Логотип Казан Утлары
Шигърият

СОҢГЫ СӘЛАМ


1. Зәйтүнә монологы
"Без Чистайга китәчәгебезне, бары күрешү өчен генә килүебезне әйткәч. Тукай: "Бик кызганыч '.—диде.
Очты дөнья читлегеннән, тарсынып күңлем кошы Шат яратса да. җиһанга ят яраткан Раббысы
Кара төстә дөнья,
Кара төстә һава,
Барлык тирә-ягым кап-кара. Җаным сизә, тоя:
Мәңгелеккә каршы Ак пароход суда эз яра.
Артта Казан балкый,
Ләкин миңа түгел,
Ерагая һаман, тик, ара.
Эз югала суда.
Күздә хәсрәт төсе—
Ул һаман да кара... кап-кара... Юкса, җәй бит әле,
Якты Кояш чагы.
Унбиш яшьлек мин яшь кыз бала. Күңлемнең үз хәле:
Артта Казан түгел,
Бик әйтәсем килгән сүз кала. Борылам да карыйм,
Борылам да карыйм,
Казан инде күздән югала. Өзгәләнә күңел,
Кыска гомер булып
Артта моңлы, моңсу җыр кала.
Рәниф ШӘРИПОВ (1950) шагыйрь: “Тәрәзәдә ут". "Ян. учагым". "Йорт иясе' Һ.6. китаплар авторы. Казанда яши.
ӨЧ МОНОЛОГ
Зәйтүнә Мәүлүдова истәлегеннән
Габдулла Тукай
Ходай язган язмыш.
Аны узып булмый,
Күз алдымда дөнья чайкала. Ишетелә тавыш,
Әллә киләчәктән?—
Артта тарих кала, чор кала. Киләчәкне сизәм,
Тик, аңламыйм әле—
Унбиш яшьлек бик яшь кыз бала... Авыртса да түзәм,
Телеп-телеп, уелып.
Йөрәгемдә тирән эз кала.
Гомер башы әле,
Барысы да алда,
Тик узарлык түгел бу ара. Күңелемнең хәле—
Бу эз генә түгел,
Төзәлмәслек мәңгелек яра.
Мин көтәрмен хәбәр,
Юкка өметләнеп.
Мин кыюсыз. Мин бит кыз бала. Тормыш җәе кадәр Артта кыска гомер—
Яшәлмәгән алтын көз кала.
Әле кыз бала мин.
Ул бит егет кеше,
Нигә соңгы өмет югала?
Үтмәслек арамы?
Ә ул дәшми һаман...
Артта упкын кала, чор кала.
Еллар булса исән,
Егермедән узган Мәхәббәтле бер яшь егет бит. Өзгәләнгән үзәк,
Телгәләнгән йөрәк.
Җитмеш яшьтән узган кебек бит... Башындагы гамьне,
Җанындагы хәлне Йөрәгенә якын ул ала.
Сүнеп барган шәмне,
Ташып торган ямьне Өзеп, артта кара су кала.
Дөрес юлдыр, дөрес,
Шуңа да ул—язмыш,
Язмаганы аның югала.
Мнңа—минем өлеш,
Ә калганы—ялгыш,
Ләкин артта моңлы җыр кала. Ходай шулай язган,
Әллә эсседәнме Күз алдымда дөнья чайкала. Шундый өлеш калган Безгә бу еллардан,
Артта моңсу, моңлы җыр кала.
Борылам да карыйм,
Борылам да карыйм,
Артта инде Казан югала.
Тик шул моңым-зарым —
Артта Казан түгел,
Ишетәсем килгән сүз кала.
Барысы да алда,
Гомер башы гына,
Тик, узарлык түгел бу ара.
Гасырларны ялгап,
Йөрәкләрне уеп,
Артта кала мәңгелек яра.
Ямьле көй ишетәм Җаным-тәнем белән,
Артта моңлы, моңсу җыр кала.
Китәм, ләкин көтәм Өметсезлек белән,—
Артта Тарих кала, Чор кала.
2. Габдулла монологы
Тукай пристаньга безне озатырга килергә вәгъдә бирсә дә. без аны яңадан күрә алмадык
Зәйтүнә Мәүлүдова истәлегеннән
Әй мөкатдәс моңлы сазым ' Уйнадың син ник бик аз? Син сынасың, мин сүнәмен—аерылабыз ахрысы'
Габдулла Тукай
Синең әле чәчәк атасың бар,
Син әле тик тулган бер бөре.
Мин сүнәрмен:
Тынымны чир йота.
Чарасы юк, каһәр төшкере.
Бердәнберем минем, тулган бөрем,
Үпкәләмә.
Көтмә.
Елама.
Ник качасың диеп газаплама,
Ник килмисең диеп сорама.
Әйтер идем, күзләреңә багып,
Сине генә, бәгърем, сөям дип.
Тыштан гына салкын, битараф мин,
Ә эчемнән янам-көям бит.
Сөяр идем, кулларыңнан тотып,
Гомерләрнең әле бит башы.
Синең әле чәчәк атасың бар,
Мине эчтән яман чир ашый.
Юләр бала-чага булыр идем,
Күңелеңдә өмет уятсам.
Беркемем юк.
Бернәрсәм юк минем.
Өем дә юк.
Хәтта юк акчам.
Йортны салып була.
Акча табып була.
Тормышның бит әле тик башы.
Ләкин, вакыт җитмәс...
