Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХ САБАКЛАРЫ...


БЕР КИТАПНЫ УКЫП УЙЛАНУ
Хәтерсез халыкнын киләчәге юк, диләр. Сүз татар тарихының Болгар.
Алтын
Урда, Казан ханлыгы кебек шөһрәтле вә гайрәтле чорларын онытмау турында
гына бармый. Иншалла. дәүләтле дәверләребез хакында тарихчылар,
язучылар,
демократия жилләре алып килгән форсаттан файдаланып, фәнни һәм әдәби
әсәрләре белән укучыларын шатландырып торалар.
Ялган һәм берьяклы, берәүләрне рәнжетү
хисабына икенчеләрне күтәребрәк кую сәясәтеннән
акрынлап булса да арындыру вәзгыяте бара.
Халык
тарихы гел эре божралардан гына тормый шул,
анын яшәешендә бер караганда артык олы
вакыйга
булып күренмәгән, мәгәр анын йөрәгендә утырган,
бәгыренә кадалган, ан үсешен, әхлакый-фәлсәфи
фикерләү дәрәжәсен тоткарлаган, менталитетын
билгеләгән хәлләрне дә онытырга хакыбыз юк
Әйтик. Сталин репрессияләре чорын хәтердән
сызып ташлау, ярлыкау, явызлыкны гафу итү
хакыйкатькә хилафлык кылу булыр иде
Большевизм
системасының төп авырлыгы татар кебек
тарихлы,
зыялы халыклар башына төште.
Тарих фәннәре докторы. Казан дәүләт
университеты профессоры Рәмзи Вәлиевнен
“Өзелгән дога" (Казан: Татар, кит. нәшр.,—2007.)
исемле китабынын үзәк юнәлеше тоталитар
режимның татар милләтенә китергән зыянын,
афәтен ачуга юнәлтелгән. Бу тема күренекле тарихчыбыз өчен өр-яна түгел.
Совет
хакимиятенең төрле ысуллар, пычрак алымнар ярдәмендә, асыл
затларыбызны
физик юкка чыгарып, татар халкын дәүләтсез, телсез, фикерле, аңлы
генофондсыз калдырып, үткәнен оныткан, бүгенгесе, киләчәге өчен көрәшкә
сәләтсез манкортлар көненә калдыру сәясәтен фаш итүне Р Вәлиев гомерлек
яшәү максаты итеп сайлады. Китапта “уннар", "контрлар", “милләтчеләр",
“жидегәнчеләр" буларак гаепләнеп, юк ителгән репрессия корбаннары, өстән
оештырылган пычратулар, шикаять оештырулар, нахакка рәнжетүләр
турында
укыганда, урта гасырга хас хәлләрнен XX гасырда кабатлануын күзаллаганда
чәчләр үрә тора, тәннәр чымырдый...
Күренекле тарихчы А. Литвин язганча. 1938 елнын ахырына Татарстан
коммунистлары оешмасының “ 11 процентын партиядән кудылар, ә 1,5
меңнән
Корбаннар арасында Галимҗан Шәрәф, анын нәсел-нәсәбе. Мирсәет
Солтангалиев. Гали Рәхим. Жамал Вәлиди. Садри Жәләл. Ибраһим Аитов.
Әхмәт Хөсәенов кебек милләтнең асыл уллары булу күнелне аеруча әрнетә,
явызлыкка нәфрәт уята. Бу кешеләрнең күбесе татар халкынын киләчәген
кайгыртып. Совет хакимиятенең буйсынган халыкларны кысуга, сытуга,
телләрен юкка чыгаруга алып барган сәясәтен тирәнтен аңлаган чын
зыялылар, милләт балалары иде Алар турылан-туры хакимияткә каршы
чыкмыйлар, тик туган халыкларына башкаларга бирелгән, тиешле
хокукларны гына сорыйлар, хәтта “Идел—Урал” штаты да федератив Рәсәйнен
бер өлеше буларак кына күзаллана.
