БӘГЫРЬЛӘРНЕ ӨЗӘ БҮЗ ТУРГАЙ...


Карабодай
«Анырыйч. Ватан ризыкларын ашыйсым кзсмз»
Гаяз ИаигкыОның. лафаты елында. Финляндияда яыюуче Халида ханым Вафага язган хатыннан
Кояш кысыр кышын... Кай тоннәрдә
Тәрәзәм каршындагы ярымай
Гаҗизләнеп карап торган була,—
Белмим танып, белмим танымай.
Саташулы төнем... Чулпан йолдыз
Уянганчы төрек күгендә
Кунмый йокы; сыңар яшь бөртеге
Ачыта да тора күземне...
И ашыйсым килә карабодай!—
Әллә тамак, әллә җан даулай;
Ни гаҗәп: капкасы ачык зират
Төшләремә керә, шау бер ай.
Дәвамы да хәтер очында ук:
Бал кортлары безләр тын тугай.
Бер карышта урман... Баш түбәмдә
Бәгырьләрне өзә бүз тургай...
Халәтемә карап хәятыма
Разый булдым ошбу килештән;
Тәкъдиремдер: туган тупрак илә
Дөньялыкта с оң кат күрешмәм...
Галәмәти картлык: илемезнең
Исләренә мин дә бик тансык;
Төшләремнән коткар.—карабодай
Күндерсәнә, туташ, бер янчык!..
РИМ ИДИЯТУ1ЛИН (1940) шагыйрь. "Хгермз иртг". "Хмрзе ктз". Хм-рзг кич Ш СЧ.1С китап зар анторы Татархтан Язучылар берзс/г мъ-захы. Уфада яши
Кыргыйлык хакында
1
Кыргый дала... Кыргый кабилә...
Кыргый кошлар... Кыргый җанварлар...— Бу тәгъбирне кайдан тапканнар, Нигә аны сезгә такканнар?!— Җанд ашларга яла якканнар.
И җәбер сүз, ертык йөрәкне Утлы энә белән тегәсең;
Сандугачым!—ник син бәндәгә Кыргый моңнарыңны түгәсең?!— Күч тә кит син аулак урманга!
2
...Кылган баскан кыргый далада Җиргә чүккән ятим курганнар; Кай дәвердә кайсы бабалар Җил күзендә кирмән корганнар?— Шәҗәрәләр аусын хәтергә!
Алдалыйсыз, ахры, дастаннар!— Шушы кипшек сөяк-санакмы Безнең кебек шашып сөйгәннәр? «ГарибI II, булды гыйшкым гөл кеби, Кой яшь, сулагайлар2!» дигәннәр,— Чәрдәкләнгән кабер ташында.
Алдаламый, ахры, дастаннар!— Үлеп сөйгәннәр ич Зөһрәләр,— Энҗе хисен, саклап ят күздән, Яулык очларына төргәннәр,— Бүгеннәргә3 гыйбрәт икәннәр!
(Кара урмандамы, әлерәк4, Очратканнар кыргый кабилә, Шул «вәхшиләр» шәрә килеш тә Фәхешлекне белми, имеш тә... Без аларны уздык бу «эштә»).
Кеше—залим, җанлы-җансызны Кол итәргә әзер, гамәлдә Кыргый дияр җәйге кырауны, Зыян-зәүрәт салса түтәлгә...
Разыйсыңмы, Ходай, Адәмгә?!.
3
P.S. Тукта! Көтү таптамаган җирдән Баллы җиләк өзеп кабыйм, бул Сабыр!.
...Җырламадым хорда, кайтавазсыз
' Гариб юлчы, мосафир
II Сулагайлар хәзерге язылышта сулаганнар
’ Бүгеннәргә бүгенгеләргә
* Әлерәк - яңарак
Кырда моңым чәчтем,—кыргый бер Шагыйрь.
Кайту
1
Елга иде монда кайчандыр...
Картлар яше кебек саркыган;
Ә җәйләрен—буа... Истә әле: «Батам!..» диеп ярдәм чакырган Чакларым.
Без—малайлар—атлар йөздердек. Төн җиткәчтен, кайтып басудан... Инеш—ташмас!—елак җанымны Сөзәк ярга басып ник сыгам?!.
..Анда тау бар иде шикелле...
Калды бары ачы юаныч:
«Син генәме?—донья үзгәрде!» Бәхеткәдер, Ходай карт көндә Күрер-күрмәс итә күзләрне,— Якты сурәт җанда калсын га...
2
Как агачны күреп, дертләп киттем,
Огге карашны:
Үр өстендә котны очырырлык
Шәрә карачкы,
Әйтте улчак Әнкәй: «Яшен суккан Ялгыз агачны...»
Хәлсез Әнкәм тарта мине тауга. Кулдан өстерәп,
И шүрлим мин—бала, и карышам, Аяклар терәп.—
Күпме еллар узган, күз алдымда һаман шул сурәт.
Кайттым. Таулар сөзәк, дөньялар вак.
Көтәм ахырны,-
...Әнкәм!—боексың, җил кискәнгәме Кабер ташыңны?
Мин дә моңсумын: яшен сугар күк Ялгы< башымны...
3
Тимерлектән дивар гына калган;
Башка сыйдырмаслык ммана: Без көлешеп җиләк җыйган төштә Iймер эзли моңсу бер бала.
Туң тимердәй каткан күңелләрне Чүкисе иде. салып сандалга!
...Кеше икәнебег искә төшәр,— Улап йөрсен бүре далада! Ташландык йорт тиз таныла: Тимгелле тәрәзләре,— Тилмерепләр карап торган Үксез сабый күзләре.
Ак әбинең алма белән Сыйлаганы исемдә... Бурга әйбер калмагандыр,— Йозак юк ишегендә.
Малай чак исе килә күк Күгәреп беткән мүктән; Чыршы сагызы кап-кара Кайгы төседәй кипкән.
Ярык бүрәнә эченнән Күзәтә кебек кемдер;
Әрвахлар җаны булсаң, әй, Саулардан сәлам күндер!
Кирәкмәс булды микәнни Рамдагы соры фото?!.
Кем? Танымыйм! Карашлары Бәгырь төбенә бата.
Картайган кадак матчада.— И тирбәлгәндер бишек!
Шыңшыр да кем, фотосурәт Бәү итәр кебек, төшеп...
Ишек үрендә үрмәкүч. Ризыгы юк, кымшанмый; ...Оран сала тышта бала, Уят дөньяны, сабый!.. 

