ХӘРЕФЛӘР, ТАРИХЛАР ТЕРЕЛӘ...


Татар халкының борынгы мәдәни мирасын барлаучы, тикшерүче, яңадан милләтнең үзенә кайтаручы, сәнгать традицияләрен дәвам итүчеләр арасында Нәҗип Ноккаш дип исеме чыккан бер асыл зат бар Әйе. Нәҗип әфәнде милләт очен кирәкле һәм файдалы олы эшләр башкара беренчедән, ул әдәбият галиме, текстолог буларак, архивлардагы, китапханәләрдәге борынгы кулъязмалар арасыннан энҗе-мәрҗәннәр табып, әдәби мирасыбызны барлый, текстологик яктан эшкәртә, ягъни хәзерге гади укучы да укый, аңлый азсын өчен, азарны хәзерге гамәли алфавитка күчерә, аңлатмалар яза. китап итеп чыгарырга әзерли Икенчедән, аның бөтен күңазен биреп, яратып башкара торган тагын бер ишгыле бар. ул. сәләтле рәссам буларак, соңгы 80 ез эчендә онытылуга дучар ителгән борынгы сәнгатебезнең бер торен-гарәби кагзиграфия сәнгатен тергезеп, яңартып җибәрүче Нәҗип Нәккаш иҗат иткән гүзәл гарәби язу зар. шәмаил ҺӘМ тугралар менә 18 ел инде Татарстаныбызда чыгып килә торган газета-журназ һәм азьбам битләрен, музейларны, мәчетләрне, аерым кешеләрнең ой эчләрен бизи.
Ниятебез укучыларны шушы сирәк һөнәр иясе, талантлы шәхес белән якыннанрак таныштыру Шәхеснең үзен ҺӘМ эшен аның үзеннән дә яхшы белүче юк. шуңа күрә күбрәк Нәҗип әфәнденең үзен сөйләтергә булдык Әңгәмәне аның белән бер үк институтта эшләүче фольклор галиме җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Рәшит Я1~ЬФЭР()В алып бара
—Нәжип әфәнле! Әңгәмәне тралиңион сораудан башлыйсы килә: кем сез, канлан сез, әләбият фәненә ничек киллегез лә, сәнгатькә ничек кереп киттегез?
—Тумышым белән Мамадыш төбәгеннән. Чулманга коя торган ямьле Бүрсет елгасы буена урнашкан үрле-үзәнле. елга-чокырлы. бик күп чишмәләре булган борынгы Өчөйле (рәсми исеме Усали) авылыннан Әтием Фәйзерахман һәм әнием Бибигайшә исемле колхозчылар гаиләсендә беренче бала булып. 1948 нче елның август аенда дөньяга килгәнмен Атам ягыннан булган бабаларым— Сөләймановлар нәселе игенче һәм һөнәрчеләр, балта осталары булганнар Балта остасы булу өчен рәссамнардагы кебек "кул" белән "күз' арасында тыгыз бәйләнеш булу кирәк, шуңа күрә мин үземдәге рәсем ясау сәләтен нәселебездән киләдер дип. уйлыйм Әтием клуб яисә ферма мөдире булып эшләгәндә белдерүләр, плакатларны үзе яза иде Элекке заманда фанерадан эшләнгән чемоданнар бар иде бит Шундый чемодан белән яңа гына армиядан кайткан Мөбэрэкжан абый (әтинең энесе), бервакыт шунын капкачын ачып жибәрле дә. аның өслегенә акварель буяу белән үзенең хәрби киемле портретын ясап куйды Әгәр уку. тәрбия эләккән булса, алардан рәссамнар чыккан булыр иде. бәлки
Мин үзем дә рәссам булу өчен махсус белем алмадым Кечкенәдән үк рәсем ясарга, матур язуны яраттым Бишенче сыйныфтан башлап укуны тәмамлаганчы класс дивар газетасының бизәүче рәссамы булдым, мәктәп һәм авыл китапханәләрен бизәүдә катнаша илем Урта мәктәпне тәмамлагач күп балалы атам анам гаиләсенә булышыйм" дип (алты бала илек без). 7 ел үзем укып
чыккан мәктәбемдә эшләргә туры килде Рәсем дәресләрен укыттым, түгәрәкләр алып бардым, шунын өчен сәнгатькә кагылышлы барлык журналларны алдыра идем Шулар аша үзлегемнән өйрәнергә тырыштым Шулай итеп, рәсем ясаудан мин һичкайчан өзелеп тормадым.
