Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең күргәзмә


Таҗи Гыйззәт
(1895-1955)
Татар совет драматургиясенә нигез салучыларның берсе Тажи Гыйззәт 1895 елнын 15 сентябрендә Әгерже районының Баржы Умга авылында туа. Әтисе Кәлимулла агай, ишле гаиләне туйдыру өчен күп кыенлыклар кичерсә дә, балаларына белем бирергә, аларны укытырга тырышкан. Таҗи остабикәдән сабак ала, аннары янача тәртиптәге жәдит мәдрәсәсендә укый. Анын балалык һәм яшьлек еллары Иж елгасы буенда уза.
Самарадагы татар театр студиясен тәмамлаганнан сон үзенен остазы Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге театр труппасында Оренбургта эшләп ала. Урта Азия. Ульяновск, Алабуга, Мәскәү шәһәрләрендә төрле хезмәт вазифалары башкарганнан сон, 1929 елны
Казанга кайта. Һәм шунда бөтенләйгә төпләнеп калып, 1950 елга кадәр Г Камап исемендәге Татар дәүләт театрында хезмәт итә. 37 сәхнә әсәре язган Т Гыйззәт (“Наемщик", “Ташкыннар”. “Чаткылар”. "Кандыр буе” һ. б.) барыннан да элек үзен зур драматург итеп таныта.
Татарстан АССРнын (1939), РСФСРнын (1940) атказанган сәнгать эшлеклесе Анын бронза-граниттан коелган әлеге бюсты Әгерже тимер юл вокзалы мәйданчыгына куелган (2003).
Мөхәммәт Мәһдиев
(1930-1995)
Язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елнын 1 декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туган. 1947 елда педагогия училищесын тәмамлаганнан сон Арча. Саба районы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1950-54 елларда Балтика хәрби флотында хезмәт итә. 1959 елда, читтән торып укып. Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый Казан дәүләт университеты каршында аспирантура тәмамлаганнан сон 1964 елны кандидатлык диссертациясе яклый. Өлкән укытучы, доцент булып эшли.
М. Мәһдиев ин элек әдәбиятчы һәм әдәби
тәнкыйтьче буларак танылды. Язучы-прозаик буларак, 60 нчы елларның ахырында күренә башлый.
"Казан утларьГнда (1968 ел, 5 сан) “Без—кырык беренче ел балалары" исемле беренче повесте дөнья күрә.
Шуннан сон ижат ителгән күләмле әсәрләре "Фронтовиклар" (1972). “Ут чәчәге” (1980) романнары; “Кеше китә—җыры кала”, “Торналар төшкән җирдә" (1978). "Исәнме. Кәшфи абый!” (1982) повестьлары һ. б.
Ул —РСФСРнын атказанган культура работнигы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Бюсты Арча үзәк мәйданына куелган (2004).
Альфрет ӘБДРӘШИТОВ