татарской печати. Это было бы выгодно нам всем
Извини, Равиль, за назойливость, но ведь, к сожалению, ни Гарай, ни Рустсм мне не
отвечают, при встречах мы все хорошие ребята, а на расстоянии все забываем Мы ведь как бы
один народ: булгары и сувары и это все мы хорошо знаем. вся разнниа в том, что нас русские
окрестили при помоши огня и меча, обмана Жду ваших писем. Равиль, однокашник мой. Еше
раз рахмат Салам всем, всем Жду'
Савея (любя вас всех) Михаил Сениэль.
29/Х-1974 Чебоксары * б
Егоров (Сениэль) Михаил Павлович (1942) чуаш шагыйре Үткән гасырның 70нче елларда Чуашгтан
китап нәшриятында өлкән мохаррир булып эшлзде.
Равил'
Гонаһлымын, гафу үтенәм, нинди җәзага да ризамын
Китапчыкларны (извини за выражения) Казаннан кайту белән салырга тиеш идем Башта
“Тимер фил"не таба алмадым Аннан сон мин югында җыелып барган редакция лие суырып алды
да харап итте.
Синен оперативность, энергия, билгеле, минем таркаулыкка бәрелеп хурлангандыр инде
Синен шикелле КПДны 1гә якынлаштырып эшләп алу югалып килә миндә, нишлисен бит
Үземнең җинаятемнән арыну өчен синен өчен теләсән суга, теләсән утка, хәтта төмугька
керергә риза Чын күңелдән әйтәм. сина шул ук мерка белән яхшылык эшләргә тиешмен Син
мине бурычлы иттен
Ярый, бу мәсьәлә ачыкланды шикелле Сина үз хәлем турында сөйләп. ™емне бушатасым
килә Мин дә нәкъ синен шикелле әдәбият сәясәте өчен үземне корбан итәргә тиешмен Белмим,
кирәктерме икән ’ Әлеге эшем әйбәт көйләнгән, материал яктан яхшы, солидность (выход теге
Зур Йортка). Союзда бердәнбер должность һ 6 . һ
б Мина теге син килеп йөри торган йортта (РСФСР Язучылар Союзы күзлә тотыла- рсд.)
мальчик на побегушках булып зшләргә тәкъдим итатәр Идите вы дип әйтә алмы#», чанки башла,
бимен адабиятка гекерү нияте бел», утырган лешс бу урынла мин ихтирамлый торган кешеләргә
начарлык зшлаү момкинлет баг Шу т очракта у, кешеләр—“син үл шкуранны адабият
интересыннан ..гарырак куИдыи , ликпаре баг Бил катлаулы проблема аллынла мин, син
аңлыйсын мокдыл халне I инс кодалаганда мин кодалаучылар ниятен хуплый илем, хәзер үлем
шул халса ташлач сине антау дарааасснә дсипем Син корбан булып караган кеше минем зарны
аклый торгансыңдыр Бу турыда бер-ике сүз язып жибарсан, бил аИбат будыр иде Нишларге
инде
Китапчыкларны сонга казып дсибәрүсм өчен гафу үтенам. чын ихтирам белән.
Чир.и шяи Юныс.
Л/.чл.») М1- 74 сл
Юныс (Юныга») Мнрпии.и Закир , зы (1927У яауч». диңгезче. Тдтдретаинын Г Тукка емеидао Д.зү.ъгг
премиясе 1лу|>0д1ты (2ШМ)
Дорогой Равиль!
Заки Нури собирается в своем журнале опубликовать иикл моих стихов на татарском
Часть стихов любезно согласился перевести он сам Я бы просил Вас также принять участия
в переводе моих стихов. Если они покажутся Вам приемлимыми. 3 Нури обратится к Вам
по этому поводу.
Ваш. Олег Шестинский.
Москва. 16/1-76 г.
Шестинский Олег Николаевич (1929)-рус шагыйре 80нче елларда Ленинград Язучылар оешмасы
җитәкчесе. СССР Язучылар союзы секретаре
Равил туган!
Мәхәббәт сүзсез була, ди,
ярату күзсез була.
Безнең мең күзле булды,
гайбәтле, сүзле булды!
