Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙТТЫМ ГЕРМАН ҖИРЕННӘН...


СКУЛЬПТОР ЯЗМАЛАРЫ
Узган ел без укучыларыбызны Әзһәр Шакировның «Артист язмалары» белән таныштырган идек. Инде менә-«Скульптор язмалары». Журналыбызның редколлегия әгъзасы Гәрәй Рәхим, кулъязма белән танышканнан соң, үзенең бәяләмәсендә болай дип яза: «Автобиографик язманың балачак елларын сурәтләгән баш өлешләрендә әле безнең һәм башка әдәбиятларда да күренмәгән, бөтенләй көтелмәгән һәм гаять трагик вакыйгалар сурәтләнә Монда Икенче бөтендөнья су гышы китереп чыгарган фаҗигаче хәлләр белән бергә, ана белән бала арасындагы шулай ук фаҗигале мөнәсәбәтләр турында да сүз бара...»
Әйдәгез, иң яхшысы, язманың үзе белән якыннан танышып китик булмаса.
Аңа кадәр автор турында беркадәр мәгълүмат бирәбез. Җәмитев Җәлил улы Кадим (1946).—сынчы, рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Төп әсәрләре: «Су анасы». «Тукай». «Замандаш» (татар мәдәният әһелләренең портретлары сериясе) Казанның Солтангалиев мәйданындагы «Хөррият» һәйкәле (1996). Оренбургта куелган М Җәлил һәйкәле Иҗат үрнәкләре белән чит ил күргәзмәләрендә катнашканы да бар. 1973 елдан Мәскәүдә яши
Кереш сүзем
Кемнен генә истәлекле түгел дә, кайсыларыбызнын гына кадерле түгел бала чаклары!
Минем үткәннәрем дә үзем өчен шулай ук истәлекле-кадерле. һәрберебез үтә торган табигый вакыт берәмлеге эчендә мин дә үттем аны Әмма яшәү-яшәеш шартлары гына табигый була алмады.
Бик тә үзенчәлекле, гыйбрәтле (!) узды минем балалык еллары. Үзенчәлекле булуы ачлыктан черек бәрәңге коймагын яисә ферма күгәрченнәрен өтәләп ашауда гына түгел. Хәтта ки өч яшемә кадәр КОЯШ күрмичә түбәни асты тормышын кичерүләрдә генә дә түгел.
Ходай биргән балачагым анамнан күргән игътибарсызлыкта, ялгызлык- карангылыкта үтте: шунда башка сыйдыра алмаслык яман гадәтләр үзләштереп, адәм баласына охшамаган бер карачкыга әверелә яздым мин. .
Башта үлем белән яшәү арасында, аннары кабат КЕШЕ кыяфәтенә кайту
өчен озак көрәшергә туры килде мина Озак көрәшергә Нык керешергә Кайсы вакытларны үз-үземә бик еш әйтеп куям -МИН КҮРГӘННӘРНЕ БЕРӘҮГӘ ЛӘ КИЧЕРЕРГӘ ЯЗМАСЫН'*
Остаханәм янында гына балалар бакчасы Килгән яисә киткән чакларымда андагы сабыйларның чыр-чу авазларына колак салмый булдыра алмыйм Шәһәрдәме, юлдамы, авылдамы—көр күнелле яшьләрне күреп куанам Аларнын шатлыклы йөзләренә карап, ирексеэдән үз яшьлегемне күз алдыма китерэм
Рәхәтен-михнәтен, газап-хәсрәтен кичереп, ожмах-тәмугларда да булырга туры килде мина Анамнын «мәрхәмәте» белән Кичергэннәремне. баштарак, искә алырга да кыенсындым Тора-бара уйландыра башлады -Тузга язмаган* мондый нәрсәне яшереп ятудан мәгънә бармы9 Менә, кулымда каләм.
Күз алдымда кичергәннәрем Каршымда бер йотым хәмер Башымда— ничек, нәрсәдән башларга дигән газаплы уйлар
Яза башлыйм—бармый йомарлыйм-атам. йомарлыйм да атам Каләмнәрем бер-бер артлы алышына Чөнки язардай нәрсәңне билгеле бер калыпка ' салырга кирәк Ә бу—минем өчен чит басу кыры Ана "керү" җинел эш түгел
Шулай да кыенлыклар белән булса да. үтә тырышып, нәрсәдер "укмаштыра алдым шикелле Чытырманлырак телле булса да. укмаша алган язмама дөнья күрергә насыйп булыр, ул укучыга барып житә алыр дип өметләнеп калам Кемгәдер кызыклы була алыр бу язмам Кемдәдер кызгану, икенче берәүләрдә нәфрәт хисе уятыр Әмма күпләр, бик күпләр ӨЧЕН ГЫЙБРӘТЛЕ дә булыр дип уйлыйм Аналар өчен бигрәк тә
АТАМНЫ БЕЛМӘДЕМ,
АНАМНЫ КҮРМӘДЕМ...
Ике бүлемтекле "өн"
Иң курыкканым КЕШЕ булды минем “Өй алды ишегенә берүк кагыласы булма—бусагада КЕШЕ утыра, эләктереп кенә алыр1” Тәпи йөри башлауга, әбием мине шушы сүзләр белән кисәтә башлады Бераздан "Тәрәзә янына якын килә күрмә, КЕШЕ күрер дә алып китәр үэеннег—дип куркытып торды Чабулап йөри башлаганнан сон әбием бу сүзләрне маңгаема туктаусыз тукып килде Минем өчен КЕШЕнең тегесе дә, монысы да коточкыч иделәр әллә ничә куллы, әллә ничә күзле-колаклы иттереп күзаллый идем мин аларны Кешенең башкасын—икенче төрлесе барлыгын, ягъни әбием токымыннан була алуын белми идем әле мин Минем өчен ике нәрсә генә яшәп килде ара-тирә яныма кереп чыгучы әбием дә. сирәк-мирәк кенә күренгәли торган газиз анам Сонрак тагын бер жан иясе өстәлде—"Карак мәче барлыкка килде (аны әбием шулай дип атый иде) Ул өй тирәсендә сирәк булды—күбрәк тышта күршеләрдә Минем “өн“емә—чоланга ул тагын да сирәгрәк керә иде Керсә дә төнлә генә тычкан ауларга
Тора-бара “кече жан Ияләре"—яна дусларым барлыкка килде Аларны мин үзем аулап жыя торган булдым Чоланның төрле урыннарында була иде алар, ярыкларда, кечтеки генә тәрәзә өлгесендә, идән астында Әбиемнен бәрәнге ташый торган зур гына чиләгеннән дә тота идем мин аларны кара таракан, олы чебен, күбәләк, бүлмә тараканы, кыргаяк, шөпшә, тагын әллә нинди бөжэкләр Алар минем тере уенчыкларым булдылар
Минем өчен “әби", “әни" төшенчәләре эле ул вакытта юк Әгәр дэ әбиемнен йөэен-кыяфәтен ярыйсы гына күзаллый алган булсам, анамныкын—бөтенләй юк Каймакларны аны озаграк күрми торып, танымыйча куркып та куяр илем Андый очракларда тавышы коткара торган булды күрәмсен. тавыш, төс кыяфәткә караганда, хәтергә яхшырак сенеп кала
Әйе, әбием яныма кергән чакларны, ул нәрсәлер әйтер иле, сөйләшергә чакырыр иле. Улаулан тыш, аләм баласына хас сүз рәвеше авызымнан чыкмагач (бу инле өч-дүрт яшьләремдә). 'Әби” лип кенә булса ла әйтә белергә вакыт инде!"—дип мыгырданып чыгып китәр иле
Куркытылган ике КЕШЕлән тыш. мине бернәрсә дә өркетмәде, беркем бернәрсәдән лә тыймады. Ирекле булдым мин... Нигә ул ишек-тәрәзә янына ыргылырга ди мина? Ике бүлемтектән торган менә дигән “өнем" була торып! Әле., өченчесе дә бар: мич башы ул. Анысында мин кышын торам. Минем шикелле якты дөнья күрмичә яши торган сукыр тычканнын өне дә болай ук түгелдер әле...
