КАБЕР КАЗУЧЫЛАР


Мин зиратка якынлашканда мәрхүмә кайтачак Октябрьск шәһәре тарафыннан, кыйбла яклап теләр-теләмәс кенә җепшек кар төшә башлады.
Кабер казу кораллары сакланган складнын ачкычы килгәнен көтеп, бер дистәдән артык ир-ат район газетасында басылган, «Кеше җирләү йоласын тәртипкә салу» дигән мәкаләне тикшергәннән соң авыл яңалыкларына күчеп торалар иде. Рәхимҗан: «Марсель машина алган», дигәч, барысы да колакларын торгызды. Марсель—үзенә карата бер-бер уңайсыз сүз ишетсә гөлт итеп кабынып, дөрләп янып ала торган шәхес. Менә берничә ел инде: «Машина алам!» дип шапырынып йөри иде. Ниһаять, алган. Ничек алганмы? Болай: ләх булып эчкәч, бәләкәй чанага машинанын саклану каешы белән бәйләп салганнарда өенә илтеп ташлаганнар үзен. Юл буе «Выжж... Пип-пип... Выжж* дигән авазлар чыгарып кайткан.
Бу хәбәргә барысы да рәхәтләнеп көлделәр, кәефләре күтәрелеп китте. Ну, шушыларны! Кыек җиреңне күрсәләр көләргә генә торалар. Ертык тишектән көлә диләрме әле? Марсель машинаны алам дигәч, ала бит инде ул аны. Әле ул юл йөрү кагыйдәләрен генә өйрәнә
Рәхимҗан исә: «Минем үземнең дә эчкәч урам буйлап акырып йөрмәсәм, күңелем булмый. Урамга чыгып акырмагач та синен эчкәнеңне кем белә?!*—дип куйды.
Склад ачылды, кораллар алынды, ярты сутый мәйдан ярты метрлык кардан чистартылды.
...Менә шушы урында япон роботларына Н. авылында яшәгән мишәр-татар- башкорт кавемле урыс мөселманнарының кыш көне кабер казу технологиясен язып калдыру кирәк булыр
Ике көрәк сабы озынлыгына бер көрәк сабы киңлеге турыпочмаклык жир билгеләнде. Сабыннан чыгып очкалый торган балта белән кабернең чикләре чабып чыгылды. Кыска ягы шул балта белән тирәнәйтелде һәм кырыкка кырык сантиметр зурлыгындагы өч шакмак бүленеп, һәрбер шакмакка берәр тимер чөй кагылды.
Эшнен нәтиҗәлелеге, җирнең күпме тирәнлеккә тунуына карамастан, эшләү ысулларына бәйле. Менә берәү кувалданы, сабантуйда ике потлы гер чөйгән кебек, күккә чөеп җибәрә. Кувалданы кулдан ычкындырмагач, аяклары җирдән чак кына аерылып ала. Кувалда күктән чөйгә томырылганда гәүдә ияреп кенә бөгелә. Кувалда чөйдән сикереп китә, чөй яртылаш җиргә чума. Икенче берәү, хатынына яки күршесенә булган ачуын кушып, кувалданы баш артына ташлый. Һәм бөтен дөньяга булган үчен дә өстәп чөйгә китереп тора. Кувалда чөйгә магнитка килеп ябышкан кебек ябыша. Сугучының билдән түбән өлеше ат типкән хәрәкәт ясап куя. Ни хикмәт, чөй җиргә берничә миллиметрга гына керә.
Акыллы япон роботы, һичшиксез, беренче ысул белән эшләячәк.
Мин дә бер минутлап кувалда белән уйнап караган идем. Аннан сон берничә минут сулышны, йөрәк тибешен элекке хәленә кайтара алмыйча җәфаландым.
Тырышлык гадәттә нәтижә бирмичә калмый ул. Шакмак башта тунлыктан аерыла, ломнар белән ваклана, кабер читенә өелә.
