Логотип Казан Утлары
Публицистика

САДРИ МАКСУДИ АРСАЛ

Садри Максуди (Садретдин Низаметдин уды Максудов) 1878 елның 23 июлендә (иске стиль белән) Казан оязе Ташсу авылында (хәзерге Биектау районына керә) Низаметдин мулла гаиләсендә дөньяга килә
Бу гаиләдә белемгә омтылыш көчле була, чөнки үз заманының шактый укымышлы кешесе буларак, Низаметдин мулла Төркиядән төрле газета-журналлар, китаплар кайтарткалап торган. Шуннан кайткан төрек әлифбасыннан Садри укырга өйрәнә. Ул башта үз авыллары мәдрәсәсендә—әтисендә укый, аннан Казанда абыйсы Әхмәтһади мөгаллимлек иткән "Галләмия" мәдрәсәсендә белем ала Биредә ул сигез ел буена төрек, гарәп, фарсы телләрен, ислам фәлсәфәсен, дин белемнәрен өйрәнә.
Садринын аннан ун яшькә олкәнрәк абыйсы Әхмәдһади Максуди төрки дөньяда танылган “Тәржеман” газетасын чыгара башлап, үз газетасы битләрендә төрки халыкларда миллият хисләрен уятучы беренче орлыкларны чәчәргә керешкән атаклы Исмәгыйль бәк Гаспринский белән дустанә мөнәсәбәттә була. 1893 елны И Гаспринский аны Бакчасарайга Зынжырлы мәдрәсәсенә укытучы итеп чакыргач, Һади Максуди шатланып риза була һәм үзенә ияртеп энесе Садретдинне дә Кырымга алып китә. Биредә Садри төрек телен, тарих, география, табигать белемен өйрәнә Садретдиннең Кырымга килүе һәм анда Исмәгыйль бәк Гаспринскни белән танышуы - яшь егетнең киләчәгенә төп юлны билгеләгән һәм анын тормышында иң зур әһәмияткә ия вакыйга.
Яшүсмер Садри үзенең яшьтәшләренә караганда укымышлырак була Нәкъ менә шушы ягы белән ул Исмәгыйль бәкнең игътибарын жәлеп итә Ә яшь Садрига аның бер фикере ошый: төрки халыкларның берлеге, бердәмлеге турындагы фикер. И Гаспринский, һәр форсаттан файдаланып, бөтен төрки халыкларның бер гаилә, ягъни Кырым һәм Казан татарларының, башкорт. кыргызларның бертуган булуы, христиан динендәге чуашларнын да. шаман якутларның да бер төрки гаилә әгъзалары икәнлекләрен Садри!а жентекләп аңлата Шул ук вакытта ул Казан татарларының ин мәдәниятле халык буларак үзләрен башкалардан югары тотуларын, өстен куюларын тәнкыйть итеп, ачынып сөйли, яшь Садрига бөтен төрки халыклар бергәләп кенә тәрәкъкыять юлында уңышларга ирешә алачагын аңлатырга тырыша
Бер елга якын аралашып яшәүнең файдасы тия яшь Садри Максуди төрки бердәмлек, халык язмышы турында уйлана башлый Анарда бөек төркиче Исмәгыйль бәк Гаспринскийга карата тирән ихтирам һәм аркадашлык хисләре уяна һәм, еллар узгач, ул тормышының һәр хәлиткеч борылышында анын милләт хисе һәм төрки бердәмлек турындагы сүзләрен исенә төшерә, кызы Гадилә Айда әйтүенчә. Минем рухи атам Исмәгыйль, бәк Гаспринскни’ дия торган була
Ләкин Зынжырлы мәдрәсәсендә белем эстәп яткан вакытта. 1894 елны Ташсудан күңелсез хәбәр килә: аталары Низаметдин мулла авырып киткән. Агалы- энеле Максудилар Казанга кайтып китәргә мәҗбүр булалар
Казанга кайткач. Садри "Галләмия" мәдрәсәсен тәмамлый һәм Укытучылар мәктәбенә (Учительская школага) укырга керә. Биредә укыганда Садри тулысынча рус әдәбияты һәм рус теленә тәрҗемә ителгән фәнни әдәбият дөньясына чума. Үзе укыган рус романнары тәэсирендә чын татарча "Мәгыйшәт” исемле роман да яза. Ә бит С Максудига бу вакытта бары тик 19 яшь кенә була
