Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ГОМЕРЕ—УТЛЫ КҮМЕР...


Әйе, бу чыннан да шулай. Күренекле башкорт шагыйре Ирек Киньябулатов шигырьләре белән танышканнан сон мона ихластан ышанасын, менә-менә жанына ут кабар шикелле тоела башлый, бу катлаулы заман шаукымыннан иелә төшкән башларын күтәрелә, күнел күзләренә яңа бер балкыш сирпелә һәм инде син берничек тә битараф кала алмыйсын. Югыйсә ул әллә ни зурдан купмыйча:
Минем гомер—утлы күмер.
Башкаларга тик бер сабак -
(“Тик бер кабат”)
дип кенә язган кебек иде бит! Әнә шулай гади генә сүзләр белән дә йөрәккә үтеп керә белү куәсе хас Ирек Киньябулатовка. Шагыйрьнен әсәрләрен басмага әзерләгәндә мин моны яхшы тойдым. Каян килә бу сыйфат, тамырлары кайда аның, сәбәбе нидә?
Шигырь мине үзе эзләп табып.
"Менә хәзер утыр, яз!"—диде.
Өстәп аңа әрнү, сагыш куштым,
Монысы да әле аз иде...
Алар гына аз, бик аз булыр иде әлбәттә, һәм шагыйрь үз шигырьләренә тормышны, бөтен дөньяны, халыкның, заманнарның уй-кичерешләрен кушарга алына, моны гомер буена ювелирлар осталыгы белән башкарып та килә.
Һәр туган көн яңа сорау куя.
Мең-мең сорау ала халкымнан.
Әллә дөнья шулай акыл туплый.
Әллә яза булган акылдан9
(“Елкы елы")
Уйларның, кичерешләрнең киңлеген, тирәнлеген сыйдырыр өчен инде өстәл өстендәге кәгазьләр генә җитми башлый:
Йөзең якты, нурлы йөзең балкый,
Җирем—башланмаган ак дәфтәр
(“Җирем—ак дәфтәр")
Әнә шулай яңа гына кар явып киткән ап-ак җир йөзе, сафлык үзе кулай булыр сыман Ирек Киньябулатов шигырьләрен язар өчен.
Башкорт шагыйрьләре белән байтактан аралашып яшәргә туры килде мина, кайберләренең китапларын да туган телебездә чыгарырга насыйп булды. Әмма әлегә кадәр бу каләм остасының әсәрләре белән таныш түгел идем. Бик олы байлыктан мәхрүм булып яшәгәнмен икән ләбаса! Менә хәзер дөньям түгәрәкләнә төште. Ирек Киньябулатов иҗатында мин рухи туганымны таптым шикелле.
Шагыйрь Зөлфәт үзенең бер мәкаләсендә шигырь анализларга алынуны гамәлгә яраксыз бер хәл, ахмаклык дип бәяләгән иде. Мин дә әнә шул ахмаклыкны эшләүдән курка-курка гына булса да, Ирек Киньябулатов шигырьләрендәге көтелмәгән сурәтлелекне, хәтергә кереп урнашу гына түгел,
җаннарны әйләндереп сала алырлык сүз куәтен әйтмичә кала алмыйм. Анын шигырьләрендә “көн
белән төн бәрелешкәннән чаткы булып кояш чыга", "тоташ кояшны күтәрә, әнә. агач башлары”, “авыры—дөньянын ярасын яралы йөрәктә саклавы" Гади адәм баласы:
Ачсам күзел< дөньяга мин—
Сабый кебек кенә.
Ә барласам кичергәнне.
Мең яшь кебек миңа. — дип юкка гына язмагандыр, мәңгелек белән, илаһи затлар белән ниндидер бәйләнеше бар анын. Житмеш ел эчендә (быел 15 июльдә шагыйрьгә 70 яшь тула) мен яшькә җитә алыр идемени ул югыйсә! Шуна күрә язганнарын үзен күздән кичерергә, ул дөньяга үзен керергә, анда үзен яшәп карарга кирәктер
Сүземне утлы күмердән башлаган идем Күпме күргәнебез бар утлы күмердән эз кала, янган эз... Шагыйрь гомереннән дә заманга, чорга төшкән эз ярылып ята Әйдә, сездә дә калсын ул эз: яныгыз-көегез, борчылыгыз һәм шатланыгыз, сөегез һәм сөелегез—әмма бернәрсәгә дә битараф калмагыз. Утлы күмернен тоташ ялкынга әйләнәчәген барыбызда белә. Анын яктысыннан сез дә балкып китәрсез, мин мона ышанам. Амин, шулай була күрсен!