Китабыгызны кулга алу белән, ни хикмәттер, шул бит ачылды, шул сүзләргә ин әүвәл
күз төште. Юкка түгел икән—бастым да каттым, кузгалмый шул шигырьне укып чыктым
Бу—поэзия! Аннары китапны (сүз шагыйрьнең 1976 елда Татарстан китап нәшриятында
чыккан “Шигырьләр һәм поэмалар” дигән сайланма томлыгы турында бара — ред.)
әйләндерә-әйләндерә карадым—нинди гажәеп тышлык: күн дисән, күн түгел, шуна
охшаттым, ләкин никтер ул каен тузы белән тышланган кебек тоелды мина Тышы ук
жанлы—коеп куелган кыса түгел. Теләсәләр, бездә лә китапны шулай чыгара алалар икән!
Эчтәлеге. . Анысы турында мин әйтеп тормыйм—бары шул: бу чын поэзия, мин әле ана
кат-кат әйләнеп кайтачакмын.
Рәхмәт Сезгә бу Олы бүләк өчен
Сәлам белән—Хәлиф Курбатов.
Казан. 23. XII. 76.
Курбатов Хәлиф Рәхим улы (1927-2005)—тел галиме, филология фәннәре докторы Озак еллар ТР
Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләде
Равил салям!
Спасибо, я получил договор из “Советского писателя". Там пошло около ста строк. я
очень рад, с первого раза это немало.
Как понравились мои переводы Джалиля?
Огромная просьба у меня: я говорил с Ильгизом Каримовым о переводах Тукая к
юбилею, но у меня нет оригиналов переведенных стихотворений. Говорят, они есть у
Сибгат-абы Хакима, но я почти незнаком с ним, и прямо написать ему не решаюсь. Если
можно, если не очень трудно, пожалуйста, пришли мне несколько таких стихов—апрель
близко и нужно уже работать. Может быть, я сам через пару недель буду в Казани—тогда
просто зайду Но если успеешь—мой адрес: Москва, 117234, Лен горы, МГУ, Б-1114
Равиль Бухараев.
Р.5 Извини, пожалуйста, что затрудняю тебя, у меня сейчас просто нет другой
возможности Я знаю твою занятость, извини.
Но сделать это я давно хочу и нужно по-новому перевести Тукая. Тем более. что зто
нужно срочно.
Еще раз спасибо. до свидания. Равиль.
Москва. 26 февраль. 1976
Бохараев Равил Рәис улы (1951)—рус телендә ижат итүче татар әдибе, Татарстаннын Г Тукай исе-
меилэге Дәүләт премиясе лауреаты 1991 елдан бирле Лондонда яши
Уважаемый Равиль Абдрахманович!
На основании предварительной договоренности с Вами посылаю один экземпляр своей
рукописи под названием "Эзләнүләр" Надеюсь. что после ознакочления с ней напишите мне
свое мнение и заключение о возможности опубликовании ее в журнале “Казан утлары" в 1977
году в мартовские дни, посвяшенные памяти Галимджана Ибрагимова,
На другой день после разговора с Вами я встретилась с т Хасановым Мансуром
Хасановичем. который еще раз подтвердил устно. что мнение его об этой работе вполне
положительное и обешалея дать свое письменное заключение о ней не раньше чем в начале
июня месяца. после того как пройдут тукаевские дни и еше какой-то симпозиум предстоящих
в коние мая.
С приветом Гулъсум Мухамедоеа.
Казан. 14/Х-76 г
Мохәммәдова Голсем(Өммеголссм) Давыл кызы (1903-88) язучы тәрҗемәче 1 алимжан Ибраһимда- нын
хатыны Озак еллар Сәмәркандта гомер кичерде, гомерснен соңгы елларында Казанда яшәде
Мөхтәрәм Равил туган!
Сибгат белән1 өемә килмәвең сәбәпле бирәлмаган истәлекне (китаплар —ред.) почта аша
жибәрергә мәжбүр булдым
Иркен шартларда сөйләшеп һәм танышып та булмады Шул да бер үкенеч булып калды
Саииии сати белән Сойфи Кудаш.
