ХӘСӘН ТУФАН ҺӘМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙ БЕР КЫЗЫКЛЫ ГӨМАН ТУРЫНДА


Хәсән Туфаннын сонгы егерме биш ел гомере Аккош күлендәге язучылар дачасында үтте. Без яшәгән Йортлар кара-каршы гына иде Туфан монда ел әйләнәсе яши иде. аеруча йә язнын беренче көннәрендә, йә көзнен сонгы чорында—дача бушап, тынычланып калган чакларда берүзе генә торырга ярата иде Көндез урманда йөри, кошлар сайравын тынлый, матур яфраклар, ниндидер боргаланып-сыргаланып үскән ботаклар, тамырлар жыя Төннәр буе язып утыра Төнге икеләрдә уянасын—Туфаннын уты яна Дүртләр-бишләр тирәсендә торсан. каршыга күз ташлыйсын—һаман яна. Тан алдыннан гына уты сүнеп, шагыйрь йокларга ята иде.
Кичләрен без көн саен диярлек бергәләшеп чәй эчә—зчә. гәпләшеп утыра идек Хәсән абый чәйне үзенчә, бик куе һәм тәмле итеп пешерә Чәйнектә түгел—юка пыялалы стаканда. Аны башта ут өстендә җылыта. бер балкашык яхшы чәй. әз генә шикәр комы сала (аеруча Цейлон чәен ярага иде), кайнап торган су коя да, өстен каплап, берничә минут көтеп тора Шуннан инде без ашыкмыйча гына, хуш исле чәйне йоткалап. дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыра идек. Хәсән абый мина башыннан кичкәннәрен, төрмә һәм сөргендә күргәннәрен, балачак хатирәләрен—бәйнә-бәйнә сөйли иде
Кыскасы, мин Туфаннын үзен дә. анын тормыш һәм ижат юлын да яхшы беләм дип уйлый идем Минем анын турында егермеләп мәкаләм һәм рецензиям төрле басмаларда дөнья күрде, анын ижаты турында киләчәктә берәр китап язарга җыенып, берничә папка материал тупладым Ә шулай да мин үзем дә. гомумән, без барыбыз да Туфанны бөтенләй диярлек белмибез икән Моны мин Мәсгут Гайнетдиннең яна эзләнүләре белән танышкач, сонгы елларда гына анлый башладым Дөрес, кайбер шикләнүләрем элегрәк гә туа башлаган иде
Үткән гасырнын җитмешенче еллар башында Хәсән ага мина үзенен автобиографик язмаларын русчага тәрҗемә итәргә бирде Бу- |%9 елда я зылган шактый озын һәм тулы (машинкада кырык битләр чамасы) “Бәлки, шагыйрь булмас та илем " дип аталган язма иде Тәрҗемә өстендә эшләгәндә бер нәрсәгә игътибар иттем: кайбер вакыйгалар турында шагыйрь бик тәфсилләп, энәсеннән җебенә кадәр яза Әмма революция һәм Гражданнар сугышы чорын ничектер
Рафаэль МОСТАФИН (1930- прозаик, публицист, ддаби пмнкыйтьче. Ожизн җыр жнимГ. Кабан куле серлаг*-'. ~Аиа барыш-хыи" һ б барлыгы утыздан артык китап авторы Татарстанның Г Тукай исемсндме .Ьулзт пречшке хауреаты ТР атказанган чмЪният лгхчзткзре Казанда яши
сикертеп кенә уза. Очы—очка ялганып бетмәгән урыннары да бар иде. Мәсәлән, Туфан 1914 елны Уфадагы "Галия" мәдрәсәсенә укырга керә. Ике ел укыгач. 1916 елның жәендә, мәдрәсәне ташлап, Лысьвада заводка слесарь өйрәнчеге булып урнаша. "Анда күпме эшләдегез?" дип сорагач, ул мина: "Ярты ел чамасы",—дип жавап бирде. Истәлекләрендә исә ул шуннан, ягъни Лысьва заводыннан. 1924 елны янадан Казанга кайттым,—дип яза. Гомумән, әлеге чор-жиде-сигез елы турында ул бөтенләй сөйләми иде. Мин төпченә башлагач, йөзләре үк үзгәрде. Шунда ук мина, каш астыннан гына карап: "Әллә син КГБ кешесеме?"—дип әйтмәсенме!.. Әлбәттә, мин башка төпченеп тормадым инде.
