Логотип Казан Утлары
Поэма

КЕМ КӨЧЛЕРӘК?


ПОЭМА-БАЛЛАДА
...Нидер булды бүген,
Җил ярсыды,
Яр талларын иде усалланып,
Чулман өсләреннән әйләнде.
Канат җәеп күккә күтәрелгән Аккошларга килеп бәйләнде.
Канат каурыйларын тузгытты да:
—Мин җил,—диде,—көчле барсыннан.
Үзем генә хуҗа бу җиһанга, Очып йөрмәгез сез каршымнан.
һәм кыя тау шунда телгә килде:
—Мин көчлерәк,—диде ул җилгә.
—Бил бирмичә мине егып кара, Каршы торып кара син силгә.
Күтәрелде давыл, купты дулкын, Урман-таулар торды калтырап. Җилне кисеп яшен күтәрелде. Камчы утлар янды ялтырап.
Пар аккошлар, яшеннәрне ярып, Томырылды ярсу дулкынга.
Ялвардылар:
—Шәфкать итче, дулкын, Якла безне, этмә упкынга?!
Ярдәм көтеп талпынды пар канат, Бар җиһанга дәште хәл сорап.
Аккошларны тыңлап дулкын тынды, Ә җил йөрде һаман... әлсерәп:
Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА- шагыйрә,; "Буген ярат"һәм “Синең куллар минем кулда" исемле китаплар авторы. Балык Бистәсе районында яши.
Җил тузынды, кыя ишелмәде, Яшен тынды, болыт таралды. Пар аккошлар, җилдән яшеренеп, Дулкыннарга ятып хәл алды.
Шәфкать белән дуслык берләштеләр, Табигатьтә булмый башкача. Аккошлары кемгә сыеныр соң. Кызгануны белми башласа?
Әйтте кыя:
—Туктачы, җил, җитәр, Үз-үзеңне белми ярсыма! Яшен сүнде әнә, кояш чыкты, Дулкын тынды. ...Тынды барсы да.
Ярсуыннан туктап уйга талды Кыя тауга ятып ялгыз җил. Ә күкләрдән сабыр аһәң акты: —Җиргә килсәң, шәфкать белән кил!
Кояш нурларыннан җылы алып, Өскә күтәрелде талгын җил. Күрде: үз җаена хәрәкәттә Гарасаты тынып калган җир.
Нинди матур, нинди идиллия, Пар аккошлар күккә талпына. Ут, су, һава бергә хезмәт итә Бу җирдәге тормыш хакына.
Рәхәт булып китте кинәт җилгә, Хозурланды җирне күзәтеп. Нишләр иде шушы төзеклекне Гарасаты куйса үзгәртеп?
Оят булыр иде җир каршында, Ут белән су, һава алдында. Нидер эшләгәнче уйлау тиеш Алдын-артын, Барын, барын да...
...Нидер булды җилгә, Кинәт тынды.
Үз-үзенә акыл өйрәтте.
- Кем көчлерәк? - диеп тузынды бит, Җирне, күкне, суны йөдәтте. Көчтәмени мәгънә?
Акылда бит...
Бердәмлектә, тату яшәүдә.
Авызыңда кара кан булса да Кайчагында ләм-мим дәшмәүдә.
Яманлыкка акыл кирәк түгел. Җимерергә күп көч соралмый. Кояш көлсен, яшьнәп яңгыр яусын. Дөнья бөтенлексез торалмый.
Иң көчлесе—җирне яралтучы. Ул теләсә акмый сулар да. Кыя ава, кояш чыкмый тора, һава җитми хәтта суларга.
Ә калганнар барсы да бертигез һәм үзенчә көчле-куәтле.
Тауга күтәрелеп сызгырды җил: —Яхшылыкка җигәм кодрәтне!
Дөрес, бер-береңә юл куймыйча Бу җиһанда откан бик сирәк. Акыл, Шәфкать, Бердәмлектә ул—көч, Менә шуны тану бик кирәк.
Әллә нәрсә булды бүген җилгә, Дуамаллык холкы югалды.
Үз гайрәтен акыл белән җиңеп, Ак болытка таба юл алды.
Яр талларын сыйпап торгызды да, Чулман өсләреннән әйләнде. Аккошларга очарга көч өстәп, Йомшак, җылы назга әйләнде.
Шушы нәсыйхәттән кальбе, җаны Каурый болытлар күк сафланды... Көчнең көче - көчләү белән түгел. Акыл белән һәрчак акланды.
Гади җисем түгел ул бүгеннән, Кальбе сукырлыгын җиңде җил... Рухи бөтенлеккә ирешергә Көчең булса гына җиргә кил!