Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Татар энциклопедиясе» битләреннән


ДӘҮЛИ (Дәүләтшин) Нәби (Нәбиулла)
Хәсән улы (I 6.1910, Спас өязе Иске Камка ав
—18 5.1989, Казан), язучы ФЗӨ мәктәбен
тәмамлагач Донбасснын металлургия
предприятиеләрендә эшли Беренче язмалары
Донеик шәһәрендә татар телендә чыга торган
“Пролетар" газетасында басыла башлый 1935
елда Казанга кайта “Яшь сталинчы"
газетасында эшли, бер үк вакытта Казан
педагогия ин-тынын кичке бүлегендә укый.
Лирик- публииистик характерда “Бәхет"
(1937). “Ал чәчәк” (1939), "Уйлар" (1940).
"Кырык шигырь" (1941) исемле шигырьләр
һәм поэмалар җыентыкларын бастыра Бөек
Ватан сугышынын беренче көннәреннән үк
фронтка китә. 1941 елнын августында Орша
шәһ. янында барган сугышта әсирлеккә төшә,
Германиягә озатыла Фашист
концлагерьларының бөтен михнәтләрен
кичерә. 1945 елнын апрелендә төрмәдән кача,
декабрендә Казанга әйләнеп кайта. 1956 елга
кадәр сәнгать остаханәләрендә
художник-офор- митель булып эшли
Әсирлектә булуына шикләнеп карауларына,
эшкә алмауларына, ТАССР Язучылар
оешмасыннан куылуына карамастан. Д нен
сугыштан соңгы ижаты оптимизм һәм
гражданлык рухы белән сугарылган Ул ижади
хезмәт романтикасын, халыклар дуслыгын,
Туган илне мактап шигырьләр ижат итә 1950
еллар ахырында анын шигырьләре кабат
басыла башлый "Юлда" (1957). “Көндәлек
битләре" (1960), "Яна көннәр туганда" (1962),
"Авыл дәфтәре" (1966). "Мин җирлә калам”
(1980) җыентыклары Д нен проза әсәрләре
документаль автобиографик характерда Анын
"Яшәү белән улем арасында" (1958. русчага
тәрҗ. “Между жизнью и смертью' 1960)
повесте авторның фронтта һәм әсирчектә
күргән кичерешләре турында Шушы ук тема
"Җимерелгән бастион" (1965. рхеча тәрж
"Разруигенныи бастион. 1967) повестенда да
дәвам итә Д балалар өчен пьесалар,
миниатюралар, әдәби-публн- цистик
мәкаләләр, очерклар авторы да Д нен күпчелек
әсәрләре рус телендә дә нәшер ителде,
башкорт, кыргыз, әзер байждн, казах, горкмән,
украин телләренә тәрҗемә ителде "Почет
билгесе орлены белән бүләкләнгән
Довачы Журнаяыбы >ның 2005 с> 4 саныннан
Әсәр Сайланма әсәрләр 2 томда К. 1969:
Утро День. Вечер Стихи М . 1975.
Әд.: Халит Г Н.Дәули шигырьләре
унаеннан // Совет әдәбияты 1940 №3. Галеев М
Яшәү белән үлем арасында // Татарстан
1996№9. Маннапов Ш Кайтмый еллар,
кайталар җырлар // Казан утлары. 2000. №6.
РЛ Мосгафнн
.ДӘФТӘРЕ ЧЫНГЫЗНАМӘ.