Р. Вәлиевнен яна китабында тарихи шәхесләр—репрессия корбаннары
-һәркайсы үз йөзләрен саклаган хәлдә бер җыелма образ—каһәрләнгән чор
символын тудыралар Үзеннән-үзе куркып яшәгән, илгә хуҗа булуга лаек
түгеллеген сиземләгән хакимияткә урамда хәер эстәп, чүплекләрдә казынып
йөргән, йортында бәдрәфе дә булмаган алабайлар кирәк түгел Анын җиз иләге
татарның (башка халыкларның да) ин белемле , ин акыллы, ин гайрәтле,
нәселле, милләт язмышы, киләчәге өчен сызланып яшәгән көчле кешеләрне
сайлап ала. система агулы угын шулар йөрәгенә төби
Утызынчы елларда үлем тегермәненә эләккән кешеләрнен
күпчелеге—әүвәл инкыйлабка, фетнәне оештыручыларның барча милләтләргә
азатлык, бәхетле тормыш, тигезлек вәгъдә иткән шигаркләренә ышанып, яна
тормыш төзү эшенә чын-чынлап керешкән фидакарь затлар. Гаяз Исхакый.
Йосыф Акчура. Садри Максуди. Габделбарый Баттал кебек, большевикларның
империячел асылын. Кремльгә кереп оялаган адәмнәр алып барачак сәясәтне
вакытында аңлаган, чит илләргә чыгып китү хәстәрен күргән кешеләр күп
булмый Икенче яктан, андый ният булганда да. татар кешесенә чикне үтеп
чыгуы, мөһаҗирлектә яшәешен тәэмин итүе жине л түгел. Хәтта тугандаш
Төркиядә дә. "мөселман кардәшебез килгән икән. әйдә, түрдән узып рәхим ит"
дип. фатирын, эшен тәкъдим итеп тормыйлар Фатыйх Кәрими кебек шәхесләр
илдән чыгып та китә алган булырлар иде. бәлки. Мәгәр “яна тормыш"
корбаннарынын ин зур күпчелеге әлеге дә баягы татар халкынын язмышын
үзгәртүгә, яхшы якка борып җибәрүгә, мәгълүм мөстәкыйльлек бирелүгә
ихластан ышана Мәсьәләгә мондый караш хәтта Г Ибраһимов. Ш Усманов. Ф
Бурнаш кебек “ортодоксаль" большевиклар позициясен аңлауга да ачкыч б ула
ала.
Милләткә файдасы тиярдәй, киләчәгенә өмет чаткылары уятырдай һәр
форсаттан файдаланып калу рухы белән яшиләр бу затлар Әмма ялгышуларын
аңлагач сон була инде .
Шундый афәтнен якынлашуын зирәк сәясәтче, энциклопедик галим
Галимҗан Шәрәф беренчеләрлән булып анлый. совет хакимиятенә ышанып
яшәгән беркатлырак татар зыялыларының күзен ача Аерым алганда, китапта
күренекле әдип Гали Рәхим белән “тәрбияви эш" алып баруын тасвирлаган
юллар үзенчалекле
Совет хөкүмәтенең зиһенле, укымышлы кешеләрне юк итүгә корылган
мәкерле сәясәтен аңлап җитмәгән, ялган шигарьләргә ышаныбрак яшәгән
әдәбият галиме Гали Рәхим Галимжлн Шәрәфиен борчылуларына Без бит
филологлар, фольклорчылар гына, безнең ГПУга кирәгсбс» юктыр . дип
беркатлы җавап бирә Сәяси яктан әзерлеклерәк, с изгер Г Шәрәф дустына
шулай ук Шәрык педагогия институты доцентына бик төгәл аңлатма тәкъдим
итә: “...Социализм юлында ла барыбызны төрмә яисә лагерьлар көтә инде,
чөнки без бит демократлар, ә диктатура өчен без зарарлы кешеләр, җитмәсә,
татар демократлары" (% ) Хакимият үзенен киләчәге, тук. рәхәт тормышы өчен
борчыла, шуна күрә һәр укый-яза белгән заттл-язучымы ул. сәясәтчеме,
тарихчымы, фольклорчымы — һәркайсында үзенә дошман күрә, дип тә өсти
Галимҗан һәм хаклы булып чыга.
Р Вәлиен җыентыкны ачып җибәргән “Гаепнамә. яисә “татар
контрреволюциясе” бүлегендә күренекле галим, шагыйрь, сәясәтче Галимҗан
Шәрәф, аның туганнары Шәһер Шәрәф, Борһан Шәрәфләр турында ачынып,
әрнеп, шундый олы шәхесләрне милләт мәнфәгатьләренә хезмәт иткәннәре
өчен ялган ялалар белән юкка чыгарган системаны каһәрләп яза. Анын
аеруча яратып, мөкиббән китеп сурәтләгән шәхесе—Галимҗан Шәрәф.