Беренче "өн"ем—чолан. Анда һәрвакыт энгер-менгер хакимлек итә. Җиләс Салкын да түгел, эссе дә Рәхәт Кояш нурлары анда беркайчан да үтеп керми, керә дә алмый. Ул—кояшсыз як Кояш булмаган көннәрдә андагы әйберләрне мин капшап кына "күрим”. Ә алар күп түгел: бер кырыйда он тәпәне, тамчы тамып торудан саргаеп беткән ниндидер төргәк, йоклаганда аска жәю өчен кулланыла торган иске-москы. Түрдә—керәчин белән капкачсыз иске генә чиләк.
Чолан дигән нәрсә бөтенләй тәрәзәсез була алмый. Баш сыярлык кына безнекендә дә бар иде ул. Ана ике кадак белән пыяла кыйпылчыгы беркетелгән. Анын ян-якларыннан, тышта һава тыныч булмаганда, жил улап тора. Дистәләрчә еллар буе Адәм кулы тимәгәнлектән, ул тузан-чебен кунудан тапланып беткән Шуна күр», булган яктылык та анын аша саркып кына кер»: андагы әйберләрнен томанлы шәүләсен генә күрәсен. Тышта кояш булганда инде ул әйберләрнен рәвеш-төсен дә чамаларга була.
Икенче “куышым”—чолан асты. Әле ул тавыклар “өе” дә Тавыклар мине күрәдерме-юктырмы, мин аларны күрмим анда дөм карангы. Күзенә китереп төртсәләр дә күрмәссен. Караңгылыкка да ияләшәсен икән ул. Күз ияләшкәчтен. мин анда бөтерелеп чабулап йөри башлыйм. Менә шунда куркынган тавыкларның сизелер>-сизелмәс шәүләсен күреп алам. Алардан ничектер балкыш булган кебек тоела иде.
Тере уенчыкларым белән уйнаганны яратмый иде әбием Күрсә, барын да чыгарып кына ата. Их, әби, әби... минем өнем—аларнын да өне бит1 Аларны аулыйсы да юк, кулга үзләре үк килеп керәләр—ычкындырма гына! Тычканны баштарак мәче тотып “бирә иде Аннары мин аны үзем ауларга өйрәндем Мәчегә карап... Мәчечә.
Безнен өчен ул чолан белән чолан асты ожмах почмагы булды.
Әйе КИЛМЕШӘК булып кайтып кердем мин анам иленә. Әгәр дә бу хәлне белеп алган булсалар, мине кайберәүләр шундук теткәләп ташлаган булыр иде Герман жиреннән кайтып кер дә, нинди мәрхәмәтлек көтәргә ди? Герман сугышы күпме хатын-кызларны ирсез—тол калдырды. Инде исән калганнары да—йә чулак, йә бөтенләй аяксыз Алары да эчүгә сабышып беттеләр. Тән җәрәхәтләре төзәлсә дә. күнел җәрәхәтләре әле һаман шул килеш бит
.. Анам андагы тормышны ташлап кайтырга җыенмаган да. Ике яктан (СССР белән Германия арасында) килешүгә кул куелып, чыгарга рөхсәт булуга карамастан. Хикмәт шунда ки, анам сәер төш күреп, төшендә аны туган жире үзенә чакырган. Мин, биш-алты айлык бала, атамның әмере буенча калырга тиеш булганмын Үзе белән бергә эләккән иптәше ярдәме белән урлап алып китеп кенә мин дә анам Иленә кайтып керә алганмын. Иптәш кызы немеи телен белгән. НИНДИ кыенлыклар аша булгандыр ул андый сәяхәт юлын үтү—мина мәгълүм түгел. Шунысын гына яхшы беләм: мин ул юлны кәржин эчендә посып- йоклап үткәргәнмен.
Туган җирләренә кайтып төшкәч, анам—үз авылына, ә мин юлдашынын авылына кайтканмын (Мине үзе белән үк ияртеп алып кайтса, кеше шундук беләчәк бит Рәхмәт ул апага—мине атна-ун көн чамасы үз баласыдай караган, үзенен күкрәк сөтен ашаткан Аның үз баласы булып, тиздән үлеп киткән икән. Анын үтенече белән мина Кадим кушканнар: үз баласына шундый исем кушылган икән...)