(«Дастанс Чынгызнамә»), 17 йөз ахыры татар
әдәбияты истәлеге Алтын Урда һәм Казан
ханлыгы чорларындагы тарихи язмаларга һәм
риваятьләргә нигехчәнеп билгесез автор
тарафыннан төзелгән «Д.Ч »нен авторы дип
дин эшлеклесе, 1670-71 елгы Крәстиян
сугышында катнашкан Идрис-хафизфаразлана
Әсәр Чынгыз хан нәселе. Аксак Тимер. Гайсә
улы Әмәт. Идегәй, төрле ханнарнын яшәү
урыны, биләмәләре турындагы 6 повеегъ-
бүлектән тора, сонгы өлеше «Татар
елъязмасы» буларак га мәгълүм
Әсәрнен теле гади һәм тасвирлы, әй-
темнәргә. фразеологизмнарга бай «Д.Ч »нс
беренче булып И Халфин өйрәнә 1822 елда ул
татар-рус кушымта рәвешендә ур-
наштырылган сүзлеге б-н әсәрнен жыелма
текстын бастырып чыгара Басма Казан ун-ты
студентлары. Клзаннын 1 нчс ир балалар
гимназиясе укучыларына татар телен өйрәнү
өчен әсбап булып хезмәт игә «Д Ч »нен ин
тулы басмасын 1882 дә Ф Җиһаншин нәшер
итә 40 тан артык күчермәсе билгеле
Әд Усманов М А. Тагарскис исто-
ричсскне источники ХУИ-хУШ вн К . 1972;
Абилов 111111 Книга дастанов //
Сре.лневековая гатарскля илература (VIIIXVIII
вв ) К 1999 Иваиич \1 «Дафтар-и
Чингиз-наме» как источник по истории
кочевых обшсств Источниковеденис истории
Улуса Джучи (Залотой Орды) Ог Калкн до
Астрахани 1233-1556 К . 2002. Газиз Г . Рәхим
М Татар әдәбшггы тарихы Феодал и зм дәвере
К . 1925
М И Охчс/гжанов
ДЕКАДЕНТЛЫК. (лат ОесаОеппа —
төшенкелек), төрле дәверләрдә яшәгән
халыклар мәдәниятендә, әдәбиятында
босычып кию
ижтимагый—сәяси, социаль катаклизмнар.
рухи кыйммәтләрне янадан бәяләү
нәтижәсендә килеп туган, тарихта кабат-
ланып торган, кризис халәте кичергән
күренешләрнең гомуми атамасы. Дөньяны
кабул итүнең бер фикри-хисси юнәлеше
буларак, яна тарихи үсешкә, тәрәккыяткә
шикләнеп карау, җәмгыятьтән читләшү,
яшәештән кнел бизү, мәгънә тапмау, өмет-
сезлеккә, иррационализмга, мистикага,
формализмга бирелү хас. Декадентларның
этик-эстетик карашлары А. Шопенгауэр. Ф
Ницше. А.Бергсон. И.Кант. В Соловьев һ.б.
фәлсәфи идеяләренә барып тоташа.
Татар мәдәнияте һәм әдәбиятында де-
каданс урта гасырларда барлыкка килә 16
йөзнең 2 нче яртысы — 19 йөзнең 1 нче
яртысындагы милли-колониаль изү.
Коръәндәге сабырлык фәлсәфәсе һәм
суфичылык карашлары б-н аралашып, ха-
лыкның ижтимагый һәм рухи тормышының
торгынлыкта, кадимчелектә калуына китерде
Урта гасырлар декадансынын бу үзенчәлеге
уңай вазифа да үтәде: татар этносын һәм
аның ислам мәдәнияте б-н бәйле рухи
кыйммәтләрен саклап калырга мөмкинлек
бирде.
20 йөзнең 1 нче чирегендәге татар
әдәбиятының Европадагы һәм Россиядәге
иҗтимагый-фәлсәфи, әдәби-эстетик
фикернең төрле модернизм агымнары
нәтиҗәсендә Ренессанс гуманизмы һәм
антропоцентризм б~н янәшәдә күнел
төшенкелеген чагылдырган декаданс та
тамыр җәя. Сәнгатьчә фикерләүнең
Шәрекънең традицион канунчылыгын- нан
Европа тибындагы баскычына күчеш
күренеше буларак, декадентлык татар
әдәбияты тарихында шактый тирән эз кал-
дырды. Билгеле бер дәрәҗәдә символизм,
акмеизм, экзистенциализм, экспрессионизм.