Үзем белән бергә эшләүче, электәге әдәбият һәм татар теле укытучым Мәрьям апа Нәҗип, бу сәләтләрең белән монда йомылып калма, сина укырга кирәк, укырга бар!"—дип кыстый торгач, ниһаять. 1974 нче елда 26 яшемдә Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга барып кердем Беренче курстан ук гарәп телен өйрәнә башладым Кечкенәдән үк шул серле хәрефләрнең мәгънәләрен белергә омтыла идем. Университетта "Әдәби сүз" дивар газетасын бизәүдә күп көч куйдым. Профессор Хатыйп ага Госман сәләтле студентларга бик зур игътибар бирә торган шәхес иде. Дүртенче курста укыганда ул мине, берничә кеше белән бергә. Бакый ага Урманчыга каллиграфия өйрәнергә йөртте. Атаклы остадан 3-4 дәрес алып кала алдым, ул безне каләм тотарга, матур язуның кайбер серләренә өйрәтте.
Борынгы әдәбият белән кызыксынуым гыйльми тикшеренүгә—монарчы өйрәнелмәгән урта гасырлар татар прозасын өйрәнүгә этәрде Бу эштә ин беренче җитәкчеләрем Хатыйп абый Миннегулов. Хатыйп ага Госман булды. Өченче курста укыганда ук Хатыйп ага мина XVIII гасырдан сакланып калган зур күләмле хикәятләр җыентыгын тикшерүне тәкъдим итте. Шул китап хакында диплом эшемне якладым һәм кулъязманы язмага әзерләү эшен Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтында эшли башлагач та дәвам иттем
XIV йөздән башлап. XIX йөз ахырына кадәр гарәп һәм фарсылардан татарларга гаҗәп күп хикәятләр үтеп кергән Хикәят дигәннән, ин әүвәл Г Тукайның мәшһүр "Туган тел'еннән шул юллар хәтергә килә:
. .Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән
Чынлап та. ул хикәятләр шулкадәр күп булган ки. аларны көннәр-төннәр буе укып, сөйләп булган. Хикәят—язма әдәбият әсәре, хикәят жанры исә әкият белән хәзерге хикәя арасында торган үзенчәлекле жанр. Г. Тукай әлеге юллары белән безнең зур язма әдәбиятлы милләт икәнебезне искәртеп тора.
Шундый хикәятләрнең күплеген истә тотып, мин "Борынгы татар прозасы' дигән серияне төзи башладым. 1994 нче елда дөньяга чыккан 25 табаклы Мәҗмугыл хикәят" китабы—сериянең беренчесе булды.
—Белүебез буенча, дини-әдәби мирасны халыкка кайтаруда болар сезнен беренче эшегез генә түгел. Дини әдәбият үрнәкләрен газета- журналларда бирү, радио аша пропагандалау эшен күптәннән алып барасыз. Сез үзегез дин эшлеклесе, мәчет әһеле дә түгел, ә бу эшкә ничек кереп киттегез?
—80нче елларның ахырында халыкка дин тотарга ирекләр бирелгәч, халык онытыла башлаган Ислам диненә кире кайта башлагач, хәзерге хәрефләр белән язылган җинел аңлаешлы китаплар, белешмәләр кирәклеге сизелде. 1991 елда 3. Шәфигуллин үзе төзи башлаган "Ислам. Белешмә сүзлек" китабына татарларда популяр булган дини китаплар хакында кыскача белешмәләр язарга тәкъдим иткән иде. Бу минем өчем әлләни авыр эш булмас, алар турында инде әдәбият бардыр, шулардан җыеп алып, бер системага салып кына бирермен .— дип. жинел генә уйлап, ризалашкан идем. Әмма эшкә чынлап тотынгач, әдәбият тарихы китапларын актарып карагач, борынгы дини әдәбиятыбыз турында бөтенләй диярлек мәгълүмат юклыгын белдем. Чөнки Совет власте елларында язылган әдәбият тарихларында ул әсәрләр турында сөйләү, мәгълүмат бирү кирәкмәс эш саналган, бары тик аларны сүгеп, тибеп үтү генә яраган. Шулай итеп, мина турыдан-туры чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килде, оятыма
каршы, борынгы әдәбият белән эш итүче саналсам да. мин аларнын кайберләрең бөтенләй укымаганмын яки өстән-өстән генә белгәнмен икән Минем алдымда яна бер зур дөнья ачылды—гажәеп бай мәгънәле, мавыктыргыч, нәфис дини әдәбият дөньясы Ул әсәрләрнең кайберләре турындагы ин тулы мәгълүматны, әдәби анализны Гали Рәхим белән Газиз Гобәйдуллиннар чыгарган 'Татар әдәбияты нда (Казан. 1923) таптым
Үземнен белемнәремне шактый баеткан бу белешмәләрне язып тапшыргач
шулар нигезендә Ватаным Татарстан" газетасында 1992 елда Дини әдәби мирас" рубрикасын ачып жибәрдем һәм анда Әхмәд Ясәвинең "Ли- ване хикмәте"ннән башлап XIX гасыр уртасы әсәре Фазаилеш- шөһүр"гәчә булган ин популяр китаплар турында белешмәләр һәм әсәрләрдән өзекләр, үрнәкләр биреп бардым.