Авылда шулай бит ул кечкенә генә яналык та яшен тизлеге белән тарала Ышанмаслык хәл—минем белән алай килеп чыкмады Эш—анамнын берәр атнага сонрак кайтып керүендә генә дә түгел Бала, никадәр генә тыныч булмасын, күз аша беленмэсә. колак аша беленә Тавыш бирми калмый ул Аннан тыш. тере баланы, әйбер яшергән кебек яшереп булмый кар базында ябып тотмассын бит Бөтен хикмәт шунда, безгә кеше кермәс иле Дошман итүдән түгел (анамнын үзен, түрәләрдән тыш. әсирлектә булып кайттын дип чит күрмәделәр кебек) ярлы булудан Мунча хәтле генә менэ-менә ишеләм дип торган йортка кем керсен ди? Кеше бит ул. ни дә булса әжәткә сорап, йә биләмгә, йә кич утырырга керә Кем дә булса кереп утырырлык урындык дигән нәрсә дә юк иде бездә Ә әжәткә алып торырлык Кисмәктәге су белән бакчадагы туфрак булса гына инде Сирәк-мирәк чыгып куйган тавышны ишеткән кеше—ә ул улаган кебегерэк була иде—“йорт иясе улый", герман жиреннэн кайтканга күрә йортына жен ияләшкән' дип кабул итәрләр иде
Анамның күкрәктән аерганын яхшы хәтерлим Имүдән аерылып кына тынычланып булмый бит әле. гадәтләнгән нәрсәгә барыбер үреләсең "Житэр. әнә теленне суыр' '—диде анам Мина шул житә калды да Аннары, кыен булса да. ана 'боерыгын" үтәми булмый бит
Шулай итеп, "һөнәрләр" үзләштерү китте Тиздән мин телне эт кебек салындырып дерелдәтергә өйрәндем
Сигез яшь булганда, телне асылындырып туктаусыз дерелдәтү нәтижэсендә. янак сөяге ярыйсы гына үсеш алды, иягем сизелерлек дәрәжәдә алга бүлтәеп чыкты Ияк белән бергә—аскы тешләр дә Ас белән өске тешләр бер-берсеннән ераклашты Тел басымы астында аскы тешләр кәкре-сирәк булып үстеләр Телем исә. тешләрне кысканнан сон да. иркен чыгып йөри алды Чөнки анда баш бармак сыярлык аралык хасил булган иде
Әйе, КИЛМЕШӘК булып килдем мин бу дөньяга
Атамны белмәдем.
Анам да ана була алмалы
КИЛМЕШӘК
Моның ише кимсетү сүзләре туктаусыз янгырап торды Нәгъләт төшкән шушы сүздән дә ачырагы булдымы икән? Аны барысы да тукып торды—олы да. кече дә
КИЛМЕШӘК
Бу сүз генәме9 Чыгышымны билгели торган күп кенә "тамгалар" да өстәлә иде әле “Нимес малае . яисә "Нимеч көчеге", "Уйнаштан туган". “Гитлер калдыгы", тагын әллә ниндиләре
Герман жиреннэн Сталин иленә кайтып төшү анама жинел булмагандыр Солдат булмаса да, Лонбасстан куылып тоткынлыкта булган бит Бу хакта сөйләргә дә ярамагандыр Яраган очракта да анам сөйләргэ-сөйләшергә яратмады Ул үзенең фермасын белде дә аннан арынган вакытларында әйе. анларга да була—табигать биргән женси мәсьәләләрен канәгатьләндерүдә булды Ул хакта күпме ызгышу-талашулар чыгып торгалады Чоланда гына түгел, бу мина чолан астында булганда да ишетелә иде Әбиемне дә аңларга була АНА булып та өйдә тормагач, баласын карамагач, ни хажәте бар анын бу тормышта?!
Адәм нәселенә кагылышлы булсам да. мин кыргый бер жан иясе булып үстем Эчке торыш белән дэ. тышкы кыяфәт белән дә Кабат Адәм кыяфәтенә кайту өчен мина күп газап кыенлыклар аша үтәргә туры килде
Шулай да түбәни тормышын кичергән ул еллар минем өчен кайгысыз хәсрәтсез еллар булды
Ниһаять, кояшның үзен күрдем!!!
"Беренче мәртәбә крокодилны кайчан күрден?" дип сорау артык гажәпсенү тудырмас. Ә менә 'Кояшны беренче тапкыр кайчан күрден?" дисәң... Ананы күреп үскән кебек, кояшны да бәләкәйдән күреп үсәсен. Шуңа күрә сорауны болай кую мәгънәсез булыр иде
Мина аны БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР күрергә туры килде, ниһаять! КОЯШның үзен чын-чынлап күрү иде ул... Мина өч-дүрт яшь тирәсе.
"Күрмәгәнне күрәсе килә, күргәннән качасы килә", ди халык. Күрмәгәнне күрәсе килү, гомумән, җан иясенә хас нәрсә Күргәннән качасы килмәде минем Башта мин тышкы дөньяга (күрелмәгән нәрсәгә) ыргылмадым: әллә бар ул миңа, әллә юк. "КЕШЕ"дән куркып кына түгел. Минем үз дөньям кызыклы иде. Идән асты тормышының ямен таптым мин. Ләм караңгыда, эңгер-меңгердә, кысанкылыкта.
Үсә төшү белән "күрмәгәнне күрәсе килү уяна башлады. Ягъни. Тышкы Лөньяны, моңарчы күрелмәгән, күз алдыма да китерә алмый торганын. Аннары, “өннәрем" дә тарая башлады...
Тышкы ДӨНЬЯ
Нинди серле КӨЧ анда!
Менә шушы КӨЧ, көннәрнең берендә, бөтенләй ярамаган-тыелган нәрсәне эшләп ташларга мәҗбүр итте мине Ә ул., өйалды ишеге аша гына.
Әбиемнең өйдә юклыгын чамалап, мона кадәр якын да килә алмаган өйалды ишегенә юнәләм. Тынымны кысып кына.. КЕШЕ" утыра бит анда!! Ә билгесезлек... барыбер тарта. Берсе җәлеп итә. икенчесе—өркетә..
Ишеккә килеп көчсез кулларым белән келәне күтәрергә тырышам. Ә башымда бер үк уй: КЕШЕ тотып алып китсә?! Үз-үзенне саклап калу тойгысы кисәү агачы алып "коралланырга" мәҗбүр итте мине. Кабат келәгә ябышам Тартам— ачылмый. Тагын тартам. Тагын, тагын—юк! Күзләремне шатырдатып йомам да тагын тартам. Бу юлы бөтен көчемә Авыр ишек шыгырдап ачыла башлый Ишек төбендә “сагалап утыручы" да. кулымдагы кисәү агачы да—һәммәсе онытыла Күзләрем үзеннән-үзе ачылып китә. Баш сыярлык ярыктан, күзне сукырайтырлык булып, КӨЧЛЕ ЯКТЫЛЫК ыргыла Нәрсә бу? Аякларым мине мәҗбүри рәвештә тупсага алып чыга. Каршымда, аңлата алмаслык әллә нинди гаҗәеп күренеш: үзе ак та. якты да. Чуар да. кайнар да. һавалы да. җиләс тә... Яшь белән тыгылып, күзләрем йомыла. Яктылык үзенең кайнар “колачы" белән мине хәзер инде уратып-төреп үк ала. Авырлык белән керфекләремне ачам—күзем чагыла. Өстәвенә, яшь белән тулган. Күзләрем кабат йомылганчы күреп өлгерәм вакыт-вакыт әбием әйтеп ала торган ишек алды дигәнендә йөгереп үтә алмаслык никадәр киң мәйдан. Менә нинди икән ул ТЫШКЫ ДӨНЬЯ!
