АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Зур Битаман һәм Кече Битаман авыллары
Атамалары составында Битаман берәмлеге булган авыллар Биектау районында урнашкан. Зур Битаман авылы район үзәге—Биектау тимер юл станциясеннән—36. Казаннан 54 чакрым ераклыкта. Кече Битаман Биектаудан—36, Зур Битаманнан— 1. Казаннан 56 чакрымда урнашкан.
Алат юлы өстендәге Битаман авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Битаман авылы Казан өязенен теркәү кенәгәсендә телгә алына. 1622 елнын апрель аенда Битаман авылы бер тарихи җыентыкта искә алына. Д. А. Корсаков (XVIII йөз) хезмәтендә дә Битаман авыллары турында мәгълүмат бар. Зур Битаман авылында 60 ясаклы һәм 9 керәшен татары, ә Кече Битаманда 30 йомышлы татар яшәгән 1766— 1861 нче елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында авыл Пошалым һәм Ашыт сулары ярына урнашкан Олы Битаман һәм Битаман Пошалым дип искә алына. А. Артемьев китабындагы мәгълүматларга караганда. Ашыт суы янындагы Зур Битаман авылында 63 хужалык булып, анда 256 ир-ат һәм 263 хатын-кыз гомер кичергән. Битаман, ягъни Кече Битамандагы (Ф Г.) 33 хуҗалыкта 110 ир-ат һәм 99 хатын-кыз көн күргән. Н Н Вечеслав белешмәсендә Битаман авыллары телгә алына. Зур Битаман авылында 51 йорт булып, анда 283 ир-ат һәм 272 хатын-кыз көн иткән, бер мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне эшләгән. Халык Зур Битаман җәмгыятенә кергән. Пошалым суы янына утырган Битаман авылы халкы Зур Битаман авылы җәмгыятенә кергән һәм анда 53 хуҗалык булган. Битаман, Битаман Пошалым, Ювас авыллары дип, И. А. Износков Зур Битаманны болай сурәтли. Сумка суы янына, Гәрәч сәүдә юлынын ун ягына урнашкан авыл ике аерым бистәдән оешкан: Зур Битаман һәм Битаман Пошалым (Пошалым пүчинкәсе). Авылда борынгы язулы кабер ташы сакланган. Авылдагы 112 хуҗалыкта ислам динендәге 340 ир-ат һәм 357 хатын-кыз көн итә. Шул ук вакытта яңа чукындырылган, ләкин кире исламга кайткан 11 ир-ат һәм 3 хатын-кыз да яшәгән. Халыкның тормыш-көнкүреше бай булган Зур Битаман авылыннан чакрым ярым ераклыкта гына урнашкан Ювас авылының да Зур Битаман белән бәйләнеше көчле икәнлеге ачыклана. Ювас авылы И А. Износков тарафыннан болай телгә алына. Юван суы янындагы Битаман. Ювас авыллары Гәрәч сәүдә юлының уң ягына утырган. Авылдагы 83 хуҗалыкта ислам динендәге 218 ир-ат һәм 242 хатын-кыз булган. 1898 елгы хезмәттә Зур Битаман һәм Пошалым суы янындагы Битаманда татарлар яшәгәнлеге искәртелә. К. П. Берстель белешмәсендә күрсәтелгәнчә, Зур Битаман авылында барлыгы 375 татар кешесе гомер иткән.
Н Б. Борһанова мәгълүматларына караганда. Зур Битаман һәм Кече Битаман авыллары халкы июнь ахырында күршедәге Ювас. Әсән, Бикнарат. Кодаш, Зур Көек, Олы Рәс, Кече Рәстәгеләр белән бергәләшеп Кушкапка җыены бәйрәм иткән. Аны икенче төрле Кушнарат җыены дип тә атаганнар.
Зур Битаман авылы халкы авыл атамасынын килеп чыгышы турында берничә риваять сөйли.
Күп еллар элек Ашыт елгасының бер борылышына Би атаман исемле кеше тегермән салган. Тора-бара бу тирәгә кешеләр күчеп килгәннәр һәм авылга Битаман исеме биргәннәр.
Икенче риваять изгеләр белән бәйле. Күрше авылда ике изге кеше яшәгән. Бу
Дәвамы. Башы журналның 2006 елгы 6 санында.
кешеләр үлгәч, алар күмелгән җирлән ике чишмә агып чыккан. Шулар хөрмәтенә бер авылны Бәксәр. ә икенчесен Битаман дип атаганнар.
Зур Битаман авылы урынында элек чирмешләр, ягъни мари халкы вәкилләре дә яшәгән булырга мөмкин. Иске мәктәп урынында казу эшләре башкарганда кеше сөякләре чыккан. Олы буын сөйләвенә караганда, бу урында чирмеш зираты булган.