Аларнын күбесе хәзерге алфавитта һәм хәзерге әдәби телдә чыккан ин
беренче үрнәкләр булдылар Мәсәлән. XIV йөз әсәре саналган "Кисекбаш" дастаны хакында Г. Тукайның пародия рәвешендә язылган Печән базары, яхуд яна Кисекбаш "ы аша өстән-өстән генә белгән халык анын борынгы чын үрнәге белән танышты. Ә "Фазаилеш шөһүр" китабы исә халык арасында көтелмәгән популярлык казанды. Авторы Мамадыш төбәге Шәдче авылының имамы Җәмаледлин Бикташи булган, әмма анын исеме күрсәтелми генә кат-кат күп тиражлар белән чыккан, кадими мәдрәсәләрдә беренче татарча уку китабы булган бу жыентыкнын шактый өлешен башта Ватаным Татарстан" газетасының 'Әллүки' чыгарылышында биреп барган идек Яна гына дингә тартыла башлаган халык, бигрәк тә өлкән яшьтәге апалар ана шунда ук игътибар иттеләр Чөнки монда Ислам диненен төп кануннары, кайбер гадәтләре, әхлак, кагыйдәләре жинел тел белән, пәйгамбәрләр, изгеләр тормышыннан кыска хикәятләр аша эмоциональ рәвештә аңлатылган иде. Китап итеп бастырып чыгаруны сораучылар күп булгач, мин анын текстын әзерләп, бизәлешен дә үз кулым белән башкарып Иман" нәшриятенә тапшырган идем Китап 25 мен тираж белән басылып чыкты һәм бик тиз арада сатылып бетте Әлеге нәшрият һәм башка мәчет әһелләре дә. беренче тираж сатылып беткәч . миннән рөхсәт сорап тормый гына, аны тагын берничә кат бастырып чыгардылар Нәширләргә файдасы, мина савабы калды Шулай итеп, иске мәдрәсәнең бик гади, самими уку китабы булган, жәдидчеләр тарафыннан заманында сүгелгән бу китап Ислам диненә янадан кайту чорында. XX йөзнен ахырында да популяр булды
—Элекке дини һәм әдәби мирасны халыкка кайтару сеэнен эшчәнлекнен бер ягы. Без әле анын икенче ягын да . шулай ук борынгы мирас—бу юлы гарәби каллиграфия сәнгате белән бәйле эшчанлегегезне беләбез. Сез борынгы традицияләрне тергезу-янартуга зур тырышлык куясыз. Бездә әле каллиграфлар куп тугел. бармак белән генә санарлык. Сез исә каллиграфия сәнгатенең берничә төре белән берьюлы шөгыльләнәсез һәм һәр өлкәдә унышларыгыз юк тугел. Шуна курә дә хөкумәтебез сезгә “Татарстанмын атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән шөһрәтле исем бирде. Сезнен "Нәккаш" дигән кушаматыгыз кызыклы.