импрессионизм, «ан ташкыны», футуризм,
имажинизм кебек модернистик агымнар
йогынтысында булган күп кенә танылган
язучылар иҗатында Д. үтә нечкәртелгән
сызланулы формалар рәвешендә чагылыш
тапты.
1905—07 еллардагы рев-ция җиңел-
гәннән сон. декадентлыкка тартым халәт
С.Рәмиев. Дәрдемәнд. Г.Исхакыи.
Ф.Әмирхан. Ш.Камалларнын кайбер
әсәрләрендә аеруча калку гәүдәләнде I нче
бөтендөнья сугышы елларында анын көчәюе
Н.Думави. Г.Газиз. М.Хәнәфи, Ш Бабич һ.б.
иҗатларында күзәтелә. Ижат иреген
декадентларча анлап. ислам идеологиясен
радикаль рәвештә бәяләү, үткәндәге
әдәбият-сәнгать казанышларыннан ваз кичү
1920 еллар татар әдәбиятының авангард
агымнарга — Һ.Такташның гыйсъянчылык
романтизмына. Г.Кутуй футуризмына,
К.Нәҗми имажинизмына хас булды.
Кешене илаһилаштыру дәрәҗәсендә
олылаган Шәрекь суфичылыгының
пантеистик традицияләре б-н үрелгән, бөтен
нәрсәне Ницшечә кире каккан
нигилизм, яшәешне мәгънәсезлек дип игълан
иткән, шәхеснен чикләнмәгән азатлыгын,
индивидуализмын мактаган Д. мотивлары
С.Рәмиевнен гыйсъянчылык романтизмында
аерата үтемле һәм тәэсирле гәүдәләнде
(«Алданган», «Мин үләм», «Ямь»)
Символист шагыйрь Дәрдемәнд- нен
фәлсәфи романтизмы да шулай ук Д.
мотивлары б—н өретелгән. Анын «Кораб».
«Без». -Бузләрем маналма- дым». «Әмилләр»,
«Куанды ил » кебек шигырьләрендә кеше
гомеренен чикләнгәнлеге. язмыштан узмыш
булмаудан туган өметсезлек,
борчылу-сыкранулар тасвирлана, тарихтагы
иҗгимагый-сәяси тетрәүләр аркасында
яшәеш чоңгылларына ыргытылган
индивидларның гына түгел, аерым
халыкларның хыялларының да тормышка
ашуы шөбһәле булу турындагы фәлсәфи
уйлар, хис-кичерешләр чагыл- дырыла.
Сәнгатьчә фикерләве б—н экс-
прессионистларга якын торган НДумави
«Сугыш тәэссораты» шигырендә капитал
дөньясының кан коюлы сугышларына.
Ницше фәлсәфәсендәгечә «үтә көчле*
кешеләрнең «кызганмыйча када штыкны»
дип чакыруларына, вөждан чикләүләрен
белмичә, халыкны талауларына, юлбасар-
ларча эш итүләренә иронияле ризасызлыгын
белдерә һәм күнел төшенкелегенә бирелә.
Анын «Алла тигезли» кебек аерым
хикәяләрендәге фәлсәфи-эстетик фикерләр
А.Шопенгауэрнын тумыштан ук кеше
табигатенең бозыклыгы турындагы
универсаль пессимизмы б-н аваздашлар
Француз философы А.Бергсоннын инту-
итивизм теориясе рухында аңлатылган,
кешенең ятгызлыгы. үлем каршында
көчсезлеге турындагы Д. мотивлары
Н.Думави М.Метерлинктан тәрҗемә ителгән
«Чакырылмаган кунак» («Не- прошенная»)
драмасыннан соң язылган әсәрләрендә дә
шактый сизелә. Татар әдипләренең Д.
рухындагы карашларны һәм алымнарны
кабул итүләрендә рус язучысы Л Андреев
ижатынын да билгеле бер йогынтысы бар.
