Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЙТАВАЗЫ КАЙТА КӨЙ-МОҢНАРНЫҢ...


Волынка
Болгария Казанлык шәһәре 1995 ел.
Казанымны уйлап атлыйм Казанлыкта, монда мине әйдәп йөртә Яз кызы...
Бәрәкалла: ап-ак чәчле болгар карты волынкада уйнап тора ялгызы.
Сурга өргән гарше заттай шундый мәэюс—
Җәлләп куйдым моңлы күрек хуҗасын...
Уң як биткә бәллүр тамчы килеп кунды, апрель күге тота алмый күз яшен.
Яшел тауга әллә дәррәү болыт иңгән, әллә анда куй көтүе йөриме?
Куенына авыр капчык кыстыргандай, кардәшемнең төшеп тора бер иңе.
Бәгьрендәге барлык-барлык ваемнарны тыны белән өреп кертә турсыкка.
Гаҗәпләнмәм эче янар волынкадан сүзсез генә үзәк өзгеч җыр чыкса...
Кызгандыргыч музыкантның күзләренә озак карап тордым бугай, бигайбә.
Тәкъдиреңә язылганны татыгачтын, үкенүдән, уфтанудан ни файда?!
Зиннур МАНСУРОВ (1949) шагыйрь, публицист, "Кулбирәм». "Ваем». "Җәрәхәтле йөрәк җылырак». "Куңелдә фидаи яшәсә» Һ.6. китаплар авторы. Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәцләт премиясе лауреаты. Казанда яши.
Бүленгәнне инде бүре ботарлаган, аерылганны күптән аю ашаган. Таралганны көтеп кенә торучылар, бөрадәрем, бүгенгәчә ач һаман!..
Казанымны уйлап атлыйм Казанлыкта, монда мине әйдәп йөртә Яз кызы. Куптарылып чыгар булган Кубратханмы волынкада1 уйнап тора ялгызы?!
Моң-зар белән тутырырга язган безгә язмыштагы аерылышу бушлыгын. Кыйтгаларга сөрән сурын кычкырткалап, ул җыярга тели бугай биш улын.
Бигрәк кыйбат була икән нәфес хакы— сыкрап-сыктап елый... сарык карыны; бүлгәләнгән Бөек Болгар биләмәсен эзләп китә волынканың һәр өне...
Казанымны уйлап йөрдем Казанлыкта, ятим җаным Күккә ныграк сыгынды. Кайтавазы кайта торды көй-моңнарның, катгый тәкъдир хөкемедәй: «Соң инде!..»
Соң инде...
Озын көй
Хәтерлимен Донбасс шахтасына кунак булып төшкән чагымны. Моң-зар белән тулып ашкан күңел шундый сизгер, шундый сак иде.
Чакрымладым күмер катламнарын— нәкъ шахтерлар кебек эш иттем. Җирнең җиде катын үткән мәлдә синең җырлавыңны ишеттем.
Бәргәләнеп татар бәгырендә, язмыш юлын бергә узган җыр!.. Тетрәнүдән шахта терәүләре шартлап сынмый ничек түзгәндер?!
Иңләп килгән алкын ташу булып забойларга тулды тавышың.
Бөтен миргә сыймас татар моңы биләп алды кысан тау эчен.
Кояш-айдан мәхрүм тирәнлектә, балкыш ясап, сихри ут яктың. Шушы озын көең белән, Җырчым, ыругдашлар рухын уяттың.
Шундый озын иде сузган көең, күмер базы шундый тын иде.
Волынка күреге кун-сарыкнын ашказаныннан ясалган
халык тынлы уен коралы
Кардәшләрнең моңы гарешләрдән урап кайткан төсле тоелды.
Моң-мәкамең белән көтелмәстән җирдә тетрәү хасил иткәндә, үз-үземнән сорап өзгәләндем:
«Аңладыңмы инде, и бәндә?
Язмышыңда өскә ябырылган моң-зар ташкынына терәү юк... Төшендеңме тау-таш төпкелендә— безнең җырда нинди тирәнлек!»
...Хәтерлимен Донбасс шахтасына кунак булып төшкән чагымны.
Ишеткәндә синең тавышыңны җаным шундый сизгер, сак иде...
Гайре юлдан китү
...Комедияң, Мольер, камиллектә туктар төсле өлге булудан,— яшәү инде күптән китеп барды аңга сыймас гайре бер юлдан.
Артта калды хәтта битлек аша ихлас карый алыр ул заман.
Хәзер гавам эчтән сыкрап елый ачы көлгән чакта узаман...
Трагедия, Эсхил, чынбарлыкта инде башкачарак корыла: һәлакәтле хәлләр ахырында «герой» исән кала, хор үлә...
Еламсырап иблис елмайгандай канга батып туган таң аша.
Менә шундый, Мольер, эшләр бездә, менә шундый, Эсхил, тамаша!..
Татарлык
Имсез чирне ачкан Шагыйрь: «Татарлык...» Сөйли китсәң, телне бизгәк тотарлык.
Сабыеның тырнаклары астыннан ләззәтләнеп кер эзләве аз сыман.
Әйе, Иисус тәресеннән кан саркый...
Зөһрә кызны кем соң Айга кадаклый?!
Ханбикәсен биреп бөлгән сәүдәгәр... Татарлыкта «тарлык» дигән сүз дә бар.
Өләшкәндә... дәүләт алган бар кавем. Бакчы, аның «Җомга көн», дип бармавын!..
«Хәсәд, кинә илән тулган татарлык, төяб илтеб Мәкәрҗәдә сатарлык»-.
