КУЛ ЯЗГАННЫ КОЛАК ИШЕТСЕН


Соңгы елларда безнең әдәби телгә рус теленең тәэсире бик нык көчәйде. Бу тәэсир лексикада гына түгел (лексика, ягъни сүз катламында ул күптән бара инде), синтаксиска да күчте
Җөмлә төзү тәртибе безнең күз алдыбызда үзгәреп ята Рус һәм татар телләрендә җөмлә төзү тәртибе төрле. Билгеле булганча, татар телендә ия хәбәрдән алда килә; аергыч, хәлләр, тәмамлыклар үзләре ияргән сүздән алда киләләр, аныклагыч аныкланмыштан соң урнаша Бу сүзләрнең туры тәртибе дип атала Җанлы сөйләмдә, эмоциональ сөйләмдә, лирик әсәрләрдә, шигырьдә (гадәттә, логик басым яисә ритм-рифма таләбе буенча) сүзләр кире тәртиптә дә урнашырга мөмкин Хикәя җөмләдә исә сүзләр туры тәртиптә урнашырга тиеш Шушы гади генә кагыйдә бик еш бозыла башлады, рус теленнән мәгънәсез калькалар (турыдан-туры тәрҗемә итү) активлашты
“Кайсы якларга сәфәр тотасыз?" (куда путь держите7). минем вазифага керми (невходитвмоиобязанности)" "Нидәсоңэш?"(вчемдело7), "Бүген кич буш буласызмы?" (вы свободны вечером?)—мондый төрдәге җөмләләр нормага әйләнеп бара "Син нәрсә", “сез нәрсә ә нәрсә" сүзтезмәләре рус теленең “Ты что?", "а что?"сыннан турыдан-туры калька—тәрҗемә “Миңа уйларга кирәк" Бер караганда, дөрес төзелгән җөмлә кебек күренә, тик буда рус теленнән кергән калька "Мне надо подумать" дигән җөмләнең тәрҗемәсе. Саф татар телендә "уйлап карармын" ярар уйлармын" вариантлары әйтелергә тиеш Фигыльдә инфинитивның-рга/-ргә формасы активлашуы, аның функцияләре киңәю шулай ук рус теле белән бәйле күренеш. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң башланган бу процесс хәзер инде норма дәрәҗәсенә күтәрелде, тик әле XX гасыр башында да бу форма белән параллель рәвештә -мак/-мәк кушымчасы кулланылган Алынмалар мәсьәләсе аерым урында тора Татар теленең гомумхалык сөйләменә караган катламында рус-Европа алынмалары күпләп кулланыла башлады Аларның әйтелеше дә хәзерге заман урта буын татар кешесе өчен кыенлык тудырмый—барыбыз да урта белемле, рус телендә яхшы аралашабыз “Компьютер, больница, расписание"—мондый сүзләрне халык сөйләменнән кысрыклап чыгару мөмкин түгел кебек күренә Хәзер инде “персидәтел, бүлнис. бальнис" әйтелешләрен дә сирәк моны олылар сөйләмендә генә очратабыз "Расписание'ның “җәдвәл компьютерының “санак" булуын татар факультеты студентлары гына беләдер, мөгаен, ләкин "расписание" татарныкы булмаган кебек, “җәдвәл'е дә татарныкы түгел, алынма сүз Бер алынманы икенче алынма белән алмаштыру үзен никадәр дәрәҗәдә аклый икән? Рус теленең йогынтысын болай гына тоткарлап буламы? Халык сөйләмендә кулланылмаган гарәп-фарсы алынмаларын әдәби әсәр телендә куллана алабызмы7 Гомумән. әдәби телдә гомумхалык теленә кереп киткән рус алынмаларын куллану мәслихәтме, әллә аларның гарәби игезәкләрен куллану кирәкме? “Председательме әллә “рәис ме7 Әдәби әсәр язганда мондый сораулар белән очрашмаган язучы булса, ул бөр дә тел турында уйланмаган язучы инде Мин үзем, мәсәлән, соңгы 10-15 елда газета-журнал битләрен чуарлаган авыр аңлаешлы гарәби
алынмаларны әдәби телдә куллану ягында түгел, тик барыбер “больница” сүзе урынына “хастаханә", “поликлиника" урынына “шифаханә" сүзләре күңелгә якынрак—гомумхалык телендә кулланылмаганнарын белгән хәлдә дә, әдәби телнең югарылыгын, зәвыгын күрсәтү өчен мин аларны әсәрләрем теленнән төшермәячәкмен, минем геройларым “мәктәп” сүзе барында беркайчан да “шкулга барам" дип сөйләмәячәкләр. Шул ук вакытта "вертолет"ны мин “боргалак" дип, “колхоз"ны “күмхуҗ” дип яза алмыйм.
Әлбәттә, татар телен саклап калу мәсьәләсе бары тик дәүләт җитәкчеләре тарафыннан гына хәл ителә алачагын аңлыйм. Татарстан җөмһүриятендә рәсми эш кәгазьләре ике телдә—татар һәм рус телләрендә алып барылган очракта гына татар теле дәүләт теле буларак гамәлгә куела ала. Балалар бакчасында, мәктәптә тел өйрәтү бик кирәкле эш, ләкин мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң укучыда татар теленә ихтыяҗ бетә һәм тел. астрономия дәреслегендәге “парсек" термины кебек, кирәксез бер истәлек булып кала, хәтердән җуела яисә шәһәр гаиләсендә “кухня теле’нә әверелә.
Әдәби телгә караган тагы бер мәсьәлә—сүзләрнең вариатив язылышы.