Укытучылар мәктәбендә укыган елларда Садрида француз телен өйрәнү теләге туа. Үзе әсәрләнеп, мавыгып укыган әсәрләр, серле Париж Садри Максудида Франциягә барып уку теләген уята. Әмма ул бу уй-хисләрен хәтта абыйсы Һадидан да яшерә, чөнки ана үзенен бу теләге тормышка ашмас хыял гына булып тоела. 1901 елны Укытучылар мәктәбен тәмамлагач. С. Максуди университетка кермәкче булып. Петербургка бара. Тик рус университетынын ишекләре татар баласы өчен ябык була Шуннан соң ул Ясная Полянага барып үзе һәр әсәрен яратып укыган һәм бик хөрмәт иткән Л. Н Толстой белән очраша, анда бер көн була. С Максуди үзенең Л. Н. Толстой белән очрашып-сөйләшеп уздырган вакытын “гомеренең иң гүзәл мизгеле”ннән саный Аннан ул Кырымга китә, анда Исмәгыйль бәк Гаспринский белән күрешә, үзенен белемен дәвам итәр өчен Төркиягә китәргә теләвен әйтә. Әмма И Гаспринский аңа ул вакытта Европа мәдәниятенең мәркәзе булган Парижга китәргә, укуын шунда дәвам итәргә киңәш бирә. Аның бу киңәшеннән соң күңеленең иң тирән җиренә яшерелгән Парижга барып уку теләге Садрида яңадан кабынып китә
Французча бик начар белгән, акчасы, таныш-белешләре булмаган С Максуди үзенең зирәклеге, тырышлыгы, чыдамлыгы аркасында бөтен авырлыкларны жиңеп. һәммәсенә түзеп, бер ел эчендә француз телен өйрәнеп, Парижның Сорбонна университетынын хокук факультетына укырга керә һәм дүрт елда аны бетереп тә чыга Франциядә узган еллар романтик рухлы С Максуди күңелендә матур хатирәләр калдыра, чөнки ул анда үзенә гомерлек дуслар, фикердәшләр таба: Сорбонна университетынын сәясәт мәктәбендә укучы Йосыф Акчура. Яхъя Кемал (булачак төрек язучысы) һәм башкалар белән дуслаша, алар белән төрки халыкларның үткәне, киләчәге турында кайнар бәхәсләр алып бара
Шушы 1902 елны, инде Парижга барып, урнашып, университетта укый башлагач. С. Максуди И. Гаспринскийдан хат ала. ул ана тиздән “Тәржеман”нын чыга башлавына 20 ел булачагы турында яза
Әлеге хаттан сон Садри бик уйланып йөри, аны бу унай белән төрки халыклар арасында бернинди хәзерлек эшләре дә атып барылмавына борчыла. “Әгәр бу хәл башка алдынгы милләтләрдә булса, бер юбилей үткәрерләр иде. ул милләт үзенен милләтпәрвәрләренә олы хөрмәт, ихтирам күрсәтер иде", дип көенә Дусты Йосыф Акчура белән киңәшкәч, алар бу юбилей мөнәсәбәте белән Төркиядә һәм Россиядә яшәүче танылган зыялыларның И. Гаспринскийга хатлары рәвешендә бер китап чыгарырга уйлыйлар һәм. үзләренең теләк-кинәшләрен әйтеп, барлыгы йөздән артык кешегә хат язалар Бу китапчык Россия төркиләре арасында И. Гаспринскийнын “Тәржеман" газетасының 20 еллык юбилеен уздыру өчен нигез, бер этәргеч була. 1903 елда Бакчасарайда милләтсөярләрнен җыелышуы “бер милли конгресс рәвешен ала. төрле өлкәләрдән килгән төркиләр һәм Россия төркиләре өчен милли мәдәниятләрен үстерүдә, диннәрен, телләрен саклауда русларга каршы тору өчен бер киңәш мәҗлесе булды", дип яза С Максуди үзе’ бу турыда соңыннан. Бу бәйрәмгә үзе кайта алмаса да. ул үзләренең әлеге юбилейны уздыруда этәргеч булулары белән бик горурлана.
1906 елны С Максуди Сорбоннаны тәмамлап, юрист дипломы алып, милли хисләр белән тулып, үзен милләт тәрәккыятенә хезмәт итәргә хәзерләп. Россиягә кайта. Шушы елдан алып анын татар милләтенә фидакарьләрчә хезмәткә багышланган эшчәнлеге башлана.