15. X. 1976 ел Уфа
Сәйфи Кудаш (Кудашев) Фәттах улы (1894 1993)- Башкортстаннын халык язучысы
Хөрмәтле Равил'
Чыда: бу юлы мин сине мактарга булдым'
“Яшь ленинчы "нын 25нче январьда басылган кыска шигырьләреңне бик кызыксынып
һәм кдйга-кайта укып чыктым Молодсц. дингезчеләр әйткәндәй Так держзгь Ьсләссн. фикер
никадәр кыска, образлы һәм матур язылса, шулкадәр үк ул көчле дә б\ ла С им мона маһир
кешесен, адым саен үсә баруын да дусларыңны сокландыра Бу кыска һәм көчле
җөмләләреннән минем үземә “Аучы истәлеге “Яңгыр Кышын Батырлыгын "Үрмә гөл".
“Хурлык". “Янару". “Йолдыхлар". “Күрче, кояш ", "Хак" бик ошадылар
' ( нб| .и .и .1 \.,м,м Лс.юн 1976 елны Уфада Габдулла Тукайның 90 еллыгы тантаналарында катнашкан
идек (Р Ф т
Әлбәттә, башкалары да әйбәтләр. Мин менә "Бер карт сүзе”нә ияреп "Тән белән күнел
сафлыклары—сафлыклар сафлыклары”,—дип бер жөмлә дә яздым Сина ияреп язарга
тырышулары—безнен кебек “яшь прозаикларга” да күнелледән күнелле эш ич ул!..
“Кыска шигырьләр”ең дөньяга чыгу белән мина да бер данәсен жибәрсәнче' Ярыймы,
кадерлем? !.
Искәрмә: Рус телендә Вл Ворониовнын һәркем өчен кирәкле ике китабы басылып
чыкты: “Служение музам” һәм “Симфония разума" (шагыйрь-әдипләрнен берсеннән- берсе
гайрәтле вә гыйбрәтле афоризмнары) Бу китаплар китаплары синен үзендә булмаган хәлдә
мин аларны сина укып-карап чыгу өчен 1 айга гына җибәрә алам әгәр дә ул китапларны
берәрсе чәлдермәсә!..
Сине сагынып: И. Туктар.
----------------- Зеленодольск. 13. II. 78.
Туктаров (Туктар) Идрис Ильяс улы (1896-82)—язучы.
Равил!
Ялта татарларыннан күп сәлам сина.
Менә ялыбызның бер атнасы узып та китте инде Ияләшеп тә беттек кебек. Тәмам
ялкауландык—ашыйбыз-эчәбез (әмма аракы түгел, пепси кола, кымыз, сыра, шифалы су
кебекләрне генә), туйганчы йоклыйбыз, су коенабыз (дингездә). йөзәбез (бассейнда),
урамнар әйләнәбез Эшләгән эш юк дияргә мөмкин, бераз китаплар гына укыштыргалыйбыз
Хәер, бу сонгылары Диләрә белән мина гына кагыла торганнары Мондагы татарларнын
күбесе шактый тырышып эшли шикелле, һәрхәлдә, Рәдиф. Зәки Нури көннең күпмедер
өлешен бүлмәләрендә уздыралар, эшләп утырабыз, диләр. Ә менә Роман Солнцев чыннан да
нык эшли бугай—аны завтрак, обед, ужин вакытларында гына күреп була. Ул монда әнисе
белән килгән, бик мөлаем апа, үзе дә әйбәт кеше күренә: безгә өч китабын бүләк итте,
ара-тирә сөйләшкәләп утырабыз.
Көннәр әйбәт тора, сунын җылылыгы—17-18° тирәсе. 6 октябрьда Бакчасарайга
экскурсиягә барып кайттык, 8 ендә Севастопольгә юл тотарга җыенабыз. Әгәр Коктебельгә
туры юл булса, анда барып килергә дә ният юк түгел иде түгелен, әмма бер көнебез әрәм
китәр дип куркабыз. Инде, һичьюгы, кайтышлый үзен кереп чыгарсын дигән өмет бар.
Китапларны, шәт, алгансыңдыр. Монда калган нөсхәсе кулдан-кул га йөреп искерә башлады
шикелле инде. Һәммәсе мактыйлар үзенне (син мактауны яратасын бит—шуна әйтүем).
Әгәр монда керә калсан, вакытыңны чамалап, кунып китәрлек итеп кил. Синең өчен урыны
да, башкасы да һәрвакыт табылыр, чын менә. Сүз сөрешеннән аңлашылганча, Роман
Солнцевнын да сине бик күрәсе килә булса кирәк Кыскасы, истә тот, без сине көтәбез.
