ШИГЫРЬЛӘР

Гомер
Узган гомер агым судай, диләр, Шулай диләр...
Алай түгел лә.
Су юллары җирдә тиз уңала, Гомер юлы ята күңелдә.
Су юлларын беләм: уңай ага, Кешенеке алай буламы?
Урау-урау яткан тормыш юлын
Хыялымда әле буйладым
Шулар гына белә юл шатлыгын,— Кемнәр юлда җиңә алырлык.
Ул булмаса, сиңа нәрсә кала Юлларыңны искә алырлык? Әй, юлда бул таңнар атканчы, Гомер үтәр керфек какканчы.
Иоек КИНЬЯБУЛАТОВ (1938) башкорт шагыйре: "Басу юлы". Ч ы. ,■
J ш „чыра ' < •" * <
чәсһният хезмәткәре. Уфада яши
Уралда тан,
Кояш чыгып килә, таулар аша Түгелергә торган ут сыман, Итәгендә үскән карагайлар— Атылырга корган ук сыман.
Утлар, уклар күргән, кайгы төргән Уралымның һәрбер карышы.
Кайгы күргән җирдә каен үсә, Карагайлар белән ярышып.
Каен үскән җирдән кайгы киткән, Дөнья шомы хәзер—ук түгел.
Таулар аша чыгып килгән кояш— Яулар кабындырыр ут түгел.
Каенлы җир кайгы күрмәсен лә, Чыкмасын ла кояш ут булып; Кайгы эчкән җирдән карагайлар Очмасын ла тагын ук булып!
Казлар китә
Соңгы яфракларга сары куна, Соңгы казлар китә тезелеп.
Казлар китсә, сары яфрак болгап, Ияреп чаба идек без элек.
Кая очты алар, кайда ул чак. Казлар очып җитмәс аралар? Яфракларга һаман сары куна, Шул ук юлдан казлар баралар.
Ничәнче көз икән китә алар, Ничәнче яз кире кайталар. Киткән-кайткан каз юллары, җайлап, Маңгайларга икән яталар.
Тагын менә кыр казлары китә, Кул болгамый калам күз атып.
Казлар белән кире кайтмас якка Байтак гомеремне озатып.
Каңгылдашып казлар кайтыр бит ул, Яшьлегенә кайтыр җир генәм.
Яшьлегенә җирем ел да кайта, Ә без нигә икән—бер генә?..
Язгы һава
Яз Һавасы каен суы сыман. Күпме эчмә—кайтмый тансыгым. Басуларым буйлап атлап киләм, Кояш белән бергә таң чыгып.
Шул җирләрдә йөреп алдан тоям Шаулар башакларның тавышын. Борын төрткән минем шатлыгыма Яшел дәрья килеп кавышыр.
Каен суы ише генә мени Пешәр башакларның исләре? Яшел дәрья алтын төскә керсә, Шатлыгыма бәхет өстәлер.
Ак карлардан кара җиргә басып, Яз һавасын сулап йөримен. Сәламлимен кулым болгап күккә Канат каккан кошлар өерен.
Тагын яшен, тагын яңгыр, Каршы язмыш чарасына. Яшен яктысында барам Ут белән су арасыннан.
Уты белән, суы белән Әллә тормыш сынап уза. Сиңа илткән юлы белән Утын суза, суын суза.
Мин ризамын барысына,— Күңелемне кайтсам чишеп. Гомер итәргә әзермен Яшен йотып, яңгыр кичеп.
Менә сиңа юлым өзек. Яшен, яңгыр узды ничә. Мин еракта тын көндә дә Утлар йотып, сулар кичәм.
Җирем—ак дәфтәр
Ап-ак җирем—чиксез сихри дөнья, Бөтен нәрс ә чумган шатлыкка. Гүя, акка төшәр кара беткән, Кайгы өреккән ап~ак сафлыктан. Йөзең якты, нурлы йөзең балкый, Җирем—башланмаган ак дәфтәр! Карлар хәтта кузгалырга кыймый. Әйтерсең лә, сабыр, сак дәртләр. Агачларга ялтыр бәсләр булып Сәер моң сарылган тавышсыз. Кышкы кошлар 1ына аңлыйдыр ул Шушы моңның чын. хак аешын*. Җирем, синдә татлы хыялымы Туй күлмәге кигән яшь кызның? Кыекларда боз бармаклар ялтлый— Көн битендә нигә яшь койдың? Мөгаен, ул—шатлык яшьләредер.
Аеш магьно. зчталск
Көлгәнсеңдер күңел аязда... Кояш күпме җиргә якынайган, Килеп чыккан көндез ай каян? Алар сиңа сокланалар шулай. Сокланалар карап якыннан. Ай соң нәрсә уйлап туктап калган Синең белән кояш хакында?
Ул—мәңгелек изге мөнәсәбәт, Намустай саф сезнең арагыз. Син бит, гүя, ак биләүдә генә, Ә кояшның—тәүге карашы. Йөзең якты, җирем, балкый нурың, Күңелләрдә—ярсу, саф дәртләр. Ихласлыкка гына ачылган ул, Ак җир—башланмаган ак дәфтәр.
Чыкты
Көн белән төн бәрелеште: Чаткы булып кояш чыкты, Тәүге ләйсән җиргә сеңде— Кинәт шытып кыяк чыкты.
Чит берәүнең шатлыгыннан Куанычлы яшем чыкты. Бер туң йөрәк эндәшмәүдән Йөрәгемнән яшен чыкты.
Кем соң әле—үрләү өчен— Җан дустыннан аша чыкты?! Башка берәү чит өчен дә "Җылы" җирне ташлап чыкты.
Бик буталчык хәлләрне дә Теге мескен ерып чыкты. Мин шуларны күреп тордым,— Шуңа шушы җырым чыкты.

Реклама