1906 елнын 16-20 августында Түбән Новгородта "Иттифак әл-мөслимин” партиясенең III съезды уздырыла һәм анын эшендә И Гаспринский. И Акчураларның чакыруы буенча С. Максуди да катнаша, анын сәясәт комиссиясендә эшли, әлеге партиянең үзәк комитетына сайлана, партия тарафыннан аның кандидатурасы II Дәүләт думасына депутатлыкка тәкъдим ителә.
С. Максудиның, шулай итеп. 1907 елдан 1912 елга кадәр 11-111 Дәүләт думаларындагы депутат буларак эшчәнлеге. ягъни ил күләмендәге рәсми
сәясәттәге эшчәнлеге башлана. II Думада ул президиум әгъзасы итеп. III Думада исә мөселман фракциясенең сәркәтибе итеп сайлана
1907—1912 еллар—татар вакытлы матбугатында өзлексез кыйналуга.
тәнкыйтьләнүгә дә карамастан. Ill Думадагы сигез кешедән торган мөселман фракциясе һәм анын ин эшчән депутатларыннан булган С Максудинын сәяси, милли эшчәнлегенен ин актив еллары Ул II һәм III Дәүләт думалары утырышларында төрле закон проектлары каралганда татар һәм мөселман халыкларының хокукларын яклап барлыгы 15ләп. ә төрле комиссияләрдә исә 100дән артык чыгыш ясый. Бу чыгышларның барысы да диярлек рус газеталарында басылып бара һәм җәмәгатьчелектә кин яңгыраш ала. Анын Дума утырышларында ясаган һәр чыгышы вакыйгага әйләнә.
1912 елны IV Думага сайлауда күчемсез милке юк дигән сылтау белән С. Максуди кандидатурасы уздырылмый һәм шулай итеп III Думанын ин эшчән депутаты булган С. Максуди кандидатлар исемлегенә кертелми. Депутат булып сайланмаса да, ул Россия хөкүмәтенең милли сәясәтен татар милләтенә анлату. житкерү буенча зур эш алып бара. Думада закон проектлары каралганда әлеге законный татар халкына, мөселман халыкларына файдасы барлыгын яки юклыгын жентекләп анлаткан мәкаләләре “Йолдыз" газетасында һәрдаим басылып бара
Утыз яшенә кадәр буйдак булып яшәгән С Максудинын шәхси тормышында 1910 елда зур үзгәреш була: ул миллионер Шакир Рәмиевнен кызы Камиләгә өйләнә. Туйга татар дөньясының барлык танылган байлары, зыялылары чакырыла, бу вакыйга турында барлык татар газеталары да диярлек язып чыга
Ул. туйдан соң. хатыны белән Петербургка китә, анда үзенен депутат буларак эшчәнлеген дәвам итә. 1912 елны аларнын беренче кызлары Гадилә туа. ә 1914 елны икенче кызлары Наилә дөньяга килә. С Максуди өчен бу еллар шәп еллар була: беренчедән, ул гаилә тормышы белән бик бәхетле булса, икенчедән, үзен бөтен көчен, сәләтен биреп милләтенә хезмәт итә алуы белән бәхетле саный
Татар милләтенең иң бай промышленникларыннан булган Ш Рәмиевнен кызына өйләнү С Максудинын матди хәленә генә унай тәэсир итеп калмый, ана җәмгыятьтә берничә баскычка югарырак күтәрелергә дә ярдәм итә Петербургта яшәгәндә алар шәһәрнең затлы нәселдән чыккан аксөякләре белән аралашып яшиләр.
С. Максуди белән Камилә ханым кырык җиде ел буе тату, матур гомер итәләр, ике кыз үстерәләр. Гадилә исемле кызы-Төркиянен беренче хатын-кыз дипломаты, ул шактый еллар Голландия. Италия. Испания һ б илләрдә Төркнянен тулы вәкаләтле илчесе була. Соныннан фән белән шөгыльләнә, әтисенсн язылып бетмичә калган хезмәтләрен төгәлли. “Садри Максуди Ареал" дигән кигабын яза.