Тора—бара бу күңелсез вакыйга онытылды, без янадан дуслашып киттек. Бервакыт Туфанның Казандагы фатирында булганда ул миңа хәтта үзенең кайбер басылмаган шигырьләрен саклап тота торган яшерен урынын да күрсәтте—китап шкафынын бер тартмасы астына икенче кат фанер куеп ясалган икән. Бу инде мина тулысынча ышанам дигән сүзе иде. (Димәк, алтмышынчы-житмешенче елларда да Туфан совет властена ышанып бетми, төрле хәлләргә әзер булып яши.)
Җитмешенче еллар уртасында булса кирәк, мин Уфага барган идем. Сәйфи ага Кудашнын Дим буендагы дачасында кунакта булдым. Икәүдән—икәү ихлас күңелдән сөйләшеп утырганда. Туфан турында сүз чыккач, ул мина: “Сез әле Туфанның кем икәнен белеп бетермисез. Ул бит милләтпәрвәр, милләт өчен гомерен дә бирергә әзер булган батыр кеше. Әле уналты—унҗиде яшьлек шәкерт вакытында ук Уфадагы Милләт мәҗлесенең утырышларында катнашты, бик җаваплы һәм хәвефле эшләр башкарды, мәҗлеснең протоколларын язып барды. Бу милли җыенның барлык карарлары аның кулында иде. Ул аларны саклап калды. Тик бу турыда беркем белмәсен—әйткән сүз икебез арасында гына калсын",—диде.
Ул вакытта мин әле Милләт мәҗлесенең нәрсә икәнен анык белми идем Бездән бу вакыйгаларны, нәни баладан шырпы кабын яшергән сыман, яшерәләр иде. Әмма тора-бара кайбер серле нәрсәләр ачыклана төште.
1917 елның Февраль инкыйлабы уңае белән татарларда көчле милли күтәрелеш барлыкка килә. 1917 елның март аенда ук Милли шура оеша һәм бик кыска вакыт эчендә Мәскәүдә һәм Казанда ике мөселман корылтаен уздыра. Шул ук вакытта мөселман гаскәриләренең Хәрби шурасы да барлыкка килә. Бу оешма шактый зур көч—50 мен мылтыклы кешене туплый.
Шул ук елның июль аенда Казанда Икенче Бөтенрусия мөселман корылтаенда тантаналы рәвештә Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларнын милли-мәдәни мохтарияты игълан ителә. Шушы структураның җитәкчесе итеп Милли идарә дә сайлана, ул дүрт нәзариятгән (министрлыктан) тора. Анын башлыгы итеп атаклы галим, юрист, икенче һәм өченче Дәүләт думаларының депутаты Садри Максуди сайлана.
1917 елнын ноябрь аенда бөтен Россия буенча Милләт мәҗлесенә, ягъни татар парламентына сайлаулар уза. Бу Мәҗлес Уфада 1917 елнын 20 ноябрендә эшли башлый. Димәк, яшь Туфан да бу милли парламентын эшчәнлегендә турыдан-туры катнашкан. Бу оешмада катнашучыларның язмышы фаҗигале рәвештә тәмамлана. Садри Максуди. Закир Кадыйри. Гаяз Исхакый. Гомәр Терегулов, кайбер башка милли лидерлар эмиграциягә китеп котыла. Россиядә калганнарның барысын да берәм-берәм чүпләп, кулга алалар, атып үтерәләр, яисә төрмәләрдә черетәләр. Мондый язмышка Милләт мәҗлесендә катнашучылардан Һади Максуди. Сәләх Атнагулов. Ильяс Алкин, Һади Атласи һәм башка бик күпләр дучар була. Кыскасы, Милләт мәҗлесенең утырышларында катнашкан (Мәҗлес 1918 елның 11 гыйнварына чаклы эшли) йөздән артык кешедән иректә берәү дә калмый шикелле.