Такташ, Сәйдәш, Борнаш, Гаташлар кебек бик тә татарча янгырый, гәрчә ул гарәп сузе булса да. Кушаматны гадәттә шагыйрьләр, әдипләр ала, сез исә гыйльми хезмәтләрегездә, узегезне “Н. Исмәгыйлев” дип курсәтсәгез, сәнгать әсәрләрендә исә “Нәккаш” дип исемләнәсез. Ни өчен кушамат алдыгыз, аның мәгънәсе нидән гыйбарәт?
—Бу псевдоним-кушаматны мин 1991 елда журналларда тәүге эшләрем басыла башлагач та алдым. Беренчедән. Исмәгыйлев нык таралган фамилия, мине башка Исмәгыйлевләр белән бутамасыннар дидем. Икенчедән, минем бу шөгылем әдәбият белән турыдан-туры бәйләнгән. Хөрмәтле Рабит Батулла үзен мин язучылар янында язучы, артистлар янында артист дигән шикелле, мин дә галимнәр янында галим, рәссамнар арасында рәссам. Нәккаш—гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә иң беренче тар мәгънәсе 'ташка уеп бизәк ясаучы, ташка язучы” дигәнне аңлата. Шулай булгач, бу кушамат минем шөгылемә бик тә туры килеп, ябышып тора дип уйлыйм. Соңрак, инде бу кушаматны үземә алгач, мин төрекләрдә бер язучының һәм гарәпләрдә бер графикның Нәккаш кушаматы йөрткәнен белдем.
—Тагын бер традицион сорау: бу борынгы сәнгать бедән сез кайчан, ни рәвешле шөгыльләнә башладыгыз?
—Балачактан ук мине ул серле хәрефләр үзләренә тартып, күңелне әсәрләндереп тора иде. Әбидән калган Коръән кисәкләрендәге язулар, әни ягыннан булган күрше авылдагы бабайлар өендәге пыялага ясалган, нурланып, җемелдәп торган тылсымлы шәмаил минем хәтеремдә уелып калды. Ул төсле шәмаилләрне безнен авылда Хәсәнша исемле бик укымышлы, бухгалтер булып эшләүче өлкән яшьтәге абзый ясый иде. Хәллерәк кешеләр үзләренең өйләрендә анын картиналарын булдыруны бурыч итеп куялар, шунын белән горурланалар иде. Ә гарәп хәрефләре белән чын-чынлап танышу, гарәп телен өйрәнү мина шактый соң—Казан университетында укыганда насыйп булды. Тик ул чакта (70нче еллар ахырында) аның бу заман өчен шулкадәр кирәк булачагы хакында кем уйласын...
Нәселдән килә торган табигать бүләге. Аллаһының биргәне—азмы-күпме рәссамлык сәләте булганга, гарәп хәрефләрен матур язуга өйрәнү әлләни кыен булмады. Күбрәк мин үзлегемнән, элеккеге осталарның эшләрен күчерә-күчерә өйрәндем. Студентлык елларыннан башлап 1989 елга кадәр бу сәнгать белән үзем өчен, үз күңелем өчен генә шөгыльләнә идем. 1989 елнын җәендә Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнен 1100 еллыгына багышлап Казан шәһәренең күп музейларында күргәзмәләр оештырылды. Шул вакытта минем үзем өчен генә, тәҗрибә рәвешендә генә эшләгән эшләремне дә экспозицияләргә куяр өчен кырып-себереп алып бетерделәр. Шул елларда бер-бер артлы яңа журналлар, газеталар чыга башлады Халыкның бу сәнгатькә ихтыяҗын канәгатьләндерү йөзеннән, алар мина мөрәҗәгать итеп, заказлар бирә башлады. Минем шәмаил- миниатюраларым бигрәк тә "Мирас журналына туры килеп, аның йөзенә әверелде. Ул журнал белән хезмәттәшлек дәверендә (1996 нчы елга кадәр) анын тышлыгында 25 ләп әсәрем басылып чыкты.
—Менә сезнен әүвәлге традицион шәмаилләргә якын булган эшләрегез дә, һәм дә алардан аерылып торган, үзегезгә генә хас булган, янача әсәрләрегез дә бар. Бигрәк тә “Мирас” журналындагылар. Аларнын үзенчәлекләрен, яналыгын сез үзегез яхшырак анлатып бирерсез дип уйлыйм.
—Традицион шәмаилләрдә гадәттә Коръәннән аятьләр. Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләре. Алланың бөек исем-сыйфатлары: Мөхәммәд галәйһиссәламне данлаган сүзләр, аның сахабәләре Әбүбәкер. Гомәр. Госман.
