Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОСТАЗ КАЙГЫСЫ


Университетта укыган чагымда мәгънәви остазларымның берсе, үземә карата ихлас теләктәш булган Хатип ага Госманны (1908-1992) азмы- күпме дәрәҗәдә белүем, аның белән озак еллар дәвамында аралашуым, һәрвакыт диярлек аның ихлас хәерханлыгын тоеп яшәвем моннан нәкъ илле еп элек башланган иде. Ул вакытта әле үземнең гомер юлымда, хәтта язмышым борылышларында аның төп рольләрнең берсен башкаручы, хәтта режиссер сыман җитәкчечек итүче шәхес буласын белү генә түгел, бәлки күз алдына да китермәгән идем. Бүген исә. остазның тууына йөз ел тулган көннәрдә, аның төс-кыяфәтен, гадәт-холыкларын, течәк-омтылыиспарын. шатлык вә кайгыларын хәтердә яңартып, күз- күңел иләгем аша кичерә башладым. Шуңа күрә бу истәлек язмам бер шәхескә караган гыйльми биография дә, галимнең гомум эшчәнлегенә багышланган трактат-монография дә түгел. Ул, бәлки, үземнең ничек хәтер яңартуымны, аны ничегрәк белүем ҺӘМ аңлавымны беркадәре генә чагылдыра торган шәхси истәлекләрем генә булып калудан ары узмастыр.
Миңа, чит җирләрдә туып үскән, аңым керә башлаганнан бирле тарихи ватан ягына омтылган бер татар баласына, бары 1958 елның жәендә генә Казан җиренә
аяк басу мөмкинлеге насыйп булды. Имтиханнар башланганчы ук, хәтта берәр ай элегрәк килеп төшкән идем Казанга. Икенче көнне үк кабул итү комиссиясенә документларымны тапшырдым. Алар белән озак кына танышып утырган апа кеше, ниһаять: «Имтиханга килгәндә мыекларыгызны кырып ташлагыз, ярыймы'1..— дип, ягымлы гына елмаеп куйды —Юкса бездә «стиляга» икән дип сезгә кырын караулары бар»
Анардан үзем керәсе иткән тарих-филология факультетының кайдалыгын сорадым. Һәм «менә шунда укырмын, бәлкем» дип зур өметләр белән бусагасыннан атлап кергән ак колонналы мәһабәт бинадан чыгып, сул якка, химик факультет корпусына юнәлдем.
Татар теле, әдәбияты бүлеген эченә алган тарих- филология факультеты дүртенче катта икән. Киң баскычтан менүгә, коридорның фойе сыманрак чак
яшьләрдәге, чак кына ямьшегрәк дип әйтимме, борынлы, кырысрак чырайлы кеше Татар теле һәм әдәбияты кафедрасынын мөдире доиент Хатип Госман икән Текстта анар май аенда илле яшь тулу унаеннан бүлектәге укытучылар һәм студентлар исеменнән котлау сүзләре, изге теләкләр әйтелгән иде Булачак җитәкчебез бик аты яшьтә икән, дигән фикер башымнан узды. Егерме дүртне тутырган егеткә «илле яшь» ул елларда шулай бик зур булып тоелгандыр. Игътибарымны шулай ук. әле генә әйткәнемчә, анын кырыс кеше булып тоелуы жәлеп иткән иде
Мин аның бер хезмәте белән монарчы да. Казакъстанда чакта ук танышкан булуымны искә төшердем. 1956 елда чыккан «Татар поэзиясе анталогиясе»нә язылган кереш мәкаләсен укыган, кат-кат укып сокланган илем Менә нинди кыяфәттәге жигди кеше язган икән аны'
Гомумән. «Әдәби сүз*нен ул саны һаман истән чыкмый Хәтердә ин уелып калганы—ике шигырь булуы Берсе ел саен армиядән кайткан оныкларынын гаскәри чалбар-гимнастеркаларын кия-кия сөенгән бабай хакында иде Авторы Шамил Маннапов дигән студент икән.
Икенчесендә сүз язгы ташу вакытында елгаларда боз кузгалу, боз агу. яр буйларында аларны карап тамаша итүчеләр хакында иде Кыска гына шигырьдә дә манзара күз алдына килерлек итеп тасвирланган Тик шигырьнен сонгы юллары, «туган жирнен салкын бозлары» белән аерылышуы да күнелсез. моңсу хисләр тудыруы хакындагы сүзләре мина аңлашылмады да. ошап та бетмәде Иҗтимагый тунлыкнын, кысынкы авыр тормышнын образы, символы булган суык бознын китүенә... үкенү? Минемчә, әдәби әсәрдә болай фикер йортү сәнгатьчә акланмаган алым иде. Укырга керә калсам, анын авторы белән сөйләшер, бәхәсләшер идем, дигән фикер лә килде әлеге мизгелдә минем башка. (Мондый шигырьнен дөньяга килү сәбәпләрен мин тиздән анлый башладым, «патриотизм идеясе» белән сугарылган, ваган һәм туган жир образларын теләсә ничек күтәрын шигъри әсәрләргә һәр жирдә лә, һәр вакыгга да «ишекләр» кин ачылган икән ул елларда Шуны анлый башлагангамы, студент ашханәсендә Нәҗип Мальяров белән әллә ничә мәртәбәләр янәшә утырып ашаган чакларымда ла. мин әлеге теманы кузгатмадым )
Дивар гәзите, андагы материаллар белән шулай танышып чыккач, үзем керергә өметләнгән факультетта тагын нинди бүлекләр барлыгын белергә теләп, һәр ишектәге язуларны укып чыктым. Рус теле һәм әдәбияты кафедралары, тарих бүлеге дә бар икән монда Димәк, факультетның исеме җисеменә туры килә Коридорнын караңгырак бер очында, дөресрәге, тоек тыкрыгындагы икс бүлмәдә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы урнашкан икән. Аларнын берсе мөдир, ягъни доцент Хатип Госман бүлмәсе иде Бүлмә купшы, тантаналы рәвештә жиһазландырыл гаңдыр. дип уйлап алдым. Сонрак шушы бер өстәл, бер кечкенә шкаф, ике-өч кенә гади урындык белән «бизәлгән» ярым ялангач бүлмәдә язмышымдагы кискен борылышлар ХАТ ителер дип ул мизгелдә уйлап та карамаган идем, әлбәттә
Кире борылып, жиде-сигез адым атлауга күзем «Кафедра истории СССР» дигән язуга төште Өч елдан сон Хатип ага Госманның мине шунда алып керәссн дә ул минутларда кем белгән
Ике-өч атнадан анын. ягъни Хатип аганын үзен күрү дә насыйп булды Имтихан алды консультациясенә җыелдык. Шул дүртенче каттагы бер аудиториядә сиксәнгә якын кеше идек. 25 урынга дәгъва итүчеләр
Мәһабәт гәүдәле Хагип аганы мәктәп балаларымча аягүрә торып каршы алдык Анын белән бергә бер егет тә кергән иле
Хатип ата беркадәре вакыт, чак кына елмая төшеп, аудиторияне күзәтеп торды Бергә кергән егет исә әллә ничек, ата каз имкеллерәк итеп, муенын бор|а1ап куя иле. Үзснен исем-фамнлияссн атаганнан сон Хатип ага юлдашының кем икәнлеген дә белдерде Мансур Хәсәнон икән, аспирант Имтиханны алар икесе бергә атачак •исән.
Имтиханда җавап бирүнең кагыйдә-тәртипләре хакында беркадәре сөйләгән кафедра мөдире үзснен быелгы абитуриентлардан канәтагь булуын да әйтте Анын фнкеренчә. укырга керүчеләр арасында армиядә хстмәт иткән, яки ике-өч ел эш стажы белән килгән абитуриентларның шактый булуы у най күренеш икән Әйе, аудиториядә утыручылар арасында хәрби киемнәрен салып бетермәгән яисә төс кыяфәткә шактый олы егетләр аә аз түгел иде Сонгы еллардагы яна тәртип буенча

эш стажы булган яшьләрне конкурссыз алу башлангач, диде мөхтәрәм доцент, татар филологиясе бүлеге «ярыйсы гына балигьлана төште» Быел исә стажлы абитуриентларның үзләре арасында да конкурс булуы ихтимал. Чөнки беренче курска кабул ителүчеләрнең өчтән бер өлеше быел гына мәктәп бетерүчеләр булырга тиеш, дигән фикер бар икән Аларнын әзерлекләре әйбәтрәк, белгәннәре әле онытылып бетмәгәнлеген истә тотарга кирәк, дип искәртте имтихан алучыбыз.
Шулай бераз әңгәмәләшкәч, сүз жинел рәвештә сорау-жавапларга күчте Сорауларга Хатип ага кыска-кыска, мәгәр гади һәм аңлаешлы итеп жавап бирә барды. Арадан кемдер берсе «акростих, аллитерация» дигән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап бетермәвен әйтте. Хатип ага жанлана төшеп, татарча һәм русча мисаллар китерә-китерә тәфсилле рәвештә аңлата башлады. Бигрәк тә аллитерациягә бәйле жавабында очына-очына дигәндәй бер озын гына русча шигырьне дә яттан сөйләде. Ышкы белән чыжлата-чыжлата агач шомартканда йомычкаларның жилпенә- жилпенә очып чыгулары күз алдына килеп баскандай булды... Әгәр аның лекцияләре дә шулай җанлы, сурәтле һәм хисле булсалар?..
Тик мина, кызганычка каршы, Хатип ага Госман дәресләрендә эзлекле рәвештә булырга, аның лекцияләрен тыңларга туры килмәде шул. Төрле сәбәпләр аркасында. .
Имтиханнар минем өчен бик шома, әллә ничек сизелмичә генә шуып узды. Бары ике-өч мизгел генә истә калган. Берсе татар теле буенча инша язып утырганда булды. Суыртылган кара белән яза торган кытай каләме «чыгымлап», караны кирәгенчә бирмәгәч, мин, гадәтемчә, аны идәнгә таба каратып селеккәли башлаган идем. Бер бит ак кәгазь тоткан Хатип ага яныма килеп. «Идәнгә түгел, менә кәгазь өстенә селкегез»,—дип кәгазьне өстәлнең читенә куеп китте Шунда гына идәндәге ике-өч кара тапка күзем төште
Телдән жавап биргәндә мина үзем өчен бик кулай булган сорау—Галиәсгар Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» эләккән иде. Әсәрне характерлый-тасвирлыи торгач, авторның аны тәнкыйди реализм алымы белән ижат итүен әйтүгә, «нинди реализм?» дип, Хатип ага бүлдерде. «Тәнкыйди реализм» дип кабатлагач, ул: «Ярар, дәвам итегез»,—дип, сүзсез генә тыңлады.