Эш шунда ки. әлеге Мәҗлес “Идел-Урал штаты" исемле аерым дәүләт игълан итә һәм аны тормышка ашыру өчен актив эш җәелдереп җибәрә. Мәҗлес Совет властен танымый, большевиклар партиясен санга сукмый. Шулай итеп.
әлеге Мәҗлестә катнашучылар Совет властенын кан дошманнары булып игълан ителәләр Милли иларәнен нәзариятләре таркатыла, барлык тупланган финанслары конфискацияләнә Шулай итеп, монда катнашу ул чорда бик хәтәр эш булып санала Туфаннын бик сак кылануы шунын белән аңлатыла.
Бу. әлбәттә, минем өчен зур яңалык иде. Без Туфанны сабын бата сыман беркатлы, сәясәттән шактый ерак кеше дип уйлый идек. Ә ул яшьтән үк әллә нинди батырлыклар эшләгән икән бит. Бервакыт, җаен туры китереп, бу турыда Хәсән абыйнын үзеннән сораган идем— янадан шул ук хат кабатланды Хәсән абыинын кинәт кәефе кырылды. Ул мина бер сүз дә әйтмәде, эченә бикләнде дә. башым авырта дигән булып, мине чыгарып ук җибәрде
Тагы бер-ике елдан ниндидер язучылар кинәшмәсе уңае белән Улан—
Удэ (элеккеге Верхнеудинск) шәһәренә барган идем. Татарлар кайда да бар.
Монда да алар шактый күп икән.
Телевизорданмы күреп, газетаданмы укып, мондагы зыялы татарлар мин килгәнне белгәннәр, таныганнар, кунакка чакырдылар Шунда бер укыгучы апа егерменче елларда аларда укытучы булып эшләгән Хәсән Кусинов турында сораша башлады Мин андый кешене белмим, дигәч. “Юк. сез аны белергә тиеш, ул хәзер Хәсән Туфан псевдонимы белән йөри, шигырьләр яза",—дип әйтмәсенме... Башкалар ла анын сүзен куәтләделәр. Алар сүзенә караганда. 1919-1924 елларда Хәсән Туфан Ерак Көнчыгышта булган.
Чита һәм Верхнеудинск шәһәрләрендә яшәгән, татар мәктәпләрендә балаларны ана телендә укыткан... Алай гына да түгел, монда төзелгән Милли идарә әгъзасы булган, хәтта яшьләр белән эшләү бүлегенең башлыгы итеп сайланган Бу вазифаны ул намус белән башкарган
әдәби-музыкаль кичәләр оештырып, татар әдипләре турында кызыклы әнгәм&тәр. лекцияләр үткәргән, яшьләрне үз милләтләрен онытмаска, аны ихтирам итәргә өндәгән.
Бу да минем өчен зур ачыш иде Бу турыда сүз кузгаткач. Хәсән абый башта: "Син аны кайдан беләсең?"—дип сорады Анлагым биргәч, кыска гына “Белгәненнән белмәгәнен хәерлерәк" сыман бер-ике сүз генә әйтте
Шулай итеп, күп еллар дәвамында Хәсән Туфан бнофафиясенләге бу чор - 1917—1924 еллар томан чаршавы аргынла кала бирде Туфан вафатыннан сон. туксанынчы еллар башында мина КГБ архивында Туфаннын эше белән танышырга мөмкинлек туды Шунда гына күп нәрсә ачыкланды
Хөкем материалларыннан күренгәнчә. 1917 елның ноябрь аеннан 1918 елнын гыйнвар уртасына чаклы “Галия" шәкерге Хизбулла Хәзрәтев (Хәсән Туфаннын ул вакыттагы исеме) Милләт мәҗлесе утырышларында сәркәтип-стенографист буларак катнашкан, башкача әйткәндә, әлеге мәжлеснен секретариатында штаттагы хезмәткәр булып эшләгән
“Дсло”дан күренгәнчә. Хизбулла Хәзрәтен агаклы татар зыялылары Гаяз Исчакый. Сацри Максуди. Ильяс Алкин. Саләх Атнагулон һәм башкалар белән турыдан—туры аралашкан, алариын чыгышларын теркәп барган Мәҗтсс тыелгач га “Идел-Урал штаты"н тозү турындагы мөһим документларны һәм карарларны
саклау ана йөкләтелгән. Ул аларны акка күчереп (гарәп графикасында) атаклы шагыйрь һәм жәмәгать эшлеклесе Галимжан Акчуринга тапшырырга тиеш була. Һәм Туфан бу эшне намуслы рәвештә, җиренә җиткереп үти. Моннан тыш ул Милли идарәнен курьеры (хәзергечә әйтсәк, дипломат—курьер) рәвешендә Мәҗлес карарларын Урал һәм Себернен төрле калаларына илтеп тапшыра. Петропавел. Омск, Верхнеудинск шәһәрләрендә була.
