Логотип Казан Утлары
Хикәя

НУРЛЫҺӨДӘННҢ ЯКТЫ КӨННӘРЕ


Кая, Хәкимулла абый янына кереп чыгыйм әле. дип уйлап куйды Нурлыһөдә, эше бетеп залга күз йортеп алгач
Кафе бушап тынып калган. Чиста итеп юылган остәл өсләре челтәрле пәрдәләр аша төшкән яктылыктан тонык кына ялтырап тора. Тамак ялгап алырга керүчеләр калмаган—ыгы-зыгылы төшке аш вакыты узып киткән генә чак.
Хәкимулла абый биредә бухгалтер булып эшли Кайчан кермә, анын өстәлендә төрле кәгазьләр өелгән булыр Бер кулын кәгазь өстендә йортеп. икенчесе белән чут салган хәлдә күрерсең үзен
—Ә-ә... синмени әле?..—дип каршылый ул Нурлыһөдәне
Аның шулай үз итеп эндәшүе—Нурлыһөдә өчен керергә рөхсәт тә. сүз башы да. Жыештыручы хатын шунда ук ишек янындагы урындыкка сыена.
Бу юлы ул Хәкимулла абыйсы белән кинәшләшеп алырга ниятләгән иде: бәрәңгене хәзер үк күпләп алып идән астында тотса, кышын бозылмыйча сакланыр микән?
— Бәрәңге каян аласын?
Алдан Хәкимулла абый үзенекен белешә әле Кызыксына, чөнки анын да гаиләсе бар Гаиләле кешегә кышка бәрәңге әзерләп кую бик зур эш ул
—Әнкәйләр каршындагы “Овошной* кибеттән!—дип төгәл анлатып бирә Нурлыһөдә
Алар күршеләр Фатирларына бер баскычтан керәсе Хәкимулла абый гаиләсе белән өченче катта. Нурлыһөдә малае белән—беренчедә яши. бәрәңге базы да бар. Күршеләр булгач, шулай кинәшкә керсәм ярый бит Сүзне тыңлый, белгәнен өйрәтә абый. Бик яхшы күнелле кеше ул Бирегә эшкә дә аны шушы күршесе урнаштырды Җиңелрәккә туры килер дип Рәхмәт төшке ре. заводка йөрү түгел инде! Бигрәк җайлы, хатын-кыз өчен кулай булып чыкты бу эш.
Кафе үзе кечкенә, ун өстәле бар нибары. Кеше дә әллә ни бимазаламый Төшке аш вакытын исәпләмәгәндә, бүтән чакта үзенне иркен хис итәсен Төшке сәгатьтә халык күп җыела, билгеле Гөрләп тора кафе
Мондый чакта эшне тиз тотарга кирәк. Нурлыһөдә азгерә—тоткарлык чыгармый Кеше артыннан бушаган урынны җыештыра, өстәлне сөртә, савыт-сабаларны юарга илтә. Җилкенеп кире залга чыга һәм тагын яна урынга омтыла.. Хәер, мондый киеренкелек озак дәвам итми ике сәгатьләп кызып эшләгәннән сон тын алырга да була. Әмма Нурлыһөдә
өстәлләрне җыештыргач та тукталмый әле. Берочтан идәнне дә юып чыгара. Аннары, савыт-саба юучы апаларга булышып ала. Анда да очлап куйгач, мәшәкатьләре калмаса, ял итүне уйлый.
Ул тәрәзә янында утырып торырга ярата. Иягенә таянып утырганда, уйлары бер яшь тулып килгән улына күчә. Анын ни теләвен, ни яратуын исенә китерә. Ул ана көн саен сөт кайнатып эчерә, йомшак ипи белән ботканы марля аша суырта. Сонгы көннәрдә йомшак казылыкны да тоткалый башлады әнә... Чү! Алай-болай ашыгып, онытмаганмы сон ул газизенә дигән ризыкларның берәрсен? Нурлыһөдә җәһәт кенә күтәрелеп, кухня ягына чыга һәм өйгә дигән әйберләрен барлап ала. Шөкер, ул аларны эшкә килүгә хәстәрләп куйган икән: бөтенесе төрелгән, бөтенесе урынында. Борчылыр җире юк.
Тагын нишләргә? Ул кабат зал ягына чыга. Анда тынлык, керүчеләр дә юк. Берәрсе белән сөйләшәсе килеп китә анын. Һәм, нигәдер, нәкъ менә Хәкимулла абыйсы белән. Бүтәннәр белән дә гапләшүе кызык, әлбәттә. Шул ук юудагы апалары күп нәрсәгә өйрәттеләр аны. Тик ни өчендер күрше абыйсына тартыла Нурлыһөдә.
Менә бүген дә ул аның янына кереп сөйләшеп утырды. Идән асты базлары турында белешкәч; сүзе, билгеле инде, малаена күчте... Хәкимулла абый да кече кызын искә алды. Анысы бүген иптәшләрен җыеп кайта икән. Ул аларга зур торт алып куйган. Кызын бик ярата ул. Моны Нурлыһөдә тәгаен белә. Күршеләр бит, күреп-ишетеп тора, әлбәттә.
Шулай сүз артыннан сүз чыгып тигез сөйләшеп утыра торгач, бухгалтер абыйсының эш көне тәмамлана. Ул урыныннан торып җыена башлый һәм Нурлыһөдә бүлмәдән чыгып китә.
Хәкимулла абый кайтып киткәч, кафе ябылырга төгәл ике сәгать вакыт калды дигән сүз. Шул сәгатьне көтеп алып, Нурлыһөдә дә биштәрен күтәреп чыгып йөгерә. Малае янына ашыга ул. И, сагынгандыр инде сөекле улы, кояшы—Заһидулла! Каенанасы әйтә: “Син кайтыр алдыннан гел ишек ягына гына карый”,—ди. Сизенә торгандыр нарасый әнисе кайтып керәсен. Көне буе күрмәгән бит ул аны.