Татар әдәби тәнкыйте аны «мәшһүр һәм
мәгърүф» (танылган) декадент дип атый.
Л.Андреевның «Ачлык патша» («Царь
Голод») драмасын укучыга тәкъдим иткән
«Шура* (1912) ж-лында һәм «Вакыт» (1913)
г-тасында мондый сүзләр язылган: «Ачлык
патша». Заманыбыз декадентлык заманыдыр,
декадент бина гүзәл, декадент җиһаз
могътәбәр. декадент рәсем хуш вә декадент
әдәбият назирсыз» Бу рус язучысы
иҗатындагы Д мотивлары, символик
образлар б—н аваздашлыкны Ф Әмирханның
«Татар кызы». «Картайдым». «Кадерле
минутлар» хикәяләреңдә дә табып була.
Аның декаданска тартым һәм
экспрессионистик алымнарга бай булган
«Жиде асылган кеше» («Рассказ о семи
повешенных») хикәясен 1909 елда татар
теленә тәрҗемә итүе дә Л .Андреев иҗаты б-н
кызыксынуы турында сөйли
Баракларда яшәүчеләрнен декадентларча
натуралистик портретлары эротик тасвирлары
Г.Исхакыйнын «Тормышмы бу?» һәм «Теләнче
кызы» романнарында да күренә. Кеше
психикасынын ансызлык алкәсе. геройларның
невроз халәте язучымын Фрейд өйрәтмәләре —
психоанализ йогынтысында ижат ителгән.
«Фамилия сәгадәте» исемле циклга кертелгән
«Татар гакылы», «Мәдрәсә йимеше». «Башкорт
бәхете». «Көтелгән бикәч». «Шәкерт абый»
кебек хикәяләрендә лә күзәтелә.
Яшәешне декадентларча гәүдәләндерү
ягыннан үзенә хас урынны тоткан
язучы-экзистенииалист М Хәнәфи.
Шопснзауэрнын универсаль төшенкелек
фәлсәфәсен уртаклашып, жиртормышын
мәгънәсез нәрсә дип исәпли, анынча
«милләтнен үткәне, бүгенгесе, киләчәге —
барысы да карангы пәм өметсез», ке- шенен
дөнья көтүе дә — бары тик алдагыч иллюзия,
төш күрү генә. Ул яшәеш, пантеистик суфилар
әйткәнчә, индивид б-н илаһият тәңгәллегенең
мәнге кабатланып торуы гына, мәхәббәтмен дә
асылы — берни түгел, ул — газаплы
экзистениия генә, чын бәхет — үлем сәгате
җиткәч. Аллаһе Тәгалә б-н шатланып
кушылуда гына; үлем — җирдәге
кайгы-хәсрәтләрдән. җәфа-золым нардан
котылу, чын мәгънәсендә азатлыкка ирешү дип
саный («Сәгадәт турысында». «Сөю —
җәллад». «Бер гол бакчасында», «Мин бер төш
күрдем». •Милләтем») 20 йөзнен I нче
унъеллыкларында матурлык һәм эротика
культын алга сөргән, җитди социаль-әхлакый
мәсьәләләрне яктыртудан читләшкән,
конфликтлардан азат интим-предметлар
дөньясын сурәтләгән, югалган мәхәббәтне
сагынып сыктаган, үткән тарихтагы һәм
бүгенге чынбарлыктагы вакыйгаларны
акмеистларча бик тә гади юмор, яисә ша-
ирулы ирония ярдәмендә чагылдырган. Д
тенденцияләре б-н үрелгән байтак кына
әсәрләр языла (Ф Әмирханның «Габде-
льнасыйр гыйшкы». «Куркыныч дошманнар».