Каршымда нәрсәләрдер арлы-бирле йөри Кыткылдаганнарына игътибар итеп алам—тавыклар булырга тиеш. Шулвакыт башым үзеннән-үзе күккә—югарыга күтәрелә. Маңгаемны, баш түбәсен нәрсәдер кыздыра башлый Кысык күзләрем күккә төбәлеп кала. . Битем кыза Анда, күктә—янып торган түп-түгәрәк бер НӘРСӘ Яшьләнүдән шешенеп бетсә дә. күзләремне ала алмыйм—шундый кызык, шундый матур, шундый рәхәт Кузгаласы да килми Күзләрем мәжбүри йомыла Карауны барыбер дәвам итәм. хәзер инде күз кабагы аша. Әйтерсен, каршыма кызгылт-саргылт пәрдә элеп куйдылар. Күктән килә торган яктылык агымы йөземне пешерә, башны әйләндерә
Шуннан соң, бертуктамый яшь агып, күзләремне бөтенләй ача алмыйча авырып яттым Озак вакытлар. Саташып-ынгырашып
КОЯШ белән танышуымның нәтиҗәсе менә шулай булды. Аягыма басу белән— кабат ишек төбенә Әбием күрмәгәндә. Бу юлы КОЯШ дигән нәрсәгә бигүк карарга тырышмасам да, карамый булдыра алмадым Ничек итеп шушындый МОГҖИЗАга карамый түзә аласын, ди!
Мине кабат эссе сукты Кабат аудым. Озак кына авырып ятып, кабат торып чыктым Бу юлы инде әбием көчсез иде—тыя алмады
Көтелмәгән кунаклар
Шул чакны көтелмәгән хәл каяндыр безгә кунаклар кайтып төшә Әбием үзе дә аптырашта—яшь чакларын исәпкә алмаганда, андый хәл булмаган Кунак булып килеп чыгарлык ерак туганы да юк сыман Шәүләләрен ерактан күрүгә үк качтым (Минем өчен әле Кешенен "алып китә' торганы гына мәгълүм ) Алар мине күреп өлгермәделәр "Йортта ниндидер сәер Жан иясе барлыгын гына сизенделәр Алар, ирле-хатынлы. бер-ике көннән артыгын тора алмадылар Шуннан сон авылыбызда туганы гарип баласын калдырып киткән" дигән хәбәр таралды Күпмедер вакытларга минем чыгышым' шулай булып калды да
Әлеге хәл авыл халкын баштарак кызыксындырмады Ана минем кыяфәтем, торышым-тотышым кызыгырак иде Көтмәгәндә килеп чыгып, үземне күргәч, башта әтәч белән тавыклар да куркып качты Аларны беренче мәртәбә бөтенләе белән күрү бик кызык булса да. үзем дә куркып читкә тайпылдым Аларнын гәүдә, баш аяк рәвешен, өстәвенә, төсле итеп күрү—ә алар барысы да чуар булып чыктылар—минем өчен көтелмәгән нәрсә булды ( Чуар" сүзен анламасам да. әбиемнән ишетеп белә идем Аннан тыш. ак кара сүзләрен ишеткәләдем.
Әбиемнең усал әтәче һәм ташлар...
Усал булып чыкты ул әбиемнен әтәче. Бөтен әтәчләр арасында дан тотарлык булгандыр Каршысына чыгучынын һәрберсенә—кеше буламы, хайван-ерткыч буламы—шундук ташлана иле Мине ул беренче мәртәбә яхшы гына талады: гажәпләнү катыш югалып калып, мин саклану чарасын да күрә алмадым Икенче мәртәбә очрашканда—бу инде үзара ярыйсы гы на ияләшкәч булды—мин аны эләктерә алдым. Аңынчы башымны тырмап- чукып канга батырырга өлгерде ул Явызны тар гына сулы лаканга ташладым Җилпенеп карый, чыга алмый. Шулай ята торгач хәлсезләнеп бата башлады Нәфрәтем көчле булса да. коткардым Шуннан бирле без аның белән дус булып киттек Лан тотуы белән үзеннән ким булмаган Әрүл дигән күрше этенә дә ташланган әле ул. Сугыш киткән Овчарка нәсе- леннән булган Әрүл ("орел" сүзеннән) тешләпме. ая< ы белән бәрепме, анын канатын имгәткән (Ярый, озакка бармады, төзәлде ) Икенче мәртәбә
Әрүл үзе ябырылган мона Күңеле кимсенептерме, әтәч тегенен борынын чукып алган очып кунып Шуннан сон Әрүл ана юл куя торган булды
Көннәрнең берендә әтәч-батыр күршелэребезнен яшь әтәчен талап үтерә язган Канга батырган Бер күзен чукып чыгарган Хәтерлим әтәчебезнең гадәттән тыш батыр булуы аркасында зур тавыш купты Кыен хәлдә калган әбием, мескен әтәчебездән колак кагарга—суйдырырга мэжбүр булды
Безнен баскыч төбендә зур-зур таш кисәкләре тора иде Байтак өлеше
йомшап, чәрдәкләнеп беткән иде аларнын
Әбиемнен сөйләгәне буенча, анын әтисе -урта хэллелар-лэн булган Сөрү жирларе. байтак кына мал-туарлары, атлары Төннэрнен берешв. чираттагы
жәйнен бик тә кызу чорында, авылда ут чыккан. Андый чакта жил дә булмый калмый: шул жил белән ут таралып, ярты авыл кырылган. Әлеге “урта хәлле' хужалык та шушы афәт учагына эләккән. Үзләре котылып калган калуын.. Ә менә мал-туардан ике баш сарык кына исән калган. Әлеге ташлар да көчле янгынга дучар була. Тамырына кадәр янып беткән канәфер куаклыгы, янарып китеп, минем яшьлегемә кадәр яши алды. Ул куаклык ишек алдында чирәмле җирдә иде Чәчәк аткан чакларда авылнын бөтен булган яшьләрен үзенә жәлеп итеп торды ул. Аның яныннан үтеп йөрүчеләр, ана кызыгып, рәшәткә аша үрелеп берәр генә булса да ботагын сындырып алмыйча үтмәсләр иде. Чөнки, анын чәчәкләре эре, төрле төстә, хуш ис аңкытып әллә кайлардан күренеп торыр иде.
Дистәләрчә еллар буе (ә бәлки гасырлар буедыр да) тупланган байлыктан, булдырылган матурлыктан минем яшьлек чорыма шушы ике генә нәрсә килеп житә алды: мәшһүр канәфер куаклыгы да, катлам-катлам булып теткәләнеп беткән олы гына ташлар Бүгенгесе көндә аларнын эзләре дә юк инде.
Мине ярык аша күзәтәләр...