Үсә, күп нәрсәгә өйрәнә килә улы. Менә тәпи йөреп тә китмәкче була сонгы көннәрдә. Бер-ике адым атлауга лып итеп утырса да. көйсехчәнми үзе тагын: тырыша-тырмаша күтәрелмәкче була малай. Болай булгач, өмет бар. Әнә, әбисе дә ышана мона. “Озакламас, йөгереп йөри башлар, йөгереп' Күп көттермәс, Алла боерса!.. Атасы гына исән-имин хезмәттән кайтсын инде!”—ди ул. Әйе, Заһидулланың әтисе армиядә хезмәт итә шул әле, анын тууын күрмәде дә .
Нурлыһөдә Минзифа түтиләргә килен булып үзе дә уйламаганда, алдан йөрешми-килешми генә төште. Төште дип, башка гаиләләр кебек зурдан кубып түгел.
Вил белән бер көнне эштән бергә кайттылар да, атна да узмады, ана— хатын, Минзифа түтигә килен булды да куйды, һич көтмәгән иде әле ул тормышы болай үзгәрер дип.
Ул чагында Нурлыһөдә авылдан килеп заводта эшли башлаган гына иде Әйе. ул кала кызы түгел. Казанга авылдашлары алып килде аны. Атасы үтенече буенча.
Их, бу шәһәргә китүләр!.. Күпләр мона төпләп әзерләнә, әлбәттә. Язмышнын кискен борылышы бит бу. һәрхәлдә, эшен, яшәү урынын ачдан сөйләшеп куялардыр, мөгаен.
Нурлыһөдәнен очраклы килеп чыкты. Күршеләре Сабира түтинен олы
малае Зиннур абый гаиләсе белән кунакка кайткан иде. Машиналары булгач, еш күренәләр алар авылда. Бу юлы да күршеләрнең капка төбен кызыл "Запорожец” атнага якын бизәп торды
Берсендә Нурлыһөдә аларнын китәргә әзерләнеп йөргән чакларына туры килде. Зиннур абыйнын хатыны Разия апа:
—Нурлыһөдә, әйдә безнен белән Казанга киттек!—диде һәрвакыттагыча матур елмаеп.
Ул һаман шулай якты-матур көлеп сөйләшә. Шуна күрә аны авылда Сабира түтинен чибәр килене дип тә йөртәләр.
Үтеп барышлый сәламләгән шикелле әйтелгән менә шул сүз дә житә калды. Өенә кайткач моны атасына сөйләгән иде. анысы. "Бар. бар. Эшкә урнашырсың, колхоздагы кебек фермада тирес изү булмас! Акча да төшәр!”—диде. Ничектер, көтелгән сүз башланган кебек, ул кабынып китеп күршеләренә үк кереп китге Нәрсә сөйләшкәннәрдер олылар—Нурлыһөдә белмәде. Канәгать чырай белән кайтып кергән атасы ана. иртәгә китәсен дип, жзленырга кушты Тиз хәл итәләр авылда читкә китүне дә. Кешегә ышану көчле шул анда.
Утырды да китте Нурлыһөдә икенче көнне иртән Зиннур абыйсынын кызыл төсле машинасына. Зурлар сүзен үтәргә күнеккәнгәме, авылдан жинсл аерылды. Аннары, ул беренче дә, сонгы кеше дә түгел бит Күпләр шәһәргә күченә. Гомер иткән ояларын калдырып, гаиләлеләр дә кузгала әнә. Тәрәзәләренә такта каккан өйләр шактый инде авылда
...Үткән юлы хәтеренә тирән сенеп калган Кызык, туган ягыннан аерылуына исе китмәде анын. Авыл кырыендагы басуны урап узып азы юлга чыккач га борылып карамады туган өенә. Бөтенләй китүе дә мөмкин бит, югыйсә. Кем белә
Дөресен әйткәндә, сагышка урын юк иде машинада. Нурлыһөдә утыруга күнелле шау-шу эченә эләкте. Машинадагылар кузгалуны жаазанып көтә иде. Чын күңелдән сөенү—йогышлы икән. Ул да бик тиз юлдашларына ияреп юктан да көлә башлады.
Ерак икән Казан. Көне буе, тукталып ял итә-итә бардылар. Шулай да талчыктырмады ара.
Утыра торгач, үзенен авыраюын тойды, һәм бераздан Разия апасынын "Нурлыһөдә дә йоклап китте!" дип әйтүен күзләрен йомган хәлдә ишетте...
—Нурлыһөдә, уян. Казанга керәбез!—дип Разия апасы эндәшүенә күзләрен ачса, юл читендә гаш йортлар күрде Шунда ул үзенен, башын тәрәзәгә салган хәлдә, йоклап алуын төшенде
Нурлыһөдә кабат тәрәзәгә борылды. Әмма ни дә булса андый алмады: тыштагы күренеш бер дә ияләнгән-таныш нәрсә түгел иде. Урамда кеше күплеген әйт. машина ешлыгын... Ә инде төрле зурлыктагы таш йортлар күз күременнән дә арырак тезелеп киткәннәр. Кайда аларнын ахыры, ә башы?..
Кызның зиһене чуалып киткәндәй булды Хәер, мондый аптырашлы хәлдә әллә ни озак утырырга туры килмәде ана. Машина кинәт борылып, тар урамга керде Тизлеге дә кимеде Кырые кыркылган куаклык белән чикләгән бу тар урамнан бара башлагач, ниндидер үзгәреш сизелде Бераздан аңлашылды теге кин урамдагы шау-шулы галәмәт, ниһаять, артта калган иде. Юлдашлары да шуна сөенә кебек Куанышып җанлану лары бермә-бер артты аларнын. Әллә сон Ходаем, өйләренә килеп җитазәрмс ’
Нурлыһөдә эзенә баскан икән Зиннур абыйсы машинаны икс йорт
арасына борды да, эчкә керүгә туктатты. Нәкъ каршыда кара капкалы сарай тора иде. Унга таба борылгач, андый сарайларның рәт ясап тезелеп киткәнлеге күренде. Боларнын җиңел машина сыярлык кына итеп махсус ясалган гаражлар булуын ул соныннанрак белде.