“Галимҗан Шәрәф өйрәнелмәгән бер шәхес кенә түгел, үзе бер феномен. Ул
шагыйрь дә, дәүләт эшлеклесе дә. милли дәүләтчелекнең теоретигы да. чын
көрәшче. Татар телен саклап калу буенча ул. 20-30нчы елларда
партиясезләрнең юлбашчысы булып, җин сызганып тоталитар режим белән
көрәшә” (36.).
Анын җил искән унайга карашын үзгәртми торган, кыю. үзкарашлы зат
булуын Р Вәлиев бихисап мисалларга таянып исбатлый. Г. Шәрәфиен
корычтай нык характерлы милләтпәрвәр икәнлеге Г. Исхакый мирасына
мөнәсәбәттә ачык күренә. Большевикларның илдә яшәүче милләтләргә,
зыялыларга карашын даһиларча аңлап, мөһаҗирлек язмышын сайлаган,
совет хакимиятен танымаган өчен "халык дошманы”, “контр”, “ак эмигрант"
дигән мөһер сугылган Г. Исхакыйдан рәсми сәясәт куштаннары, хәтта Г.
Ибраһимов кебек язучылар да йөз чөергән, мирасыннан баш тарткан елларда
Г. Шәрәф татар реалистик прозасына нигез салучы иҗатына ифрат унай
карашын яшерми. Г. Шәрәф фикеренчә, “Олуг әдипнен исемен дәреслекләрдән
һәм матур әдәбият тарихыннан алып атуны хуплау мөмкин түгел". Мондый
мөнәсәбәтнең нык эчке ышанычтан туган объектив фикер булуына Р. Вәлиев
бихисап дәлилләр китерә. Г. Шәрәф татар халкынын “Октябрь инкыйлабына
кадәрге тормышын Г. Исхакыйдан башка берәүнең дә хакыйкый төгәллек
белән дөрес тасвирлый алмавын бик яхшы аңлый" (34 б.). Г. Исхакый белән Г.
Шәрәф милләтебезнең киләчәген күзаллауда төп ноктада якын торалар, икесе
дә “Идел-Урал штатьГн төзү хыялы белән яшиләр. Туган халкынын
хокукларын яклавы, җөмләдән. Г Исхакыйны “киләчәктә яшьләр укыячак”
дип раславы өчен "сатлык жан” ярлыгын алып, оештырылган гаепнамә
нәтиҗәсендә халкыбызнын нык ихтыярлы, мәдәниятебезнең, телебезнең
киләчәге өчен янып-көеп яшәгән йөзләгән, хәтта меңләгән зыялыларыбыз
кебек Г. Шәрәф тә юкка чыгарыла.
Совет хакимияте Октябрь борылышына чаклы ук танылган, халыкка
унай йогынтысы көчле шәхесләрне аеруча кабул итми. Ә Г. Шәрәф нәкъ менә
шундыйлардан. Ул гасыр башында ук киң колачлы, эрудицияле,
энциклопедик галим булып җитешә, иң катлаулы фәнни-нәзари
проблемаларны чишүгә алына. Аның эксперименталь фонетика фәненә нигез
салучы булуы мәгълүм Ул көчле социолог, философ. 1914 елда "Ан" журналы
“Миллиятне ничек аңлыйсыз?" дигән темага сөйләшү башлап җибәргәч, бу
мәүзугнын әһәмиятен аңлаган Г Шәрәф, фикер алышуда катнашып. “Ничек
аңларга?" исемле, милләт төшенчәсенең асылын ачып-анлатып биргән
чыгышын тәкъдим итә. Теләсә кайсы халыкны милләт дәрәҗәсенә күтәргән
төп сыйфат-билгеләр итеп галим тарихи кардәшлек, тел уртаклыгы, нәсел,
вөҗдан, рух якынлыгы кебек алшартлар булуы мәҗбүри дип саный. Анын
милләт төшенчәсенә биргән билгеләмәсенең бүген дә кыйммәтен
жуймаганлыгын Р. Вәлиев ассызыклап үтә. Дин белән ватан уртаклыгы гына
милләтнең асылын тәшкил итми икән. Рус белән татарларнын ватаннары
уртак, мәгәр алар икесе ике милләт. Эфиопия мөселманнары белән
татарларның диннәре ислам булса да. алар һичничек тә бер милләт булып
оеша алмаячаклар, ди Г. Шәрәф.