Чираттагы өч шакмакны балта белән чабып чыгуны, син балта остасы дип. Әнвәргә тапшырдылар. Әнвәр эчү үзенчәлеге белән аерылып торган адәм. Градуслы эчемлекләрне теш арасыннан сөзеп эчә. «Тәмләп эчә* дияр иден. чыраена шундый интегү галәмәтләре чыга ки. агу эчүенә ышана башлыйсын. Ул үзе дә белә агу эчкәнен, әмма барыбер нинди генә агу салсан да эчә бит. сволочь! Юккамыни ул дүрт йөз илле ел урыс белән дус булып йөри
Әнвәр сабыннан чыкмасын дип батганы кагып булашканда Хәдис: «Әнвәр' Син Мәсгүдә түтәйне күп имден инде*,—дип куйды, мәрхүмәнен мәскәүский водкаларнын өч сумга да тулмаган, ачыган виноград суларынын бер сумга да җитмәгән, сирәк кенә кайткан мичкәле сыра заманнарында сатучы булып эшләгәнен искә төшереп. Илшат: “Әнвәр’ Гараж түбәсе япкан вакытта сине Наил ничек итеп куып кайтарганны сөйлә әле." дип төпченә башлады Әнвәр ишетмәмешкә салышты һәм бер төркем кабер казучылар белән хәер хәмерен чөмерергә зиратнын тышкы ягына чыгып китте Аллага шөкер, мөселманлыкларын жуеп бетермәгәннәр, кабер тирәсендә эчмиләр
Үз өлешенең төбен күргәч. Рәхимҗан «Дин көчәеп китсә, без алкашларны зират эченә күммәсләр инде Илшат! Анавы тауны бульдозерын белән тигезләп куй. Безнен каберләр шунда булыр",—диде, киләчәген кайгыртып, зират капкасы кырыендагы биек балчык өеменә күрсәтеп. Илшат, язгы чәчү вакытында колхозны тракторының артына тагып, бүтән вакытларда арттан эттереп йөрүче эшчән егетләрнен берсе, оялчан гына көлеп куйды Рәхимҗан шунда ук планын үзгәртте: «Ярар, тигезләмә Тау әйләнәсенә йомран оялары чокып, аякларыбызны күрсәтеп, баш белән генә тыгып куярлар әле»
Кабер казунын ин авыр эше артта калды Унбиш 40x40x40 см тун балчык шакмагы куптарылып. ваклап кабернен бер башына өелде. Шулай пар бөркеп эшләп ятканда зиратка, тезгә җитеп торган соры тун завод пималарына унайсыз гына басып. Салават килеп керде. Сизелеп тора: өр-яна пималары белән мактанырга килгән. Ләкин егетләр аларны күрмәмешкә салыштылар Житмәсә, Хәдис игътибарны Салаватнын икенче үткерлегенә юнәлтте: «Менә Салаватның барлык хатыннары да яшь. чибәр була. Хатын-кыз белән эш итү өчен тел байлыгы кирәк шул*, диде. Салаватнын дүртенчегәме, бишенчегәме өйләнүенә кинаяләп Шулай шул. Борын муллыгы да. хәтта баш тулы акыл, кесә тулы акча да кайчагында мәхәббәттә унышны гарантияләми Иртән «салкын* диеп фуфайка, сырган чалбар киеп чыгасын, төштән соң шундый итеп кыздырып җибәрә, хет трусиктан гына йөрс Хатын-кыз да шундый һава торышы инде ул...
Кара балчык кызыл балчыкка күчкән катламнан Рәиф угыз сантиметр чамасы озынлыктагы чукмар башлы дүрт сөяк казып чыгарды Кабер казучылар арасында археологлар да. тарихчылар да юк иде Кем сөякләре икәнен ачыклый алмадылар.