Нурлыһөдәнен мондый җирне беренче күрүе иде әле. Бер-берсенә сыенышкан кара сарайлар да, үтәли җил уйнаган ишегалды да, дымсу салкынлык биреп торган таш йорт та, сөйләшмичә генә үтеп-сүтеп йөрүче кешеләр дә, хәтта, шунда үскән агач-куаклар да—бар да таныш түгел, бар да чит-ят иде ана. Менә ичмасам, авылда гел үзгә! Бөтен җиһаны кардәшләр кебек якын анда, ул—җыйнак агач өйләре, ул—чирәмле ишек аллары, ул—мөлаем кешеләре... Берәрсен еракта күреп эндәшсән дә, ул туктап, сине көтеп сөйләшеп бара. Хәтта, гел таныш булмаган кешене дә үз итеп сәламлиләр анда.
—Менә шушында яшибез инде, Нурлыһөдә, белеп ал!—диде Разия апасы һәрвакытгагыча күнелле итеп —Әйдә, без әйберләрне өйгә алып керә торыйк. Зиннур абыен машинаны карар әле ул.
Нурлыһөдәнен, матур елмаеп торган Разия апасын күрүгә, әле генә буып алган ямансулавы күңеленең билгесез түренә чигенде. Гүя суга батып юк булды. Шундый ягымлы, апасыныкыдай якын булып ишетелде анын тавышы. Ул ялгыз түгел икән бит! Гаять зур, шаулап торган бу ят калада якташлары—Разия апасы белән Зиннур абыйсы—якын кешеләре бар икән ләбаса.
Аның күңеле тәмам җылынды. Күп кирәкмени яшь кешегә!
Яраклы һөнәрен булмагач, заводка-фәләнгә керүе үтә кыен икән биредә Авылдагы хезмәтне генә белгән Нурлыһөдә ялгызы гына нишләр иде менә0 Әле каладагы тормыш җаен өйрәнгән күрше абыйсы үзе йөрсә дә байтак көтеп өйдә утырырга туры килде аңа. Их, авыр да сон эшсез утырулары! Нурлыһөдә күнекмәгән ана. Ниһаять, атна-ун көн чамасы узгач. Зиннур абыйсы сөенечле яңалык алып кайтты. Шунда иртәгә эшкә чыгачагы турында ишеткәч, башы күкләргә тиярдәй булды кызыбызның. Хәтта Разия апасын юньләп тыңламады да ул кичне. Шулай да анын. барысы артыннан да Зиннур абыен йөрде инде, дип кабат-кабат әйтүе хәтеренә нык сенеп калды.
Мен рәхмәтләр төшсен инде Зиннур абыйсына! Менә бит нинди зур заводка урнаштырды ул аны. Бихисап халык җыела анда. Ул да, ниһаять, кеше рәтендә иртән иртүк эшкә чыкты. Әйе, заводка йөргән көннәрен мәнге онытмас Нурлыһөдә!
Механический дип аталган цехка җыештыручы итеп алдылар аны. Тора-бара башка эшне өйрәнерсең, дип юаттылар өйдәгеләр.
Эшен эшләде лә ул. Авылда кечкенәдән хезмәтне үз итеп үскән Нурлыһөдәне өйрәтәсе дә юк иде. Станоклардан коелып торган тимер чүпне җыеп түгәсе дә, машина мае һәм тузан укмашып каткан таш идәнне чистартып җыештырасы иде ана. Цехтагы тагын берничә бүлмә идәнен атнага бер тапкыр юуны бөтенләй җиңел эшкә тинләде. Кыскасы, заводтагы вазифаларын да таныш эш дип әйтергә ярый иде.
Тик менә бу түшәмсез бинада торган ыгы-зыгылы шау-шуга күнегә алмыйча интекте. Җиң сызганып эшкә керешмәкче генә була, нәрсәдер, котны алып, сызгырып куя. йә. менә тиям, менә тиям дип, куркытып, яннан гына выжылдап кечкенә машина уза... Ничек онытылып эшләргә өйрәнергә соң? Мона аның үзенен дә ачуы чыкты. Әнә. бүтәннәр эшли ала бит! Кыңгырау шалтырата-шалтырата өстә йөргән кран да куркытмый
аларны, аралыкта тимер-томыр төяп узган электрокарадан да качмыйлар алар—үз эшләрен тыныч кына башкаралар
Сүз дә юк. хезмәтенең жаен тиз өйрәнде. Иртән иртүк заводка килә ул. Кеше рәтендә эшкә барулары ни тора бит әле анын! Нинди рәхәт шул чакта. Бу ят калада үз урынын табуына кем генә сөенмәс икән'.’
Авылдан килгәч эшсез утырган күнелсез көннәрен онытты шул. Нурлыһөдәнен күнеле көр хәзер. Ул халык арасында—заводта. Җыештыручы булса да. анын цехта үз вазифалары, үз урыны бар Цехка килгәч кара халатын кия дә. соскы-чиләген алып аралыкка чыга Берәр станок янында тимер чүбе өелүгә, шуны түрдәге тартмаларга ташып та куя Анын аркасында тоткарлык булмасын!
Көне менә шулай уза башлады. Тора-бара цехтагыларны танып аерырга да өйрәнеп китте. Кемнен кайсы станокта эшләвен яисә кайсы бүлмәдә утыруын белергә күп вакыт кирәкмәде ана Көндез эше атлә ни тыгыз түгел бит. Яна җирдә яна кешеләрне карап торуы да кызыклы иде инде
Гаҗәп, монда да. авылдагы кебек, аралашырга яраталар икән. Эшче халкы тәмәке тартып алганда да гәп корырга өлгерә. Кайвакыт бергә җыелышып бәхәсләшәләр дә. көлешәләр дә Шулчак алар арасында буласы килә. Әле бит анда гади яулык бәйләгән кыз-хатын да күренгәли Их. сөйләшәсе иде шунда алар белән!
Күнеле бик тартылса да. якынаерга батырчылык итмәде Нурлыһөдә. Кыенсынды. Үзен каланыкыларга тиңләшерлек түгел дип санады Телен дә биредәгсләр шикелле җете сөйләшә алырдай белми бит
Бер вакыйгадан сон гына цехтагы хәл үзгәрде. Әйе. кисәк кенә алышынды цехтагыларнын карашы. Шул көннән сон аны күрми узмыйлар иде инде.