Имтиханнар тәмамланып, ике-өч көн узуга кабул ителүчеләрнең исемнәрен игълан итә башладылар. Безнен бүлеккә керүчеләрнең исемлеге дә эленгән иде Тик исемнәр анда ни өчендер фамилияләрнең алфавит тәртибендә түгел иде. «У»га башланган минем фамилиямнең беренче урынга куелуы гажәбрәк булып тоелды Аның сәбәбен алты-җиде елдан соң гына белдем. Абитуриентларның документлары белән танышып утырган Хатип ага, минем кәгазьләргә юлыккач, «чит илдә туып үскән, күптән түгел генә СССРга кайткан абитуриент белән нишлибез?»—дигәндәй сорау белән ректор янына кергән икән. Михаил Тихонович Нужин: «Имтиханнарын бирә алса, карарбыз»,—дигән. Имтихан нәтиҗәләре билгеле булгач, комиссия утырышында ректор беренче булып «кытайлының» кәгазьләрен күтәреп, өлкән экзаменатордан сораган: укый алырлыкмы? «Әйе* жавабын ишетүгә секретарьга әмер биргән: «Исемлеккә языгыз, кабул ителә!»
Исемлектә алфавит тәртибе бозылу менә шулайрак барлыкка килгән икән, һәм монда, соңрак аңлавымча. М Т.Нужинның көчле характеры, аның мөстәкыйль гамәл итәргә омтылуы, партия һәм совет органнарының формаль тәртипләре белән артык исәпләшмәскә тырышуы чагылыш тапкан төсле. Киресенчә булса, минем фамилияне исемлектә «яшеребрәк» куйган булыр иде.
Хатип агадан болар хакында ишетеп утырганда минем искә икенче бер хәл дә килеп төште Беренче курсны тәмамлап, каникулга Казакъстанга кайткач, мин үзем эшләп киткән ДОСАФка кереп, элекке җитәкчем белән очрашкан идем Отставкадагы капитан иптәш Тренин әңгәмәләшеп, чәй эчеп утырганда әкерен генә: «Сине анда борчымыйлармы эзәрлекләмиләрме? »—дип сораган иде Ни өчен алай эшләргә тиешләр, дигәч, ул көлеп: «Син китеп ай ярымдай вакыт узуга минем янга тиешле җирләрдән килеп синең хакта бик төпченеп сораштылар»,—диде.
Мин шунда өченче бер хәлне дә искә төшердем. Университетка кабул ителгәч.
монарчы бер кат язганымча («Аяз әкә сабаклары»наа). мин хосусый фатирда бер почмакта яши башлаган идем. Хуҗабыз, вокзалдагы эшеннән көн саен диярлек кызмача булып кайта торган йөк бушатучы Ваня дәдәй. бер көнне, бергә-бергә тәмләп кенә төтен суырып утырганда, гаҗәпләнгән төсле сорап куйган иде: «Ты вот нормальный человек. но почему тебя так презирают% Аңлаша торгач, шунысы беленде: ЖЭКтан. аннары хәтта милициядән дә килгәләп. гел минем хакта сорашып, белешеп торганнар икән, янәсе үзен ничек тота, кемнәр белән аралаша, буш вакытларында нишли, дип. Өч-дүрт ай чамасы шулай сорашкалап торганнар
Боларны, ягъни үземнен Казанда беркадәре вакыт «калпак астында*—махсус күзәтүдә торуларымны искә алуым һич тә очраклы түгел. Мондый хәлләрнең шул заманнарга хас. хәтта «табигый» күренеш булуын белү кайбер кешеләрнен эш- гамәлләрс сәбәпләрен дә аңларга ярдәм итә икән Мәсәлән. Хатип ага белән килеп чыккан бер хәл дә гыйбрәтле иде
Тулай торактан китәргә тиешлегем тәмам аныкланып, ләкин фатир таба алмыйча аптырабрак йөргән көннәрнен берсендә коридорда уйга батып тора идем Хатип аганын. үз бүлмәсенә узышлый, яныма килүен сизми дә калганмын.
Ул һәрвакытгагыча ачык чырай белән елмаеп (монарчы һәр очраткан саен шулай туктап хәл сораша, кыскача булса да сөйләшеп алгалыи иде), монаеп торуымның сәбәбен сорады Мин исә, мыгырдап кына, тулай торактан чыгарырга теләүләрен, фатир табылмавын әйтгем дә. әллә ни уйлап, үлчәп тормыйча, студентларын да горак белән тәэмин итә алмаган хокүмәтнен гел шапырынып мактануына гаҗәпләнүемне белдердем Сонгы сүзләрем тупасрак рәвештә дә әйтелде бугай. Хатип аганын төсләре кинәт үзгәрде, бер сүз дә әйтмичә, кырт борылып тиз- тиз атлап китеп тә барды
Моннан соң ул бөтенләй үзгәрде, элеккечә якты чырай белән күрешми, махсус туктап хәл сорашмый башлады. Хәтта күрмәмешкә салышып та узып китә иде Күзләр очрашкан хәлдә генә салкын кыяфәт белән сизелср- сизелмәс баш изәүдән ары узмый иде
Шулай яргы елдан артык дәвам итте Бары җәйге сессиягә әзерләнеп йөргән көннәрдә генә китапханә алдында очраштык (ул вакытларда китапханәнен уку заллары, абонемент бүлеге университетның ихатасы эчендә! е иске бинада иде).
Ул мине туктатып, имтиханнарга әзерлекнең ничек баруы хакында сорашты. «Кыйссаи Йосыф* буенча эшләгән курс эшемнән житәкчемнен (Жәвад ата Алмазның) канәгать булуын әйтте Ниһаять, -яна шартларга бераз күнегә башлады! ызмы инде?*—дип, елмая төшеп сорап куйды
Әлеге вакыйга, дөресрәге Хатип аганын кинәт үзгәрүе, мине сүзсез-ниссз үзенчәлекле рәвешгә «җәзалавы» файдага тына булды Мин у земнен нинди тактсызлык эшләвемне анладым Кечкенә генә шәхси проблемага зур сәяси кыи^кн бирергә омтылуның да урынсыз, мәгънәсезлек икәнлеген таныдым Бигрәк ы олы кешеләр белән сөйләшкәндә атай «чыгымчылап* ждвап бирүнең дә әдәпсезлек икәнлеген тойдым
Дөрес, ки арыда ишарә ителгән башка сәбәпләр дә (әйгик. Ваня дәдәйнсн
Консультация көнендә Хатип аганын мавыктыргыч лекцияләрен тыңлармын дигән өметләрем, әйткәнемчә, акланмады. Беренчедән, түбән курсларда аның дәресләре юк икән. Икенчедән, нәкъ шул елларда докторлык диссертациясе өстендә эшләү сәбәпле ул уку-укыту эшләренә чамалабрак катнашкан Шулай да факультетта күренгәли, ул килгән көннәрен кайбер укытучылар һәм студентлар, кем әйтмешли, «бер тактадан гына» йөри башлыйлар Кайбер укытучыларның «артык шауламагыз, Хатип ага монда», дип кисәтүләрен ишетергә туры килгәли Бигрәк тә Диләрә апа Тумашеванын: «Бүген Хатип аганын чәчләре тузгыган, кәефе начар, күрәсең»,—дип көлүләре хәтердә калган
Эшләренең күп, вакытынын тыгыз булуына карамастан, кафедра мөдире факультет һәм бүлек тормышыннан аерылмый иде, минемчә. Моның шулай икәнлеген мин үзем дә сизгәләдем.
Икенче-өченче курсларда укып йөргән елларым минем шактый нык уйланган, эзләнгән, үземнең киләчәгем өчен төптән борчылган вакытларым булган иде Нәрсә буенча белгечлек алырга? Киләчәктә кем булып эшләргә?—дигән сораулар чоры иде. Чөнки укырга кергәнче корган хыял-планнарым челпәрәмә килгән, нигездән үзгәргән, дөресрәге, плансыз диярлек калган идем.
Беренче курс эшемне текстология («Кыйссаи Йосыф» кулъязмасы) буенча язсам да, аннан «тәм тапмадым» шикелле. Тел белеме белән шөгыльләнергәме дигән уй- хыялым, моңарчы бер әйткәнемчә, мине «Шура» журналының библиографиясен
төзүгә китергән иде. Журналның үзен уку, андагы искитәрлек дәрәжәдәге, төрле характердагы, гажәеп бай эчтәлекле, гыйбрәтле материаллар белән танышу гаять кызыклы, мавыктыргыч булса да, библиографлык эше дә төп кәсеп өчен житмәс кебек тоелды Шулай ук мине жәйге диалектологик экспедициягә чакырып йөргән, «Башкортстан татарларының сөйләшен өйрәнербез, сезнең казакъ телен белүегез файдалы
X Госман һай М. Госматв (уңда) булыр», дигән Әнвәр абый
Әфләтүновның фажигале
рәвештә кинәт үлеп китүе дә план-өметләрнең берсен юкка чыгарды.
«Шура» журналы буенча төзи башлаган библиография буенча да бер проблема килеп чыкты: журналның университет китапханәсендә саклана торган бердәнбер комплект төпләме тулы түгел икән. Кайбер елларның номерлары житмәгән. икенчеләрендә аерым битләр төшеп калган яки ертып атынган Болар хакында төп киңәшчем булган Якуб ага Агишевка әйткәч, ул бераз уйланып утырды да, мине Хатип ага янына алып керде. Ул исә мәсьәләне бик тиз аклап алды да. минем башыма килмәгән бер фикерне әйтте: «Димәк, сезгә Мәскәүгә, Ленинградка барырга туры килер, житешмәгән
Берничә көн рәттән Мәскәүдәге Ленин исемендәге зур китапханәгә бардым. Истә калганы—милли китаплар бүлегендә эшләүче Ерзин фамилияле (исемен хәтерләмим)
бер зыялы татар карты булды. Ул минем белән шактый вакыт әңгәмәләшеп утырды, уз нәселенең Касыйм якларыннан икәнлеген әйтеп. Кытайда да Ерзин фамилияле кешеләрнең очрау-очрамаулары хакында сорашты «Безнен нәсел—зур нәсел, анда да булырга тиеш безнен Ерзиннар*. диде Аннары. Мәскәүдә артык вакыт уздырмыйча. Ленинградка барырга. Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәдә. Фәннәр академиясенен Көнчыгышны өйрәнү институтында эзләнергә кинәш бирде, чөнки революциягә кадәр чыккан матбугат Петербургта тулырак тупланган, яхшырак сакланган икән. «Салтыковкада Энже ханым Сәгыйтованы эзләп табыгыз, татар матбугаты тарихын яхшы белә торган кеше ул*.—диде Ерзин агай хушлашкан вакытта.