Бер үк сүз төрле авторлар тарафыннан төрлечә языла, нәшриятларда төрлечә басыла (мәсәлән, газета, гәҗит, газет, гәзитә). Әгәр без мондый төрлелек юлыннан китсәк, “әдәби язылышны бөтенләй югалтачакбыз Әдәби тел ул—нормага салынган тел. Анда сүзләрнең язылышы аерым кагыйдәләргә буйсына, норма таләпләренә җавап бирә. Бу кагыйдәләр тел галимнәре тарафыннан эшләнгән, тел комитеты, дәүләт, мәгариф системасы тарафыннан расланган булырга тиеш. Җәмгыятьтәге аерым бер кеше генә бу кагыйдәләрне төзи алмый, андый вәкаләткә ия түгел. Кызганычка каршы, безнең шушы таләпләргә җавап бирә торган орфографик сүзлегебез 1983 елда ук дөнья күргән. Шуннан соңгы, ягъни егерме биш елга якын вакыт арасында телгә кергән сүзләрнең язылышы ачыкланмаган. Димәк, “рус телендәге "компьютер" сүзен татар телендә ничек язарга соң?" дигән сорауга җавап табып булмый, чөнки безнең расланган, рәсми рәвештә кабул ителгән яңа орфографик сүзлегебез юк һәм бу сүз үзенең рус телендәге язылышы белән татар әдәби теленә кереп урнаша.
Күңелне тырнаган тагы бер мәсьәлә (шул ук орфография белән бәйле)—тыныш билгеләрен кую мәсьәләсе. Менә кайда ул анархия, менә кайда ул иркенлек! Кем ничек дөрес дип уйлый, шулай куя тыныш билгеләрен Олылар сөйләвенә караганда, элек автор куйган һәр өтерне, һәр сызыкны җентекле рәвештә тикшергәннәр, кагыйдәгә туры килү- килмәвен ачыклаганнар. Бәхәсле очракларны нәшрият коллективы җыелып хәл иткән. Шагыйрь әйтмешли, “аһ. үтте-китте ул вакытлар..."
Айдар Хәлим мәктәп әдәбият дәреслекләренең аянычлы хәлдә булуы турында язды Ә тел дәреслекләре ни хәлдә соң? Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан “Иң авыр имтихан нинди фәннән?” дип сорасагыз, күпләре “Татар теленнән" дип җавап бирәчәк. Безнең татар теле дәреслекләре укучыда татар теленә карата өнәмәү (“нәфрәт" дигән сүз дә тел очында гына, анысын ук әйтмик инде) уята. "Нишләп башка телләргә (инглиз, француз, алман телләренә) өйрәтү дәреслекләре алай катлаулы түгел?" дигән сорауны еш ишетергә туры килә Җавап гади: бу дәреслекләрнең авторлары—укытучылар. Галимнәр түгел! Һәр көн бала белән (студент белән түгел!) күзгә-күз очрашып, аның телгә сәләтен, мөмкинлеген аңлаган, тойган, шуннан чыгып әңгәмә корган укытучылар. Мин үзем галим кеше, һәм бу юлларны язу миңа җиңел түгел. Минем аңлавымча, мәктәп дәреслеген язганда галим консультант булырга тиеш; күп дигәндә, укытучы белән автордаш була ала. чөнки ул—югары уку йортлары өчен дәреслек язучы галим. Тел өйрәтә торган мәктәп дәреслеген галим кеше язарга тиеш дигән карар кайда язылгандыр—белмим, тик ул, күрәсең, химия- физика кебек төгәл предметларга аналогия рәвешендә кабул ителгәндер. Бәлки, бу хезмәт укытучылар үзләре дәреслек язмаганга күрә галимнәргә
йөкләнгәндер 5нче сыйныф укучысы татар телендәге кушымчаларның (аларның санын күз алдына китереп карагыз) сүз ясагычларга, модальлек белдерә торганнарга, бәйләгечләргә бүленешен яттан белергә тиеш! Модальлекнең нәрсә икәнен академик грамматика язучылар белә инде, әлбәттә. Ә ни өчен аны 11 яшьлек бала белергә тиеш ди әле" Аваз белән фонеманы аеру, синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрдәге тыныш билгеләрен ачыклау, ассимиляция-диссимиляция күренешләрен тану 14-15 яшьлек бала күңелендә тудырган телдән куркуны инде берничек тә бетереп булмый. Иң кызыгы шунда: татар телен сөйгән бала югары уку йортының татар теле яисә журналистика факультетларына укырга кергәч, яңадан шул ук мәктәп программасын үзләштерә башлый, чөнки татар теле буенча мәктәп программасы белән вуз программасы нигездә тәңгәл килә...
Соңгы елларда басылган кайбер китапларны, журналлардагы әсәрләрне укыгач. “Бу әсәрен язганнан соң. автор бер генә тапкыр булса да үзе укып чыкты микән?” дигән сорау туа. Кайбер очракта халык мәкален үзгәртеп. “Кулың язганны колагың ишетсен" дип әйтәсе килә, чөнки телдәге кытыршылыкларны бетерүнең иң кулай юлы—язганны кычкырып укып карау. Телнең аһәңен ишетеп кенә тоеп була
Мин бу мәкаләмдә моңа кадәр ишетелмәгән өр-яңа фикерләр әйттем дип уйламыйм. Бу фикерләрнең кайберләре язучылар, шагыйрьләр әдәбиятчы яисә телче галимнәр тарафыннан әйтелеп, кайберләре аерым коллективларда сөйләнеп тә. җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган Тәкъдимем шундый һәр язучы, һәр шагыйрь, һәр укытучы, һәр әдәбият сөюче укый торган “Казан утлары" журналында әдәби тел тәнкыйтенә багышланган рубрика—әдәби тел дәресләре ачып җибәрергә кирәк

Реклама