Шул таләпләр өстенә милләт буларак җитлеккән халыкның алга киткән
әдәбияты, музыкасы, сәнгате, үз тарихы булырга тиеш. Соңгысын (халыкнын
үткәнен) бозып күрсәтү, хәтерне юкка чыгарырга тырышу милләтнең яшәү
дәртен, үзанын. пассионарлык көчен җимерүгә алып килә. Милләтләрне
бетерү сәясәтен алга сөргән большевиклар фикерләү сәләтенә ия. үзаңлы,
милли рухлы шәхесләрне үтерү юлына бастылар, ди Р Вәлиев үзенең
китабында.
Хезмәтнең яңачалыгы шуннан гыйбарәт: автор башка мәкаләләрендә,
чыгышларында әйтелгән фикерләрен гади кабатлау юлына басмый. Татар
халкы, анын аерым шәхесләре язмышына кагылышлы архив, вакытлы
матбугат битләрендә сакланган мәгълүматларны әйләнешкә кертә, элегрәк
билгеле булганнарын янача укып, тарихта яктыртылмаган проблемаларга үз
төгаз бәясен бирә, йөзләгән, чтенләгән репрессия корбаннары турында ачынып,
әрнеп яза Кыскасы, безнен алда саф татар әдәби телендә язылган, фәнни
бәяләмәләргә, анлатма чигенешләргә, хәтер канатында үткәнгә әйләнеп
кайтуларга, киләчәккә фаразларга корылган, тулаем заманча гыйльми, ныклы
нигезгә утыртылган хезмәт Тарихчы-галимнен шул чор татар язучыларын,
журналистларын, галимнәрен халкыбызнын каймагын тәшкил иткән
зыялылары икәнлеген анлап. йөрәге белән сиземләп бәян итүе—жыентыкнын
унышлы ягы “Милли тайпылыш”. “Чын бәяне тарих үзе бирә’ Болак арты
республикасы”. “Гаепсездән гаеплеләр" кебек мәгънәле, җисемнәренә,
эчтәлекләренә лаеклы исемнәр белән аталган бүлекләр укучыны милли
тарихыбызнын төрле буыннары белән таныштыра Дөрес. “Милләт һәм
төрек-татар тарихы” дип ататган амбиииоз" бүлектән күбрәкне дә көтеп булыр
иде Әмма ул Зәки Вазидинен 1915 елда Казанда басылган “Төрек-татар тарихы"
исемле хезмәтенә Галимҗан Шәрәф язган бәяләмәне күчереп язу гына булып
чыкты. Әлбәттә, һәркемнен ул чор матбугатын алып уку мөмкинлеге булмавын
истә тотсак, анысы да кирәктер.
Китапка исем биргән, авторнын якташлары (Яшел Үзән тирәсе авылы
кешеләре) турында бәян иткән “Өзелгән дога” бүлеге вәисеьзәр һәм вәисевчеләр
хәрәкәтенә багышланган. “Тарихи һәм әдәби әсәрләрдә шактый урын алган,
әмма аңлашылып бетмәгән, капма-каршы бәяләр алган вәисеазәр хәрәкәте дип
башлый сүзен Р. Вәлиев.—дөрес һәм гадел бәяләүне таләп итә” (49 б.)
Чыннан да. XIX гасырнын 60 елларында изүгә, талауга, хәерчелеккә,
рәнҗетүгә түзә алмыйча—яшәүдән тую нәтиҗәсендә калкып чыккан бу серле
һәм берникадәр сәер хәрәкәтне берәүләр "крестьяннар күтәрелеше", икенчеләре
дин байрагына таянган көрәш, совет чорында “Шайка Ваисова” дип бәяләсә,
тагын башка аңлатмалар да күренгәләсә. Р Вәлиев бу күтәрелешне “социаль
гаделлек өчен көрәш” дип атый һәм төрле елларда әлеге хәрәкәтнен башында
торган, үз хыял-максатларына гажәеп бирелгән үзаманнарны сурәтли,
һәркайсы тарихи роман каһарманы булырлык Күз алдына вәисевләр
хәрәкәтенә нигез салган, үзен “Алла сугышчысы" дип йөрткән мәһабәт гәүдәле,
акыллы туры карашлы, аек фикерле, татарларны Болгарстан исеме белән үз
дәүләтләрен торгызуга өндәгән, курку белмәс Баһаветдин Вәисев. аның
туганы-дәвамчысы Гайнетдин, шул хәрәкәткә турылыклы башка затлар,
фикер титаны, олуг гуманист Лев Толстой янында булып, бу юнәлешнен нәзари
һәм гамәли нигезләрен ачып салганнан сон. бөек язучы йөзендә теләктәшлек
тапкан Гайнан Вәисев образлары алга килеп баса
Революциягә кадәр вәисиләр хәрәкәте, аерым шәхесләрнен эшчәнлеге
турында күп языла Совет чорында М Сәгыйдуллиннын курка-курка.