Ул көнне дә Нурлыһөдә смена тәмамлануын түземсезлек белән көтеп алды да. чиләк-соскыларын тотып станок араларына кереп китте Рәшәткә басмаларны торгызып куйды башта. Тимер чүпне себереп чыгарды. Тынып калган бинада кинәнеп эшләде җыештыручы кыз Менә тиздән идәнне дә ялтыратып аллы ул.
Шуның белән эшен очлап куя иде гадәттә. Бүген исә завхоз апасы әйткәнне дә үтисе бар иде әле. Ял бүлмәсен дә җыештырып, идәнен юып ал. дигән иде җитәкчесе.
Ансына да чират җитте Цехтан завод ишегалдына чыга торган аралыкта урнашкан иде ул. Нурлыһөдә караңгыланып торган шул арачыкка керде Бүлмәне ачарга дип ишеккә үрелгән иде—эчтә кеше сөйләшүен ишетеп туктап калды Моны көтмәгән иде ул. Бу вакытта цехта беркем дә качмаска тиеш ич.
Бүлмәдә, байтак халык җыелган кебек, шаулашып сөйләшәләр иде Ишекне ачарга кыймыйча аптырап качды Нурлыһөдә Әмма эшне башкарырга кирәк бит ана. Һәм ул кыяр-кыймас кына ишекне үзенә тартты Шундук борынына тәмәке исе килеп бәрелде
Эчтә бер төркем ир-ат өстәл тирәсенә җыелганнар да. шаулашып домино сугалар иде. Әллә тәмәке төтене күзен томалады, әллә ияләшмәгән чиста киемнәре каушатчы—алар ана моңарчы күрмәгән ят кешеләр кебек тоелды
Нурлыһөдә башын тыккан килеш, ни керергә ни чыгарга белми икеләнеп тора иде. яны белән утырганы аны күреп
—Әйдә. әйдә, кер!—диде
Бүтәннәре дә бу таба борылгалап. анын сүзен куәтләде Сүзләреннән бигрәк көлешеп эндәшүләре тәэсирле булды бугай
4. .к у • м
97
Күңелле утыралар иде шул алар.
Күптәнге танышын чакырган шикелле гади итеп әйткәч, ул, уңайсызлануын онытып эчкә узды. Чиләген куеп калын чүпрәген ярым сыгып алды да, өстәл тирәсендә жыелганнарга игътибар итмичә буш урынны юарга кереште. Кешегә карама, үз эшеңне башкар, дип өйрәтә
иде завхоз апасы.
Тиз генә сөртеп алыйм дип ашыкты. Бер селтәнүдә ярты бүлмәнең идәнен чылатты да, кире килеп чүпрәген чайкап сыкты. Кабат борылып шул урынны корытып чыккач, чиләген күчерде. Бу юлы өстәл тирәсен юарга иде исәбе. Чүпрәген алырга чиләгенә иелгән иде дә, шулчак баш өстендә берсенең:
—Ташлап тор эшеңне, качмас әле!—дип кәефле эндәшүен ишетте.
Чиләгеннән аерылып башын күтәрсә, бер ир-атнын ана таба елмаеп карап торуын күрде. Башкаларының да бердәм борылып тынып калуларына гажәпсенеп игътибар итте Нурлыһөдә.
—Ял ит әзрәк!—диде тегесе теләктәшлек күрсәткәндәй, һәм өстәлдән бер стаканны алды да:
— Мә, эчеп куй!—дип аңа сузды.
Пыяла төбендә чәй кебек нәрсә бар иде.
Көтмәгәндә үзенә сүз катуларыннан тәмам аптырашка төшкән Нурлыһөдә тартынып кына:
—Минамы бу?—дип сорый алды әле.
—Әлбәттә сина!— диде тегесе ирләрчә өздереп.
Өстәлгә борылганда—теләге шулай да стаканны кулы белән этеп кую иде әле аның.
Әмма чакыручы бигрәк тә үз итеп, күптән белгән танышы кебек эндәште шул. Бүтәннәре дә жанланып китеп кыстарга кереште:—Әйдә, әйдә эч! Без сине сыйлыйбыз—оялма!
Цехта таныша белмичә жәфаланган Нурлыһөдәгә шул житә калды. Кызый стаканны алды да, чәйме сон бу, дип сорарга кирәген дә онытып, берьюлы эчеп тә җибәрде. Әллә нәрсә йотты—утлы күмермени! Эчкән нәрсәсе тамагын яндырып узгач, эчендә янгын кабызгандай итте. Белмичә кайнар шулпа йотканын аңлатырга теләгәндәй, стакан тоткан кулы белән ниндидер ишарәләр ясап алды. Бүлмәдәгеләрнен шаркылдап көлеп җибәрүләре ишетелде.
Аз дип берьюлы кабып куюы харап итте, ахры. Ачылган авызын ябарга онытып, ул беравык тын да ала алмады. Күп торыр идеме шулай үрә катып—белерлек түгел. Бүлмәдә купкан шау-шу ана жан кертте. Нурлыһөдә, ниһаять, башын аска иеп тирән сулыш алды, игътибарын җыеп өстәлгә карыйсы итте.
Тәмәке төпчеге тулган консерва савыты, берничә шешә һәм стаканнар күзенә чалынды башта. Өстәлдә тагын домино уенчыклары, ипи һәм казылык кисәкләре ята иде.
Нурлыһөдә үзе эчеп жибәргән сыеклыкның әнә шул шешәләрнең берсеннән салынган булуын сизенсә дә, анын нәрсә икәнлеген тәгаен генә аңламады. Телне әчеттерерлек әче дә, әллә нинди кандала даруы исләре килеп бик тәмсез дә үзе—исе дә, тәме дә таныш түгел, әллә нәрсә генә... Менә кайнар дулкын күтәрелеп тәнен дә жылытгы.. Тукта әле! Атасы эчә торган аракыны хәтерләтә түгелме сон моның тәмсезлеге? (Олылар артыннан өстәлне җыештырганда, кызыксынып, стакан төбендә калган сыеклыкны йотып караганы бар иде). Әллә аракы бирделәрме?!
Ул карашын өстәл тирәсендә утырган ирләргә күчерде. Алары исә көлешә-шаулаша домино сугалар иде инде.