С. Максудинын ин актив сәяси һәм милли эшчәнлеге 1917 елнын Февраль революциясеннән сонгы чорга туры килә. Эчке Русия һәм Себер горки татарларының аның проекты буенча 1917 елнын 22 июлендә игълан ителгән милли-мәдәни мохтарият. 1918 елнын 13 апреленә кадәр генә яшәп калуына да карамастан, бәйсезлеген кабат торгызу теләген югалтмаган татар халкы өчен бу коннәр тарихка шанлы көннәр булып кереп кала. Милли-мәдәни мохтариятнен Уфада уздырылган Милли Мәҗлесендә С Максуди Милли Идарә рәисе итеп сайлана Милли-мәдәни мохтарият совет хакимияте декреты белән таратыла С. Максуди чит илгә качарга мәҗбүр була.
1918—1923 елларда шушы милли-мәдәни мохтариятнен Милли Идарәсе рәисе буларак, ул Парижда уздырылган Тынычлык (Версаль) конференциясендә катнаша торле мәсьәләләргә багышланган җыелышларда чыгышлар ясый, белдерүләр белән чыга, ягъни Россиядән эмиграциягә китәргә мәҗбүр булган милләтләрнең милли оешмалары җитәкчеләре белән берлектә татар халкы исеменнән эш алып бара. С Максуди 1923 елларга кадәр Россиядәге сәяси хәлләр үзгәрер дә илгә кире кайту мөмкинлеге туар дигән өмет, ышаныч белән яши
Аңа Сорбонна университетында яна ачылган төрки халыклар тарихы кафедрасында профессор урыны тәкъдим ителә һәм ул төрки халыклар, тарихы буенча лекцияләр курсы укый башлый Биредә С Максуди француз телендә үзенен “Төрек расасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге" исемле хезмәтен яза Төркиядә Республика игълан ителгәч. С Максуди зур шатлык хисләре кичерә 1924 елнын җәендә "андагы үзгәрешләрне үз күзләре белән күрер өчен" Франциядән Төркиягә китә Монда ул дусты Йосыф Акчура белән очраша Әнкара һәм Исганбул университетларында горки халыклар тарихы буенча берничә лекция укый
Әнкарада ул Төркнянен хөкүмәт җитәкчесе Мостафа Кемад А гаторе к белән таныша, ә ул исә аны Төркиягә чакыра Төркия хөкүмәтенең мәгариф министры
Хәмдуллаһ Сәхби 1924 елнын ахырларында яшь республикага хезмәт итәргә чакырып ана рәсми хат җибәрә. С Максуди 1925 елнын башларында "Анда мине тарихи хезмәтләр көтә" дип. Парижда инде көйләнеп барган тормышын
Сорбонна университетындагы төрки халыклар тарихы кафедрасындагы мөдирлек һәм профессорлык эшен калдырып, бөтенләйгә Төркиягә күчеп китә һәм шул елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр Төркия бу талантлы галимнең, сәясәтченең икенче Ватанына әйләнә.
Бик күп татар Мөһаҗирләрен үзенә сыендырган, татар халкының И. Акчура, Г. Баттал, Ф Туктаров, Г Исхакый, М Бигиев, 3. Вәлиди кебек асыл улларын кабул иткән төрек халкы С. Максудины да үз улы итеп таный.
С. Максуди Төркиягә килү белән X Сәхби житәкләгән милли мәгариф министрлыгына эшкә урнаша. Бераздан М. Кемал кушуы буенча яна гына төзелгән яшь республика өчен бик кирәкле кадрлар әзерләргә тиеш булачак Хокук мәктәбен оештыра һәм шунда ук моңарчы әле беркем тарафыннан да укытылмаган яңа фән—“Төрки хокук тарихы" фәнен укыта башлый. С. Максуди төрки хокук тарихы өлкәсендә ислам дине кабул ителгәнгә кадәр чордагы төрки җәмгыятьтәге хокук тәртибен өйрәнә һәм ике ел эчендә яна фән—“Төрки хокук тарихы” фәненә нигез сала. 1928 елда анын беренче фундаменталь хезмәте—"Төрки хокук тарихы” басылып чыга һәм озак еллар буена студентлар өчен дәреслек булып хезмәт итә.
Биредә ул хокук бүлеге профессоры вазифасында 18 ел эшли, ә 1943 елдан Истанбул университетына күчә һәм озак еллар буе анда хокук тарихы укыта.