ярымдөрсслек белән бирелгән информатив мәкаләсеннән гайре берни күренми
Чит ил галимнәре тагар халкы яшәешенә бәйле хазләргә. бигрәк тә бәйсезлек,
демократик тәртипләр очен көрәшүчеләргә игътибарлы Өендәге хәлне
күршедән кереп сора дигәндәй, сәясәтче-галим Ш Келькеже. тарихчы, телче Г
Беннигсен вәисиләр хәрәкәте турында сокланып. Франция инкыйлабчылары
белән чагыштырып фәнни-гамәли хезмәтләр язып чыгалар
Үз илебездә бу тарихи шәхесләребезне өйрәнү соңрак башлана
Алтмышынчы елларның икенче яртысында булачак галим, аспирант Рәмзи
Вәзиев үзенең тугай төбәгендә оешкан хәрәкәт белән кызыксына башлый,
архив, вакытлы матбугат материалларын өйрәнә. “Габдулла Тукай һәм Сәрдар
I айнан Вәисев кулъязмасы авторы Мидхәт Вәисев белән аралаша
Әлбәттә, тоталитаризм шартларында Рәмзи Казим узы вәисиләр турындагы
эзләнүләрен матбугатта тиз генә чыгара алмый, сәяси климатның йомшаруын
көтәргә мәҗбүр була. Хакимият тарафларыннан кисәтүләр сискәндереп кенә
тора. Мәскәү профессоры Котдус Дәүләтшин вәисиләр хәрәкәте турында унай
сүз ката һәм фидакарьлеге өчен "рәхмәтен" шунда ук ишетә, аны фирка ҮК
каршындагы диннәр буенча җаваплы эшеннән азат итәләр. Мин чәчләре иртә
агарган, озын буйлы, сабыр, тыныч холыклы, итагатьле һәм милләтпәрвәр
шәхесне яхшы ук белә идем. Котдус илленче елларнын икенче яртысында
Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына кергән татар
теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, көтмәгәндә -уйламаганда Мәскәүгә
барып төпләнде (көнчелек кытыкларыбыз килеп, бездән аермалы буларак,
унышлы өйләнде дип тел шомартып та йөрдек), фәлсәфә фәннәре докторы
булды. Казан белән арасын өзмәде, фәнни конференцияләргә, Татарстан
язучылары корылтайларына кайтып йөрде. Югары кимәлдәге татар
зыялысы буларак. К. Дәүләтшин тарихыбызны нәкъ булганча күрсәтү,
үткәнебезне бизәгән олы шәхесләрне күтәрү өчен армый-талмый көрәште
Кыскасы. Котдус үзе турында да хезмәт язарлык яисә әдәби әсәр иҗат итәрлек
олы чылбырның лаеклы буыны иде.
Вәисиләр хәрәкәтен объектив өйрәнүгә мөмкинлек ачылуга, алар хакында
Рәмзи Вәлиевнен гыйльми мәкаләләре күренә башлады.
Бу күтәрелешне бертуганнар, балалар, оныклар оештырган, гаилә, нәсел
мәнфәгатьләрен генә яклаган бер юнәлеш дип бәяләүне яисә анын сәяси-
ижтимагый таләп-омтылышларын тарайтып карауларны кире кагып. Р.
Вәлиев татар халкының хокукларын, киләчәген яклаган Гыйззәтулла
Хәмидуллин. Сәетбаттал Хәбибулла. Нәҗметдин Ижбаев кебек патша
хакимияте тарафыннан эзәрлекләнгән көрәшче шәхесләрне күтәрә, татар
халкынын лаеклы яшәеше, киләчәге өчен эшләгән фидакарьлекләренә
мәдхиясен яудыра. Вәисевләрнен авылдашы Шиһабетдин Сәйфетдиновнын
ифрат ягымлы образын әдәби алымнар кулланып, яратып сурәтли. Тарихи
әсәр каһарманы булуга дәгъва итәрлек бу көрәшче үзе ышанган идея өчен
ниләр генә күрми: эзәрлекләүләр, судлар, каторгадан качулар, кыйналулар...