Шулхәтле күнелле жанлануларынын сәбәбен төшенә алмады. Дөресрәге, кушыла алмады аларга. Ят нәрсә эчергәннәре өчен күнелен ачулану катыш үпкәләү хисе биләгән иде анын Бигрәк якын итеп кыстадылар үзләре'. Әмма авыл кешесе тыйнаклыгы белән, эчендә жыелган ачуын да, үпкәсен дә, чит кешеләргә күрсәтергә кыймады.
Нурлыһөдә шулай каранып боргаланганда, үзенен әле һаман стакан тоткан килеш торуын абайлап алды. Аны куйды да. идәндә яткан чүпрәгенә үрелде...
Өстәл тирәсен юарга керешкәч, ирләр торып ишек янына өелделәр. Шулчак ана сүз катучы да булды. Мондый “ чәй"не эчкәнен юк идемени, дип кызыксындылар алдан. Телемне генә тидереп караганым бар иде. дигәч алар тагын көлеп җибәрделәр Анын тормышы, цехка ничек килеп эләгүе турында да сораштылар Кайсы яктан булуын да. авылын да
Биредәгеләрне аерып белмәсә дә, карышмады Нурлыһөдә. Хәйлә-мазар кыстырмыйча үзенен тормышын сөйләде дә бирде. Эшеннән туктала- туктала сорауларына да җавап тотты. Әллә ничек кенә чишелде дә китте инде теле.
Яңа танышлары монын белән генә тукталмады әле: кияүдәме-түгелме, дип тә, ничә яшь тулды дип тә төпченделәр. Безнең дә егетебез бар—әйдә өйләндереп туй ясыйбыз, дип тә шаярттылар
Әллә аларнын шаян сүзләре, әллә шулай ачылып сөйләшүе тәэсир итте күңелен рәхәт җиңеллек биләде. Бастырып торган теге хисләре бик тиз онытылды, эше беткәнче елмаясы гына килеп торды анын.
Бүлмәне җыештырып бетереп чиләкләрен илтеп куйганда да, халатын салып кулларын юганда да сүрелмәде йозе Тагын гәпләшәсе, нидер кыласы килә иде.
Кайтырга чыккач та цехнын шул башыннан узасы итте Аралык янына җиткән генә иде теге бүлмә ишеге ачылып юлны яктыртты Эчтән ишетелгән шау-шу арасыннан
— Молодой. бар!—дип кемнеңдер боерган шикелле каты итеп әйтүе Нурлыһөдә колагына да житте.
Ишек ачылса да, нишләптер анда кеше күренми торды. Инде китеп бармакчы иде—бер егет шуннан ашыккандай атылып килеп чыкты
Егет Нурлыһөдәнс күргәч, тартыныбрак елмайды да. читкә карады Нурлыһөдә дә карашын җиргә төбәде Тегесе бу таба якынайды. Кем кемгә ияргәндер—янәшә атладылар.
Безнең яшь егетебез бар дип бая мактаганнар иде инде Монарчы әллә күргән, әллә күрмәгән Хәзер менә карашы белән ана ымсынды. Янында барган егетнең алсулык уйнап торган битенә, калын иреннәренә, сумала төсле кара чәчләренә яшертен генә күз сачгалады ул. Күршесенең дә үзенә тобәлеп-тобәлеп алуын сизде Шулчак карашлары очрашса, читкә борылып елмайды. Тегесе дә нәкъ шуны кабатлады.
Нурлыһөдәнен әле егетләр белән танышканы юк иде Ис китмәле икән бу: кызык га. серле дә шикелле, әллә нидән елмаясы гына килеп тора
Алар шулай елмаеша-елмаеша бара торгач, завод ишегалдына җиттеләр Егет кисәк ана борылып:
—Әйдә турыдан!—диде дә читкә кереп тә китте
Нурлыһөдә елмаерга гына өлгерде Әллә нинди караңгы аралыклардан узып, тимер-томыр өемнәре аша сикергәләп атладылар Гаҗәп, әйдәкләүчс бер дә тукталмады Ничек юл таба ул бу караңгыда? Артыннан тырышлык белән генә өлгерә алган кы шык күнелен соклану хисе дәртләндерде
Янда гынатырпаеп торган куаклык койма тишеген каплаган булган икән: егет, жайлы гына бөгелеп, шунда кереп китте. Нурлыһөдә дә интекмичә узды әлеге тишекне. Тураеп өс-башын каккалады. Хәзер кая, дип белешергә теләгәндәй юлдашына карагач, анысы:
—Миңа Вил дип дәш!—диде.
Тавышында ятсыну юк иде.
—Ә без кайда?
Жавап урынына тегесе:
—Әйдә!—дип чакырды да, юлның теге ягына юнәлде.
Икәүләп каршыда үскән агачлар арасына кереп киттеләр. Ниндидер сарайларны узып ишегалдына килеп чыктылар. Аны да узып, трамвай юлы салынган урамнан атладылар. Бераз баргач, Вил:
—Әнә безнең йорт!—дип, алда күренгән калку торакка күрсәтте.
Бу тирәдәге башка өйләрдән утлары белән балкып аерылып күренә иде ул.
Нурлыһөдәдә кызыксыну хисе уянды: фатирларын, ничек яшәүләрен беләсе килде, һәм ул егет артыннан калышмаска тырышып ашыкты. Инде өй янында, килү кызулыгы белән әйтелгән: "Әйдә безгә!"—дигәнне ишеткәч, кыстатып та тормады. Каланы биш бармагы кебек яхшы белгән кеше үз өенә чакыргач, ничек кермәскә инде! Аларнын фатир эчен күрүе үзе ни тора! Нурлыһөдәнен күнеле отыры күтәрелде, кызыксыну хисе аерата дәртләндерде.
Тик менә өй эчләре белән танышып чыккач ничек кайтып китмәде ул, нишләп озак утырды, ник каласы итте?.. Боларын Нурлыһөдә хәзер үзе дә әйтә алмый инде. Хәер, ул чакта мондый уйлар башына да килмәде анын: күнелле иде Вил белән. Ул ни генә әйтсә дә—көлке иде, ана карауга елмаясы гына килде... Үзләре генә утырып бик сонаргач, Вилнен әнисе кайтмаячагын да белгәч, куна калды ул.
