Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Тукта, каләм!..
Тезелешеп оча кыр казлары,
Көз китәләр... Кайта яз алар.
Укып кына бирә алмый торам— һаваларга нидер язалар,
Язып бетералмый интегәләр... Язмышлар бер—кошмы, бәндәме: Күкләр җитмәс кебек язар өчен Башкайлардан кичкән хәлләрне!
Әле ярый язлар-көзләр биргән, Казлар биргән, биргән һавалар, Каңгылдашып язып узганнары Хикмәт булып җиргә явалар.
Җан пакьләнә,
Гомер иркенәя.
Мондый мизгел көн дә эләкмәс. Тукта, каләм!
Инде казлардан соң Язып торуларың кирәкмәс...
2008
Язалмадык
. Җәлил яткан төрчәләрне күрсәм. Батырлыклар турында язар идем...
Разил Вөлисв
Илләр дә юк икән, чикләр дә юк. Җаннан-җанга—һаман шул ара. Бардык, күрдек...
Башлар киселгән җир...
Инде, ягез, кемнәр язала?!
Харрас ӘЮП (1946) - шагыйрь: “Җәяуле буран". "Көй эзләц". "Йол яктысы" Һ.6. китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши.
Җаннан-җанга—һаман шул ук ара... Берәр төрле хикмәт бардырмы?— Башлар исән дә бит...
Булмый язып,
Әллә нигә телсез калдырды!
Алар җанындагы яктылыкны Яза алган кеше юк һаман.
Ничек язмак кирәк?!—
Биредә бит
Беткән яшәү, дөнья туктаган...
Тышка чыктык.
Җирдә—яшел үлән.
Иңрисеңмени капланып?! Язалмадык...
Алар белән бергә Өр-яңадан яши башладык!..
2007
Җәлилләрне җәзалаган урын... Уйлагандыр җәллад: "Баш кисәм". Алай җиңел генә бирелми ул.
Халык исән чакта—баш исән!..
2006
Ишетелә җыру
Бик тирәннән ишетелә миңа Әллә нинди җыру.
Анда кемнәр?!—Кыен булып китә Җиргә басып тору.
Бары да шунда адәм балалары... Тезләним кайсына?
Күнме җырлар җырланмаган көе Кергән җир астына!
Сабыр да җир... Әмма беркөн бәреп Барыбер чыга икән,
Сиңа күчә, ала гомереңне,—
Түз син, чыда икән!
Дога итеп укы. Гөнаһларың Юылмасмы бераз?—
Җыру булып өскә ка\касың бар Әле чорлар узгач.
Туфрак тулы. Үлән башларыннан Ишетелә җыру.
Яшәү дисезме әле?—Юк, ис китеп, Җыру тыңлап йөрү...
2007
Матбугат йорты белән хушлашу
Авыр чакта елый алмый ирләр.
Күпме яшьләр эчкә йотылган!
Бисмилласыз гына чыгып киткән Идемме әллә туган йортымнан?!
Язмышыма—шуның каргышымы?—
Туган өйнең игез сыңары...
Төшләргә дә кереп карамады Аның болай юкка чыгары.
Авыл белән хушлашмадык шул без,
Хушлашмадык туган өй белән.
Кинәт беркөн йөрәк тамырыңа Сугачагын аның кем белгән?!
Инде менә... Игез сыңары да...
Ишеткәндер күпме исемне?—
Күпме исемнәрне җир йөзеннән Алып китү җиңел дисеңме?!
Авыр чакта дога кирәк, диләр...
Җимерелде еллар, ишелде.
Дога багышларга куркып торам,—
Яшен булып чыгар шикелле...
2007
И Галимҗан абый!..
Казанда китап басуны җайга салуга куп көч куйган әдип Галимҗан Ибраһимов Архангея зиратына җирләнгән Кабере билгесез. Хәзер китап нәшрияты урнашкан бина шушы зират белән янәшә тора
Инде менә без дә килеп җиттек...
Тик бер адым бары аера.
Син күтәреп йөрткән китап бит ул!..
Тик бер адым—
Кемнәр кайгыра?