Тагын бер кат сәлам белән—Рәис абзаң.
7/Х-76. Ялта
Рәис Даутов Нәүширван улы (1928-2007)-текстолог галим, тәрҗемәче (Равил Файэу плпннын берничә
китабының мөхәррире булган әдип). Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе
лауреаты (2005)
Кадерле Равил туганкай!
Саратов юлларындагы эчкерсез ярдәмнәрегез өчен мин Сезгә рәхмәтләремне һичкайчан
әйтеп бетерә алмам, ахрысы! Шундый да кайнар хисле, олы акыллы, шундый да фидакарь
ярдәмчел юлдашларны очрату бик сирәк буладыр ул. Ул Саратов сәяхәте көннәр узган саен
олы тәэсирле, кадерле бер истәлек була бара, ә Сезгә минем рәхмәтем артканнан-арта бара.
Кызганычка каршы, Авдеев (А. П Авдеев—“Сов. Татария" газетасының әдәбият-
сәнгать бүлеге мөдире —ред.) минем язып җибәргән язманы кичектерә биреп чыгармый
калдырды Бәлки, үзем дә соңлабрак биргәнмендер Сезнен хатны алгач ук язып җибәргән
илем жибәрүен Бер шалтыраткан идем, сонлады түгелме сон, диде. Юк. мин әйтәм. бу
битлитературное событие. басарга кирәк! Ә материал чыкмый калды Минем мыштырлык
инде! Ни телефон юк, ни автобусларга утыра алмыйм, ни йөртер кешем юк Мина да
аны иртәрәк уйларга кирәк булган, синен хатын килеп җиткәнче үк!
Ә менә синен радиодан ясаган чыгышын да. газетага биргән интервью да бик әйбәт
чыкты, кин карашлы, олы акыл белән эшләнгән чыгышлар Чын күнелдән рәхмәт
сина!
Кызык булды әле бу хат. "Сез дип башладым. "син”гә килеп җиттем Үзем дә сизми
калганмын Сөйләшә торгач, үзен дә сизми “син"гә күчеп китү, күрәсен. сине чын
күнелдән якын күрүемнең табигый бер хәледер
Янәдән бер үзенә рәхмәтләремне яудырып, тазалык-саулыклар. янадан-яна ижат
казанышлары, олы бәхет-шатлыклар теләп, кайнар сәламнәр белән
Рафиков Мәҗит Мәгъсүм улы (1925-86)—язучы, тәрҗемәче
Уважаемый Равиль Абдрахманович!
Обрашаюсь к Вам с большой просьбой
Вероятно. Вы наслышаны об уникальной библиотеке книг с автографами, когорую
мы создаём на строительстве подшефной Нурекской ГЭС0 О ней много пишут и
говорят Сейчас она насчитывает уже более 8 тысяч томов К слову. на днях свои книги
нурскчанам подарил Л. И. Брежнев.
Очень бы мне хотелось видетъ в этой библиотеке и Вашн книги—на татарском или
русском.
Подошлите мне, пожалуйста, в редакиию одну-две книги своич с добрыми
пожеланиями нашим подшефным ("В интернаииональную баруздинскую библиотеку
“Дружбы народов" в героическом Нуреке от " и т.д.)
Хорошо?
Булу ждать!
Зарансе благодарен Вам1
Большой Вам привст от Розы Михайловны'
Мәҗит абыең Рафиков.
Казан. 29-111-78.
Искренне Ваш Сергей Ьаруп)ип.
Москва. 6 чюля 1978 г
Дорогой Равиль!
что в чем-то твои поэтическа
эмоций и размышлений. так
шнроком смыслс слова Это м
ПГГ1ЛП 'АЯ НЯМИ^^^
уппехм Нп а ипололжал писать и обычным сгихом. При зтом усложнял его формальныс
наиионального стиха, а не от того, что и многие иноязычные поэты это делают
С тех пор своб. стих утвердился у нас и ныне и в голову никому не приходит оспаривать
его право на сушествование Сам я ныне прибегаю к нему редко (нахожу. что возможности
классического стиха далеко еше не только не исчерпаны, но и не освоены). но молодые
поэты (твои ровесники) пишут им и довольно успешно
И еше—в твоей лирике я уловил тендениию с годами стремиться к простоте
поэтического высказывания Это мне таюке дорого самому и отрадно видеть у другого поэта.