Туфанның милли хәрәкәт өлкәсендә фидакарь эшчәнлеге чыннан да искиткеч икән бит! Ләкин бу турыда үзе исән чагында авыз ачарлык түгел иде шул—Туфан моны белгән, әлбәттә.
Мине һәм Туфан эше белән миннән сон танышкан Мәсгут Гайнетдинне бер нәрсә гаҗәпләндерде. Ни өчен әле ул тик торганнан, беркем сорамаган-белмәгән вакытта шундый куркыныч вакыйгаларны телгә ала? Үз башына үзе бәла тага түгелме? Мәсгут Гайнетдин "Исхакый һәм Туфан. Тагын бер гипотеза" исемле мәкаләсендә ("Мәйдан" журналы. 2006 ел. 2 сан. 81 бит) моны болай аңлата: "Ул хөкемчеләрнең бу мәсьәләдә хәбәрдар булганлыгын анык белә. Алар әлеге мәсьәләне дә эшкә кушуга алынмасыннар өчен, үзе аны бер-күпме ачкан төс күрсәтә".
Чыннан да, тикшерүчеләр бу мәсьәләгә әллә ни игътибар бирмиләр, төпченеп- нитеп тормыйлар. Югыйсә бер шунын өчен генә дә ул чор законнары буенча Туфанны атарга хөкем итеп булыр иде...
Шулай да мин М. Гайнетдин фикеренә тулысынча кушылып бетмәс идем. Әйе. Туфан әллә белеп, әллә белмичә, дөресрәге, төрмә зобаныйлары җәзалауларына түзә алмыйча, үзен гаепләрлек сүз ычкындырган, һәм шунын белән чикләнгән дә. Сорау алулар тагы берничә ай буе дәвам итсәләр дә. ул бу мәсьатәгә башка әйләнеп кайтмый. Тикшерүче дә бу турыда сүз кузгатмый. М. Гайнетдин фикеренчә. НКВД органнарына болай да барысы да билгеле булганга күрә. Минемчә, эш. киресенчә, тикшерүченең шыр надан булуында. "Дело" белән танышканда мин шундый нәтиҗәгә килдем. Ул ни Милләт мәҗлесе, ни татарның зыялы кешеләре турында берни белмәгән, күрәсең. Анын максаты—Туфанны "буржуаз милләтче", “контра", “япон шпионы" ясап, шуңа кул куйдырып, атарга хөкем итү Башкасы аны кызыксындырмый да. борчымый да. Һәм ул тора—бара үз максатына ирешә дә...
Шулай да Туфанның чыннан да яшерер сере булган. Ин мөһим әйберне йомып калыр өчен, ул үзен Милләт мәҗлесендә катнашучы, "буржуаз милләтче" булуын танырга да әзер. Нинди сер сон ул? М.Гайнетдиннен "Исхакый һәм Туфан" исемле мәкаләсе дә нәкъ шунын турында. Галим шактый кызыклы гөман кыла.
Гаяз Исхакый үзенең 1931 елны “Милли юл" исемле чит илдә чыга торган газетасында басылган мәкаләсендә большевистик Россиядән эмиграциягә ничек итеп китүен тасвирлый. Милли идарә аны Париж конференциясенә яна игълан ителгән "Идел—Урал штаты"нын вәкиле итеп җибәрә.
