Логотип Казан Утлары
Шигърият

КИЕРЕНКЕ КЫЛЫ КҮҢЕЛНЕҢ...


Сагынам
Мәңгелек өчен гасыр да— Түгел мизгелдән артык... Кагылмый аңа, янамый Безне йотачак вакыт.
Аңлап, тантана итәме Мәңгелек бездән көлеп?
Әллә соң ул битарафмы?
Йөз сорауны бер җавапсыз Тилмертә билгесезлек, Кайчандыр кочкан шикелле Безне дә үлемсезлек.
... Тагын тузанга батабыз Акланыр өчен килеп.
Мәңгелек өчен гасыр да Бары бер мизгел генә.
Ачмый үз серен чиксезлек Кешенең гомеренә. Тән-читлеккә сыйган җанның Карамый гозеренә.
... Бер көнем юк, мизгелем юк Күкләрне юксынмаган. Җанның халәтен сагынам— Вакытка буйсынмаган...
Өзелергә житеп чыңлаганда Киеренке кылы күңелнең, Җиргә, күккә, бөтен тереклеккә Гашыйк кеше, юк, мин түгелмен.
Ул көчлерәк, түземлерәк миннән, Миһербанлы, сабыр, акыллы: Кешелекнең киләчәген күрә Корт төшмәгән алма аркылы.
Хак Тәгалә аның калебенә Ирештергән шигырь-доганы. Армый-талмый ул укырга тели Яңгыратып бөтен дөньяны.
Сагынса да башка бер үлчәмдә Камиллекне күргән халәтен,
Ул ышана: фани дөньяга да Кирәктер, дип, минем сәләтем.
Сүзләрдән ул тере чәчәк чигә - Үлемсезлек белән кавышкан... Аңа карап, ак көнләшү юллап, Көн елмая татлы сагыштан...
Өзелергә җитеп чыңлаганда Җиде кылы моңлы күңелнең, Туган якны җәйгор1 нуры чәчеп Кочкан кеше—ул мин түгелмен...
Мин төш күрәм... Сулар һавам беткән, Корыч кыршау кыса муенны.
Кор-кор килеп кара козгын чукый Иреклемен дигән уемны.
Төшемне дә биләп алды инде,
Ах, язмышның хәтәр уены...
Мин төш күрәм... Эчәр суым кипкән. Гирә-якта дошман яулары.
Түбәнәеп, мескенләнеп калган Туган якның текә таулары.
Сына язып, җиргә башын бәреп, Сандугачсыз елый таллары.
Мин төш күрәм... Басар җирем тапмыйм. Үзем бармын... әллә, кжмын да?
Сөрән сала заман: и, кешеләр, Коткарыгыз, очам упкынга.
Дертләп китәм, уяндыммы икән?.. Аңларлык та хәлдә түгелмен.
Акылыннан язган кәккүк кебек Төшендә дә әллә өнен күреп,
Әй кычкырды ярсып күңелем.
...Акылыннан язып, саташыпмы.
Шул ук төндә кәккүк кычкырды.
Нәрсәгә соң юрыйм икән диеп, Хәвефләнеп, кара күлмәк киеп.
Күк астында гүя чор торды...
' Жяйгор I .сынат күпер*
Давыл сукты... гүя набат, Күккә карап соңгы кабат Талпынды да сынды нарат. Туфрак дымын сулап, Белмим, нәрсә уйлап. Ыңгырашты тамыр...
Өскә чыкса? Ничек Булган кодрәтенең Какшаганын таныр?.. Җансызлыкның тәнен Кортлар җиңел ертып, Үзәккә юл тотып,
Татып аның тәмен, Таралырлар—артып,— Шул төбәкнең ямен,
Гамен аска тартып...
Давыл сукты... гүя набат, Күккә карап, соңгы кабат Талпынды да сынды нарат. Кояш сүнде, баеп...
Хыял-колын—ал таң Тояклары таеп,
Өзгәләнде кинәт.
Ирененең бер як чите белән Төн колагын тешләп Йоклап китте һәм төшендә күрде:
Нарат исән иде...
Җил дә исә иде Кояш чыккан яктан.
Әйтерсең лә тормыш Яңа учак яккан...
Кемгә соң сайрап дәшим?
Мин адаштым... шуңамы чор Адашты, юлдан язды?!... Сагынып кайткан сандугач та Таный алмады язны.
Сайрый-сайрый гөлгә кунды. Гөл иссез, төссез иде. Матурлыктан җәяү качкан Кешеләр хиссез иде.
Тәүге тапкыр моңы белән Сандугач көчсез иде. Битарафлык тырнагында Аңа күңелсез иде.
Тукталды да сайравыннан Утырды ямансулап.
Язны таный алмаганга Сыгылып, авыр сулап.
Гөл бөгелде, гөл таҗларын Тарталар кортлар аска. Кайгы булып замананың Җилләре баса башка.
Шуңамы соң, сандугачым, Сагышка сарылгансың,
Үзең алдан тойгангамы Йөрәгең ярыласын?!.
Татлы түгел, ачы түгел Күземнән тамган яшем. Аңлый алмыйм, әллә күптән Мин шундый хәлдә яшим?
Кемгә соң сайрап дәшим?..
Редакциядән:
Чаллыда яшәүче шагыйрь Айрат Суфияновка 50 яшь тулды. Каләмдәшебезгә яңа иҗат уңышлары телибез.