Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӘЧЕ БАРЫЙ


Мин бу язмамны авылыбызның ин гөнаһсыз кешесе булган Барый
истәлегенә багышлыйм. Алып барып укып, үзен сөендерермен
дигән идем дә бит... Ураза гаете алды көндә гүр иясе булган дигән хәбәр
үзәкләрне өзде. Башта ышанмый тордым. Ул гел яшәргә тиеш иде кебек
бит!
Без— Кәче авылы балалары. Арча районындагы ин зур һәм бай тарихлы
авылларның берсе ул. Авыл уртасыннан Казансу ага. Аръягы. Югары оч ы,
Түбән очы һәм шулар арасында элек Тегермән очы дип йөртелгән ике урамы
да бар. Без Казан суына бик якын урнашкан әнә шул Тегермән очы урамында
үстек. Казансу ул вакытта гайрәтле, тирән, тиз агышлы иде. Яз көннәрендә
бакчаларны су басып китә, аннан ләм каплый, бәрәнге уна. Анын суы чиста,
ярларында сап-сары ком, тирә-ягында чәчәкле болыннар жәйрәп ята.
Бала-чага су коена, балык тота, хатын-кыз кер чайкый.
Шул сигез йортлы гына урамда сугышка кадәр туып калган 12 малай үсте.
Яшь тирәләре бер чама. Алар өй саклады, мал-туар карады, көтү көтте,
көченнән килгәннең барын да эшләде. Әниләрне эштән өчаякта (мич
каршында йомычка ягып пешерә торган таба) бәрәнге пешереп каршы алды,
аларга зур таяныч булды. Самавыр, комган, чүмеч агартырга да тезелешеп су
буена алар төшә иде Шул арада тиз генә Текә турда су коеналар. Монда яр текә,
аннан сикерәләр дә. Су ул урында бик тирән, әллә ничә дилбегә дә житми диләр
иде. Бераз киткәч, кызлар туры, анда кыз балалар чыр-чу килә, яулык белән
балык сөзә, комга тотынып “йөзә”—аяк суда чапылдагач ярый.
Менә шул унике малайның берсе гел үзенә бер төрле булды. Малайлар
кайсы фанердан ясаган “сумка”, кайсы букча тотып мәктәпкә киткәч,
укытучылар Барыйның укый алмасын әйткәннәр. Ана ямьсез. "Тиле Барый”
дигән кушамат тагылды. (Туганнары алдында гафу үтенәм.) Шулай итеп, ул
яшьтәшләре белән бик аралашмый башлады, һәр туган баланын яшьтәшенә
әйләнде. Бөтен бала-чаганы исеме белән белде, таныды. Ямьсезләнеп начар
сүзләр кулланмады, татулык яратты, шукларга: "Тимә инде”.—дип кенә әйтеп
куя иде. Гел үзенчә, без аңламаганча яши бирде. Кара-каршы сөйләшмәде, үзе
уйлаганны әйтә, сөйли, сораганга жавап бирәсе килсә бирә, теләмәсә—юк. Ул
күп йөри, авылнын бар кешесен белә торган булды. Тиешле вакытын туры
китереп кенә яңалыклар белән таныштыручы да ул иде: кемгә кем кайткан,
кем авырган, кемне мәңгелеккә озатканнар һәм башка бик күп “соңгы
хәбәрләр”.
Сугыштан соң туган малайлары Фәйзрахман дөнья яктысын күрә алмый
үсте. Барый аны җитәкләп йөрде, анын белән йөргәндә гел сөйләште. Әллә
ниләр сөйли, Фәйзрахман башын кыңгыр салып тыныч кына тынлап бара.