Бу конференция Парижда (Франция) 1919 елның 18 гыйнварыннан 1920 елнын 21 гыйнварына чаклы эшли. 1919елнын 28 июлендә Беренче Бөтендөнья сугышы тәмамлануын билгеләп, атаклы Версаль солых килешүенә кул шунда куела. Париж конференциясе Лига наций дигән оешма төзи һәм анын эчке кагыйдәләрен раслый. Гаяз Исхакый әлеге конференциядә “Идел-Урал штаты" исемле дәүләт төзелүе турында хәбәр итеп, аны башка дәүләтләр тарафыннан танытырга тиеш була.
"Идел-Урал штатьГна. Галимжан Шәрәф төзегән проект буенча (соңыннан. Милләт мәҗтесендә депутат буларак катнашкан Г Шәрәф үзе дә репрессияләр корбаны була) Казан. Уфа губерналарыннан тыш. Вятка. Оренбург. Пермь. Самара. Сембер губерналарның шактый зур өлеше дә керергә тиеш була. Бу дәүләт 1918 елнын 1 мартыннан яши башларга тиеш булган. Ләкин ул большевиклар каршылыгына очрап, кәгазьдә генә кала. Шулай итеп. Гаяз Исхакыйның вазифасы бик тә мөһим һәм җаваплы була, шуна күрә Милли идарә ерак сәфәргә нәкъ менә аны җибәрә дә...
Жйбәрүен җибәрә. тик бу аякка да басып өлгермәгән дәүләтнен барлык финанслары большевиклар тарафыннан конфискацияләнгән була. Милли идарәне тар-мар итеп, "буржуаз милләтчеләр"не кулга алырга әмер бирелә. Шулай итеп, көнбатышка Мәскәү аша юл ябык. Бердәнбер мөмкин булган юл—көнчыгышка таба. Себер. Чита. Кытай аша кала Акчасыз да юлга чыгып булмый Париж хәтле Парижга кем сине бушка илтсен ди? Анда да яшисе бар ич! Акча әзерләү зарурияте Г.Исхакыйны башта Себер шәһәрләрен гизәргә мәжбүр итә Г Исхакый Омск шәһәренә килә. Казакъ Милли Мохтарияте нәкъ шунда—элеккеге А1аш Урдада урнашкан була. Тара татарлары ана тиешле сумманы җыеп бирәләр Казакъ хакимияте дә бераз булышлык күрсәтә, чөнки Г Исхакый белән казакъ халкы вәкилләре дә барырга тиеш була. Акча җыюга Иркутск катасында яшәгән татар байлары да кушыла.
Ул чорда юл йөрүләре гадәттән тыш хәтәр һәм хәвефле—һәркайда талаулар, үтерешләр. Бер яктан кызыллар, икенче яктан аклар турыдан-туры юлбасарлык белән шөгыльләнәләр. "Акчаны үзен белән йөртү һәлакәтле иле —Томскилардан башлап, җыелган акчаларны йөртү эшен бер егеткә йөкләдем Ул миннән аерым хәрәкәтләнә иле. Иркутскига кадәр, акчаларны күчереп йөртүгә ул ярдәм итте”. "Гәҗитчелек эшендә 25 ел” дигән мәкаләсендә Г. Исхакый әнә шулай дип яза
Гаяз Исхакыйга чит илгә китәргә булышкан татар егете кем сон ул? Г. Исхакый. әлбәттә, анын исем-фамилиясен атамый, чөнки бу. М Гайнетдин әйтмешли, аны кул-аягын бәйләп Совет хөкеменә тотып бирү булыр иде М. Гайнетдин һич икеләнмичә шундый гөман кыла: бу әлеге дә баягы Хисбулла Хәзрәтсв булырга тиеш. ди. Әмма ул вакытта “егет” инде Хәзрәтсв тә. Хисбулла да түгел— Хәсән Кусинов.
Галиммен дәлилләре саллы һәм ышандыргыч.