Менә шул ташларның кыйпылчыкларын алып мин бервакытны өстәл, идән ише нәрсәләрне сызгалап бетердем. Аннары баскычка, өйалды ишегенә күчтем. Тиздән капка да, коймалар да калмады. Әлбәттә, болар өчен әбиемнән ару гына эләгә иде. Аркылыга-буйга. кайда түгәрәкләп, кайда бормалы итеп ясый торгач, әллә ниткән сурәтләр дә килеп чыга башлады.
Әбиемә бу “иҗатым" бөтенләй ошамады
Минем «ӨН--НӘН кинәт кенә ишегелдына килеп чыгуым чамасыз кызыксыну тудырды. Коймабыздагы сирәк такталар арасыннан да, капка ярыклары аша да иҗатымнан' битәр, күбрәк үземне күзәтә торган булдылар Күрәмсең, кайбер көннәрне күбрәк тә җыела торган булганнардыр—мин аларны ишетәм генә бит. Әбием бу хәлне күреп алып: “Ни пычагыма дип җыелдыгыз тагын, аю биетмиләрдер бит!"—дип, әрләп-куып җибәрер иде. Аннары минем үземне җилтерәтеп алып кереп ябып куяр иде Мондый ысул белән кәмит караучыларны биздерә алмады әбием. Киресенчә, котыртты гына.
Тиздән ишегалды гына мине канәгатьләндерми башлады. Тарайды да ул. күнелсез дә булып китте Дөнья бит әле ишегалды белән генә тәмамланмый— урам як та бар. Анысы, бәлки, тагын да кызыклырактыр? Ул мине инде күптән үзенә чакырып тора. Әбиемнең туктаусыз әйтеп-тукып тора торган, мине алып китәргә торучы КЕШЕ ишегалдында булмады. Урам якта да юктыр, бәлки, ул КЕШЕ дигәне?.
Чын кешеләргә авырлык белән булса да ияләшә башладым ерактан күргәннәрдән качмый идем инде. Ә менә көтмәгәндә якында килеп чыкса, торып кача идем әле мин. Йә койма ярыгыннан, йә үрелеп койма өстеннән күзәтүләр дәвам итте. Аларнын бөтен нәрсәләре: баш-гәүдә, аяк-куллары әбиемдәгечә булгач, аларга икеләнеп карау башланды: әбием дә булмагач, КЕШЕ дә булмагач, кем сон алар?
Якты дөньяга акрынлап ияләшә барсам да, Кояшка гына түгел, көн яктысына да озак вакытлар күнегеп булмады. Элеккечә күздән яшь акты, баш авыртты Кояшта күзне каплап, кояшсыз көннәрне исә туктаусыз бер ачып, бер йомып йөрергә туры килде.
Тышкы дөнья могҗизалары
ТЫШКЫ ЛӨНЬЯга беренче адым минем бакча капкасы аша булды. Анда, тагын да кызыклырак! Барысы да дип әйтерлек ят нәрсәләр: кайдадыр еракта кат-кат тезеп чыккан таяклар эчендә әллә кайларга җәелеп киткән яшеллек (мин ул чакны әле “яшел төшенчәсен дә белмим. «киртә-бакчаны» шулай ук белмим). Аның артында бер рәткә тезелгән йортлар Болары аңлашыла: чөнки
алар безнекенә охшаганрак Алар артында бер-берсенә терәлеп үк торучы олы- биек агачлар Аннары, тагын ниндидер яшеллек биләмәсе Алардан да өстэрәк зәнгәрсу сызык—урман.
Баш очымнан гына чыпчыкмы, нәрсәдер очып үтте Мин куркуымнан, шунда ук сукмакка сузылып яттым Аларны гына түгел карганын очканын да күзәткәнем бар иде инде Ерактан Ә менә болай ук Көтмәгәндә Озак кына шул рәвешчә күкне күзәтеп ятканнан сон—ә анда күпереп торган, монача күрелмәгән матур-матур больгглар иде—торып, сәяхәтемне дәвам итәргә булдым Иелә-иелэ генә килдем дә киртә астыннан үрмәләп чыктым Тыкрык иде бу Күтәрелергә өлгермәдем—ерак кына түгел бер йомры нәрсә Үзе кыймылдый— тере! Ул нәрсәне күрүгә, котым алынып мин кирегә шул ук киртә астыннан Ә ул—минем арттан. Өйгә атылып килеп кергәнемне сизми дә калдым 'Шул көчектән дә куркырлык булгач, ни пычагыма чыгып йөрисен1 ‘—дигән ачулы сүзләре белән каршы алды мине әбием Куркудан, көчекнен ни-нәрсә икәнен аера да алмаганмын Орышты да. чыгып, бакча ишеген нык кына терәтеп куйды әбием
Әбием ничек кенә орышып куып чыгарып торса да. әрсез көчек минем янга барыбер керә торган булды Озакламый без анын белән дуслашып китеп, уйный да башладык Шулай итеп, ул бөтенләйгә торып калды Баскыч асты анын төп торагына әверелде Без анын белән күршеләр булып киттек Бер-беребезгә кунакка да йөрешә торган булдык Сонрак. мин ана исем дә бирдем Күзләре өстендә ике ак бөртек булганы өчен "Дүрткүз булып китте ул Озакламый анын белән аерылышу киләсен. ул аерылышу минем өчен фажига буласын мин әле сизми-белми идем Ә хәзергә әле без—аерылгысыз дуслар
Учак ялкынында... сурәтләр
Дөрләп янган учак янында утырырга яратам мин Хәтта көннәр буена Бала чакта да яраттым мин аны Анын ялкынында әйтә алмаслык әллә нинди Көч бар: бер караганда бер төрле сурәт, икенче караганда икенче сурәт килеп чыга анда Ниндидер сәер киемнәрдә Атка атланган сугышчылар Тавышларын да ишетә идем сыман
Тере сурәтләр Андый "сурәтләрне" үзенә дә булдырып карау теләге, гомумән, утның серен белергә теләү шулкадәр көчле иде ки—ә ул ир балаларның барысына да хас дип уйлыйм—әбием югында чырага ут төртеп шунын белән уйнап утыра башладым Баланын ут белән уйнавы кемгә ошасын—әбием күреп ала да шунда ук шапылдатып арт саныма суга
Җәйге чорда мичкә-учакка сирәк ягыла бит Ипи пешергәндә генә Ипи пешерү ул ике-өч атнага бер тапкыр гына була иде Ә ут ялкынындагы атлы сугышчыларны ешрак күрәсе килә Учакны үзем ясап карарга булдым Беркемгә лә сиздермичә-күрсәтмичә Әбиемнең телеп куйган чыраларын яшереп кенә тота торган шырпысын табып алдым ла чолан идәнендә учак ягып жибәрлем Учак бик тиз дөрләп китте “Ут аждаһасы менә-менә килеп чыга лигәндэ генә көтелмәгән бер хәл булып алды Колакларны янгыратырлык иттереп бәләкәй генә тәрәзә пыяласы чәлпәрәмә килеп әллә кайларга атылды күреп каллым Шул мизгелдә гөрселдәп учак янына ук нәрсәдер килеп тә төште Анышырга ла өлгермәдем, әлеге котымны алган нәрсәкәй, озакламый хәрәкәткә килеп шул тәрәзә тишеге аша чыгып та китте Карасам, учагым сүнгән Гажэплэнү катыш куркудан катып каллым Ул нәрсә канатланып очып чыгып китте бит—хикмәт менә нәрсәдә!