Абый кеше анын тормышына яктылык өсти, дөньяны күңел күзе белән
күрергә өйрәтә иде сыман. Барый Фәйзрахманнын күзе булса. Фәйзрахман
абыйсының акылы иле Бер-берсен шулай ихлас анлый белгән тагын ике ир
туган булды микән дөнья йөзендә? Аларга карап бер сөенәсен. бер көенәсен
Ходаем, сәламәтлек бир. шушы кешеләр язмышын насыйп итмә, дисен
Авыл мәктәбен тәмамлап, балаларнын кечерәкләре шәһәргә китте. Әти-
әнисе янында Барый булды. Һади абый да күрми иде. ләкин бик оста итеп ятьмә
үрә. кулыннан килгәнчә өй эшләрен башкара һәм искиткеч итеп гармун уйный
иде. Сабан туе кичләрендә тальянын алып капка төбенә чыга һәм таннар
атканчы үзәкләрне өзеп мон агыла Тегермән очына.
Барый исә үзенчә монлана, үзенчә эшли—анысы кәефенә карап. Кайвакыт
чиләк-көянтә белән Аргы яктагы чишмә сулана бара. Иртән киткән Барый
төрле тукталышлар ясап, тәмләп сөйләшеп, җайлап басып, көянтәне бер
җилкәгә генә куеп өйлә вакытларына кайтып җитә. Гәүдәсе гомер буе төз булды
анын. Уртача буй. конгырт чәч. зәп-зәнгәр, чиста, сабый балаларда гына була
торган эчкерсез күзләр, салмак, кайвакыт ялгышып китә торган адымнар. Ул
Казанга үзе дә күп йөрде, һәм иле һәр кешене озата, каршы ала да иде кебек.
Әнисенә авыр йөкне күтәреште, янында ярдәмче булды. Сонрак ул авыл
кешеләреннән тыш күрше авылларны. Казан кешеләрен дә танып белә
башлады. Барый Мәскәү. Свердловск якларын да күреп кайтты, ул заман өчен
бу зур сәяхәт инде Аны һәр җирдә үз итәләр, ана кечкенә генә күчтәнәч йә бүләк
бирә алса, кеше сөенә, күнеле тынычлана, юлы унар, теләгәне кабул булыр
кебек тоела. Барыйнын күнеле чиста. Ул рәхмәт әйтми, күчтәнәчләргә үзенчә
сөенеп, матур елмаеп Һы' .—дип куя. Сорашканны яратмый, сөйлисе килсә
сөйли, әйтәсе килсә әйтә, әйтәсе килмәсә сүзне икенчегә бора. Анын үз
законнары Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә дә үзенчә булыша: утын кисә, кар кори.
су кертә Күршеләренә күчеп килгән Хәдичә апай бервакыт Барыйга кар көрәргә
кушкан Барын болай дип җавап биргән “Свой огород сам копай!" Йә ул аны
күбрәк эшләтә башлаган, йә көйсезрәк вакытына туры килгән, һәм әле русча
белү дә күрсәтелгән. Хәдичә апа—укытучы
Әйе, хәйләкәр дә иде ул. гел булышам дип тормады, йөкнен авырлыгына
һәм кешесенә карап ярдәм кулын сузды кебек. Ә менә кеше әйберсенә беркайчан
да тимәгән, арбадан бер уч печән төшеп калса да. китереп сала торган булган.