Исем-фамилиясен алыйк. Хәсән Туфаннын ата-анасы кушкан исеме— Хизбулла. Ул туган Иске Кармәт авылында яшәүче татарлар миссионерлар тарафыннан көчләп чукындырылганнар. Әмма христиан линен кабул итмәгәннәр, яшертен рәвештә ислам динен тотканнар. Чиркәүгә барып никахлашмаганнар, балаларын яздырмаганнар, шуна күрә балалары патша хөкүмәте тарафыннан “зинадан туган" булып саналган Фамилияне дә аларга атасы исеме белән түгел, анасы исеме белән биргәннәр. Мәсәлән. Хизбулла тумыштан сон әнисе исеменнән ясалган Гөлзизин фамилиясе белән йөргән
1905 ел революциясеннән сон хөррият килә, фамилияне дә халык гадәте буенча ата—баба исеменә карап алырга рөхсәт ителә. Туфаннын гаиләсе, әтиләре исеменә таянып (халык аны. указлы мулла булмаса да. мулла вазифасын башкарган өчен ихтирам итеп хәзрәт дип йөртә). Хәзрәтен фамилиясен сайлап ала 1914 елда чит якларга чыкканда паспорт кирәк була Шунда булачак шагыйрьгә Хизбулла Хәзрәтсв исеменә паспорт язып бирәләр Бу ул чорда да шактый четерекле, мен мәртәбә тикшерелеп эшләнә торган эш. Әлеге исем-фамилиясе белән шагыйрь “Галия” мәдрәсәсендә укый. Милләт мәҗлесендә дә шул иссм-фамилия белән катнаша.
Мохтариятчеләрне кулга алу башлангач, ил буенча йөрер өчен һәм чит илләргә чыгар өчен фамилияне үзгәртергә туры килә. Гаяз Исхакый да. мәкаләсендә я зылганча. башка исемгә документ юнәтеп, ялган фамилия белән йөри Нәкъ шул вакытта Хизбулла Хәзрәтев тә кинәт Хәсән Кусиновка әйләнә Үзе исән чакта Совет органнарына Хәсән абый моны шулай аңлата иде Имеш. Себерде йөргәндә аның паспортын урлаганнар Шуннан сон ул үзенең казакъ дусларына мөрәҗәгать иткән. Хәсән Кусинов дигән казакъ егете ана үзенен паспорт алырга дип бирелгән белешмәсен биргән һәм шулай итеп ул Хәсән Кусинов булып киткән
Мөмкин хәлме бу? Паспорт алганда ул чорда да. хәзерге кебек, кешенсн туган җирен, атя-анасын. торган җирен, туган-тумачасын тикшергәннәр Ялган документ биргән өчен каторга янаган Әлбәттә, зур. бик зур акчага башка кеше исеменә дә паспорт алып булган Әмма ярлы шәкерткә андый акча кайдан килсен ди? Шуна күрә М Гайнетдин фаразы мине ышандыра төшә Яшь егетне Гаяз
Исхакыйга ярдәмче итеп билгеләгәч, анын исеменә дә яңа документ кирәк була. Моны Г. Исхакый Алаш Урдада урнашкан Казакъ Милли мохтарияте аша рәсми рәвештә башкара. Шуна да татар малаен паспортында казакъ дип язалар.
Тагын бер житди дәлил. Туфанның “Дело"сында шундый фактлар теркәлгән (тоткын авызыннан). 1918 елның кышында Хизбулла Зөфәр абыйсы янына Төмән шәһәренә бара, кышны шунда үткәрә. 1919 елнын язында аны Колчак армиясенә мобилизовать итәләр, Екатеринбург якларына озаталар. Шунда бер-ике генә ай хезмәт иткәннән сон ул аякларын жәрәхәтли. Сафта йөри алмый. Аны хәрби госпитальгә салалар. Менә шунда инде кеше ышанмаслык хәлләр булып ала. Кемдер (ул бу турыда күрсәтмәләрендә төгәл генә әйтми) көн саен диярлек аның янына килеп йөри, тумбочкасында һәрчак матур чәчәкләр була, аларны гел янартып торалар. Ана әлеге билгесез кеше ин затлы ризыклар, укырга калын- калын китаплар (рус әдәбияты классикларының шактый кыйммәтле басмаларын) ташып тора. Хәтта жиләк-җимештән дә өзми. Ә бит бу - Туфан яңарак килгән һәм һичбер танышы булмаган шәһәрдә! Ул гына да түгел, баш врачны “майлап”, ана хәрби хезмәттән алты айлык отсрочка юнәтәләр. Тикшерүче мона да әллә ни игътибар бирми, теркәп куя да шунын белән чикләнә. Әмма уйлап карыйк, мондый эшне кем эшли алыр иде икән? М. Гайнетдин фикеренчә, бары Хизбуллага яна вазифаны йөкләгән Милли идарә кешеләре генә.
