Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИЗГЕЛЛӘР ЙОЛДЫЗЛЫГЫНДА


Мин сүзләрдән туйдым—буш сүзләрдән: Әйтерсең лә, төшсез чикләвек.
Алтын җыям дисәм—бакыр гына.
Энҗе таптым дисәм—чүп тә чүп.
Кайда була төшләр-төшенчәләр?
Корт төшәме? Яшен аламы?
Әллә алар сүзнең хуҗасына— Кешеләргә охшап барамы?
Бәлки, гаеп—миндә? Күңел күзе Үткенлеген барса югалтып,
Буш катламнар арасында бик еш Чын саф табыш булмый очратып.
Мин сүзләрдән туйдым—буш сүзләрдән! Тик күрмимен сүзләр гаебен. Сүз-көзгедә—вакыт чагылышы: Күзәтәмен заман гарибен.
Бу көзгене вакыт юшкыныннан Тазартырга кемнәр алыныр?
Каләм көче генә җитәр микән?
Галәм көче микән табылыр?
Томан
Югарыда, шиксез, кояш та ул...
Бездә, әнә, кояш югалтылган.
Берәр эшне бозган сабый сыман Мыштым гына ята гамьсез томан.
Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА — шагыйрә; “Абага чәчәге”, “Мизгелләр йолдызлыгы” 110
Җан өшеткеч шушы сорылыктан Нур иясе барлык онытылган. Ябынган да дөнья бетон юрган, Мәрткә охшаш йокысына чумган.
...Томан таратырга җил кирәкме? Кояш күрү безгә иртәрәкме?...
Әллә сөю чып-чын булмаганмы? Әллә хәтер бик үк «уңмаганмы»?— Онытылган...
Җилкән ясап сердәш-йолдызлардан, Ай—көймәдә икәү йөзгән чорда Ай тотылган.
«Син!»—дип сукмый йөрәк сәгате дә, Аңлап булмый әле сәбәбен дә—
Ул ватылган.
Мәңгелеккә тиңдәш һәрбер минут Бер кадерсез чүп-чар әйбер кебек Югалтылган.
Гик буйсынмый өнгә төшләр генә!.. Күпме таңнар төшләр күмә-күмә Яшь йотылган?!
Ваклый торгач тормыш тегермәне Сөю орлыкларын көне-төне—
Онта калган.
Син хәтердән уелгансың, днмнм.
Мин бит анда үземне дә күрмим— Онытылган...
...Сөю ахры шулай яратылган:
Соңгы чиккә җәя тартылган да—
Ук атылган.
Серенада
Тәрәзәмне ачып куйдым—
Җәйнең бүген соңгы төне.
Күңелемә үрим әле Хушлашулы сихри көйне.
Төн сулышы—серенада.
Уйланылган һәр нотасы.
Автор, шиксез, виртуоздыр:
Табып булмый бер хатасын.
Тынлык оркестры уйный.
Ә ай—аның дирижеры.
Үз күрепме, күз кысалар Музыкантлар—йолдызлары.
Хушлаш, диләр, җәең белән, Курыкмый көт көз-кышыңны. Мәңгелек яз килер, диләр,
Үз итәлсәң шушы моңны.
Минем җанда—серенада: һәм хушлашу, һәм тантана. Төн һичкайчан соңгы булмый! Төн үлгәч тә, көн башлана.
Ай чакырды күлгә— Баш тартмадым:
Үз күреп лә дәшә Җан тартканым!..
Колач ташлап йөздем— Тоталмадым.
Төпкә кадәр чумдым— Табалмадым.
Күрдем Айның күлдән Югалганын.
Күл-көзгедә дулкын Уйнаганын.
Челпәрәмә килде Хыялларым:
Юк, булмаган ахры Ай—язганым!..
Ярга чалкан аудым, Өмет җуеп:
Күктә Ай тирбәлә, Моңга тулып...
Минме шигырь язам? Әллә шигырь Яза мине? Яза... Төзәтә... Тәңгәллекләр эзли... Аермалар...
Үзе аша мине күзәтә.
Җиһан тибешен тоя шигырь җаны. Шул ритмны ала үзенә.
Дөнья аһәңенә аваздашлар— Рифмалары сафка тезелә.
Памук' белән тәмуг, Ван Гог һәм йог Парлап килә шигырь янына.
Эйфель башнясы күк җанга якын Басу капкасы да табыла...
Кошлар моңы, җиһан тыны—кайсы Яшәү чыганагы шигырьгә?
Хак җавапны белсә шигырь белер. Оныта серне кайчак шагыйрь дә...