Зур Битаман авылы тирәсендә Ашыт елгасы ага. Шарлавык дип Ашытнын шарлап аккан урыны аталган. Ашытта тагын Ат казаны исемен йөрткән урын билгеле Авылдан арырак. Ашытта су коена торган урын Бору атамасы алган.
Ашыт тирәсендәге Килендәш чишмәсе. Мәтәүкә чишмәсе. Кече Битаман чишмәләре Ашыт елгасынын суын тулыландырып торалар.
Киленнәр чишмәсе атамасынын килеп чыгышын халык бодай аңлата. Явыз Иван Казанны яулап алганнан сон. татар халкын көчләп чукындыру башлана. Чукындыручылар килгәнне ишеткән хатын-кыз, бала-чаганы җыеп, шушы чишмә буенда яшәгәннәр. Шул сәбәпле, кихләү Киленнәр чишмәсе исеме алып калган Авылнын барлык халкы да качып өлгерә алмаган. Авыл башында яшәгән кайбер гаиләләрне көчләп чукындырганнар.
Ашыт суынын борылып аккан урыннарына Сапый боруы. Пәттери боруы дигән исемнәр биргәннәр.
Күлләрдән Аккош күле. Сәйфи күле. Нәркис күле. Гали күле. Әхәт күле. Шәйхел күлләрен атарга мөмкин
Бүре елгасы дигән ерганакта. Мәтәүкә. Ышна. Пумар, Мулла. Хәсән бай тирмәне. Алмагач. Аркылы болыннарда печән бик әйбәт үсә
Авыл янында тагын Ышна басуы. Кушкапка тавы булган Сугыш еллары (1941 — 1945) Битаман авылы халкының да иненә авыр йөк булып төшә. Һәр гаиләгә бәхетсезлек, кайгы-хәсрәт алып килә. 1908 елда Өлә Казаклары авылында туып-үскән Әминә апа Фәхретдинова сугыш елларында кичергәннәрен болай искә ала. 1930 елда Әминә апа Зур Битаман егете Фәхретдинов Бәдретдингә кияүгә чыга һәм алар бергә матур гаилә корып тату гына яши башлыйлар Сугыш башлану турындагы хәбәрне Әминә апага авылдашы, майор Нәфисәсе әйтә
Сугышның икенче көнендә үк ирләрне сугышка чакыру кәгазьләре килә башлый Көн саен тәртип белән берничә ир-атны военкоматка чакыртып алалар
Сугыш башланып бер атна үткәч. Әминә апаның да ирен чакырталар Бәдретдин абый Сабиржан Рамазанов һәм Кара Гариф белән бергә китә Әминә апа ирен Әсән тавына кадәр озата бара һәм кире өйгә йөгерә, чөнки анын Венера исемле кызы каты авырган була. Әминә апа берсениән-берсе кечкенә дүрт бала белән иске, җимерек өйдә яшәп кала. Балалар кечкенә дип өйдә утырмаган, бөтен эшне ат урынына җигелеп тарткан ул. 1941 елны ашлык бик нык уңган, аны җыю өчен көне-төне эшләргә туры килгән "Ярышып-ярышып урак ура идек", -дип сөйли Әминә апа Ярыш алдынгыларына 5 кап шырпы һәм 2 метр атьяпкычлык биргәннәр Урган арышны 12—13 яшьлек малайлар ат белән әвенгә ташыганнар, бабайлар ашлыкны киптереп торганнар. Гыймадиева Таифә. Сәрвәр. Маһикамал һәм Әминә апалар чабагач белән ашлык сукканнар
Эш белән вакыт тиз узган, бәрәнге алыр вакытлар да килеп җиткән Колхоз бәрәңгесен ала-ала көз җигеп беткән, хуҗалыклар үз бәрәңгеләрен алганда җир инде катыра башлаган. Халык бер-берсенә булышып кына бәрәңгеләрен алып бетергән.
Әминә апа көне-төне колхозда эшли. Олы кызы, авыру бала карап. I нче сыйныфка укырга да керми кала Җирләр катыргач, ноябрь урталарында әнисе үлә. аннан соң 3 яшьлек кызы дөнья куя
Кыш көне дә хатын-кызга өйдә утырырга мөмкинлек булмаган, фермага барып тирес җыйганнар Кышкы салкыннарда ойзә ягарга утын беткән Әминә апа эштән кайткач, ачлы-туклы килеш урманга чыбык-чабык җыярга киткән
Я з көне, җирләр кипкәч, басуларны ат белән сукалаганнар. Уңыш яхшы унсыи өчен бабайлар җир өстснә кызылга манган йомырка тәгәрәткәннәр һәм ашлык чәчә башлаганнар
Чәчү беткәч, бәрәнге утырту киткән. Бәрәңгенен чүбен утап, арасын сызып карап үстергәннәр. Анын өстенә колхозның яшелчә бакчасы булган. Яшелчә бакчасында кишер, кыяр, кәбестә, кызыл чөгендер, суган үстергәннәр. Көненә ике тапкыр, колхозга эшкә чыкканчы һәм кич белән эштән кайткач, хатын-кызлар яшелчәгә су сипкәннәр. Печән вакытында печән дә җыйганнар.