Кабер казыйбыз... Ә бу вакытта Ходай Тәгаләнен остаханәсендә яна синтетик наиоматериаллардан. нанотсхнологияләр кулланып. Яна Дәвер Кешесен әтмәлләп ятмыйлар микән?
Жанымда үз-үземне саклау инстинкты янына гасырлар буена сеңдерелгән Куркаклык; эшләмичә дә ашап булганын белгәннән сон барлыкка килгән һәм мәҗбүриләп бушка эшләткәннән сон көчәйгән Ялкаулык, ике тапкыр күбрәк белгән саен дүрт тапкыр арта барган Нәфес ятканын белгәнлектән, аллә нинди чибәр тормыш көтмим ул Яна Дәвер Кешесеннән дә Һәй' Яшәсен шунда минардан сон бәхетле программа салынган берәр робот
Кар җепшегрәк, мулрак һәм теләбрәк төшә башлады. Салаватнын яна пималарына ярмалы кара мәтск белән үзле кызыл ләпек ябышты Менә шунда гына Хәдис «Пималар көлә*.-дип куйды «Пималар көлә», дип җаваплады Салават, ниһаять яна пималарын күреп алуларына куанып
Салаватларның тагын берсе килеп җиткән икән Әнә ул аңлашылмаган бер
кыяфәттә кабер тирәнлегенә карап тора. Күп төрле һөнәрләре белән бергә ул ирләр мәете юу буенча зур белгеч тә.
Нәрсәдән кырыла сон безнен халык? Ирек сөюче горур кавемнәр, алсалар- алмасалар да, азатлык өчен сугышып үләләр. Кайбер халыклар ясалма акыл булдыру өчен баш ватып үләләр. Ә безнекеләр эчеп үлә. Дөрес, соңгы елларда кыйбладан искән салкынча саф җилләрдән айнып дөнья көтәргә һәвәсләнеп китүчеләр күбәйде күбәюен. Шулай да 30—40 ел тоташ эчкәннән сон агуланып, асылынып, авариягә эләгеп, янып, тунып, батып, сугышып һәм тагын әллә ничекләр әрвах булганнарны чутлап чыксанмы?! Кырау сукты дип кенә әйтеп булмый бит инде аларны.
Шул хакта уйладым-уйладым да. һәрбер күзәнәгемне сагыш басты. Сагыш сагынудан иде. Сагынам мин сезне, җимерәсен җимереп, безгә җимерер өчен нәрсәләрдер төзеп калдырган бабаларыбыз... Сез калдырган рух. иман бар әле миндә бераз. Юксынам сезне, үзем күреп белгән, иртәрәк җир куенына кергән авылдашларым... Сез эшләгән ялгыш-хаталарны кабатламыйча, бөтенләй бүтән төрле хаталанып яшисе килә. Бик күрәсем килә сезне, мин вафат булгач туачак адәмнәр... Ничек яшәрсез сез? Безне һәм бер-берегезне аңлый алырсызмы?..
Кабер ләхет тирәнлегенә җитте. Ләхет алу—иң җаваплы эш. Моңа Хәдис кереште. Өйрәнчеккә пималы Салават төште.