Галинен исемнәре лүрт олуг фәрештә. Җәбраил. Газраил. Микаил. Исрафилнең исемнәре языла. Шулай ук. сирәгрәк булса да. атаклы гарәп һәм фарсы шагыйрьләренең Аллага. Мөхэммэд пәйгамбәргә. Ислам диненә багышланган хикмәтле юллары языла
Мин исә үземнең шэмаил-миниатюраларымда Коръән аятьләре, пәйгамбәр хәдисләре белән бергә, үзебезнен татар шагыйрьләренең дә шул эчтәлеккә туры килеп торган, аваздаш булган шигъри юлларын урнаштырам. Мәсәлән. Коръәндә (2 сүрә. 153 аять) сабыр итү турында шундый гыйбарә бар: "Инна Аллаһа мәга- с-сабирыйна (Аллаһу Тәгалә сабырлар белән бергә ) Нәкъ шуна туры килеп тора торган мәгънә Тукайнын Сөткә төшкән тычкан шигырендә бар
И карынОаш' Син кирәксә суга бат. йә соткә бат-
Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гсп'(рәт. сәбат'
Менә тагын Мөхэммэд пәйгамбәрнең хәдисе Утлүбү-л-гыйльмә минә-л-мәһди илә-л-ләхди ( Бишектән башлап ләхеткә кергәнче гыйлем өйрәнегез") Тукайда да шул ук МӘГЪНӘ:
-Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше.
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше
Гомумән. Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә тэнгәл булган шигъри юлларны, хикмәтләрне Тукайдан күп табарга була Шуннан сон да Тукайны бөек дими ни дисен'^
—Сез әле каллиграфия сәигатенен онытылган, күпләр бөтенләй белми торган төре—тугра сәнгате белән дә шөгыльләнәсез. “Герб" сүзен алмаштырган тугра терминын матбугатка, сөйләмгә кертеп жибәрүче дә, ялгышмасам, сез булдыгыз кебек.
—Әйе. шулай туры килде Җөмһүриятебез туграсын ижат итү конкурсында мин дә катнашкан идем Алтын Урда чорында ясалган чүлмәктәге гажәеп көчле, темпераментлы, мәгърур барсны үрнәк итеп алып, беренчеләрдэн булып комиссиягә илтеп биргән илем Ләкин үтә милли төсмерле һәм сугышчан булу сәбәпле, комиссия минем туграмны халыкка, депутатларга күрсәтмәде Аннары мин. М Бакиров идеясенә тәнгәлләштереп. иллюстрация рәвешендә дәүләт тугралары ясаган идем. Шул мин ясаган сурәтләр белән анын мәкаләләре дөнья күрде, тугра сүзе шул вакытта таралды
Тугра—борынгы төрки сүз. Ул—билге, тамга, монограмма, герб дигәнне анлата Тамырында "ту . "тугъ" сүзе ята Гаскәри берләшмәнең, бүлекчәнең билгесе булган әләмне, байракны шул сүз белән атап йөрткәннәр Бу сүз безнен борынгы әдәбиятыбызда очраштыргалый Әле язу кулланылмаган борынгы чорларда күчмә төркиләр берничә гади сызыклардан оешкан бакыр, бронза, тимер туграларны утта кыздырып басып, далага көтүгә чыгарып жибәрәсе атларын һәм башка терлекләрен тамгалый торган булганнар һәр кабиләнен, ыруның үз тамгасы булган. Атлар далада йөргәндә төрле кабиләнең атлары бергә кушылып зур табуннар хасил иткәндә аларны шул сугылган тугралары буенча аера торган булганнар, шуна күрә ике кабилә арасында низаг чыкмый калган
Соңрак дәвердә төркиләр Ислам динен кабул иткәч, дин белән. Коръән белән бергә гарәп хәрефләре дә кулланылышка кереп киткәч, хан. әмир. шаһ. солтаннарның фәрман-боерыкларында. ярлыкларда, дәүләтара хатларда хөкемдармын исеме, титулы инде гареп хәрефләре белән үзенчәлекле мәһабәт, купшы стильдә, матур монограммалар рәвешендә языла торган була Шуны электән килгән төрки сүз белән тугра дип атаганнар
Руслардагы клеймо нын синонимы (алмашчысы) булган "тавро" сүзе нәкъ менә шул төрки сүздән ясалган
XIV гасыр ахырында Төркиядә махсус классик тугра стиле формалаша. Ул—көчне, мәгърурлыкны, җегәрне белдереп тора торган мәһабәт бер композиция рәвешен ала. Бу стильдә хәтта Коръәннән алынган кыска гына аятьләр, гыйбарәләр дә языла башлый, гарәпләр дә аны шул төрки сүз
белән "туграи" дип атаган. .
