Шагыйрь үзе турында


Вакыт! Син бит мине ташлап китеп, яралыйсын, канат җилен, белән. Бер ялгызым мине калдырасың— нишлим төнем белән? Көнем белән?
Мин—йорт-җирсез, куркам югалтудан, тапканчы ук йөрим хафаланып. Җаным сеңеп калган һәрбер әйбер кире кага мине, һаваланып.
И, Җир, безгә син бир күз~яшь түгәр савыт: тутырырбыз аны җан газабын савып...
Савыт чыңлап торсын, әрнү тавышын йотып...
Тыңламасын өчен дөнья, йөзен чытып...
Үтмәс сагыш
Бик сәер сүз: вакыт уздыру!
Тотып калып булса икән аны! Куркытмыймы сезне мизгел үтүе, ни сөйли соң мизгелләрнең саны?..
Көн үзенең чигенә якынлаша, акрын гына кичлеккә авышып.
Бөтен нәрсә ага төнгә таба, үзәннәргә җәелә төн тавышы...
Таулар йоклый, ә йолдызлар—сакта... Тик алар да саный вакыт агышын.
Аһ, тик минем йөрәк сыендырган Мәңгелекнең үтми торган сагышын...
Мин максат та түгел, юл да түгел, камалышта калган кальгә дә... Сүз көченең кыю җиңүе мин, ирешкәндә бөек мәгънәгә...
Син—чәчәксең, ә мин—тын өрүче, җил—яңгыр мин, җирне сөюче... Яки кинәт, ирекле бер мәлдә— үзем туп һәм тупны чөюче
Йолдыз нуры җиткезгәнне төн төбеннән
Җитди кабул итә бел син, ул—тегеннән...
Күрсен төн бәһаләвеңне хәзинәсен...
Аның иркен дөньясына хәзерлән син...
Илаһилык бизмәне
Могҗизалы Иҗат көненнән соң йоклый Алла, күреп төшендә безне—үзе чәчкән йолдызларның чит—ят җемелдәве төсендә...
Безнең бөтен кылганнарыбызны төйнәгән ул йодрык-учына. Чигәсендә—тәүге каһарманнар каны ут кук тибә-очына...
Ара-тирә селтәп атар сыман шул газапны—тоеп изгәнен. Әмма һаман үз ягына баса Галәм нуры—Илаһ бизмәне...
Дөнья бала булып кала бирә, болын, урман—өнсез сабыйлык. Очсыз-чиксез киңлекләр дә дәшми— алар безне күреп таныймы?..
Лалә дибез, роза гөле дибез, һәр нәрсәгә исем кушабыз.
Аларның тик бездә бер гаме юк, исемсез бер җисем—кошка без...
Шагыйрь өчен—Ай да ялгыз буйдак... һәр күренеш, әйбер-атама.
Алар түзә безнең тыкшынуга— монысы ни-нәрсә дип атала?..
Алхимик
(Сонет)
Ачы көлеп, читкә атып бәрде Сыекчасын... Савыты ватылды.
Хәзер белде ни җитмәвен, әрнеп, хасил итәр өчен алтынны...
Әйе, меңәр еллык Вакыт зарур шашкын теләк чынга ашсынга, Җаның тулсын—океан ирке белән. Уең тусын—йолдыз астында...
Көтеп көтек иткән могҗизасы ычкынды да төнлә, атылды тын бушлыкка—Ходай катына...
Суфый исә, җен күк, үкенеп, ярсып, учына кысып хыял-алтынны, елап калды сере артыннан...
Кыямәт җитеп, бар әрвахлар кубарылгач, алардан соң кинәт бушап калган Шарның эреп юкка чыгачагы кебек Күктә— тереләр дә бүген убыла җир астына, һәм шулардай авыраеп калган Жир-шар бата бара сыман галәм төбенә - меңәр еллык ләмгә, кайда ки язмышлар телсез балыклар шикелле тонык күзле салкын гына очлашалар әлегә сүзсез... Менә шунда инде йомык җәрәхәтләр төнбоеклар сыман ачыла һәм Үзагым коточкыч зур әкәм-төкәмнең котсыз кармавычларына илтеп тыга җебегән корбаннарын су төбенең...
Шулар сөягеннән хасил акбур-ташлар төссез мәрҗәннәр мислендә чәчәк ата һәм тереләй катып калган курку хисе тармак җәя тавыш-тынсыз гына...
Сонет
Ах, дусларым, яңа машиналар ул яңалык түгел һич гаҗәеп, Күзгә күренеп торган үзгәрешкә җырлама дан, кочагыңны җәеп.
Биек йортлар, токлы чыбыклардан Галәм үзе күпкә, бел, яңарак. Яңа утлар—кабызганны көтә, ә йолдызлар күктә гел яналар...
Санама син, илтәр поездлар, дип Бөек чорга ерак еллар аша... Эон белән эон аралаша...
Күп нәрсәгә әле юл караңгы...
Киләчәк һәм Кеше... Илаһ асылың якынайтса иде шул араны...
Лена Шагыйръҗан тәрҗемәләре. 2008 ел.

Реклама