Вилнең анасы икенче көнне иртүк кайтып керде. Ишектән ашыгып керүченең әнисе булуын, ничектер, үзен күргәнче үк сизенде. Ул аны куркынып көтеп утыра иде—шунадыр, мөгаен.
Әйе, күптән торган иде инде. Уянып киткәч, үзенен кайда төн уздыруын анлый алмый ятты башта. Кичәге хәлләрне исенә төшергәч, аһ итте. Нишләптер ашыга-ашыга киенергә кереште. Киенгәч, ишеккә килде.
Гел таныш булмаган ишек янына җиткәч, туктап калды. Кире борылып икенче бүлмәгә чыкты. Тәрәзәдән ишегалдына карап торды. Моннан ничек кайтырга сон? Разия апалары югалтканнардыр инде!.. Аптырап беткәннәрдер.
Әле бит шәһәрдә бүтән таныш-белеше юк—кемдә кундын дисәләр, ни әйтер? Оялмыйча ничек анлатыр?
Бар да ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты бит. Вил бергә ятыйк дигәч— курыкмады да хәтта. Кызыксыну хисе ымсындырды гына. Үги анасы сөйли торган иде: алар ягында кыз эзләп килгән егет йоклап чыга дип. Бирердәй кызлары булган йортка кереп сөйләшәләр дә, танышыр өчен егет кыз янында куна кала икән.. Билгеле, кыз үзенә якын җибәрми, бөтен гаиләсе шул өйдә бит.
Нурлыһөдә монысын да истә тотты. Вил каты куллары белән кымтырыклый башлаган иде югыйсә. Көчкә котылды. Урыннын ин кырыена күченеп бетте. Сүзен тыңламас иде, мөгаен. Ярый үзе тиз түнде.
Менә хәзер ана җавап тотарга туры килә инде. Хуҗа хатын: “Кеше өендә ни кирәк сина, кызый?”—дип тавыш чыгарса, нишләргә кала аңа? Әмма
тегесе сүз башларга ашыкмады әле Ишекне ачкан хәлдә байтак тик торды. Карашы башка кешегә авыз ачтыртмый торган уйчан-житди иде.
—Син кем сон. кызым?—дип сорады, ниһаять.
— Мин авылдан. Кушкаен авылыннан, апа,—диде Нурлыһөдә ни әйткәнен үзе дә белештермичә.
Аптыравы шулай көчле булдымы, хужа хатын сүзен дәвам итмәде. Ике арада тагын авыр тынлык урнашты Ни белән бетәр иде бу киеренкелек—бер Алла гына белә. Гел онытылган Вил кертте өйгә җанны. Ул көтмәгәндә уянып китеп урыныннан торды да. чалбарын кигәч.
—Әни. бу—минем кәләш!—диде һәм юыну бүлмәсенә узды
Ни әйтергә, ни эшләргә белмичә утырган Нурлыһөдәнен башына житте: Әһә, ул кәләш икән! Кәләш булгач, нишләргә икәнен белә ул. Аны авылда үги анасы: “Килен булып керүгә эшкә тотын!" дип өйрәтә иде. Ул жәһәт кенә торып ятакны җыярга кереште. Хужа хатын кухня ягына узды. Бераздан Нурлыһөдә дә керде анда Шунда инде таныша башладылар булачак килен белән каенана.
Әйе, тиз тоттылар кавыштыруны да. Олылар йөрде инде. Олылар дигәне: Нурлыһөдә ягыннан—Разия апасы. Вил ягыннан—анасы. Алар берничә тапкыр очрашып сөйләштеләр дә. яшьләргә никах укыттылар.
Менә шулай һич көтмәгәндә янарыш керде Нурлыһөдә тормышына Цехтагы хәле дә үзгәрде. Аны инде танымый узмыйлар иде “Нихәл, кәләш?”—дип шаяртып дәшә башладылар бергә эшләүче иптәшләре Үртәлмәде мона. Хәер, ялгызлыктан котылу шатлыгы күнелен бик тә җинеләйткән иде шул.
Башка яңалыклар да бер-бер артлы килә торды Фатир белән жайлы килеп чыкты. Каенанасының апасы балалары янына яшәргә читкә китте— фатирын яшьләргә биреп калдырды Озак куана гына алмадылар Вилне армиягә алып куйдылар. Аннары малае туды менә Аны күтәреп йөргәндә күрше абзый очрап ана кафеда эш тәкъдим итте дә инде Хәзерге эшенә менә шулай күчте Нурлыһөдә.
Нурлыһөдә күрше итеп кергәли иде инде ал арга. Күбрәк өйдә утырган атнасында, кафедагы хәлләрне белешергә дип Бер атна эшләп, бер атна ял итә иде ул Бу юлы исә нәрсәдәндер кызыксынып күтәрелде
Ишекне тиз ачтылар Өлгерлек күрсәтүче Хәкимулла абый булып чыкты.
—Ә-ә, синмени әле? Кызыбыз кайткан дип торам!—диде ул һәм эчкә борылып хәбәр салды:—Күрше кергән монда!
Үзе тагын жәһәт кенә үзгәреп:
—Әйдә әле. эчкәрәк уз!—диде кулы белән фатирын иңләгән хәрәкәт ясап Анын шулай жинелчә боерып чакыруы—кыенсынуын оныттырды да. Нурлыһөдә бүлмәгә кереп купшы итеп җыелган креслога утырды
— Ни эш бетереп йөреш?—дип сорады хужа кеше
—Алай ашыгыч эшем юк ла!—диде Нурлыһөдә һәм юкны бар итеп менгән йомышын җиткерде:—Менә белешмөкче идем: чит ил конфетлары кайтмас микән кафега? Разия апа сораган иде Чын сервилат казылыгын да Зиннур абыйнын туган көнен уздырмакчылар-юбилее бит'
— Булыр ул' Шеф сөйләп торган иде. шушы көннәрдә заявка әзерләргә кирәк дип. Юк-барны алмый ул! Әйбәт, чын ашамлыкларны татырга Үзенекенә ирешә торган ханым'
—Әйе шул Аныкылар кибетнекеннән аерылып тора Бер үк төрле казылык югыйсә
-Иске-москы белән дә, тегеннән-моннан табылганнар белән дә алдаттырмый безнең шеф!