“Впасть в простоту, как в ересь”—хорошо сказано об этом Пастернаком Выше мудрой
простоты видимо нет ничего в поэзии Все проходит—и буйство глаз, и бросание образов
пригоршнями, и эмоциональное неистовство. а это остается В сентябре С Наровчатов в
реиензии на ныне премированную книгу сделал комплимент Вознесенскому—“князь
метафор” Мне он кажется сомнительным. Сказать поэту, что он князь метафор, сравнений,
эпитетов или рифм, аллитераций и т. д., по-моему значит обилеть его. Так не скажешь о
Пушкине или Лермонтове Видимо надо быть князем поэзии,, а не метафор, между тем
Вознесенский—поэт отличный и похвалы заслужил, но не такой обнобокой, он вовсе не
занят сочинением метафор, этим успешно может заниматься любой рифмоплет с развитой
фантазией.
У тебя есть эта тенденция—искать высшую поэтичность в простоте и она говорит о
большом запасе прочности у твоего таланта. Ты сделал очень много, но я убежден—твой
звездный час еше впереди. Какой-то внутренный голос говорит мне, что ты до старости лет
не расстанешся с поэзией и будешь из года в год писать лучше и по-новому—проше и
плотнее, внутренне благороднее и изяшнее по фактуре
Мне очень жаль, что я не знаю языка оригинала. Я почти как самому себе верю Мустаю
(Мустай Карим —ред.), но хотелось бы самому пошупать пульс стиха, почувствовать
интонацию, но...
Спасибо тебе, Равиль, за прекрасный подарок!
От души желаю тебе и здоровья, и душевной отрады, и новых мыслей и образов Да не
покинет тебя вдохновение во все дни твоей жизни и в горе. и в радости Пусть исполнятся все
твои поэтаческие и человеческие замыслы!
Искренно протягиваю тебе братскую руку на трудную дружбу
Нзфи Джусоиты. 16. Х1-78 г. Цхинвали.
Джусойты Нафи Григорьевич (1924- )—осетин язучысы һам әдәбият галиме.
Хәерле көн, Равил!
Сезнең белән концерт залларында яки опера спектакльләрендә очрашсак та сөйләшә
алмый калам. Музыка белән кызыксынуыгыз, премьераларда булуыгыз мине куандыра
Дөресен әйтергә кирәк, әдипләребез музыка кичәләрендә сирәк күренәләр
Сез бервакыт миңа җырчы Фатыйма Гомәрева турында язарга теләвегез турында әйткән
илегез. Бик мактаулы эш. Фатыйма апага 79 яшь тулды Аның турында язарга бик вакыт Әгәр
чыннан да ул теләктән күңелегез кайтмаган булса, хәерле сәгатьтә керешегез инде ул эшкә.
Миннән берәр мәгълүмат кирәк булса—мин Сезгә белгәнемне сөйләргә әзермен. Фатыйма
апа Тукай, Кариев белән күп тапкырлар очрашкан кеше Фатыйма апаның телефоны: 2-75-62.
Адресы: Комлева, д 19а. кв. 34
Сезгә сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләп. Зәйнәп.
Казан. 24/111-79
Хайруллина Зайнәп Шайхулла кызы (1916)—музыка белгече.
Сәлам, Равил абый!
Хат алу белән үк, мин бүлек мөдире белән сөйләштем. Нәтиҗә шул: драматург
Ш Хесәенов турында язу буенча Р Фәйзуллинга заказ бирелгән дип уйларга кирәк Мәкалә бик
сонармаса яхшы булыр иде
"Балалар матбугаты һәм без" икенче якшәмбедә үк басылып чыкты. Кайбер кыскартулар
булды, әмма аларнын сәбәпләре бар. Беренчедән, өч баганалык кына урын бар иде Икенчедән,
подпискага кагылышлы урыннар. ЦК күрсәтмәсенә туры килмәгәнлектән. төшеп калды.
Чөнки хәзер подписка мәсьәләсен пропагандаларга (тем более безнен газетта) ярамый.
Шу на карамастан, летучкада материалга бик шәп бәя бирделәр. Редактор үзе "Мәкалә
мина бик ошады Балалар матбугаты турында безнен бөтенләй язганыбыз юк " диде Ниһаять.
