Безнең күргәзмә


Шәүкәт Биктимеров
Татар сәхнәсенен күренекле артисты Шәүкәт Хәсән
улы 1928 елнын 28 октябрендә Казанда туа. Әти-әнисе
Саба авылларында (Мингәр) мөгаллим буларак укытып
йөргәнлектән, балачагынын байтак өлеше шул якларда уза
Ул 1945 елда Казан театр училищесына укырга керә.
Аны тәмамлаганнан сон, Г Камал исемендәге татар дәүләт
драма театрында эшләп китә. Ана 1950 еллар башында совет
армиясе сафларында хезмәт итәргә дә туры килә
Шәүкәт Биктимеров сәхнәгә килеп чыктымы, тамашачыны
ул беренче минутларда ук үзенен ир-егетләрчә мәһабәт
гәүдәсе һәм ипле-үзенчәлекле бәрхет тавышы белән әсир итә.
Актерлык сәнгатенен психологик мәктәбе тарафдары. Татар
театрының реалистик традицияләрен дәвам иттерүче ин күренекле вәкилләреннән.
Сәхнәдә ижат иткән дистәләрчә үзенчәлекле образлар белән таныла.
Актер башкарган төп рольләрдән кайберләре: Хәмит (' Беренче чәчәкләр”
К. Тинчурин), Галин ("Габбас Галин" Г. Гыйззәт), Сәетгәрәй (“Гөлжамал” Н
Исәнбәт). Байтимер ("Гүзәлем “Әсәл" Ч. Айтматов), Фаюнин ( Ябырылу- Л.
Леонов). Әлмәндәр ("Әлдермештән Әлмәндәр” Т. Миннуллин) Ленин (“Мылтыклы
кеше" Н. Погодин) һ. б.
РСФСРнын К. Станиславский (1979), ТАССРнын Г Тукай исемендәге (1967)
Дәүләт премияләре лауреаты. СССРның халык артисты.
Туфан Миңнуллин
Драматург һәм прозаик Туфан Габдулла улы 1935 елнын
25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы
Мәрәтхужа авылында туган Урта мәктәпне тәмамлаганнан
сон, районның төрле оешмаларында хисапчы, сонрак
комсомол путевкасы белән чирәм жирләргә китеп. Кустанай
өлкәсендә дә хисапчы бухгалтер булып эшли. 1956-61
елларда Т. Миннуллин Мәскәүдә Щепкин исемендәге Театр
училищесында укый. Аннары Минзәлә. бераздан Камал
исемендәге татар дәүләт академия театрында актер булып
эшли. Казан телестудиясе, “ Чаян" журналы редакциясе...
Ләкин ул татар әдәбияты тарихында язучы һәм жәмәгать
эшлеклесе буларак ныграк танылды. Драматургия жанрында
күп кенә данлы әсәрләрен ижат итә. Атарны шушы кыска гына
сүздә санап чыгу мөмкин түгелдер. Ләкин ин мөһимнәрдән
берничәсен санап китик: “Миләүшәнең туган көне". "Канкай
улы Бәхтияр”, “Әлдермештән Әлмәндәр". “Монлы бер җыр".
“Дуслар җыелган жирдә”, “Үзебез сайлаган язмыш". "Әниләр
Драматург тормыш материалын, үзен борчыган иҗтимагый һәм әхлак
проблемаларын сәнгатьчә хәл итү, заман кешесенең рухы дөньясын тамашачыга
үгемлерәк жигкерү өчен төрле жанр һәм алымнарга еш мөрәҗәгать итә
Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге (1974). ТАССРнын Г Тукай
исемендәге. РСФСРнын К. Станиславский исемендәге (1979) Дәүләт премияләре
лауреаты. Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. Татарстан
әдипләренең X съездында (май, 1984) Союз идарәсенең рәисе итеп сайланды.
Бүгенге көндә—Татарстанның халык депутаты.

Реклама