1928 елда Мостафа Кемал кушуы буенча Тел комиссиясе төзелә. Комиссия алдына төрек әлифбасын латин графикасына күчерү һәм төрек телен гарәп, фарсы сүзләреннән чистарту, алар урынына яңа төрек сүзләре ясау мәсьәләсен хәл итү бурычы куела. С. Максуди үзенен остазы итеп санаган И Гаспринскийнын төрки халыкларның бердәмлеге, берлеге идеясен яклый һәм барлык төрки халыклар өчен госманлы төрекләрнең телен уртак тел буларак күрә. Ул гарәп һәм фарсы сүзләре урынына төрек теленен үз эчендә яна сүзләр ясау мөмкинлегеннән файдалану кирәклеге мәсьәләсен яклый һәм төрек халкынын югары үскән фәнни теле булырга тиеш дип язып чыга ("Төрек юрду”, 1928 ел). Тел комиссиясе тәкъдим иткән яна әлифба белән килешмәгән С. Максуди "Миллият” газетасында (сентябрь, 1928 ел) “Телне реформалаштыру проблемасы” дигән озын мәкаләсен бастыра. Берничә ел эчендә ул тел реформасына багышланган ЗОлап мәкалә яза.
Ул әлеге мәкаләләре белән төрек теленен үсеше, аны гадиләштерү, чит сүзләрдән чистарту, яна сүзләр ясау һәм яна әлифбаны гамәлгә кую өчен гаять зур эш башкарган тел галиме буларак та таныла. С. Максуди үзенен шул мәкаләләрен жыеп 1930 елда “Төрек теле өчен" дигән китабын чыгара, китапка сүз башын Мостафа Кемал Ататөрек яза: “Милли хис белән тел арасындагы бәйләнеш бик көчле Телнең милли һәм бай булуы аркасында милли хис тә бөек була. Төрек теле телләр арасында иң бае. Үз илен һәм анын киләчәген саклап кала алган төрек милләте, билгеле, үз телен чит телләрнең басып алуыннан да саклаячак 2 сентябрь. 1930 ел. Гази М. Кемал.” С. Максудинын төрек мәдәниятендә, фәнендә тоткан урынының зурлыгын, әһәмиятлелеген күрсәткән һәм хезмәтенә бирелгән бу бәя җәмәгатьчелек алдында анын абруе тагын да күтәрелүенә сәбәп була.
С. Максуди, үзенен бар гомерен, төрки халыкларның тарихын өйрәнүгә багышлаган 3. Вәлидидән кала, төрек тарих фәнен үстерүгә дә иң зур өлеш керткән галим булып санала. Төркиягә күчеп килгәч тә үк аны "Төрек учаклары” җәмгыятенә әгъза итеп кабул итәләр һәм ул 1927 елда әлеге җәмгыятьнең мәдәният һәм фән буенча комиссиясенә сайлана. Жәмгыятьнен 1930 елның 27 апрелендә уздырылган съездында ул Тарих академиясе төзергә кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыга. М. Кемалга аның бу тәкъдиме ошый һәм, озак та үтми, махсус комиссия төзелә Комиссия төзелү белән төрки халыклар һәм алар эчендә төрек халкынын яна тарихын язу буенча М. Кемал җитәкчелегендә кызу эш башлана.
“С. Максуди төрек тарихын яңадан язып, тарих хакында милли анны, карашны үстерүгә зур өлеш кертте, милләтчелекне төркичелек дип аңлатты һәм тарихта үзенен эзен калдырды” (С. Максудинын тууына 115 ел унае белән уздырылган конференциядә Г Пултар ясаган докладтан). Төркиядә хәзер яши һәм эшли торган "Тарих җәмгыяте” исә анын әнә шул тырышлыгы нәтиҗәсе булып тора (Әлеге "Тарих җәмгыяте”н төзүгә И. Акчура да зур көч куйган, ул әлеге жәмгыятьнен беренче рәисе булган һәм 1932 елда уздырылган Беренче Төрек тарих конгрессында да рәислек иткән).
Төркиядә С. Максуди сәясәт белән дә шөгыльләнә, ул 3 мәртәбә Төркия парламентына депутат булып сайлана. Бер мәртәбә Й. Акчура белән бергә эшли Гомере буе И Акчураны хөрмәт иткән һәм аны үзенең дусты санаган С. Максуди
анын үлемен (1935 ел) авыр кичерә. Ана багышлап язган "Дустым Йосыф Акчура” дигән мәкаләсендә ул анын сәяси эшчәнлегенә зур бәя бирә. Барлык төрки халыклар өчен дә бәйсезлек, милли үсеш чоры киләчәк һәм Й. Акчура 146
кебе к милләтебез өчен яшәгән шәхесләрнен үлмәс исемнәре онытылмаячак ди И. Акчураны ул төркилек идеалына бертуктаусыз хезмәт иткән үз милләтенең бөек улы дип атый.
