Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бер сорауга—бер җавап


—Татар рухын, милләтебез бердәмлеген
кайгыртучы
матбага буларак ачылган “Шәһри Казан" сонгы
елларда чын мәгънәсендә халык газетасына әверелде.
Алга таба мәсләгегез нидән гыйбарәт?
«Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире
Мансур МОРТАЗИН:
—“Шәһри Казан" газетасының беренче саны дөнья
күргәндә мин әле 24 яшьлек өйләнмәгән егет идем Бүген
инде “Шәһри Казан "га да 18. мина да бер айдан 42 яшь
тула. Газетаның егет чагы, ә мин исә ир уртасы, ике бала
атасы. Әгәр мине “Шәһри Казан”га иртәрәк мөхәррир
итеп билгеләп куйган булсалар, монда эшли алыр идемме
икән? Кырыкны узгач, шактый дөнья күргәч, лаеш шулпасы
эчкәч, тормыш тәҗрибәсе тушлап кына "чын безненчә. милли матур" газетага килүем
эшне башлаганда үземә бик зур таяныч булды Юкса, без өйләнгәч төн кыскара
дигәндәй, мин баш мөхәррир булып эшли башлаунын беренче көннәреннән үк
массакүләм мәгълүмат чараларын акционерлаштыру. ягъни үз көннәрен үзләре күрү
юлына этәрә башладылар Җитмәсә әле газетаның бо.лай да үз хале хал и ле Хәзер
инде авырлыкларның күбесе артта калды Шөкер. 18 яшьлек “Шәһри Казан"нын
бүген инде үз йөзе, үз укучысы бар. Әбунәчеләребезнен саны да акрынлап кына
булса да арта бара. Авторларыбыз саны да ишәя Татарстан Журналистлар берлеге
һәм “Татмедиа" АЖ үткәргән массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында быел
“Шәһри Казан" газетасы “Ин яхшы шәһәр газетасы" исеменә һәм “ Бәллүр каләм "га
ия булды.
90нчы елларда шагыйрь Равил Фәйзуллин тәкъдим иткән исем белән дөнья күрүче
“Шәһри Казан” газетасы нәшер ителә башлавынын беренче көннәреннән үк милли мәсьәләләр
турында тәфсилләп яза башлады Мона гаҗәпләнергә дә кирәкми, чөнки газетабыз
мөстәкыйльлек дип җан атып йөргән 1990 нчы елда, ягъни Татарстанның суверенитеты
турындагы декларация кабул итәргә 13 көн генә калгач, үзенең тәүге санын чыгарды Без бүген
дә халкыбыэнын үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә кагылышлы язмаларга урынны түрдән
бирәбез. Милләтебез, телебез сакланмаса—“Шәһри Казан”нын да киләчәге юк
“Шәһри Казан" газетасының республикабызның барлык шәһәр һәм авылларында
абунәчеләре булса да. без беренче чиратта Казан газетасы саналабы I Шуна да анын
битләрендә меңъеллык башкалабыздагы хал итәсе мәсьәләләргә зур урын бирелә Казандагы
якалыклар мәркәзебездән читтә яшәүче укучыларыбызны әле күбрәк тә кызыксындыра
Төбәкләрдә укучыларыбызнын күбрәк булуы шул чакта сөйли Әмма Казаныбызда яшәүче
ярты миллионнан артык милләттәшебезне дә татар матбугатына тартасы иде бит. Без хәзер
шушы олуг максатны тормышка ашыру өстендә эшлибез Әмма шәһәр татарыннан татар ясау
кебек гаять катлаулы бурычны без бергәләшеп эшләсәк кенә гамәлгә ашыра алачакбыз Димәк.
Казан шәһәрен татар иленсн башкаласына әйләндерергә теләгән һәр кеше дә "Шәһри Ка
зан"ны укырга тиеш "Шәһри Казан “да бергә кайныйк" дигән безн ен шигарьгә сез дә
кушылсагыз иде