Әңгәмәләре нәкъ кафедагыча бара башлады. Нурлыһөдәнен гозере дә эшендә сөйли торган иде, билгеле. Берәү булса, нигә моның өчен хәзер борчырга, дип ишектән ары уздыртмас та иде. бәлки. Әмма Хәкимулла абый аптырамады моңа, сүзен дә өзәргә ашыкмады.
—Юбилей уздырмакчылар алайса...—дип тагын да кызыксынды әле.
—Әйе. Зурдан кубып, кунаклар җыеп. Авылдан да килергә тиешләр ди!
Күршесенә бар белгәнен бәйнә-бәйнә сөйләмәкче иде инде—шулчак бүлмәгә Кәшифә апа килеп керде. Нурлыһөдә сүзеннән өзелеп:
—Исәнмесез!—диде һәм ана карап бакты.
Ул анын белән, нишләптер, якынаймады. Кәшифә апа—Хәкимулла абыйның хатыны—заводта ниндидер җаваплы урында эшли диләр. Үзе генә очраса да, Нурлыһөдә ана сүз катып тормый, “Исәнмесез!’’ дип сәламләп үтеп китәргә ашыга. Нәкъ менә мәктәптә укыган чагында каршысына туры килгән җитди карашлы мөгаллимгә тайпылып юл биргән шикелле...
Кәшифә апа кызыл чәчәкле зур халат кигән, ә башына биек итеп ак сөлге ураган иде. Юынып чыккан, күрәсен.
—Кем белән сөйләшә микән дип торам—күрше икән әле!—диде ул бүлмә түрендәге көзге каршында туктап.
—Менә гапләшеп алырга кергән!—диде Хәкимулла абый, бөтен барлыгы белән хатыны ягына борылып.
Кәшифә апа сүзен дәвам итмәде—игътибар белән көзгегә карап, битенә ниндидер май сөртергә кереште.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Калганнар да көзге ягына карап сүзсез калдылар.
Анысы, ниһаять, май савытын шапылдатып япты. Акрын гына бу таба борылгач, Нурлыһөдәгә карап:
—Ялгызы гына бала үстереп ятучы тырыш Нурлыһөдә шушы мыни инде ул?—дип сорады.
Билгеле, ул Хәкимулла абыйга мөрәҗәгать иткән иде. Әмма сүзен үзе үк дәвам итте.
—Берүзен генә бала үстерүе авыр инде. Акча аз инде. Кафеда уборщииа күпме ала?
—Синекенең дүрттән берен!—дип әйтеп бирде Хәкимулла абый җитез
генә.
—Да...—дип сузды Кәшифә апа креслога җайлап урнашып.—Ул акчага артык җәелеп китеп булмый. Безнен идәндәге бер палас кына да анын айлык хезмәт хакына тиңләшә икән алай булгач. Ә алар өч бүлмәдә дә җәелгән Фатиры анын бер бәләкәй бүлмә дә, кысан кухня инде! Диван- карават. кресло-сервантлар юк инде. Әллә бармы? Нурлыһөдә, бүлмәңдә ничә келәм эленеп тора?—дип сорады ул. кинәт ана борылып.
Көтелмәгәндә текәлүе үк Нурлыһөдәне, уйламаганда каршына машина килеп чыккан кебек, сискәндереп җибәрде. Ничек җавап бирер иде билгесез. Зиһене үк таралып китте бит. Әмма ана ихтыярына көч куярга туры килмәде—тагын Хәкимулла абый өлгерлек күрсәтте.
— Кая анын келәмнәре эленеп торсын! Аңа ди... Ашарына җитәме, малаена алмаш ползунка ала аламы, дип сора син! Сервант-креслолар—ана тагын'.. Әнә беркөнне покрывало алган—шуны миңа бик зур мал итеп сөйләп торды.
—Шулаймыни ' —дип сузды Кәшифә апа, канәгать гаҗәпләнеп.
Нәрсә ишетте Нурлыһөдә? Аны мыскыл итеп, түбәнсетергә теләп бәрде
түгелме күрше абый? ' Их' Эштә бер төрле, өенлә бөтенләй икенче кеше икән бит бу Хәкимулла абый! Мина карата гел ясалма ягымлылык, ясалма ярдәм, ясалма дуслык кебек килеп чыга түгелме01
Нәкъ менә арттан күсәк белән органдай, өнсез калды Нурлыһөдә. Бүтән сүз ишетмәс булды. Хәкимулла абыйнын шундый гажәп тырышуы житә калды.
Башка кеше әйтсә, андый көчкә ия булмас иде сүзләре. Ә моны Хәкимулла абый—әле генә санлашып, тигез сөйләшеп утырган кешесе әйтте. Ник кимсетте ул аны?
Хәкимулла абыйга ул авылда өйрәнгәнчә олы кеше итеп карый иде. Тормышы бөтен—яши белә дип. кала кешесенен үрнәгенә тиңли иде хәтта. Аңа үз хәлләрен сөйли, кинәшләшә иде... Шулхәтле хөрмәт иткән кешесеннән мыскыл ителде дә куйды менә. Нурлыһөдә өчен бу әллә нәрсә, күтәрә алмастай хыянәт иде Яшь хатыннын күнелендә тирән рәнжү кузгалды. Сүз дәшү түгел, башын күтәреп карардай көч тапмады ул.
Хәер, хуҗалар ана игътибар да итмиләр иде бугай. Хәкимулла абый тәмам иптәше ягына борылып беткән. Кәшифә апа исә. кергән чагындагы кебек, кеше фикерен белештермичә үзенекен яра
Ишетсә дә ишетте, ишетмәсә дә ишетте Нурлыһөдә анын сүхтәрен. һаман үз тормышын өстен чыгаруы инде..
—.. Безнең балаларга алган уенчыклар гына да күпме иде° Бер шкаф тула иде бит!.