1946 елда Төркиядә Демократлар партиясе төзелә. Бу партиянең оешуында С. Максудинын да өлеше зур, чөнки анын дәүләтнең демократик киләчәгенә якты өметләр баглап, кичке “Сон сәгатьтә" газетасы битләрендә һәр атна саен диярлек демократия, күппартиялелек. гражданлык хокуклары турында гади халыкка аңлаешлы телдә язылган күп санлы мәкаләләре чыга. Ул 1950-55 елларда Бөек Милләт Мәҗлесенә Милләт вәкиле булып инде демократлар партиясенең Әнкара бүлегеннән сайлана Милләт Мәҗлесендә тел мәсьәләләре каралганда, хокук буенча кануннар тикшерелгәндә дә Төркиянен ин абруйлы сәясәтчесе, олы галиме булган С. Максуди Ареалның салмак, әмма көчле, вәкарьле тавышы янгырый Ул 50нче елларның урталарына кадәр Төркия һәм Европа сәясәтендә күренекле урын били Төркия делегациясе составында Милләтләр лигасы эшендә катнаша, Икенче Бөтендөнья сугышыннан сон төзелгән Европа Советында да Төркия парламенты делегациясе җитәкчесе буларак бик актив эшли Европа Советында ул Европа федерациясе конституциясен язу өчен төзелгән һәм Европа илләренең ин күренекле юристлары кергән комиссиягә сайлана, үз фикерләрен дәлилләп кайнар чыгышлар ясый һәм комиссия әгъзалары ул язган Конституциянең төрки дәүләтләргә кагылышлы параграфлары белән килешергә мәжбүр булалар.
С. Максудинын Төркия республикасының ин абруйлы, танылган сәясәтчеләреннән булуын күрсәткән бер факт: 1955 елда президент сайлаулары вакытында президентлыкка күрсәтелгән 5 кандидатураның берсе —Садри Максуди Ареал Олы яшьтә булуын сәбәп итеп, ул кандидатурасын ала
С. Максуди 1955 елда гына сәясәттән китә һәм үзенен калган гомерен бары тик фәнгә генә багышлый Анын сонгы гыйльми хезмәтләренең берсе “Миллият тойгысының социологик әсаслары" дип атала. “Анда милләт һәм милли мөнәсәбәтләр проблемасына тирән теоретик анализ ясала С. Максудинын бу китапта төрле дәлилләр белән нигезләнеп бәян ителгән фикерләре милли мәсьәләләрне тикшергәндә, милли идеологиянең ориентирларын билгеләгәндә, методологик таяныч ролен үти алалар”—бу хезмәт турында Я. Абдуллин әнә шулай дип язды
С. Максуди 1957 елнын 20 февралендә Истанбулда вафат була Ул көннәрдә Төркиянен барлык газеталары кайгы сүзләре белән чыга, анын гаиләсенә Европаның төрле илләреннән, Төркия дәүләт җитәкчеләреннән кайгы телеграммалары килә. Газеталар “Төркия үзенен зур галимен, дәүләт эшлеклессн һәм сөекле улын югалтты”, дип язалар Дөньянын кин җәмәгатьчелеге аны олы дәүләт эшлеклесе, төрек халкы исә аны үзенен улы дип таный
С. Максуди 21 февральдә Истанбулда җирләнә, табуты куелган мәчет янына, анын белән хушлашырга дип. дистәләрчә мен кеше җыела. Анын жәсәде салынган табутны хастаханәдән Баязит мәчетенә, аннан ул эшләгән университетка кадәр кулга күтәреп «шып киләләр. Ә табут исә Төркия флагына төрелгән була. Бу—төрек хөкүмәтенең Төркия республикасы сәясәтендә мөһим роль уйнаган, мәдәниятендә, фәнендә зур эшләр эшләгән танылган сәясәтчегә, олы галимгә күрсәткән ихтирамы, олы хөрмәте була. Анын кабере бүген дә кадерләп саклана, зиярәт кылына Истанбулда С. Максуди исемендәге урам да бар.