Шуннан соң “Галия” шәкерте Хизбулла Хәзрәтев күпмедер вакыттан сон (ике—өч ай үткәч) Хәсән Кусинов фамилиясе белән Чита каласында пәйда була. Исегезгә төшерәм: нәкъ Чита станциясе аша Кытайга таба бара торган поездлар йөри (Хайлар һәм Харбин аша). Руснын да, татарнын да бөтен ак эмиграциясе шушы юлдан үтә.
Шунысы да кызыклы: Читада, ягъни беренче мәртәбә аяк баскан шәһәрендә, әлеге унтугыз яшьлек шәкертне жирле Милли идарә составына кертәләр һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Бу хәл Гаяз Исхакый шикелле абруйлы кеше тәкъдим иткән хәлдә генә була алыр иде...
Шунысын да онытмыйк: 1920-1922 елларда Чита каласы мөстәкыйль Ерак Көнчыгыш республикасының башкаласы була. Монда яшәүче татарлар үз теләкләре белән Милли идарә төзиләр, татар мәктәпләре ачалар. Яшь Туфан да бу эшкә баш-аягы белән чума. Югыйсә Исхакыйны чит илгә озаткач, ул кире Уфага кайткан булыр иде.
Әлбәттә, бу әле фараз кылу, М. Гайнетдин әйтмешли, гипотеза гына. Әмма шактый кызыклы һәм дәлилле гипотеза. Бер уйласаң, ис китәрлек ич. татарнын булачак бөек шагыйре XX гасырнын ин зур, ин абруйлы, ул вакытта ук инде классик дип танылган язучысын үлемнән коткара, ана чит илгә эмиграциягә китәргә булыша, ил чигенә кадәр озата бара Әгәр Туфан янарыш елларына кадәр яшәсә, ул бу мәсьәләгә үзе дә ачыклык керткән булыр иде. Ул исән чакта Исхакый һаман әле халык дошманы, ак эмигрант, хәтта немец шпионы дип исәпләнә иде бит.
Шәхсән минем үземне М. Гайнетдиннең фараз кылуы ышандырды. Чыннан да. яшь Туфан, шәриктәшләре истәлегенә караганда, уку фанатигы була. Ул мәдрәсәгә җаны-тәне белән тартыла, Лысьва заводында бераз эшләп, акча юнәткәч, яңадан Уфага кайта һәм баш-аягы белән укуга чума. Нишләп әле ул 1918 елнын маеннан мәдрәсәне ташлап, үзен—үзе белем алудан мәхрүм итә һәм Гражданнар сугышы кайнап торган бик хәвефле шартларда Ерак Көнчыгышка кадәр барып чыга9 Моны бары тик милләт файдасы өчен бик жаваплы эш кушулары белән генә аңлатып була. Менә шундый һәлакәтле заманда яшь, талантлы, кыю, фидакарь егет үзенә тапшырылган үтә жаваплы, бик тә хәтәр эшне төгәл үтәр өчен, берни белән хисаплашмастан, упкын кочагына ташлана. Бу чыннан да Туфанча.