Бераздан тыңлый алмас хәлгә килде. Анын күңелен курку шомлыгы биләп алды. Кәшифә апа кинәт дорфа сорау бирер дә, Хәкимулла абый аны тагын кимсетеп ташлар кебек тоелды
Нурлыһөдәнсн түземлеге бетте. Хужабикә хатынның сүзеннән өзелүен көтте дә—урыныннан торды. Өйдә эшем бар иде. дип ипләп кенә кузгалса да ишекләренә атылып барып чыгып йөгерде
Фатирына ничек төшеп җиткәндер—анысын хәтерләми дә калды Күзе берни күрмәде. Күнелендә әрнү дә. рәнжү-ки.мсенүләр дә өелеп тамак төбенә төер булып тыгызланган иде
Ул туры малае яткан караватка ташланды Бердәнбер якыны иде ул хәзер Гүя читтә йөргәндә кадерле туганын очратты—чиксез куанып газиз улын кочып алды. Таныш йөзен күргәч тыела алмады—үкереп елап җибәрде ...Караватка авып күпме елагандыр, моны хәтерләмәде ул Заһидулласының кыймшануын абайлап исенә килде Башын күтәреп ана карап торды Улын кочаклан тагын сөясе итте. Ниһаять юеш йөзенә дә чират житге Битен сөрткәләп урыныннан торды. Шулчак тезләре авыртып алуын тойды Гамак төбендәге төер юкка чыккан иде. Ул, ышанып җитмәгәндәй, йоту хәрәкәтләре ясап карады Юк. баягы авырту кабатланмады. Нурлыһөдә үзенә җиңел булып китүен сизде. Фатирына күз йөртеп алды. Вакыт сон иде инде. Һәм ул урынын җәеп йокларга ятты
Карашы бүлмәдә йоклап кнгә алмын байтак азапланды Нурлыһөдә Бар дөнья тынган иде. Стенадагы сәгатьнең тыкылдавы аерата каты ишетелде Карангылык-тынлык та күзен йомдырмады һаман. Әүвәлге рәнҗүләре дә онытылган кебек иде, югыйсә Нәрсә җитмәде күңеленә?
Әлбәттә, якын кеше кирәк иде ана. Авыр чакта таянырдай. И. Ходаем, ул биредә гел ялгызы бит' Бөтен шәһәрдә, асылда, берүзе генә икән Анын шундук туган авылы исенә килде, якыннары Беренче булып, олы апалары. Тормышка чыгып читкә киткәнче алар ана әнисе урынында булдылар шул. Апаларын исенә төшергәч, күңеле тәмам мөлдерәмә тулды. Күзеннән яшь бәреп чыгуын ул инде сизми дә калды.
Исән булсын иде Нурлыһөдәнсн әнисе, бата чагындагы кебек юатсын
юз
иде аны. Күптән мәрхүм шул инде ул. Нык чирләде, дип сөйләделәр апалары. Әнисенен сырхауланып интегүен ул үзе дә хәтерли: сыгылып төшеп ютәлләве әле дә күз алдында тора. Нишләптер, төнлә йоклый алмыйча жафалана иде кадерле кешесе. Нурлыһөдә уянып китеп анын мич янында лампа кабызып утыруын күрә. Тыныч кына утырмый шул: ютәл бөгә аны. Горык-горык!.. Горык-горык!.. Гел өзгәләнеп бетә бәгырькәй.
Әнисе дөнья куйгач, апалары ышыгында булгангамы, күнеле әллә ни кыйналмады анын. Тик алар да бер-бер артлы читкә киттеләр. Тормыш бер үзенә генә калды Нурлыһөдәнен. Әтисе янадан өйләнеп йортка үги ана килгәч, мәшәкатьләре кимесә дә, әнисе кебек якын кешене бүтән күрмәде ул.
Булсын иде менә хәзер якыны монда, җылы сүз әйтсен иде. Авыр бит ана, ялгыз ул. Туган ягыннан да еракта... Нурлыһөдә баласын уятудан куркып, тавышсыз гына елады да елады. Шулай ята торгач, үзенең уйларыннан алҗыпмы, ниһаять, йоклап китте.
Икенче көнне иртән сонарып уянды. Моны абайлап, ул тиз генә битен- күзен юды да. оланы янына килде.
Заһидуллага иртә ни, кич ни—ул әле рәхәтләнеп йоклый. Нурлыһөдә сәгатенә күз ташлап алды: чыгып китәр вакыт җиткән. Тагын да көтсә, эшкә соңаруы бик мөмкин! Һәм ул караватка иелде дә:
—Улым, тор инде...—диде нишләптер әкрен генә.
Заһидулла керфеген дә селкетми йоклавын дәвам итте.
Ул янә сәгатенә карады.. Вакыт тагын да кимегән. Нишләргә? Кабат нарасыена күз салса, анысы елмаеп ук җибәргән...
Нурлыһөдә аптырап бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Үзе яткан караватны күргәч, бер уй туды. Ул тиз генә караватындагы юрганны суырып чыгарды да, малаен шул килеш кенә ана төрде. Курткасын киеп килде дә улын күтәреп тотты һәм узышлый кунычлы галошларын эләктереп, ашыгып чыгып китте.
Баскычтан чыгуга битенә салкын һава бәрелде. Шунда үзенен җылы оекбаш кияргә онытканлыгын абайлап сискәнеп куйды. Әмма кире борылмады. Улын җайлабрак тотып каенанасы яшәгән якка йөгерде.
Урамнар, ишегаллары аша турыдан гына элдертте ул. Көзге иртәнен кыш көне кебек суык булуына да, каршы очраган кешеләрнең жылы-жыйнак киенгән булуларына да, аларнын гаҗәпләнеп карауларына да игътибар итмәде. Бер—улына, бер юлына карый-карый йөгерә бирде Нурлыһөдә. Ниһаять, каенанасы фатирына килеп җитеп, Заһидулланы әбисенә тоттырды да:
—Сон торылды, әнкәй!—дип ятрәк чыгып йөгерде.
Иртән эшли башлаганда да, кич эшен тәмамланганда да анын уенда газиз улы булды. Ашханәдән савыт-сабалар ташыганда да, өстәлләрне сөрткәндә дә, идәнне юганда һәм мәшәкатьләре кимеп ял иткәләгәндә дә—һәрчак малаен исенә төшерде. Иртән матур итеп авызын ерып җибәрүе хәтереннән китмәде. Баласының вак тешләрен ялтыратуы күз алдына килүгә, анын үзенен дә елмаясы килде. Тынгысыз көне дә шул елмаюлардан яктырып киткәндәй була иде.
Вилнен Армиядән кайтырына төгәл бер ел калган иде әле