Берсе дә калмый. Аның ихтыяр көче, сынмас рухы турында шул чорнын
популяр “Волжский вестник", “Московский вестник" кебек газеталары
сокланып язалар. Ул налог түләмәскә, хакимияткә буйсынмаска, солдатка
бармаска өндәп хатлар тарата, хәтта Сахалин төрмәсендә дә үгетләү эшен
дәвам иттерә.
Татар әдәбияты тарихында, вәисиләр хәрәкәтеннән аермалы буларак,
гадел, инсафлы, туган халкынын язмышына битараф булмаган язучыларны
пычрату өчен уйлап табылган уйдырма "җидегәнчелек" чын бәясен алмаган,
коткы таратучылары ачылып бетмәгән иде. “Җидегәнчелек" тирәсендә
барган буталышны өйрәнүгә Р. Вәлиев вакытлы татар матбугаты, архив
материаллары нигезендә язылган "Чын бәяне тарих үзе бирә" исемле махсус
бүлек багышлый (165-185 бб.).
Яла ягу. талантлы язучыларны пычрату эшен, ягъни провокацияне М.
Парсин башлап җибәрә. Менә китапта аның мәкаләсеннән китерелгән
куркыныч юллар. "Җидегән"—1928 елда Уфада оешкан татар язучылары
оешмасы. Оештыручылары: фабрикант улы Кутуй. сәүдәгәр улы Минский
һәм динче-милләтче шагыйрь Ченәкәй. Бу оешмага член булып мулла малае
Нәкый Исәнбәт һәм мәгълүм Зыя Камалинын кияве Сәйфи Кудаш керәләр..."
(1946.).
Дөрес, соңыннан система М. Парсиннын үзен дә аямый, Сталин
төрмәләренең "тәмен" җитәрлек татыта. Инкыйлаб турында романтик
поэмалар язып, болай да "кызыл язучылар"ның алгы сафында атлаган Ф.
Бурнаш та "җидегәнчеләр"не фашлау компаниясенә кушылып китәргә була.
“Кайчандыр партия архивына караган фондларда аның бу турында хатлары
саклана. "Җидегәнчелек"не ул Украинада. Белоруссиядә. Казакъстанда
“табылган” милләтчелек хәрәкәтләре белән бер бәйләнештә бәяли, Бурнаш
нәкъ сталинча яза". (197 б.). "Җидегән"не сәяси яктан гаепләп чыккан Ф.
Бурнаш мәкаләләрен аналихлап. "Өзелгән дога" авторы үкенү, рәнҗү,
сызлану хисләрен тыя алмыйча: "И Бурнаш. Бурнаш...
Алда ниләр көткәнне белсән иде син..." (197 б ),—ди.
Канлы дәвер әдәбиятына да тарихчынын үз төгәл бәясе бар. “ЗОнчы еллар
татар әдәбияты тарихы өр-яналан эшләп чыгуны таләп итә. Монда бернинди
культлар ясамыйча, бер талантка да табынмыйча, ничек булган, шулай
күрсәтергә кирәк . (206-207 бб.) диюе белән тарихчы нигездә хаклы. Үткәнне
актарып, ул чорнын бөтен пычраклыкларын, күбекләрен күрсәтү белән
мавыгып, шул чорда М Жәлилнен "Хат ташучы "сы. ‘Алтынчәч"е. X.
Туфаннын "Ант” поэмасы. Ә Фәйзи, Н. Исәнбәт. Ф Кәрим. Ш Маннур, С.