Хәдис зур борынлы, эре сөякле, шахтер көрәгедәй куллы, маҗаралар өчен туган зат. Аны авылда хөрмәт итеп "Бандит!" дип. яратып "Бандюга!" дип атап йөртәләр. Классташ булгач, мәктәп елларыннан ук беләм: ул үзе үтә дә намуслы кеше. Мин аны теләсә нинди кимәлдәге депутат итеп сайлар идем дә. урысчасы кытыршырак шул. Туган белән туган арасында власть өчен тәпәләшеп алу гадәти хәл бит инде. Хәдиснең гәүдәгә күпкә юкарак абыйсы, үзе аңлатканны колагына кертә алмагач, баш түбәсенә чүкеч белән сугыл тишек тишеп куйган. Соры куян бүреге астында илле грамм көмешкә сыярлык чокыр әле дә бар дип сөйлиләр. Хәдиснең аның яшәү инстинкты көчле, бернәрсәгә дә бирешми. Башына лом белән кундырсаң да берничә минут исәнгерәп йөриячәк тә. айныгач, хәләл җефетеннән: «Фәйрүзә, миңа кем сукты?»—дип сораячак та. тегене тукмарга китәчәк. Тотып, башыңны бот арасына кыстырып, көрәктәй кулларын кувалда итеп төйнәп, кинәнеп бөерләреңне төяргә ниятләсә, анын күзенә күренмә инде син. Мина әле Хәдиснен йодрыгы кабереннән дә үсеп чыгар сыман тоела. Аның тагын бер шәп ягы бар: эшне текемләп эшли.«Текемләп эшләү» диеп бездә татарның урысча түгел, ә бәлки японча эшләргә тырышып каравын, йә нимесчә эшләп карарга тырышуын әйтәләр.
Хәдис ләхетне дә уңайлы һәм күркәм итеп эшләде. Баш очы аяк очыннан югарырак идәненә, стеналарының тигезлегенә, бәпкәләренә бер грамм да туфрак үтмәслек итеп ипле салынган такталарга бактым да. җир астындагы мавзолей бит бу. дидем. Күпләрнең Хәдис казыган ләхеттә ятарга хыяллануы тикмәгә түгел ул.
Ә минем (дөресен әйтергә кирәктер) беркайчан да үләсем килми бит. җәмәгать. Ахырзаман җиткәнен көтеп алып, кыямәт көнендә каберләреннән кубарылып чыккан гади һәм бик гади булмаган татар-башкортлар белән «Олы юлнын тузаны». "Су буйлап". «Агыла да болыт агыла», "Менәргә иде Урал тауларына“ны. табын җырларын җырлап, чәбәкәй итеп такмаклап «Әпипә* көенә биеп ду килеп йөрисе килә.
Тансыкка, кызык өчен, үлеп карарга да булыр иде. терелеп кире кайта торган булса. Оҗмахка керүем бик шикле инде ул минем. Гөнаһларым һәм саваплы гамәлләрем бер чамарак булганга, бакый дөньяда да фани дөньядагы кебек оҗмах белән тәмуг арасында йөреп вакыт үткәрермен кебек. Берсенә дә кертмәсләрдер мине.
Ләкин сул кулбашымдагы фәрештә миннән көнләшепме, үчләшепме яки ялгышыпмы бүтән кеше гөнаһларын миңа язып барса, аяктан сөйрәп тәмугка алып кереп китәргә дә мөмкиннәр. Кирәкми! Монда әлегә түзәрлек Кайчагында бәйрәмнәр дә булгалый. Картый кебек йөз яшь яшәсәм, бәлки
биотехнологларнын үлемсезлек гены уйлап тапканын күрү дә насыйп булыр әле...
Мәрхүмәнен мәете шәһәрдән өч машина белән кайтты да үзе яшәгән йортын сонгы тапкыр күрергә, дини йолаларны үтәргә китте.
Аны зирагга көткән арада Хәдис ярты гасырлык әкият кебек мавыктыргыч маҗараларга бай тормышыннан бер мәлжә сөйләп алды: «Шулай исерек баштан Камил белән милициягә эләктек. Каян килеп кергәндер. Камилнен кесәсендә автомат патроны бар икән. Тентесәләр эш харап Камил: «Йотаеммы0»— ди Мин «Йотып торма, хәзер үк әбрәкәйгә алып барып батыр».—дидем. Шулай эшләде дә»,—ди
Изгеләр дә урап үтелмәде. Кемдер фәлән авыл мулласынын сабыйга исем кушканда алмашынып: «Авыр туфрагын жинел булсын*.—дип әйткәнен сөйләп көлдереп алды. Әй, ул муллаларның һәрберсе турында мәзәк сөйләргә була инде Үзебезнен арадан чыккан ата коммунистлардан, исерекбашлардан изге юлга баскан кешеләр бит алар. «Бисмилла» әйтеп басканнар икән, барсыннар әйдә. Без дә иярергә тырышырбыз. Алла боерса.