Ленинград көчле тәэсир ясады мина. Кайсыдыр яклары белән галәмәт зур авылны хәтерләтә торган ул еллардагы Мәскәүгә караганда. Ленинград чыннан ла искитәрлек гүзәл, тәртипле, төзек шәһәр икән
Китапханәләрдә, бигрәк тә Салтыковкада. эшләү аерата нәтижәле иде Энже ханым Сәгыйтованын кинәшләре дә шактый файдалы булды. Әзерләп килгән исемлегем буенча барлык сорауларыма жавап таптым Энже ханым исә. «Шура* редакторы Риза казый Фәхрсддин хакында кайбер мәгълүматларның булуы ихтимал, дип. мина Көнчыгышны өйрәнү институтына барырга кинәш итте Анда эшне төрки-монгол кабинетына керүдән башларга кушты Бер-ике ханымнын исемнәрен дә атады
Ләкин анда ин элек икенче бер кешеләр белән танышырга туры килде Аларнын берсе тюрколог-тарихчы Сергей Кляшторный дигән кеше иде. Ул мине, бераз сөйләшеп утыргач, икенче бер бүлмәгә алып барып, озын буйлы, кипкән балык төсле чандыр гәүдәле егет белән таныштырды. Әнәс Халидов дигән гарәп әдәбияты белгече икән. Болар белән соирак 40-45 еллар дәвамында очрашкаларга. хезмәттәшлек итәргә туры килер дигән уйны ул көннәрдә башыма да китермәгән илем, билгеле
Институт архивында материалларны карап, әзерләп куярбыз дип. иртәгә килергә куштылар Янадан төрки-монгол кабинетына керсәм, анда олы гына яшьтәге бер агай утыра икән. Кляшторный таныштырды кабинет мөдире профессор Андрей Николаевич Кононов икән Фамилиясен элек тә ишеткәнем бар иде Минем Казаннан икәнлегемне кабинет ханымнары әйтеп өлгергәннәр бугай, ул мине үз өстәле янына чакырып алып. Казан, андагы галимнәр, университетта безне кемнәр укытуы хакында тәфсилләп сораша башлады Бигрәк тә Диләрә Тумашева. анын нәрсәләр укытуы хакында төпченеп сорашты. Бер ара үземнен кайларда туып-үсүем, нинди мәктәп бетерүем хакында да кы зыксынды Казанга кадәр яшәгән жирзәрем хакында ишеткәч, кайсы торки телләрне ничегрәк белүемне сорады Мин. әлбәттә, мактанып алырга форсат килүен сизеп, казакъчаны, уйгырчаны иркен дәрәжәлә белүемне әйттем, ул телләрдәге әдәбиятны укуда бернинди сүзлек кирәкмәвен дә өстәп куйдым. Андрей Николаевич болай да кысыграк бер күзен тагын да кыса төшеп сорау бирде: «Денинград университетына күчеп, төрки телләр буенча белгечлек алу хакында уйламадыгызмы?* Мин. билгеле, бернәрсә дә уйламаган идем «Уйлагыз.—диде ул үзе дә уйчан гына - Безнен хәзерге тюркологларның күпчелеге элекке Радловлар. Каганонлар. Ильминский һәм Маловлар кебек жанлы төрки телләрдә сөйләшә алмыйлар Менә шул телләрне чагыштырып өйрәнергә кирәк иде Уйлагыз. Теләгегез булса, кафедрама күчергә ярдәм игәр идем» Мин уйга калдым, әлбәттә Әмма икенче көнне бу уйларны юкка чыгарлык бер сәер маҗарага тап булдым
Көнчыгышны өйрәнү институтыннан кайтышлый. Салтыковкада да шактый утыргач, пиләрнең яхшы нәтижәссн билгеләргә, ягъни «юып алырга» дип ресторанга кереп үз-үземнс кунак иттем. Музыка тынлый-тынлый ашап-зчеп хозурлануымны икс оч йотым «ширбәт* белән дә бизәдем, билгеле Минем өстәлгә тагын өч кеше бер ир-егет белән икс хатын-кыз килеп утырдылар Күнелле генә сөйләшеп тә киттек Ригадан килгән латышлар икән, үзләрен бик ачык тоталар Чәкешә лә башладык Төнге унберләр узуын сизми дә калганбыз 1лгын берәр сәгать урамнар гизеп йөрдек Сәгать икенче киткәч кенә кунакханәмә кайтып, түшәккә аудым
Озак йоклап, сон гына торгач, буфетка төшеп, ашыкмыйча иртәнге чәемне эчтем. Бүген кичен китәсе. Эшләр тәмам. Димәк, тагын Эрмитажга барасы да кичен—вокзал га!..
Шундый якты планнар, тук кыяфәт белән номерыма кайтсам, анда мине ике кеше көтеп тора икән. Фамилиямне атап, документларымны сорадылар. Гаҗәпләнүемә каршы, үзләренекен күрсәттеләр. Берсе капитан, икенчесе лейтенант икән. «Әйдә. киен, отделениегә киттек!»—диделәр. Ни өчен диюемә каршы: «Баргач белерсең!»—диделәр.
Отделениедә берәр сәгать чамасы төрле яктан тарткалап, йолыккалап дигәндәй сорау ала башладылар: ни өчен Ленинградка килгәнмен, кемнәр җибәргән мине монда, кичә кичен, төнлә кайларда булганмын, кайчан кайтканмын, ресторанда кемнәр белән утырганмын, алар белән кайчан, ничек танышканмын, ресторан өчен кем түләгән, мин күпме биргәнмен? Номерга кайтканда сәгать ничә иде, ничә кеше уяу, күпмесе йоклый иде Һ.6., һ.т.б.? Тора-бара шуны анладым: номерыбыздагы берәүнен акчасын һәм документларын урлаганнар икән.
Шулай әллә нинди сорауларга җавап бирә-бирә алжып утырганда, өченче бер хезмәткәр кереп нидер әйткәч, мине икенче бер бүлмәгә кертеп бикләп куйдылар. Ике сәгать чамасы шунда борчулы уйларга батып утырдым. Казакъстандагы капитан Трениннын, Казандагы Ваня дәдәйнең сорауларын искә төшердем Бары соңгы елларда гына үземә карата әллә нинди сораулы, шикләнүле, ин яхшысы кызыксынулы карашларны тоймый башлаган идем. Әгәр бу хәлдән хәбәр бара калса?..
Менә сина «Шура»нын библиографиясен тулыландыру, менә сиңа тагын Эрмитажга бару!..
Ниһаять, чыгардылар. Тик элекке бүлмәгә генә. Тагын сорау алу башланды. Иң элек чемодан төбендә яулыкка төреп куйган акчанын кемнеке булуы белән кызыксындылар. Фатирым хуҗасының үсмер кызы өчен биш-ун кием оек. оекбаш һәм күп итеп һинд чәе алыр өчен бирелгән акча икәнлеген әйттем. «Нигә алмадыгыз?»—дип төпченделәр. Кайтышлый Мәскәүдә алырмын, дидем. Акчаны ни өчен чемоданда калдырдыгыз, урларлар бит, дип гаҗәпләнделәр. «Дәүләт кунакханәсендә кем урласын?»—дип үзем дә жүләрлеккә салышып гаҗәпләнгән булдым. «Урлыйлар шул,—диде капитан тыныч кына.—Әнә, сезнен янәшәдәге караватта яткан күршегезнең акчасын да, паспортын да алганнар бит Элек сездән шикләнгән идек Тик урлаучы башка кеше булып чыкты, ул тотылды да инде».
Мин шунда гына җиңел сулап куйдым. Димәк, җибәрәләр икән, дигән уй килүгә капитан тагын җитди кыяфәт белән сорады:
—Чемоданыгызда әллә нинди серле язулы, аңлаешсыз телдә карточкалар бар, аларда нинди кодлар?
Мин беренче мәртәбә елмаеп, аларнын библиографик карточкалар, татарча журнал мәкаләләренең гарәп язулы исемлеге икәнлеген аңлаттым. Сүзгә лейтенант та кушылды, үзенен күршеләре татарлар булуын, аларнын исә «нормаль хәрефләр белән безненчә» язуларын, шуларны укуларын әйтеп шик белдерде. Мона каршы татарлардагы язу тарихы турында лекция укый башлаган идем, капитан кырыс тавыш белән бүлдерде.
—Ярар, менә паспортыгыз, китә аласыз. Тик моннан сон студент башыгыз белән рестораннарда буталып йөрмәгез! Университетыгызга язып җибәрербез әле!..
Ленинградка беренче барганымдагы сонгы көнем менә шулайрак узган, янау белән тәмамланган—киләчәк өчен файдалы сабак булган иде
Эшләрне кайларда эшләп, ничек тәмамлап кайту хакындагы «исәп-хисабымны» Хатип ага игътибар белән тынлап утырды да. мин туктауга, бер үк сүзне кат-кат әйтте: «Рәхмәт! Рәхмәт сезгә!» Бары аннан соң гына, йомгак ясаган төсле әйтеп куйды: «Димәк, «Шура» библиографиясе буенча кирәкле мәгълүматлар җыелып бетте дигән сүз!»
Бу мизгелдә мина кафедра мөдиренең эшләнгән эштән канәгать булуы түгел, бәлки үземә рәхмәтләр әйтүе гажәбрәк булып тоелды. Асылда исә Мәскәү-
Ленинградларга баруны, аларны күрүне оештыруы өчен мин үзем беренче булып анар рәхмәтләр әйтергә тиеш идем. Гомумән, шәкертләренен берәрсе унышка ирешсә. Хатип аганын шулай рәхмәтләр әйтүе анын бер әйбәт гадәте икәнлеген мин сонрак кына анладым.
