Безнең календарь


Нур Гыйззәтуллинның тууына 80 ел
Нур Гыйззәтуллин—узган гасырның 50-90 елларында әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть
өлкәләрендә эзлекле рәвештә һәм нәтижәле эшләгән шәхесләрнең берсе Ул 1928 елнын 12
июнендә Актаныш районы Яна Байсар авылында укытучы гаиләсендә туган. Актаныш урта
мәктәбенең сигез классын һәм Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, 1945-49 елларда
Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Берникадәр
вакыт Казан педагогия училищесында һәм Казанның 12 нче татар урта мәктәбендә укытучы
булып эшли 1949 елда ул вакыттагы СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият
һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә Анын беренче тәнкыйть
мәкаләсе дә шул елда “Совет әдәбияты" (хәзерге “Казан утлары”) журналында басылып чыга.
Аспирантура тәмамлагач, “Кави Нәжми прозасы" дигән темага диссертация яклап, филология
фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алуга ирешә. Институтта 40 елга якын эшләү
дәверендә Нур Гыйззәтуллин лаборанттан өлкән фәнни хезмәткәр дәрәжәсенә кадәр юл уза,
әдәбиятның төрле өлкәләре буенча нәтижәле эшли Язучы Кави Нәжминен тормыш һәм ижат
юлын өйрәнүдәге хезмәте аеруча игътибарга лаек. 1956 елда анын “Кави Нәжми" дигән китабы
басылып чыга. Ул тулыландырылып һәм баетылып, 1957 елда рус телендә дә дөнья күрә.
1958-60 елларда К. Нәжминен дүрт томлык әсәрләр җыелмасын басмага әзерли. Томнарны
төзүдә ана язучының гомерлек юлдашы—үзе дә язучы һәм тәржемәче Сәрвәр Әдһәмованын
ярдәме зур була Н. Гыйззәтуллин томнарга әтрафлы сүз башы яза, эчтәлекле аңлатмалар белән
ныгыта, 1981-84 елларда ул язучының тагын да камилләштерелгән дүрт томлыгын бастырып
чыгара
Болардан тыш, 1960 елда Казанда татар телендә, ә 1965 елда Мәскәүдә рус телендә дөнья
күргән “Татар совет әдәбияты тарихы” кебек күмәк хезмәтләрдә дә К Нәжми иҗатына, Бөек
Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы татар прозасына багышланган өлешләр Н
Гыйззәтуллин тарафыннан языла Мәскәүдә дөнья күргән алты томлык "Күпмилләтле Совет
әдәбияты тарихьГнын икенче һәм дүртенче томнарында ЗОнчы еллар һәм сугыштан соңгы
татар әдәбияты һәм татар прозасы турындагы очерклары белән катнаша “Зур совет
энциклопедиясе”. “Кыскача әдәби энциклопсдия"ләрдә Н Гыйззәтуллин язган мәкаләләр дә
урын ала. Анын тарафыннан төзелгән “Әдәбият белеме сүзлеге” алегәчә кин кулланылышта
Сиксәненче елларда татар әдәбиятының алты томнан торган тарихы язылды Н
Гыйззәтуллин, күптомлыкнын баш редколлегия әгъзасы буларак, актив эшли, бишенче
томның исә фәнни редакторы һәм җитәкчесе була
Болар барысы да—Н Гыйззәтуллинның әдәбият галиме буларак башкарган эшләре Ләкин
әле анын әдәби тәнкыйть юнәлешендә басылган хезмәтләре дә күп Ул татар нзучыларынын
тормыш һәм ижат юлын өйрәнеп, үзенчәлекле портрет зар тудырган әдәбиятчы 1988 елда аның
Татарстан китап нәшриятында "Әдәбият һәм тормыш" дигән әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән
төзелгән җыентыгы дөнья күрде Әлеге китапта Г Сәгъди. Г Нигьмәти, Г Гали. Г Толымбай. Ф
Сәйфи Казанлы Ә. Еники, И Гази. Ф Хөсни, А Шамов һәм башкаларның ижат портретлары
бирелгән
Н Гыйззәтуллин 1957 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде Әдәбият галиме һәм
тәнкыйтьче Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин 2004 елныь 22 нче июнендә вафат булды

Реклама