Эшләгән өчен көненә 200—300 грамм ипи биргәннәр. Әгәр 100 эш көнен булса, 20 килограмм икмәк туры килгән.
1945 елнын маенда Бәдретдин абый яраланып Казанга кайта. Аны алып кайту өчен колхоз сукыр атын бирә. Казаннан кайту юлына чыккач бик каты буран башлана һәм алар адашалар. Төне буе адашып йөргәч, тан алдыннан Рәс авылына килеп керәләр. Шунда җылынып, чәй эчеп, атларын ял иттереп, буран беткәч авылларына кайтырга чыгалар. Сугыш бетү сөенечен Әминә апага Бәдретдин абый әйтә. Алар бу вакытта күрше хатыны белән идән астыннан бәрәңге чыгарып яткан булалар.
1920 елда Ювас авылында туган Фәхретдинова Хәлимә апа сөйләгәннәр дә китапка керергә лаек. 1938 елда ул Зур Битаман егете Жәләев Мәгъсүмгә кияүгә чыга. Сугыш башлангач ирен сугышка алалар һәм озак та үтми «ирегез хәбәрсез югалды» дигән хәбәр килә. Сугыш елларында ул тәҗрибә участогында эшли. Участок бригадиры булып Ярулла Әхмәдуллин. агроном булып Гыймади Гыймадиев эшләгәннәр. Участокның 80 гектар җире, 25 кешесе. 12 аты булган. Ярулла һәм Гыймади абыйларны армиягә алгач, бригадир булып Әлфия Ибраһимова. ә агроном урынына Жиһаншина Валя эшли башлый. Участокның атларын яшүсмер малайлар Хәйруллин Бари. Камил. Жантаһир. Равил. Гарипов Сәмигуллалар җиккән, ә атларны хатыннар чиратлашып караган. Бригадада Хәкимова Сәтирә. Жәләева Мәрьям. Әхмәдуллина Масфия. Сираҗиева Галимә. Минлебаева Зәйнәп. Шиһапова Хәдичә. Галәвиева Марзия. Салихова Рауза. Салихова Сара. Мәрданова Асия, Фәйзуллина Солтания. Низамова Саимә, Шакирова Асия. Әхмәдуллина Мәгъсүмәләр белән бергә эшлиләр. Кыш буе фермадан басуга тирес ташып, яз көне карлы-бозлы яңгыр астында тиресне кызар өчен чокырга салып, балчык белән күмеп куйганнар. Жирләр кипшегәч. 10 гектар җиргә берәр сутыйга бер ат йөге тирес салганнар. Аннары Усманова Саимә трактор белән җирне сукалаган. Бу авыр елларны көнне төнгә ялгап эшләгән алар. Җирне җиренә җиткереп эшкәрткәч, атка чәчкеч тагып ашлык чәчкәннәр.
Ашлык өлгергәч, ашлыкны җәймә белән күтәреп җир башындагы әвенгә ташыганнар һәм тукмак белән сукканнар.
Кыш көне эшләр беткәч, орлыкларны өстәл өстенә таратып куеп чүпләгәннәр, берәр килограммлы капчыкларга тутырганнар, ташаяк савытларга ком салып 100 ләп орлык чәчеп исемнәрен язып куйганнар. Аннан сон пыяла шкафка урнаштырып, орлыкларның тишелешен тикшергәннәр. Шкафны 30 лап лампа яктырткан, анда бертөрле генә температура торырга тиеш булганга. Хәлимә һәм Хәйруллина Нәсимә апалар дежур торганнар.
1941 елнын декабрь аенда Хәлимә апа һәм Рамазанова Хәтимә. Гарифуллина Һәдия. Салихова Сафия, Мөлеков һидият. Әхмәдуллина Мәсфия. Минлебаев Галимҗаннар Апае районының Кара Борнаш авылына окоп казырга һәм урман кисәргә баралар Торган җирләреннән 8 чакрым ераклыкта 40 градус салкында 3 ай буена урман кискәннәр. Эш көне беткәч, бирелгән икмәкне чыбык очына элеп җылытып ашаганнар. 3 ай тулгач, кайтырга рөхсәт биргәннәр Юлга 800 грамм икмәк исәпләгәннәр. Бик зур авырлыклар белән бер атна җәяү кайтканнар.