Син гомерләр биргән китап бит ул~
Язмышларны кемнәр юраган?
Җирдән эзсез-нисез җуяр өчен Таман гына икән бу заман!
Тәрәзәдән кул сузалар сыман—
Җанкайларың кайсы каенда?
И Галимҗан абый!
Хәлләреңне
Ярлысы да белмәс, бае да.
Китап кебек актарыла бәгырь.
Укый алмый торам, кыйналам:
Күпме шулай газиз әткәләрен Үз уллары тотып кыйнаган!
Җилли-җилли барысын сөйлисеңдер Игелексез чорның язына.
Килен җиттек.
Синең язасылар Ил йөзенә шулай языла...
2008
Наис Гамбәрго
Казаннан да инде киталмыйсың, Мөслимнәрдә бары ак ташың.
Ак ташыңны төреп ак җаныңа,
Ак теләкләр теләп ятасың.
Ак ташыңа куям ак башымны,
Җанга терәктер ул ак теләк.
Баш очыңда ташлар якты да бит, Гомеркәең барыбер яктырак!..
2008
Ак торна
Бер каралгач, агарулар җирдә Кыен икән—яктыр-яктырма...
Торган саен ешрак искә төшә,
Төшә искә һаман ак торна.
Йа хикмәти Хода1
Имештер ул
Ике генә бала чыгара.
Кайсы исән калыр?—
Исе китми
Карап тора үзе шуларга.
Берсе икенче<-ен үтерергә Тиеш, юкса—үзе бетәчәк!
Ахыргача чукый үз туганын Көчлерәге, Ана көтәчәк...
Шул килеш тә аи-ак булып кала, Тапланмыйча кала.—Хактыр ла!
Әйтерсең лә җирдә адәмнәргә Гыйбрәт өчен яши ак торна.
Ак һәм кара шулай буталдымы? Әйталмассың нәрсә диеп тә.
Йа хикмәти Хода!
Ак торналар
Нәселеннән түгел идек лә...
Кара булсам булыйм.
Бу яраны
Йөрәгемдә генә яткырма Үзе белән бергә ераккарак Алып китсен аны ак торна,
Алып китсен!..
2008
Исә Вакыт...
Төшәсең су буйларына,
Җир йөзендә халыклар да Канатсыз булмагандыр, Булмагандыр!—
Хәтер тулган,
Бәхетләр тулмагандыр.
Уйланырга җай кала... Хәтер тулган.
Өсләрендә
Акчарлаклар чайпала.
Хак Тәгалә дөньяларны Нигә болай яратты?—
Канатларны канатканны Кем ишетми, кем күрми?! Исә Вакыт.
Югыйсә бит мәңгелектә Балыклар да канатлы!
Мәңгелектә
Акчарлаклар җилферди...
2008
Үземнеке!
Бөтенесен чынлап без күрдекме?— Бер гомердә күпме үзгәрешләр! Сискәндереп куя бүгенгесе,
Истән чыкмый йөри узган эшләр.
Күз күрмәгән, колак ишетмәгән Күренешләр күз алдыннан кичә. Язмыш чоңгылына сикереп төштем, Төш түгелме диеп, әллә ничә...
Иртәгәдән тагын нинди хәбәр?— Түбә калаена җил сугыла. Күрәчәкне бергә күрәсе бит,— Батып бара кояш моңсу гына.
Күптән белгән замандашлар китә, Яшьрәкләр килә, яңалары,
Күңел генә офтаныплар куя:
Җир белән күк икән аралары!
Әллә көлә, әллә ыңгыраша— Дөньяныкын аңлап булмый кайчак. Сулар бар да,
Инде замананы
Ул суларда булмый икән чайкап.
Күпме генә үзгәрмәсен дөнья— Бөтенесе бер гомергә сыйган. Әкренләп бары да алышына, Алышынмый бары, булса, иман:
Башларыңны чорга бәрә~бәрә Сабырлыкны сыный, түземлекне. Ниләр күрсәтсә дә күрсәтер ул.
Үз гомерем—барыбер үземнеке. Үземнеке!..
2008