“Лит. Россия "дә минем исем дә күренде. Дөрес, шигырьләр дә. кереш сүз дә кыскартылган Шу
на карамастан, фамилияләрне меңләгән кәгазьгә басып, бөтен Рәсәйгә тарату—минем өчен
жинү. Котлаучылар күп булды. Кереш сүз язып, шигырьләрне чыгаруда ярдәм иткән өчен зур
рәхмәт Башка яңалыклар юк шикелле
Кырымдагы көннәрнең бәрәкәтле үтүен теләп Зиннур.
Казан. 1 октябрь. 79
Мансуров Зиннур Мөҗип улы (1949) шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлсклео 'Мәдәни җомга' атналык
газетасының баш мохәррирс. Узган гасырның 70нче елларында ул 'Социалистик Татарстан' (хәзерге
“Ватаным Татарстан") газетасында эшләде
Здравствуй, дорогой Равиль!
Приехал? Привыкаешь к неяркой осени?..
У меня пока штиль. Стичов не пишу Горы подстрочников нет Вчера была в Москве
Изъяла у рецензента—алкоголика рукопись и отнесла в издательство Там так расстрогались
меня подвигом. что прсддожили мне самой выбрдть рецензента из их списка. но я там никого
не знала. а Эдика Балашова-не рискнула Так что "Современник" выходит мне боком У этого
Кудимова еше гора рукописей
Вот так!. Зашла еше наверх. туда, где твоя книга короткик стичов Князсва оказалось. ушла
на повышение Рукопись у нового рслактора—Иванова Гсннадия Викторовича Говорят.
человек солидный Его я не видела—его послалн учиться на какие то политические курсы Но в
понедельник должен быть т с. 22-го звонить по телефону Князевой, лучше с утра. с 9-тн Если
письмо успест. позвони Но наврял ли он успсл прочитать рукопись.—так они говорят
Заправляет поээией народов СССР Бояринов Влалимнр Георгиевич Была в "Дружбе
народов" познакомилась с (еребяковым Пока шлея симпатичным человском Он хотел бы.
чтобы ты заехал (если будешь в Москве)— подумать над шапкой подборки. которая точно
будст Думал в №1—80 г Но там неожиданно свалились марийцы (или мордовцы) с юбилеем"
Сказал. что в перных номерах будушего года В подборке переводы Рустема и мои. Замсчания
скорректировали там же. сраэу Словом. остается только ждать журнала
Баруздин—элегантнейший редактор, и они там. кажетея всс в него влюблены Я так—с
первого взгляда Ну что еше написатъ! Я думаю. что с Д Н -порялок А с "Современником —
почти порялок Уж если Князева-сама'-заинтересовалась в свос время рукописью и взяла ее
себе! Но ты их все же поторопи Письмо сейчас же брошу в ящик
Надсюсь. что ты получил предъядушее письмо с копиями рекомендацнй
Желпю вссм злоровья. благ!
У Р Бухараева в 1 кв 1980 г в "Совремснникс" выходит книга-зто я подглялела в их
планах.
СаМое удивительное. Равиль. что н чистоплюйской литературе и крисгальной поззни ни
тагу нельзя стушгть без знакометш И сколько. вероятно. истинных талантов погибло.
расшибин лоб об зту стену Вот как
До свидания!
И еше: Равиль, я не отказала в просьбе Мансуру (Зиннур Мансуров —ред.) о переводе
его стихов. Посмотрю на досуге Парень этот серьезный и хороший по-моему
М. А.
Тверь. 18. 10. 79 г.
Аввакумова Мария Николаевна (1943)—рус шагыйре 70-80 елларда байтак татар шагыйрьләренең (шул
исәптән Р. Фэйзуллинның) шигырьләрен рус теленә тәржемә итте.
Дорогой Равиль!
Обнимаю и приветствую тебя, мой прекрасный товариш и поэт! Сижу на твоих
рукописях и думаю, что Равиль злится, а как вернуть? Почтой9 Вышлю, как только
напишешь. Мне они очень пригодились, но вот, прочитав их, я понял. что написано тобой 13
и более книг, а соразмерность критического слова равна 2-3 книгам То есть много тобой
сделано, да мало об этом всерьез сказано. Видно, сейчас у тебя такой период (ты—умная
голова, сам чувствуешь), что нужно сказать о тебе побольше, пошире Не говорю, что есть
корысть, а здесь просто необходимость. интерес Чего тебе говорить комплименты!..