Сугыш беткән көнне Зур Битаманнын бар халкы бәйрәм иткән. Инде ирләрен, улларын көткәннәр, ләкин солдатлар бары тик бер-ике айдан соң гына кайта башлаганнар. Кайтмый калганнар турындагы ачы сагыш кына йөрәкләргә кан булып укмашкан.
Сугыш еллары турында Жәләева Мәрьямбану апа Баһаветдин кызы болай сөйли (ул 1910 елда Зур Битаман авылында туган). 1931 елда шул ук авыл егете Жәләев Миңлебайга кияүгә чыга. Ирен 1941 елнын ноябрендә сугышка алганнар. Авылдан ул Гыйният Хәйруллин һәм Әюп абзый белән китә. 1942 елнын май аенда ире
турында «хәбәрсез югалды» дигән хәбәр килә. Ләкин ул бу кәгазьне балаларына күрсәтми, ирен кайтыр дип уйлый. Мәрьямбану апа ул вакытта күнеленә килгән бер шигырь юлын да исенә төшереп алды.
Колхозның атлары арык.
Алып булмый батса да.
Балаларга ата булыр Гарип булып кайтса да.
Тәжрибә участогында эшләгән өчен көненә 200-300 грамм ипи биргәннәр Эш авыр булган, шыпырт кына мондый жыр да чыгарганнар
Ак эшләпә, күк эшләпә,
Безне Зәки нишләтә?
300 грамм ипи биреп Коне-тоне эшләтә
Кыш көннәрендә чана тартып урманнан утын ташыганнар Тартып ташырга авыр булгач, сыерларны җигәргә өйрәткәннәр. Кышын утын ташышлар, жәй көне печән хәзерлиләр Кайвакытта колхоз эшенә дә сыер җигеп чыгалар, чөнки сыерга да эш көне язганнар.
Сөг. май, бәрәңге сатып заем түләгәннәр. Түләмәсән тентүгә килеп куркытканнар, авыл советына чакырганнар.
Күршедәге буш йортка Мәскәүдән бер хәрби гаиләсе эвакуацияләнеп кайта Алар белән бик ярдәмләшеп яшиләр. Кайбер эвакуацияләнгән кешеләр мунчаларда яши Ягарга утыннары булмагач, зират коймасын ватып та якканнар
Яз житкәч, балалар укудан сон күкәрин (черек бәрәнге) жыярга бәрәнге җиренә чыкканнар. Тездән пычракка батып, туңып кайтып кергәннәр Колхоз рәисе басу таптап күкәрин җыйганны күрсә, штраф түләткән
Хәзер Зур Битаман авылы бик матур, халыкнын тормышы әйбәт Йортлар яты. төзек, буялган Капка, коймаларда күз явыңны алырлык итеп эшләнгән
Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, ашханә, кунакханә, кибетләр, сыр һәм май эшләү цехлары, пекарня халыкка хезмәт күрсәтә Мәктәптә 146 бала укый, туган якны өйрәнү музее эшли
Зур Битаман халкы үзәкләштерелгән газ яга, юлларга асфальт түшәлгән Авыл кешеләре зиратны карап, тәрбияләп торалар
Зур Битаман авылында мәчет ачылган Теләгән кешеләр дин сабагы алалар Зур Битаман авылы тагын да үсүгә, зураюга таба юл тота Авылга багышлап чыгарылган жыр «Хәтеремдә-Битаман» дип атала. Шигырен Аманулла, көен Жәүдәт Гыйльманов һәм Илһам Байтирәк язган
Авылда журналист. “Сабантуй” газетасының баш редакторы Айдар Марс улы Гыймадиев (1971) һәм балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. А. Алиш премиясе лауреаты Алмаз Марс улы Гыймадиев (1972) туып-үскәннәр
Кече Битаман авылы район үзәге Биектаудан 36. Казаннан 50 чакрым ераклыкта урнашкан.
Авылда башлангыч мәктәп, китапханә, клуб һәм мәчет эшли. Халык үзәкләштерелгән газ яга. асфальт авылга бер чакрым гына килеп җитми
Язучы Габдулла Шәрәфи (Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдннов) Кече Битаман авылында урга хәлле крестьян гаиләсендә гуып-үсә (1926-1997) Язучы Рафис Харис улы Корбанов та Кече Бнтаманныкы Ул балалар өчен я зылган 7 китап авторы, пьесаларына нигезләнеп 4 спектакль куелган, жыр текстлары яза

Реклама