Йолалар булдыра алганча үтәлде, Мәсгүдә апа да үз өлешенә төшкән язмышын тормышка ашырып, кабер өстендә генә эленеп торган бәллүдән ләхеткә күчте. Минем уйлавымча, Мәсгүдә апа. син анда сатучы була алмассын инде. Кайтмаганнарнын язылмаган хатларына ышансан. анда сатып атучылар юк икән. Ярар, оҗмахка эләксән. хур кызы булып йөрсән дә гөнаһ булмас
Мулла нәрсәдер укырга әзерләнгәндә бер минутлык кабер тынлыгы урнашты Минем күз алдыма Мөхәммәт Мәһдиевнен торналар төшкән җирендәге зыңлап торган тынлыгы килеп басты. Бу безгә кадәр булган һәм бездән сон да булачак Мәңгелек тынлыгы иде.
Тынлык булса да бушлык юк. Минем һәрбер күзәнәгем аша Гатәмнән килгән дулкыннар, җиде йөз телеканал, меңләгән радиоканал дулкыннары һәм миллиард кешенен телефоннан сөйләшүе үтеп китте Нәрсәгә кирәктер инде ул минем нерв күзәнәкләремә кемнеңтер Уфадан чыгып киткәч фәлән авылны үтүе дә төгән авылга җитүе7 Ни пычагыма кирәк мина фәлән кешенен төгән кешегә юллаган сәламе7 Мина анын җыры ла кирәкми әле Йөз тапкыр ишетеп туйдым инде Кемнеңдер телефоннан сүгенүе кан чистарту белән шөгыльләнгән бавыр күзәнәкләремнең эшен боза гына. Дулкыннар минем аша үттеләр лә җыелышып Казанны су бастырырга. Агыйдел буендагы урманнарны аударырга киттеләр
Мулланың аңлашылмаган Коръән сүзләре мине үзем беркайчан да аңламаячак Галәм серләре белән тоташтырып куйды Без барыбыз да Жирнен гарту көчен тоймыйча, йолдызларга карап, очарга талпынып яшибез Жир барыбер үзенә табан иеп йотачак безне.
Жепшек кар явудан туктады Кабер казучылар бу юлы да кабергә алар түгел, ә бүтән кеше кереп ятуына шөкер итеп, өйләренә таралыштылар
Илшатнын генерал Шәйморатов айгыры токымыннан булган аты белән иномаркага алыштыргысыз чанасында җилдереп кайтканда. Илшат «Мәсгүдәтгәй озак интегеп ятты инде Алай интеккәнче лутчы көтмәгәндә үлүен».—дип куйды Мин исә «Илшат! Синең дә интегеп яшәгән чакларын булды, киләчәктә дә интегүен ихтимал Нигә сон хәзер үк үлмисен7"—дигән ахмак сорау бирдем Ул горур гына «Мин кирәк бит әле*.—дип җаваплады
Менә бит ул гап-гади яшәүнен мәгънәсе кирәклек Кабер казучы сыйфатында булса да
Шунын өстәвенә, якынча кырык яшькә кадәр үзенә хаҗәт булган бөтен нәрсәләрне лә алып, кырык яшьтән сон үзендә булган барлык нәрсазәрне дә биреп кигә алсан: шунын өчен үзеңне үзен яратсаң; бүтәннәр дә аз-маз ихтирам итсәләр—Мәнгелек каршында башыңны иеп. ишетелер-ишетелмәс кенә. «Мин юкка тумаганмын *.—дип әйтә атасын
Шунын белән вәссәлам'

Реклама