Мәче башлы ябалак булган икән ул Күрәмсен ут үэенен яктылыгы ялкынының хәрәкәттә булуы белән аны үзенә жэлеп иткән Көнле и эрен яхшы күрмәсэ лә балкып торган нәрсәләрне күрми мөмкин түгел бит ана Әйтик ниндидер җәнлек иттереп кабул иткәндер ул аны Учак янында ук чиләк белән су Ә ул тәпән өстендә тора иде Ябалак, атылып керү белән, чиләкне аударган Ә суы учак өстенә үк туры килгән
Шунысы уйландырып куя: әгәр дә учак сүнмәгән булса? Янәшәдә генә., чиләк тулы керәчин тора иде бит. .
ТЫЛСЫМЛЫ такта
Безнең өйдәге әйберләр бармак белән генә санарлык иде Кайда нәрсә икәнен күз йомып та күрсәтә алдым мин Инде иректә булсам да. өйдә барыбер сирәк була идем. Кышкы чорны исәпкә алмаганда Бер керүемдә ят әйбер күрдем. Әбиемнең куна тактасы хәтле бер нәрсә иде ул. Кырыйлары юнып-уеп эшләнгән Уртасында нәрсәдер ялтырап-уйнаклап тора. Түзмәдем, каршысына ук килеп бастым. Шунда ук кыймылдый торган әллә нинди жанлы сурәт килеп чыкты «КЕШЕ!» дип уйлап, куркуымнан кырыйга тайпылдым. Өркетсә дә. барыбер үзенә тарта бит: кабат каршысына килеп басам, ул да ялт итеп килеп чыга. Шулай, курка-өркә бер килеп, бер китеп, күпмедер кайнаштым әле мин анын каршысында.
Озак, бик озак вакытлар кабул итә алмадым мин аны үземнең чагылышымдыр дип. Шуннан сон байтак кына еллар буе юкка чыгып торды ул тылсымлы такта Еллар узу белән акрынлап, ул да. башка әйберләр кебек үк. гадәти әйбергә әверелде Андагы КЕШЕ"нен үзем икәнен белдем "Алтыдамы", жидедәме укыганда, ямьсез күрсәтә дип. мин аны ачу белән буяп ташладым. Ул көзге әле хәзер дә исән, тик. аның янына килә алмыйм Авыр Тагын ямьсез күрсәтер дип түгел. Килсәм, ятим малай чагым әле дә булса карап торадыр кебек...
Суда-тычкан, сөттә... бака!
Байтак була иде бездә тычканнар. Югыйсә, аларнын урыны инде безнең ише хәерчедә түгелдер. Күрәмсен. ашардай барыбер нәрсәдер булган.
(Баштарак мин аларны мәче ярдәме белән тота идем бит: тоткан тычканын ул башта имгәтә дә уйный башлый, мин аны шулвакыт эләктерәм дә алам Ә тора-бара үзем тота башладым. Бернинди ярдәмчесез.) Чираттагы тотуымда мин берсе белән кәмит ясарга булдым—чиләктәге суга жибәрдем. Ни эшләгәнен карап тору кызык бит. Әби. бичара, чиләкне чыгарып түкте дә. тычканны, анын нәселен бик каты итеп сүкте. Ә мин бу юлы читтә калдым.
Икенче бер вакьгг гөберле бака белән шундый ук кәмит ясадым. Яз житү белән нигез ярык-тишекләреннән килеп чыга иде алар. Су бакасыннан ул бермә- бер олырак та. симезрәк тә. Арып алжыганчы суда йөздердем дә жилпучтагы онга жибәрдем. Ул озак "уйлап" тормады, сикерде дә он эченә кереп юк булды. Табып, өстерәп чыгарганда ул йоп-йомры күмеккә әверелгән иде. Көтелмәгән нәрсә килеп чыгу миңа ошап китте Күмекне" өйгә алып кердем дә өстәлгә әби алдына ук китереп куйдым Әбинең үзенә дә кызык булды, ахрысы. Ә бәлки ул аны күмекле шикәр (булса да шундые гына була иде) дип кабул иткәндер)—кулы белән кагылып карарга булды. Кагылуы кая. күмек" шунда ук жанланып китеп әбиемнең түшенә сикерде! Әбием шунда коты очканнан хәлсезләнеп калмаган булса, мина ару эләккән булыр иде . Ничек кенә әле!
“Әүвәл сөткә бака жибәрә торганнар ие Әчемәсенгә",—дип әбиемнен ничектер әйткәне бар иде. Шулай булуына хәзер мин бик ышанам баканын тәне салкын бит аның. Ул вакытта миңа мондый нәрсә аңлаешлы түгел... Шуңа күрә мин моны "тикшереп" карарга булдым Әле генә нигездән тотып алып кергән ике баканы әбиемнен кәжә сөтенә (чәйгә генә тота иде ул аны) жибәрдем. Бу хәл нәрсә белән беткәндер)—сөтне әлеге ике бака әчетми генә тота алгандырмы-юктырмы—белмим. Шунысын гына әйтә алам. Бу юлы инде гаепченең кем икәнлеге "ярылып яту" сәбәпле, әбием мине шунда ук эләктереп аллы. Аңлашыла: жирдә генә йөри торган бака ничек иттереп бер метрдан артык биеклектә торган сөткә килеп төшсен ди инде—тычкан түгел бит ул!