Монда мин янә Сәйфи ага Кудаш белән очрашып сөйләшүебезне искә төшерәм. Ул яшь Туфанны фидакарь җан иясе дип атады, ана яшьтән ук фидакарьлек хас иде, диде Туфанны яхшы белгән кешеләр дә аны беркатлы, изге кеше, әүлия дип йөртәләр. Әмма шул ук вакытта ана искиткеч ныклык, каһарманлык, ил-хальпс
өчен үз-үзен корбан итәргә әзер тору, ягъни милләтпәрвәрлек хас була "Анарда яшьтән ук илаһи куәт бар иле,—дип сөйләде С. Кудаш —Бу—табигать тарафыннан бирелгән сәләт иде Башкаларга караганда ул сизгеррәк, намуслырак иле
—Без Хәсән Туфан белән “Галия" мәдрәсәсендә Галимҗан Ибраһимов кебек зур татар әдипләреннән дәресләр алдык. Шәехзадә Бабичнын әдәбият—музыка түгәрәгендә поэзия белән сихерләндек Мәҗит Гафури. Сәгыйть Сүнчәләй кебек ул заманнын атаклы шагыйрьләре белән аралашып, шигырь укуларын үз авызларыннан тынлап, кулларын кысу бәхетенә ирештек,—дип сөйли иде Сәйфи ага.
Шуна күрә Хәсән Туфан бер сонгырак чор әсәрендә: “Мин асылда синдә тудым. Уфа!”—дип язды. Шулай да булачак шагыйрь, милләт язмышы хәл ителгәндә, мәдрәсәне ташлап, милли сәясәт эшенә баш-аягы белән чума
М. Гайнетдин фикеренчә. Туфаннын әтисе дә Гаяз Исхакый белән таныш булган. Туфаннын олы абыйсы Зөфәр дә әлеге эшкә катнашкан булса кирәк Бу очракта да галимнен дәлилләре шактый саллы
Әмма галим монын белән генә чикләнми, фаразлавын дәвам итә "Күрәсен. Туфаннын. инде акча белән, янадан Себергә китү хәбәре шунда ук Совстнын тиешле органнарына да билгеле булып кала Инкассаторлар талап күпергән, экспроприаиия-национализаиияләр белән аякланган сәяси режим узаманнары бу акчаны да “читкә” җибәрмәс өчен, күрәсен. "Псрсхват" операциясе үткәрәсе итәләр. Төп инкассатор күндәм Хизбулла Хәзрәтевны каршылыксыз- нисез генә каршы якка борыр һәм буйсындырыр өчен, ул идеаллаштырган остазы Галимҗан Ибраһимовка бу эшне йөклиләр"
Чыннан да, Г. Ибраһимов нәкъ шул вакытта- 1919 елнын июнь-сентябрь айларында Колчак тылында разведкада йөри Йөргән урыннары да Туфан үткән юл тирәсендә—Урта Урал. Курган, Красноуфимск. Екатеринбург. Петропавел Күрәсе 1ме, нинди детектив сюжет барлыкка килә! Яшь шагыйрь өлкән классикны чит илгә озатып барганда алар артыннан өченче татар классигы күзәтеп йөри, әмма максатына гына ирешә алмый!
Бу гөман исә мине берничек тә ышандырмый
Беренчедән, Туфаннын Исхакыйны озата баруын беркем дә белми Ул чорда гына түгел, әле бүген дә без бу турыда фараз гына кылабыз Яшерен эшне башкаручылар бик сак кыланганнар
Икенчедән, ярый, белсеннәр дә ди Граҗданнар сугышынын иң кызган чагында Совет органнарынын башка кайгысы булмаган мени1 Россиянен алтын запасын эшелоннарга төяп чит илләргә алып киткән чорда хәер сорашып диярлек җыелган акчада кемнең гаме булсын ди? Юк. ышандырмагач, ышандырмый инде
Гомумән. М.Гайнетдин ике зур язучыны капма каршы куя Моңа хәтле дә милли хәрәкәттә турыдан-туры катнашы булган Г Ибраһимовнын икеләнеп йөрүе бик ихтимал. Әмма үз шәкерте артыннан шымчылык итүе берничек тә ышандырмый.
Ничек кенә булмасын, М Гайнетдиннең фикерләре бик кызыклы. Анын югарыда телгә алынган мәкаләсе "Мәйдан" журналында басылуга инде ике елга якын вакыт үлсә дә. безнең әдәби җәмәгатьчелегебез аны ничектер күрмәмешкә салышты. Әйдәгез, бергәләшеп бу турыда уйлашыйк, фикер алышыйк

Реклама