«Самигулла абзый». КЛинчуриннын
«Гыйшык». Г.Гобәйдуллиннын «Скрипкачы
Хөсәен*. «Форточкалы кәләпүш». «Бу милләт
ничек тәрәкъкый итсен’’». «Ул мактанчык
түгел иде* әсәрләре)
Күпгасырлы мөселман мәдәнияте тра-
дицияләрен һәм кыйммәтләрен пародия ысулы
б-н кире кап Ш.Бабичнын «Газазил*
поэмасынын үзәк мотивын гәшкил игә Мәзәкче
автор Алла тарафыннан оҗмахтан куылган
Иблис образына һәм шау-шулы тамаша
күрсәтү алымына мөрәҗәгать итеп, ислам дине
мифологиясендәге риваятьләрдән көлә, якын
киләчәктә Ницшенын үтә көчле кешеләрен
хәтерләткән, большевиклар
токымыннан булган кодрәтле жир адла-
ларынын мәйданга чыгачагы турында яза
(«Чөнки мин зур. чөнки мин нур. мин галим. /
Үз-үземә кечкегә бер алла мин'. /Дөнья беткәнче
җиһанны айкарым / Инҗилен. Коръәнәренне
таптарым •)
20 йөзнен 1 нче чиреге татар әдәбия-
тындагы декаданснын. Аллага каршы чы-
гунын. дәһрилекнең. Ниишечә гәүдәләнгән
Н И Г И Л И З МНЫ Ң нн югары ноктасы
— Һ Такташнын «Жир уллары трагедиясе*
Шагыйрь Кабил б-н Әкълимә фаҗигасен
сурәтләп, мәхәббәт һәм шәфкать кебек
гомумкешелек идеалларыннан яклаудан баш
тарткан вәхши Ходайнын кирәге калмады,
ләгънәтләнгән, затим. хаин Алланы, күкләрне
һәм тәхетләрне җимерүче үтә көчле Жир
тәнрсләре б-н атыштыру заманы килле. дип
язды («Кодрәтемнән җимерәләр Күкләр,
тәхетләр, гаршеләр!! / Тез чүгәр атдымла бар
көчләр. / Мәләкләр. Аллатар' / Күктә канлы
Алла булса. / Жирлә башка аъта бар"»).
Иҗтимагый-сәяси аннын. сәнгатьчә
фикерләүнең кризис хатәтен гәүдәләндергән Д
ин элек төрле модсрнистик юнәтешләрдә
чагылыш тапты һәм шул ук вакытта ул
катлаулы тормыш материалын сурәтләгәндә
татар әдәбиятын моңарчы кулланылышта б>
лмаган тәэсирле чаралар, тасвири агымнар б-н
баетты Еш кына Д. бер үк язучылар ижатында
ренессанс мотивлары б—н тыгыз үрелгән
рәвештә дә яшәде
Марксистик эстетика Д ны тискәре
бәяләде, анда өстен сыйныфларны», буржуаз
зыялыларының һәлакәткә дучар ителгән
культурасын һәм рухи чәерчелеген күрде 20 йөз
башы тагар әдәбияты буенча очеркларда да ана
партиянең сыйнфый- социологик күрсәтмәләре
күзлегеннән чыгып сәяси бәя бирелде 20 йөз
ахыры
— 21 йөз башы тагар әдәбияты белеме
декадансны реакцион идеологик һәм сәнгати
күренеш дип кабул ктудән баш гартгы. әдәби
проиесснын аерым чорларында анын калкып
чыгуын, кабатланып килүен яшәештәге
фаҗигале халәт, «бөек ару*, «тарихи авыру»
(Нишис). иҗтимагый төшенкелек, якынлашып
килүче афәтләр
— этносларнын. мәдәниятләрне» һәлакәт һәм
инкыйраэ алдында торулары б-н аңлатты.
Әд XX йөз башында тагар здәбия ты
Очерклар К. 1954. Нуруътии ИЗ XX йоэ башы
татар әдәбияты К . 19X2. Ганнева Р К
Декадентлык // Әдәбият бе темс сүзлеге К .
1990. Заһидудлина Д Модернизм һәм XX йөз
башы татар прозасы К. 2003
Р К Ганиеш