Безнең татарларда туграны XIX гасыр урталарыннан | ^
башлап укымышлы кешеләр, муллалар, сәүдәгәрләр
үзләренең шәхси мөһерләре, китап билгеләре рәвешендә куллана башлаганнар. Ә инде XIX гасыр ахырларында {
үзеңнең туграң сурәтләнгән шәхси мөһерең булу
мәдәнилек билгесе саналган. Безнен Казандагы
Милли музейда 48 мөһердән торган бай һәм матур коллекция саклана, алар арасында классик стильдә ясалганнары да бар. I
Гарәп хәрефе—күркәм сурәтле, сыгылмалы, тасвыйри мөмкинлекләре зур булган шрифт.
Хыялың бай булса, аннан әлләни төрле күп сурәтләр, бизәк-фигуралар ясарга мөмкин. Мәсәлән. “Бисмилла"
сүзен җиңел генә кош. яки кувшин рәвешендә язып була. Кешенең исеме, атасының исеме, анасының исеме, нәсәбатыннан (фамилиясеннән) торган монограмманы да төрле сурәтләр рәвешендә язырга мөмкин Мәсәлән, мин үземнең якташым, атаклы жырчы Мингол Галиевның туграсын музыка билгесе булган “скрипка ачкычы шәкелендә ясадым.
—Бу туграларны хәзерге көндә дә гамәлгә, ягъни кулланышка кертеп буламы соң?
—Ник булмасын, бик була! Туграны үзеңнен визит карточкаңда, шәхси мөһереңдә, китап мөһере—экслибриста кулланырга мөмкин. Мәсьәлән. мәгълүм әдип Марсель Гали аны үзенең китапларында да. визит карточкасында да. юбилее кичәсенә чакыру билетында да кулланды
Соңгы берничә елда түгәрәк яки овал кысалы пыялага ясалган татарча бизәкле, купшы туграларны яна гаилә союзы корган яшь парларга йә никах тантанасында, йә туй мәҗлесендә бүләк итеп бирү гадәткә керә башлады. Гадәттә, анда традицион классик стильдә яшь гаиләнең уртак фамилиясе һәм исемнәре ясала һәм тугра янында ук бер теләк, яисә девиз языла. Мәсәлән: “Мәхәббәт, өлфәт вә иттифак!" Бөтен гаилә әһелләрен бер ныклы композициягә берләштереп торган гаилә туграларына да бик теләп заказ бирәләр. Ливарда эленеп торган мондый картина бүлмәгә үзенчә бер экзотика, милли төсмер бирә, бизәп тора.
Бу көнгә инде мин меңнән артык тугра иҗат иттем, шуларнын 450 дән артыгы пыялада ясалган.
—Нәҗип әфәнде! Дөресен әйтергә кирәк: гарәби каллиграфия сәнгате бу көндә һәркемгә дә аңлашылып җитми, сезнен картиналарны аңлау өчен иң элек гарәп хәрефләрен таный, укый белу сорала. Димәк, бу элитар сәнгать?
—Мин моны алай ук димәс идем. Элитар сәнгать ул аерым бер катлау, бер төркем өчен генә хезмәт итә. Ә моны гарәп хәрефен таныган һәркем анлый. укый ала—бае да. ярлысы да. Гарәп язуын, бабаларыбызнын мен еллык мирасын өйрәнү өчен берәүгә дә юл ябылмаган. Бүгенге заманда мәктәп-гимназияләрдә гарәп язуын өйрәнүче балалар, мәчет-мәдрәсәләрдә күрсларга йөрүче олылар һаман ишәя бара, димәк, бу сәнгатьне аңлаучыларның да аудиториясе киңәя дигән сүз. Ә бит Алла сүзе, пәйгамбәр хәдисе кергән шәмаилләрне гарәп язуын танымаган күп татар кешеләре өйләрендә тотканнар, алар аны динлелекнен.
