Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗӨЛФИЯ ХАТЛАРЫ


Быел минем СССР язучылар берлегенә кабул ителүемә 60 ел тулды.
Үземә, Аллага шокер, сиксән биш булып килә. Шундый озын-озак
гомеремдә, әдәби тормышымда бик күп вакыйгалар баштан кичте. Гаилә
бәхетен татыдым, акыллы-шәфкатьле өч бала үстердем, хәзер
оныкларымның оныкларын күреп сөенәм.
Бәхетемә, әдәбиятның йөзек кашлары саналган Мирсәй Әмир. Ибраһим
Гази, Фатих Хөсни. Атилла Расих. Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күпләр,
сугыштан соңгы иҗади сулышны бер булып күгәргән кешеләр—минем
язучылык осталыгымны арттыруда беренче ярдәмчеләрем булды. Ирем,
күренекле татар шагыйре, фронтовик Шәрәф Мөдәррис беренче китабым
"Көмеш елга”ны язарга фатиха биреп, аннан сонгы әсәрләрем турында
беренче фикер әйтүче иде
Алтмыш еллык иҗади хезмәт хатын-кыз язучы өчен аз вакыт түгел. Ул
елларда мин кырыктан артык исемдә китап чыгардым, балалар өчен язган
китапларымның гомуми тиражы миллион ярымга җитә.
Мин—балалар язучысы. Моны мактанып һәм горурланып әйтәм. Татар
балалар әдәбиятында якты эз калдырган Гариф ага Гобәйдән һәм миннән
кала тормышын һәм әдәби куәтен бары тик балаларга гына багышлаган
язучы безнен арада башка юк. Бала тәрбияләү, аны игелекле, миһербанлы,
акыллы һәм булдыклы итүдә әдәби сүзнең көче бик югары.
Ә әдәби язмышлар, вакыйгалар, очрашуларга килгәндә... Алар бик күп.
Бу язмамда мин шуларнын берсен—Үзбәкстан халык шагыйрәсе. СССР
Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфия ханым белән танышлыгымны искә
аласым килә. Чөнки бу очрашу-танышлык ике язучынын үзара дуслыгы
гына түгел, ул ике зур халыкның, ике тугандаш халыкнын дуслыгы иде.
Беренче тапкыр мин Зөлфия ханымны СССР Язучыларынын IV
съездында очраттым. Аңарчы шигырьләрен укып. "Литературная газета"дан
рәсемнәрен күреп кенә белгән ханым, каршыма килеп:
—Сез Казаннан түгелме?—дип сорады. Мин, исәнләшеп, үземнең
кемлегемне әйтгем.
—Саҗидә Сөләйманованы белмисезме, ул килмәгән, ахры, миңа хатлар
язып тора иде,—диде.
Ул елларда Саҗидәбез әдәби мөнбәргә яңарак кына күтәрелә,
шигырьләре татар укучысына таныла башлаган иде.
— Берничә шигырен "Саодат" журналына бирергә уйлыйбыз, мин
журналнын баш мөхәррире.—диде. Мина “Өрек чәчәге" дигән китабын
бүләк итте.
Ниндидер гадилек, шунын белән бергә затлылык бөркелә иде анардан.
Бервакыт, “ Казан утлары" журналында җаваплы секретарь булып
эшләгән чагым бу. 'Литературная газета 'да Зөлфиянең яңа шигырьләре
чыкты. Нури ага Арсланов журналнын шигърият бүлеген җитәкли, укыдык
та. тәрҗемә итеп журналда бастырырга булдык. Ул вакытта баш
мөхәрриребез Зәки Нури иде. берсүзсез риза булды "Өрек чәчәге" дигән
китапны да Нури агага бирдем, китап итеп чыгарырга кирәк, дип сөйләштек.
Менә шуннан китте хатлар алышу.
Кадерле дустым Ләбибә ханым! Сәлам. Мин иптәш Арслановка моннан
ике ай элгәре үк әзерләп куйган хат вә шигырьләремне Сезнең үзегезгә
җибәрәм. Башыбызга күп хәсрәтләр төште, үзем авырдым Мәскәүгә съездга
да бара атмадым. Инде тынычлык. Бу шигырьләрне тәрҗемә итеп торсалар,
тагы үземә ошаган 4-5
шигырь җибәрермен Болар барысы да тәрҗемә өчен дигән сүз түгел, сайлап
алу өчен.
Сау булыгыз. Хикәяләремне җибәрегез.