Бары шулардан сон гына Хатип ага Мәскәү-Ленинградларда кемнәрне күрүем, кемнәр белән танышуым хакында сорашты Әнәс Халид исеме яңгырауга «Шул егетне монда кайтарасы иде бит' Ул безнен өчен бик кирәкле кеше'—дип көрсенгән иде. (Күп вакытлар узгач кына ул елларда Хатип аганын Әнәсне Казанга чакырып йөргәнлеге чын факт икәнлеген Халидовнын үзеннән белдем )
Бу әңгәмәдән сон мин тәмам тынычландым: Ленинград капитанының янавы сүздә генә калган икән
Шулай күңел үз урынына утыргач кына. Ленинградта академик Кононовнын ясаган тәкъдиме хакында да әйтергә булдым Үзем ни өчендер бераз шүрләп тә тордым Әгәр: «Йөрмә баш катырып, мондагы шартлар җитмиме сина’* яисә «хуплыйм, әйдә барыгыз», дисә?.. Күз алдына әлеге сорау алган капитан да килеп басты Әмма Хатип ага уйланып калды Беравык шулай сүзсез утыргач кына ашыкмыйча сөйләп китте
—Узган уку елы башында безнен үтенечкә каршы Министрлыктан килгән махсус разнарядка буенча гарәпчә укыр өчен Ленинградка өч кеше җибәрергә тиеш идек Ашыгыч рәвештә Мин сезне дә күздә тотып, эзләткән идем Тик сез каникулдан кайтып җитмәгән идегез. Шуна күрә, үзегез дә беләсез, ике егет, бер кызны узган елны ук җибәрдек инде. Алар укып кайтырлар дип өметләнәбез Әгәр Кононовнын тәкъдиме үзегезгә ошый икән, кабул итәсе булсагыз, ул чакта ихтыяр үзегездә инде Уку елы беткәнче төрле яктан үлчәп, әйбәтләп уйлый аласыз Андый тәкъдим көн саен булып тормый, әлбәттә Кызыклы тәкъдим, һичшиксез. Ләкин татар теле, татар әдәбияты буенча алган белем дә тюркологиянең бер өлеше бит.—дип бераз тукталып торды да өстәп куйды —Казанда да эшлисе эшләр муеннан
Шул очрашудан сон берәр ай чамасы узды микән, анысын төгат хәтерләмим хәзер, Хатип ага тагын сорады:
Ничек. Андрей Николаевич тәкъдиме хакында уйладыгызмы инде'’
Мин ык-мык килеп, төгәл җавап бирә алмадым. Дөресен әйткәндә, һавасы чистарак, карлары да аграк Казанга кайткач, мин Ленинградка, карлары җепшек, каралып беткән, көне дә төн кебек караңгы шәһәргә карата бераз суына төшкән, әлеге мавыктыргыч тәкъдим хакында да уйламый башлаган идем Хатип ага моны сизгән төсле әлеге ниятнен минем өчен бик үк кулай булмавына ишарә итте —Сезгә. Усманов. шушы Казаңда аякларыгызга ныграк басып алу хәерлерәк булыр иде. минемчә. Биографиягезнең үзенчәлеген күздә тотып әйтүем Монда хәзер сезгә күнектеләр Кызыксынулар, тикшерүләр бетте сыман Яна җирдә барсын да нналан башларга туры киләчәк. Белмәссең, кайда ниндирәк шартлар көтәдер Бу сүзләр мине яңадан ныграк уйланырга мәҗбүр итте Уйланырлык та нәрсә, нинди юнәлеш буенча ныклап белгечлек алу мәсьәләсе һаман хәл ителмәгән Инде өченче курс узып бара Библиография төзү һич тә төп белгечлек була алмый Борышы әдәби әсәрләрдән берәр истәлекнең текстологиясен өйрәнү юнәлешен алыргамы, дигән хыялым да челпәрәмә килде «Кыйссаи Йосыф»ны җентекләп өйрәнүче, җитәкче булырлык Жәвад Алмазны шартлатып эштән кудылар Я куб ага Агишевнын сер ачкан кебек шыпырт кына әйтүенә караганда. «югарыла1ылар»га анын борынгы «дини» истәлекне өйрәнүе ошап бетми икән Хәзерге әдәбият белеме дә күнелне тартмый Шул ук Якуб агадан бер мәлне, Хатип ага нинди тема буенча диссертация яза. дип сорагач, ул сүрән генә «Нәрсә булсын, шул социалистик реал зим инде».—дип мыгырдап алган иде Минем дә соцрсализм дигән нәрсәне аңлавым чамалы. Тәнкыйди, ягъни критик реализм, социалистик реализм дип бер үк нәрсәне бүлгәләү башыма сыймый. Ике дөреслек, ике чакыйказь була алмаган төсле Аннары Ибраһим абый Нуруллин тагын «мәгърифәтчелек реализмы, дигән бер янал ык уйлап тапты.
Менә шулай уйланып, икеләнеп йөргән коннәрнен берсендә мина Хатип аганын үземне эзләве хакында әйттеләр Ул ашыга идеме шунда, кереш ясап тормыйча турыдан ярын сорады
—Ленинград хакында берәр карарга килдегезме сон инде’
Мин «юк» дип җавап биргәч, сәбәбен сорады.
—Андагы юеш кыш ошамый мина —диюдән ары узмадым шикелле.
—Ярар,—диде ул тыныч кына —Алайса, мин сезгә бер яна юнәлеш—тарихи язма истәлекләрне, ягъни чыганакларны өйрәнү буенча белгечлек алуны тәкъдим итәм. Димәк, риза булсагыз, тарих буенча да өстәмә белгечлек алырга кирәк дигән сүз. Ничек карыйсыз мона?
Мин әллә ни аңлап житмәсәм дә, ярар дигән төсле башымны изәдем. Хатип ага шунда ук телефонны алып, «Шамил, син үзендәме?»—дип сорады да, мине дә ияртеп кабинеттан чыкты.
Кайчандыр, факультетка беренче кат аяк басканда, «Кафедра истории СССР» дигән язуын укыган ишектән кердек. Кафедраның зур гына бүлмәсе түрендәге тагын бер ишектән уздык. Кафедра мөдире доцент Шамил Мөхәммәдьяров—үземнән тарих буенча кереш имтиханын алучыларның берсе—Хатип аганы аягүрә басып каршы алды
—Менә, Шамил,—диде Хатип ага,—соравын буенча сина әйткән кеше шушы егет була инде. Хәзер үзегез сөйләшегез. Ярар, мин ашыгам,—диде, үзе ишек янында мина таба карап өстәп куйды —Синең житәкчен инде шушы Шамил абыен булыр, кара аны, сынатма.
Үзе тиз генә чыгып та китте. Мин анын үземә карата беренче мәртәбә «син» дип дәшүенә игътибар иттем. Элек гел «сез» дә «без» дип, ара калдырып сөйләшә иде.
Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, көр тавышлы Шамил Мөхәммәдьяров янында үземне кечерәя төшкән кебегрәк хис иттем.
Бу хис, ихтимал, язмышымда яна борылыш, зур үзгәреш барлыкка килүне сизенүемә бәйледер .
Яна житәкче белән озак кына әңгәмәләшүем бер үк вакытта минем тарих бүлегендә дә укырга, күп итеп өстәмә имтиханнар бирергә тиешлегемне аңлау белән тәмамланды. Берничә кешене махсус төзелгән индивидуаль план буенча укыту хакында ректордан ризалык алынган да икән. Хәзергә ике кешегә. Әгәр мин төрки телле тарихи язма чыганаклар буенча белгечлек алырга тиеш булсам, икенче бер курсташ—Әзһәр Мөхәммәдиев—археология һәм нумизматика белән шөгыльләнәчәк икән.
Тарих бүлеге студентлары узарга тиешле төп курслар буенча махсус план булдырып, мөстәкыйль рәвештә әзерләнергә кирәк икән. Әгәр семестр саен татар бүлеге өчен биреләчәк гадәти дүрт-биш зачет, биш-алты имтиханга тагын тарих буенча сигез-тугыз зачет, унике-унөч өстәмә имтихан тапшыруларны, аларга әзерләнүләрне тасвирлый башласам, үзенә күрә бер аерым язма барлыкка килер иде. Ләкин, кем әйтмешли, сүзем Хатип ага Госман хакында бит.
Яртылаш дигәндәй тарих бүлегенә күчеп, Шамил абый җитәкчелегендә курс эшләре язып, өсте-өстенә имтиханнар тапшыра башлагач, мин татар филологиясе бүлегеннән бөтенләй чыгам бугай дип уйлаган идем. Ләкин Хатип ага минем нәрсәләр эшләп йөрүем, укуларымның ничегрәк баруы белән элеккегә караганда да күбрәк һәм эзлеклерәк кызыксына башлады Элекләре очраклы рәвештә очрашкан чакларда, яки Якуб ага белән янына кергәнедәге кебек инициатива башка яктан булганда гына сөйләшкән, сорашкалаган булса, хәзер инде үзе махсус чакыртып алып, төпченеп сораша торган булды. Эшләнгән эшләрнен берсеннән канәгатьләнү белдерсә, икенчесенең эшләнеп бетмәвен күрсәтер, өстәмә рәвештә нәрсәләргә игътибар кирәклеген әйтер. Мин аны гел әдәбият, яңа заман шигърияте белән генә кызыксына дип, берьяклырак уйлый идем. Ә ул тарихи әдәбиятны да ярыйсы гына белә икән. Классикларның фикерләрен исәпкә алырга, аларнын хезмәтләрен яхшылап өйрәнүнең кирәклеген тәкрарлап торуы да характерлы иде Мәсәлән, «Коммунист» журналында чыганакларны өйрәнү хакында басылган бер мәкаләне укырга кушуы да истә калган. Ә мәкалә, чыннан да, файдалы булып чыкты
Ул бигрәк тә Шамил Мөхәммәдьяровнын татар тарихы буенча махсус белгечләр әзерләргә тотынуын югары бәяләде. Яна җитәкчедән алган беренче курс эшемнен
Русия белән Шәрык илләре арасындагы язышуларда татар теленнән файдалануга багышланган булуын аерата сөенеп хуплады. Моңарчы без гел яна заман тарихын өйрәнү белән генә чикләндек, ә чын тарихыбызны белер өчен борынгы чорларны да өйрәнергә тиешбез, дия иде Мондый эшкә яхшы әзерлекле Мөхәмчәльяровнын алынуы күктән көткәнне җирдән табу белән бер. дип бәяли иде
Сөйләшкәли торгач. Хатип аганын үзенен дә Алтын Урда чорына караган әдәби истәлекләрне өйрәнүе билгеле булды. Тагын ике-өч елдан ул Зәйнәп апа Максудова (1897-1980; заманында Буби мәдрәсәсендә белем азган, гарәп-фарсыны һәм иске әдәби төрки телләрне яхшы белә торган олы яшьтәге зыялы ханым) белән бергә әзерләп, кайбер әсәрләрне дәреслек-кулланма рәвешендә чыгара башлаты
Ул вакытларда Алтын Урда чорына, шул заманнардан калган истәлекләргә кырын карау гадәте кимегән, бәлки кайбер мәсьәләләрдә, әйтик, этногенез мәсьәләсендә, бераз кискенләшә, көчәя дә төшкән иде. (Моны кайбер археологларыбызнын Ш.Мөхәммәдьяровка. анын Алтын Урда тарихын яклаганы өчен юнәлтелгән тәнкыйтьләреннән дә сизергә мөмкин иде) Шуна күрә Хатип ага әлеге әләби истәлекләрне шул вәзгыятьтәге чагыштырмача жинелрәк булган юл—офсет юлы белән, «эчке файдалану өчен» дигән исем астында чыгару юлын сайлаган иде Заманында Хатип аганын мондый басмалары хакында «курчак туе уйнау* дип мыскыллабрак йөрүчеләр дә булгалады булуын Әмма чынлыкта олы галим андый юлга басуы белән «өч куянга» да берьюлы бәргән икән Беренчедән, партия җитәкчеләренең «нигә тагын Алтын Урда?*—дип бәйләнү ихтнчалына юл бирмәгән Икенчедән, студентларның белемнәрен кинәйтү. аларнын күзен ача төшү өчен кирәкле дәреслек материаллары булдырган Өченчедән, ин мөһиме, әләби истәлекләрне киләчәктә нормаль типография ысулы белән бастырыр өчен зарур эш—текстологик жәһәггән сыйфатлы, тиешле дәрәжәдә эшкәртелгән текстларны әзерләү, булдыру эше башкарылган икән
Еракка карап, кирәкле саклык белән төгәл исәпләп эшләгән икән остаз.