Аллага ышануның, миллилекнең символы итеп санаганнар, атеизмның һөжүмнэре вакытынла ла өйләрендә саклаудан курыкмаганнар Алар ата-бабанын ялкәре. реликвиясе булып, буыннан-буынга күчә барганнар, эле лә аларны һичкем йә сатарга, йә музейга илтеп тапшырырга жыенмый Безнен муэейларыбыздагы шәмаилләр бик авырлык белән генә жыелганнар
—Н. Нәккашнын тагын ла бер юнәлештәге—милли архитектурабызны бизәүдәге эшләре игътибарга лаек. Бу өлкәлә нинли унышларыгыз бар?
—Күпләргә таныш, күзгә ташлана торган каллиграфик эшем Казаннын үзәгендә. Тукай мәйданындагы мәчет манарасына охшаш итеп күтәрелгән стеладагы сәгать таблоларында урын алган, рәссам-металлист И Н Башмаков тарафыннан Г Тукай шигырьләренә иллюстрация рәвешендә ясалган скульптура композицияләренә аваздаш итеп өч якка каргап торган сәгать таблоларында Тукайнын өч шигыреннән юллар язылган Ин зур яңалык шул. бу сәгатьләрдә цифрлар урынына саннар 1 дән башлап 12 гә кадәр татарча сүзләр белән язылды Татарэча саннар 1-2 ижектән генә торганга, аны лаконик рәвештә түгәрэәк композиция рәвешендә язу уңайлы Бу—дөньяда цифр урынына сүзләр язылган бердәнбер сәгатьтер, бәлки
Соңгы елларда Түбән Кама шәһәрендәге. Лениногорскидагы жәмигь мәчетләрен. Югары Афанас һәм Шәнгәлче авылы мәчетләренен тышкы һәм эчке якларын бизәү өчен минем каллиграфик эскизларым буенча дизайнерлар тарафыннан смадьта дигән декоратив материалдан бик матур, купшы мозаик паннолар ясалды. Мәржани мәчетенең яна төзелгән ун канатында, хатын-кызлар өчен гыйбадәт залында минем эскизым буенча михрабта Айәтүл-күрси" тексты гипстан кисеп урнаштырылды Мәчет ул безнен мөселман татарлар өчен гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә бәлки үзара очрашып, сөйләшеп, фикер алышу урыны да Шуна күрә ул бизәкле гүзәл бер урын булып, күңелләрне тартып, күзләрне иркәләп торырга тиеш дип саныйм
Шулай ук сонгы елларда кабер ташларында минем эшләрем күренә башлады Әүвәлге традицияләрне дәвам итеп. Казан ханлыгы чоры каберташлары стилендә татарча бизәкле итеп. Коръәннән яки хәдисләрдән алынган гыйбарә белән, мәрхүмнең исемен гарәп хәрефләре белән тугра рәвешендә язып таш үлчәмендә эскизлар төзим, кисүче гравёрга аны механик рәвештә күчереп башкарасы гына кала Шулай итеп, тугранын кулланылыш өлкәсе кинәя бара
—Менә сезнен шәхси туграгызда очып баручы кош сурәтләнгән. Монын берәр символик мәгънәсе бармы?
—Очып баручы кош сурәтеннән төрле мәгънә чыгарырга була Үземчэ мин моның белән очкан кош кебек тиз үтеп китә торган фани дөньяны, шул вакыт шул дөнья эчендәге үземне сурәтләдем Менә шул очкан коштай тиз үтеп китә торган гомердә эз калдырып, үзеңнән сон игелекле эшләр калдырып китәргә иде Бу тугра минем шуңа омтылышымны анлата
—Омтылышыгыз, максатыгыз нзге икән, Нәжип әфәнде, нәкъ менә, Алтын Урда чоры шагыйре Хөсам Кәтибнен шигъри юлларына туры килеп тора:
Тапмас иде кеше дөньядан морад-бас. калыр икән җиһанда имг ат Чөнки килдең доныи-а китиәк кирәк. бар көчең җиткәнчә хәер ити.ж кирәк
Шул нзге юлда, халкыбызның мәдәни мирасын кире кайтаруда, шул эшчәнлегегезнен һәр ике төрендә сезгә ижат уңышлары насыйп булсын!

Реклама