Сезне үбеп. Зөлфия 29. XII. 71.
Газиз дустым Ләбибә ханым!
Яна ел тәбрикнамәгез һәм минем шигырьләремә
карата
мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт
Мин һиндстаннан кайткач, бераз авырдым, хәзер яхшы
Сезгә тагы берничә шигырь җибәрәм Үзегезгә
ошаганын
сайлап алырсыз. Оригиналга кушып русча тәрҗемәсен дә
җибәрәм. тәрҗемәчегә шигырьнен асылына төшенергә
ярдәм
итәр.
Без һәммәбез—татар, үзбәк—тәрҗемәчесез аклаша
торган
бер телле, бер динле кешеләр бит
Ләбибә ханым, мин сезне, язны көткән кебек,
Ташкентта
көтәмен
Сезгә. Асия ханымга (“Азат хатын" редакторы Л И)
вә
барча дусларга сәлам. Мин Казанда булган чакларны һичкайчан онытмамын
Сезнен Зөлфия 14 1 71
Татар әдәбияты узган гасырның 60-80 нче елларында тугандаш әдәбиятлар
белән якыннан аралашып, дуслашып, ин яхшы әсәрләрне тәрҗемә итеп,
китаплар
алышып яшәде Казанда тирә-күрше халыкларның әдәби бәйрәмнәре еш була
иде. шулай ук алдан әзерләнеп, зурдан кубып союздаш республикаларның
әдәби
атналыкларын үткәрә идек. Шундыйлардан үзбәк, казакъ, украин
язучыларынын
бәйрәмнәре аеруча истә калды
Үзбәкстан язучыларынын Татарстандагы бәйрәменә Зөлфия ханым да
килгән кле.
Асия Фәриловна безнен икебезне өенә кунакка чакырды Зәвык белән
әзерләнгән
тагар ашлары һәм әдәбият турында табып, гәпләшү Асия Фәриловна нигәдер
минем белән бәхәсләшеп китте дә. икебез дә сүзебезне бирмичә, кунакны
оныта
язганбыз, ахры:
—Утырмагыз әле марҗалар төсле (чукынып, дигәнен эчендә калдырды)
—Өчебез
дә көлеп җибәрдек
Асия Фәриловна кече кызы—бәгырь кисәге суга батып үлгәч, хәсрәтеннән
бераз
гына булса да арынып торсын дип. Зөлфия аны Ташкентка "Саодат"
журналына
кунакка чакырган иде “Менә нинди кешелеклелек, олы йөрәклелек"-дип
сокланган илек без ул вакытта Зөлфиягә Бу юлы Казанда шундый мәрхәмәтле
кеше, үзбәк хатын-кызларынын уртак әнисе—"Саодат-нын баш редакторы
Зөлфия
ханым белән очрашу безнең дуслыкны тагы да ныгытты
Минем кадерле дустым Ләбибә ханым' Хамил Алимжаинын (Зөлфиянен
ире. Үзбәкстан халык шагыйре Л И ) шигырьләре басылган журналны алганга
күп вакыт узган булса да. Сезгә хат яза алмавым өчен гафу итәрсез Бу
игелегегез өчен Сезгә күп рәхмәт, мин бик шатландым
Ләбибә ханым, хәлләрегез ничек’ Нинди хикәяләр, повестьлар яздыгыз’
Яна хикәяләрегезне безгә җибәреп горыгыз.
Сез журналда тәрҗемә итеп чыгару өчен шигырьләремне сорагансыз,
рәхмәт әлбәттә, җибәрермен Сөйгән тагар дусларым, татар кешеләре белән
шигырь аркылы күрешү минем өчен бик күңелле
Ләбибә ханым! Мин якын көннәрдә Ьнндстанга китәмен, декабрь
башларында кайтырмын Асия ханым белән минем шәхси кунагым булып
килегез Мин Сезне Самаркандка алып барырмын, безнен ата-бабаларыбыз
корган сәнгать әсәрләре архзгтектура корылмаларын күрерсез, үзбәк дуслар
белән күрешерсез Яна дуслар кулы белән торгызылган Ташкентка сәфәр
кылырсыз Минем балаларымның, үземнен ин газиз кунагы булырсыз
Көтәбез Асия ханымга салам әйтегез
Сезнен Зөлфиягез 12. X 72
Бик кадерле Ләбибә ханым!