Хатип аганын тарихи язма истәлекләргә карата ихтирамлы һәм өметле мөнәсәбәте Казан университетында борынгы кулъязмаларны жыю. өйрәнү буенча махсус археографик экспедицияләр эше башланып китүгә дә тәэсир итте «Каурый каләм эзеннән» исемле китабымда тәфсилләп язганымча, археографик экспедиция оештыру идеясен Шамил абый Мохәммәдьяров хуплаган, күтәреп алган, сүздән гамәлгә дә күчә башлаган иде Татар бүлегеннән экспедициягә катнашырлык «бер-икс яраклы студент* та сорар өчен мине Хатип ага янына җибәргән иде Ул исә яна идеядән очынып, үзе дә барырга ниятләде Анын үрнәгендә башка укытүчылар да сәфәргә катнашырга теләк белдерделәр Шул рәвешчә, йок машинасы әрҗәсенә куелган фанер «алачык» идәненә түшәлгән саламда яткан килеш, төялеп киттек Оренбург якларына Юл уңаенда Татарстандагы кайбер авылларда да эзләнгән булдык
Баул ы га җитүгә машинабыз ватылды Аны төзәтер өчен бер-ике көн кирәк икән Шамил абый шул эш белән шөгыльләнгәндә, район гәзитеннән Памир Зарипов дигән егет редакция машинасында безне, Хатип аганын теләге буенча, Бәйрәкә авылына алып китте. Нәкъ шушы урында тезислар рәвешендә язылган көндәлегемнән, җәяләр эчендәге хәзерге өстәмәләр белән, бер абзац күчерәм (12 09 63)
«Бәйрәкәдә Кәшиф Рәхимов дигән кешегә килеп төштек Элек язып-сызып йөргән, аннары ЗОнчы елларда «хажга* китеп (ягъни репрессияләнеп') 20 елга якын «сәяхәт* итеп (сөргендә тинтерәп) кайткан, шулай да сәламәт сакланган бик терекчә карт Бакчачылык белән шөгыльләнә Мавыгып Төрле сорт жнләк-жимеш агачлары Анардан Әпсәләм авылындагы шифер заводында яндырган яки эреткән (утиль) кәгазьләр арасында гарәпчә язулылылары да булуын беләбез Димәк ү >ем китапларны икенче урыша ла бик оста сагалый икән Кәшиф аганын очырмасына да мендек, биш ал гы кулъязма, шактый борынгы татарча фнкъһ әсәре дә бар Басма китаплардан А Болдыревның «Арабская хрестоматиям». Каюм Насыйрн автографы белән; Шәмседдин Саминен «Лөгате* («Камусел агызам* исемле 6 томлы төрекчә энциклопедиясе)*
Очырмадан төшкәч, бакчада әзерләнгән чәй янында Кәшиф һәм Хитин агалар.
серле генә итеп, узган чорлар, яшьлек еллары хакында сөйләшеп утырдылар. Кыска- кыска җөмләләр, ишарәле, күбесен үзләре генә аңлый торган сүзләр белән.
Бер ара хужа кеше Хатип агадан. «Абыен Таһир, шулай итеп, күпердән уза алмый калды диген. Хәзер сәламәтлеге ничек?»—дип сорады. Мона каршы Хатип ага: «Ярый инде шунда. Ул да авылда »—дип кырт кисеп куйды. Аннары икесе дә беркадәре вакыт сүзсез утырдылар. Соңрак. Хатип аганың ачылып киткән чакларда «төрле эзәрлекләүләр булды инде» дигән сүзләрен ишеткәндә, мин Бәйрәкә авылы бакчасындагы әлеге әнгәмәне, сакланып кына сөйләшүләрне искә төшерә идем
Шулай ук әлеге соңгы жөмлә-репликаларнын мәгънәсен мин шактый еллар узгач кына аңладым. Аларда сүз Хатип Госманның абыйсы, заманында. 1930 еллар башында «Күпер». «Семафор» исемле күләмле повестьлары, хикәяләре дөнья күргән. 1934 елда ук. беренчеләрдән булып. СССР язучылар союзына кабул ителгән Таһир Госман-Сулмаш (1900-1983) хакында барган икән. Ишарәләп, кыска-кыска җөмләләр белән сөйләшүләре дә тикмәгә булмаган: кайчандыр матбугат, әдәбият дөньясында бер кайнап алган Кәшиф Рәхимов белән әдәби иҗатын өметле генә башлап җибәргән Таһир Госманның да язмышлары бердәй очланган—сынган, имгәтелгән икән
Берсе егерме елга якын сөргеннән соң бөтенесенә кул селтәп, авылында, бакчасында бикләнгән булса, икенчесе дә. сугыштан яраланып, гарипләнеп кайткач, шулай ук туган авылында сөякләре сыкрап, йомылып яшәргә мәҗбүр булган икән Аның хате авыр булганлыгын да мин соңра гына аңладым. Мәсәлән. 1975 елда. Пермь якларына экспедиция белән барган чакта, безгә Сулмашка кереп чыгарга мөмкинлек туган иде. Шул сәфәр алдыннан Хатип ага мина үз авылында яшәүче сеңлесе Наилә Госмановага адреслап хат биргән, ләкин абыйсы янына керергә димәгән иде. Күрәсең, унайсызлангандыр.
Аспирантурада укый башлап. Хатип ага белән ешрак очрашкан, якыннанрак аралашкан елларда анын бер характерлы сыйфаты, гадәте тагын да ачыграк, калкурак күренә башлады Анын ин зур шатлыгы үзенен шәкертләренең, химаясендәге кешеләрнең уңышлары, ирешкән казанышлары булган икән. Коллегаларының, укучыларының хезмәтләре чыгуны ул ихлас күнелдән үз бәйрәме кебек каршылар Әлбәттә, фәннилек җәһәтеннән дөрес, тиешле югарылыкта дип инанган чакта (әгәр ошамаса. ул, гадәттә, төксәеп, сүзсез генә кала иде). Кайвакытта кечкенә генә бер унышка да балаларча сөенер иде. Мәсәлән. Сарай Бәркә шәһәрендә табылган калак сөягендәге өч-дүрт сүздән генә торган бер кечтеки язу хакындагы минем бәләкәй генә мәкалә кисәгенең, дөрес, студент чорымда ук (1962 елда) язылган нәмәстәкәемнен, 1963 елда Мәскәүдә «Советская археология» журналында басылып чыгуын ул шулай үзе өчен бәйрәм сыман кабул итте, кат-кат рәхмәтләр әйтте. «Исмәгыйль ага сәяхәте»нә багышланган диплом эшемнең Мәскәүдә басылуы анын өчен тагын да зур казаныш булып тоелды. «Менә! Яшьләребезнең хезмәтләре Мәскәүләрдә. үзәк басмаларда чыга башлады бит!»—дип зур җиңүләргә ирешкән кеше төсле сөенеп йөрде Гәрчә, дөресен әйткәндә, ул мәкаләләрнең әһәмияте усал шөпшәләр, зур төклетуралар мыжлап торган җирләрдәге кечтеки черкиләр безләве кебек кенә булса да...
Монарчы әйтелгәннәрдән дә Хатип аганын университеттагы үз эшчәнлегеннән өмете, төп теләге, максаты—тел-әдәбият фәне, татар гуманитар белемнәре өчен әзерлекле, булдыклы кадрлар, белгечләр әзерләү икәнлеге беркадәре шәйләнсә. сизелсә кирәк. Студентлар арасында берәр өметлерәк кеше күренсә, ул аны үз табышы кебек кабул итәр иде. Бер кечкенә факт. Уфадагы Башкорт университетыннан Рәдиф Гатауллин дигән яшь шагыйрьнен (хәзерге Рәдиф Гаташнын) безнең университетка күчүен анын мәгънәле вакыйга кебек кабул итүе: «Менә нинди егетләр үзләре эзләнеп киләләр безгә!»—дип. мәгърур рәвештә имән бармагын күтәрүе истә калган
Анын ин зур сөенгән-горурланган чаклары, минемчә, кафедраның элекке шәкертләреннән Шәйхи Садретдинов. Нурмөхәммәт Хисамовның. тагын берничә елдан Хатип Миңнегулов белән Марсель Бакировларның—укуларын
тәмамлагач, берничә ел эшләп тәҗрибә туплагач—янадан университетка
кайтулары, аспирантурага кереп. Сәгыйть Рәмиев. Дәрдемәнл. Сәйф Сарай
иҗатлары, шигърият теорияләре белән шөгыльләнүләре булган иде. дисәм, әллә
ни ялгышмамдыр, шәт Әйтергә кирәк, аларнын барсы ла остазнын өметләрен
акладылар Ниһаять. Сәгыйть Рәмиевнен эчтәлекле җыентыгы халыкка
иреште. Дәрдемәнл иҗаты да. Сәйф Сарай мирасы да гадел бәяләрен алдылар Ә
инде Н Хисамовнын Кат Гали ижатына багышланган һәм Мәскәүдә үк(') нәшер
ителгән монографиясе остаз өчен күктән көткәнне җирдән табу белән тин иде.
минемчә Хатип аганын ул монография тышлыгын сыйпый-сыйпый. аглә
кайларга төбатеп хыялга бирелеп утыруы һаман күз алдыннан китми
Әйе. анын бар тырышлыгы, төп кайгысы—беренче нәүбәттә, гыйльми
кадрлар әзерләү иде. Үз миссиясен ул ин элек шушы өлкәдә күрә иде Мина
шулай тоелды.
Студентлардан сәләтле, фән белән кызыксынучы берәрсе күренә башласа
да. Хатип ага сөенә иде: «Менә, фән дип ажгырып тора торган бер егет килеп
чыкты бит әле!—дип кулларын уа. —Мин анар Мөхәммәдьярнын
текстатогияссн бирергә уйлыйм!»—дип хыялга бирелә. Ләкин андый
«ажгырып» торучыларнын һәммәсе дә шул омтылышларын саклый алмыйлар,
ут кебек кызып башласалар да. кем әйтмешли, көл кебек суынып китеп тә бара
торган булалар икән
Борынгы әсәрләрнен текстологиясендә яшьләрнсн күпчелегенә тел
мәсьәләсе дә проблема була иде Иске әдәби телне, гарәп-фарсы алынмаларын да
белергә, белер өчен өйрәнергә кирәк бит. Шунын өчен бер ара Хатип аганын
өметле студент Равил Фәйзуллинга да гарәпчәне өйрәнергә кушып маташуы
мәгълүм (әйе. өйрәттек ди аны—ул үзе сине өйрәтер!).