Тамчы йолдыз, бөрчек болыты да Карендәшем иде кайчандыр; Ул чактагы күкләр каралгандыр. Ул чактагы йолдыз—тузандыр.
Таныйсызмы мине, таз малайга Чәч үстереп яуган болытлар?! Авыл үлсә, шагыйрьләр дә бетсә, Кемнәр сезгә җыру багышлар!
...Ява яңгыр. Телләремә тигән Тамчысында тимер тәме бар. И-и-их!
Эт кимергән сөяк булачак ул Шагыйрьләре тумас дәверләр...
6
...Зәйнәп апа, урак урган кебек, Тирләп-пешеп изә камырны: —Без дә китеп барсак, ипи тәмен Тояр буын, энем, калырмы?!
Авылда газ. Аның исән миче Кызлар бите кебек акшарлы: —Ялгызым бит. Ничек сарыф итим Үлемтеккә куйган акчамны!
Хәләл җефтен явыз сугыш йоткан, Ике сабый киткән ачлыктан.
—Яшь ипине өлгертәлмәм сиңа, Көлчә коеп бирим, ашыксаң.
...Антей5 булган. Ул җиңелмәс булган, Җиргә тигән булса тәпие.
—Җирләргә кайт! Кыстыр уң учыма Бер кыерчык арыш ипие!..

7
Тан, туа.
Йолдызлар да берәм-берәм үлә;
Ай авышкан:
Зөһрә сылуның Мөлдерәмә суы чайпала да Үләнгә чык булып түгелә...
...Без искердек, күкләр искермәгән; Иртәләрнең илаһ сурәтен
Җанда калган тере сүзгә манып Яңартырга соңдыр, күрәсең.
Күңел—сукыр, хисләр чукрак хәзер, Вакытлар да безгә битараф;
Кем мин?!—
Җир-Күк матурлыгын урлап, Таш калага качкан бер карак...
Кичер, туган туфрак!
8
Туң мәктәптә серле әлепбине Төшендергән иде ул безгә;
Күчтәнәчем—кәнфит. Озаклап күз Тегеп торды ялтыр кәгазьгә.
Уралса да абзар тирәсендә, Абыз кеше!—корды фәлсәфә:
—Зарлы шагыйрь ярлы була. Рәхмәт! Эчен белмим, тышы ничава.
Зарлы гавам да бит ярлы була; Ә син беләсеңме нилектән?— Чүп эзли ул алтын арасыннан, Алтын эзләр җирдә чүплектән.
Хәзер бәндә хәтта ут күршегә Сәлам бирми, ягъни мәсәлән;
Йөзе—күркәм, эче—мәрхүмәмнең Бирнә мендәре күк сүсәргән.
Ишеттеңме, аръяк Хәдичәнең Тавыгы бар, ике кикрикле;
Канатлы эт, башсыз адәмнәр дә Тумас диеп әйтү икеле.
Аерылды адәм җирдән, ахры Җирнең тарту көче кимеде;
Сөю-гыншык шыр ялангач калды, Элек заман хәйран сер иде.
Син әйт менә, базар дөньясының Булырмы бер рәте-чираты?
К)к( ылларны якла, зарлы шагыйрь! - Дип хушлашты авыл Сократы’...
* Сократ борынгы г|х-к философы

Реклама