Берничә сәгатьтән Алма-Атага китәм. Шул сәбәптән хатым бик кыска
була. “Өрек чәчәкләре"нен оформлениесе Сезгә ошый сыман. Мин ни әйтим9
Формат яхшы, китапнын исеме дә начар түгел Бары тик чәчәк
савыты—вазанын йөрәк формасында булуы миңа ошап бетми. Әгәр сезгә
ошаса, бирерсез, китап булып чыксын Миңа шигырьләрнең тәрҗемәсе яхшы
булуы сөенеч. Юк, начар түгел. Әйбәт китап булачак! Тик китап эчендәге
бизәкләр-оформлениесе—башкачарак булса иде. Алай да, Сез, Арслан ага вә
рәссам ничек телисез, шулай булсын. Сезләргә бик зур рәхмәт: күп хезмәт
куйдыгыз. Чын күңелдән рәхмәт.
Сәлам белән Зөлфия, июнь, 73.
Кадерле Ләбибә ханым!
Мин Сезгә сирәк язсам да. Сезне яратам, сагынам, юксынам. Сез минем
йөрәгемдә Татарстан булып яшисез. Кызганыч, без бик сирәк күрешәбез.
Сезнең барлык хатларыгыз мина шатлык алып килде. Минем хакта
кайгырткан, мине татар дусларым, китап сөючеләр белән кавыштырган кеше
сез, Ләбибә ханым!
Ләбибә ханым! Минем сәламәтлегем начар булды, башыма күп кайгылар
килде Сезгә вә Нури Газизовичка да яза алмадым. Хәзер беркадәр уңай
хәлдәмен.
Китапны кулыма алдым, солилная получилась. Исемен лә яхшы
тапкансыз. Фәкать яхшы дуслар гына, изге ниятле кешеләр генә шулай эшли
аладыр
“Казан утлары” журналында язылган сүз башы яхшы диделәр, ү зем
табып укый алмадым әле, беләм, Сез минем турыда начар язмассыз.
Инде Сезнен үзегез хакында. Безнең китап сөючеләр, журнал укучылары
Сезнен яна хикәяләрегезне үз телләрендә укый алганнары юк. Рәхим итеп
безгә үз әсәрләрегездән, хикәяләрдән 5-6 хикәя һәм үзегез турында язылган
мәкалә җибәрсәгез бик яхшы булыр иде. Бездәге журналларга бирер идек.
Фотосурәтегезне дә онытмагыз. Кичектермичә миңа җибәрегез.
Хатым яхшы чыкмады, язучы хатына охшамады Хәлем әйбәт түгел,
һаман башым авырта. Бу ел беркая да китә алмыйм.
Обстоятельства так складываются
Сәлам белән Сезнен Зөлфия
7. VI. 73.
Күп хөрмәтле, кадерле Ләбибә ханым!
Мин Сез газиз дустымны чын йөрәктән 1 Май бәйрәме белән тәбрик
итәмен, ин яхшы теләкләребезне кабул итегез.
Ләбибә ханым! “Өрек чәчәкләре” татар туфрагында чәчәк ату өчен Сез дә
бик күп хезмәт куйдыгыз. Минем аңлавымча, анын инициаторы Сез
булдыгыз Мин өлкән дустыбыз Нури Арслан агабызның мәрхәмәте белән
татар теленә күчерелгән шигырьләремнең татар китап сөючеләрнең
йөрәгендә чәчәк атуына бик шатмын.
Шигырьләр бигрәк яхшы тәржемә кылынган. мин үзем дә укып
рәхәтләндем. Барысы өчен рәхмәт Сезгә, күп борчылдыгыз, мин Сездән гафу
итүегезне сорыйм, минем мәрхәмәтле дустым. Безнен Ташкентка килегез!
Сезнен Зөлфия. Май 74 ел.
Китап чыккач Зөлфия ханым Нури ага белән мине, вакытын әйтеп,
кунакка чакырды Редакторыбыз Зәки Нури ул вакытта командировкада
буласы иде, шунлыктан Нури ага Ташкентка хатыны Клавдия Николаевна
белән китте. Бик зур хормәт күреп, кунак булып, ял итеп, миңа күп
күчтәнәч-бүләкләр белән әйләнеп кайтты Нури ага. Аннан соң да Зөлфия
ханым Исраиловна белән хатлар алыштык әле, тик вакыт үткән саен хатлар
йөреше сирәкләнде, әмма тугандаш ике халык язучысының дуслыгы
сүрелмәде. Үткән елларны, дусларны искә алып, бу хатларны журнал
укучыларга тәкъдим итәргә булдым.