Батгалларнын вакыт сынавын узган әсәрләре турында онытмасак иде
Архивларда, вакытлы матбугат битләрендә сакланып калган. Р Валиев
китабында күпләп китерелгән гаепнамәләрне укыганда, ирексездән үзебез
яшәгән “демократик" чорыбыз турында уйланырга мәжбүрсен. Башка исем
белән йөртелгән, әмма асылы, эш алымнары әлләни үзгәрмәгән оешманын үз
милләтләренә турылыклы татар егетләрен, мәдрәсә шәкертләрен, гомумән
мөселманнарны террористлар, ваһхабачылар дип пычраткан, намуслы
кешеләрне рәнжеткән очракларны искә-ятькәтөшерәсен дә. үзеннән-үзе
шундый нәтижәгә киләсем: кылны өзәм-өзәм дип торган Домокл кылычы
безнен баш очыннан бөтенләйгә алып ташланмаган икән Заманалар башка,
шомарту, котырту, гайбәт тарату, аннарны чуалту ысуллары, булмаганны бар
дип тәкрарлау алымнары шул ук. тик бераз шомартылган, чорга
яраклаштырылган икән Егерменче гасырнын икенче яртысыннан китапта
китерелгән мисал шуна инандыра.
Үткән тарихыбыз, гасырлар түрендә булып узган вакыйгалар турында
гына язмый Рәмзи дус. Аны XX гасырнын икенче яртысында урын алган,
шәхесне изүгә, сытуга, аны бары тик рәсми сәясәт агымына килгәнчә генә
уйларга, язарга мәжбүр итү очраклары ла борчый. “Туры сүхле. баш бирмәс
шәхес" исемле очерк аның фәнни җитәкчесе, күренекле тарихчы, профессор
Әгьдәс Борһанонка багышланган Рәсәйнен киләчәге турында уйланып
язылган, үткен, кыю мәкаләләре белән иҗтимагый тормышыбызда актив
катнашын яшәүче, аек акыллы, сиксәннен өске ягында булуына карамастан
заманча фикерләү сәләтенә ия шәхес күбебезгә таныш Терекөмеш кебек
хәрәкәтчән, уртача буйлы, таныш-белешкә. уңышлырак хезмәт язган һәр
галимгә, язучыга, журналистка җылы сүзен кызганмый торган Әгьдәс Хөсәен
улын. Мәскәүдә яшәсә дә. Татарстанның Фәннәр академиясендә (ул анын
шәрәфле әгъзасы). Казан университеты, татар конгрессы уздырган
җыелышларда еш очратып була Кайда яши ул. ничек барысына өлгерә дип
шатлану катыш көнләшеп тә куясын Ә бит ул кичергән хәсрәтләр берничә
тормышка җитәрлек 1966 елда галим “Октябрь революциясе һәм вак буржуаз
партияләр" дигән темага докторлык диссертациясе яклый һәм шул елларда
абруйлы мөнбәрләр биләгән галимнәрне догматик берьяклы фикерләүләре өчен
тәнкыйть итә Галим үз хезмәтендә большевиклар вак буржуаз партияләрне
(димәк, демократияне) сакласалар, иллә тоталитар режим урнаша алмаган
булыр иде дигән фикерне алга сөрә Шул ышанычыннан галим чигенми.
“Башкача эшләргә минем фәнни намусым кушмый".—дип кенә җавап бирә
оппонентларына Сталинга. Троцкийга янача бәя биргән “фәнни намус" ана
кыйммәткә төшә Өлкә комитеты әмере белән аны университетта укытудан
читләштерәләр. Казаннын башка уку йортлары ишекләрен шакып карау ла
файда бирми
Авырлык белән Мәскәүлең гражданлык авиациясе институтына эшкә
урнаша Чирек гасыр дәвамында докторлык эшен ВАКта расламыйлар,
хезмәтне Казаннан Мәскәүгә. Мәекәүдән Ка занга тип кал әп йөрталәр Ә гомер
уза тора Бары тик илдә тоталитар система сүтелә башлагач кына анын
зхләнүләрс югары бәя ала. сонгы унөч ел эчендә генә дә анын икс йөздән артык
хезмәте, жилс китабы дөнья күрә (2000 елга чаклы) Фәнни хезмәтләре өчен
Россия гуманитар университеты ана махсус академик стипендиясе билгеләде .
(164 б )- дин яза Р. Валиев һәм түбәндәгене өсти "Хәзер үзем дә аспирантлар
белән җитәкчелек итәм һәм бу эштә остазымнын карашларына таянам .Алар
шуннан гыйбарәт
кыюлык, дөреслек, намусына хыянәт итмәү". Әгьдәс Борһанов яна буын татар
зыялысының илаһи бер үрнәге, ихтирамга лаеклы шәхесләребезнен берсе. XIX
йөздә яшәсә ул. һичшиксез, җәдиди мәгърифәтче булыр, ә репрессия елларында
гомер итсә. Шәрәфләр белән күрше камерада утырыр иде... Кыюлар, милли
җанлы фидакарьләр бер чорда да "таш капчыкка” кытлык күрмәделәр.