Равиль! Кое-что мне еше пока неясно, но, работая над статьей, я с тобой спишусь—ты
уж мне ответь. Сейчас же всего два вопроса. которые мне нужно знать.
Первое. Твое отношение к восточной поэзии, классической. Второе что тебя больше
привлекает в русской поэзии (и современной)?
Не трудно—черкни.
Когда будешь в Москве? Я бы выехал в Казань, но жена. брат. скоро рожает (середина
декабря). не могу Приветтебе, Равиль!
Твой— Вадим
Дементьев.
21 ноября 79. Москва.
Дементьев Вадим Валерьевич (1950)-әдәбият тәнкыйтьчесе, галим Россия һәм элеккеге СССР
халыклары әдәбияты, бигрәк тә поэзия турында күп хезмәтләр авторы
Добрый день, дорогой Равиль!
Большое спасибо за книги. Часть стихов прочитал Но, как сказал Мустай (Мустай
Карим — ред .), нельзя их читать бегло. Прочитал вступительные слова В Туркина “Короткие
стихи" напомнили японские танки Мне нравится В свое время я тоже написал довольно
большое количество двухстиший. А двенадцатистрочные полусонеты я так условно назвал,
неполные сонеты, продолжаю писать и сегодня Так что ваши поиски близки. Более того,
неделю тому назад я выслал в Татарское издательство рукопись "Избранного”. Включил в
него довольно большое количество 12 сзрочных стихов из цикла "Жизнь и размышления". Я
написал директору. что эти стихи по строю близки Вашим стихам и вы. наверное, если бы
пожелали, сум ел и перевести их хорошо. Книга должна выйти скоро.
Еше раз большое спасибо за отличные книги У меня скоро должны выйти книги в
Москве—за мной долг
С приветам Давид
Кугультинов.
22 111. 1981. г. Элиста.
Когелтинов Давид Никитич (1922-2006)—
Калмыкстанның халык шагыйре сикларының берсе. Совет әдәбияты клас-
Равил!
Сина күнелле яллар теләм калам Просьба:
1 Мина килгән хатларны алып кайт, үзеңдә сакларсың
2 Анда бер магазин бар—Карадагка таба главный урамнан барганда
(“Коктебель" дигән универмагка барганда) юл өстендә сул якта “Юность" булса
кирәк—спортговары
Шунда, пожа-ста, кереп чык, кара төстә күн тышлы обложкалар бар 20 тиенлек (башка
төрлесе кирәкми) Шуны 10 шт ал, пож-ста. Искәндәр өчен кирәк иде. сабый балалар өчен
йомыш тыңламый калмассын дип ышанам Кайткач Гомәр абыена тапшырсан (мин Мәскәүдә
булам), бер кайткач 2 тәңкә акча бирәсе дигән сылтау белән күрешербез
Сәлам белән Мөхәммәт абыең.
Р 5. Ахметъянов Ким сине көтеп калды анда, син килмәдең Мин 19ы иртүк киттем
Ахметьянов ящигын да кара инде, булса ала кайт, ул бик борчылды
12 сентябрь 1985 Кырым Күктүбә
Мәһлисв Мохамм.тг Сөнгат улы (1930- 1995)-Татарстаннын халык язучысы (1993)
Дорогой Равиль!
Спасибо за добрую телеграмму Я была очень ей рада Консчно. гвос светлое и
человсческое творчсство достойно самых высоких слов Можно было бы написать и больше и
лучше, но мои поезд ки помешали этому
Все, что я высказала в статье, прошло через мое сердце. к твоим стихам—всдь в них я
нахожу строки, помогаюшие мне в жизни
Мудрость и простота, и справедливость так естественно переплелись в твоей Поэзии
Я тебе уже писала, что послала в "Лит Россию”. хотя и читала раннес опубликованную
рецензию “Единство мысли” Мне подумалось, что эта статья (рецензия) получнлась немного
односторонне, хотя и очень грамотная Но, видимо, они лважды нс псчлтают об одной и той же
книге. Они мне об этом написали Не будем на них обижаться. они одинаково относятся к нам
хорошо
Равиль, отправил ли ты эту статью в “Советскую Россию" ’ Если да. зто прекрасно Я бы
сдслала сама, но у меня, к сожалению. не осталось ни одното экземпляре I лавный редактор
Ненашев Михаил Федорович ко мне относится хорошо Газета обязательно напечатает
Постарайся отправить Или-что ты мне посовстуешь' Если тсбс нсудобно. вышли мне копию
статьи и я срочно сделаю
Как живешь. творишь, Равиль? Что у тебя нового? Я была в Дагестане, приглашал Расул
Гамзатов. Отказыв«1Гься было неудобно Он очень обидчив
В зтом году я подготовила две рукописи Сдала их Я. кажегся. тебе об згом писала.