Менеп татар «җеназасы-аты»на, әләк белән китә Аллаһ катына...
Уникенче елгы шәраб
Ни була...
Бу ачы гомрем шәрабен эчмәсәм?!
Г. Тукай
«Эчеп җибәр,—диде сакый,—Кырым сыен, үз-үзеңне Хәйям итеп сана да...»
Уйга калдым: ошбу шәраб әзер булган мең тугыз йөз уникенче сәнәдә!
Тукай инде соңгы җәйгә кереп бара, сынык саздан саркып чыга мәгърур өн...
Берни белән имли алмый икән бәндә ачы гомер шәрабенең махмырын.
Башка сыймас хәлгә җитеп тетри акыл, үз-үзенә урын таба алмый җан.
Сырхау тәнгә тансык дәртен өстәп торыр әнкәң сөте инде тәмам айныган.
Тулы гасыр кичкән кебек була икән, гәрчә гомер тоелса да өч көнлек.
Йөрәгеңне ахыргача яндырачак сихри гайрәт биргән шушы эчемлек.
Тәкъдиренең тәдавел3ен тәгамлаудан кайсы гына шагыйрь заты кача соң?
Дөнья йөзен кайчак читтән күзләр өчен тоту кирәк сихри Җәмшид касәсен.
Шулай гына күрә ала үҗәт җаннар кайгы, шатлык, җәбер-золым, наз төбен...
Кайдан килер иде аңа андый холык, әгәр Тукай эчмәс булса насыйбын?!
...Йөзем багын җылы яңгыр юып үтте, тустаганга нидер тамды өстән дә.
Кичер, Аллам: әллә ниләр уйлап куйдым уникенче елгы шәраб эчкәндә.
Чәч алу
Сөйләмәскә иде исәпләрем искә төште менә тагын да.
Әти картның, кайтып, чәчен алдым, үлем көтеп яткан чагында.
• Г. Тукайдан.
Төдавел бүтән халәткә кертә торган тылсым
1ЛЫ ширбәт
Никрутларча тели алдырырга— үзе, элеккечә, җор тагы.
«Менә шулай,—ди ул,—менә шулай тузып бетә гомер йомгагы...»
Бүген язмыш хет бер генә тапкыр сыйпап алса иде чал баштан! Чуалышып беткән чәчләренә еллар җиле кереп адашкан.
Белештерми торган чәчтараштай, ике учма кистем як-яктан. Беренчесен—бабам үтерелү, икенчесен сугыш агарткан.
Чәчләренең тонык яктысында күрәм кара еллар шәүләсен... Минем иңнәр тотып тора алмас дөнья белән тулы чал башын.
...Ачылышып китте тәрәзәләр— зәһәрләнеп, ахры, җил бәргән. Соңгы тапкыр чәчен сыйпар өчен әллә аны язмыш җибәргән?!
Дөньядагы бөтен бәйләнешен инде өзә барган чагында... Сөйләмәскә иде исәпләрем, искә төште менә тагын да.
Җомга көн күк катында
...Самолетта рухлар сәламләшә, сүтә вакыт гомер йомгагын. Аныклыйдыр әнкәм оныгына: «Җидегәннең таҗы—җомга көн...»
Җомгаларда идән юдыртмады, сугармады хәтта яранын. «Гыйбадәткә,—диде,—гыйбадәткә багышлансын көнең, йа Раббым!..»
Әһле ислам намаз укыр чакта тыеп торды башка гамәлдән. Вагыйзьләрчә әйткән вәгазьдәнме әллә нинди гайре гамь калган?!
Тәкрар иткән үзе, тәгьлим биреп, үзе тапкан мине... җомга көн. Самолетта рухлар сәламләшә, сүтәм күктә гомер йомгагын...
Сәламләшкән чакта сулышыңның тоям никтер авыр булуын... Калдырткандыр ничә намазыңны тулгагыңа тормас бу улың.
Ярлыкагыл, диеп ялварганда, мин Күк белән калам бергә-бер. Языклыга кемнәр язылганын, хәер, Аллаһ үзе беләдер.
...Самолетта рухлар сәламләшә, сүтәм, әни, хәтер йомгагын. Нәүмизләтә калган намазларың туган көнем бүген—җомга көн...
Тамаша
Карап торам сандугачлы тал аша— аргы ярда ике хатын талаша...
Әллә ниләр алга килә, йә Аллам— агу сорый тузбаш... кара еланнан...
Миңа гына шәйләнәме: күр, ләгыйнь— кимәк була фәрештәнең күлмәген...
Карап торам сандугачлы тал аша— яшел ярда менә шундый тамаша.
Атым
Кемдер пычрак аткач, искә төште күлдә акбүз атны юганым.
Минем әле япь яшь егет чагым, юк дәрәҗәм илдә, юк даным.
Суга җәйгор үзе төшкән иде. аллы-гөлле нурлар уйнатып...
Балкып торган атка әфсен өрдем, сихри дога сүзен ун әйтеп.
Кинәт... ике канат үсеп чыкты— чит атмы бу, әллә үз атым?!
Нихәл итим: менә шулай аны ак-пакь килеш күккә озаттым.
Үзе өчен лаек очыш теләп, куптарылды ярсу күңлемнән.
Минем атны җирдә һәрбер кеше карап калды яхшы күз белән.
Инде хәзер рәхмәт юлын иңли, түбәнлектә эше юк аның.
Кемдер пычрак аткач, искә төште күлдә акбүз атны юганым...