Рәмзи Кәлим улынын һәркемгә тәгаен. анык бәясе бар Нахакка
утыртылганнар яисә репрессия корбаннарына автор үзенен җылы мөгаләмәсен
яшерми. Вакыты белән хискә дә урын бирә. Ә инде фирка. ГПУ оешмалары
вәкилләрен ул тамак ялына хезмәт итүче, җылы урындыкларын саклау өчен
теләсә кемне, хәтта ата-анасын гаепләргә әзер курчаклар, ялагайлыклары
белән куркыныч, мөстәкыйль фикерләүгә сәләтсез бәндәләр дип бәяли.
Дөньяга, яшәешкә карашлары төрле кешеләрнең психологиясен, холкын
ачу нияте белән ул төрле анализ, шул исәптән чагыштырмалы һәм әдәби
алымнардан иркен файдалана. Аерым алганда, каһарманнар арасында үзара
сөйләшүләр—диалоглар кору, алар булып (рольгә кереп) сөйләшү алымнары
хезмәтнең ышандыру көчен бермә-бер арттыра. Менә бер мисал. "1932 елның
салкын гыйнвар ае иде. Дзержинский урамындагы Иминлек идарәсе йорты
янына җинел машина килеп туктады...
Машинадан бер хәрби чыгып, тиз генә идарәнең имән ишекләре артына
чумды. Бары тик ишектән чыккан пар гына, өерелеп, түбәгә үрмәләде. Машина
да ике йорт арасына кереп юкка чыкты. Әйтерсен лә икесен дә жир йотты.
—Күрдеңме?—диде каракүл бүреген баса төшеп кигән кыска тунлы кеше.
Киң җилкәле, кара кашлы, күзлекле, фетр итеклесе дәшмәде. Үзен кемдер
сагалап торгандай тоелды ана.
—Өч хәреф,—диде ул. ишетелер-ишетелмәс кенә итеп.
—Кандыбин бу. Шомбай! Кандыбин!—диде тегесе сүзсез катып калган
иптәшенә.
—Кем сон ул Кандыбин?—диде каракүл бүреклесе, һаман да акрын тавыш
белән. Хәер, Гали Рәхим инде күптән кычкырып сөйләшми башлаган иде” (7 б).
Галимҗан Шәрәф иптәшенә Кандыбинны диктатураның "кан кою буенча"
ОГПУның Татарстандагы вәкиле, иң куркыныч кеше икәнлеген аңлатып бирә.
Кем язганын белмәсән. бу юлларны Сталин төрмәләре тәмугын үтеп, исән
калып. "Колыма хикәяләре"н. Афәт" романнарын иҗат иткән олуг
азучыларыбыз Ибраһим Салахов яисә Гурий Тавлин әсәреннән өзек дип
фаразларга мөмкин булыр иде
Рәмзи Вәлиев нинди вакыйга яисә кем турында гына язмасын, төп нияте—
туган халкын, телен яшәтү, тарихын дөрес бәяләү. "Шуңа күрә без. үзебезнең
бабаларыбыз белән горурланып, аларга охшарга тырышып, татар милләтенең
якты киләчәге өчен бердәм булып барын да эшләргә тиешбез. Моның өчен
безнен барыбызга да тарихыбызны дөрес аңлап, бер фикергә килүебез
кирәктер. Төрлебез төрле якка тартсак, уңай нәтиҗәләр булмас: гадәттәгечә,
көрәш түгел, ызгышу, талашу, бер-береңә ярлыклар тагу гына булыр
Шайтанга шул гына кирәк" (99 б ). Үзәк болай да халкыбызны төрле
төркемнәргә таркатырга ашкынып торганда, зыялыларыбызга моннанда
файдалы һәм изгерәк теләк теләп булырмы икән? Юктыр дип уйлыйм. Р.
Вәлиевнен нәкъ менә шул чор фаҗигасе, анын тәэсире, йогынтысы әле хәзер дә
сизелеп торган күренешләре турында фәнни нигезле, үткен каләм, үтемле
сүз-җөмләләр белән язылган "Өзелгән дога" китабы—бик вакытлы язылган
һәм яратып нәшер ителгән хезмәт киләчәге.