.
Равиль. напиши мне свос мнсние по поводу статьи в "Советскую Россию Буль
счастлив и здоров Кланяюсь ссмьс
Всегда суаажением Раиса ,4хматоша.
11 X. 85. Грозмый
Ахматова Раиса Солтанморат кызы (1928) Чечен рсспублиигынын халык шагыйре, дәүләт
1963-85 елларда Чечено-Ингуш АССР Югары Советы Рәисе булып торды
Хөрмәтле Равил кусты!
Сибгат агайны җирләп кайтунын икенче көнендә үк больницага салдылар—
кардиология үзәгендә ятам. Шушы больницаның китапханәсеннән (анда әзрәк татар, башкорт
китаплары бар) синен өр-яңа көе торган “Җырларда ил гаме” дигән китабын күзгә чагылды да,
укырга яздырып алдым, чөнки ул китабыңны магазиннарда очратмаган идем.
Кызганычка каршы, китапка тупланган мәкаләләреңнең берсен дә вакытында
укымаганмын, ә И Нуруллин белән әнгәмәгә күз салып чыккан идем, ана да җентеклерәк
карамаганмын, игътибар итмәгәнмен булса кирәк
Менә хәзер койкада яткан килеш җыентыгынны укып чыктым һәм үзем өчен синен яна
бер сыйфатынны ачтым. Поэзия хакында, аерым-аерым шагыйрьләрнең иҗатлары
(китаплары) хакында тирән һәм югары кимәлдә фикер йөртүләрен сокландырды. Нуруллин
белән сина кушылып, өчәүләп бәхәсләшәсе дә килеп китте
Бөтенесенә караганда X. Туфан һәм С Хәким хакындагы мәкаләләрен күнелгә якын
тоелды, чөнки, алар хакында, бигрәк тә С Хәким хакында минем дә өч мәкаләм бар. аларнын
соңгысы ике томлык сайланмасына баш сүз булып китте. Дөресрәге, баш сүз итеп яздым. Мин
аны шул мәкаләдә үк (1984 ел) “чын мәгънәсендәге халык шагыйре- дигәнмен, әмма бу
хатымның сиңа язылу сәбәбе шул: сонгы мәкаләдәге минем бер әйтемем белән синең бер
әйтемеңә туры килә—ул да булса “Тукайчы” дию. Мин аны шулай дип 1984 елда атасам, үзем
өчен бер “ачыш” дип күрсәм, син аны—“Тукайчы” дип 1979 елда ук атагансын икән Шуңа
шатландым да, көенеп тә куйдым Минем мәкаләне укырга туры килсә, зинһар, миннән
чәлдергән дип уйлама, әйтәм бит мәкаләләреңне укымаганмын.
Бер карасаң, без бик читләшеп беттек, бигрәк тә хәзер—Ык буена кара һәм акка буялган
чик баганасы гына утыртасы калды. Аралашмыйбыз, күпләребезне күрешеп белмибез, ә
күрешү бик мөһим бит! Тукай көннәрендә синен игътибарга лаек булган Әхмәт Рәшитов
белән таныштым, синдә искә алынмаган Кави (Кави Латыйп —ред .) белән бергә утырырга
туры килде, ә яшь шагыйрьләр күпме?!
Язасы сүзләрем шулар иде.
Сәлам белән Наҗар Нәҗми.
Уфа. 29. VII. 86.
Р $ Равил кустым! Адресны дөрес язмаганмын да хат кире кайтты Кичә радио аша
Куйбышевта булганыңны тыңладым Мин һаман больницада әле
Н.Н. 28. УН. 86.
Наҗар Нәҗми (Нәҗметдинов) Нәҗметдин улы (1918-1999)-Башкортстанның халык шагыйре.

Реклама