Мин сүнәрмен...
Эчтән мине яман чир ашый. Моңсуланма бер дә.
Тормыш бара бит ул.
Күзләреңдә өмет нуры бар.
Бормалы бу яшьлек юлларыңны Язмыш беркөн үзе турылар.
Аяк астың якты булсын диеп.
Баш өстеңнән агар яктылык. Курыкмыйча атла.
Бүтән абынмассың,
Бүгенгедәй, миңа атылып.
Син эзләмә мине.
Сакчы фәрештәсен Бу дөньяда күрми беркем дә. Юлларыңа якты моңнар салган Мин булырмын—башың өстендә. Мин сүнәрмен тиздән, күзләремдә Синнән балкып калган ямь белән. Син китәсең бүген.
Мин сынармын.
Аерылабыз бүген мәңгегә.
Кичер мине.
Озатырга кил дип,
Булган иде синнән үтенеч. Килалмадым...
Юк, килмәдем юри,
Шунсы гына бераз үкенеч, һәр күрешү якынайта бит ул. һәр күрешү тик буш мәшәкать. Тамырында калсын газаплары, Бөресендә калсын мәхәббәт.
Кичер мине.
Бик киләсем килде.
Күзләреңә килде багасым.
Чишеләсе түгел серләрнең бу— Үтеләсе түгел арасы.
Син китәсең.
Мин сүнәрмен тиздән.
Аерылабыз бүген гомергә.
Сүнсен өмет:
Идел яры буйлап,
Мин түгел, ул елап йөгергән.
Мин сынармын тиздән.
Син—яшисе...
Сүнеп калсын өмет очкыны. Сүндерүе җиңел түгел аны,
Дөрләп китсә, кулдан ычкынып. Болай да бит инде, си>дермнчә. Күрсәтмичә янам-көям мин. Зәйтүнәкәй бәгърем. Мәҗнүн кебек. Сине генә бары сөям мин.
Эх. булмады инде.
Эчемдә чир.
Чарасы юк, каһәр төшкере.
Синең әле чәчәк атасың бар,
Син әле тик тулган бер бөре.
Ник качасың диеп газапланма,
Ник килмисең диеп сорама.
Бердәнберем минем, тулган бөрем,
Үпкәләмә, көтмә, елама.
Мин сүнәрмен тиздән.
Син китәсең.
Аерылабыз бүген мәңгегә.
Тик, сүнсәм дә, китәм, күзләремдә Синнән балкып калган ямь белән.
3. Ил (Автор монологы)
Мин кабер янында Коръән укып, бик озак елап утырдым
Зәйтүнә Мәүлүдова истәлегеннән
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы. Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы ҺӘМ татлысы
Габдулла Тукай.
Кич... Зират... Ямьсез... Караңгы... Агачлары чайкала.
Бер кабердә, елый-елый,
Коръән укый кыз бала.
Аз булганмы елаучылар Бу кабернең читендә?
Бу елаган кыз баланың Ил сагышы—битендә.
Бу кыз бала биш ел йөрткән Йөрәгендә истәлек,
Китапларга сыймас сүзләр, Озын-озын киштәлек.
Җир кайгысы, Ил кайгысы Аның моңлы йөзендә,—
Бөек сагыш, мәңгелек сер Кыска гомер эзендә.
Агачларны сыгып җиргә,
Аның белән җил елый.
Җил түгел ул—җимерелгән, Бетерелгән Ил елый.
Бу кабердә үтерелгән Илнең җаны, җәсады.
Казансуда кан болгатып,
Тәкъдир сурәт ясады.
Бетте халык, калды сурәт,
Кояш баткан төс кебек.
Югалды ил, көймәләрдән Суда калган эз кебек.
Җан сорады беркөн сурәт— Күмелмәгән шәһитләр.
Юл табалмый Мәңгелеккә, Мәхрүм тыныч бәхеттән.
Мең тискәре язмышка да Килеп чыга бер уңай—
Үле милләт җаны булып, Дөньяга килде Тукай.
Очкын кебек кыска гомер, Хәнҗәрдәй үткен каләм—
Үлеп барган халык өчен Хушлашу, соңгы сәлам. Уйнап-көлеп, “эшем кырып", Гомер итәргә иде.
Ләкин, язмыш аңа күптән Әҗәл җибәргән инде.
Без инде милләт түгелдер,
Бу—милләтнең җәсаде.
Зур казанда җан болгатып, Патша сурәт ясады.
Тәнең генә җитми, ахры,
Көн дә җан сорый сурәт.
Илең генә җитми аңа,
Тагын халкың да кирәк. Күрмибез генә без аны—
Кон саен бара сугыш.
Сурәткә җан керә, ләкин Өзелә безнең сулыш.
Кич... Караңгы... Ямьсез... Зират. Агачлары чайкала.
Бер кырыйда, елый-елый, Коръән укый кыз бала. Агачларны сыгып җиргә,
Аның белән җил елый.
Җил түгел ул. җимерелгән, Бетерелгән Ил елый.
Бу кабердә үтерелгән Илнең җаны, җәгады.
Патша бездән денсез, гамьсез, Ямьсез сурәт ясады...
Китапларга сыймас җәбер, Озын-озын киштәлек. Онытылган, югалтылган, һәм сатылган истәлек.
Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Тәрәзәдә җил елый.
Җил хәбәр ул. Җан табалмый. Үтерелгән Ил елый.