Хатип ага Госманнын тел-әдәбият белемнәре, хәтта тарих буенча ла
белгечләр әзерләүдәге эшчәнлеге. ихлас тырышлыгы хакында сөйләгәндә анын
кайбер хезмәттәшләре, хәтта үз шәкертләре белән шактый катлаулы
мөнәсәбәттә булуын да әйтергә кирәктер. Анын җитәкчелегендә эшләгән,
диссертация язган, ягъни гыйльми жәһәгтән аякка баскан кайбер кешеләрнең
сонрак остаз белән сүзгә килүләре, беркадәре дошманлашып та йөрүларе һәм
элекке җитәкчеләре турында тискәрерәк фикер таратулары да мәгълүм Шулар
тәэсирендә, галимнсн үзе арадан китүеннән сон чирек гасыр чамасы гомер узса
да, анын адресына, мәсьәләне җитәрлек дәрәҗәдә белеп җитмәгән килеш шик
белдереп, таш аткалаучылар, кызганычка каршы, бүгенгә кадәр
очраштыргалый Мин исә бу очракта кайсысы гаепле, кайсысы гаепсез дигән
рәвештә катгый хөкем чыгарырга ашыкмас идем Бәлки ин элек кадрлар,
белгечләр әзерләү буенча кемнәр күбрәк эшләде, нинди нәтиҗәләргә иреште
дигән сорауларга җавап эзләр идем Шулай ук ксмнсн нинди шартларда эшләгән,
җитәкчелек иткәнлеген дә истә тотарга тырышыр идем
Шул ук вакытта мин Хатип ага Госманнын үзе дә идеаль рәвештә шома,
йомшак холыклы кеше иде дигән караштан ерак торам Кырыслыгы да бар иде
анын Өстәвенә анын характерына билгеле бер күләмдә, әйе. билгеле генә
күләмдә авторитарлык сыйфаты да хас иде Патриархаль гаиләдә туып-үскән
тәрбияләнгән, авторитарлык тәртипләре вульгар дәрәҗәдә ажгырып торган
җәмгыятьтә яшәгән, эшләгән, җитәкчелек иткән, югары гүраләр алдында
бөгелергә мәжбүр булган, үзеннән түбәндәгеләрдән дә шундый ук мөнәсәбәт
күрергә өйрәнгән, шулай өйрәнергә тиеш булган кешедән башканы көтү мөмкин
түгелдер, минемчә Ләкин анын авторитарлыгы, шулай әйтергә мөмкин булса,
шактый корректты. ягъни вульгарлашмаган авторитарлык иле Монын шулай
икәнлеген анын кеше фикерен тыңлый белүе, каршы яктан әйтелгән дәлилләр
житди ышандыру көченә ия булсалар, үз фикерләрен үзгәртә алуыннан күрергә
мөмкин Ләкин бер нәрсәдә ул гаҗәп дәрәҗәлә нык вә ихлас иде Мәсәлән, сәяси
идеологиядә Кайбер конфликт зармын шушындый җирлектә туган булуы да
ихтимал Чөнки Ленин-Сталин чорларында формалашкан олы яшьтәге кеше
белән Хрушсв •җепшеклеге» ягъни КПССнын XX съезды карарлары заманында
үскән, баш кача рак уйларга, гамәл итәргә теләгән яшьрәк кешеләр арасында
фикер бәрелешләре булу да табигый, минемчә
Бу катлаулы мәсьәләдә, ягъни остаз вә шәкертләр мөнәсәбәте
мәсьәләсендә, бер остазны гына гаепләү белән чикләнмичә, икенче якнын.
шәкертләрнең мөмкинлек һәм омтылышларын да исәпкә алырга кирәктер,
шәт. Шәкертләр арасында да ниндиләре генә булмый. Бозау төсле күндәм,
сукырларча ияреп кенә йөрүчеләре дә, үз белдеге белән уңга -сулга
ташланучылары да очраштыргалый. Инсафлы, әдәплеләре белән янәшәдә
әхлаксызлары да булгалый. Хәтта бераз аякка баскач, ашаган табагына
төкерүчеләре дә Гомумән әйткәндә, остаз-шәкерт мәсьәләсе ул гомер-гомергә
катлаулылыгын. актуальлеген җуймый торган мәңгелек мәсьәләләрнең
берседер.
Шәкертнен, укучынын остаз-мөгаллимнән узып, үсеп китүе дә табигый
күренеш. Андый хәлләр булмаса, фәндә, гыйлемдә алгарыш дигән нәрсә дә.
мөгаен, бөтенләй булмас иде. Ләкин остазларга караганда шәкертләрнең артка
чигенү очраклары да аз түгел. Үз элгәргеләренең башларын ашый-ашый
карьера юлында югары дәрәҗәләргә ирешүчеләр дә безнең узганыбызда
җитәрлек булды Һәрхәлдә, җиңел генә чишелми торган авыр, катлаулы,
шунысы белән гаять четерекле мәсьәлә бу.
Сүзне артык куертып тормыйча. Хатип аганын үз шәкертләренә
мөнәсәбәтенә якынрак килсәк, ул гыйлем-фәнгә ихлас дәрәҗәдә турылыклы
яшьләрнең, шәкертләренең күп булуын теләде һәм шуна җитү юлында
сизелерлек нәтиҗәләргә дә ирешкән һәм күңелсез ялгышларга да дучар булган
иде. Кайбер укучыларыннан канәгать булмаган чакларында ул. «Ана юл ачып
ялгыштым шикелле, имансыз кеше булып чыкты Гомумән, гомер-гомергә
кеше таный алмыйча җәфаландым мин!»—дип көрсенгәләп алуын
ишеткәләргә туры килгән иде. Әйе, башта фән- гыйлемгә үзен ихлас омтылучы
сыйфатында тәкъдим итә алган кешеңнең буш куык икәнлеген белүе, ачы
тәҗрибәләр күрсәткәнчә, күнелле нәрсә түгел икән
Үземне Хатип аганың шәкертләреннән берсе исәпләвемне хәтерләүче
укучыда: «Сезнең аралар ничегрәк иде сон?*—дигән сораунын тууы ихтимал.
Шома һәм җайлы гына барды, дип әйтер идем бу хакта. Безнен арада фикер
бәрелешләре, характер конфликтлары килеп чыгарга сәбәп тә, җирлек тә юк
иде шикелле. Беренчедән, ул минем рәсми җитәкчем түгел иде, гәрчә мине үз
химаясеннән ташламаса да (әгәр анын шулай даими химаясе сизелеп тормаса.
СССР тарихы кафедрасында татар тематикасын теләмәүчеләр мине ашап
ташлаган булырлар иде) Икенчедән, безнен гыйлемдәге шәхси
интересларыбызда мәнфәгатьләр кисешкән урыннар юк диярлек иде; ул әдәби
әсәрләр, шигырь дөньясында яшәгән булса, мин тарихи язма истәлекләр белән
мәш килә идем. Археографик табышлар исә уртак хәзинәбез. Өченчедән,
безнен мөнәсәбәтләребездә билгеле дәрәҗәдә бер аралык та сакланды Башта ук
авызым бер пешкәнгә, мин анын белән һәрвакыт сак сөйләшергә тырыштым;
ул да минем характерымның шактый кытыршы икәнлеген исәпкә алды
сыман. Ара саклауны минем аларнын өйләрендә ике генә мәртәбә булуым да
күрсәтә Беренчесендә бер ашыгыч документка кул куйдырыр өчен дүрт-биш
минутка кереп чыктым, икенчесендә исә хәер, анысы хакында аерым сүз
булыр әле
Бер ара ул татар шигыре табигатен гел «халык шигъриятеннән» эзләп
мавыкты, бездә гаруз алымы булуын шик астына куюга җитә язды. Шушы
мәсьәләдә дә күңелсез бәхәсләр чыкты сыман. Чынлыкта төркиләргә гаруз
кануннары кергәнче дә шигырьләр әйтелүе шик тудырмый. Гарузның хөкем
сөрүе дә бәхәссез түгел, анын кагыйдәләреннән гамәлдә баш та ртулар да
булмады түгел. Кыскасы, гел бер якка чабулаунын нәтиҗәсе иде бу...
Кафедра мөдире татар бүлегендәге кайсы хезмәттәшенең кем һәм нинди
булуын да яхшы белә иде. Кайберләренең университеттагы үз вазифаларын
яхшы үтәмәүләрен, педагоглык кәсепләренә тугрылык сакламауларын,
вак-төяк шәхси мәнфәгатьләр артыннан гына кууларын өнәп бетерми; бигрәк
тә аларнын гыйльми яктан үсмәүләре, аспирантлык чорларында гына «катып
калулары» өчен борчыла иде Әллә нинди тирән белемнәре булмаса да. купшы
сүзләр, модный атамалар сиптереп, күз буярга маташучыларны җене сөйми.
Иң кызыгы, бүлектәге педагогларның кайсылары китапханәдә күпме
күренүләре белән өйгә нинди һәм ничә китап алып торуларына кадәр белеп,
күзәтеп тора иде Ә бу кемгә ошасын?..
Кафедра мөдире, гыйльми җитәкче сыйфатында X.Госманны кырыс,
авыр кеше дип гаепләүчеләр булгалагандыр. бәлкем. Тик анын бер
хезмәткәрен дә эштән кууын хәтерләмим. Ә эштән куарга лаек кешеләр бар
иде. һичшиксез Ул аларнын
төзәлүеннән өмет итте. Үзләре теләп китүчеләр, башка җирләргә күченүчеләр
булгалады, әлбәттә.
Хатип ага мөдирлеккә үзенә алмаш эзләүдә, әзерләүдә дә зур күнелсезлеккә
дучар булды. Тирән белемле, эшлекле, шул ук вакытта табигыи тыйнак
холыклы профессор Нил Юзиевнен (1931-1996) үзеннән сон мөдир булып
калуын теләгән, планлаштырган икән Ләкин аны 1973 елда Тел. әдәбият һәм
тарих институтына бүлек мөдире итеп күчерәләр. Мондый әмер-фәрманнан
«карталары буталган» профессор Хатип Госман, ризасыхтык белдереп,
Юзиевне университетта калдырып булмасмы дип өлкә комитетына бара,
андагы зур түрә белән очраша, үзенен тизлән мөдирлектән китәчәге һәм
планнары хакында әйтә. Анда исә «Кадрлар белән идарә итү ул безнен. ягъни
партия эше. ә сез үзегез турында күрсәтмә булганны көтегез*.—дип, коры
рәвештә сөйләшеп чыгарып җибәрәләр
һәрхәлдә. Нил Юзиевнен кафедрадан китүен ул шулай үзе өчен авыр югалту
рәвешендә кабул иткән иде. Шулай да 1975 елда кафедра мөдире булып «Чаян»
журнал ы нын элекке баш мөхәррире Альберт Яхин килүен ул канәгатьләнү
хисе белән каршылады.