Чакырмыйча, әрсезләнеп кешегә кермәде Мин анын күршеләр булып яшәп
безгә өч мәртәбә кергәнен хәтерлим Беренчесе знсм Рәшитләр
туенда—сөенечтән, ә икесе әти-әни мәрхүм булгач. Әнинең өчесен үткәреп, авыр
бер тынлык урнашкан мәлдә ишектән Барый килеп керде. Урындыкта озак
кына сүзсез утырды да "Бик әйбәт ие Бибисара апай, имә .—диде Күзләрендә ике
бортек яшь күренде Әтидән сон тагын шул хал кабатланды һәм остәмә бер
җөмлә әйтелде: "Кайтып йөрегез, ташламагыз" Өйдә җан өшсткеч бушлык иде
Мин бу сүзләрне гел хәтеремдә яңартып яшәдем Ул без кайтканга ихлас куана
иде. Сонгы хәбәрләрне әйтеп ала. ашыгып нәрсәдер сөйли, елмая
Без ана гел гаҗәпләнеп яшәдек. Акыл да дөрес үк түгел, кылган гамәлләре дә
үзенә бер төрле, мөстәкыйль яшәрлек түгеллеген күрсәтеп тора, ә ү зеннән дөм
акыллы кешеләрдән чыкмаган акыллы фикерләр дә чыккалап куя Ана кинәш
бөтенләй кирәкми, ул үзенчә яши. фикер йөртә
Сонгы вакытта Барый энесе Наил белән киленнәре Миләүшә тәрбиясендә
Казанда яшәде Аны авылда юксыналар, сагынып искә алалар иде Бик
юксынганнары эзләп табып, килеп тә йөргәннәр икән Без дә бардык сеңелем
Гөлфия белән аны күреп куандык, күнсл тынычлыгы бүләк итеп җибәрде ү I
безгә VI үзенен шатланулары’ Ул ямьле, сөенечле кү пэр. ашыга ашыга
сорашулар, исенә төшкәнен тизрәк сорап калыйм дип талпынулары’
Барый һаман әле үткәне, авылы белән яши иде булса кирәк.
Икенче тапкыр барганда минем тормышымда үзгәреш булган иде. Бу хәлгә
Барый ничек карар икән? Без киләсен әйткәч, ул Миләүшәне өйдән
чыгармаган, капка бикле булыр да кире китәрләр дип курыккан. Бу юлы ул
сорауларның күбесен Фәриткә яудырды һәм кинәт кенә матур елмаеп: "Фәрит,
мин сине Фирдәвесне урлагансын дип торам”,—диде. Барый безнең
яшьлегебезне белгән, онытмаган кеше. Бу сүзләре белән ул безгә хәер-фатиха
биргән кебек булды, мина бик рәхәт булып китте.
Барый яшьләр тормышын күңеле белән тойган, кемнен кемне озатканын,
яратканын белгән кеше иде. Ул аны ничек белеп бетергәндер, анысы безгә сер.
Бик кирәкле хәбәрне җиткерүче дә Барый, ул аны җайлап кына әйтә. Поезддан
төшеп бераз баргач: "Кара, "теге” кайтты ул, алдагы поездда”,— дип куя. Әй,
рәхмәт яугыры кеше, бу бит шулкадәр тансык, ишетәсен килгән сүз. Ул
кайткан! Димәк, мин аны күрәчәкмен. Йә Барый мине ял көне очратып, анын
киткәнлеген хәбәр итә. димәк, клубка чыгып торасы да юк. Мондый сүз миңа
гына түгел, көткән һәр яшь кешегә әйтелә иде бугай. Әллә үзе якын күргән
аерым кешеләргә генә әйтте микән? Парлашып капка төбендә торганда,
айлы-йолдызлы күкне карап йөргәндә әкрен генә яннан үтеп китә иде шул. Ул
кичләрнен дәвамы гына кебек бүгенге көнебез. Барыйга да шулай тоелгандыр,
ул безнең яшьлегебез кешесе иде бит. Фәриткә теге сүзләрне шуна әйткән дә
инде ул.
Әй, изге зат! Син юк инде, ләкин син күп кешеләрнең хәтерендә әле.
Очрашкан саен кемдер искә ала үзенне. Халык күнелендә якты хисләр,
истәлекләр яши. Барыйдан соң нәүмизләнен калган авылнын туфрагы аны үз
куенына алды.. Авыр туфрагын җиңел булсын.
Шушы каршылыклы язмышлы кешеләрдән гыйбрәт алып,
миһербанлырак булсак иде. Комсызлык акылларыбызны томаламасын иде.
...Барый исеменә теге ямьсез сүз кушылмый хәзер.