Йорт иясе
Белмим, нәрсәдән чыгыптыр—әллә куркыту өчен, әллә “болан гына"— әбиемнен Иорт иясе турында да сөйләгәне бар иде
Гадәттәгемчэ, чоланымда торган чак Бу инде тоткынлыктан азат ителгәннән сон иде Иртән торып ишекне ачыйм гына дигәндә ишек уэе ачылып китә Каршымда бусагада нәкъ әбием сөйләгән Йорт иясе басып тора Көтелмәгән хәлдән артыма чигенәм Кулында анын мунчаладан ясалган куркыныч кара пумала Йорт иясенен йөзе дә чуен шикелле кап-кара Күзләре генә акаеп тора Башында карачкы бүреге Кайчакларны әбием башында да күргэли идем мин андый бүрекне Чәчләре тузгыган Мин болай да ябалак авызымны тагы да кинрәк ачып катып калдым Ә ул көтмәгәндә телгә килә "Нәрсә, терәлеп каттын.—ди мина Йорт иясе—кая әле. юл бир, әбиенне күргәнен юкмы әллә'
Мине бер якка төртеп җибәрде дә эчкә узып нәрсәдер актарына башлады Бу—әбиемнен төтен юллыгын корымнан чистартып йөрүе булган икән Язга чыккан саен андый чистартулар ел саен була торган иде шул
Исемсез кеше юк дөньяда Эт белән сыерның да исеме була Бирелгән исемемне мин беренче мәртәбә өченчеме, дүртенчеме сыйныфта укыганда гына ишеттем Гадәт буенча барысы да Килмешәк , Нимеч дип кенә йөрттеләр "Яна” исемгә озак кына ияләшә алмадым сыйныфташларның берәрсе сирәк- мирәк кенә чын исемем белән дәшеп куйганда—ә укытучыбыз фамилия белән генә дәшә иде—игътибарга да алмас идем Минем өчен ул әллә минекен атый, әллә башканыкын Икенче мәктәпкә күчеп, “сигездә" укый башлагач кына төпләнә алды ул газиз исемем
Мәрхүм әтәчебез ят күргән кебек, урам да ят итте мине Баштарак га- жәпләнеп-шикләнеп кенә карадылар Акрынлап, мин—килмешәк җанга, сонырак—дошманга да әверелдем Сынаунын дәвамы буларак, китте кимсетүләр, кыерсытулар, үч алулар КИЛМЕШӘК
Башта мин боларны авылда әйтелә торган гадәти сүз иттереп кабул иттем горурланмадым да, кимсенмәдем дә, әтәчләнмәдем дә Мин аның нәрсә икәнен -Көрәш мэйданы»на килеп эләккәч аңлый башладым
"Көрәш мәйданы"
Тамаша, нинди генә булмасын, һәр жирда көтеп алына торган нәрсә ул Авылда бигрәк тә. Элек көч сынашулар-көрәшләр. мэйдан-жыеннар үткәрелә торган булган Күрәзәче-күз буучылар, кәмитчеләр авылдан авылга йөреп тамак туйдыра торган булганнар Алар тамак туйдырса, тамашачылар күнел ачкан Минем заманда. Сабан туеннан тыш. боларнын берсе дә юк иде инде Алар урынына кино килеп керде. Шулай да, мин бала чакта, кин таралган булмаса да. көрәш дигән нәрсә яши иде әле Балалар көрәше Ерак түгел, ирләр жыелыша торган бер урын бар иде Жыелып. башта алар дөнья яңалыкларын, булган булмаган хәлләрне, аннары тегесен-монысын сөйләшеп китәләр Ир-егетләр булган җирдә малай-шалайлар булмый калмый Менә шунда алар көрәшкә өйрәнәләр инде Олыларнын хуплап көч биреп торуы ярдәмендә, билгеле -Көрәш мэнланы-на килеп чыкканда минем барлыгымны, Герман җиреннән килмешәк булып кайтып төшүемне бөтен авыл белә иде инде Якын килеп тә җитмәдем—качып--посып кына карап торганда, ничектер күреп алып, мине өстерәп "мәйданга китерделәр Мин каршылык күрсәтеп тыпырчындым, ыргылдым алай да булмагач, кайсысынындыр кулын канарлык иттереп ярсып тешләп аллым Ул да ярдәм итмәгәч, уладым, ырладым
Мине шунда сырып та алдылар Башта олысы да, кечесе дэ тыныч кына сүзсез карап торды Аннары дәү абзыйлардан берсе
—Шушы мени инле ул туганнары калдырып киткән кыргый нәрсә?!
—Нишләп инде Уйнаштан туган үз баласы бит ул аның. Күрше авылда яткан, менә шул,—дип куйды икенчесе.
—Беләсез икән шул нәрсәмне! Германнан алып кайткан килмешәк бит ул. .—дип төзәтмә кертә өченчесе.
—Маймыл баласыдыр ул. әнә бит—күзләре баткан, ияге чыккан, теле салынган, үзе бөкре....—дип. сөйләнде тагын кайсысыдыр
Шул рәвешчә кызып кына әңгәмә алып барганнан сон ' Германнан кайткан нимес көчеге" дигән бер уртак фикергә килделәр. Малайлар өчен мин икенче яктан кызыклы да булып чыктым: төрткәләп, капшап-чеметеп мине өйрәнергә'' керештеләр (алар миннән бермә-бер олырак та әле). Шунда, агайларның берсе карап-карап торды да:
—Ягез әле. малайлар, шушы "нимес калдыгын сала алырсызмы икән, көрәшеп карагыз әле.—дип, котыртып куйды бик мәкерле генә.
Малайларга шул гына кирәк иде. Берсе, олырагы, мине эләктереп тә алды, шундук егып та салды—каршылык күрсәтергә дә өлгермәдем. Торып басуга, тотып алып икенчесе екты, өченчесе Бәләкәй булсам да. егетлек горурлыгы инде бар—кимсеттерәсе килми. Каршы торып карыйм. Ана җавап итеп шундук дөмбәсли башлыйлар. Берничә көннән мин тагын шунда Тагын уртага эләгәм Тагын мәҗбүри көрәш китә. Олылар тегеләргә элеккечә көч-куәт биреп торалар "Булдырдың. Әхмәт малае, яхшы салдың нимес көчеген—шулай кирәк! —кебек сүзләр яңгырап тора иде анда.
Еш кына авыз-борынны җимереп кайта идем мин Әбием андый чакларда: «Йөрмәссең, шул кирәк!»—дип. тиргәп кенә җибәрер иде.
Дүрткүз—минем терәгем...
Кызыктыргыч-мавыктыргыч булудан тыш. идән асты тормышының файдалы яклары да юк түгел иде. Ул мине мөстәкыйльлеккә, тормышның төрле кыенлыкларына каршы торырга өйрәтте, һәрбер җан иясенә хас булган "үз-үзенне саклап калу омтылышы" (инстинкты) мине бик җитез йөгерергә дә өйрәтте. Мин. шуңа рәхмәт йөзеннән, еш кына эзәрлекләүче дошманнарымнан котыла ала идем.
Дүрткүз дә акрынлап аңлап минем хәлемә керә башлады Йөзем җимерелеп, кыяфәтсез кайтып керсәм, ул минем каршыма чабып килеп тәнемдә булган җәрәхәтләремне ялар иде дә. «әйдә әле, кирәкләрен бирик-, дигәндәй, мине каядыр өстери башлар иде. Дүрткүзнен бер үзенчәлекле ягы булды. Ишек алдыннан аны әллә ниләр "вәгъдә итеп тә алып чыгып булмады. Бер яктан, бу. аңлашыла да эт токымына иңдерелгән "хуҗа биләмәләрен саклау омтылышы Икенче яктан. Хуҗаның үзе дә бар бит әле Әгәр аның Үзен саклый алмасан. ул вакытта ни хаҗәте бар ул биләмәләрнең? Күрәмсең, шушы нәрсә аны уйландыргандыр" да.