Югарыдан төшерелгән әлеге карар-күрсәтмә билгеле булуга мин Хатип
агадан анын фикерен белергә теләгән идем Анын «Аллага шөкер, юкса
кафедрага туган- тумачалык. авыл-салалык, якташлык атмосферасы кермәгәй
дип курка башлаган идем. Альбертның принципиальлегенә ышанам»,—дигән
фикерен яхшы хәтерлим (Бераз сонрак расланганча, «туган-тумача*,
«агай-энелек* күренешләре безнен өчен һәрвакыт янап тора торган реаль
чынбарлык икән ) Тик Альбертның докторлык диссертациясе унышсызлыкка
очравы, анын кандидат килеш тагын яна срокка мөдир итеп сайланырга хакы
булмавы, минемчә, карт остазнын соңгы елларына беркадәре күнелсезлскләр
китергән иде
Югарыда профессор Хатип Госманнын илсологик. сәяси мәсьәләләрдә
үзенчә нык булуы хакында әйткән илем инде Болай дип. мин ин эле к анын
марксистик-ленинчыл идеологиянен гел дөреслегенә ихлас күңелдән ышануын
шул тә1ълиматка эзлекле рәвештә тугрылык саклавын күз унында тотам Ул
гомер гомергә коммунистлар партиясе һәрвакытта да дорес юлда, анын
җитәкчелегендә тормышыбыздагы барлык кые нлыкларны, кимчелек һәм
начарлыкларны бетерергә мөмкин дигән ышаныч белән алданып яшәде
шикелле Еш кына «Менә күрерсез әле. үзәк комитет фән. мәдәният хакында бер
зур карар чыгарачак, шуннан сон барсы да дөрес эзгә салыначак», яки «Безнен
тормыштагы жнтешсехтскләрне бары партия карары гына төзәтәчәк, башка юл
юк».-дигән рәвештәрәк әйткәли иде Күрәсен. XX съезд карарларының көчле
тәэсире, гәрчә бОнчы едларнын икенче яртысыннан сон аларн ы н әһәмияте
шактый кимегән хәлдә дә. Хатип ага күнслсндә яңа өметләр ас рарга җирлек
саклаган булса кирәк
Казан университетына килгәнче Педагогик институтта Көнбатыш Европа
әдәбиятлары буенча да укыткан Хатип ага гомумән марксизм классикларының
хезмәтләрен дә яхшы белә иде Берничә мәртәбә үземә Энгельснын кайсы
китабын анын кайсы тошен. Ленинның нинди әсәрләрен укырга, әгәр элек
укыган булсам кабат карарга кинәш биргәләвен яхшы хәтерлим Большевистик
система әле нык анын идеологиясе ажгырып торган, туларның күләгәсенә
ышыкланган догматиклар демагоглар гел «бәйрәм иткән* ул еллар да әлеге
әсәрләрне җентекләп уку. каруына күрә даруы табылган текле .файдасын да
биреп куя иде
Дөресен әйткәндә, ул елларда барыбыз да марксизм вә сыйнфыйлык
принципларына ышана, анын кысаларыннан чыкмаска тырыша илек XVII
XVIII йөзләрдә татарча тарихи әсәрләрнсн ни өчен аз һәм начар язылуын
ачыклаган чакта мин бу күренешне тарихи әсәрләрнсн сыйнфый-ижтимагый
табигатьләре буенча дәүләтчелеккә бәйләнүе, дәүләтчелек бетерелгәч андый хс
«чәпәргә ихтыяҗ калмавы шуңа күр,» андый әсәрләр бездә язылмавы белән
аңлаткан илем Моны Хатип ага ике куллап хуплады «Менә, менә'
Сыйнфыйлык принцибын куллану ул бар нәрсәне дә акларга ярләм итә' Барсын
үт урынына утырта Марксизм ул универсаль тәгълимат'»
Югарыда бер әйткәнемчә, ул «Коммунист» журналын. «Праада» гәзитен
даими рәвештә укып бара, алардагы кайбер материаллар хакында безгә үз
фикерләрен дә әйткәли иде. Кайвакытларын көлкелерәк хәлләр дә килеп
чыккалый иде. Мәсәлән. 70нче еллар уртасында «Правда» гәзитендә атаклы
академик Д.СЛихачев белән мәгълүм археограф, профессор С.О.Шмидт
тарафыннан СССРда борынгы кулъязмаларны жыю. өйрәнүнең торышы,
актуальлеге хакында язылган бер кечкенә генә мәкалә басылып чыккан иде.
Анда гомум информация рәвешендә әйтелгән сүзләр рәтендә. «Казанда
М.Усманов һәм анын хезмәттәшләре дә кулъязмалар җыюда нәтиҗәләргә
иреште»,—дигән сыманрак бер җөмлә дә бар иде. Шуны укыган Хатип ага
кулларымны кыса-кыса котлады, тагын рәхмәтләр әйтте. Берәр атнадан
«Социалистик Татарстан» гәзите редакциясенә барып, андагы егетләрне
(үзенең шәкертләрен, билгеле) «Правда» чыгышына ник бер дә реакция
белдермисез, дип пыр туздырып, шунысы белән әлеге бәләкәй мәкаләнең
татарча тәрҗемәсе басылуга да ирешкән иде.
Әйе. ул елларда «Правда» битләрендә исем аталу зур нәрсә, хәтта мөһим
казаныш кебек кабул ителә иде. Гаделлек өчен шуны да әйтик: әлеге бер җөмлә
безнең археографик экспедицияләребезне саклап калуга, гомерле итүгә дә үз
өлешен кертте Ректоратның гыйльми эшләр буенча бүлегендә, юкка акча
туздырмау нияте белән, «иске дини китаплар» җыя торган әлеге
экспедицияләр эшен туктату хакында фикер туып өлгергән булган. Хатип
аганын үзе соңрак әйтүенә караганда, ул әлеге гәзитне селки-селки гыйльми
эшләр буенча проректор янына да кереп чыккан икән
Хатип ага үзен кайвакытларын партиянең вак-төяк чиновниклары
алдында да күндәм, буйсынучан итеп тота иде. Монын бер мисалы ике көн
дәвамында (ике көн—элек тә, соңра да күрелмәгән хәл!) минем кандидатлык
диссертациямне тикшергәндә күзәтелде. Мәсәлән, факультеттагы партоешма
секретаре, хезмәтемнен гомум әһәмиятен инкяр итә алмаганы хәлдә дә. кайбер
мәсьәләләр буенча мина шактый бәйләнгән, тырнак астыннан кер эзләп
вакланган, шунысы белән мәгънәсезрәк раслаулар да ычкындыргалаган иде.
Бер сүз белән әйткәндә, анын тәнкыйте җитди түгел, шунысы белән бөтенләй
зарарсыз иде. (Анын каруы башкаларның чыгышларында кайбер күпкә
җитди һәм гадел тәнкыйть фикерләре бар иде.) Фикер алышуга катнашкан
Хатип ага. ахырда, мине бер читкә чакырып алып: «Тәнкыйтьләрнең
кайсыларын кабул итү-итмәү үз эшен, әлбәттә. Ләкин партоешма
секретаре,—дип, бу сүзләргә басым ясап,—фикерләренә аерата игътибар
итәргә тырыш»,—дип кисәткән иде.
«Казан утлары» журналының бүлек мөдире Фәрваз Миннуллиннын
сүзләре онытылмый: «Әдәби ел йомгакларында өлкә комитетыннан килгән
түрә, галимнәр әдәби процесстан читтә торалар, дип берничә исемне атап
шелтә белдергән иде Моңарчы бер дә кымшанмый торган Хатип ага да ике-өч
көн эчендә бер әсәргә рецензия язып китерде»,—дип елмайган иде ул.
Хатип аганын партия чиновникларыннан яскануы, ачыграк әйткәндә,
куркуы 20-30нчы елларда «мәзин малае» буларак эзәрлекләнгән чорындагы
халәтенә барып тоташадыр. Шул 20-30нчы елларда анын еш-еш торган җирен,
эш урынын алыштыруы да, минемчә, тикмәгә генә булмагандыр.
Дөрес, кайвакытларын ул партия исеменнән сөйләргә, хөкем чыгарырга
күнеккән авторитетларга каршы каты сүз әйтүдән дә тайчанмый иде. Бер
көнне, мәсәлән, Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә химик корпус алдында Хатип
аганы очратып, юк-бар, ул-бу турында күңелле генә кыяфәт белән сөйләшеп
тора идек. Профессор Камил ага Фәсиев килеп чыкты. Ул моннан дүрт-биш ай
элегрәк бер зур конференциядә Мөхәммәт белән икебез язган бер мәкаләне,
анда Фатыйх Кәрими. Риза Фәхреддин иҗатларына, гомумән элекке татар
матбугатына артык зур игътибар итүебез өчен, сыйнфыйлык, партиялек
позициясеннән чыгып, теттереп тәнкыйть утына тоткан иде.
Тәнкыйтькә каршы шул конференциянең үзендә үк тиешле җавап
бирелгән булса да, күп тә узмый «Социалистик Татарстан» гәзитендә безне
ачыктан-ачык буржуаз милләтчелектә гаепләгән зур күләмле редакцион
мәкалә (әйтүләренә караганда, шул айда анын өчен Хәсән Хәйригә гонорар
түләнгән махсус мәкалә) басылып чыккан иде Шуна ишарә итептерме. Камил
ага. бер кадәре ирония белән, ләкин тулаем азганда дустанә рухта, һәрберебез
белән күрешә-күрешә: «Нәрсә, җегетләр. фикер берләштереп торабызмы
әллә?»—дип елмайган иде Әйтеп тә өлгермәде. Хатип ага
шартлаган төсле реакиия белдерде «Нәрсә син. Камил, һаман бәйләнәсен
батарга'’ Җиткәндер инде гел кирегә сөрү! Фәндә бераз дөреслек булсын дип
болар пычак йөзеннән йөриләр бит. нигә һаман кысарга аларкы? »
Мондый кискен каршылыкны көтмәгән, үз сүзләрен шаяртуга әйләндерергә
теләгән Камил ага: «Нинди кысу инде9 Мәкаләләре басыла бит».—дип аклана
башлагандай итте Мона каршы Хатип ага «Әллә басылмауларын теләр
иленме9»—дип җикерде Профессор Фәсиев исә «Һай жегетләр. шаярып та
булмый сезнен белән».—дип кулын селтәп, бина эченә кереп китте Кыяфәтендә
баягы күнеллелектән бернәрсә дә калмаган Хатип ага да. саубуллашу урынына
башын гына изәп. төп бина ягына юнәлде. Хушлашкан вакытта Мөхәммәт
Мәһлисвнен «Мондый реакпияне һич тә көтмәгән идем*.—дип. уйчан рәвештә
әйткән сүзләре мине дә уйландырды.
Кайбер гыйльми мәкаләләре, бигрәк тә Бубилар турынлагысы өчен эхтекле
тәнкыйтькә дучар булган (туры сүзләре өчен, бәлкем, үзе ишарә иткәнчә, махсус
күзәтү астына да алынган), ниһаять, сонрак XX гасыр башындагы әдәби,
мәдәни хәрәкәтләр хакындагы китабы да тыелган Мөхәммәтнен болай
шикләнгән төстә уйлануларына, ихтимал, нигез җитәрлек булгандыр
Хатип аганын минем өчен идеологик мәсьәләдә табышмак рәвешендә
калган тагын кайбер фикерләре, сүзләре, гамәлләре дә бар Бер көнне ул.
мәсәлән, аталар һәм балалар, гомумән гаилә хакында сүз чыккач, уйчан
рәвештә болайрак дигән иле «Бездә гаилә җимерелеп бара. Ата. бала һәм
оныклар арасындагы багланышлар юкка чыга. Сәбәбе хосусый милекнен юкка
чыгуы белән бәйле булса кирәк Әйе. хосусый милек ул гаилә эчендәге
бердәмлекне тотып, саклап торган нәрсә икән Ә гаилә ныклыгы бетсә,
җәмгыятьнен. халык-милләтнең дә бердәмлеге, ныклыгы бегә дигән сүз.
Хосусый милектән баш тарту гомумән дөрес булды микән?»
Олы яшьтәге, мәсьәләләрнең тамырына, нигезенә карарга тырышкан, үзен
гел принципиаль партияле дип инанган галим картнын бу сүзе мина кызыклы
да. мәгънәле дә, беркадәре сәеррәк тә булып тоелган иде ул мизгелдә. Бер яктан
карасан. хосусый милек ул кешелек җәмгыятендә зур урын биләп торган тарихи
күренеш Ләкин, бездә хөкем сөргән тәгълимат буенча, бары аннан арынып
кына кешене кеше изми торган гадел җәмгыять төзеп була Нәрсә бу. белемле,
тәҗрибәле затнын социализмнын большевистик варианты нигезләренә шик
белдерүеме әллә9.