Тора-бара без аның белән бергәләп тирә-юньне өйрәнә-өйрәнә көрәш мәйданына кадәр йөри башладык. Ә ул инде эт халкына хас сыйфаты буенча, алга ыргылып юл куркынычсызлыгын" тәэмин игеп бара. Әгәр дә барыр юлда мәчеме-тавыкмы очрап куя икән, аларны шунда ук " пыр-р" туздырып кабат чабып килеп җитәр иде.
Ә менә «гәүдәлерәк»ләр—кеше очрап куйганда дүрт аяклы дустым үзе юл бирә: йә ул кая да булса китеп юк булыр, йә чабып килеп минем артыма посар иде. Ә инде "көрәш кырына" җиткәч, үзгәрә торган булды Ерактан ук “һау- һау-һау!" дип үзен белдерер иде Әллә анын андагы малайларга сәлам бирүе, әллә... "белеп торыгыз, әгәр дә минем дуска тисәгез! дип әйтергә теләве иде. Бөтенләй башкача була иде аның кыяфәт-торышы—әгәр дә мин гаделсез җиңелеп аска эләксәм Андый чакларны—ә андый чаклар гел дип әйтерлек булып торды—тешләрен ыржайтып ырлап, пыр туздыра алмаса да. ярыйсы гына шүрләтә төшеп тамашаны вакытлыча гына булса да туктатырга мәҗбүр итәр иде. Мина егылган җиремнән торып чабу өчен шунысы да җиткән.
Дүрткүз килеп чыкканнан соң мәчебез үзен икенчерәк итеп тота башлады. Дүрткүз яныма килсә, ул да тиз генә килеп җитеп миңа сыена башлый Беркөнне
Дүрткүз, әллә анын алдында үзенен өстенлеген күрсәтергә теләп, әллә башка сәбәп белән, мәченен каршысына ук килеп басты да "һау-һау-һау1 дип нәрсәдер әйтте Кем булдын сон әле син. килмешәк—мин синнән барыбер курыкмыйм. дигән сыман, мәче анын борынын жәһәт кенә тырнап та алды Аеруча бер гайрәт белән Ачуы бик нык кайнап чыкса да. шуннан бирле Дүрткүз ана якын килергә батырчылык итми башлады
Колхоз үгезе
. Беренче мәртәбә бик каты авырып ятканымны хәтерлим мин Бер яшь тирәсе булгандыр, барыбер үләсе дип. әбием озак кына яныма килеп тә карамаган Икенче вакыт үгез сөзеп үтерә язды Монысы инде иреккә чыккач
Киң дөньяга икенче чыгуымда булды бу Кача-поса гына аулак урында казынып маташам Арттан кемдер нык кына төртеп екты—сизми дә калдым Шунда ук эләктереп күтәреп тә алды Көтү кайткан вакыт булган икән ул Гадәттә, үгез сыерлардан алда йөри бит (күреп алган булсам анын кыяфәтен күрүгә үк куркып качкан булыр идем дә бит ) Туп чөеп уйнаган кебек уйнады ул минем белән Уйнап туйгач, жирдә тәгәрәтә башлады Көтүчеме—кемдер мине күтәреп алды Бөтен тәнем кара янып, жәрәхәтлэнеп беткән иде Озак кына аныма килә алмыйча яттым мин Күмхуж (күмәк хужалык) үгезе булып чыкты ул. Шуннан бирле үгез нәселеннән генә түгел, кәжә бәкәйләреннән дә курка торган булдым
Данлыклы үгез булды безнең колхоз үгезе Анын гарип итеп калдырган кешеләре турында бәетләр көйләргә булыр иде Бер мәртәбә ул үзенен хужасын—ферма мөдирен дә сөзеп аткан Күп тә үтмәстән, кабат сөзгән Шуннан сон мөдир абзый инде аягына баса алмады
Безне, мәктәп балаларын, ел да үктәбер бәйрәме" унае белән фермага кайнар аш ашарга алып баралар иде Барабан кагып, быргы кычкыртып берничә рәткә тезелеп марш атлап бара идек без анда Бер баруыбызда шул үгезнен итен ашатканнар безгә Ярый әле белмәдем ашый алмаган булыр идем Итен генә түгел, ашын да.
Үгезнең ачуын чыгарма икән Ачуы чыкса—бетте, котыра! Котырса—инде тыя алмыйсын Бала чакта шул үгезнен котырган чагын күрергә туры килде мина Бер мал караучы белән фермада булды ул Нинди ачуы булгандыр анын без йөгереп килгәндә тау кадәр үгезне күсәк белән кыйнап маташа иде ул Үгез мескен, түзде-түзде дә. ярсып, үзенен караучысына ташланды Көтелмәгән хәлдән агай коты алынып торып чапты Үгез, мөгезләрен тырпайтып анын артыннан Куып йөртә торгач, тәмам котырган үгез бер почмакка кысрыклады аны Дүрт якта киртә Югыйсә, бер якка тайпыласы да киртә аша гына сикерәсе—юк Тегенен йөзе танымаслык булды бер агарынды, бер кызарынды, бер яшелләнде Чүгәләп кемнәндер, нәрсәдер ялварырга кереште Тозакка эләккән тычканны хәтерләтә иде мал караучы агай Монысы тик торса, үгез дә тик кенә тора, бераз гына кыймылдаса үгез шунда ук мөгезләрен тырпайтып, мангаен төбәп куя Күпме торырга була шушындый хәлдә? Анын коточкыч кыяфәтеннән генә дә торып качарлык иде бит Бе т малайлар тын да алмый күзәтеп торабыз Аларны нибары бер адым чамасы гына ара аерып тора иде Үгез, хәзер инде бераз тынычланып, 'йә ничек, каптырдыммы үэенне9 дигәндәй, нурсыз күзләре белән корбанына текәлеп карап тора Тегесе (Адәм баласына акыл дигән нәрсә бирелгән бит) көтмәгәндә бер хәйләгә килә Кискен хәрәкәт ясап, үгезнен борынына кидертелгэн божраны (андыйларга һәрвакыт божра кидертәләр—бәйләп кую өчен) шатырдатып эләктереп ала Үгез генә түгел мондый нәрсәне без, малай-шалай да көтмәгән идек Ә хәзер инде үгез берни эшли алмый-танавы анын ин авырта торган жире Менә шулай акыл ярдәме—хәйлә белән мал караучы үлемнән котылып калды
Дхш.чы киләс» санда