Бсзнен яшьлегебез, гомеребезнең зур бер өлеше вульгар атсизмнын. ягъни
рухи имансызлыкнын ажгырып торган чорына туры килде Теләсә кем үзенен
атеист. Алласыз булганлыгын белдереп торырга тырыша иле Зыялылар
катламы бигрәк тә Хатип ага да үзен гомумән дингә битараф кеше итеп тота иде
Мондый гадәткә ул. бәлкем, «мәзин баласы» буларак, үзенен кыерсытылган
елларында ук күнеккәндер Хатыны Марфа аланын керәшен булуы, шулай
калуы, бер сенлесенен ире дә керәшен кешесе икәнлеге (Сулмаш авылында ул
безне бик тырышып, өстәлгә шешәләр гезеп кунак итәргә омтылып караган
иде), һәрхәлдә, ике төрле уйланырга нигез калдырмый кебек.
1969 елнын җәендә. Алматыдан кайткан көннәрнең берсендә, төп бинабыз
каршындагы «таба» янында очрашырга туры килде Исәнләшүгә үк ул
якындагы буш эскәмияләрнең берсенә барып утырды да «Соңгы вакытларда
күренми тордын. әллә сәфәрдә булдыкмы9*—дип сорады «Кичә генә Алматыдан
әгинс җирләп кайттым».-дидем Хатип ага шунда ук тезләре өстендә яткан
утарын җәеп «Иннә лилләһи дип башлап, мәгълүм доганы төгәл укыды да. гиз
генә бит сыпырган кебек учларын кавыштырды «Авыр туфрагы җинел. иманы
юлдаш булсын», диде Шуннан сон гына ни сәбәптән, ничә яшендә үлгәнлеген,
һәм ничек озатуыбыз хакында сорашты «Үзебезчә, мөселманча барлык
йолаларын үтәп күмдек* дидем мин «Бәрәкалла, бәрәкалла, шулай кирәк».-дип
гүбән карап бераз уйланып утырды да «Атан үлгәч, үзеңнен жаваплылыгын
артачак инде» -дип өстәп куйды
Кеше үлеме турындагы хәбәрне шулай каршылар дип бер дә уйламаган
идем алек..
Хатип ага Госманнын минем өчен бераз кызыграк булып тоела торган
тагын бер сыйфаты, гадәте бар иде. Ул анын искитәрлек дәрәҗәлә үзенчә
аккурат
Һәм пөхтә булуында, дөресрәге, шул сыйфатнын үзенчәлегендә иде. Мәсәлән,
машинкага биреләчәк кулъязмаларының тышкы күренешендә. Без. әйтик,
язган әйберләребезнең кулдан күчерелгән текстларын тагын үзгәртелгән
сүзләре, өстәлгән юллары, хәтта аркылы-торкылы сызылган абзацлары белән
бергә, башка акка күчереп тормыйча гына машинисткага бирәбез. Хатип
аганын кулъязмасында андый күренеш һич тә булмас. Ул. мәсәлән, язылып,
эшкәртелеп бетеп бер мәртәбә акка күчерелгән текстлар ө стендә тагын да
кат-кат эшләгән, яна төзәтмәләр керткән булыр. Ләкин сызылган сүзләр,
үзгәртелгән юллар, хәтта төзәтелгән хәрефләр өстенә махсус үлчәп киселгән
кәгазь кисәкләрен жилем белән ябыштырып чыгар, шуларга әлеге юлларнын.
сүзләрнең, хәреф билгеләренең үзгәртелгән, ягъни тиешле дип табылган сонгы
вариантлары язылган булыр.
Ул вакытларда куллануда бары тиз саргаючан начар сыйфатлы контора
җилемнәре (селикатлы келәйләр) булганга сонрак утыртылган саргылт
«ямаулыкларнын» төсләре кәгазь битенекеннән аерылып, нәтиҗәдә
чуарланып торган була.
Анын бу гадәте, минемчә, ин элек үзенең табигый аккуратлыгыннан.
җаны, күңеле шапшаклыкны сөймәүдән, аннары машинистка хезмәтен дә
үзенчә хөрмәт итүдән килгәндер, күрәсең. Ниһаять, болай эшләвеннән үзенен
язганнарыннан бер сүз-фикер хакында икеләнгәнлеген, эзләнгәнлеген
башкаларга белдерергә теләмәве дә сизеләдер, бәлкем. ЗОнчы еллар аша узган
кешеләрдә булуы ихтимал мондый саклыкның.
Кулъязмаларының шундый тышкы сыйфатына карата кафедрада
эшләгән машинисткалардан төрле фикерләр ишетергә туры килгәләде. Берсе,
мәсәлән, шулай кирәк дип тапса, икенчесе: «Келәй белән пычранып юкка
вакыт әрәм итә. без ямаусыз да баса алган булыр идек сызгаланган текстны.
Машинка варианты барлыкка килгәч, ул караламаның кирәге калмый
бит».—дип үзенчә хөкем чыгарган иде.
Хатип Госманга хас тәртиплелекнен икенче бер чагылышы сыйфатында
анын бервакытта да сонга калмавын, күпләр кебек вәгъдә биргән кешеләрен
көттермәвен әйтер идем. Мин, мәсәлән, аны «кайчан килер икән инде», дип
көтеп утыруларымны бер дә хәтерләмим. Ә башкаларның көттерүләре еш була
иде
Иҗади һәм тәртипле кеше буларак Хатип ага сәламәт акыл, олы яшенә
күрә әйбәт хәтер белән матур картайды шикелле, гәрчә картлыкта матурлык
дигән нәрсә би-и-ик тә чамалы табылса да. Һәрхәлдә, анын 1951 елдан 1975 елга
кадәр, димәк. 24 ел дәвамында Казан университетында татар теле һәм
әдәбияты кафедрасының, дөреслектә, бөтен татар филологиясе бүлегенең
җитәкчесе, аннары 1991 елгача шул кафедраның профессоры,
консультант-профессоры булып эшләве, ягъни 40 елдан артык гомерен
уку-укыту эшләренә, гыйльми кадрлар әзерләүгә багышлаган булуы күп нәрсә
хакында сөйләсә кирәк.
Әгәр ул бастырган әдәби әсәрләрнең, гыйльми хезмәтләрнең, җөмләдән
зур-зур монографияләрнең, беренче тапкыр нәшер ителгән урта гасыр әдәби
исталекләрнен һәрберсен атый, анализлый, бәяли башласаң, үзенә күрә аерым
бер яна әсәр—зур очерк, хәтта китап барлыкка килер иде Ләкин минем
максатым, язмамның башында ук әйтелгәнчә, аны искә алу. кеше буларак
кайбер гадәтләре, сыйфатлары хакында хәтер яңарту. Ягъни максатым
профессор Хатип Госман эшчәнлеген төрле яклап яктырткан биографик
монография язу түгел Андый хезмәтне бүгенге көндә авторлар коллективы
гына башкара алыр иде.
Шуны да ачык әйтергә кирәк. Хатип ага үзенен сонгы елларын беркадәре
күнелсезрәк хәлдә, канәгатьсезрәк рәвештә уздырды шикелле. Монын бер
күренеше 1988 елда анын 80 еллыгын үтә дә формаль, шактый сүрән рәвештә
уздырылуында да чагылыш тапты бугай Юбилейны озак еллар ул җитәкләгән,
анын чорында аякка нык баскан татар филологиясе бүлеге нигезендә 1986 елда
оештырылган Татар филологиясе, тарихы һәм шәрекъ телләре
факультетының зур. гомум бәйрәме итеп билгелә ргә дә мөмкин иде кебек. Тик
киңәйтелмәгән гыйльми совет утырышында гына кыскача котлаулар белән
чикләнелде. Югарыдан, хөкүмәт тарафыннан да бернинди реакция сизелмәде.
Димәк, оештырылмаган. Факультет җитәкчелегенең дә
активлыгы сизелмәгән булса, 80нче елларнын икенче яртысындагы
университетның үз хәле—бер яктан яшәр өчен талпыну, икенче тарафтан
җимерелә башлау чигенә килә язуы да—үзен нык сиздерде, гомум сүлпәнлеккә
сәбәп булды шикелле
Ул елларнын иман алмаштыру чоры, димәк, элекке а вторитетларга карата
мөнәсәбәтләрнең үзгәрүен дә онытмаска кирәктер
Ниһаять, бездә тере кешеләрнең, бигрәк тә галим-голәмәнен юбилейларын
билгеләгән чакларда реаль эшчәнлегенен, хезмәтләренең әһәмиятеннән бигрәк,
нәкъ шул вакытларда анын ниндирәк рәсми дәрәжә тотуына, төгәлрәк әйткәндә,
нинди кәнәфидә утыруына карап гамәл итү гадәткә кереп бара Гомеренен сонгы
елында ул күзгә күп чалынмады
1992 елнын II гыйнварында кич белән телефон чылтырады Альберт Яхин
икән:
—Хатип ага вафат Үз түшәгендә Иртәгә чыгарабыз.
Халык әллә ни күп булмады, дөресрәге, аз иде аны озатканда Мәетне жир
куенына тапшырып кайтканнан сон. Альберт Яхин җитәкчелегендә дүрт-биш
кеше Марфа апанын атап чакыруы буенча, чәрхүмнен яшәгән урынына—
өйләренә кайттык Бу минем Хатип агалар йортында икенче мәртәбә булуым иде
Анын жан тәслим кылган бүлмәсендә, элекке эш кабинетында, бер карават,
кечкенә генә язу өстәле һәм шыплап китап тутырылган шкафлар гына Берничә
китап, менә без монда, дигән төсле, тышлыклары белән алга каратып куелган
Минем «Жалованныс акты» дигән 1979 елда чыккан яшел тышлы китабым да
шулай «чекерәеп» тора
Марфа апанын үз йоласы буенча әзерләгән табыны янында мәрхүм
турындагы истәлекләргә бирелеп, монасп, ара-тирә елмаешып та утырдык
— Бер елны каникулда авылдан кайтканда.—дип елмайды элекке аспирант
Галимҗан Гыйльманов,—остазына күчтәнәч булсын дип. әниебез бер каз, үзе
үстергән казнын түшкәсен биреп җибәргән иде Килдем шуны исән-имин
чагында тапшырырга дип Ишекне Хатип ага үзе ачты Исәнләшеп, аяк
киемнәремне сала- сала казлы капчыкны Хатип агага суздым. «Нәрсә
бу?*—дип сорады ул. «Каз» дидем, билгеле Беравык Хатип аганын авызы ачык
килеш торды, аннары шартлаган төсле җикеренеп үк җибәрде: «Син нәрсә, мине
ишан дип белдеңме'” Бар, кит моннан' Үзен дә кит. казың да! ..» Ничек чыгып
китүемне сизмәдем, бары беренче катка төшкәч кенә бераз аңыма килеп,
ботинкаларымның бауларын бәйләдем
Шактый вакыт дүрт-биш кеше шулай хатирәләргә бирелеп утырган идек
Кемнәр икәнлеге дә төгәл истә калмаган хәзер
Уйлап карасам, бергә булган чакларны искә тошерүләрнен үзләре дә
озек-өэек хәлдәге истәлек булып калган икән 2008, февраль-уарт